Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШЛАР

 Мәгънәле үкенү

Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән студентларны укытучыллрыбыз белән таныштырган чакта доцент Якуб ага Агишевны яше буенча аштагы ин олы кеше дип тәкъдим иткәннәр иде Йөз-чыраеннан анын шулай икәнлеге беркадәре сизелеп тора иде торуын Чалара башлаган чәчләре, маңгаендагы тирән жыерчыклары шуны расласа да. буй-сынынын җыйнаклыгы, төзлеге, хәрәкәтләренең чираклыгы, житезлеге. бигрәк тә фикерләү һәм сөйләшүдәге жанлылыгы. активлыгы әлеге хәбәргә бераз шикләнеп карарга да урын калдыра иде. Лекцияләрен тыңлый башлагач, шикләнүләр инануга да әйләнә язды Лекция дигәннән, бер-ике ел дәвамында аны торлс кешеләрнең торлечә укуларын да күрергә, белергә туры килде безгә. Берәүләре, мәсәлән, чанада шуып кына барган кебек бик шома укыйлар икән үз лекцияләрен Тик. чана әзе калмаучан яисә тиз генә юкка чыгучан булган шикелле, андый лекцияләрдә нәрсәләр хакында сүз баруы да хәтердә жүнлөп калмый икән Икснчеләрснең лекция ләрендө сине тәмам йокы баскан булыр Өченче берсенең ык-мык килүеннән, каты арбада чокырчакырлы, сикәлтәле юлдан барган шикелле, тыныч кына калгып-йоклап та утыра алмыйсын Андыйлариы кафедрадан куып төшерердәй, урнына үзен үк барып басардай буласын Тик предметны гына бераз, белсәң икән Лекторларыбыз арасында, әлбәттә, дәресләрен матур итеп оештыручылар да юк түгел иде Гәрчә мондый «матурлык* кайбер очракта бары тышкы Культурага, тышкы эффектка гына корылган булса ла Андыйлар. билиме, әлеге «ык-мыклар* фонында ялтырап торучан булалар Ләкин берничә дәрестән сон андыйларына да йорү теләге кими башлый Дорсс, мәсьәләнең асылын ачып, материалларның ин кирәкле төшләрен к.ику итеп күрсәтеп әйтә белә торган, фактларны истә катырдык ләрәжәлә ашатып текиия укучы лекторлар ла бар иде бездә Боларнын кайберләре үз эрудицияләренең кин һәм гирән икәнлеген күрсәтү белән генә чикләнмиләр Алар факт ыр. бигрәк тә әлеге фактларның тарихи, фәлсәфи әһәмиятләре эчке мәгънәләре белән кызыксындыра алулары аркасында тыңлаучыларның да белем ягыннан баеп калуына жирлск тудыралар Мондый тектордарнын дәресләреннән, гадәттә, уйга калып чытасын, -нигә бу шулай ә тегесе алай түгел* дип төпченә башлыйсын, уйлануны дәвам итәссн Менә шундый чын-чынлап истә кала торган, уйланырга мәжбур итә торган лектор тар Ахиры. Башы журна чыбьиның внчы санында исәбенә мин иң элек шул елларда безнең бүлектә эшләгән мәрхүмнәрдән Үзбәк Байчураны һәм Хатип ага Госман белән Я куб ага Агишевларны кертер идем. Ләкин боларның һәрберсе үзенчә, үзләренә генә хас сыйфатлар белән кызыклы иде Аудиториягә Якуб ага. гадәттә, кызу-кызу адымнар белән килеп керер. Биек кафедра янына барып басар да. мөлаем генә бер елмаеп, аудиториягә карап торыр Шунда ук аның калын дип әйтерлек, ләкин бераз карлыга төшкән ягымлы тавышы да яңгырый башлар. Вакыт-вакыт кафедра өстендәге кәгазьләренә дә күз салгалар. Аудиториягә мөрәжәгать итеп сөйләгәндә күзләрендә бер күзлек булса, конспектларына карар өчен түш кесәсеннән икенчесен алыр. Берәр документ яки чәчмә өзекне укып бетергәннән сон тагын беренче күзлеген кияр. Шул рәвешчә ике күзлек чиратлашып гел алмашынып торыр. Күзлекләрнең шулай туктаусыз «мендем-төштем» хәрәкәте ин истә кала торган тышкы күренешләрнең берсе иде. Әле дә хәтердә: Якуб аганың алтмыш еллык бәйрәменә багышланган әдәби кичәдә шәкертләреннән берсе, мәрхүм Шәйхи Садретдин, шул күзлекләр хакында язылган бер шигырен, дөресрәге, остазына карата ихлас ярату хисе белән сугарылган мәдхиясен укыган иде. Ләкин Якуб ага лекцияләренең үзенчәлеген, кызыклылыгын бер күзлекләр алышынуга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Аның дәресләренең үзенә тарту көче, беренчедән, тарихыбыздагы гаять эчтәлекле чорларның берсенә—XIX йөзнең икенче яртысы белән XX гасырның башындагы мәдәни, әдәби хәрәкәткә багышланган булуындадыр. Социаль яктан янару кичергән, иҗтимагый аңлылык, жәмгыяви активлык көчәйгән, шулар нәтиҗәсендә яна әдәбият оешкан, күпкырлы матбугат, халыкчан театр-сәхнә сәнгате туган чор хакында иде анын лекцияләре. Икенчедән, лекторның материалны, ул чакта хөкем сөрә торган сәяси догмалар белән артык авыз чайкап тормыйча, һәм гади, һәм жанлы итеп оештыра алуы да безнең кызыксынуны көчәйтә иде. әлбәттә. Лекция дәвамында Заһир Бигиев һәм Муса Акъегетне. Тукай белән Сәгыйть Рәмиевне, яисә Дәрдемәндне булсын— кайсысы хакында сүз барса да. аларнын төс-кыяфәтләренә кадәр күз алдына килеп баса иде. Чөнки Якуб ага әлеге ижат ияләренең әдәби фикеребез тарихында тоткан урыннарын декларатив рәвештә генә билгеләү белән чикләнми, бәлки аларнын һәрберсенең үзләренә хас сыйфатлары, холык-гадәтләре хакында да мәгълүмат биреп бара иде. Якуб аганы тыңлаган чакта, лекторның иҗатлары яктыртыла торган шәхесләрнең мирасларын яхшы белүдән тыш. аларнын үзләрен дә ихлас яратуы сизелеп тора иде. Өченчедән, аның бик күп шигырьләрне, бигрәк тә Тукай. Сәгыйть Рәмиев. Дәрдемәнл һәм Һади Такташ әсәрләрен оста итеп гел яттан сөйләве сокландыра иде. Кайчакларын лекция вакытының дүрттән, яисә өчтән берен диярлек шигырь сөйләүгә бирә. Электән таныш шигырьләр дә яңа сыйфатларын ачып, башкачарак яңгыраган кебек була иде Якуб ага лекцияләрендә хәтердә озаграк саклана торган кызыклы, хәтта образлы дип әйтерлек детальләр дә еш була иде. Аларны лектор, гадәттә, лекция тукымасына мул итеп кыстырып барырга тырыша, шунысы белән үз сүзләрен җанландырып җибәрә Мәсәлән. XX гасыр башында иҗтимагый тормышка көчле тәэсир ясаган, дөресрәге, аның җитәкчесе, бәлки иҗатчысы да булган татар буржуазиясен характерлаган чакта анын яңалыкка ашкынуын, киң дөньяга чыгарга омтылуын, шул ук вакытта үз милли традицияләрен дә сакларга тырышуын болайрак тасвирлаган иде: —Бу чордагы татар сәүдәгәрләренең кыюлыкларын. Яурупага үзләренчә «тәрәзә ачарга» тырышуларын, шул юнәлештә күп нәрсәләргә ирешүләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шул ук вакытта аларнын үз гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә дә тугрылыклы булып калуларын да онытмыйк. Мәсалән, Париж кадәр Парижга барып сәүдә иткән татар байлары анда да чын татар булып калырга тырышканнар Шул теләкләренә ирешкәннәр дә. Яурупанын гел христианлык тәртипләре хөкем сөргән нәкъ уртасында бия симертеп, елкы итеннән казы эшләп, шуны ашап ятканнар Христианнар өчен ат ите ашауның бөтенләй ят. хәтта тәмам «кыргыйлык» галәмәте икәнлеген белгән хәлдә дә үз теләкләрен үтәгәннәр! Бу сүзләрдән сон ул горурланган һәм бер үк вакытта кисәткән кыяфәттә имән бармагын югары күтәреп көр тавыш белән әйтте: —Буржуй-буржуй дигәч тә, безнен татар байлары белән бик шаяртмагыз: алар үзләренчә дөньяны селкетеп яши белгәннәр Андый көчкә, ихтыярга ия булмасалар, дәүләт, христиан чиркәве тарафыннан хупланмаган, хәтта тыелган шартларда йөзләгән, меңләгән мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр асрап, үз халкын атга жябәрү чарасын эзләрләр идемени?!. Шулай әйтеп, аудиториягә сынаулы бер караш ташлап алгач, үзенен әлеге сүзләрен ялгыш аңламасыннар дигәндәй, дөресрәге, политик яктан да «хата* килеп чыкмавын теләгәндәй, сүрәнрәк тавыш белән өстәп куйды: —Әлбәттә, болай итеп татар буржуазиясе ин элек үзенә эшләргә кирәкле укыйяза белә торган, ягъни белемлерәк хезмәткәрләр, приказчиклар җитештерүне күз уңында тоткан. Ләкин моннан ахыр чиктә гади халык, хезмәт ияләре дә файда күргән: андый күзләре ачыграк хезмәткәрләр, приказчиклар капитализмга каршы көрәшкә актив катнашканнар Тәнәфес вакытында Якуб аганын янына барып, әлеге Парижда бия симертеп, казы ашап ятуга карата үземнен аңлавымны әйтеп карадым — Бәлки рестораннарында дунгыз ите генә була торган шартларда шулай эшләгәннәрдер? —Анысы да ихтимал, ләкин ул гына түгел төп сәбәп,—диде Якуб ага һәм челемен суырып куйды.—Татар байлары Яурупа шәһәрләрендә, гадәттә, берәр йәври рестораны булган җиргә якынрак фатир табарга тырышканнар, чөнки йәври ресторанында дуңгыз-фәлән булмый. Дуңгыз ите аларда да харам саналган. (Шунысы кызык, 1995 елла, Финляндиядәге татар җәмгыятендә лекцияләр укып йөргәндә, мина шундый ук сүзләрне кабат ишетергә туры килгән идс. Мәсәлән. Окан Даһирнын бабасы да, Яурупадагы зур шәһәрләрдә сәүдә йөрткән вакытларында, таксига утырып «нах йүдин ресторан* дип кенә әмер бирә торган булган.) Якуб аганын лекторлык сыйфатлары хакындагы сүзләремне шулайрак йомгаклыйсым килә: XIX гасырнын нәкъ соңгы елында туган, XX йөзнен беренче чирегендә үскән, ир-егетлеккә ирешкән, җитлеккән кеше буларак ул шул чорны бик әйбәт белә, шунысы белән башка укытучыларыбыздан нык аерылып тора иде Яшьли бәхет эзләп күп юлларны таптау, төрле җирләрдә була-була, Пенза якларыннан алып Архангельскига кадәрге араларны узуда, Казанга килгәч, мондагы әдипләрнең, артистларнын, галим-голамаларнын шактыйларын күреп белү дәанын лекцияләрендә чагылыш таба идс Шуна күрә безнен атла китаплардан гына укып белем туплаган «кабинет-бүлмә галиме» түгел, бәлки үз язмышы белән җанлы тарихны гәүдәләндергән шәхес—чорның шаһиты да басып тора иде Якуб ага Агишевнын истән чыкмый торган тагын бер сыйфаты бар Ул—анын гаҗәп ярдәмчел булуы иде Бигрәк тә кешеләрнен сорауларына, үтенечләренә карата искитмәле дәрәҗәдә игътибарлы булуы Сорау, үтенеч дигәч тә, югары уку йортларында эшләүчеләргә күбрәк нинди мәсьәләләрдә морәжәгать итүләре билгеле инде Аеруча кабул итү имтиханнары бара торган чорларда Аспирантурада укыган, аннары яшь укытучы сыйфатында эшли башлаган елларда миңа да кабул итү имтиханнарына катнашырга гуры килгали иде Менә шул вакытларда Якуб аганын мина да. теге яки бу егеткә яисә кызга ярдәм кирәк, дип мөрәҗәгать итүе булгалады Ел саен диярлек Сирәк-мирәк булса ла үзенен тон ватаны булган Пенза ягы кешеләренең балалары өчен лә сорый Казандагы танышлары, дус-иптәшләре өчен дә килә иде Менә шундый «дус-иш* баласы өчен сораган бер очракта мин бераз каршылык күрсәтү (бәлки үземнен «бәямне күгәрү») теләге белән -Атл анасы сорый дигәч тә Болай эшләп авыллардан килә торган сәләтле яшьләрнең юлларын кисәбез түгелме сон?-дидем «важный» кыяфәт белән Якуб ага ирен читләрен кыегайтып, елмайган сыманрак итте дә, сораудан һөҗүмгә үк күчте: —Үзенчә гаделлек сакларга телисеңме? Әллә сораучылар бер мин генәме? Башка укытучылар да шундый ук үтенечләрне алмыйлармыни? Аларга игътибар булганда калганнарына игътибар кирәкмимени?! Бу—бер. Икенчедән, шуны да онытма: мин ата-аналарын. әби-бабайларын яхшы белгән ышанычлы кешеләр өчен сорыйм Агачы ничек, алмасы шундый Ә авылдан килүчеләрнең сәләтлеләре болай да узачак. Аларнын узулары сезнен үзегез өчен кирәгрәк. Мин бит боларын «тәгәрәтегез», минекен генә алыгыз дип әйтмим бит, бары игътибарлы булуыгызны гына сорыйм. Юкса бит махсус «батырасыз». Анлыйм, дүрт-биш кешедән бары берсен генә сайлап алырга булгач, ике-өчен махсус төшереп калдыру кирәк була. Юри генә батырмагыз дип әйтүем...—аннары боерык биргән төсле кырыс рәвештә өстәп куйды.—Ярар, теленә күп салынып утырма, әйткәнне онытма! Анын кешеләргә ярдәм итүенен ихласлыгыңда бернинди шигем юк иде минем, һәм ышанып әйтә алам ки. мондый арадашчылыгы бернинди матди мәнфәгатьләргә бәйле түгел иде Гомумән ул елларда, сонгы чорнын ямьсез күренешләреннән үзгә буларак, укуга керү өчен күрсәтелгән ярдәм (дөресрәге «игътибарлылык») өчен ала торган «әҗер» ихлас рәхмәттән ары узмый иде. Гәрчә монысы да үзенә күрә беркадәре тәртип бозу булса да. Икенче юлы, бер якташының Пенза ягыннан килгән «оныкасы» өчен ярдәм сораган чакта, мин Якуб агага башка яктанрак килеп «бәйләнергә», дөресрәге, бераз шаяртып алырга теләдем: —Кайчан булса да бетәрме сон бу пинзәкләр?.. Якуб ага гәүдәсен турайта төшеп мина өстән генә карады: —Ничә пинзәкне укырга керттең сон?!. Моңарчы бер генә кызый керүгә катнаштың түгелме? Аннары күпсенмә син: читтәге татарлар килүдән бөтенләй туктасалар, синең үз гомерең дә кыска булачак!.. Туктале. син үзен дә читтән килгән кеше түгелме соң?!. Авызым ябылды, әлбәттә. Ирексездән исемә бер әңгәмәләшеп утырган чакта анын ачыргаланып әйткән сүзләре төште: «Егерменче гасыр башы иҗтимагый тормышыбызның бер мөһим үзенчәлеге төрле җирләрдә, чит өлкәләрдә яшәүче татарларның Казанга тартылуында иде. Алар монда тупланып, кулга-кул тотынышып дигәндәй, элегрәк кризис кичереп торган татар культурасын, әдәбиятын кузгатып, алга таба этеп җибәргәннәр иде. Әйтик, башкорт якларыннан Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзи. Себердән Габдерәшит Ибраһимов, безнен Мишәрстаннан Заһир Бигиев. Шәриф Камал, Һади Такташ, Фәхрелислам Агиев. Кәрим Тинчурин, ниһаять, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмиләр Әгәр төптәнрәк уйлап карасак, Тукай булып Тукайның үзе дә, сабый чакта ук моннан китеп. Жаек якларында ир җиткән, шагыйрь булып формалашкан, шуннан сон гына Казанга кайткан кеше бит!. Менә шулай килүчеләр, кайтучылар күбәю аркасында татарның «каны янарды». Нәтиҗәдә яна әдәбиятыбыз гөрләп үсте, бай матбугатыбыз, театр сәнгатебез туды Туктале, әтрафлырак фикер йөртсәң, әлеге саналган исемнәрне сызып ташласак, бик ярлыланып, бөтенләй үк өтекләнеп калабыз түгелме сон0 ! Кызганычка каршы, соңгы вакытларда андый килүчеләр азая, сирәгәя бара. Нәтиҗәсе дә күзгә күренә башлады инде. «Казан арты, Казан арты» дип шапырынулар басып китте хәзер дөньяны. Татар бер Казан арты, бер Татарстан гына түгел ул!..» Шулай итеп. Якуб аганын «Казанга читтән килүче татар яшьләренә карата игътибар кирәк» дигән фикере минем аңыма нык кына сенеп калды Шуна күрә имтихан вакытларында кемнең кайдан килүе хакында да белешергә тырыштым Ректоратта эшләгәндә дә чит өлкәләрдән килүчеләргә карата деканат тарафыннан игътибарлык таләп итүне онытмадым. Дөрес, читтән килеп безнең факультетка имтихан бирүчеләрнең нигездә рус мәктәпләреннән чыккан яшьләр булуы мәсьәләне бераз кыенлаштырып җибәрә иде. Мәсьәләгә шушы яктан караганда, үзебезнең Казанда рус мәктәпләрен тәмамлаучы һәм татар факультетына керергә теләүчеләр дә шулай ук игътибарга лаек булып чыгалар түгелме сон° Я куб аганын «кан янарту* хакындагы сүзләре дә, образлы тәгъбир рәвешендәрәк әйтелгән булса да, мәгънәле һәм дөрес иде. Анын хакта уйлануны һаман дәвам итәм. Кешеләр жәмгыяте өчен дә зарур бу канун-законнын кайбер күргәзмәле мисаллары да күз алдында. Әйтик, хәзерге безнен авыллардагы сарыкларга күз салыгыз. Бигрәк тә көтүдәге берле-ярылы тәкәләренә. Мөгезләре урак кадәрле, бот араларындагы хикмәтле «капчыклары» жиргә үк тию дәрәжәсендә. Ләкин үзләренең буйлары мәчедән чак кына зуррак, әйбәт эттән кечерәк Менә шундый тәкә кисәкләре үзләренең «апа-сенелпәренә», хәтта тудырган үз аналарына да менеп атланып нәсел орлыгы сиптерәләр Мин Тянь-Шань тауларында малчылык белән көн күрүче күчмән казакъларның, монголларның көтүләрен искә төшерәм. Аларнын куй тәкәләре көзгә таба үсә төшкән бозаулар, хәтта кечерәк таналар кадәре булалар иде һәрхәлдә, унике- унөч яшьлек үсмер малай чакларыбызда андый тәкәләргә атланып уйнарга ярата идек. Үзебезне егып, аннары сөзеп көтүдән куганга кадәр Күчмәнлектә яшәүче малчы халыклар да нәсел өчен тәкәләрне үз көтүләрендәге бәрәннәрдән калдырмыйлар. Бәлки сайланган бәрәннәрне башка көтүләрдән алмашып алалар. Шул рәвешчә көтүләрдә кан яңарып тора Өстәвенә атар сарык һәм кәжә тәкәләрен жәйләрен аерым көтәләр, бары кара көздә генә өергә кушалар. Бездәге сыман ел тәүлегенә «уйнашка» юл куймыйлар Димәк, бездә мондый сәнгать тәмам онытыла язган икән. Бер карауга бары жан-жанварлар өчен генә хас булып тоелган мондый гомум биологик канун кешелек жәмгыятендә дә бәхәссез көчкә ия Күпчелек халыкларда якын кардәшләр арасында өйләнешүне хупламау, хәтта тыю гадәтләре шул канунның танылуы Үз кавемнәре эчендә генә йомылып яшәргә мәжбүр ителгән, шуңа күрә үзара өйләнешеп яшәгән кечкенә диаспораларның дүрт-биш буыннан соң сүнеп югала барулары да шул кануннан килеп чыга торган күренеш, нәтижә. Халыкларга хас рухи дөньяларының, мәдәни традицияләренең дә үзләренчә •каннары» була. Шартлы рәвештә аны этник-милли мәнфәгать һәм тарихи традиция белән чагыштырырга (бәлки «дип әйтергә* дә) мөмкиндер. Йомылган кавемнәрнен мәнфәгатьләре тарая, ваклана, традицияләре дә ярлылана, саега, тәмам корый Кавемнсн үзе дә бетүгә таба йоз тота Димәк, жыеп әйткәндә, Якуб ага тарафыннан «кан янару» хакында узып барышлый гына әйтелгән фикер—буш сүз, матур образ гына түгел икән Кешеләргә Якуб ага күрсәтә торган ярдәмнең—бары киң күңеллектән, ихлас теләктәшлектән килүен раслый торган тагын бер фактка тукталу артык булмастыр Аны миңа шул вакыйганың сәбәпчесе үзе сөйләгән иде Тагар бүлеген әйбәт тәмамлаган бер егетне аспирантурага тәкъдим итатәр Ләкин ул елларла Мәскәүдән тамчылап кына бирелә торган урыннарның аз булуы житмәве аркасында егетебез туган авылына кайтып китәргә мәжбүр була. Анда ул бераз мәктәптә укыткалый, күбрәк комбайнда эшли Икенче елны, урак өсте кызган коннәрнен берсендә, егет исеменә аспирантурага керер өчен имтиханга чакырган телеграмма килеп төшә Ашыгыч рәвештә Казанга юнәлгән егетнен кайбер документлары җитеп бетми Мәсәлән, эшләгән җиреннән тиешле характеристикасы булмый. Бу факт соңгы имтиханны бирәсе көнне генә ачыклана Егетне имтиханга кертмиләр. Шул ук көнне Мәскәүгә җибәреләсе исемлектән аны сызып та ташлаган булалар. Егет тагын авылга кайтып китәргә гуры килә дигән фикер белән коридорда уйланып торганда, әллә кайдан Якуб ага килеп чыга Мәсьәләне аңлауга ук ул. егетне ияртеп, туп-гуры ректор бүлмәсенә керә Мәсьәләнең сәбәбен ишеткән ректор, алдында кул куяр өчен әзерләнгән. Мәскәүгә китәчәк исемлеккә карап ата һәм документ булу үтәлергә тиешле кагыйдә икәнлеген әйтә — Бар андый документ!—ди Я куб ага һәм егеткә дәшә.—Әйдә, күрсәт кулларыңны! Сарырак чәчле, ак тәнле егетнең мазут-солярка сеңүдән каралып беткән учларына ишарәләп, доцент Агишев өстәп куя: — Комбайннан төшеп, ашыгыч килү аркасында характеристикасын алырга өлгермәгән ул. Ректор Михаил Тихонович Нужин бер әлеге каралып беткән кулларга, бер Якуб агага карап тора да. шаркылдап көлеп җибәрә: —Дәлил ышандырды. Якуб Хәлилович. исемлекне янадан төзетермен. Ә сез. Атьберт Яхин. тизрәк барып имтиханыгызны бирегез! Ректор шунда ук имтихан алучыга күрсәтмә язылган кәгазь кисәген дә тоттыра. Аспирантураны Альберт Шамил Усманов иҗатына багышланган диссертация белән тәмамлый. Доцент Агишев җитәкчелегендә эшләнгән ул хезмәт нахакка репрессияләнгән әдипнең эшчәнлегенә гадел бәя бирелүгә, мирасы кайтарылуга үз өлешен кертә Филология фәннәре кандидаты А.Яхин күп еллар «Чаян» журналынын баш мөхәррире булып эшли, аннары университетта татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә. Соңгы ун-унбиш ел дәвамында ул мәктәпләр өчен әдәбият буенча дәреслекләр язу белән мәшгуль. Укучыларда әдәби әсәр өстендә уйлану, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте тәрбияләүне максат итеп куя торган янача язылган дәреслекләр. Беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәр икешәр дәреслек, ягъни егерме ике китап чыгарып өлгерде инде ул. Хәзер югары уку йортлары өчен дә әдәбият буенча кулланма язу өстендә эшли «Болар өстендә эшләгәндә.—ди Альберт Яхин,—күз алдында гел ике кеше торды: Хатип ага Госман. Якуб ага Агишев. Соңгысының тавышын һаман ишетеп торам кебек тоям үземне!» Ниһаять, шуны да өстәп куясы килә: Альбертны имтиханга чакырган телеграмманы, кафедра мөдире булмаса да. үзенең җәйге ялда икәнлегенә карамастан. Якуб ага үзе җибәргән икән. Ул, димәк, шулай узган елны университетны бетереп киткән, урын җитмәү аркасында укуын алга таба да дәвам итә алмаган егетне истән чыгармаган! Якуб ага ярдәмчелегенең күңелле, хәтта көлкеле дип әйтерлек мисаллары да бар иде. Шулардан берсе. Совет чорында үз вакытында ук бирелеп тора торган хезмәт хакларын ирләре, әгәр тәүфикълы булсалар, хатыннарына төгәле белән кайтарганнар Хатыннары исә көн саен иртә белән транспортка һәм көндез ашханәдә бер ашарлык кына акчаны санап биреп ирләрен эшкә озатканнар. Такы-токылы гына эш хакы исәбенә яшәгән гаиләләрдә киң таралган гадәт шундый иде. Мондый гадәт Агишевлар гаиләсендә дә хөкем сөргән, күрәсең. Ләкин Якуб агабызның хатыны Хәдичә апа исәпкә ала торган (ягъни таныган!) көндәлек чыгымнарыннан тыш өстәмә хаҗәтләре дә булган икән. Ул. мәсәлән, эштән арып кайтышлый, берәр кафега кереп, ничектер «эконом иткән» акчасына бокалы өч кенә сум тора торган арзанлы кызыл шәрабтән берне йотып, шулай җылынып кына кайтырга ярата торган була. Тик кайбер вакытларда анлык та акчасы калмаса, ул бурычка алып юргалаган. Студентлар да акчаны шулай кысып тоту юлын тапканнар икән. Мәсәлән, бер бүлмәдә яшәүче дүрт студент стипендияләрен бергә кушып, арада эчми, тәмәке тартмый торган берәрсенә тапшырганнар. Анар көндәлек ипи. ярма, чәй-шикәр, ара-тирә кильки консервасы алу кебек бурыч та йөкләнгән. Менә шундый «хәзинәче» егетләрнең берсе Якуб ага белән якынрак аралашкан, аның ышанычын казанган. Шуна күрә бокал өчен акчасы үзендә калмаган чакларда Якуб ага әлеге егеттән бурычка алып торгалаган. Анысын да ул үзенчә башкарган: егетнең янына килеп сүзсез-нисез генә өч бармагын күрсәткән, янәсе өч сум кирәк. Егет тә берсүзсез өч саргылт берлекне, яки бер яшькелт өчлекне (Хрущев сумнары!) әкрен генә картның кесәсенә шудырган. Мондый әҗәт тәртипле рәвештә кайтарылып торды, диде бу хикәяне миңа сөйләүче каләмдәшем. Әмма бер көнне Якуб аганын өч бармак күрсәтүе хикәяченең тәмам «банкрот булган*, ипи алырлык та тиеннәре калмаган, стипендия исә ике көннән сон гына тиячәк вакытына туры килә. «Хәзинәче» шуны әйтүгә Якуб ага: «Шунда тор»,—дип китеп бара Дүрт-биш минут та узмый, ышанмады микән, үпказәде микән, дип аптырашта торган егетебез янына тагын килеп чыга Якуб ага һәм әкрен генә анын кулына егерме сум тоттырып: «Ашагыз, әжәткә түгел, шаулама!*—дип китеп тә бара. Күрәсен, кафедрага кереп, берәр укытучыдан оялмаслык дәрәжәдә зуррак күләмдә әжәт алып, шуннан ач студентларга да мул итеп өлеш чыгарган икән шәраб яратучы карт Якуб ага ярдәмнәре җимешен мин үзем дә мулдан татыган идем. Монын бер мисалын «Шура* журналына төзелгән библиографик күрсәткеч язмышында да күрергә мөмкин. Монарчы бер кат язып чыкканымча, студент елларында ук (1959-1963). Әбрар Кәримуллинның «котыртуы* буенча, «Шура* журналында басылган материалларның тулы күрсәткечен төзегән идем. Эш процессында мина, азбәзтә, кайбер укытучылар, бигрәк тә чорны әйбәт белгән Якуб ага белән әллә ничә кат очрашырга, киңәшергә туры килгән иде. Күрсәткечнең сайланма өлешен һәм кереш мәкаләнең текстын машинкада бастыргач, соңгы фикерләрен белер өчен кулъязманы берничә укытучыга, жөмләдән Якуб агага да бирдем. Өч-дүрт көн узгач ул: —Укып утырам, әйбәт кенә бара хәзергә Иркенләп сөйләшер өчен өйгә килерсс н.—диде. Аларнын Каюм Насыйри урамындагы фатирларында монарчы да берничә кат булганым бар иде. Билгеләнгән көнне килдем Мин керүгә үк Якуб ага җәмәгатенә дәште: —Хәдичә, чәеңне, пәрәмәчләреңне бирсәң дә була. Бер-ике чынаяк чәйдән соң: —Кулъязмаңны төгәл карап чыктым.—диде Якуб ага. чынаягын этебрәк куйды — Әйбәт кенә нәрсә килеп чыккан икән Риза казый турындагы сүзләреннән, фикерләреннән канәгать калдым Мин дә аны төрле яклап мактауга лаек кеше дип исәплим Маладис, һәрхәлдә! Ләкин бүгенгә сүзне артык куертып тормыйм Дөресен әйткәндә, син «Шура»ны хәзер миннән әйбәт беләсең инде һәр мәкаләсен, тышлык битләрендәге игъланнарына кадәр укып чыккансың икән Ә мин нәрсә? Соңгы елларда аерым мәкаләләрне генә караганым бар. Яшь чакларда укыганнарның күбесе онытылган инде. Заманында аны без чиратлашып укый идек Библиографияне караганда кайберләрең искә дә төшереп утырдым Тик күбесе онытылган икән Шуңа да сүзне куертмыйм дип әйтүем Дөрес, синең мәкаләңдә мина ошап җитмәгән төшләре дә бар Син кайбер фикерләреңне әйткәндә, бигрәк тә кайберәүләргә дәгъва белдергәндә, артык катгый рәвештә хөкем чыгарасын Азай ярамый, улым, башкаларны үзенә дошман ясарга ашыкма. Анлыйлар син тырышмасан да җитәрлек булыр Фикереңне әйт әйтүен, тик башкаларга да урын калдыр. Хәй карт әйтмешли, арадан башкалар да узып китәрлек булсын Кулъязманың кырыйларыңда андый төшләрен күрсәтә бардым Шуларны игътибар белән укып төзәтеп чык. Килештекме'’ Мин ризалык белдереп баш изәдем Канәгать булган Якуб ага шкафтан бер шәраб шешәсе алып, ике рюмка да китерде Гаҗәпләнүдән күзләрен зуррак ачып караган Хәдичә апа: — Нишләвең бу. Йакып. оныкан тикле бала белән чудит итмә инде1 —дип куйды Ә ул. чукраграк карчыгы алдында гафу үтенгән сыман елмаеп катырак тавыш белән: —Ярар, анасы, ачуланма ннде Бу егет зур эш башкарган бит. шуны бер билгеләп алырга кирәк'—диде Чэй-мөйләр шул рәвешчә тәмам булып, китәргә дип кузгала башлагач. Якуб ага бераз туктап торырга кушты, икенче бүлмәгә кереп китте Аннан журнал сыманрак зур форматтагы бер китап алып чыкты. Мин шунда ук танып алдым. Бу—Исмәгыйль Рәминен «Татар вакытлы матбугаты» дигән мәгълүм альбом-китабы иде Сирәк очрый торган әйбер. Анын белән мин кулъязмалар бүлегендә танышкан, шунда җентекләп укып чыккан идем. — Мә. истәлек булсын үзенә. Миңа караганда сина күбрәк кирәк булыр ул —Сакланып калган икән!—дидем мин сокланып. —Очраклы гына сакланып калды монысы,—диде Я куб ага,—бик күбен үзем үк яндырган идем... —Ничек үзегез?.. —37 елны, әнә алып китәләр, менә алып китәләр, дип, төн саен энкебеды кешеләрен көтеп яшәгән көннәрдә. Гаеп тагар өчен өстәмә дәлилләр булмасын дип, элекке китап-журналларны яндырырга туры килде шул. Ике көн яндырдым. Хәтга кызудан галанка миче ярылып чыккан иде һи, нәрсәләр генә юк иде элек миндә!.. Монысын берәү алып торган булган, соңра астыртын гына кайтарып биргән иде үземә... Ярар, файдасын гына күр! Түбәм күккә җитәрдәй булып сөендем әлеге бүләк очен. Шәхси китапханәмдәге ин кадерле китапларның берсе булыр дип уйладым. Тик... Моннан сон дүрт-биш ел узып, үзем дә укытучы булып эшли башлаган елларнын берсе иде. Яз айларының ахыры, җәйнең башы икәнлеген әле дә яхшы хәтерлим. Университет ишегалдындагы (дөресрәге иске китапханә артындагы) бүлмәбезгә бераз арыган, тыннары кысыла төшкән Якуб ага килеп керде. Исәнлек-саулык сорашып бераз утыргач, сулышы да басыла төшкәч, әлеге альбомны сорады: —Бер әйбәт дус кешенең оныкасы быел аспирантура бетерәсе, кандидатлык минимумын тапшырасы икән. Шуна кирәк иде ул китап Сорап бабасы үзе килгән бит Беразга биреп тор инде. Эш беткәч үзем үк кайтарырмын Бирдем, әлбәттә. Күп тә узмый үзем бер командировкага китеп бардым Аннан кайтуга археографик экспедициягә юнәлдем. Жәйге тәгьтилләр дә узды. Көзен Якуб аганын чирләп хастаханәгә эләгүен, аннан туберкулезларны дәвалый торган махсус шифаханәгә озатылуын ишеттем. Альбом турында уйларлык та түгел иде. Шулай итеп, Хуҗа әйтмешли, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды әлеге кадерле китап. «Шура» библиографиясенә килгәндә, анын сайланма вариантын тулысынча хуплаган Якуб ага—ике җаваплы редакторның берсе (икенчесе доцент Әнвәр Әфләтунов иде)—әлеге чәйдән сон атна-ун көн узгач мине ияргеп. гыйльми эшләр буенча проректор профессор Мансур Абдрахманов янына алып керде. Анда Якуб ага гына сөйләде, әлбәттә. Проректор мәсьәлә хакында игътибар белән тынлады Эшнен нәрсәдән гыйбарәт, нәрсәгә терәлеп калуын аңлагач (анын Якуб аганы чын-чынлап ихтирам итүе ачык күренеп тора иде), ул сүзне гадәтенчә кыска тотты Нәтиҗәдә күрсәткечнең сайланма өлешен аерым китап итеп бастырып чыгару мәсьәләсе хәл ителде, ягъни планга кертеләчәк булды. Өстәвенә нәшрият белән төзүче арасында махсус килешү төзелү һәм беркадәре гонорар да түләнү хакында күрсәтмә дә бирелде. Шулай итеп, мәсьәлә бик җиңел хәл ителде диярлек Мин ректораттан канатланган сыман очынып чыктым, әлбәттә. Якуб ага да канәгать иде. Тик. Корректурасы ла килгән китапның язмышы кискен борылышка дучар булды махсус күрсәтмә нигезендә корректура сүтелде, бу хакта уйлау да «башка вакытларга» калдырылды. . Күңелсез хәбәр ишетелүнең икенче көнендә коридорда очраган Якуб ага «нишләргә дә белмим инде!» дигән төсле, сүзсез генә кул учларын җәеп, иреннәрен кыса төшеп, мәгънәле рәвештә башын чайкап торды. Күзләре әллә ничек монлы иде анын. 1963 елда булган иде бу хәл. Элегрәк Сталин төчкерүеннән һушларын жуя торган, аннары Хрушев җикеренүеннән калтырап яшәүче өлкә комитеты түрәләренең сач урынына баш та ала торган заманнары иде шул. Кыскасы, журнал үзе чыгып 45-50 ел узгач кына төзелгән библиографик күрсәткечнең сайланма өлеше дә шулай «корсакта килеш буып* үтерелгән иде Бары типографик хаталар белән чуарланган корректураның ике нөсхәсе генә торып калган иде Берсе—китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, икенчесе—үземнен архивымда. Бу күрсәткечнең һәм күңелсез, һәм көлкеле дип әйтерлек гыйбрәтле язмышы хакында тәфсиллерәк мәгълүматны анын 2000 елда чыккан тулы вариантындагы кереш мәкаләдән табарга мөмкин (кабат басмасы «Гасырдан-гасырга» исемле китапнын 416-431 битләрендә). Менә шулай сайланма варианты сүтелеп, тагын 40 ел узгач кына Раиф Мәрданов белән бергә чыгарган тулы күрсәткечтәге кереш сүземдә мин хезмәтне 1950-1960 елларда Казан университетының татар бүлегендә укыткан бер төркем остахтарнын якты истәлекләренә багышладым. Исемлек «һәрвакыт яшьләргә хәерхаһ булган Якуб Агишев» белән башлана Тулаем алганда. Якуб ага илгәзәк табигатьле, ягъни ачык күңелле, башкаларга карата һәрвакытта лиярлек теләктәшлектә булучы, бер сүз белән әйткәндә, чын хәерхаһ кеше иде. Шул ук вакытта аның холкына кызып китү, хәтта кинәт дөрләп кабыну, андый чакларда дуамалрак гамәлләр, хәтта тупаслык күрсәтү дә ят түгел иде. Моңа, ихтимал, анын даими туры сүзлеге, фикерләрен ярып әйтү гадәте дә җирлек булгандыр. Холкының мондый сыйфаты анын пенсия яше тулгач кафедрада артык озак эшли алмавының да бер сәбәбе иле бугай Студентлар үзен бик яраткан, үзе дә шундый ук хискә ия булган укытучы кешенең эштән шулай «иртәрәк* китүенең тагын бер сәбәбе дә бар шикелле Монысы, минемчә, кафедра мөдире Хатип ага Госманга бәйлерәк иде. Чөнки үзенчә көчле характерга ия кафедра мөдиренең баш бирмәүчән холыклы кешеләрне бик үк өнәп бетермәве билгеле иде. Аларнын һәр икесе табигатьләре буенча бер-берсенә охшамаган, хәтта антогонистик рухтагы шәхесләр иде. Бер үк вакытта икесе дә үзләренә хас ихтирамга лаек әйбәт сыйфатларга ия. ягъни һәр икесе лә үзләренчә матур, гүзәл затлар иде (Хатип ага турында аерым сөйләргә дә кирәк булыр әле). Якуб ага холкынын әлеге дуамалрак үзенчәлекләрен күрсәтә торган мисалларга морәҗәгать итүне урынлы табам. Ләкин мин монда анын холкының «тискәре* якларын «фаш итү*нс максат итеп куймыйм, юк (кемнең генә шәхси кимчелекләре булмас!) Бәлки болай итү анын үзе тап булгалаган шундый мизгелләрдә үзен ничегрәк сизүен, ничегрәк тотуын күрү өчен дә кирәктер дип уйлыйм Бер мәсьәлә буенча киңәшү теләге белән, алдан телефонда килешеп, икенче көнне кичкырын өйләренә бардым. Ул шактый кәефсез кыяфәттә, хәтта бөтенләй караңгы дип әйтерлек чырай белән утыра иде «Авырыйсыз бугай, бәлки башка накыгга килермен»,—дип гафу үтенеп, чыгып китәргә дә уйлаган идем -Юк. утыр!—диде ул кырт кисеп Бераз сүзсез утыргач, кулын бер селтәп әйтеп куйды —Әй шунда, кәефем бик кырылды әле бүген. Обкомга барган идем Теге элекке шәкертем (исемен генә атады) янына Бер өметле яшь галимгә ярдәм күрсәтүен сорар өчен. Кердем керүен, утырдым. Берәүгә шундыйрак ярдәм кирәк иде, дидем. Тик әлеге егетнен исем-фамилиясен генә әйтә атмыйм бит шунда— оныгтым! Тел очында гына әйләнә үзе Тик әйтә генә алмыйм Тирләп тә чыктым' Ә ул. жүнсез. ачы елмаеп, «исемен дә белмәгән кешегә адвокат булып йөрисен икән*, димәсенме! Женнәрем чыкгы. сикереп тордым да «Минем яшькә җиткәч карарбыз әле. үзен ничек булырсын икән!*—дип. ишекне шарт ябып чыгып та киттем Ә ул артык мәшәкатьтән котылуын сизгәндәй елмаеп кала бирле Уңмадым шәкертләрдән, уңмадым Вакытында анын үзенә дә мин ярдәм кулын сузмаган булсам Уңмадым шул Шәкертләрегез бер ул тына түгел бит,—дидем аны юатырга теләгән тослс — Шулнен шулай, ләкин ин өметлесс. ин югары дәрәҗәгә ирешкәне шул ндс бит. Болай булгач, калганнарыннан ни өмет1 —дип. бер каләрс вакыт башын изәп утырды Шулай кәеф кырылу сәбәбен сөйләп алгач, эче бераз бушады бугай, атай юк нәрсәдән кызып китүенен сәбәбен дә үзенчә тапты шикелле: —Обкомга барганчы ук кәефем кырылган иде кырылуын Тагын шул исерек Рөстәм килеп ачуландырган иде Картнын ачуланып әлеге шәкертенә бәреп әйткән сүзләре фәрештәнең амин дигән мизгеленә туры килгән икән, күрәсен. Әлеге түрәнең үзе дә. җитмешләрдән узгач, тәмам маразымга батты, кәнәфиенә ябышып ятса да, эшли алмаслык хәлгә калды Икенче бер вакыйга да характерлы. Жәвад Алмаз дигән укытучыбыз татар әдәбиятынын иң борынгы катламнарына кереп, әйтик. Кол Галинең -Кыйссаи Йосыф» китабын җентекләп өйрәнә башлаган галим иле. Истәлекнең яна кулъязмаларын табып, текстның басма вариантка кермәгән сыйфатларын ачып, җитди рәвештә сүз әйтү мөмкинлекләренә ирешә барган кеше иде ул. Ләкин анын шулай тирәннән казынуы һәм башка мәсьәләләр буенча да «иреклерәк» рухтагы сүзләр ычкындыргалавы рәсми даирәләргә ошап бетмәгән, күрәсен. Анын соңгы елларда гына Ташкәнт якларыннан килгән булуы, ягъни «килмешәклеге дә», ихтимал, билгеле роль уйнагандыр. Жәвад Алмазнын оригиналь фикер йөртүгә сәләтле кеше булып, кайчакларын шактый кыю сүзләр дә әйтү гадәте чыннан да бар иде. Беренче курста анын җитәкчелегендә «Кыйссаи Йосыф» дастанының бер кулъязма күчермәсе буенча курс эше язганлыктан, янына консультациягә барган чакларда, миңа да ишетергә туры килә иде кыю-кыю фикерләрне. Башка студентлар да шулай турысын әйтә торган сыйфаты өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр иде. минемчә, һәрхәлдә, югарыдагы оешмалардан андый теле артык озын вә «шөбһәле» кешене «укытутәрбия эшләреннән читләштерү кирәклеге* хакында махсус күрсәтмәләр булганлыгы бик тиз расланды. Бәйләнер, җәзалар, ягъни эштән куар өчен сәбәбе дә табылды. Кырык яшьлек тол ир кешенен бер студент кызга гашыйк булуы, аңар өйләнергә теләге барлыгын белдерүе җитә калды шунда. Китте җыелышлар оештырып бәйләнүләр. Әйтерсең лә. хатынсыз укытучыларның үз студентларына өйләнүләре, яки студентларның укытучыга гашыйк булу фактлары бер дә булмаган төсле! Шул вакытта бүлектәге партия оешмасы секретаре булып торган кешенен активлыгы күзгә ап-ачык күренеп тора иде. Моңарчы Жәвад Алмаз янына кергәләп йөргән, анардан вак-төяк бүләкләр дә алгалаган кызыйга басым ясап, махсус чыгыш ясарга әзерләүләре хакында студентлар арасында чыш-пыш сүзләр дә ишетелгәләгән иде. Башка укытучыларның уйга батулары, борчылулары фонында әлеге активлык аерата ачык сизелде. Ә уйланулар, борчылулар нигезсез түгел: Жәвад Алмазның җәзалануы белән бергә «Кыйссаи Йосыф» китабынын өйрәнелүе туктала, димәк, язма культурабыз тарихы өчен мөһим бер тема да ябыла дигән сүз иде. Кыскасы, татар әдәбияты, язма культурасы тарихы, вакытлыча булса да. зур югалту, чын әзерлекле белгече китү алдында тора иде. Күпчелек укытучылар, яшь белгечләр нигездә менә шундый фикердә булдылар. Килеп чыккан вәзгыятьне иң авыр кичергән кешеләрнең берсе, һичшиксез, Якуб ага иде. Жәвад Алмаз эштән сөрелеп, бераз вакыт узып тынычлана төшкәч, ул өлкә комитетына махсус барып аны якларга, ана башка җирдән берәр эш бирүләрен сорарга ният кыла. Шул рәвешчә кирәкле белгечне дә. ул эшли торган теманы да Казанда саклап булмасмы дип өметләнә. Алдан яхшылап киңәшеп, килешеп куяр өчен Казаннан бөтенләй китәргә җыенып йөргән Жәвад Алмазны үз янына чакырта. Авыр хәлдә калуыннан нык ачыргаланган һәм үзен бөтенләй гаепсез дип санаган, шуңа күрә бер университетка гына түгел, хәтта бөтен Казанга үпкәләгән Жәвад Алмаз, сүз башлануга, кайнап торган гасабыйлыгын тыя алмыйча: «Сез барыгыз ла сволочьлар»,—дип әйтеп сала. Сискәнеп киткән Якуб ага. гажәпләнгән төстә «Мин дәме?*—дип сорый. Үзен әхлаксызлыкта (аморальлектә!) «фаш итү» җыелышында мәсьәләнен «серен», ягъни процесс технологиясе сәбәпләрен белгән, хәтта утызынчы еллар «җиле» исүеннән котлары чыккан укытучылары ы н үзен яклап бер сүз дә әйтә аямауларыннан хәтере калган, тәмам рәнҗегән Жәвал Алмаз: «Әйе. син дә!»—дип жавап бирә. Якуб аганын «жененә килеп тия» бу бер генә сүз. Ул корт чаккан кебек сикереп тора да: «Алайса ник юешен монда'’ Ник кияден?! Кит моннан' Бар. чык!*—дип. үзе чакырган кешене үзе үк куып та чыгара -Тыелып кала алмадым бит шунда! Ә теге жүнсез. әдәпсез фәлән дә —дип сүгенеп үк җибәрде Якуб ага, аннары борчылуының төп сәбәбен дә әйтте -Анын җүнсезлеге, әдәпсезлеге аркасында мин дә әдәбиятыбызның, культурабызның дошманына әверелдем бит! Юкса бит обкомга барып. Фикрәтнен үзенә үк кереп, саклап кала алган булыр идем аны. Табсев бит обкомга кадәр безнен университетта эшләгән кеше. Мине әйбәт белә, хөрмәт итә. Күптән түгел бер очрашканда яныма ук килеп кулын биреп күреште, хәлләремне сорашты Мин үтенсәм, архивтан, китап палатасыннан булса да, берәр урын табып бирер иде ул Хәзер инде утыз җиденче ел түгел ләбаса! Утызжиденчеләрне болай телгә алу Якуб агада, башкалардан үзгә буларак, гомумән сирәк очрый иде. Репрессияләрне телгә алу белән кәефе кырыла, үз кәефен үзе кырмас өчен, минемчә, алар хакында сөйләшергә дә теләми иде ул Әлеге сүзләрдән сон Якуб ага беркадәр вакыт башын түбән иеп. идәндәге әллә нинди ноктага төбәлеп утырды Ул чын-чынлап, ихлас күңелдән борчыла, коснә иде. —Хәзер бездә «Йосыф китабын» анын шикелле нечкатскләренә кереп өйрәнә алырлык кеше калмады бит инде. Тиз генә булмас та андый кеше. Анын гарәпчәсе дә. фарсычасы да. үзбәкчә белән иске төркичәсе дә бергә иде Ә «Йосыф китабы» ул әллә ничә буын татарны әдәп-әхлакка өйрәткән, аларда зәвык хисе тәрбияләгән бөек китап ул!.. —Бәлки тагын чакырырсыз үзен дидем мин. мәсьәләне жүнләп белмәгән килеш. Якуб ага өмегсез рәвештә кулын гына селтәде: Юк шул инде Бераз тынычлангач, кичә, эзләтеп караган идем үзен Өченче көнне үк Ташкәнт ягыма китеп барган икән Жәвад Алмазмын лингвистик яктан әзерлекле, күп телләр белүе хакындагы сүзләр нигезле иде. Үзе яки нәселе Сембер якларыннан чыккан булса да. яшьлек чоры һәм күп гомере Урта Азиядә узган иде анын. Шуңа күрә табигый рәвешгә үзбәк һәм таҗик телләрен үзләштергән бу кешегә гарәпчәдән дә төпле белем алу мөмкинлеге туа. Икенче дөнья сугышы тәмамлану чорында, мәгълүм булганча. Берләшкән милләтләр оешмасын оештырган чакта. Советлар Союзы бу оешмага СССР составындагы союздаш республикаларны да кертү ниятендә була Урта Азия республикалары өчен әлеге оешмада эшләрлек кадрлар әзерләү буенча да тиешле чаралар күрелә Мәсәлән, гарәпчә һәм инглизчә яхшы сөйләшә алырлык белгечләр әзерләү өчен махсус төркемнәр оештыралар. Бу эшкә Ленинград ориснталистларын да җәлеп итеп укыта да башлыйлар Ялгышмасам. моңарчы да югары юридик белеме булган Жәвал Алмаз да. үзе кат-кат әйткәнчә, шундый сайланган төркемгә эләгә •Телне тирәнтен үзләштерер өчен шарт дип Коръән текстын ятлаттылар» дип искә ала иде ул Ләкин Украина һәм Белорусиядән башка союздаш республикаларны БМОга кертү насыйп булмый Жәвал Алмазның тагын бер сүзе истә калган «Берара диннәрнең фәлсәфәсе белән кызыксынып, шул тема буенча Ташкәнттә шактый бай әдәбият—төгәл бер китапханә туплаган идем Беркөнне энкебсле кешеләре килеп төяп алып киттеләр аны Үземне дә шактый вакыт интектерделәр * Моннан сон Казанга килеп, тел белеме буенча аспирантура уза ул. Ялгышмасам, профессор Латыйф Жәләй җитәкчелегендә. Илленче елларда Казан университетында безгә гарәп теле буенча дәресләр биргән һәм шартлатып дигәндәй Казаннан сөрелгән (1961). белемен кирәкле урында файдалана алмыйча Ташкәнт якларында эшсез тинтерәп йөреп дөньядан киткән (1976) Жәвад Алмаз менә шундый катлаулы язмышлы кеше иде. Димәк, Я куб аганың борчулы сүзләре нигезле булган икән. Әле тасвирланган хәлләрдән күренгәнчә. Я куб аганың холкында үзенә генә хас кытыршылыклар булса да, ул гомумән, бая гына әйткәнемчә, сүзнең чын мәгънәсендә илгәзәк, кешеләр белән тиз һәм матур аралашучан, төгәлрәк әйткәндә, күңелле итеп аралаша белүчән шәхес иде. Башкаларның күңелен күрү аның үзе өчен дә күнелле иде. минемчә. Шундый үзенчәлеген күрсәтә торган бер сәфәр һаман хәтердә саклана. 1962 елның җәендә Казакъстаннан әти белән әниебез килгән иде Киленнәрен, кодагый-кодачаларын күреп, Казанда бераз кунак булгач, бергә-бергә Уфа—Салават якларына барырга ният кылдык. Төп теләк—Үзәк Азиянен сахраларында гына гомерләре узган картларга кодрәтле Идел-Чулман дәрьяларын, гел җырланган серле «ямьле Агыйдел буйларын» күрсәтү иде. Әтиебезнең Салаваттагы күптән күрешмәгән апасын күрергә дә теләге бар икән Шулай ук үзебез өчен дә бераз соңгарган туй сәяхәте булыр дидек. Шул ният белән билет алырга дип елга портына бардым. Һәм Якуб аганы очраттым. Ул да Уфага җыена икән. Көлешә-көлешә бер пароходка билетлар алдык. Каюталарга урнашып, ак пароходыбыз кузгалып китүгә үк, Якуб аганы туганнарым белән таныштыра башладым. Әти-әниебез белән ул ихтирам саклап тәкәллефле рәвештә күрешеп чыкты. Хатыным Салисәне, исемен әйтеп, тәкъдим иткәч: —Салисә, салисәтөн, сөласә, сөласәтөн.—дип гарәп теле дәреслекләрендәге мәгълүм күнекмәне кабатлады1 һәм әтиебезгә карап әйтте,—Аллага шөкер, киленегез үзебезнең халыктан, хәтта безнең үк кавемнән икән. Бәрәкалла! Узган елны көзен дә ул, коридорда очрашкач, миннән турыдан ярып сораган иде: —Өйләнгәнсең икән дип ишеттем. Кемгә? Кәләшең үзебезнең халыктанмы диюем? Мин җавапны шаяртыбрак биргән идем: —Хәтта үзегезнең мишәрдән үк! Шуннан соң гына Якуб ага «бәрәкалла» дип котлаган иде. Ул минем шул шаяртуымны да онытмаган булып чыкты. Һәрхатдә, моннан соң ул Салисәгә карата гарәпчә исемнең «сөласә» вариантын күбрәк куллана иде: «Сөласә киленнең хәле ничек9 Сөләсәнә дә сәлам әйт» һ б Шуны ул пароходта барганда ук башлап җибәрде: «Сөласә кызым, чәй пешереп җибәрсәң иде » Мондыйрак шаяртуның яна танышлар арасында булуы, табигый ки. рәсмилеккә, тәкәллефкә баштан ук урын калдырмаган иде. Якуб аганын да. әтиебезнең дә күнелләре булсын дип. мин Казанда ук җиңел шәраблардан берничә шешә алган идем. Сәфәр башлануны һәм танышлыкны «юыйк» дип. берсен өстәлгә чыгарып куйдым. Канәгать булган картларның күзләре ялтырады. Өстәл янында төп сорашучы, төп сөйләшүче, әлбәттә, Якуб ага булды. Ерак бабалардан алып бүгенге оныкларга кадәр сорашып утырды ул. Шаяртып та алгалады. Бераз вакыт шулай каютада гына гөрләшеп утыргач, палубага чыктык. Якуб ага элек Иделнең кайлардан ничегрәк агуы, хәзер исәанын кинлеге никадәрле икәнлеге хакында тәфсилләп сөйләп барды ' Салисә-өченчегә сөласә-өчәрләп дигән мәгънәгә туры килә. Бу исем дә. Вахидә (беренче). Сания (икенче). Рабигъэ (дүртенче). Халисә (бишенче) кебек, гадәттә балаларны» туу буенча бирелгәнгә охшый тәртибе Бер ара. «әйдәгез, сезнен ише чүл дөяләренә кызык булыр» дип. әти белән әнине пароход буенча «экскурсиягә* алып китте. Кечкенә генә пароходны өч палубасына, трюмына кадәр карап чыктылар. Картларның чын-чынлап хозурланулары музыкаль салонда башланды Без кергәндә анда бер яшь чибәр ханым пианинода татар көйләрен уйнап утыра иде Якуб аганын танышы да булып чыкты үзе мәгълүм гарәпчә-фарсыча алынмалар сүзлегенең авторларыннан Касыйм Хәмзиннен кызы Гөлнара туташ икән Җыйнак салоннын түрендә торган, ак чехол белән тышланган диванга барып утырган Якуб ага безнең картларны да үз янына чакырып алды Дүрт-биш көй уйнаганнан сон беркадәре арыган Гөлнара туташ, бармакларын угалап, китәр өчен урыныннан тора башлаган иде. диванда байларча җәелеп утырган Якуб ага анын тагын уйнавын сорарга тотынды. Беркадәре әмер биргәнчә дә итеп, шул ук вакытта матур, тәмле сүзләр белән мактый-мактый, кул-аягына анын саулык, тазалык телители үтенде ул. Карыша алмады Гөлнара. тагын уйный башлады Халык җырларыннан сон композиторларның әсәрләре янгырады Якуб ага Салих Сәйдәшев җырларын башкаруны сорады. Алар яңгыраган чакта ул әллә ничек чонаеп. башын гүбән игән, күзләрен йомган хәлдә уйга батып утырды (Мин сонрак кына башка кешеләрдән анын үз заманында Салих Сәйдәшев белән якыннан аралашкан дус булганлыгы турында ишеткән идем). Мин ул кичәдә үзебезнең картларның ничек утыруларына, һәр көйне ничегрәк тыңлауларына күбрәк игътибар итәргә тырыштым Бу үзешчән экспромт концерт Якуб ага өчен асылда хәтер янарту гына иде Әмма монарчы анлый тамашаны бары кино һәм телевизорларда гына аз-маз күргән «чүл дөяләре* өчен мондый «җанлы» башкару күктән эзләгәнне җирдән табу шикелле чын могҗиза иде Үзе дә вакыт-вакыт моңлы итеп җырларга ярата торган әниебез күзләрен бер ноктага төбәгән хәлдә уйга калган. Әтинен исә чак кына ачылган авызы һәр койнсн буеннан- буена кадәр ябылмый диярлек. Бер көйдән икенчесенә күчкән арада гына ул. беленер-беленмәс елмайган чырай белән, бер Якуб агага, бер үз карчыгына карап ала иле Аннары тагын алга таба омтыла төшеп, яртылаш ачык авызын йоммаган килеш, уйнаучыга карап хәрәкәтсез кала Ниһазгть. тәмам арыган Гөлнаранын куллары салынып төште, «зинһар, җибәрегез имде* дигән сыманрак ул Якуб ага ягына ялварулы кыяфәт белән карап торды Йокысыннан уянып киткән төсле айнып алган Якуб ага сикереп торып Гөлнаранын янына барды Анын бер кулын алып тәкәллефле рәвештә бармакларыннан үпте, пышылдап кына рәхмәтләрен әйтте. Чын артистларча матур килеп чыкты картның бу эше. Мондый ук реакцияне көтмәгән Гөлнаранын йозтәре алсуланып китте Үзе тиз-тиз атлап китеп тә барды Иртәгесен картлар белән минем арада бер кечкенә конфликт кисәге чыга язды Рестораннан иртәнге ризыкны ашап чыккач, бүген дә күнелле генә йөрсеннәр дип, картларны тагын шәраб белән сыйладым Берәр чынаяк кына салдым Ләкин төшке ашка барганда әтинен шактый әлже-мәлже килүенә. Якуб аганын исә кирәгеннән артык әсәрләнгән, әтәчләнгән кыяфәтенә игътибар иттем Үзләренә шул да җитә калган икән, дип нәгижә чыгардым. Картларча хәлсезлектер, күрәсең, моннан соң чынаякны тутырмыйчарак салырга кирәк булыр, дип тә уйладым Ресторанга кергәч. Якуб ага официантны урынсызрак шелтәләп алды Күрше өстәлдәге бер рус егетнен «Чо без конца калякастс’’» дигән сүзләренә тозлап, борычлап җавап бирергә тотынды. Әрепләшүгә мина да катнашырга туры килә яады Төштән соң карасам, әтиебез тәмам мәлжен ятакка ауган. Якуб агабыз исә һаман палубада шаулап йөри иде Өстерәп дигәндәй каютасына кертеп, түшәгенә яткыздым Бары кичке чәйгә чыкканда гына алар бераз нормальрәк чәтгә килгәннәр иде Шуңа күрә шелтә беләнрәк: — Болай бер чынаяктан гына исерә торган булгач, шәраб эчүне туктатырга кирәк' Башка кешеләрдән. Гөлнарадан ла оят бит!—дидем Әйттем әйтүен, ләкин үзем Якуб аганын күтәрелеп бәрелүен, хәтта кирәгемне үк бирә башлавын көткән илем. Тик реакция бөтенләй киресенчә буллы. Якуб ага ике учын да күтәреп, тәмам килешкән, буйсынган кыяфәт белән: —Ярар, ярар, башка бирмә, эчмибез. Чыннан да ямьсез килеп чыга икән. Эчмибез бүтән! Шулай бит, Габделәхәт? Әйе, эчмибез башка —диде. Мин җиңел сулап куйдым: Аллага шөкер, көтелгән конфликт шома гына узып китте. Бу кичнең дә бер өлешен музыкаль салонда уздырдык. Якуб ага көндезен бик арыгангамы, Гөлнараны артык җәфаламады, өч-дүрт көйдән сон рәхмәтләр әйтеп, чыгып китәр өчен аңардан рөхсәт тә сораган булды. Тәмам артистланды «баудан ычкына язган» картыбыз! Иртәгесен уянсак, Агыйделгә кергәнбез икән Дөнья манзарасы бөтенләй үзгәргән Идел һәм Кама-Чулманнан үзгә буларак, монда җир, елганың ярлары тәмам якынайган иде. Агачлары, үлән-куаклары да кул җитәрлек җирдә генә. Чәчәкләренә кадәр ап-ачык! Вакыт-вакыт тугайларда көтүләр күренә. Чалгы тоткан кешеләр дә очрый. Кизәнеп-кизәнеп печән чабалар Чалгы кайрауларына кадәр күренә. Кайберләре кулларын изәп сәламләп калалар Искә ирексездән бала чакта дәреслектән укыган, шуннан ятлап алган бер шигырьнең аерым юллары төшә; аларны кабатлыйм: Идел буйларында киң болында Җыпкыларың утлый чабында Оҗмахларың торсын бер ягында. Шул болында йөргән чагында Ары башта шунда бер тугайда Тезелеп кенә печән чабалар. Чаба торгач алар туктыйлар да. Моңландырып чалгы җаныйлар —Карәле, Фазыл Туйкинны да беләсең икән, кайдан укыдың?—диде Якуб ага. —Голжадагы татар мәктәбе өчен утызынчы елларда чыгарылган «Туган тел» дәреслегеннән Мәктәптә укыган чакта ятлаган идек. Калган өлешләрен онытканмын Ә Фазыл Туйкин кем сон ул? —Фольклорчы галим, шагыйрь кеше дә иде. 1937 елда харап иттеләр үзен Әнгәмәнен күңелсезрәк якка кереп китүен теләмәде шикелле Якуб ага: «Әйдәгез, күләгәрәк җиргә барып утырыйк»,—дип, палубаның кояш төшми торган җиренә алып китте барыбызны. Тал чыбыкларыннан үрелгән кәнәфиләргә җайлашкач, ул элекке Пенза ягы авылларындагы гореф-гадәтләр хакында көлкеле һәм гыйбрәтле хәлләрне сөйли башлады. Төрле йолалар турында сөйләгәндә жыр-такмазалардан мисаллар китерә, аларны көлкелерәк итәр өчен мишәрчә әйтелештә яңгырата. Безнең картлар аңламаган диалекталь сүзләрне әдәби телгә күчереп бирергә дә онытмый Шул рәвешчә, ул гомерләре чит халыклар арасында узган, үзе әйтмешли, «чүл дөяләре» ише кунакларның белемнәрен дә арттыра, күңелләрен дә күтәрә иде. Кайбер очракларда кызыклылык өчен аның «шыттырып», ягъни арттырыбрак җибәрүе дә мина сизелеп тора иде Хикәянең андый төшләрендә «син дәшмә әле* дигән сыман, мина карап күзләрен кысып куйгалый Шунда ук мәзәк-анекдотларны кыстырып, аларны реаль тормышта булган хәл кебегрәк тәкъдим итәргә дә өлгерә. Анын кайсы авылда булганлыгын да «күрсәтергә» онытмый. Бигрәк тә Якуб ага шәкерт чакларын яратып хикәя итә иде. Мәдрәсә ятагындагы уеннар, шаярулар хакында сөйләгәндә хикәя аерата җанлы килеп чыга иде Монарчы исләре китеп тынлап утырган әниебез: — Карагыз әле, Якуб агай, кайда, ничек ашап-эчә идегез сон?—дип сорады —Үзебез пешерә идек, чиратлашып. Дөресрәге, зуррак малайлар пешерә, ә без ярдәм итәбез,—дип жавап бирде хикәяче һәм. тыңлаучыларның шулай игътибар итүләреннән канәгать булган хатдә, хикәясен тагын да «бизәп җибәрергә* теләде — Ашарга бик тиз әзерләү әмәлен дә белә идек. Мәсәлән, күкәй, ягъни йомырка пешерергә кирәк булса, кәрәсин лампасының пыяласы өстенә куя идек үзен Тиз пешеп чыга иде шунда, учак-мазар ягып, казан асып торасы түгел! Ләкин нәкъ шул төштә үз гомерендә кәрәсин лампасыннан шактый файдаланган әниебез анын «шыттыруын» тотып алды —Алай булмас, Якуб агай,—диде ул тураебрак утырып, җитди төс белән,— лампанын корымы чыгып, куыгы корымлана, өйгә дә начар ис чыга бит алай пыяла очына әйбер куйгач! Якуб ага сискәнгән кебек бер мәлгә тукталып калды, аннары шаркылдап көлеп җибәрде: —Карәле, Габделәхәт, мондый сүзгә ышанмый торган хатын белән утыз-кырык ел ничек тора алдын сон9 Әйдә, киттек, үзебез генә йөрик ате!—дип урыныннан торды һәм өстәп тә куйды —Дөрес тоттын, Гөлҗиһан сеңлем, безнен үзебезнен дә авызыбыз шулай бер пешкән иле. Шул исемә төште бит әле' Мона җавап итеп әни дә көлеп алды: —Яшьрәк чагымда балага бирәсе сөтне үзем дә шулай «җылытып» лампа куыгын каралткан, аны юам дип шартлаткан идем! Якуб аганын «үзебез генә йөрик әле» дигән сүзләренең серен төш вакыты җиткәч, дөресрәге ашарга кергәч, аңлагандай булдым: картларның икесе дә ярыйсы гына кызып алган иде Якуб аганын үз запасы да булган икән, дип уйладым башта Кызмачалыклары исә төштән сон тагын да арта төште Шулай итеп, мин алып бара торган «тәрбия чаралары» челпәрәмә килгән иде Ничек шулай килеп чыгунын сәбәбен Уфага җитеп. Якуб ага белән кочаклаша- кочаклаша аерылышкач, дөресрәге, шул көнне үк автобуска утырып Салават ягына юнәлгәч кенә белдем. Дөресрәге, серне әти үзе көлә-көлә сөйләп бирде мин салып биргән бер чынаякны эчкәннән соң, палубага чыккач, Якуб ага: «Тамакны чылатырга ла җитмәде бу! Кытыклап кына куйды Әйдә, үз көнебезне үзебез күрик әле»,—дип, пароходтагы мөмкинлекләрне белмәгән әтине аскы каттагы буфетка алып төшкән Шул гадәтләрен көн саен кабатлап торганнар икән Алматыга барган саен картларым гел Якуб аганын хәлен сорашып, сәламнәр әйтергә кушалар, күкәй «пешерү», буфет маҗараларын искә төшереп көлешәләр, ак пароход белән музыкаль кичәләрне сагынып күзләрен яшьләндереп алалар иле Инде менә, кырык елдан артык вакыт узгач, ул чакларда үземә гадәти генә кебек тоелган шул сәфәр, шул көннәр искә төшсә, гомеремнең матур мизгелләренең берсе күптән узган икәнлеген аңлап, мин дә елмаю катыш көрсенеп куям Карчыгы Хәдичә апанын үлеп китүе Якуб ага өчен, һичшиксез, тирән хәсрәт, төзәлмәс җәрәхәт булды. Хатыны үзеннән шактыйга олырак, шуна күрә аллан рак картайган булса да, алар, минемчә, сонгы көннәренә кадәр бер-берсен аңлап, хөрмәтләшеп, тату яшәделәр (тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, әзбәттә) Үзара кычкырышып сөйләшүләре дә бер-берсснә ачудан түгел, бәлки һәр нкесснен дә, бигрәк тә Хәдичә апанын, колаклары авыраюдан иде Клйчакларын. без әңгәмәләшеп, кинәшеп утырганда «Йакып. Йакып, дим. нәк д ә ш м и с е н д и п килеп керә Якуб ага исә: «Нәрсә, анасы, нәрсә?—дип. аңа ишеттерә төшеп жавап бирә, артык сүз әйтеп куймасын дигәндәй, көлә-көлә, бер кадәре алҗый башлаган карчыгын икенче бүлмәгә алып китә иде. Кайбсрәүләрнен әйтүләренә караганда, аларнын кушылулары да үзенчәлекле булган икән (бу хакта Якуб аганын үземә берәр нәрсә сөйләгәнен хәтерләмим) Коточкыч кытлык, ачлык хөкем сөргән егерме беренче елда булган икән бу хәл Ерак җирдән туган якларына җәяүләп кенә кайтып баручы, озакка сузылган ачлыктан, чирдән тәмам йончып беткән, башка бер адым да атларлык хәле калмаган егет, ягъни Якуб, юл читендә аңын югалтып яткан була. Кайдандыр пар атлы тарантаста кайтып баручы бер ханым—миллионер Дибирдиевләрнен яшьли тол калган кызы Хәдичә—кызганудан әлеге егетне арбасына салып, өенә алып кайта Дәвалый, ашата-эчертә, тәрбияли, тырыша торгач, аны аякка бастыра. Булдыклы, чибәр генә егетне үзендә эшкә дә калдырганга охшый Хәдичә. Тора-бара алар берберсең ошаталар, яратышалар, аннары, табигый, кушылып та куялар. Хәдичәнең беренче иреннән калган улы Абдулланы Якуб үз баласы кебек кабул итә. Димәк, Хәдичә апаны күмгәндә Якуб ага үзен үлемнән коткарган, аннары баласынын анасы булган, илле еллап бергә гомер кичергән ин якын кешесеннән аерылган икән. Таяк өстенә тукмак дигәндәй, Рөстәм исемле яраткан улынын бәхетсезлеге, еш-еш запойга бирелүе, ниһаять, үлеп тә китүе картның тез артларына да. җилкә тамырларына да суга. Элек тә хастаханәләргә эләккәләгән Якуб ага соңгы күнелсез хәбәрне шәһәрдәге туберкулез диспансерында яткан чакта ишетә. Шуннан бер малайны җибәреп хәбәр иткәч, мин дә барып җиттем. Күмәргә нибары җиде-сигез кеше генә килгән иде. Кабер өстендә елап торган Якуб ага бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калган иде. Ә биг элегрәк ата кешенең Рөстәмнән, аның киләчәгеннән өмете зурдан иде. Улынын математик булуы, доцентлык дәрәҗәсенә ирешүен бик горурланып сөйли иде ул. Анасы үлеп, үзе дә ешрак «авырый» башлаган Рөстәмнең чире көчәйгәннән көчәя, чираттагы запойдан чыга алмый Сонгы мәртәбә Якуб аганы Арча кырындагы алтынчы хастаханәдә күрдем. Бер кешелек тар палатада ята иде ул. Шәһәрдән шактый ерак махсус шифаханәдән китереп салганнар, чире артык көчәеп киткәнгә хастаханәгә күчергәннәр икән Үзе мине салкын гына каршылады. Теләмичә генә исәнләшүдән соң шактый вакыт сүзсез калды Гел тәмәке пыскытып ятты Бер папиросы бетүгә икенчесен кабызды. Түшәк янындагы тумбасы өстендә унбиш-егерме кап иң арзанлы «Север» папиросы өеме Карават янындагы төкерек савытында исә төберчекләр тау булып өелгән Минем ни өчен күп тартасыз, дип сорарга теләвемне сизгән төсле әкерен генә әйтеп куйды: —Яшәүнең мәгънәсе калмады инде, тизрәк китәсе иде Димәк, тәмәкене ул үзен агулар, үлемен тизләтер өчен шулай күп тарта икән Бер кадәре шулай сүзсез яткач, минем хәлләрем, эшләрем хакында да сорашкан булды Тик элеккечә кызыксынып түгел, бары формаль рәвештә генә. Аны бер нәрсә дә хәзер кызыксындырмый иде Берәр нәрсә кирәкмиме дигән соравыма башын гына чайкап җавап бирде (алып килгән әйберләремә дә карамады-үзем генә тумбочка эченә куйдым) Унбиш-егерме минут чамасы шулай гына утыргач, китәргәдер дип ниятләп, кузгала башлаган идем, ул кулы белән ишарәләп утырырга кушты Әкерен генә сөйли башлады: -Ашап-эчеп кенә. лекцияләр укып, сөйлән кенә йөрүдән там табып, гомерне заяга уздырган икәнмен. Үзеңнән сон өметле нәсел, ичмасам, җүнлерәк берәр китап та калмагач Тукай турындагы бер брошюра гынамы? Дәреслекләр язган да булды Үзем исән чакта ук искерделәр алар Тагын бер папирос алып кабызды. Аны тартып бетергәнче башка дәшмәде Төберчекне ташлагач кына: —Ичмасам, истәлекләр дә язмаганмын. Кайларда гына йөрмәдем, кемнәрне генә күрмәдем мин Барысы да үзем белән бергә китә хәзер Югала Аны юатыр өчен «Юк, Якуб ага..» дип кирәкле сүзне эзли-эзли авызымны ача башлаган идем, ул, чыраен сытып, кулы белән ишарәләп дәшмәскә кушты юк^ГГен неТмГхуГ' ЯР “"- *" * "* ^ Аптыраган килеш хушлашыр өчен кулымны суздым. Тик ул үзенекен бирмәде, кирәкмәс дигәнне белдереп, учын гына селеккәләп алды: —Килүен өчен рәхмәт. Башка килмә. Дүрт-биш көннән сон Хатип ага Госманны очраттым. —Әле генә Якуб агай янында булган идем.—диде ул күнелсез генә —Килүемне яратмады. Сөйләшмәде дә Кечерәеп, куырылып кына калган Тагын берничә көннән анын шәһәр тышындагы махсус хастаханәгә озатылуын ишеттек. Шунда йөрәге тибүдән туктап, күзе дә йомылган икән. Сонгы көннәрендә шулай хастаханәдән хастаханәгә сөрелгән картнын үз фатирына да сыймыйча интеккәнлеге хакында ишетергә туры килде Карчыгы үлгәч, иске фатирын тапшырып, жайлырак булмасмы диптерме шунда бер бүлмәле квартирага күчә. Анда асрау рәвешендә янына сыендырган бер кардәш тиешле ятим кыз белән тора Анысы кияүгә чыгып бәбиләгәч, чирен балага йога дип. авыру картны элек кухняга чыгара, аннары бөтенләй үк өйдән дә кысырыклый башлый Шул рәвешчә чир көчәйгәннән көчәя. Вафаты алдыннан ул «мин үлгәч шушы телефон белән хәбәр итәрсез*, дип язып калдырган була. Альберт Яхин телефонын. Ә ул бу вакытта сәфәрдә була. Атна-ун көн узгач кына кайта. Жәсәдне суыткычтан алалар. Аны жәйнен эссе бер көнендә, университетта читтән торып укучыларның кызу сессияләре барган вакытта, химик корпусның актлар залыннан чыгардылар Ул көнне минем өч лекциям бар иде. Тәнәфес вакытында гына залга кереп, анын бәләкәйләнеп калган гәүдәсе алдында башымны бер иеп тагын лекциягә кереп киттем. Ә халык, бик җайсыз вакыт булуга карамастан, гаҗәп күп җыелган иде анын җеназасына. Лекция вакытында да, аннан сон да мәрхүмнең «барысы да үзем белән бергә китә* дигән фаҗигале сүзләре колак төбендә янгырап торган кебек булды Чөнки хастаханәдән чыккач та, соңрак та Якуб аганын әлеге сүзләре хакында гел уйлаган, аларнын фәлсәфи мәгънәләрен эзләгән, барлаган, бер табып, бер югалткан идем «Югалту» дигәч тә, минем үземнең дә. кечкенә генә булса да. гаебем бар андый югалтуда. Ул—Якуб ага белә торган кайбер элекке җырларны, халык шигырьләрен, мөнәҗәт кебек әйберләрне үз вакытында язып алмавым Арада «Йосыф китабы» калыбында элекке шәкертләр иҗат иткән бер пародия сәнгатьчәлеге белән аерата гыйбрәтле иде, минемчә Анда Зөләйханың көянтә асып суга барулары, нәрсәгәдер ачуы чыккан Йосыфнын көянтә белән аны бәреп егулары тасвирлана иле. Асылда элекке чор гатар тормышы күренешләрен көлкеле пародия алымнары белән гәүдәләндергән юмористик һәм сатирик әсәр иде ул Аны мәрхүм әйбәт кенә белә иде. Язып алыйм дигән чакларымда: «Башка берәр вакытта»,—дип. гел артка чигерә барды ул. Үзем дә нык була белмәгәнмен шул Шул рәвешчә, шәкертләр ижатынын бер кызыклы, оригиналь истазеге дә китеп барды аның белән. Югалды Югалтулар бер ул гына микән әле?!. Язманы башлаганда үзенә «алдәни тәэсир итмәгән кешеләр дә була» диебрәк әйткән, ләкин шунда ук әлеге сүзләремә карата шик тә белдергән идем Кулга каләм алып, уйлана-уйлана кәгазь тырный торгач, әлеге раслауның да, шикләнүнең дә—һәр икесенең дә бер үк вакытта дөреслекне чагылдыруын аңладым. Әйтик, гадәти очрашу-сөйләшүләрдән, аларны аерым-аерым алганда, бер төрлерәк, хосусый факт сыманрак нәтижә чыкса, шуларның һәммәсен бергә кушып карасаң, икенчерәк нәтиҗәләрнең, тәэсир дип әйтерлек күренешләрнең булганлыгын тоясың икән. Әйтелгән уй-фикерләрнең, кылынган яисә тормышка ашмый калган гамәлләрнең кабул ителгәнлегенә, яки кире кагылган булуларына карамастан Чөнки син аларны барыбер хәтерләп калгансың, хәтта онытмыйсың да. Ягъни һәрвакытта диярлек исәпкә аласың. Кабул итсәң дә, кире каксаң да. Мондый күренешләргә карата бездә бик кулай сүз бар—гыйбрәт Гыйбрәтле сүз, гыйбрәтле эш, гыйбрәтле күренешләр кебек үк гайрәтле язмышлар да була икән. Хәтер «китабымның» битләрен актаруга сәбәп булган ике шәхес тә—Якуб ага Агишев белән Габделхәй ага Хисмәтуллин да (бер алар гына түгелдер әле!..)—шундый гыйбрәтле язмышка ия шәхесләр иде, минемчә. Нәрсәләре беләндер бер-берсенә якын торган, шул ук вакытта үзара бөтенләй охшашмаган бу шәхесләрнең Хезмәттәшләр арасында 50нче еллар. язмышларында, әгәр игътибар беләнрәк карасаң, алар яшәгән чорның уртак сыйфатлары да чагылыш таба. Берсе үз чорынын әшәкелекләреннән көлемсерәп, яисә ачыргаланып сөйләшкәләгәне, икенчесенең исә алар турында искә дә алырга теләмәгәне халдәдә. Аларның гадәт-холыкларын, эш-гамәлләрен, төрлечә бәяләргә, төрлечә нәтиҗә чыгарып, язмышларыннан да төрлечә гыйбрәт алырга мөмкин. Шул ук вакытта бер гыйбрәтнең уртак булуы да бәхәссез сыман. Ул охшашлык тормыш-язмышның бик үзгәрүчән, ышанычсыз һәм үзенчә «мәкерле» булуыннан гыйбарәт. Монын шулай икәнлеге Хәй аганың шикшөбһәләре белән үзенчә кин карашка дәгъва иткән рәвештә шартларга яраклашуы һәм «хәйләкәрлегеннән дә» сизелә. Якуб ага кичергән катастрофик үзгәрешләрдән исә әлеге «мәкерлек» ап-ачык күренеп тора. Шул ук вакытта сау-сәламәт чорын, яраткан эшләрен белән, үз кәсебен буенча шөгыльләнә алуыңның вакытлы гына очрак булуы, әмма вакытлы гына булса да. бу якты дөньядагы чорында кичергән бәхетле мизгелләрең икәнлеге дә бәхәссездер, әлбәттә... 2005 ел, август-октябрь, Наратлы, Казан