Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН БӘХЕТКӘ БАРАМ—ҖӘЯҮЛӘП

Әллә соң бу еллар Кирегә агалар? Әйтәләр: яраны Тик вакыт дәвалар... Яралы йөрәгем Кыстым да учыма. Күзләрем яшьләнгән, Кайда соң ашкынам? Ишетәм тавышың— Ул—җаннар әрнеше, Яңгырый еракта Кайтаваз агышы: «Син әле сөюне Ашыкма күмәргә. Син мине алай да Югалтып бетермә. Әйтерсең, түзмәссең, Өметең өзмәссең! Мин сине чынлап та Яратам икән бит, Мин сине барыбер Сагынам икән»,— дип. «Багучыга барма—башыңа бәла алма» Халыктан Алда ниләр көтә икән. Аз булдымы күргәннәр? Әллә ялган, әллә чынмы Багучы сөйләгәннәр? Тынычлыгым җуйсынгамы Тагын сөю юрыйлар. Яратмыйча гына яшәп Булмас дипме уйлыйлар... Мәхәббәттән ваз кичәргә Әзер иде йөрәгем. Алгысыймын, сабыр гына Яшәү иде теләгем. Гөлзадә БӘЙРӘМОВА — журналист; шигырьләре, әдәбият сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. Казанда яши. «Ачы!» дип тә кычкырдылар, Язмыш та булды ачы. Хәзер менә бәгыремне Телгәли үтмәс кайчы. Күпме була соң югалтып. Күпме була җан атып? Юрамагыз миңа сөю. Арыдым мин яратып! Бәхет, бәхет! Нинди төстә соң син. Кайдан сине эзләп табасы. Нинди кануннарга каршы килеп. Кайсы юллан сиңа барасы? Йөгерепләр узасыңмы әллә Сиздермичә яннан, хәйләләп? Югыйсә бит сиңа таба китә Тугач та ук балан җәяүләп. Еллар—елга охшамый, Күңелем уйдан бушамый. Күңелем уйдан бушар иде, Син юклыкка ышанмый. Башта төрле исәпләр, Көтмәгәндә, кисәктән. Зыңлап куя телефон Кулдан төшә бар эшем. Ишетэм сулаганың (Хәтта нн уйлаганың)... «Бу—син!» дидем, түзмәдем, Беләм бит эзләгәнең. Аһ бу йөрәк, бу йөрәк (Бу йөрәк сәер йөрәк!) Азмы янды, ннк соң аңа һаман да яну кирәк?! ...Син идең бит, син бит бу. Ник дәшмисең? Мин бит бу! Гомер узган саен бер уй килә: Кайтарырга иде яртысын. Башлап булса әгәр яңабаштан. Кайсы елдан башлап карыйсы? 7. .К У м в Тәпи киткән еллар? Мөмкин түгел, Бик еракта, томан артында. Соңгы сыйныф укучысы булып Басып карыйм парта артына... Студент чор. Иләс-миләс чаклар... Хата ни дә сиңа, ялгышлар... Үгетләүләр әле үтәмени. Гел хыялдан торган ул башка. Туй күлмәген кияргә дип йөргән Чакларга соң кире кайтыйммы? Атсыз бармагымны атлы иткән, Туй балдагын суга атыйммы? Эзе калыр. Буыннарга чаклы— Тирән булып сызылып-уелып. Нәселләрне тоташтырган җепләр Бик еракка китә сузылып. ...һәрбер елга вакыт мөһер суккан, Чигенерлек урын калмаган... Күп вакытлар узгач, Туйлар инде тынгач, Очрадың син янә Урамның уртасында. Яшәүнең уртасында, Хисләрнең уртасында— Онытыр-онытмас бер чакта. Йөгерикме як-якка, Ташланыйкмы кочакка?.. Күзләр—читкә карый. Керфекләрең—түбән. Иреннәрдә генә. Нидән башланырга Белми торган сүзләр. Тик кирәкме алар. Ничек, имеш, хәлләр? Сер бирмәүдән генә һәркем «әйбәт» дияр. Хикмәт сүздәмени! Күзләр үзе сөйләр. Бәлки соңгы кабат Күрешүдер безнең... Бүген очрашсак та. Иртәгесен нәрсә... һәм әйтербез шулчак: «Әле кайчан гына Исән иде, исән...» ...Дөрес аңларсыңмы, Мин башымны исәм? Аерылгач Һәммәсе үзенчә «тилерә*, Гайбәткә азыкны мул бирә. Ул, имеш, дөньянын явызы. Бу, имеш, дөньянын азгыны. Кемгәдер эш арта, сүз арта, Табыла хуплаучы, яклаучы. Дус-ишлэр икегә бүленә, һәркайсы сүз ташып өлгерә. Бу ике «гашыйктан* ил көлә. Белмәскә тиешен «мир* белә. Үзенә ягылган яладан. Кайчандыр сөюдә яналган Йөрәкләр илереп тилмерә. Агартып булмаслык каралткач, Дөньянны үзеңчә янарткач. Карыйсын борылып үткәнгә. Сулкылдап йөрәген типкәнгә. Үткәндә син үзең икән лә! «Ни әйтмәм*, дип котылуы җиңел Җавап тотмас өчен сүзенә. «Мин әйттем!* дип нәгьрә ору кирәк Хакыйкатьнең төбәп күзенә. «Беренче ир (хатын/ Ходашйгн. Икенчесе— кешсгэрдан. Өченчесе—шайтаннан » Халык сойломе Нинди генә исемнәргә төреп, Ничек кенә диеп атама. Хәрам барыбер хәрам! Узган гомер әрәм... Бер уенны ике уйнамыйлар. Бер ук суга ике кермиләр Бер тырмага ике басучыны «Шыр тилегә* юкса тиңлибез. Шул «тиле*нен хәленә үзебез калсак. Ни эшләргә Кирәклеген генә белмибез! Сындырып ла сьшаганда Язмыш Сынатмасак иде ничек тә! Аягүрә калу ай-һай авыр. Тез астыннан капса көчекләр. Синең яктан исми җилләр, Килми хәтта сәламнәр. Үпкәләмим. Исәнсең бит. Исәнлегең зур хәбәр. Минем дөнья Минем дөнья хәзер—үзгә дөнья, Үзгәрешләр килде ерактан. Урын даулап анда узып булмый, Ярлыкаулар, гафу сорап та. Дусларның да сыналганы анда— «Гел минемчә» уйлый белгәне. Мыскыл катыш сорау бирмәс алар: «Әллә син дә яулык бәйләдең?» Бутамаслар хәләл вә хәрамны, Изгелектә булыр уйлары. Сайлап алып булмый туганнарны, Булмый сайлап ата-ананы. Алар әйтмәс: «Динчә генә яшәү Түгелме соң әле иртәрәк?» Мәҗлестәшләр, гафу, сездән исә— Мин беркадәр киттем читкәрәк. Адаштырып йөртте «җан сөйгәннәр», Табынмастайларга табындык! Ялгышларны хакка юрадык та, Гел яшьлеккә сылтап—юандык. Дөнья бер ул да бит, гамәл башка, Һәркем яши үзе белгәнчә. Кыйбла якның җиленә йөзем куям. Ул иркәләр мине гүргәчә.