"Татар энциклопедиясе" битләреннән
БӘШИРОВА Зәйнәп Хуҗихан кызы (5.10.1903. Казан губ.. Лаеш өязе Балтач а 8.7.1984. Казан), шагыйрә. Мәскәү журналистика ии тын тәмамлый (1928) 1928-30 елларда «Эшче» (Мәскәү) г-тасында эшче яшьләр бүлеге мөдире-, 1931 34 тә Горький өлкәсе Кызыл Октябрь р-нында чыгып килгән «Октябрь коммунасы» г-тасында мөхәррир булып эшли 1935-37 да Татарстан дәүләт нәшрияты нын яшьләр-балалар әдәбияты секторын да өлкән мөхәррир 1938-58 дә китапханәче хезмәтен башкара Шигырьләре 1920 еллар вакытлы матбугатында еш күренә «Очкыннар» (1921). «Яшь инкыйлабчы җырлары» (1923) исемле шигырь җыен тыклары авторы Эд Гайнуллин М. Зәйнәп Баширова // Сонет әдәбияты 1963. N8, Фәйзуллин Р Авылдаш Калай утлары. 2003. N10 БЕЛӘШЕВ Аллаяр (19 йөзнең ахыры. Рязань губ.. Әҗе а. ?). язучы, гобәк тарихчысы. Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. 20 йоз башларында Урта Азиядә мөгаллимлек итә. 1915 елда • Шура* ж-лында беренче шигырьләре басыла. Шул ук елда «Көйле сүзләр бәйләме» дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә. Төркестанда яшәүче халыкларның этнографиясенә һәм тарихына багышланган күп кенә мәкаләләр һәм туган авылының тарихи үткәнен бәян иткән «Әҗе авылы хакында» (1924) исемле китап авторы Шул китапта китерелгән библиографик белешмәгә караганда. Б дистәдән артык исемдә фәнни популяр һәм әдәби әсәр язган Әсәр Торкестан мөселманнары Шура 1914. N 22. Көнле сүлләр бәйләме К , 1915; Әҗе авылы хакында К . 1924. Омнд (Шигырьләр) Мирас 1998 N 4. А/. И.дхмэнщанои. БЕЛОСТОЦКИЙ Юрми Вячеславе, вич (17.4 1922. Таулы Алтай авт өлкәсе Чой р-иы Ыныр1а а 20.10 1983. Казан), язучы. Чиләбе хәрби очучылар уч-шесси тәмамлый (1941) 1942 45 елларда Боек Ватан сугышында катнаша Сугыштай соң Свердловск (1945). Казан (1946-47), Кострома (1947-49) шәһәрләрендә спорт. ДО- СААФ оешмаларында эшли. 1949-54 тә «Северная правда* г-тасы (Кострома) журалнеты. 1955 тән кабат Казанда «Советская Татария* г-тасында бүлек чөди ре. 1969 76 да Язучылар берлегендә әдәби консультант 1950 елларда яза башлый. «Кырлар өстеннән самолет оча* («Самолет идёт над полями». 1954). «Катлаулы вираж» («Крутой вираж» 1957). «Тревога белән күккә күтәрелү* («Вылет по тревоге*. 1978). «Канатка канат куеп* («Кры лом к крылу*. 1982) повестьлары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана. Кызыл Байрак. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр 6-н бүләкләнә Әд Зарипов М Киңрәк колач белән Казан утлары. 1975 N11. Даутов Р Н . Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучы лары: Бнобиблиографнк белешмә К . 1986 БЕЛЯЕВ Ислам Габделхак улы (14 3 1926, ТАССРнын Тәтеш кантоны Уразлы а 2111.1986. Казан), шагыйрь, журналист Боек Ватан сугышында кат наша. 1954 елдан «Яшь сталинчы* г тасы редакциясендә (1958-59 да баш мөхәррир). 1959-64 тә КПССның өлкә комитеты ни егрукторы. 1964-67 дә РСФСР Дәүләт ки нематография комитетының Казан кинохроника студиясендә баш мөхәррир. 1967 дан Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир «Кояшлы таулар» (1966), «Кояш законы» (1969). «Язгы яшен* (1976) исемле шигырь җыектыклары авторы. Б-ның поэзиясендә авыл 6-н бәйле балачак кичерешләре, романтик омтылыш лар өстенлек итә Күп кенә лирик әсәрләрендә, ш и «Чәчәк куям* (1978) җыентыгына тупланган истәлек-очсркла- рыида авторның Боек Ватан сугышы елларыма карашы, һәлак булган яшьтәшләрен. якташларын сагыну, туган җиргә мәхәббәте чагыла. «Солдат төймәсе» (1971. рус теленә тәрҗемәсе «Степные тет ради», 1982) повесте булган вакыйгаларга Дәвачы Башы .жт/шатыбы шың 2005 ел. 4 саныннан басылып ки» нигезләнеп язылган. Б. сценариесе буенча 1966 елда «Габдулла Тукай» исемле документаль фильмы төшерелә. Медальләр б-н бүләкләнә. З.З.Рэмиев. БЕЛЯЕВ Николай Николаевич (23 9.1937. Я рославль ш.), шагыйрь, тәрҗемәче. ТАССРнын атказ. мәдәният хезмәткәре (1987) Казан ун-тының геол. ф-тын (1961). М.Горький исем. Әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсны тәмамлый (1975. Мәскәү). Геолог, геофизик, журналист, ТРньщ Язучылар берлеге әдәби консультанты (1989-92) булып эшли «Аралар авазы» («Голоса рассто- яний». 1967, тулыландырган варианты, 1998), «Җил* («Ветер». 1969), «Юл чаты* («Перекрёсток», 1972), «Казан дәфтәре* («Казанскаятетрадь», 1980), «Менъяфрак* («Тысячелистнкк*. 1984), «Лирика* (1987), «Карлыгач эзе» («След ласточки*. 2001) шигъри җыентыклары авторы. Б. поэзиясенә эчкерсезлек, әхлак юнәлешләренең аныклыгы, этик мәсьәләләрне чишүдә компромисска бармау хас; аерым очрак ларда публицистикага тартымлык бар Шигырьләре б-н шагыйрьнең шәхси кичерешләрен һәм социаль рухын һәрвакыт нечкә аңлаучы замандашына мөрәҗәгать итә. Казанга, Татарстанга багышланган шигырьләр шагыйрь иҗатында аерым урын алып тора. Рус теленә Дәрдемәнд, һ Такташ. С Хәким, X Туфан, И.Юзеев, Ш Галиев, Р. Харис шигырьләрен тәрҗемә итә 1992 елдан Владимир өлкәсе Собин р-ны Ворша авылында яши. Әд Хаким С. Об зтой книге // Беляев Н Н Казанская тетрадь. К , 1980, Воз- движенский В. «Как время катится в Ка- эанн золотое * // Беляев Н.Н. Лирика. К., 1987 А.Э. Скворцов. БЕНДЕЦКИЙ Александр Григорьевич (16.1 1911, хәзерге Черкасск өлкәсе Зо- лотоноша ш 1.5 1943), язучы, тәрҗемәче 1932 елдан Казанда яши Әсәрләре 1930 еллар ахырында басыла башлый Иҗаты: «Ул кайтыр* («Он вернётся*. 1938) повесте, «Ватан сугышы әлифбасы* («Азбука Отечественной войны», 1940) шигъри җыентыгы. «Ил намусы өчен» («За честь родной страны., 1940) шигырь һәм җырлар җыентыгы. Рус теленә Г Тукай, А Алиш, Г.Кутуй, С Хәким шигырьләрен, әкиятләрен тәрҗемә итә. Агитбригада белән сугышчылар алдында чыгыш ясаганда һәлак була Әд Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиограф. справ. К , 1970; Даутов Р Н , Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Био- библиографик белешмә. К , 1986 БИБИГӨЛҖАМАЛ (19 йөз), ша гыйрә. Кайбер мәгълүматларга караганда, Б.-билгесез бер шагыйрьнең тәхәллүсе. Иҗаты аз өйрәнелгән Проза катыш шигъри формада язылып, эчтәлеге б-н «Таһир илә Зөһрә» дастаны сюжетын хәтерләткән һәм шигъри юлларында халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәхәббәт җырлары, хатлар) киң файдаланылган «Бигайәте мәгъшукнамә* («Чиксез гашыйклык китабы») исемле әсәр авторы 1888-1915 еллар арасында әсәрнең бик күп басмалары дөнья күрә Әсәр Бигайәте мәгъшукнамә. К., 1888 Әд.: Татар әдәбияты тарихы К.. 1985 2 т ; Яхин Ф XIX гасыр кыйссасы «Бид- гать-намә* // Әдәби мирас Өченче китап. К., 1996 М. И. Әхмәтҗанов. БИГИЕВ Заһир Ярулла улы (1870, Ростов-Дон ш - 1902, шунда ук), язучы, публицист Татар әдәбиятында реалистик роман жанрына һәм публицистикага нигез салучыларның берсе Ахун гаиләсендә туа, Муса Бигиевнең абыйсы Ростов-Дон шәһәрендә рус мәктәбен тәмамлый, 1886- 91 елларда Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый. 1891 елдан башлап гомеренең ахы- рынача Ростов-Дон шәһәрендә мулла булып тора. 1893 тә Урта Азия халыкларының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнү максаты б-н Төркестан буйлап сәяхәт кыла. Берничә тапкыр С -Петербургта, Мәскәүдә. Кырымда була Рус, төрек, Көнбатыш Европа әдәбиятларын тирән белгән, берничә чит телдә сөйләшкән Уналты яшендә Б беренче әсәрен-«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә* («Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә*, 1887) романын яза. Өч елдан икенче романы — «Гөнаһе кәбаир* («Зур гөнаһлар*, 1890) басылып чыга Бу романнарда әдип 19 йөзнең 2 нче яртысындагы татар тормышының төрле социаль катлауларын тасвирлый, җәмгыятьтәге комсызлык, икейөзлелек, эчкечелек кебек ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли, гуманистик позициядән торып үзенең әхлакый идеалларын бәян итә 1891-92 дә язылган «Катыйлә* («Үтерүче хатын*) Һәм «Мөртәд» романнары басылмыйча кала, аларның кулъязмалары сакланмаган Б.нең «Мавәраэннәһердә сәяхәт* («Ике елга арасына сәяхәт», нәшере 1908) исемле юлъязма китабы та тар әдәбияты тарихында публицистика жанрындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе булып исәпләнә Анда ул 1893 тә Идел буе. Каспий һәм Төркестанга ясаган сәяхәте тәэсирләрен. Торкестан халыкларының авыр тормыш фаҗигаләрен. Рос сиянен колониаль сугышларына каршы көрәш күренешләрен, бер уңайдан татар халкының язмышы турында уй-фикерләрен бәян итә Әсәр Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә К , 1887. Гөнаһе кәбаир К . 1890: Мавәра эннәһердәсәяхәт К., 1908, Повестьлар. К 1960; Татар мәгърифәтчелек әдәбияты К . 1979. Зур гөнаһлар: романнар, сәяхәтнамә К.. 1991 Әд.: Гайнуллин М.Х. Татар әдипләре (ижат портретлары). К.. 1978. Татар әдәби яты тарихы К , 1985 2 т , Миңнегулов X «Исмен синең милләт яшэдекчә яшәр» /Мирас 1995. N11/12 X. Й. М иңнегулов. БИКМӨХӘММӘД (17 йөзнең ахы ры 18 Йөзнең 2 нче яртысы), язучы. Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Касыйм морзасы Галикәй Аталыкның «Галикәй Аталык васыйәтнамәсе» китабыннан көлен, пародия рәвешендә язылган «Хәрамнамә* (1690) әсәре авторы. Юрау китабы «Фалнамә* (1690) кулъязмасы да аның тарафыннан күчерелгән дигән фикер бар М. И.дхмәтҗанов. БИКМӨХӘММӘТЕВ Роберт Гата улы (III 1929, Баш. АССР. Илеш р-ны Илеш а. 28 8 1995. Мәскәү). әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче, филол. фои д-ры (1983), проф. (1987) Рус. татар, башкорт телләрендә яза Казан ун-тын тәмамлый (1952). Беренче хезмәтләре 1948 да басы ла. 1956 елдай Мәскәүдә яши 1956-59 да СССР ФАнсң М.Горький исем Бөтен дөнья әдәбияты ин тында эшли. 1960 61 дә «Дружба народов* ж-лыида баш мөхәррир урынбасары 1962 дән Мәскәү ун тының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире I Ибраһимов. М.Жәлил. I Тукай. III Бабич. Ә Фәйзи, һ Такташ. X Туфан. Ә.Ерикәй. С.Хәким. М.Эмир иҗатларын өйрәнә Хезмәтләренең төп темасы-бөтендөнья мәдәнияте яссылыгында СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәбиятларны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе. әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре* (1960) китабы татар поэзиясең күпгасырлы үсеш тарихына багышлана Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басылган Хезм ; Дорога остаётся. М . 1969. Орбиты взаимодействия М 1983 МусаДжалиль. Личностъ, творчество. судьба. М 1989 Әд.: Шариф А Не в том ключе Пути развития советской многонациональ- ной литерагуры М.. 1967; Ломидзе Г На уровень новых задач Вопросы литературы 1977. N10 В. X Ганигв. БИКТИМЕРЕВ Әхмәтҗан (19 йөз ахырлары, хәзерге Яшел Үзән р-ны. Бакырчы а 23.05 1915. Томск губ.. Тайга ш ). язучы, журналист Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Урта Азия, Себер. Монголия һәм Төньяк Кытай буйлап озак сәяхәт итә; сәүдә эшләре 6-н шөгыльләнә. Самара. Бозаулык. Ташкент. Коканд. Томск шәһәрләрендә яши 1907-08 елларда Таш кентта «Шөһрәт* г-тасында эшли. «Асия* («Азия*) исемле г-та чыгара. «Фикер*. «Бәянелхак». «Сибирия*. «Идел» гталарында языша. «Шура* ж-лында төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, тормыш көнкүреше турында күп кенә мәкаләләр бастыра, арала педагогикага, медицинага багышланганнары да бар «Үткән мәхәббәт* (Оренбург. 1905). «Ятим Сабир. яхуд Бай кызы* (К . 1907). «Хәлфә* (Эс- тәрлетамак. 1912) исемле п|юза китаплары, мәктәпләр өчен «Русия гарихы* (К 1914) дәреслеге авторы Әсәр. Үткән мәхәббәт Оренбург 1905 Торкестан вилайәте 111 ура 1908 N 6.8.12.13.23.24 1909 N2.6.10: Хәлфә Эгтәрлетамак. 1912. Русия тарнхы К 1914 Әд Г М Г Идарәгә мактүб Кояш 1915 7 июнь. Әмирхан Ф Сайланма әсәрләр. К . 1986 4 том 3.3. Рлчиев. А/.И-дхчлпҗанов