ҖИРДӘ—ЧӘЧӘК ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
Палас сугам... Көннәр сүттем, төннәр сүттем Мәңгелек йомгагыннан: Берөзлексез палас суктым Гомерем елларыннан... Буталды да, өзелде дә Кайчак мизгел җепләрем. Тешне кыстым, яшьне йоттым— Стан ташлап китмәдем. Бүген паласым бизәге— Күзнең явын алырлык. Паласы тузып бетсә дә, Сурәте—сакланырлык. Ул сурәт каян килгәндер? Кем калдырган һөнәрен? Палас-бнрнә әзерлик, дип, Туганбызмы өйрәнеп? Без әллә тик тукучымы Җирдә җиһан келәмен? Күккә карыйм... Аннан эзлим Үз паласым үрнәген. Тарих Хәрабәләр... Хәрабәләр... Хәбәр алар... Хәтер алар... Хәтәрсезгә—хәер алар: Хәттат* алар—хат язалар... Хәерсезгә—хәтәр алар: Хак алалар, хак салалар... Хаксызларга харап алар: Хәрабәләр, хәрабәләр... Илле илсез, Телле телсез Без бу җирдә. Атлы атсыз, Хаклы хаксыз Без бу илдә. Барлы-юклы Без бу җирдә... Бармы, юкмы Без бу илдә? Хәттат — кулъязмачы Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА - галимә: «Абага чәчәге», «Мизгелләр йолдызлыгы» исемле китаплар авторы. Уфада яши. Кеше туа бу дөньяга— Куллары йодрыкка җыелган... Кеше кичә бу дөньядан— Куллары канаттай җәелгән. Безнең юл Орлык күмдем кара җиргә. Орлык күмдем, яшәсен, дип: Тизрәк үлеп таркалсын да Тормыш булып яшәрсен, дип. Бакчаларым—шау гөл, чәчәк! Үлемнәрдән—чәчәк туган: Күккә баккан һәрбер таҗы, Тамырлары—сутка тулган. Җирдә—чәчәк йолдызлыгы. Җирдән хәтта кояш көнли! ...Орлык булып үләчәген Бу йолдызлык әле белми. Мин кайчандыр ат булмадым микән? Атлар күрсәм, йөрәк ашкына. Авызлыклап куйган тоткын җаным Тулпарланып ала чак кына. Мин кайчандыр ат булмадым микән? Бәйгеләрдә килдем ничәнче? Кеше күтәрмәсне тартмадыммы. Камытымның бавын өзгәнче? Мин кайчандыр ат булмадым микән? Бүген дә бит йогән-камытлы... Язмыш тәртәсендә юксынамын Канатлы ат булган вакытны. Мин кайчандыр ат булмадым микән?.. Төшләрем Төнге тормышка, Үзгә булмышка Салган күперләр. Күпме җаннар үтте аннан? Күнме үтерлэр?! Тыныч күлгә Кыя таудан Күтәрмәслек Зур таш очты һәм күл йотты. Тын күңелгә Синең җаннан Тик бер тамчы Сөю тамды Туфан купты...