МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
СӘМРУГ КОШ - Фарсыча си-мург утыз кош сүзеннән Гарәптә Зумруд. төректәзумран. Р Әхмәтьянов сүзнең татарча сәмрэц язылышын төрки һәм аны фарсыча “сиэһмур? — кара кош" сүзеннән дип аңлата Ләкин борынгы фарсылар уйлаганча, бу хыялын кош дөньяның бер читендә (“Каф тау артында” яки борынгы Эльбрус тауларында, торак җирләрдән еракта) яшәгән Аның оясы фил сөягеннән яки сандал агачыннан ясалган баганалар өстендә була имеш. Сәмруг кош очып килгәндә күк йөзен караңгылык баса Ул сөйләшә белә, халык әкиятләрендә еш кына адәми затны саклаучы фәрештә буларак сурәтләнә. Ике башлы сәмруг кош - Романовлар империясенең символы, ул Русия гербында, дәүләт мөһерендә сурәтләнә. Хәзерге (1998) Русия акчаларында да, Дәүләт банкы күрсәтмәсе буенча, шушы ике башлы сәмруг кош төшерелгәнен (“Двуглавый орел"ны) күрәбез. Йөзләрчә халыкны кыерсытып, изеп, кимсетеп килгән империянең символы буларак, без аны икеләтә чукый торган, икеләтә ерткыч кошка тиңлибез Чуку һәм чукындыру сүзләре бер тамырдан Шулай да гайре табигый гарип-горәбә гербны кабул иткәндә, урысларның оригиналь булмавы, башкаларныкын күчереп эш итүе бу мәсьәләдә дә ачык чагыла Ике башлы сәмруг кош сурәтенең Мәскаү патшалыгы гербына кадәр күп элек Алтын Урда акчаларында очравын искә төшерик. Мәс., Үзбәк хан (1313-1341) чорында сугылган бер тәңкәдә ике башлы кош сурәтенең трактовкасы Византия гербындагы шундый ук мотивларга якын Әгәр Кыпчакның Византия белән киң элемтәләре булганлыгын һәм Үзбәк ханның Византия императоры кызына өйләнүен искә алсак, татар пулларын Византиянең ике башлы бөркете белән бизәү ихтималы да бар. Хәер, тарих тирәнлекләренә төшеп, тагы да эчкәрәк керсәк, II гасырда Алтай төркиләренең бер символы ике башлы бөркет булганлыгын күрәбез Алтай төркиләре Кытайга басып кергәндә аларның байрагында ШУШЫ ике башлы бөркет сурәте кәбирләнеп торган (Морад Аджи). Ләкин Византиянекенә охшаган ике башлы бөркетнең калку сурәтләре бакыр акчаларның бик аз өлешендә генә очрый. Акчаларның күпчелегендә ике башлы бөркетнең стильләштерелгән шартлы сурәте, ягъни монголларга кадәрге чорда ук Идел буе халкы арасында киң таралган һәм аңа аңлаешлы булган сурәт төшерелгән. Канатларын җәйгән схематик кош мотивы хәзәр сәнгатенә үк хас булган. Ике башлы схематик кош сурәте Х-Х1 гасырларга караган Түбән Идел бәҗәнәк истәлекләрендә дә еш очрый Идел буе халыклары сәнгатендә канатларын җәйгән кош сурәте, тотрыклы сакланып, буыннан-буынга күчә килгән. XIII гасырга нисбәтле көмеш болгар тәңкәләрендә һәм кабер ташлары бизәлешендә дә шундый ук мотив очрый Акчада ике башлы бөркетнең татарча исеме — сәмруг, бу хыялый кош күп кенә фольклор әсәрләрендә катнаша. Ике башлы кош сурәтенең баш (илаһи) хөкемдар мәгънәсен белдерүе әлеге бакыр акчаларның арткы ягындагы язуда да ачыла: "Сарай әл-Җәдндта сугылды. Уналты дәник" (Билгеле булганча, Үзбәк хан заманында башкала Сарай әл-Мәхрусадан Сарай әл-Җәдидкә күчерелә.) Тагын шуңа игътибар иткәннәр: үз эмблемалары игеп ике башлы каракошны алган илләр (Византия, Изге Рим империясе. Австро-Венгрия, Россия империясе, Серблар, хорватлар һәм словеннар Корольлеге) барысы да һәлак булганнар. Дәвамы. Сузлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә. СӘРАВИЛ г. — Чалбар, ыштан, шаровар (соңгысы этимология ягыннан сәравил сүзенә барып тоташа). /Вә һцә йәлбису әлкафтан, тәгамеһц шалкан, кәлямеһц ялган вә сәравилеһц ыштан... кигәне - кафтан, ашаганы - шалкан, сөйләгәне - ялган һәм чалбары - ыштан (Иске мәдрәсәләрдә шәкертләрнең мәгьрәкә. ягъни күнел ачу кичәләрендә әйтелгән шаян сүз. Г.Исхакый буенча.) СӘРЛӘҮХӘ фг. 1 Китап-журналның исеме күрсәтелгән титул бите, мәкаләнең исеме, башы. / Гаяз әфәнде "Сцз" нең 18 нче номерында "Йолдыз" ныц миллилеге" сәрлэцхәсе белән дәхи озын бер мәкалә язып, безнең "Таңчы"га җавап" дигән мәкаләмезгә җавап бирергә тели. (Авторы билгеле түгел.) 2.Эпиграф СдҮЧИ бор - Пәйгамбәр, рәсүл, илче. //Сәцчи Йосыф-Йосыф пәйгамбәр (Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф" поэмасында очрый; шушы ук әсәрдә Йагкуб та сәцчи дип аталган һәм Фазыл Фасеев аны русча "патриарх Йагкуб" дип аңлата) Җиһан эчрә кубмыш иде Йусеф нэби. Атасы Йагкуб нәби. хак хәбибе. Дәдәсе Исхак сәцчи. дин табибе Хәлиуллаһ Ибраһимның углы имди. Кыйсса-и Йосыф Рисалои Газизә" китабында, мәсәлән. Зәкәрия һәм Шәмгун пәйгамбәрләр гади йәлавычлар (апостоллар) исәбенә кертелә, ә Идрис. Шис һәм Муса пәйгамбәрләр (урлар, аларны сәцчи дип олылаганнар “Древнетюркский словарь"да “сәүче-илче. пәйгамбәр" Йалавачларда өдрцнтцсе улуг сабчысы илчеләрдән сайланган олуг пәйгамбәр Шушы ук сүзлектә теркәлгән тыңчы сәцче кушсүзе исә "әләкче шымчы" мәгънәсендә Себер татарлары диалектында саучы сауцы яучы СӘХАБЭ г. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикердәшләре, көрәштәшләре Аларның ганы барысы 114 меңгә җиткән. //Сәхабәи кәрач (разыиаллаһу ганһцч) хормәтле сөхабәләр (Аллаһы алардан риза булсын) “Рисаләи Газизә"дә хормәтле һәм оҗмах сөенече бирелмеш сәхабәләр унау дип күрсәтелә, болар Әбүбәкер. Гомәр. Госман. Гази (изге хәлифәләр-хөләфаи әр-рәшидун), Талхә. Габдеррәхман бине Гаваф. Габидә. Сәгыйд бине Ваккас. Сәгъд бине Зәйд һәм Зәбир Сәхабәләрдән соң табигыиннар һәм тәбге табигыиннар аерып карала. Сахабә язылышы да очрый. СӘХНӘ г 1.Театр сәхнәсе (сцена), йорт эче Мисырдагы солтан Хәсән (хакимлеге 1356-1363 елларга карый) мәдрәсәсендә Исламдагы дүрт мәзһәб аерым аерым укытыла торган дүрт бүлек үзәктәге сәхен яки сәхнә дип атала торган бер мәйданга чыкканнар Шул рәвешле, сәхнә сүзе көнбатыш “сцена" сүзеннән алынмаган, бәлки гарәпчәдән кергән дип әйтә алабыз 2.Савыт-саба, тәлинкә СИГА, МӨТГА г Вакытлы(ча) никах (никахен мвтга). вакытлы хәләл җефет Хәзерге вакытта шигыйлар арасында гына таралган, ләкин аерым шигый җә.чәгадәре дә аңа каршы чыгалар, чөнки мондый никах Иранда фахншәлек индустриясендә киң кулланыла башлаган. Мондый никах балигъ булганнар белән дә. балигъ булмаганнар белән дә һәм алар арасында да төзелә. Ул 1 сәгатьтән алып 99 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин Аерым очракларда якынлык мөнәсәбәтләре күздә тотылмый ягъни никах фиктив була (чит хатынның йортта авыру яки карт кешене каравы чорында, озаклап кунак булганда, укытуга бәйле вазифалар үтәгән вакытта) Вакытлы хатынның хокуклары һәм бурычлары даими хатынның хокук һәм вазифаларыннан беркадәр аерыла Беренчесенең шәхси ирекләре киңрәк, ләкин аның иҗтимагый дәрәҗәсе (статусы) түбәнрәк Сига никахында торучылар бер-берсенең милегенә варис булалар Вакытлы никахта туган балалар гадәтн никахтан туган балалар хокукына ия Мондый традиция Исламга кадәрге Гарөбстанда яшәп килгән Сига никахын Гомәр хәлифә тыя һәм шуннан бирле ул сөнниләр арасында кануннан тыш, нашәргыи никах дип санала СИҖҖИЛ г. 1.Тәмуг утында кыздырылган таш (әхҗаре чин сиҗҗил) Газап ителергә тиешле кешеләрнең исемнәре шушы ташка язы-иан була икән 2 Яндырылмаган кирпеч СИҖҖИН г. - Җәһәннәмнең иң түбәнге каты Кайбер чыганакларда ул җирнең җиденче каты дип күрсәтелә, кяфирләрнең гамәл дәфтәрләре шунда саклана икән. Фәрид хәзрәт Сәлман аны “Иблис һәм аның токымнарының җыелган урыннары” дип аңлата /Юк. улчәцдэ хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтчеләрнең гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндэдер. "Коръән тәфсире". 83:7. СИЛСИЛд г - Чылбыр, тезмә, рәт. бер-берсенә бәйләнеп килгән әйберләр җыелмасы, сөлялә. Кайчагында шәҗәрә мәгънәсендә дә йөри. Мәс , "тарикатъ силсиләсе" - тарикатьләрнең нәсел шәҗәрәсе дигән сүз. Бу шәҗәрә йә Мөхәммәд Пәйгамбәргә, йә аның берәр сәхабәсенә барып тоташа. Ясәвия тарикатенең силсиләсе Мөхәммәд галәйһиссәламнән. нәкыш- бәндия исә Әбүбәкердән килә. Кайбер чыганакларда “Силсилә дүрттер: әүвәл —Хуҗа Әхмәт Ясәви, икенче — Габделхалик Гаҗдәвәни (Гиждувани), өченче — шәйх Нәҗметдин Кибры. дүртенче — Әбүлхәсән Гыйшык силсиләседер" дип аңлатыла Сәбәпләр силсиләсе—сәбәпләр эзлеклелеге. Рухи силсилә СИЛСИЛӘНАМӘ гф - Эзлекле тәртиптә ата-баба исемнәре язылган язма, шәҗәрә, нәсел агачы; суфичылыкта остазлык чылбыры (тарикатъ силсиләсе). СИМСИМ МАЕ — Киндер мае / Ибне Фазлан әйтәдер: "Болгарларда балык маеннан башка май юк Алар аны зәйтүн мае вә симсим мае урынына тоталар, алар шул сәбәпле исле булалар", дип. Г.Әхмәров. "Мең дә бер кичә"дәге “Гали баба һәм кырык юлбасар" әкиятендә юлбасарларның хәзинәсе саклана торган мәгарә “Симсим. ач ишекне!” дигәч ачылып китә торган булган. Ихтимал, бу әкиятне киндер чәчәгеннән алынган наркотик тәэсирендә "зиһене ачылып", матур галлюцинацияләр күргән кеше беренче булып сөйләгән булгандыр СИНЭЗАННАР ф -Шигыйларда имам Хөсәенне искә алу вакытында (тәгьзийә йоласы) күкрәкләрен йодрык белән төюче актерлар. СИРАТ КҮПЕРЕ г. - Оҗмахка алып бара торган күпер, җәһәннәм уты өстенә корылган. Аның озынлыгы өч йөз еллык юл кадәр булып, беренче йөзе өскә таба менә, икенчесе тигез генә бара, өченче йөзе түбән таба була икән Күпер ут өстендә торса да, монда караңгы булыр, әмма мөэминнәргә иман нурына таяну мөмкинлеге бирелер, ә кяфирләрдә андый таяныч булмас һәм алар күпердән егылып төшәчәкләр. Сират күперенең җиде чаты бар, чат саен үткен сөңгеләр калкытып тора. Беренче чатта фәрештәләр бәндәдән иманын сорарлар, ышаныч белән дин тотмаган булса, ул сөңгегә кадалып, җәһәннәм утына егылып төшәчәк. Икенче чатта намазын сорарлар, өченчесендә - уразасын, дүртенчесендә - зәкятне ничек бирүен, бишенче чатта-хаҗга ничек баруын, алтынчы чатта - кешенең тәһарәт вә госеле турында, ниһаять, җиденче чатта адәмнең ата анасына, туганнарына, кардәшләренә китергән яхшылыклары хакында сорарлар. Чыганакларда сират күперен кичә алмаган гөнаһкярлар башта Гаййә коесына. аннары җәһәннәмгә егылып төшәрләр дип күрсәтелә. Сират күпере туктаусыз чайкалып торганга, таянычлары булмаса. бәндәләр котыла алмаслар Хак мөэминнәрне күпердән Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе алып барыр Колларны Йосыф пәйгамбәр ияртер, байларга - Сөләйман пәйгамбәр, дәрвишләргә- Гайсә пәйгамбәр, гарипләргә-Әй үп хәзрәтләре, сукырларга - Гозәер галәйһиссәлам билгеләнгән булыр һ.б. Гомумән, сират күперен үткәндә бәндәләргә дөньялыкта кылган изге эшләре таяныч бирерләр. и Мөселманнарны сынау өчен сират күпере аша үткәрү идеясе зәрдәшт дине йогынтысында килеп кергән дип уйлыйлар Зәрдәштләрдә аларны яклаучы Вай исемле алла вафат булганнарның җаннарын. Чинват күпере аша алып чыгып.'тиешле урынга илтә. Сират күпере кылдан нечкә, кылычтан үткен дигән сүз бар Кайбер сөйләшләрдә (Пенза өлкәсе Кузнецк сөйләше. Нижгар өлкәсе Сергач сөйләше) салават кцперен сират күпере дип тә атыйлар. СИРӘТ г - Гарәпчә биография (тормыш юлы), яшәү рәвеше Сөннәнен системага салынган материаллары һәм аерым биографияләр "Сирәте Рәсүлуллаһ"-VIII гасырның икенче яртысында Багдадта Пәйгамбәрнең Ибн Исхак (704-767) төзегән һәм IX гасырда Ибн һишам (вафаты 834 елда) тарафыннан әдәби эшкәртелән биографиясе. Тарихи чыганак буларак мөһим хезмәтләрнең берсе Ибн Исхак Ислам йэһүди һәм нәсраниларның изге тарихын дәвам иттерә һәм тәмамлый дигән фикер үткәрә Ибн Исхакнын хезмәте төгәл схема буенча төзелгән һәм өч кисәктән тора эл Мөбтэда - дөнья яратылганнан алып борынгы пәйгамбәрләрнең тарихы, эл Мэбгас - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы (һиҗрәгә кадәр), эл Мэгази - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең яулары (вафатына кадәр). Гарәп әдәбиятында башка затларның-мөселман хакимнәренең һәм мәшһүр галимнәрнең сирәтләре дә билгеле. Сирәт сүзе “ гореф-гадәт, кешенең үз-үзен тотышы" мәгънәсенә дә ия Казан халкы ... татар мулласының кьтанышын, сирэтен кцрергә зарыгып тора иде Фатих Әмирхан. Тагын кара. СИЯРӘТ. СИХЕР, СИХЫР ? — Бозу, күз бәйләү; гайре табигый булып тоелган ысуллар кулланып, гадәттән тыш күренешләрне булдыру Ислам диненең сихергә һәм сихерчеләргә карашы “Бәкарә" сүрәсенең 102 нче аятендә аеруча ачык чагыла. “Тәфсир Ногмани"да сихер китабын шайтаннар язганлыгы әйтелә. Бабил шәһәрендәге ике фәрештәгә (һарут белән Маругпка) сихер гыйлеме иңдерелә, шул сихерне шайтаннар кешеләргә дә өйрәткәннәр Шуна да һарут белән Марут сихерчеләрнең һәм багучыларның химаячесе булып исәпләнә Сөләйман пәйгамбәр сихернең хуп күрелә торган төре “эт тарика эл мэхмудэ'не белгән дип сөйлиләр. Сихернең бу төре Адәм галәйһиссәламнән һәм аның кызы Анакган ук килә дип исэпләнелә Фарси мифлардагы тылсымлы җамаяк иясе Җәмшид патша да андый сихерне белгән диләр. Мондый "кануни" сихерне эр рухани дип атаганнар һәм аны да ике төргә югары, илаһи, рахмани төргә һәм түбән, шайтани төргә бүлеп караганнар. Ә сихернең тыелган "эт тарика эл мэзмума" дигән төре Иблиснең үзенә үк барып тоташа. Иблис бу белемен кызы (яки улынын кызы) Байдаһага тапшырган имеш Мөселман дөньясында алхимия һәм астрология дә мәгълүм урын тотканнар Көнкүрештә төрле юраулар, тылсымлы бөтиләр еш кулланылган Бозу кылучылар үзләренең явыз гамәлләрендә җеннәр белән бәйләнешкә кереп, төрле агулар, тоз. аю. бүре, дуңгыз, кәҗә сөтләре, адәм сөте, күрем каны һәм үсемлекләрдән абага, арыслан тырнагы, аю колагы, аютабаны, аю тәмәкесе, бака гөле, бизгәк үләне, бүре бөресе, бүре җиләге, бүсер үләне, давыл чәчәге, кара тамыр, карга күзе, кытай кычытканы, лыбырдык үләне, таштишәр үләне, убыр табагачы, шайтан таягы, эт үләне, әрнеткеч үлән үги ана яфрагы, шулай ук алма, борыч, дөге ярмасы, ачы камыр, кавын-карбыз. нәхуд орлыгы, җитен орлыгы кулланганнар. Сихерне яшел, кызыл, сары ташлар белән, җиде гүр яки җиде мәчет туфрагы белән, икс. өч, дүрт юл туфрагы белән, эт сөяге яки этнең тиресе белән, дуңгыз сөяге, тиресе, төге белән яки дуңгызның дүрт аягы белән, дуңгызның үте белән, ишәкнең корыган башы яисә ишәкнең баш мие белән, куй сөяге, киек сөяге төге һәм тиресе белән дә кылганнар Кырык төен төйдер у һәм ашка катып бирц дә —кешене сөйдерү яки биздерү өчен эшләнә торган сихер төрләреннән. Беренчесендә сихер догасын укып, бау яки җепкә төеннәр ясаганнар, ә икенчесендә дога укып әфсенләнгән тоз-борыч кебек тәмләткечләрне яки башка бер ризыкны кешенең ашына кушып биргәннәр Сихерләү вакытына килгәндә, аны Зөхәл йолдызы (Сатурн планетасы) сәгатендә. Мэрих йолдызы (Марс планетасы) сәгатендә. Гыйтар йолдызы (Меркурий планетасы) Мөштәри йолдызы (Юпитер планетасы) сәгатьләрендә кылганнар Кояш һәм Айны да ярдәмгә чакырганнар Сихернең тәэсир итү сере нигездә кеше психикасына, аның акылына да. күңеленә дә йогынты ясауга кайтып кала, ягъни сихергә дучар булган кеше моны ишетеп белергә, хәтта шикләнгән шәхес турында да хәбәрдар булырга тиеш. Ә психик тәэсир бик көчле була. Мәе., кыргый халыклар арасында гаебе ачылып үлемгә хөкем ителгән кешегә берәү дә кул якмый, чөнки бер-ике көннән ул үзе үлә. Асылда ул үзенең яшәү көчен, яшәү теләген һәм ихтыярын җуя. Әлбәттә, электә халык "сихерне кире кайтару" өчен төрле алымнарга һәм чараларга мөрәҗәгать иткән. Сихерне рәд кылу (кире кайтару), бетерү, батыйль кылу (яраксызга чыгару) өчен якты көнне сайлаганнар яки Ай яктысында, йолдызлар янганда. Коръән сүрәләре һәм кирәкле догалар укып, чын күңелдән ышанып эш иткәннәр. Психологлар монда нәкъ менә ышануның, инануның хәлиткеч урын тотканлыгын әйтәләр. Бу вакытта укыган догалар һәм теләгән теләкләр, инану белән бергәләп, организмның барлык тән һәм рухны саклагыч көчләрен авыруга яки күңелгә утырган шикләнүләргә каршы туплыйлар. Электә сихерне кире кайтару алымнары һәм ысуллары бәян ителгән китаплар татар телендә дә чыккалаган Аларны "Рәднамә". ягъни “Кире кайтару китабы" дип атаганнар. Бу китапларны хорафатчыллыкта гаепләү бик ансат, әмма аларда иҗаби (позитив, кулай) мәгълүматлар да җитәрлек. Асылда андагы алымнар бүгенге психотерапевтлар “аутоген тренинг" (тренировка) дип атаган нәрсәдән әлләни аерылмыйлар Шундый рәднамәләрнең берсеннән өзек китерәбез: “ Бисмилләһи-р-рахмани-р-рахим. Аллаһы Тәгаләнең исеме белән сыенамын сихерче хатыннар сихереннән. Сихерне кылырга теләсәләр йә кылсалар һәммәсен үзләренә кире кайтарырмын, сихерләрен батыйль кылырмын. Сихерне минем алдымда кылсалар да. артымда кылсалар да. кайчан гына кылмасыннар үз башларына булсын, үзләренә кире кайтсын. Аллаһы Тәгаләнең шушы аятенең хакы-хөрмәте өчен һәммәсен рәд кылырмын. Бисмилләһи-р-рахмәни-р-рахим. Куль әгүүзү бираббн-л-фәләкъ миң шэрри мә халәкъ үә миң шәрри-н-нәффасәти фил-гукад. Үә миң шәрри хәмдин изә хәсәд. Шушы аять хакында рәд кылырмын һәм батыйль кылырмын." Аятьнең мәгънәсе "Әйт: саклаучыны сорыймын Алладан - таңны яратучыдан, шул нәрсәләрнең явызлыгыннан (ул барлыкка китергән сары еланнардан, чаяннардан, дию- пәриләрдән). төн караңгылыгы җәелгәндәге явызлыктан, сихерчеләрнең явызлыкларыннан (унике төенгә укып өргән сихерче хатыннардан, көнчеләрнең хөсетлегеннән). Биеми ләһ и-р-рахмәни-р-рах им Куль әгүзү бәрабби-н-нәс мәләки-н-нәс илаһи-н-нәс миң шәрри-л-үәсүүәси-л хәннәс әллази үәсүисү фи судури-н-нәс мин-әл-җиннәти үә-н-нәс. Шушы аять хакында рәд кылырмын һәм батыйль кылырмын. Аятьнең мәгънәсе "Әйт: саклаучыны сорыймын Алладан адәмнәрнең, пәриләрнең, фәрештәләрнең Раббысыннан. пәриләрнең һәм барча хайваннарның патшасыннан, барчаларының илаһысыннан Күңелне аздыручы шайтанның явызлыгыннан, кешеләрнең һәм җеннәрнең йөрәкләренә вәсвәсә салучы шайтаннан сакла һәр сихергә, нәрсә белән кылсалар да. һәммәсен рәд кылырмын һәм батыйль кылырмын." Сихерне кайтару догалары еш кына шактый озын, аларны күп тапкырлар кабатларга туры килә, шуңа күрә рәд кылу гамәле берничә сәгатькә сузыла, ягъни аның өчен тыныч һәм уңайлы шартлар кирәк дип саныйлар Ләкин Исламда күрәзәләргә һәм багучыларга, имләүче вә сихер кайтаручыларга йөрү һәлак булу вә һәлак итүдән башка нәрсә түгел дип каралганлыгын истә тоту лязим. Иске әдәбиятта сихерче, күз буучы, күрәзә мәгънәсендә фарсы теленнән кергән җаду сүзе дә очрый Дәвамы киләсе саннарда