Татар хикәяләре хәзинәсеннән
САРЫ ЧЫПЧЫК «Өйдә тавык кебек йомылып утырма, юләр. Бәхетеннән коры калырсың Бәхет ачкычы юлда ята...» Белмим, кайда, кайчан ишеткәнмендер мин бу хикмәтле сүзләрне Мөгаен, малай чагымдадыр Чонки бала вакытта ук кыр уртасындагы тузанлы юлда ялтырап яткан әлеге серле көмеш ачкычны бик еш төшемдә, ә каймакта, уйга чумсам, хәтта өнемдә дә күрә торган идем Дөрес, хәзер, илленен өстенә чыккач, малай чак хыяллары үтә беркатлы һәм көлке булып тоела. Ләкин бәхет ачкычынын юлда ятуына бүген дә ышанам әле мин Чонки юлга чыксам, нәрсә дә булса тапмыйча кайтканым юк. Әлеге Сары чыпчыкны да юлда таптым Шул турыда тәмле генә бер сөйләп биримче Безнен авыл агайлары әкиятне башлап җибәрер алдыннан тынлаучыларнын колакларын торгызыр өчен шулай әйтә торганнар иде Узган ел бер шагыйрь иптәшем белән икебезне Чаллы мәктәбенә очрашуга чакырдылар Пароходка утырдык та киттек Без еш кына үзебезне онытып җибәрәбез, хозур эзләп әллә кайларга. җылы якларга, диңгез буйларына, мәңге яшел магнолияләр, олеандрлар чәчәк атып, каштаннар, платаннар үсеп торган җирләргә омтылабыз Хәлбуки, матурлыгы ягыннан коньяк белән ярыша алырдай гүзәл урыннар безнен үз тирәбездә дә җитәрлек. Идел-Кама буйлары сокланып туймас урыннарга бай. Жанга газиз тугайлары, әрәмәлекләре, таулары, урманнары, сулары. С әйдәш музыкасы кебек, күңелеңә тула, сине сөендерә, ашкындыра, матурлый, пакьли, иркәли, олылый Мондагы кебек тирән ләззәтне син бүтән беркайда ла ала алмыйсын Кама тамагына килеп җиткәндә караңгы төшкән иде Кама тамагы ул— кеше кулы ясаган диңгез, анын киңлеге кырык километрга якын Бигрәк тә гөнлә очсыз-кырыйсыз булып күренә ул. Уннарча пароходнын. буксирларның, үзйөрешле баржаларның төрле төстәге утлары, бер сүнеп, бер кабынып торган маяк утлары, дулкыннар тибрәнүе, аларның өзлексез дәвам итеп торган серле тавышлары, су өсләрендә әллә кайсы пароходларның палубаларыннан төшеп калган сыман тоелган музыка тавышлары, җылы, тыгыз жил уйларны каядыр еракка, бала чакларга алып китә, күптән онытылган нәрсазәрне искә төшерә Мин бигрәк тә су остенә сузылган ай юлына карарга яратам, анда азеге малай чактагы серле көмеш ачкычны да күргәндәй булам Иртән, без йокыдан торганда, су өстендә сыек кына томан йөзә иде Кояш чыгып килә, ак томан, җинезчә алсулыкка манчылган кебек, тып тын Бер якта Чнстайнын ак-сары йортлары күренә, ахрысы, яңарак кына пристаньнан кузгалып киткәнбез. Каманың сөзәк ягында яшел утраулар, язгы ташудагы кебек су эчендә калып әле һаман үсеп торган агачлар, әрәмәлекләр күренә Кайчак киек үрдәкләр очып килеп куна Без шагыйрь иптәшем белән палубада йөрибез Палуба дымсу, әмма, жил булмаганлыктан, һава яна сауган сөт сыман җылы һәм татлы Пароход борынында яшь кенә, ябык кына бер кыз култыксага таянып басып тора—башка беркем юк. Кызның өстендә спортчылар кия торган молнияле кыска ак куртка, зәнгәр чалбар, инендә фестивальләрдә йөртелә торган бизәкле капчык. Үрмәгән, таралып төшкән сары чәче ябык иннәрен каплаган. Муенында су өстендә йөзгән алсу-ак томан шикелле бик юка, үтә күренмәле косынка. Безгә кыз. рәхмәт төшкере, хәгга борылып та карамады, анын күз карашы гына түгел, бөтен торышы, бөтен уй-хыялы каядыр еракка, алга омтылган кебек иде. Көндез, тамак туйдырырга дип, ресторанга кергәч, минем шагыйрь дус, гадәтенчә йомшак кына көлемсерәп, башы белән тәрәзәгә таба ишарә ясап алды да: —Кара, Сары чыпчык һаман баягы урынында басып тора бит,—диде. Әйтерсең үзе турында сүз барганын ишетеп, кыз артына борылып карады. Озынчарак йөз, кылыч рак борын, нечкә ирен, күз карашында—шелтә. Жил чәчен тузгыта, ул аны әледән-әле бер кулы белән артка сыпыра. — Мари кызына охшаган түгелме?—дип сорадым мин, шагыйрь дуенын мари кызларына мәхәббәте барлыгын белгәнгә. —Юк, мари кызлары болай усал карамый,—диде ул.—Ирене дә, колагы да башкачарак була аларнын. Нечкә иренле, кечкенә колаклы кызлардан сакланырга кирәк. —Ник?—дип сорадым мин, көлеп. —О, юләр, алар өзеп алалар... Яшьрәк чак булса, нечкә иренле, кечкенә колаклы дип тормас идек, билгеле, палубада берүзе басып торган кыз янына бармый катмас идек. Аннары кемгә ничек бит. мина бу кыз ярыйсы сөйкемле булып тоелды Анын ниндидер үзенә генә хас бер сыйфаты да бар иде кебек. Безнен пароходта яшь-җилкенчәк бик аз. ахрысы. Дөрес, берничә шома гына егет без ашаган арада кыз янына килеп кылын тартып карадылар. Ләкин, ул аларны бик коры тотты булса кирәк, куырылган кебек бик тиз китеп бардылар. Ә кыз һаман шул элекке урынында басып тора бирде. —Билеты дүртенче классныкы, ләкин аның анда бөркүдә утырасы килми, шуна күрә җил күзендә басып тора,—диде шагыйрь. —Ник алай дип уйлыйсын?—дип сорадым. — Юләр, шулай булмаса, бу кадәр басып торыр идемени, һич югында капчыгын каютада калдырыр иде. Аның бөтен байлыгы үзе белән. Чаллыда без пароходтан төштек Безне бер төркем мәктәп балалары, укытучылар чәчәкләр белән каршы алдылар. Тау башыннан артыбызга борылып карасак, кыз һаман баягы урынында басып тора. Чаллыда без ике көн булдык. Мәктәп балалары, укытучылар, Чалльтнын китап сөючеләре белән очраштык. Якындагы Биклән авылына да барып кайттык. Анда да бик күңелле очрашу булды. Шуннан, күреп кайтыйк дип, Түбән Кама шәһәренә дә сугылдык. Асфальт юл, һәйбәт автобус—тирбәлеп кенә барасын. Яна салына торган шәһәрләрне минем байтак күргәнем бар. Ләкин шулай булса да, Түбән Каманы ерактан күргәч, кыр уртасында туктап, ана байтак вакыт сокланып карап тордык. Ул кояш күзендә, әйтерсен Кама елгасы дулкыннарыннан әкияттәге ак сарай сыман күтәрелә. Зур-зур тәрәзәле кибетләре, кафелары әллә каян ялтырый. Болытсыз күктә әллә ничә кран салмак кына йөзә,—димәк, шәһәр салынуында дәвам итә. Юллар тәмам казылып беткән. Су, газ, җылыту, канализация торбалары үткәрәләр, экскаваторлар, тракторлар шаулап тора Гостиницага урнашып, горкомга барып сөйләшеп кайтканчы кич тә булды Кайтышлый «'Яшьлек» кафесына ашарга кердек. Яна стильдә гел пыяладан гына диярлек салынган матур, җыйнак кафе ерактан ук үзенә тарта иде Әмма, эченә кергәч, бераз аптырый төшеп калдык: егетләрнең дә, кызларнын да күбесе майга, цементка, акбурга буялып беткән эш киемнәреннән Егетләр кай арададыр тошереп тә өлгергәннәр. Ничектер юри сыман тупас сөнләшазәр. өстәл янында киерелеп-сузылып утыралар, тәмәке тарталар. Аннары ашлары да шул дунгыз ите дә. дуңгыз колбасасы Сөт. катык, эремчек, тавык, манный боткасы кебек ашлар гына ашап яшәүче шагыйрь дус нибары бер стакан чәй алды. Ләкин без монда керүебезгә үкенмәдек, ник дисәгез. Сары чыпчыкны күрдек Ул почмакта, ясалма пальма күләгәсендә, алгарак чыгып торган бәләкәй ияген ике кулы белән терәп, өстәлгә текәлгән килеш берүзе утыра иде Алдында бер стакан чәй. анысы да әллә кайчан суынып беткән булса кирәк —Бик күнелсез утыра, әллә сөйләшеп карыйбызмы?—дидем мин —Чит шәһәргә килгәнлеге күренеп тора, бәлки, ярдәмгә мохтаҗдыр Әмма сөйләшә башлауга кыз кырт кисте. —Мин сезнен ярдәмгә калмаган Ялгыштыгыз,—диде ул. Мондый җаваптан сон. билгеле инде, күп сөйләп торунын мәгънәсе юк. —Дөрес әйткәнсен икән.—дидем мин шагыйрь дуска кафедан чыккач.— нечкә иренле, кечкенә колаклы кызлар чыннан да усал була икән. — Мина калса, аны җәберсеткәннәр. Капчыгы да янында юк. курткасының култык асты да ертылган Кайгырып түгел, гарьләнеп утыра ул Озакламыйча без мәктәпкә очрашуга барырга тиеш идек Гостиницага безне алырга горкомнын пропаганда секретаре Апександр Паазович килде Ул аксыл бөдрә чәчле, соры костюмлы, угызлар тирәсендәге чибәр генә бер кеше иде Ачык чырайлы, сүзгә дә бик юмарт Әдәбият, сәнгать турында беркадәр сөйләшеп утырганнан сон. без ана кафеда күргән күнелсез хагләр турында да әйттек. Анын өчен бу. билгеле, яналык түгел идс — Бараклардан яна йортларга күчүчеләр иске әйберләрен ташлап калдыралар,—диде ул уйчан гына,—Хәзер бездә мебель кытлыгы, бар ла яна мебель сатып алырга тырыша. Ә менә иске гадәтләрне, кызганычка каршы, бик күпләре ташламый, менә дигән яна йортларга, нәфис итеп салынган кафеларга алып керәләр. Шунысы үкенечле, яшьләр ү зләрс тудырган матурлыкны үзләре үк ямьсезлиләр . Билгеле, безнен лә. партия, комсомол оешмаларынын да гаебе аз түгел. Яшьләрнең буш вакытын тиешенчә оештыра белмибез Культура чараларына игътибар җитенкерәп бетми Күбрәк уныш ларыбыз турында сөйлибез. —Уңышларыгыз да кечкенә түгел.—дидем мин -Әлбәттә. Түбән Каманын салына башлавына нибары ике оч ел Монда ялан кыр иде. беренче төзүчеләр кыш көне лә палаткаларда тордылар Хәзер әнә нихәтле яна йортлар салдык. Урта мәктәбебез лә бар. балалар яслеләре дә салынып ята. озакламыйча кин экранлы кинотеатрыбыз ла. музыка мәктәбебез дә булачак. Безнен шәһәр торыр өчен бөтен уңайлыкларны күздә тотын салына. Бездә элекке кебек тар урамнар булмаячак Бакча-шәһәр Кешеләр бульварлардан гына йориячәкләр. бөтен транспорт шәһәрдән читкә чыгарыла, производство предприятиеләре шәһәрдән җиле-сигез километр читтә салына. Казан химия-технология институтының филиалы да »шли башлады Әлбәттә, бездәге төзелешнең колачын химкомбинат һәм I 31 төзелешенә барын карамыйча күз алдына китерергә мөмкин түгел Иртәгә барырбы з. күрерсез. Түбән Кама химкомбинаты комсомолның улар төзелеше булганлыктан, безгә эшләргә килергә теләүчеләрнең саны бик зур Иоыәгән яшьләрдән көн саен хатлар килеп тора, кайберләре туп-гхры үтләре килеп төшәләр. Әмма, шулай булса да. сез әйткәннәр дөрес Яшьләрне тәрбияләү аларда матурлык хисе үстерү-безнен беренче бурыч Химкомбинатны салу кебек мөһим бурыч! Сары чыпчык турында да ул кичне бет секретарьга «ипилек. ә имиче коннс горкомда. Александр Павлович остнас янында кышын үкгн ди мрлск Оешмаган тиста булса нч лиле ул. нечкә иренен тешләп Юалар оешкан тостә генә сугышка кнткәннармени" Мин яна шәһәр салырга, яна кгаол төзергә телим. Яшьлегебезгә лаеклы һәйкәл булсын дим. Бу, сезнеңчә, оешмаган эшмени, иптәш секретарь?! Без шагыйрь дустым белән бер-беребезгә карашып алдык. Еламый, үтенми, ялынмый, таләп итә. Өзә! —Мин барыбер моннан китмим Иртәгә эшкә чыгам!—диде кыз, сүзен очлап —Әйтегез, кемгә мөрәжәгать итим? —Хикмәт эштә түгел, эш бездә жанын теләгән хәтле,—диде Александр Павлович,—тик торак мәсьәләсе. . Якын-тирәдәге авылларда да почмак табарга мөмкин түгел. Кыз, нечкә ирене белән ачы гына көлемсерәп, башын артка таба чөеп алды. Зәңгәр күзләрендә очкын кабынды, һай, никадәр үзсүзле! —Анысы өчен артык хафаланмагыз, иптәш секретарь,—диде ачы иттереп.— Жан биргәнгә юнь биргән ди, бер башыма кайда да урын табылыр әле. Александр Павловичның йөзе бик җитди иде. Мондагы хәлләрне бу чая кыздан ул яхшырак белә. Ниндидер Ваня белән телефоннан сөйләшеп алды да кызны анын янына җибәрде, аннары тагын телефон трубкасын алып ниндидер Чулпанны сорады. —Үз янына булса да ал инде. Чулпан,—диде мәсьәләне аңлатканнан сон.— Әйбәт кыз кебек күренә. Менә язучы абыйларын да үтенәләр. Трубканы куйгач, Александр Павлович тирән генә көрсенеп алды. —Ничек әле, Сары чыпчык дидегезме? Бу кызый, минемчә, карчыга. Әйтүе оят... Монда килеп төшкән көнне төнлә кемнәрдер анын капчыгын, бар акчасын тартып алганнар. Ул бер тиенсез калган. Бер таныш кешесе юк, кунарга урыны юк. ләкин шулай да ул зарланмый, тизрәк китәргә ашыкмый. Юллык акча сорамый. Без Александр Павловичка анын пароходта ничек килүен сөйләдек. —Әйе, күренеп тора, характерлы кыз,—диде ул. —Кемнәре бар сон? Кайдан килгән? —Казанныкы, ди. Әнием, апаларым бар дигән була. —Ә Чулпан дигәнегез кем?—дип сорадык ахырда. —Алдынгы яшьләр бригадасының комсоргы. Ул сезнең Сары чыпчыкка ярдәм итү юлларын табар. Бездә кызлар бик булган. Торак мәсьәләсендә генә... Хәзергә Чулпан белән алмаш-тилмәш бер караватта йокларлар инде. Икенче көнне Александр Павлович безне химкомбинат төзелешен карарга алып китте. Түбән Кама химкомбинаты заманыбызның иң зур төзелешләреннән берсе икәнен бөтен ил белә. Дөрес, хәзергә аерым корпуслары гына төзелеп беткән. Күбрәк җир һәм бетон эшләре бара. Шулай да гаять зур мәйданда жәелгән бу эшләргә карап, тагын берничә елдан монда гаҗәеп нәрсәләр буласын күз алдына китерүе кыен түгел. Менә шушы урман эчендәге гигант төзелеш белән танышып йөргәндә, инде түбәсе ябылып беткән, әмма эче ате буп-буш галәмәт зур корпусларның берсендә, эшче кызлар төркеме арасында, тагын үзебезнең Сары чыпчыкны очраттык. Ул ничектер бераз курка да төшкән кебек, аптыраган да сыман, тик күзләре генә елтырый. Анын янында кара тут йөзле, колак очында бөрлегән хәтле генә алка җем-җем итеп торган янә бер кыз, кулы белән күрсәтә-күрсәтә, Сары чыпчыкка нидер аңлата. —Чулпаныбыз әнә шул кыз инде, ул монда төзелешнең беренче көненнән үк эшли. Коммунистик хезмәт ударнигы. Казанга кайтып китәр алдыннан кич белән без тагын бер тапкыр яшьлек шәһәрен әйләнеп чыгарга булдык. Үз шәһәренен патриоты булган, анын һәр унышы өчен сөенгән, һәр кимчелеге өчен көенгән Александр Павлович, шигырь укыган сыман илһамланып. Түбән Каманын бүгенгесе һәм киләчәге турында аңлатмалар биреп бара. Бүген бишәр катлы тагын ике йорт өлгереп дәүләт комиссиясенә тапшырылган икән. Уннарча бәхетле кешеләр машиналар белән дә, атлар белән дә яна квартираларга күченәләр. Секретарь, күбесенен кулларын кысып, яна квартира алу белән котлады, тегеләре өй котлау мәҗлесенә чакырдылар. Түбән Кама шәһәренен нәкъ үзәгендә тугызар катлы ике йорт сала башлаганнар (соныннан унар катлылары да булачак) Бу йортларны комсомоллар белән яшьләр жәмәгать тәртибендә салалар икән Эшләгән өчен берәү дә акча алмый, йортларнын берсенен нигезен өлгертеп кил аз әр. икенчесенең инде алты-җиде каты күтәрелгән. Без әнә шул йорт башында эшләүчеләр янына мендек һәм. хикмәти хода дигәндәй, биредә тагын Чулпан белән Сары чыпчыкны очраттык. Бу юлы инде Сары чыпчык безгә каш жыерып карамады, кул биреп исәнләште —Сез инде монда да килеп өлгергәнсез,—дип әйтүебезгә каршы ул. башын артка чоя төшеп, шаян гына елмайды да: —Нигә вакытны әрәм итәргә?—дип. сорауга сорау белән жавап бирде — Чулпан мина сезнен турыда сөйләде. Безнен бер үтенечебез бар сезгә Без яшьлек шәһәре салабыз ич! Ул Кама буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе булачак. Ә исеме., шигъри түгел Бигрәк тә түбән дигәне ошамый мина Юк. яшьлек шәһәренен исеме лә. ничек дип әйтим инде сезгә, нурлы, матур булырга, югары булырга тиеш.—Ул. муенындагы алсу косынкасын алып, берничә адым алга атлап, ин кырыйга килеп басты, көчле жил анын сары чәчен тузгытып, кулындагы яулыгын җилфердәтә башлады Шулай еракта күренгән Камага бераз карап торды да тагын безгә таба борылды —Сез безнен шәһәргә әнә шундый магур исем табып бирегез Аннары анын турында яхшы җыр языгыз. Анда Кама дулкыннары. Кама җилләре, кояш, чын дуслык белән чын мәхәббәт булсын Югыйсә безгә килеп тә йөрмәгез Бик каты әйтте әйтүен бу Сары чыпчык, ләкин нигә үпкәләргә, хак сүзгә үпкәләп буламыни. —Таләбегез бик урынлы.—дидем мин — Жырны менә шагыйрь иптәш рәхәтләнеп язар дип уйлыйм. Исем мәсьәләсендә Нигә аны атлә кайдан ерактан эзләргә? Менә яныгызда яшьлек шәһәренен беренче нигез ташларын салучыларның берсе—Чулпан басып тора. Нигә анын исеме белән шәһәрегезне атамаска9 Бик матур, сез әйткәнчә югары да. шигъри дә. нурлы да—Тан йолдызы —Ой!—дип кычкырып җибәрде Сары чыпчык —Чыннан да. Чулпан' Тан йолдызы!-Ул оялып кызарынган дустын кочып алды Без кызларнын и сем-фам ил ияләрен дә язып алдык. Ләкин Сары чыпчыкны һаман да Сары чыпчык итеп калдырасым килә минем Ул бил. әкияттәге сыман, юлдан табылды. Дөрес, монын өчен әкияпәгсчә көмеш ачкыч белән тимер ишекләрне ачарга кирәк булмады Безнең тормышыбыз үзенен серләрен һәм гүзәлләрен чит күзләрдән алай ерак яшерми Ләкин күңелләрендә көмеш ачкычлары булмаганнар аларны күрә аламы икән сон?! 1965 Искәрмә Күренекле язучы, публицист, жәмәгать эшлеклесе Габдрахман Әпсәлөмов ның «Сары чыпчык» хикәясендәге ике моментка игътибарны юнәлтик әле Әдәбият сөючеләр белән очрашуга килгән ике әдип Түбән Кама шәһәрендә!с «Яшьлек» кафесына да сугылалар Анда утыручы егетләр «кан арададыр төшереп то өлгергәннәр Ничектер юри сыман тупас сөйләшәләр, өстәл янында кисрелеп-сузылып утыралар, тәмәке тарталар Аннары ашлары да шул дуңгыз ите дө. дуңгыз колбасасы •• Әйс болар якын-тирә авыллардан килгән авыл яшьләре -Шәһәрләшем» баралар әнә Барысы да дип әйтмим, әмма нәкъ менә шу лар арасыннан акрын лап туган телен, милли гореф-гадөтлөрнс оныткан манкортлар. капрон яшьләр үсеп чыкты да инде Автор менә шушы хәлне саран гына штрихлар белән укучыга сиздереп куя белгән Икенчесе Хикәянең героинясы Сары чыпчык, аның хәгта паспорттагы исеме Ш бирелми и« ие..р| о * геиче бер серлелек ое.и Тетелешен лигг кил, .ш бу чая. яшь кылның үткенлеген кара сии' Каганнан кнлгон кунакларга ал үлемен сүтен һаваланмыйча, ихластан әнә ничек өздереп әйтә —Безнең бер үтенечебез бар сезгә. Без яшьлек шәһәре салабыз ич! Ул Кама буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе булачак Ә исеме, шигъри түгел. Бигрәк тә түбән дигәне ошамый миңа. Юк, яшьлек шәһәренең исеме дә нурлы, матур булырга, югары булырга тиеш. Шундыйрак фикерне шагыйрь Хәсән ага Туфанның да әйткәне мәгълүм Чынлап та, яңа шәһәр яисә урамнарга исем кушуда, ай-һай. талымсызлык күрсәтеп караганбыз икән шул. Йәгез, Казан тимер юл вокзалы тирәсендәге Сакко-Ванцетти урамының асыл җисмен кем белә дә, кемнәр генә аңлатып бирер икән? Бәхәссез ки: милли республикабызда, һичшиксез, милли атамалар өстенлек итәргә тиеш! Габдрахман Әпсәләмов — күпсанлы хикәяләр, публицистик язмалар өстенә, дистәгә якын романнар авторы. Исемнәре дә бик истә калучан: «Алтын йолдыз», «Газинур». «Сүнмәс утлар», «Ак чәчәкләр» һәр яңа романы әдәбиятта, киң катлам җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятыр иде Аның шулай зур әдип булып китүендә биографиясе, һичшиксез, зур роль уйнаган. Ул 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордовиянең Ковылкино районы) Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә туа. Өч сыйныфны тәмамлагач, Мәскәүнең Н. Нәриманов исемендәге татар урта мәктәбендә (күрегезче: егерменче еллар башында ук Мәскәүдә саф татар мәктәбе эшләгән икән!) укуын дәвам итә. Шул вакытларда М. Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри Тора-бара Казандагы «Азат хатын» һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналларына актив языша Алга таба ФЗӨ мәктәбе, Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь, М. Горький исемендәге Әдәбият институты 1941 елда аның «Бәхет кояшы» дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Сугышның беренче айларыннан ук Г. Әпсәләмов фронтка китә. Башта — Карелия фронты, аннары шул фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән газетада эшли. Ватан сугышы язучының иҗат эшчәнлегенә зур йогынты ясаган, билгеле Моның шулай икәнлеген күпсанлы хикәя, повесть һәм романнары ачык раслап тора Кешедәге иң күркәм сыйфатлар — Ватанга һәм халкына бирелгәнлек, патриотизм, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлык булсын, болар бар да сәнгати рәвештә, авторның язу стиленә хас күтәренке рух, романтик омтылыш белән, тормышчан геройлар язмышы аша сурәтләнә. 30-40 ел эчендә әдипнең татар, рус телләрендә. СССР һәм чит ил халыклары телләрендә йөзгә якын китабы дөнья күрә Бу саннар артында никадәрле физик һәм рухи хезмәт ятканлыгын чамалау бер дә кыен түгел Әле боларга тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеген өстәргә дә онытмыйк. Г Әпсәләмов озакка сузылган каты авырудан соң, 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була. Рашат НИЗАМИ.