Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Бу хатны «Казан утлары»н 1988 елдан башлап бүгенге көнгәчә яздырып алып укучыгыз Шафикова Рәшидә яза. Мина инде 72 яшь. Кырык ел шәфкать туташы б> лып эшләдем. Инде ялдамын. II группа инвалидмын. Башлангыч мәктәпне дә. уртасын да туган телебездә укыдым. Бәхетле булдык шуның өчен, рәхәтләнеп ана телебездә, ту ган телебездә сөйләшәбез. Җәй айлары авылга, туганнар, якташлар янына кайткач. «Апа. сез күптән шәһәрдә яшәсәгез дә. бер дә рус сүзләрен кулланмыйсыз»,—дип әйтәләр. Ә хәзер авылда беренче сыйныф балалары рус телендә укыйлар! Шул балаларны кызганам. Болар инде Габдулла Тукайны. Һади Такташны укучы булырлармы дип йөрәгем әрни. Дөрес, татар телен дә укыталар, чит тел өйрәнгән кебек Журналымны күршеләремә, танышларыма да укытам, алдагы елларныкын китапханәгә тапшырам Сезнең журнал ярдәме белән гәрәпчә укырга өйрәндем, зур рәхмәт сезгә. Латинча язылган текстларны яратып укыйм. Шигырьләрне көтеп алам. Сәхнәгә чыгып һ Такташ. М. Җәлил шигырьләрен сөйләгән чакларым булды.. Оренбург өлкәсе, Новотроицк шәһәре Мин «Казан утлары» журналын 41 ел рәттән алдырам Гомерем буена яратып укыган журналым—«Казан утлары», яратып тыңлаган радиоым Татарстан радиосы булды. Алгач та иң беренче шигырьләрне укыйм, 1 -2 мәртәбә. Аннан чәчмә әсәрләрне, аннан тәнкыйтьне. Хәзер олы яшьтә мин. 80 белән барам, күзләрнең күрүе дә кими Туып-үскән җирем Оренбург өлкәсе. Иске Шалты авылы. Шунда гомер итеп. 83 елны Башкоргсганга килергә туры килде, язмыш кушуы буенча. Сагынган чакларымда, кайгылы чакларымда «Казан утлары»н укып. Татарстан радиосын гынлап. җаныма тынычлык, рухи азык алдым. Алты бала үстереп, алар бар да таралып бетте, бабаем белән икәү торып калдык. Шөкер, әл дә «Казан утлары» бар. шуны укыйбыз, һәрбер санын көтеп алабыз. Татарстан радиосына да безнең рәхмәтләребезне тапшырсагыз иде. МИНҺАҖЕВЛАР Серафимовка бистәсе. Башкортстан