Логотип Казан Утлары
Роман

КОЗГЫННАР ЙОЛДЫЗ ЧҮПЛИ

Карга көтүе К унаклар икссе генә калды, хужа хатыннын өйгә тан белән генә әйләнеп кайтасын белеп калдылар ул бахырлар. Мөхәммәтнең сарык белән кәжә көтүен көткәне бар. малай чакта колхознын яшелчә бакчасына әниләре белән бергәләшеп кәбестә җыйганы да бар Малай чактан ук кәжәнен кәбестәгә булган мөнәсәбәтен дә күреп үсте. Бүген исә үзенен хәлләре дә шул чамадарак. Ләкин ул тук кәжә булып кыланды, әгәр дә «кәбестә», үзеннән-үзс чәкәнен өзеп, «кәжә* янына тәгәрәп килсә генә. Әлбәттә, бу «кәбсстә»нең «чәкәне* күптән өзелгәндер инде Бүген, ай тулган көндә, элекке иренен депрессиясе булуын алдан ук белеп торган Сиринә Самуиловна, дус хатынын махсус чакыртты. Мөхәммәтне Бөгелмәгә җибәрмәс өчен ул әллә ниләр кылырга әзер, дус хатыннарынын «бакчасына* керүенә дә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде бичара. Чөнки ул белеп тора: иртәгә егет тагын аныкы гына булачак. Изольда ерак Чиләбссенә китеп барачак, алар иртәгә дә. берсекөнгә дә күрешә алмаячаклар. Ә менә Гөлчәчәге яныма очса, аннан егетнен кире кайтасына, дөресрәге өйләнеп, башлы-күзле булып кайтмасына анын тамчы да ышанычы юк шул... Гыйшкы әнә шул рәвешле анын-акылын томалады хатыннын. Югыйсә, мондый хәлләрне элегрәк берәр авыл кешесе ишетсә, сүзсез- авызсыз калып—«Тфьү!» дип, төкерер генә иде Хәер, бу замандамы' Табигать балалары Табигать әнкәнең үзенә каршы килеп яткан бер болгавыр замандамы?... Табигать тудырган Балалар. Табигать әнкәбет ялгышкан икән бит, анын хатасын төзәтик дип. елгалар агышын кирегә үзгәртергә азапландылар, бу—һәлакәткә алып килде. Тора-бара ул Балалар җаннарына Табигать әнкәләре иңдергән самими, табигый хисләрне «кирегә борырга» жорьәт иттеләр—кешелекнең рухи һаләкат башы шуннан башланды. Аклану өчен мен миллион төрле сәбәп-теорияләр табылды: ирекле мәхәббәт, ирекле секс һәм башкалар һәм башкалар.. Кешелек рухи яктан чери башлады, аннан сасы ис килә башлады. Дөньяны болгатучы таякларнын юан башлары. Казандагы сабын заводыннан килгән сасы искә борын җыерган булып, шәһәр тирәсендәге урман-кырларга таеп беттеләр, әмма алар моггьгн белән генә «рухи череклектән* урман арасына, Идел буйларына качып китеп кенә котыла алачак түгел иделәр инде. Жәмгыятьнен каны бозылды һәм күтенә зур чуан чыкты Ул төнне яһүдә ханымның фатирында «кәжә* белән «кәбестә* төн кундылар... Ләкин аларнын берсе тан белән тәки ике аяклана алды һәм. күзләрен җыртып ачып, аэропортка томырылды. Лхыры Башы журналыбызның 5 санында ...Мөхәммәт әнә шул вакыйганы исенә төшереп барды. Хәер, ул гынамы сон! «Ул урман кызы сиңа нәрсә бирә ала, егеткәем?—дип, туп-туры күзләренә карап әйтте Сиринә ханым егет Бөгелмәдән әйләнеп кайткач —Син—талант, сина үсәргә кирәк! Мин беренче чиратта синен әнә шул талантыңа гашыйк! Шуна күрә сине зур дөньяга чыгарасым килә! Ә син гаилә баткаклыгына кереп чумарга, камыт кияргә атлыгып торасын!..» Мөхәммәт өчен болар яналык түгел иде. «Әгәр Гөлчәчәк булмаса. мин рәссам булмый идем! Мин шунын аркасында гына кулыма пумала алдым. Әйе, яшь чакта да рәсемнәр ясаштыргалый идем ясавын, ләкин болай гына, уйнап кына... Мин ундүрт яшемдә чагыңда ук Гөлчәчәккә анын, урман кызынын, портретын ясарга вәгъдә бирдем. Шуннан сон минем тормышым бөтенләй үзгәреп китте, мин үзем дә үзгәрдем. Максатыма ирешәчәкмен дип, антлар эчтем. Менә килеп чыкты, мин аның портретын яза алдым! Шуннан сон минем күңелем үсеп китеп, рәссам булырга, зур рәссам булырга хыяллана башладым». Сиринә ханым аны тыныч кына тыңлады да гади генә итеп әйтеп куйды: «Бу илдә зур рәссам булу өчен талант кына җитми шул әле, егетем». «Мин көне-төне эшләячәкмен дә!!!» «Көне-төне эшләү түгел... пумалаңны хет шунда алтын буяуга манып язмыйсын!» Мөхәммәт, анын бу сүзләренә ачуы килеп, ишекне тибеп диярлек ачып чыгып китте Сиринә Самуиловна фатирыннан. Мәскәүдә узачак күргәзмәдә Мөхәммәт Уразовнын өч яна картинасы да куелмаячак иде. Анкета һәм башка шуның ише кирәкле кәгазьләре янында торак-коммуналь хуҗалыгыннан гаилә хәле хакындагы белешмә кәгазе җитешми икән. Мөхәммәт бу турыда ишеткәч, әүвәл Сиринә ханымга шылтыратмакчы булган иде, ләкин Бөгелмәдән кайткач та ачуланышуларын исенә төшереп, тыелып калды һәм, хатасын төзәтергә дип, торак хуҗалыгына чапты. Дүшәмбе әлеге контора үлеп ятсан да беркемгә дә бернинди белешмә бирми. Егет сишәмбе җиткәнен көтәргә булды. Ләкин иртәгесен дә юлы уңмады. Өстәл артында борынын казып утыручы яшь марҗа кызы чәрелдәвек нечкә тавышы белән: —Фатирыгызга түләнгәнлек турында белешмә кәгазе кирәк!—диде. Әлбәттә, Мөхәммәт фатирына ай саен җиренә җиткереп түләп бара, ул яктан анын тәртип, шуңа күрә батыраеп, үзе дә дорфа гына: —Ник түләнмәсен! Компьютерыңнан тикшереп кара!—дип жавап бирде. —Бухгалтериядән белешмә алып килегез! Ни хәл итәсең, ул сораганны эшләмичә булмый, ул бухгалтерия ишеген эзләп китте Ишек төбендә су буе чират. Тагын да гаҗәбе: шул ук бер бухгалтерга ике төрле чират: берәүләр белешмә алырга тора, икенчеләренен кулларында белешмәләре дә бар, икенче кулларына тартмалы конфетлар һәм матур кәгазьле төргәкләр кыстырганнар Чираггагылар надан егеткә бик тиз аңлатып бирделәр: паспортистка кыздан, бухгалтер белешмәсе белән, кирәкле белешмә алганнан соң, шул кәгазьгә бухгалтердан кул да куйдырасы бар икән. Күчтәнәчле чират кул куйдырырга торучылар чираты булып чыкты. Мондый хәл бары тик Рәсәй дигән кабахәт җәмгыятьтә генә була ала иде. Мөхәммәт, тешен кысып, кирәкле чиратка басты. Ярты көн узды дигәндә ул күчтәнәчле чиратның башына килеп җитә алды. Күчтәнәчен дә бирде, ләкин ана кирәкле белешмә бирмәделәр. —Сезнең квартплата нигәдер ун сумга артык түләнгән бит, егеткәем!— диде кибән гәүдәле Наташа апа. —Сон... артык булса, бик әйбәт! Мина белешмә генә бирегез, зинһар! —Бирә алмыйбыз! —Ничек бирә алмыйсыз?! Минем түләнгән бит? —Артык түләнгән. Ун тәңкә! —Сон хөкүмәткә файда булыр, мин ун сумны сорарга дип килмәдем бит? Бухгалтер апай утырган урыныннан селкенеп куйды һәм каш астыннан гына Мөхәммәткә карап: —Син нәрсә, егет, әллә монда ришвәтчеләр утыра дип беләсеңме?! —Сезгә димим бит, хөкүмәт файдасына калсын дим! Юан гәүдәдән тавыш бу юлы тагын да нечкәрәк, әмма зәһәррәк булып чыкты: —Әле син хөкүмәтне ришвәтчелектә гаепләмәкче буласынмы9 ' —Сез... Сез нәрсә сөйлисез? Мин аны үлеп яратам бит! —Яратсаң, аның законнарын да хөрмәт итәргә кирәк, егеткәем Кызларын кочасыз, каенаналарыгызны күрә алмыйсыз! Алай булмый ул! —Каенананы да кочарга что ли! —Следуюший!—дип чәрелдәде нечкә зәнгәр тавыш Егет аптырап урамга чыкты Беркавымнан күргәзмәне оештыручы түрәгә шылтыратырга уйлап анын номерын җыйды. Тик аннан да уңай җавап ишетә алмады, кирәкле кәгазьсез күргәзмәдә катнашу хакында уйларга мөмкин түгел, Сиринә Самуиловна бу юлы таләпне бик каты куйды Әгәр ул, күргәзмәгә жаваплы адәм, аны бозса, иртәгә үк урынымнан очачакмын диде Бәхетенә күрә, күп тә узмады, аңа Сиринә Самуиловна үзе шылтыратты. Мөхәммәт анын Америкага кызы янына киткәнлеген ишеткән иде. шуна күрә исәнләшергә дә онытып, гаҗәпләнеп сорап куйды —Сез кайдан шылтыратасыз. Сиринә Самуиловна! -Нью-Йорктан!—диде дулкыннын теге очындагы таныш тавыш Бу тавыш әлеге минутта Мөхәммәт Уразовка гаҗәп кадерле, якын һәм сөйкемле булып ишетелде. —Нинди проблема? —Проблема юк,—дигән булды егет, тавышындагы битарафлыкны сакларга тырышып. —Алдашма! Беләм мин! Чынлап га ЖКО кәгазе кирәк! Мин ул тәртипне боза алмыйм. Хәтта синен өчен булса да.—Хатын сөйләшә белә, ничек кенә баш күтәреп, мөстәкыйль булырга тырышып караса да, ул аны. итәк астына җыеп тыгып, чарасыз бер бала хәлендә калдыра ала һәм аннары шул балага ана кеше сыйфатында ярдәм кулы сузган булып, ике күкрәк арасына борыны белән төртеп куя ала иде. Талантлы хатын Сиринә Самуиловна' —Мин төзелеш министрына шылтыраттым. ЖКОга барып белешмә кәгазеңне ал' Телефон өзелде, Мөхәммәт, ачудан төкеренә-төкеренә. кире борылды Бу юлы теге нечкә зәңгәр тавышлы марҗа апай ана «Ник аны баштук шулай димәдең?! Ну бу яшьләр тел яшерергә яраталар да сон инде».—дип сөйләнә- сөйләнә белешмә кәгазе янына кирәк булмаса да аның күчермәсен дә ясап бирде Бая калдырган бер тартма конфетын да кире төртте —Зурлап килүегез өчен рәхмәт, әлбәттә, ләкин мин бүләкләр кабул итеп утыра алмыйм, мин хезмәттә!—дип сөйләнде ул Мөхәммәт дәшмәде, ачудан иреннәре кысылды, ул тартмасын чиратның ахырында ук басып торучы әбигә төртте дә. ишекне бәреп ябып, чыгып югалды Ике дус Казанга борылып китә торган юл чатына җиткәч, машиналарын читкәрәк куеп, туктадылар Мөхәммәт Барый дустына күңелен ачып салып, барысын да сөйләп бирергә уйлаган иде Ләкин анын бая Садыйк Сираевич капка төбендә утырган чактагы бәхетле кыяфәтен исенә төшереп, тыелып калды. Бәхетле иде шул кыяфәте, чөнки аны атаклы Садыйк Сираевич үзе чакырткан бит! Үзе! Сиринә Самуиловна белән аралары суынгач. Мөхәммәтнең алдында бербер артлы киртәләр пәйда була башлады Юк. юк. гөнаһысына керә алмый Сиринә Самуиловна аяк чалмады ана тик ярдәм кулы да сузмады Бу кабахәт илдә зур кеше булу өчен талант кына җитмәгәнлеген шуннан сон гына анлый башлады егет. Руль артында көр тавышлы, талантсыз-сәләтсез өч тиенлек бушбугазлар утыра. Аларга синен сәнгатен кирәкме соң!!! Әгәр дә Садыйк Сираевич белән танышып китмәгән булса?! Хәер, анын белән дә Мөхәммәтне Сиринә Самуиловна таныштырды бит.. Теләсә, күз ачып йомганчы араларын да өзә ала... Әллә шуларнын барысын да Барыйга сөйләп бирергәме, дустым, сиңа Садыйк Сираевич кызының күзе төшкән, Садыйк Сираевич исә синен бабаң булырга да каршы түгел дип. шәрехләп аңлатырга, ташла ул Гөлйөземеңне, Әлфия сиңа тинерәк, син бары ул кыз белән генә кеше була алачаксың дияргәме?! Сон... соң... бүтән юл юкмы икән ни сон?! Бу умырткасыз җәмгыятьтә кеше булам дигән кешегә шуннан башка бүтән төрле юл юкмы икән ни, чынлап та?! Аерылганда авылдашлар җыен юк-бар хакында гына сөйләшкән булдылар да. икесе ике якка—Мөхәммәт Уразов Казан ягына. Барый Әкбәров Байтимергә таба юл алдылар. Ләкин егетләрнен йөргән юллары аерым булса да, язмыш сукмаклары бер төрлерәк булырга охшап тора иде шул... Этләрнең башына сугып торасы юк... К ара каргаларның холкы тәмам чуалып бетте. Монарчы авыл халкынын кара каргалардан зыян күреп, бу чаклы зар елаганнары юк иде. Хәзер исә авыл өстендә карга көтүе күренүгә, шарт-шорт мылтык аткан тавышлар гына яңгырап тора. Моның сәбәпчесе—теге кара булмаган карга баласы иде. Чөнки анын җитәкчелегендә ишегалларындагы тавык җимнәренә генә түгел, бәбкә-чебиләргә дә һөҗүмнәр бик еш булып тора, хәтта алар яшелчә бакчаларына төшеп казынырга да күп сорап тормыйлар, орлыкларны актарып чыгарып, үсемлекләргә шактый зыян салалар. Жәй башында Байтимердә бот чабып шаккатырлык сәер хәлләр башланды. Галләм абзыйның карчыгы Жәмилә апа быел редиска чәчмәде. Югыйсә, һәр елны кар ачылуга, иртә язда витамин булыр дип, янбакчасына шуны төртә иде. Редиска узган ел Галләмнең ашказанына килешмәде, кеше ашаганда, кызыгып кабуга, эчен тырнарга кереште, тора-бара ул сару кайнауга чаклы китереп җиткерде. Шуңа күрә чәчеп тормаска булды редисканы Жәмилә апа. Анын каравы, шундый нәрсәләрне, моннан берничә ел элек Жәмиләдән күреп, ян күршеләре Сәлимә түти утырта башлаган иде. Анын ише азыкны гомерен мари ягында балта остасы булып уздырган Салих абый үлеп ярата, аларның өстәлләреннән тозлаган кәбестә, көздән үк агач мичкәгә салып әзерләп куйган тозлы алма, берничә төрле гөмбә өзелми. Ярый хуш, бер күрше утыртмады редисканы быел, ә икенчесе күп итеп чәчте. Жәмилә апа, редиска урынына, ашказанына бик файдалы дигәч, үзе исемен дә белмәгән, яфрагы эт колагы кебек булып үсә торган үлән орлыклары сипте Менә берзаман яз кояшы, җир өстендәге ак карны күккә күчереп, ак болытлар итеп таратты. Табигать биләмәләрендә чын-чынлап яз исе таралгач, теге үсентеләр борын да төртеп чыктылар, тамыр җибәреп, баш калкыттылар. Тик ни гаҗәп һәм ни хәл ди әле бу: Жәмилә апанын бакчасында «эт колагы» урынына янә редиска тишелеп чыкты, Сәлимә түти җирендә теге «эт колагы» үсеп ята иде... Әүвәл бик аптыраштылар, бик гаҗәпләнделәр, шаккатуларының чиге-чамасы булмады. Шулай булмый ни: редиска урынына башка үлән үсеп чыксын әле! Ирләр әлеге табышмакны шундук үз файдаларына чишеп тә куйдылар: тел бистәсе хатыннары, сүз белән мавыгып китеп, орлыкларны бутаганнар! Һәм шуңа күрә җавапны да алар тотарга тиеш! Бетте-китте, вәссаләм! Чү, чү! Туктагыз әле, ашыкмагыз әле сез, ир-ат дигән адәмнәр!. Алайса нигә югары урамдагы Кадрия апагыз бакчасында, әзерләп куеп та берни чәчелмәгән җирендә, авылга орлыгын быел беренче мәртәбә Галләмнең төпчек кызы Зәринә алып кайткан «ат колагы» борынын төртеп чыккан сон?! Тагын да соңрак, маи ахырларында, яна урамдагы Әлфия апа бакчасында, бөтнек чәчә торып, мәче борчагы басып алган?! Хәер, нигә берәмтекләп санап торырга сон! Байтимердә быелгы язда янбакчалардагы бар үсемлекләр дә буталышып бетте ләбаса! Ни хәл бу? Нәрсә сон бу. шайтан алгыры' ...Халык шулай кан катып, шаккатып һәм аптырашып яткан бер матдә сәер мәсьәләнең серен тимерче телсез Габдерәхим «эһ* тә итмичә, жинел генә чиште куйды: каргалар гаепле!!! Әйе. әйе. чынлап та, бу адәм ышанмаслык хәлләргә кара каргалар гаепле!.. —Как-так каргалар гаепле әле ?!—дип, каршы төште шундук Сәмигулла. —Быть не может!—дип кырт кисте фермер Сибгатуллин —Ике күзем чыкса чыксын—гомер ышанасым юк'!!—диде Галләм абзыинын хатыны Жәмилә түти Бер күзенә моннан ун ел элек үк ак төшкән иде инде анын, ләкин барыбер нинди дә булса да мәсьәләгә катгый каршы чыгып, мөһер сугасы булса ул гел шулай ди: «Ике күзем чыкса чыксын» янәмәсе —Пантазия бу ниндидер!—дип куйды үз гомерендә бернинди жен-пәригә ышанмый торган Галләм агай. —Нинди пантазия булсын. Күзен чыкканмы әллә?! Чын бит инде, чын'— дип, Әлфия апа Галләм агайнын изүеннән үк эләктереп алмакчы иде Эләктерә дә иде, әгәр телсез Габдерәхим. урамга чыгып басып: —Яффаймаилар!— дип «аваз» салмаса «Яффаймаилар» дип. атбәгтә. авызын тутырып яки кешегә аңлашырлык итеп әйтә алмый инде ул. Бары тик шул мәгънәне аңлаткан ымлыклар гына чыгара һәм халык анын авызыннан нинди сүз тәгәрәп төшкәнен тәржемә-анлатмасыз да чамалап ала Габдерәхим тиктомалдан гына сүгенмәс, ул шулай урысчалатып җиффәрергә мәжбүр булган икән, димәк, ана ышанырга кирәк Һәм бөтен кеше ышана Салих абзыйдан кала, әлбәттә Ә Салих абзый исә үз чиратында авылда Габдерәхимгә каршы килә ала торган бердәнбер кеше. Хәтта Габдери хак булса да ул аны жөпләп сүз әйтмәячәк, чөнки алар арасында бу авылда үзенә бер аерым мөнәсәбәт: моннан шактый гомерләр элек телсез Габдеринен башсыз малае Габдулла, халык телендә сары Абдул, солдатка китәсе язгы матур кичне Салих абзыйның чәчәк кебек кызын әүвәл клуб уртасына алып чыгып, бар кеше алдында кочаклап суырып үпкән дә. аннары шул ук кешеләр алдында «Мин армиягә киткәч. Батай малаена кияүгә чыкмыйсынмы'* Халык алдында ант эч!*—дип, ике кулы белән Саниянен озын толымнарыннан жыеп готкан килеш ант иттергән. Монысы гына вак-тояк. Абдулы Чечняга китеп баргач, имеш, телсез Габерәхим авыл буенча хәбәр таратып, сөйләп йөргән ди икән: «Вәт, малай булган егет икән минем, тәки Салих кызын үзенә ярәштереп киткән бит. чукынчык!» Әйе. әйе. сөйләп йөргән,—дип сөйлиләр Габдерәхимнен телсез булуын да онытып Күптән булган хәлләр инде болар, ләкин авыл өчен кичә генә шикелле Авыл теленә бер керсәк, шулай инде ул. Югыйсә, механик Батай -Ьәхтияр малае—сары Абдулдан сон үзе дә солдатка каралып. Чечня җирендә башын саллы. Сары Абдул. армиясеннән хезмәт итеп кайткач, икенче хатынын да аерып, мари авылындагы Үзәкәй кызына өйләнер!ә өлгергән иде Яффаймаилар'—дип кабаглады телсез тимерче һәм авыл халкы аклаган хәрәкәтләр белән эшнен серен анлатып бирде каргалар кара каргалар шул кошлар гаепле икән бу эшкә! -Как-так?!—дип аптырады Сәмигулла.—Каргаларның гаебе юк монда! —Шыттыра Габдери!—диде Салих. —Алайса кем?—диде Галләм абзый һәм гакта яручыга, белмәгән башын белән сөйләнеп тормале, буржуй дигәндәй, каш астыннан сөзеп карап куйды. —Кит, әкәмәт! Шул телсезгә ышанып торган буласызмы тагын! Бу сүзләргә ачуы килгән Габдери ни ара Салихның каршысына килеп басты, ни ара якасыннан эләктереп алды һәм: —Ааа-ууу-иии,— дигән әллә нинди куркыныч ымлыклар чыгара-чыгара аны Галләмнәрнең капка баганасына сөяп куйды. Хатыны Сәлимә арага кереп, телсезне читкә болгап атмаган булса, кул-күкрәкләрендә аю көчләре булган Габдери Салихнын бер-ике кабыргасын саный иде югыйсә. Ләкин Сәлимә түти аннан да гайрәтлерәк булып чыкты—телсез юл тузанына барып кадалды. Байтимердә моңарчы бер-берсенә кул күтәргән ир-ат юк, үзара дустанә яшәделәр. Ләкин соңгы берничә елда авыл бөтенләй кире якка үзгәрде дә куйды. Әмма монысына инде кара каргаларның һич кенә дә гаепләре юк, мондый ызгыш-бозылыш вакытында кул күтәрү маһирлыгына ир-ат, «кайтканнардан» өйрәнде. «Кайтканнар»,—дип Байтимердә ата-аналары кайчандыр монда туып-үскән, ә балалары авылда яшәргә кайткан буй җиткән егет-җиләнне атыйлар. Аларның бер ишесе наркоман яки ал каш, һәммәсе дә диярлек нинди дә булса вак-төякме, әллә тагын да зурракмы җинаять өчен утырып та чыккан. Ата-ана, шәһәрдә азып-тузып йөргән багалмаларын, болгавыр шәһәр тормышыннан аерып, кеше-кара күзеннән ераграк тәрбия кылу максатларында үзенең элек туып-үскән авылына озатырга тырыша. Моның өчен дистә еллар буе кешесез тора-тора тез чүгә башлаган каралты- куралар сипләнә, янартыла, кыскасы, яшәрлек хәлгә китерелә. Байтимердә икенче катлам да бар, алары да—әрәмтамаклар. Алары «кайтканнар»дан шушы авылда туып-үсүләре белән генә аерылып тора. Хәтта күбесе Байтимер кызына өйләнеп, колхозда төпләнеп калырга уйлаган кешеләр, аларны бөек төзелеш кенә үзенә суырып алган, төп яшәеш урыннары Чаллы һәм Алабуга тирәсендә. Җитмешенче елларда, Барый белән Мөхәммәт әле буй үстереп килгән чакларда, Байтимернең бер төркем ирләрен җыеп, колхоз аша «КамАЗ» төзелешенә җибәрделәр. Әлбәттә, вакытлыча гына. Бала- чагасы ишле булганы, авылларын, гаиләләрен сагынып, ярты ел буе кайтып- китеп йөргәннән соң, Чаллыга башка бармады. Яшьрәк ирләр исә шунда төпләнеп калдылар, аларга Чаллыдан фатирлар да эләгеп, тәмам шәһәр кешеләренә әйләнеп беттеләр, шунда туган балалары исә Байтимергә җәйге каникуллар вакытында гына кайткалап торалар. Советлар илен Америка яһүдләре «агач мылтык» белән юкка чыгаргач, Рәсәйдә эшсезлек башланды. Эшчеләр өчәр, дүртәр айга түләүсез ялга җибәрелделәр. Менә шул«отпускниклар» басып алды авылны. Чөнки ашарга кирәк, эш булмагач, завод тукталып торгач, боларнын кесә төпләре тишелеп бетте. Ә авылда, бигрәк тә туган авылда, туенырга була әле. Күбесенең карт ата-аналары да туган авылда яши иде бит. Чөнки алар теге чакларда шәһәр фатирларына сыймадылар, кайсысы килене белән килешә алмады, кайсыберләрен Байтимергә холыксыз кияү балакайлар кире куып кайтарды. Югыйсә, аларнын күбесе, авылдагы өйләрен сатып киттеләр бит. Өй саткан акчалар шәһәр тормышына ияләшә башлаган киленнәрнең лифчик эчләренә сыеп бетте. Андый язмышка дучар булган карт-коры, туган-кардәшләре ярдәме илә көч- хәл белән туган Байтимердә иске, ташландык йортларны сатып ала алдылар. Нәкъ менә шуна күрә дә аларның бу йортлары җиргә чүккән иде. Иң бәхетле дигәннәре иске йортларны үзләре элек сатып киткән һәм нигезеннән башлап үз хәләл көчләре белән жир тырмашып салган шыгырдап торган каралты- куралы өйләрнең күршесеннән үк туры китерә алдылар. Әмма аларны торгызырга пенсия акчалары гына җитми, ә киленнәрнең ими чүпрәкләре бу вакытта табигать биргән байлыкларын гына кысып-жыеп тора иде инде.. Ләкин картлар моңа да бик канәгать булдылар, үз туган җирләренә кайтып жыгылдылар бит, бахырлар Шөкер, пенсияләре дә килеп тора, һәм ул такы-токы акчалар Чаллы якларыннан өчәр айга түләүсез ял алып кайткан сакаллы балаларын туйдырырга да житми үк түгел иде әле Рәсәй илендәге язмышлар диген... Адәм баласына нинди генә газаплар күрсәтмәде ул. Нигә һаман мантый алмый сон бу ил?! Гасырлар буена хәерчелектә яшәп буламы икәнни ул? Монын нинди дә булса сәбәбе булырга тиеш ич инде канә’’ Мөгаен, бу сәбәп милли холыкта яшеренеп ята торгандыр әле? Югыйсә, базам булмаска тиеш бит... Авыл теле белән әйтсәк, «әрәмтамаклар* катламын тәшкил итүчеләр Байтимердә менә шулар. Алар кайткач, авылда бурлык башланды, яшелчә бакчалары басылды, буразналардан бәрәнгеләр казылып алынды, кетәклектән югатган тавык- чебеш турында әйткән дә юк инде, хәтта казлар саны кимеде, авыл чаткы бозауларын арканга бәйләргә курыкты Менә шуннан сон ызгыш-таташ китте, кайвакыт, каракны кулыннан тоткан чакларда, мөнәсәбәтләр кул сугышлары белән төгәлләнә торган иде. Ләкин ничек кенә булса да эшләр беркайчан да судларга кадәр барып җитмәде. Ни әйтсән дә. атар беренче чиратта авылдашлар бит әле Тик менә шуннан сон бер-беренә кул күтәрергә, бер- берсенен борынын канатырга гадәтләнеп калдылар бит тәки Гомердә булмаганны... Байтимер чаклы зур хуҗалыклы авыл ботен Рәсәенә берәү генәдер әле: анда биш меннән артык кеше яши. заманында бер Байтимернен үзендә генә дә җиде мәхәллә, җиде мәчет булган! Шуна күрә «кайтканнар» гына зур авылнын төп тормыш көен әллә ни үзгәртә алмадылар, чөнки анын борынгыдан килгән гореф-гадәтләре нык тамырланган иде Ә караклар өчен халык усал этләр гота башлады, хәтта бер ишегалдында икешәрне1 Шуна күрә төнге авылда безнен Пиратка да бер дә күнелсез түгел хәзер Сүз белән мавыгып. Габдеринен юкка чыкканын да абайламый калганнар иде, менә ул җыелып торган халыкнын аяк астына каяндыр ике кара карга үләксәсе алып килеп атты. Каргаларның ачык авызларыннан орлыклар коелды Бакчадан бакчага йөреп орлыкларны буташтырып йөрүчеләр тәгаен шулар икән! —Яффаймайлар!—диде Габдсри һәм бая үзен тузанга төртеп егуларына үпкәләп, тимерче алачыгына таба китеп барды Пират аеруча авылдагы иң усал этне. Сәмигулла шәһәр базарыннан зур акчалар түләп алып кайткан зәһәр Барсны үз итте Аларнын беренче очрашулары урманда булды. Хужа алып кайтып бәйләгән коннен икенчесендә үк Барс, тимер чылбырын өзеп, урманга качты, чөнки анын тамырларында ирек, бәйсезлек каны шаулап ага. ул бүре баласы иде Дөресрәге, әнкә эт белән кушылдырылган бүре малае. Ул тоннс алар Пират белән урман-кырларда йореп кинәнделәр, икесенә бер куян да тотып ашадылар әле Сәмигу гла аны икенче конне кичен генә табып алып кайтты һәм бу юлы чылбырнын ныклысын әзерләп куйган иде. Ләкин чылбыр белән генә котылып булмаячагын анлады хужа кеше һәм аны төрле юллар белән үз йортына, хуҗасына ияләштерергә кереште Ә монын исә бер генә юлы бар. ул да булса, тәмле тел. тәмле ризык Хәер, бүре баласын монын белән генә лә үзенә тугрылык.'!ы итү шактый четерекле булып чыкты Эңгер-менгер төшүгә. Барс янә тынычсызлана башлады, урманга карап улый-улый орде мәебүх Үзсүзле, киребеткән Сәмигулланы алай гына жинеп булмаячагын чамалап бетерми әле ул хуҗа үзенә йокы урынын ат арбасы өстенә әзерләде Арбаны эт оясы янына ук китереп куйды. Менә кичне төн алыштырды, Барс торган саен тынычсызлана, вакыт-вакыт, урман ятына карап, елый, өреп тә куйгалый. Андый чакларда. Сәмигулла сикереп торып, эте янына килде, башын тез өстенә куеп иркәләде, сыйпады, муен асларын кытыклады, алдан ук әзерләп куйган ит калжасын каптырды. Хужа белән эт өч көн рәттән төнне шулай уздырдылар. Дүртенче көн дигәндә хатыны Рәзифә түзмәде, өйдә кара тавыш чыгарды: «Син миннән биздең! Сина мин кирәк түгел! Сина эт кирәк! Алай булгачтын әнкә эт алып кайтырга иде!»—дип ярсыды хатын. Гомерен, инде өйләнеп, бала-чагасы булса да, Рәзифәнен мәхәббәтен яуларга багышлаган Сәмигулла, әлбәттә, сөеклесенә каршы тора алмады. Бүгенгәчә куркып яши Сәмигулла, Рәзифәдән дә курка, Мөхәммәттән дә курка, Рәзифәне ярата, Мөхәммәтне күралмый. Рәзифәне үзеннән тартып алыр дип уйлый. Тикмәгә генә шушы гомергәчә өйләнмичә йөрми торгандыр дип шикләнә. Шул хәерсез шик һаман котыртып тора. Кыргый этне дә, бүре баласын да кулга ияләштереп була, ләкин хатын-кызнын мәхәббәтен яулау ай-һай!.. Монын нинди кыен гамәл икәнлеген Сәмигулладан гына сорыйсы бар! Әлбәттә, хатынын үзе шул чаклы үлеп яратмаса. алай йөрмәс иде, ир-ат горурлыгын йөгәнләп тормас иде. Шашып ярата шул... Нишләтәсең... Тырыша торгач, максатына да ирешмәде түгел ич инде—Әнә, Рәзифә хәзер ансыз йоклый да алмый... Димәк... Бирсен Ходай... Ләкин Сәмигулла барыбер чүпрәккә әйләнеп бетмәгән әле, «итәк астыннан» вакыт-вакыт башын чыгаргалап алгалый. Бу юлы әлеге гамәле анын өчен бик унай булды: кичтән уртак ястыкка башын төрткән булса да, барыбер сәгать саен диярлек ишегалдына чыгып, эте янына килде, калжа каптырып, башын сыйпап кереп китте; ашарга биргән саен этләрнең башына сугып торасы юк, алар мәче түгел. Теге дөньяда алардан сорарлар ди: хуҗан ашаттымы дип. Мәче: «Юк, ашатмады!»—дип ялганлар ди. Этләр һәрвакыт: «Әйе, хуҗам яхшы ашатты»,—дип торырлар ди. Шуна күрә, ашарына биргән саен, мәченен башына сугып куярга кирәк. Ахирәттә әгәр: «Юк, хужам ашатмады»,—дип алдаса, ана әйтерләр ди. «Син ялганлыйсың бит. Әнә, башында кара тап бар, ашарына биргән саен хуҗан синең башыңа сугып куйган булган, шунын эзе бит ул!»—диярләр, ди. Барс та акрынлап хуҗасына ияләнә-күнегә башлады. Тик бүре баласын бүреккә салсаң да... Дүртенче төнне. Барс, дустын сагынып, капка астына Пират килеп башын тыгуга, ул янә чылбырын өзәргә талпынып карады, әгәр Сәмигулла вакытында чыгып күреп алмаган булса—өзәчәк һәм тагын Пират белән бергә урманга качачак иде. Бу юлы хуҗа кеше уяурак булып чыкты, этнен шыншуын ишетүгә, урамга атылып чыкты һәм капка төбеннән качып бара торган бер ят этне күреп алды. Тәгаен генә чамалап бетерә алмады, бүрегә дә охшатты ул аны... Һәм танып та алды! Бу... теге—Пират дигән бүре кавемле Барый Әкбәров эте бит!.. Әкбәров ничә айлар буе эзли инде аны, Сәмигулла яхшы белә: ишегалдына алып кайтып бәйләр өчен түгел, әлбәттә—атып үтерер өчен!.. Пират Әкбәровның төн йокыларын качырган һәм саташтырып. Әкбәровны җүләргә салыштыра язып, хастаханәләргә керткән җан иясе бит инде. Авыл күзеннән бернинди дә яшерен эш юк Байтимердә Әйе. этләрнен башына сугып торасы юк—алар барын да яхшы хәтерли. Инде ничәмә ничә еллар узса да. ялгыз башы урман-кырларда кангырап йөрсә дә, ул Әкбәровны эзәрлекли, тегесе исә аны агып үтерергә хыяллана. Шулчак Сәмигулланың башына бер уй килде. Әйбәт, яхшы уй! Әкбәровтан үч алырга менә дигән җай чыгып тора, шайтан алгыры!.. Үч алу күңелдәге давылны тынычландыруның бердәнбер кулай юлы Мөхәммәтне дә Әкбәров кенә котырта, ул әүвәл анын гаиләсен, аннан сон үзен юкка чыгарырга уйлый. Ничәмә-ничә еллар Сәмигулла күнелендә әнә шундый авыр хис асрый, бик теләсә дә ул аннан котыла алмаячак—акылына буйсынмый торган бер хәерсез хис ул .. Гыйшык акыллы хатынны акыллы итсә, акыллы ирне акылсыз итә. дип. юкка гына әйтмиләр. Сәмигулланың акылын югалтуынын тагын да бер сәбәбе бар. ул да булса, организмында барган химик реакция! Әйе. әйе Нәкъ менә шул химик реакция организмда серотин дигән матдә бүлеп чыгара—ул кешедәге женси гармоннар өчен җавап бирә Мари урманында исеме дә билгесез булмаган сәер агач үсә. анын исе бик тәмле, шул иснен молекулаларында серотин элементларының химик формуласы бар. Кеше организмына килеп эләккәч, ул беркавым вакыттан соң серотин бүлеп чыгара башлый. Бу исемсез агач күрмәгәнен күрсәтте инде Байтимер халкына. Урманга җиләккә дип барган кыз-кыркын очраклы рәвештә шул агач янына килеп чыкса, алар ни кыланганнарын белми башлыйлар, урманнан кайтышлый Илләттә балык тоткан мари малайларына үхтәре килеп бәйләнатәр. Юкка гына Байтимер кешеләре кытайлар кебек үрчеп биш менгә җитмәгәндер инде!.. Безнен такта яручы Сәмигулла урманга сш йөргәнлектән, анын ашказанындагы химик реакция бер дә тукталып тормый. Ул моны хатыны Рәзифәгә мәхәббәтенең көчле булуы белән аңлата. Ә мәхәббәт белән көнчетек исә бер юрган астында йоклыйлар Тыныч күлдә җеннәр үрчи I өнья—күләсә... Монголлар урыс җирләрен яулап алдылар. Көрәш I I каты булды. Ләкин чиркәүләр үз урыннарында калды, аларга У Дитимәделәр. Ханнын әмере шундый булды Шуннан сон урыслар гасырларЧзуенча җиңүчеләргә ясак түләп торырга тиеш булдылар Дөнья—күләсә... ...Үлгән һәм яраланган кешеләр сансыз: Казан елгасыннан урманга чаклы булган болынлык, шулай ук урман кырыендагы аланнар, эчендәге еланнар барысы да татар үлекләре белән тулган иде. Шәһәрмен эче белән тирәсе бигрәк тә куркынычлы булып, анын һәрбер урамнары үлекләр белән тулган, йөрүчеләр үлекләр өстеннән йөриләр иде Хан йорты артындагы чокырлар. Казан елгасы буе. болынлык—барысы да гагар үлекләре белән тулып, кайсыбер урыннарда оем-өем яталар иде.. Иван татарларның хатын кыз һәм яшь балаларын тере калдырырга боерып, эшкә яраклы ирләрнең барчасын үтерергә боерды... . Этләргә һәм татарларга керү катгый тыела!.. Дөнья—күләсә. Хазарлар башлыгы яһүди Пссах урысларны тар-мар итте Карт Игорьнсн гыйффәтле хатыны Ольганы кулга төшерде Шу ннан бирле урыс князьләренең каны буталды Дөнья—күләсә. Пстлюра казаклары яһүдиләрне шәп-шәрә калдырып чишендерделәр, кулларыннан бәйләп түшәмгә астылар һәм аяк очларына учаклар яктылар Бер карт яһүдиең сакалын кисеп атып үзенә ашарга мәҗбүр иттеләр, шу ннан соң рәхәтләнеп көлә- көлә аны тураклап ташладылар. Калганнарның кулларын, аякларын кистеләр, иреннәрен кисеп алдылар, күзләрен чокып чыгардылар, көмәнле хатыннарның корсакларын ярдылар. Качып китүчеләрне мылтыклардан, пулеметлардан кырдылар Дөнья - күләсә. бер әйләнә, бер баса.. Мин-Израэль Исаевич Воронов, туган жирем Советлар иле, гражданлыгымнын икенчесе—Израэльдә. Үзем Казанда эшлим, яшәвем Казан артындагы яһүдиләр бистәсендә. Мин Израэльдәге «Натив» дип аталган разведка хезмәте мониторгы. Гадирәк итеп әйткәндә, агент, шпион дисәң дә була. Юк, юк, шпион ук түгелдер. Болай дип атау үземә дә көлке тоела. Мин бары тик мәгълүмат жыючы гына. Әлеге мәгълүматларым бүгенгесе көндә Израэль разведхезмәтенә кирәк булса, киләчәктә ул минем фәнни эшемнең төп темасы. Мине татарлар кызыксындыра. Аларнын тарихи язмышлары яһүдләр язмышы кебек. Шулай ук алар да бөтендөнья буйлап сибелгәннәр. Шунысы кызык: Рәсәйдә һәм Казан тирәсендә яшәгәннәре милли гореф-гадәтләрен, телләрен акырынлап югалтып баралар, ә чит илләрдә гомер кичерүчеләре туган телләрен яхшы белә, милли йөзләре дә күбрәк сакланган. «Миңа ышаныгыз, халык картаймый һәм акыллыланмый, халык һәрвакыт бала булып кала»,—дигән Гете. Бөек сүзләр. Шуна күрә мина бу халыкнын үткәне дә, бүгенгесе дә бик кызыклы. Дустым Барый Әкбәров бу тирәләрнең хуҗасы, бәләкәй генә булса да «власть» кешесе. Ул властьның тәмен белә торган егет. Хәер, хакимлек хисе адәм баласындагы ин көчле хис ул, хәттә мәхәббәт хисеннән дә өстенрәк тора. Барыйны өнәп бетермиләр, ләкин куркалар. Әйе, хаким белән халык арасындагы каршьшык адәм баласының табигатенә үк салынган инде, һәр жан иясе үзен башкалардан өстенрәк дип уйлый һәм тормыш рәхәтлекләре аңа күбрәк булырга тиеш дип исәпли. Кешелек яралганнан бирле ин яхшы жәнлек тиреләре, ин тәмле-том, ин гүзәл хатыннар көчлеләрнеке булган, ягьни тәхеттәгеләрнеке. Һәр кеше дә беренче булырга һәм ин яхшысын гына үзенеке итәргә тели. Ләкин без шулай булуга карамастан, аерым гына тормыш итә алмыйбыз, безгә башка кешеләр белән бергә яшәү кирәк. Димәк, арадан кемдер берәү лидер булырга тиеш. Мәсәлән, бер урында биш-алты дистә кеше җыела икән, шулар арасыннан һичшиксез берәвен башлык, хаким итеп сайлап куярга кирәк, югыйсә, мин көчлерәк, мин әйбәтрәк дип талаша-талаша, алар берберсең кырып бетерәчәкләр. Ләкин һәр кешегә дә хаким булу сәләте бирелмәгән. Бу талант адәм баласына Ходай тарафыннан иңдерелә!.. «Татарларның тарихы гажәеп гыйбрәтле». Израэль Исаевич үз хезмәтен әнә шундый җөмләдән башлап китәчәк. Чөнки бу аңа, аның милләтенә дә бик якын. Язмыш ягыннан караганда да, тарихи күзлектән чыгып та. Татарлар һәм яһүдләр дөнья буйлап таралган. Икенчедән, тарихи җепләр дә бер- берсенә килеп урала түгелме сон?! Хазарларның төп өлеше төркиләрдән торган бит. Югары катлавын яһүдләр тәшкил иткән. Алар Киев Русына барганнар, князь Игорьны тезләндергәннәр, аның хатыны Ольга малаеның атасы да... яһүд бит! һай, бу тарихи бергәлек һәм аерымлыклар... Татарларны милләт буларак Ислам дине саклап калган. Башка милләтләрне үз диннәре Безнең хәтта уртак пәйгамбәрләребез дә бар: Гайсә, Муса, Якуб һәм башкалар. Без барыбыз да Илаһи көч барлыгын таныйбыз, хәтта фән дә. галимнәр дә—акыллыраклары—ул көчне инкарь итәргә кыймый. «Җирләрдә һәм күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярый вә кайберләре ихтыярсыз Ходайга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә һәм кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда күләгәләре дә сәҗдә кылыр» « Бар шундый кешеләр—алтын вә көмеш җыеп асрарлар, Аллаһ юлына һич тә бирмәсләр, ал арга рәнҗетүче газап булачагы белән хәбәр бир. Җыйган ул алтын-көмешләре кыямәт көнендә җәһәннәм утында кыздырылып. маңгайларына вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер болар дөньяда вакытта үзегез өчен асыраган атгын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малыгызның газабын татыгыз». Пәйгамбәрләр аша кавемнәргә иңдерелгән сөрән бу! Янау, куркыту түгел—Хакыйкатьнең нәкъ үзе... Атаклы физик, Нобель бүләге иясе Вигнер әле узган гасырда гына математиканың табигый фәннәр өчен нинди зур әһәмияткә ия булганын бары тик Илаһи көч барлыгы белән генә аңлатып була дип. үзе дә шаккатып язды. Ньютон, Платон, Аристотель, Спиноза. Кант, Гегель һәм башка бик күп галимнәр Галәм Раббысынын барлыгын инкарь итә алмаганнар Мин, Израэль Исаевич, Барый Әкбәровны зур хакыйкатькә күндердем тау башына ул диннәр храмы салачак! Ул моны үз фикере, әүвәлдән үк үз башына килгән идея дип ышанып йөри. Ләкин бу орлыкны мин чәчкәнне сизми дә калды, бахыр Хәерлегә булсын, мин авторлык хокукын дәгъваламыйм. Ислам җирлегендә вахаббитлар үрчемәсен, мин шуннан куркам Югыйсә, минем Изрэльдәге туганнарым алардан көн дә үлем һәм меннәрчә төрле зыян күреп тора. Дин кануннарын җанны коткару өчен табип тәкъдим иткән дару кебек чәйнәп нитеп тормыйча тоташ кабул итү зарурдыр Тигезлек. Туганлык. Ирек! Менәбезнен максат нидән гыйбарәт' Вәлиев Сибгат, аның кызы һәм җимеш сатучы кияү К апкасын Барый Әкбәров дөбердәткәндә Сибгат абыен җиденче төшен күрә иле инде Капка тавышына ин әүвал хатыны Сәнифә уянды. Һәрхәлдә Сәнифә үзе шулай дип уйлады. Чынлыкта исә кызлары Сәлимә бу вакытта күзен дә йоммаган иде—үзе йоклаган бүлмәнең тәрәзәсен Нури килеп шакыр дип өметләнеп ята иде ул җиде төн уртасында Юеш май җиле төнне тагын да суытуга карамастан. Сәнифә эчке күлмәктән генә ойалдына атылып чыкты һәм әче тавышы белән —Кем бар анда?—дип сорады. Үзе бер кулы белән өйалды ишегенен тоткасына чатырдап ябышты, теге нәмәрсә. ягьни азербайҗан кияү булса, бар ишегалдына кара тавыш чыгарып, ире Сибгатны уяту иде Хатын җәһә! кенә өйалды почмагында сөялеп торган сәнәккә карап алды, салкын корал урынында тора. Кызганыч. Казаннан алып кайткан усал этләрен, кемдер агулап китте. Тавышының әчелеге аның үзенә дә ошады, тик урам яктагы кешенен колхоз рәисе икәнлеген белгәннән сон әлеге әче тавышка мизгел эчендә нидер булды—ул чишмә челтерәвенә охшап калды —Хәзер. Барый Хаҗиевич. хәзер ачам Хатын инстинкт белән өстендә юка эчке күлмәк икәнлеген тоеп, әүвал тиз генә инснә халатын салып чыгарга уйлаган иде, ләкин өйгә кире кереп йөрү хужа кешене көттерү була дигән фикер белән Сибгатнен бусага төбендә торган кырык бишенче үлчәмле калошларын эләктерде дә. лаштор-лоштыр, капкага габа китте. Хатынны бастырыкка чаклы «Барый Хаҗиевич мине эзләп килгәндер, бозауларның ач калганлыгын ишеткәндер дә Мина склад ачкычын алып килүедер, бригадир итеп куймакчы була торгандыр мине Кәримәне гон уртасында эшеннән чыгарып ыргыткандыр да ну тәвәккат кеше инде безнең председатель!»—дигән тәмле уйлар озата барды —Сибгаткә әйттем бит мин. капканны бикләми тор дидем'-Авыл хуждсынын тавышы чак кына ачулы. Башка чак булса. Сәнифә алан үэснен бозау ирен председательдән күбрәк һәм аяусызрак сүктерер иде. ләкин бүген ул гаепнен үзендә икәнлеген танмыйча булдыра алмады, исәбе хужа кешегә йортларына бәла килгәнлеген дә сиздерәсе килү бугай.—Теге җимеш сатучы тәмам үзәккә үтте бит, имансыз! Көн-төн тынгылык бирми, килмешәк! Барыйнын: «Нинди килмешәк ул тагы?»—дип. авыз ачуы булды, кызы Сәлимәнең базарда җимеш сатучы кавказлы белән чуалып китеп, качып шуна кияүгә чыгарга йөрүен сөйләргә әзерләнгән хатын, Сибгатнен зур галошларына сөртенеп тә китте һәм. Барыйга таба авып, колхоз хужасын дәү имиләре белән капка баганасына терәп куйды. Җитмәсә, бер имие пылт итеп эчке күлмәк изүеннән атылып, һава суларга да чыгып өлгерде һәм, егылмыйм дип, аз гына чүгәләгән Барыйнын нәкъ борын тирәсенә туры килде. Кайнар иде хатыннын тәне, дымлы май жиле белән генә суынып өлгермәгән иде әле. Сәнифә Барыйнын Һади абыйсы белән яшьтәш, ун ел буе бер сыйныфта укыдылар. Һадинын сыйныфташ кызлары, мәктәптә укыганда, үзләреннән шактый яшьрәк Барыйны «минем киявем буласынмы!»—дип шаяртып, тенкәләренә тияләр, алай гына да түгел, юлларында туры килсә, бәләкәй буйлы малайны тотып алып суырып үбәргә дә күп сорап тормыйлар һәм шул рәвешле аны тәмам оялтып бетерәләр иде. Менә... әллә... ничә еллардан сон «кияү» булып алырга да язганмы сон?.. Барый, теге чактагы шаяртуларны исенә төшереп, учы белән Сәнифәнен кайнар имиенә орынды.. Тегесе, шаяргандай булып, Барыйның күкрәгенә ике кулын терәде дә аны читкә этәргәндәй итте. Итсә дә итте, итәсе килмәсә дә итте: өйдә «бозау булса да» ире бар ич!.. —Сибгат кайда? Барый җитди кыяфәт алып өлгергән иде. —Сон... бу вакытта? Кайда булсын инде, йоклый. Сәнифә анын бу соравына иренеп кенә җавап бирде, чөнки Барыйны Сибгат янына түгел, үзе янына, ана җиде төн уртасында амбар ачкычларын тоттырып, мөдир итәргә килүе дип өметләнгән иде ләбаса. Элекеге «складчица»ны эштән алып, бүген бозауларны ач калдырганы өчен. Малларга он үлчәп бирүче тол Кәримә кичтән исерек килеш амбарга кереп йоклаган. Юк. ана Сибгат кирәк булып чыкты бит әле. «Каравыл тавында берәр машинасы батып калгандыр да, Сибгатьтән тракторын кабыздыртырга исәплиләрдер... Хәер, колхоз маллары кайгысымы сон боларда!..»—дип, тагын да иренебрәк фикер йөртеп алды Сәнифә. Вәлиев Сибгат Барыйнын иң алдынгы, ин булган механизаторларыннан берсе. Барый анын янына юкка гына килмәде. Кешеләр янына төнлә йөри ул хәзер. Чөнки чәчүләр тәмамланганнан соң тау башына күчү хакында хәлиткеч сонгы җыелышларның берсе буласы. —Сибгат абзый,—диде ул әле һаман уянып җитә алмаган хуҗага:—Сиңа җирне мәчет яныннан ук бирергә булдым... Тау башында дим. Анда урыны да тигезрәк. —Мәчет яныннан?—Сибгат капылт уянып китте.—Нәрсә, үзбәк кияүгә мәчеткә йөрергә якынрак булыр дисенме! Син дә мыскыл итәргә уйладыңмы инде, Барый туган, ә?! Анын бу сүзләреннән Барый югалып калды, ни дип җавап кайтарырга да белмәде, чөнки ул мәсьәләне белеп бетерми иде әле. —Ишеткәнсеңдер инде, минем кыз, олы кыз Сәлимә, базардагы җимеш сатучы үзбәк белән чуала башлаган. Капканы да шуна күрә кичтән бикләп куям хәзер,—дип, әлеге хәлгә Сибгат үзе ачыклык кертте, әйе шул: председатель ишетеп тә бетермәскә мөмкин бит. Ә ишетсә, ярдәм итүе бар, бик бар. Уен түгел, Сибгат абзан анын карап торган механизаторы да.— Кудырт шул үзбәкне Казаннан, Барый, ә?! Этне дә шул мәлгунь гына агулап китте бит, ә?.. Ул ялварулы күзләрен авыл хуҗасына төбәде. -һем., мәчет янындагы урынга ризамы сон син? -Риза. риза, кудырт кына, чокырлы, ташлы җир булса да риза. Алар кул сугыштылар — Борчылма. Казан-Ташкент поезды йөреп тора бит әле Кызганыч ки. бу сөйләшүне жимеш сатучы үзе ишетмәде, әгәр ишетеп калса, чатыр-чабып. вокзалга атылган булыр иде. бахыр Чынлыкта. Сәлимәнен башын әйләндерүче үзбәк кешесе түгел, әзербайжанлы Нури иде. Нури да. башка кардәшләре кебек, озын акча эшләргә Казанга килгән адәм Бүтәннәр, ана чаклы килгәннәр, кайсы-кая йортка кереп, ялгыз татар хатыннарына өйләнеп, урнашып беткәннәр, андый уй белән шәһәрдә һич тә баш тыгарлык түгел. Нури аптырап калмады, шәһәргә ерак булмаган авылдан үзенә «яр» эзләргә кереште һәм бер дә бер көнне ана да бәхет кояшы елмайган шикелле дә булды: ул Байтимер кызы Сәлимә белән танышты. Сәлимәгә өйләнеп алса.—югыйсә Нуринын Сумгаитта хатыны, оч баласы бар —эшләре тагын да көйләнеп китәчәк Беренчедән, авыл шәһәр түгел, монда, кияү булган очракта, атбәтгә. тонналап жимеш саклап була, икенчедән, теркәлү кайгысы бетәчәк бит Шул рәвешле ике-оч ел унышлы гына сүдә итә алса, аннары ул. барысын да ташлап, беренче чиратта Сәлимәне. Сумгаиты ягына карап, койрыгын сыртка сатачак, кыскасы, моннан кыяклаячак, төзелә башлаган нигезенә ике катлы йорт күтәрәчәк һәм үз хатыны Зөллә белән рәхәтләнеп гомер кичерәчәк иде «Сәлимә. Сәлимә».—дип уйлап куйды Барый Сибгатләр капкасыннан чыккач. Чү! Туктале1 Анын язмышында Барыйнын да катнашы бар түгелме соҢ?.. Әйе шул. теге чакта шабашник әрмәннәргә аш пешерергә куйдырггы бит ул аны Көчләп диярлек Үгетли-үгетли Ата-анасы белән сөйләште сөйләшүен Ул чакта бәләкәй генә Т-25 тракторында эшләп йөргән Сибгатне зур тракторга утыртты. Сәнифәгә амбар ачкычларын вәгъдә итте Сибгатнен әни карчыгы гүр иясе булган вакытлар Кечкенә трактор белән генә дүрт баланы аякка бастырырлык акча эшләп булмый, әни карчык китеп баргач, бердәнбер карап торган акча чыганагы—пенсия дә килүдән туктады Авылдагы күз карасыдай медпункт та ябылган, шәфкать туташы һөнәренә укыган Сәнифө дә эшсез калды Дөресрәге. Сәнифә эшсез катмады ә акчасыз калды Авыл халкы табип ярдәменә кая барсын—һәммәсе дә Сәнифәнен капкасын шакырга мәҗбүр. Сибгат әүвәл мона каршы торды. Шуннан сон авылдагы карчыклар кан басымын үлчәтергә дә райүзәккә—кече Филига йөрергә тиешләр иде. Шул рәвешле юлда ике карчык, хастаханәгә барып җитә алмыйча жан-тәслим дә кылдылар Ирләрен сугышта югалткан хезмәт, гыл ветераннары Картлык көннәрендә алар хөкүмәткә артык кашык булып чыктылар Шуннан бирле Сәнифаләрнен йорты медпунктка әверелеп китте, күрә торып, авылдашлырнын юк кына чирдән дә кырылганын карап торып булмый бит инде . 0 теге карчыкларның чак кына уйнап алган кан басымнарын көйләү өчен берәр укол гына кирәк булган икән, югыйсә' Шабашник әрмәннәр—алар колхозда бозаулар фермасы салу белән берочтлн Казан читендә кече Филидагы бер иптәшкә коттедж да төзиләр иде -пешекче итеп яшь татар кызын таләп иттеләр Барый аларнын теләкләренә каршы килә алмады, әнә шул рәвешле жиләк кебек япь-яшь кыз пешекче булып эшли башлады. Югыйсә, шул көздә педагогика институтына укырга кереп, хыялы укытучы булу иде Дөрес, яргы ел уздымы икән. юкмы. Салимә Казанга качты качуын. Ләкин бу алымы түгәрәкләнеп килгән корсагын әти-әнисе һәм авылдашлар теленнән яшерү өчен иде Билен кысып буып йөри торгач, бер дә бер көнне «әрмән калдыгы»тулай торак туалетында агып та китте Шәһәрдә эшсез интегеп йөргәннән сон кы з янә әти-әнисе янына кайтып егылды, ләкин ул кара тутлы Нури атлы егет белән танышып өлгергән һәм иртәгә үк ана кияүгә дә чыгарга әзер иде. Усал эткә агуны Сәлимә ашатты... акторчы Галләм капкасын да төнлә шакырга уйлады Барый. Төнлә :илеп керү, беренчедән, халыкны каушатып жибәрсә, төнге өйләшүләр гадәттә үтемле була, ана берәү дә каршы килми торган иде. Бу инде сыналган алым. Ни гаҗәп, төн уртасы булуга кармастан, Галләмнең капкасы бастырыкланмаган иде. Барый ишегалдына керде дә. үрелеп, тәрәзәгә чиртте Лапас ягыннан эт өргән тавыш ишетелде. Тракторчының бозау чаклы бик усал эте барлыгын белә Барый, шун күрә җәһәт кенә шул якка күз ташлады, урам баганасындагы лампочка бар ишегалдын яктыртып тора, лапас ишегенең бикле икәнлеген күргәч, тынычланып, янә тәрәзәгә тырнак очы белән тиеп алды. Галләм агай үзе чыкты, төнлә борчучының Барый икәнлеген күргәч, аптыраган булды, әмма аның нигә килгәнлеген сизгер карт белә һәм шуңа күрә дә алдан ук кабырга йоннарын тырпайтты. —Минем тракторга ут капмагандыр бит, Барый энем. Ут капса да минем эшем юк, чөнки кичә яшь малай эшләде, мин билемне кузгалттым, сыкгаулап торам әле. —Беләм, Галләм абый, беләм. Мин башка йомыш белән. Галләм, өйалды утын яндырып, төнге кунакны баскычка утырырга чакырды, үзе тәмәкесен кабызып җибәрде. —Жә, ни булды? —Ни дип инде, үзен дә беләсең бит, Галләм абый, шул күченү турында инде, тау башына дим. Галләм тәмәкесен тәмләп суырды да яшел күзләре белән Барыйга карап куйды, аннары көлемсерәп: —Тау башына дисең инде алайса? —Әйе... авыл белән. —...җил белән, давыл белән, килсә килсен, эшерербез ил белән, авыл белән дисен инде алайса?.. —Алай димим бит әле, Галләм абый. —Димисең, әмма ләкин шулай дип уйлыйсын син, энем. Зур гәүдәле, көрәк куллы Галләмдә юмор хисе бардыр дип, башына да китерми иде Барый, карт шаяртырга да оста икән. Ләкин аның тавышы кинәт җитди төсмер алды. —Син беләсеңме, энекәш, утыз җидедә минем әтине нәрсә өчен алып киткәнннәрен? —Белмим, Галләм абый. —Алайса сиңа авыл тарихын өйрәнергә кирәк, энем, кешеләрнең үткәнен. Әйтим белмәсән, угыз җидедә синең бабаң, кызыл коммунист Әкбәр агай тау башындагы Байтимер авылын тау астына күчереп йөргән. Минем әти күчмәгән, каршы килгән. Шунын өчен аны, син халык дошманы дип, сөргенгә озатканнар. Шул елны мин туып калганмын. Әти кире әйләнеп кайтмады, мин аны бер тапкыр да күргәнем булмады. —Минем бабай гаепле булмаган бит анда! —Белмим дигән буласың, менә үзеңдә беләсең икән бит, энем. Ие, синен бабан гаепле булгандырмы, юктырмы... эш узгач, әтине яклап караган, чөнки дус булганнар алар, энем. Әкбәр абыйга, авыр туфрагы җиңел булсын, үзенне дә ябып куябыз дигәч кенә районнан кайтып киткән ул. Әтине соңгы юлга Бәрхетгәрәев Галләм һәм аның кызы Зәринә озатып калучы да шул булган. Әнигә кайтып сөйләгән... и гомер буе безнен гаиләгә ярдәм дә итеп торган әле. Әтинен сөрелүендә, күрәсен. үзен гаепле санагандыр инде... —Шулай булгач, нигә карышасын. Галәм абый, мин сина ин шәп урыннан жир бирдертер идем. Әйт халыкка, синен бер сүзен житә — Беләм бер сүзем җиткәнен Тик әйтмим, энем, әйтмәячәкмен. Үзем дә күчмим. Лучше биреп жибәр син мине... Сизәсенме, тагын утыз җиденче еллар исе килә башлады бит... Мине рәхәтләнеп бөгәрләп тыгачаклар Себергә үк барып житә алмам алуын, карт сөякләрем юлда ук таралып бетәр Барый дәшмәде, тракторчы белән саубуллашты да капкага таба атлады. Тик сонгы сүзе итеп әйтеп куйды: —Бурзаеңны бәйдән ычкындыра күрмә. Галләм абый, эт атучылар йөри Барый котычкыч авыр һәм күнелсез уйлар белән машина ишеген ачты һәм егылып китә язды: машина эчендә ниндидер шәүлә бар иде Ләкин «шәүлә* ана хуштан язарга ирек бирмәде, телгә килде: —Мин бу, Барый абый. Зәринә. —Зәринә0 ! Нишләп утырасын монда, кайдан килеп чыктын син?! —Тәрәзәдән чыгып шылдым. Сез әти белән өйалдыңда утырганда. —Йә, нәрсә кирәк инде сина, кызый? —Мин кызый түгел. —Миңа димәгәе! —Барый абый, зинһар, кызма азс. Мине тынла син әүвал. Синен әти янына ник килгәненнне беләм бит мин. Тик син ул кире беткәнне үгетли алмаячаксың, әти тау башына күчәргә ризалык бирми икән, ана карап бүтәннәр дә кузгалмаячак. —Йә, шуннан! —Шуннан шул, Барый абыкаем, әйдә, тау башына киттек. Безгә йорт урыны сайлыйбыз. Әти минем сүзне тыңлаячак! —Тынламаса? —Тыңлар! Тыңлаячак! Мин вәгьдә бирәм! Сез вәгъдәгездә тордыгыз бит. мине культурага укырга керттегез! Машина тау башына алып менә торган юлга таба борылды Тау башына менеп җитүгә, Зәринә машинадан сикереп төште дә —Барый абый, ә клуб, культура йорты кайсы урында булачак?—дип сорады Кыз төнлә очарга гадәтләнгән күбәләк кебек иде, бер урында гына тора алмый, бөтерелә, әйләнә, тулгана, баскан җирендә биеп тора. Кәефе дә шәп күренә. —Барый абый дим! Барый аңа мәдәният йорты салыначак урынны күрсәтте Зәринә. жил- җил атлап, шул урындагы бер түмгәккә басты да: —Тау Башы Байтимеренең беренче сандугачы Зәринә Бәхетгәрәсва1—дип, әүвәл игълан итте һәм шуннан сон үзенен көчле, бормалы-бормалы затлы тавышы белән җыр сузып җибәрде Очар кошлар бездән китеп бара. Әллә җитте инде кәпәр’ Аерылганда нигә шулай моңлы Карый микән синен күзләр0 Монсу да шул, бигрәк ямансу да Бу җәйләрдән китеп барыш Аерылулар, канышулар— Шушыдыр ла безнен язмыш Мәхәббәткә озын гомер телик. Гаепләмик әле көзне. Очар кошлар канат сынагандай Язмыш үзе сыный безне. Монсу да шул, бигрәк ямансу да Бу жәйләрдән китеп барыш. Аерылулар, кавышулар— Шушыдыр ла безнең язмыш. Язлар безне кабат якынайтыр. Артта калыр монсу көзләр. Синен күзләр, кавышуны көтеп. Очар кошлар юлын эзләр. Кызнын тавышы Барыйны тан калдырды! Бигрәк тә моны! Юкка гына мәдәният академиясенә атлыкмаган икән кыз!.. Барый үзенен тәне буйлап рәхәт җылылык узганын тойды, Барый, хужа Әкбәров. бу мизгелләрдә кечерәеп калды, әллә ничек юкка чыгып бетте дисән дә була. Менә тавыш, менә мон!!!Ул шул рәвешле әсәрләнеп басып торганда, Зәринә. йөгереп килеп, анын кочагына ташланды һәм битеннән үбеп алды. —Рәхмәт Сезгә. Барый абый! —Рәхмәт? —Әйе. минем монарчы Сезгә рәхмәт тә әйткәнем юк иде бит әле! Тагын җырлыйммы, Барый абый! Барый абый! Бу җырым Сезгә багышлана! Елмаясын, көләсең син. Нигә сөям димисен? Мәхәббәтен юлга чыккан. Ник каршына килмисең? Тан сызылгач тәрәз ачып. Күк йөзләренә кара. Килер бер көн, сизәр әле, Үпкәләп булмый ярга. Жанымдагы уг-ялкынны Сизмисен икән, сизмә! Көл(ә) алганда көл инде син, Моңая гына күрмә. Йөрәккәен ялкын алгач, Үзе дә белер әле Сердәшенә бик яшерен Сүз итеп сөйләр әле. Басмалардан чыккан чакта Күләгәң суга төшә. Әнә килә, көлә-көлә Чын сөю үзе килә!.. Билләхи газыйм дип әйтим, Барый бу минутларда тәмам эреп бетте... чишмәгә әйләнеп тау башыннан түбән таба агып төшеп китте Барый... шушы тау башында басып торган килеш кенә, кулы белән үрелеп, күктән йолдыз алды Барый. . һәм ул йолдызны каршысында еш-еш сулап басып торган затлы тавыш иясенә тапшырды Төнге салкын жил исеп куйды. Барый, үзенә килеп сыенган кызыкайны күтәреп алып, машинага утыртты... көчле куллары белән анын башын күкрәгенә кысты. Ул төнне яше җитмеш ягына авышса да тракторчы булып эшләүче Бәхетгәрәев Галләмнен каладан сатып алып кайткан усал эте яман тавыш белән бары бер генә мәртәбә улап куйды.. Аннан сон, алга ыргылып, тәү тартылуда ук юан сипне шартлатып өзде дә кунакчага менми калган бер яшь чебине ботарлап атты Әллә лапастан иреккә чыгасы килгән иде эт-жаннын. әллә инде бер яше тулган кыз-эт авылга урманнар хуҗасы Пират килгәнне сиздеме сон? Улавы куркуыннан булдымы, әллә урман егетен үзенә кунакка чакыруы микән?. Хәер, ни генә булса да бер яшь чеби харап ителгән иде инде. Миңлекәев Арыслангали һәм аның хатыннары У рманчы Арслангалинең капкасы бастырыкта, эте исә ишегалдында иде. Барый капка янына якынлашуга, көчек вакытында ук Казаннын кош базарыннан шактый бәһагә сатып алып кайтып бәйләнелгән немец овчаркасы калын тавыш белән өрергә кереште. Эт тавышына уянып чыгарлармы, юкмы дип. баш ватып торганда ишегалдыннан Арслангали хатыны Мәймүнәнең тавышы ишетелде: — Кем бар анда, Арслангали, син кайттыкмы әллә? Шакучының Барый икәнлеген белгәч. Мәймүнә. Әкбәровнын сыйныфташы, этне оясына кертеп ябып куйды да бастырыкны шуыштырды Нәкъ шушы мизгелләрдә, хужа кешенен өйдә булмавын аңлап алган Барый ник килүенә үкенеп куйды. Мәймүнә, авыл башлыгының төн ката йөрүенә гаҗәпләнеп, тәмам аптырашка төште, ә мунча өйалдыны качып яткан тол хатын Әсма куанычыннан чак кына кычкырып җибәрмәде! «Менә бит. тәки эләкте бит! Булды болай булгач, булды гына түгел, кая ул булу гына'» Ул, Әсма, күпме гомер караулаганнан сон. мунчага качып, әле капка төпләрендә саклаганнан сон тәки максатына иреште, теләге тормышка ашты ләбаса? Мәймүнә янына Арслангали хатыны янына, хужа үзе юк чакны туры китереп, унайлы вакытны чамалап, сөяркәсе килде? Сөяркәнең лә ниндие генә але? Барый Әкбәров үзе! Әлбәттә, председатель кеше төн ката эшкә кушарга килмәгәндер инде! Классташлар да бит әле. сөешәләрдер, яратышалардыр. Бетте' Моннан сон. бу хәлләрдән сон Арслангалине Мәймүнәдән башы-аягы белән йолкып алачак ул. Ходай кушып' Ә ватык тәрәзәләрнең үче үзе ни тора!!' Имансыз хатын тик торганда бит. Әсма оенә килеп, сыерга башак болгата торган таяк белән бар булган тәрәзә пыяласын кырып китте! Имеш. Әсма Арслангалине качырып яткыра' Бик качты ди Арслангалиен! Ише ташында хатыны дулаганны ишетүгә, чоланнын арткы ишегеннән бәрәңге бакчасына чыгып шылмады але. бары мич кырыена сыенып, тәрәзәдән ялтырап күренмәс очен посып кына торды Хатынынын Әсма ишеккә өйгән баррикадалар аша барыбер өйгә керә алмаячагын белеп тора бит ул' Әсма ире Сәетгәрәйдән тол калганнан сон урманчы ялгыз хатынны утын һәм башка кирәк ярак белән тәэмин итеп, вак-төягенә булышкдлап тора Әсма Мәймүнә белән яшьтәш, Сәетгәрәй вафалы на чаклы да. кыз чакта да бик дус ахирәтләр иделәр Арслангали исә балта остасы мәрхүм Сәетгәрәй белән дус булды. Урманчы агач белән тәэмин итә, Сәетгәрәйнең балтачылар бригадасы исә атна саен берәр бураны коеп кына тора, аннан сон аны Казан читендә коттеджлар төзү чәчәк аткан чор—шәп кенә бәягә озаталар. Бер дә бер көнне урманда Сәетгәрәйне агач басты, Әсмасы ике ыштансыз бала белән тол калды. Элеккеге дустынын хатынына ничек итеп ярдәм итмисен, ике нарасые белән ничекләр итеп аны язмыш ярында ялгызын калдырасың ди инде! Бик теләп ярдәм итә Арыслангали тол хатынга. Җитмәсә, Әсмадан һәрвакыт шәп көмешкә дә өзелми, идән асты тулы яһүдләрдән сатып алган шәраб булыр. «Самогон» түгел, нәкъ менә көмешкә, күз яшьләре кебек чиста көмешкә. «Самогон»ны мари авылында ясыйлар, ә яһүдләр яшәгән авылда көмешкә белән шәраб коялар. Мари үзе ясаган «самогон»нга каты булсын, эчкән кешене тизрәк жүләрләндерсен, тилертсен дип, тавык тизәге тондыра, ә яһүдләрнен көмешкәсе исә чишмә суыннан. Заманында Барый яһүд авылына өр-яңа трактор-комбайннар да кайтартып карады, иң уңдырышлы кара туфраклы җирләрне бүлеп бирде—чәчегез, урыгыз, сугыгыз, җилгәрегез, кыскасы, рәхәтен күрегез! Тик яна тракторлар да, буяулары елык-елык килеп торган комбайннар да озак эшләп, берәүгә дә рәхәт күрсәтә алмадылар шул. аларны бик тиз ватып сафтан чыгардылар да, яһүднең Арслангали урманнында элек үскән, хәзер сагынып сөйләргә генә калган калын имәннәр кебек гөрнәдердәй ирләре тагын көмешкә кою белән шөгыльләнә башладылар. Көмешкә һәм шәраб сатып яту күпкә файдалырак иде шул. Яһүд авылы тирәсендәге җирләрне алабута, эт эчәгесе каплап китте. Әсма көмешкәне берөзлексез яһүд авылыннан алып тора һәм шул анын чите кителгән тормышын алга таба сөйрәп тә бара. Ул гына микән?!. Иреннән яшьли тол калган хатынның үзенен дә яз саен чәчәккә бөреләнеп алган чаклары—һәр күзәнәге пылт-пылт итеп торган яшь организмны урман каравылчысы китерткән коры-сары угын җылысы белән генә җылытып булмый шул, ул «домна миченә» ир-ат күмере кирәк. Нәкъ менә шул сәбәп белән генә Арыслангали белән түшәк тә бүлешкәләп ала иде Әсма апан... Аларнын бу кырын эшен ахирәте Мәймүнә дә сизенде һәм бер дә бер вакыт, икенче көнен өенә кайтмаган каравылчысын эзләп, Әсма ахирәте өенә килде. Шунда икәнлеген белеп килде һәм рәттән тәрәзә пыялаларын да кырыл чыкты. Сәетгәрәе Арыслангали эшен эшләгәндә һәлак булды бит, шуңа күрә Арыслангали Мәймүнәгә генә түгел, үзенә дә тиеш дип фикер йөртә иде тол хатын Ләкин кырын эшләре Мәймүнәгә сизелгәч, хәлләр катлаулыга китте һәм аннан котылу чарасын табарга кирәк иде. Ин яхшысы бозыклык эшендә Мәймүнәнең үзен каптыру һәм ире белән араларын бозу, дөресрәге, кыек эшләреңне иренә житкерәм дип өркетеп торып, Арыслангалине курыкмыйча бүлешү. Әйе шул, нишләп ахирәтенең ире исән-сау да, ә ул ялгыз башы салкын түшәк җылытып ята? Бер дә гадел хәл түгел бит инде бу?!. Кайчак Арыслангали атналар буе урманыннан кайта алмый. Шул вакытларда Мәймүнәнең капкасын да читләр какмый торгандыр дисенме? Бары тик төнге йокыларыңны кызганмыйча, качып, сагалап кына торасы бит инде, югыйсә!. Чү, тукта! Барый Арысгалине сорады да, өйдә юклыгын белгәч, чыгып китте түгелме сон?! Чукынды! Ник кермәде икән? Әллә анын карангы мунча тәрәзәсеннән качып карап торганын сизенүче булдымы сон? Алай дисән, Мәймүнә ишегалдына күптән теге усал этен ычкындырып җибәргән булыр иде. Кара, кара, чынлап та бәеннән ычкындырды түгелме сон? Барый киткәч, капкасындагы бастырыкныны этеп куйды да... Хәзер моннан ничек чыга инде ул? Карангы мунча эчендә кыштырдаган тавыш ишетелеп куйды! Нәрсә булыр бу?! Әсманың коты ботына таба тәгәрәде, ул артка чигенәм дип, нәрсәгәдер абынды һәм лыпылдап арты белән сәкегә утырды. Ай!!! Нәрсә бу!!! Бака өстенә утырдыммы әллә?!! Кара, кара, бака күтен тешләп алды түгелме соң?!! Әсма, уктай атылып, ишегалдына чыкты һәм капкага таба йөгерде, этнен бәйдән ычкынган икәнлеген онытып җибәргән иде. артында ырылдаган тавыш ишетелгәч кенә абайлап алды:бозау чаклы эт ана тешләрен ыржайтып басып тора. Ләкин Әсмада эттән курку хисеннән бигрәк. Мәймүнә күзенә чалынудан шүрләү хисе көчлерәк булды, ул акырын гына бастырыкны кире шудырды да капка келәсенә басты Урамга чыгып чабам дигәндә генә, овчарка аның күтен умырып алды. Мирхәйдәр—«тас хәбәрчесе»... Б айтимернең Мирхәйдәр атлы кешесе фермада каравыл тора Чәнгелдек тавышлы кечкенә этен ияртер дә һәр кичне авыл читендә урнашкан колхоз фермасына китеп барыр ул. Көндехзәрен дә йоклап ятмый Мирхәйдәр абзан, ат жигә. колхознын вак-тояк эшләрендә катнаша Мирхәйдәрнең авылда берәүнекенә дә охшамаган кушаматы бар. ул—«Тас хәбәрче», ягъни барлык соңгы яңалыкларны җиткереп торуы өчен аны «ТАСС хәбәрчесе» дип үртиләр, кыскартып әйтсән. «тас хәбәрче»се була инде Бүген, төн уртасында, каравылын ташлап, авылга кайтты Мирхәйдәр. Максаты изге иде. Чәчү башланыр чак. быел апрель ае җылы килде Колхоз амбарында көне-төне ашлык чистарту эше бара. Әкбәров күрмәгәндә, машина - машина ашлыкны йә сатып җибәрәләр, йә үз амбарларына алып кайтып бушаталар иде. Мирхәйдәрнең мона бик тә эче поша, алай гына да түгел, ашказаны тырный ук башлый, ачудан барысын да Әкбәровка җиткерәсе килә. Тотсын гына әле менә! Әкбәровка ярарга тырышуның исә үз сере бар тау башында яхшырак җир эләктереп калу Югыйсә, анын бәрәнге бакчасы гел таштан гына тора, тәмам җелегенә үтте инде, көзен күршеләре капчык- капчык бәрәңге ташыганда, ул җүләр нәрсә кебек бакчасыннан таш җыеп йөри. Әлбәттә, монын да үз сәбәбе бар. Моннан биш-алты ел элек Мирхәйдәр баш ташлап эчүче, тагын шулай дәвам итсә, тәмам ал кашлыкка чыгып бетәсе бер бәндә иде. Шулай, бер эчкән вакытында, «бслая горячка» башламын, урамда ыштансыз чабып йөргәннән сон. ниһаять. Мирхәйдәр нәтиҗә ясарга булды. Хатыны күптән ташлап киткән, ялгыз башы гына яшәп ята иде ул бу вакытта. Аннан сон басудагы менә дигән кара туфраклы бәрәнге бакчасын да бер литр аракыга авылдашына сатып җибәрде бит Айныгач, җир янә кирәк булды. Әмма авылда яхшы җир калмаган иде инде Ул. аптыраганнан, читтәге ташландык җирне эшкәртергә булды, әлеге урын исә галәмәт ташлы булып чыкты. Ул төнне Барый авылда мулла булып йөрүче Алихан капкасын шакырга уйлады. Урамда алар Мирхәйдәр белән манганга маңгай диярлек очраштылар. —Нигә каравылыңны ташлап йөрисен бодай'.'!—диде Әкбәров каравылчыны танып алуга. Тегесе дорессн әйтергә курыкты, чөнки карак тотылмаган бит әле, шуна күрә хәйләләргә булды: — Кичтән хатын сыкрап калган ие. тиз генә шунын хәлен белеп килим дигән исм Рәис кеше артык бәйләнеп маташмады, бары сүз булсын дигәндәй: —Эше урыныңны калдырып йөрмә!—дип кисәтәсе генә итте һәм төнге караңгылыкка кереп югалды Аның тон уртасында кешеләр белән сөйләшеп йөрүен ишеткән Израэль Исаевич дусларча гына шелтәләп тә алган иде алуын. «Сталин заманы түгел бит. нигә төн уртасында кеше борчып йөрисен?»—диде ул. Барый ана каршы көлеп кенә куйды, аннары, җавапсыз казырга уңайсызланыптыр инде «Ул заманнар тагын килмәстер дип кем әйтә ала. Израхзь Исаевич?! Әнә бит. хәзер стукачларга яңадан яшел юл ачылды» Мәскәү президентының террорчылар хакында сөйләгәндә әйткән сүзләренә ишарә иде бу үзенчә Сүз, чыннан да, террорчылар хакында барса да, халык аны үзенчә кабул итте: телисен икән рәхәтләнеп әләклә! Сина рәхмәт кенә әйтәчәкләр... Барый шул сөйләшүне исенә төшерде дә, кинәт аптырап калды. Туктале, тукта?... Израэлъ Исаевичнын үз кинәше түгелме сон бу?.. «Кешеләрне бер йөреп чыгарга кирәк, көндез өлгермәсән, башка вакыт тап, әмма зур җыелыш алдыннан кылларын тарткалап, үз ягына аудара башла!»—дип, үзе кинәш итте ләбаса?! Анламассын бу яһүдне дип уйлап куйды ул Алихан мулла капкасы янына килеп җиткәндә. Ә Мирхәйдәр замананың кай якка таба барганын күнеле белән сизенгән, күрәсең. Ул төнне Байтимер урамы буйлап таңга чаклы йөрсә дә бер генә карак очрату бәхетенә дә ирешә алмады. Күнелсез генә фермасына таба атлады. Анда каравылчыны шаккаттыргыч яналык көтеп торган: кечкенә этен каравыл өенә кертеп мичкә ябып куйганнар, мескен көчек шуннан чәңгелдәп ята. Мирхәйдәр, этне тоткынлыктан азат итте дә, сыерлары янына чыгып чапты һәм анда исә тагын да хәйран калырлык күренешкә тап булды:ишек тышкы яктан анынча бикләнмәгән, чит кеше йөргәнлеге аллә кайдан кычкырып әйтеп тора; каравылчының эченә курку йөгерде Абына сөртенә ферма эченә керсә, ни күрсен—алгы якта аерым ояларда бәйдә торган үгезләрдән җилләр искән! Өчесенен берсе юк!!! Мирхәйдәрнең аяк буыннары калтырарга кереште, чак-чак сөйрәлеп, сыерларны барларга китте, бәхеткә, алары үз урынында икән. Ул янә урамга чыкты, кергәндә игътибар итмәгән булган икән, ишек янында машина тәгәрмәче эзләре ярылып ята иде... эланган өч үгезне Байтимердән ераккарак алып китеп өлгерсеннәр эле. без Әкбәров артыннан куып житик. Ни дисән дә, мулла йортына оара бит. Байтимер мәчетендә мулла Вазыйфаларын башкарырлык бер генә кеше бар, ул—колхозның элеккеге агрономы, парткомитет секретаре Шәнгәрәев Алихан абзый иде. Алихан муллалыкка махсус укымаган, ләкин ул догаларны яттан белә һәм гарәп язуын рәхәтләнеп таный. Шәнгәрәевнен әбисе Гайфә карчык бик гыйлем кеше булган дип сөйлиләр, Алихан. имеш, яшь чагында дин гыйлемен әнә шул әбисеннән эләктереп калган ди. Аннан сон, пенсия яше җиткәч, ул кулына китаплар тоткалый башлады һәм шушы көннәрдә генә райүзәк мулласы янына барып сабаклар да алып кайтты шикелле Әлбәттә, Алиханның әүлия түгел икәнлеген авылның олы кешесе генә түгел, бала-чагасы да бик яхшы белә. Ләкин анын догаларны шартлатып яттан укуын, акыллы вәгазьләрен бик яраталар һәм нәкъ менә шуна күрә дә инде анын кайбер вак-төяк гаеп-гөнаһларын күрмәмешкә дә салышалар иде бугай. Байтимердә күптән түгел генә яна мәчет салып чыктылар. Элек каравыл өенә җыелышып, балта элеп куярлык тәмәке төтене эчендә төрле гайбәт сөйләшүдән узмаган авыл ирләренең күбесе хәзер, тәһарәтләнеп, мәчеткә җыйнала. Каравыл өендәге гадәт буенча мәчетне дә гайбәт сөйләү йортына әйләндерергә теләүчеләрне Алихан бик тиз урыннарына утыртты. «Әй Аллаһынын ачулы кемсәләре, сөйләшүдән туктагыз! Бәс, сезгә Аллаһынын ләгънәте булсын. Сөйләшүдән туктагыз»,—дип, фәрештәләрнең әмерләрен укып күрсәтте ул. Әгәр дә без пакь калебле мөэминнәр булсак, безгә фәрештәләр: «Әй Аллаһынын намаз ияләре! Сезгә Аллаһынын рәхмәте булсын, киләсе намазга кадәр без Аллаһыдан сезен гөнаһларыгызны истигъфар кылуын сорарбыз»,—диеп шатланып калырлар дия иде. Ә без, кеше гайбәтен сөйләшкән булып, мәчеттән фәрештәләрнең ләгънәтен алып кайтабыз, гаиләбезгә афәт һәм кайгы-хәсрәт ирештерәбез. «Үә үәрадә фил-мәсәҗиди йәкүлүл-хәсәнәт кәмә тәэкүлү әлбәһимәтүлШәңгәрәев Алиханның кендеге селкенә хәшишә», ягьни китапларда әйтелгәнчә, мәчеттә дөнья сүхләре сөйләшү, хайван печәнне ашаган кебек изгелекне ашыйдыр Моннан аңлашыла ки. мәчеттә дөнья хәлләре турында сүз куерту , бер- беренне кимсетү-кыерсыту, бүтәннәргә яла ягу мөселманлыктан түгелдер Шулай ук «минем гөнаһым юк. мин фәлән доганы укысам, жәннәткә керәм» дигән тәккәбер кемсәләр дә Аллаһ каршында монафикълык кылган булырлар. Жәмәгател-мөслимин. тәннәребездә җаннарыбыз бар чакта истигъфарга ашыгыйк. Аллаһы Раббыбыз—гафу итүче. Тәкъвә мөселманга истигъфардан да кыйммәтле нәрсә бар микән? «Иннэд-динә гыйндәл-лаһи исләм— Аллаһы каршында бердәнбер хак дин ислам дине генәдер Белгәннәребез белән Ахлаһ йортларын буш тотмыйк. Яраткан догаларыбыз белән намазлык өстенә басып, керсез сабыйлар күнеле белән Жәллә жәлалеһкә сәждә кылуны көндалек табындагы ризыкка тин итик. Менә шундый рухтагы вәгазьләрне Алихан бик белеп, килештереп сөйли белүе белән халыкны авызына каратып тора ала. Алиханнын әүлия түгел икәнлеген беләләр дигән идек. Әйе. ул элек аракы мичкәсе эчендә йөзгән кеше булып, шунын белән гаиләсенә генә түгел, колхозга да шактый зыян салган бер адәм иде. Хәзер ул көннәрен исенә төшерсә, үзе дә элеккеге халәтен мыскыллап көлә, әмма ләкин анын бу көлүендә нидидер үкенү хисе бардыр дип һич кенә дә әйтеп булмый шул Бары мен төрле сәбәп табып акланулар гына Алиханнын әле дә сирәк- мирәк ычкынып китә торган гадәте барлыгы да сер түгел Үзенең кылган-гамәлләре хакында көлен, үзен жинелчә генә юмор дәрәҗәсенә күтәреп читләргә сөйләп йөрү адәм баласыннан зур батырлык сорый Теләсә кем булдыра алмый мондый нәрсәне. Алиханны мона көче җитә. Әкият сөйләгән кебек тәмләп сөйли ул аны Ә тыңлаучылар көлә Тәгәри-тәгәри көлә, бахырлар, элек эчеп ташлаганы да көлә, махмырлан булганнары да, чак кына«чиертеп* алганнары да аны тыңлаганда шырык- шырык көләләр. Алиханнын үзенә көләргә ярамый, катырак көлеп җибәреп, корсагына ябыштырылган «пластыр*е ычкынып китүдән курка ул «ЗапоИ» гадәттә вак-тояк сәбәптән генә башланып китә торган иде Мәсәлән, ышна басуында быел бодай бик унган Моны, агроном буларак, иячекләр игеп юмыйсын ди инде. Юмасан. гөнаһ булыр Ә кабинада һәрвакыт бер ярты малае йөри. Алиханнын үзенен аерым машинасы юк. аны басулар буйлап, эштән бушаган арала, сөт ташучы машина йөртә Менә шул рәвешле күңелле көннәр башланып китә. Аракы анын корсагына кергәннән сон гадәти булмаган, бик сәер реакция башлана, әйтерсен. ул сусыз чүлдә бил тиңеннән ком ярып бара, авыз чатнап кибә, ашказаны кендек турысыннан мелт-мелт селкенә башлый тагын аракы соравы имансызнын Шул рәвешле бер агна үтеп 1 ә китә, ахыр чиктә. Алиханын тәмам агулана, коса-коса эчүгә керешә урыныннан да таралмыйча башын күгәрми ята Андый чакта бөтен гәүдәсе сызларга керешә. Хатыны эшкә, балалары мәктәпкә укырга киткәч, сулыш алулары чак кына җиңеләя, хатынының йокыдан торуга, артка чигенә-чигенә. дөньядагы ин актык сүзләр белән әрләүләре дә онытылып тара Алихан оик җиңел хәрәкәтләр белән урынннан тора, көзгегә карый кыяфәт кирпеч сорый, йөз шешенгән, күзләр кызару өстенә кысылып та беткән Димәк урамга чыгын, кеше күзенә күренеп йөреп булмый Ни дисән дә. колхознын агрономы гына түгел, партия оешмасы секретаре да бит ул әле Димәк, өйдән генә эзләргә кирәк хатынның яшереп куйганын Ишегалдына чыгып, оер тирән итеп сулыш ала Алихан баш шөрепләре кыймылдый, селкенә бантлый Суыткычта юк та юк инде ул. күхнә шкафында да юк Чормада' Кыш килүен көтеп яткан киез каталар эчендә! Алихан мәче кебек чорма баскычыннан өскә үрмәли һәм җәһәт кенә киез каталарны эзләп табып, ин беренче туры килгәненең эченә кулын тыгып жибәрә! Бармак очы салкын шешәгә тиеп китә... И, шул чактагы ләззәтне ничекләр итеп анлатмак кирәк0 ' Аны тел белән сөйләп тә, каләм белән язып та сурәтләп биреп булмастыр! Ул ләззәтнең ин югары ноктасы!!! Адәм баласы җир астыннан бер чүлмәк алтын тапса да бу чаклы сөенә алмастыр, мөгаен!.. Алтыннары ни чуртыма бу вакытта! Анын белән баш төзәтеп булмый ләбаса! Хатын эштән, балалар мәктәптән кайтканчы табылган шешә акрынлап суырылып бетә. Алиханны йокы баса. Хатыны капкадан кайтып керүгә, бер кат ишеагадды һавасын тирән итеп сулап, сизгер борыны белән иснәп алганнан сон иренен каяндыр табып эчкәнен шундук сизенә, шунын дәлиле булып, Алихан гырлап йоклап ята. Тапкан! Кайдан, кайсысын тапты икән, имансыз. Хатын мәче кебек чормага үрмәли һәм киез каталарны актара башлый. Буш. тапкан, имансыз! Ничек тапкан, ничек сизгән?! Бу хатын өчен мәңге чишеп булмаслык шаккатмалы табышмак... Иртәгесен ире тагын баш авыртып уяна. Кан басымы сонгы чиккә җитеп күтәрелгән, авыз чатнаган, иреннәр бер- берсенә ябышып каткан, йөрәк дөбер-шатыр килеп селкенә. Соңгы көченә тибә, ул типкән саен карават та селкенә. Хатыны уянганчы борыныннан гына бер чәйнек су эчеп бетерә. Күп сыеклык кан басымын соңгы тамгасына чаклы күтәреп куя. Хатын мыр-мыр эшкә җыена, вакыт бик акрын бара, тизрәк чыгып китсен иде бит канә! Менә Алихан өйдә янә ялгыз башы гына кала, хатынын тынычландыру өчен, «башка эчмәс идем»диеп антлар эчеп кала. Хатын, анын сүзенә ышанып, тынычлана да, тагын эшенә китә, балалар мәктәпкә тарала. Өйдә эссе, эсседә йөрәк тагын катырак кага. Ул ишегалдына һавага чыга. Монда да бөркү. Алихан, махмырлы башын, кыегайтып, баз өстенә керә, монда карават бар, баздагы кардан салкын бәреп тора. Беркавым шулай ятканнан сон чак кына хәл кереп киткән төсле була. Алиханнын башы яңадан эшли башлый. Тик бүген эчәсе килми, ул чынлап торып авырырга керешә. Баз өсте анын кайнарлыгыннан җылына башлый, шуннан сон ул базнын капкачын ачып куя. Рәхәт булып китә. Базга аякларын салындырып утырган Алиханнын башына шулчакта төрле зур уйлар, планнар килә—бер айныган вакытында базны зурайтып, менә бу тимер караватны шунда төшереп куясы булыр, кар өстенә үк. Ана карап кына кар өстендә торган чиләкле сөтләргә чуртым да булмас әле!... Шулай эшләргә кирәк булыр—Алиханын сәгать эчендә кеше булып аягына басачак аннан сон.. Мунча ягыннан бер бака малае килеп чыга һәм күзләрен дүртләндереп, Алихан га карап утыра башлый. Курыкмыи да мәлгунь, әллә ул да махмырдан инде?.. «Иә, бака дус. алайса әйтеп кара, кайда яшерелгән шешә бар? Ә-ә-ә, мич артында дисенме? Юк, анда юк, карадым инде. Келәттәге арыш капчыкларының берәрсе эчендә дисеңме? Юк. аны да тишереп чыктым. Чормада да юк, теге юлы аннан тапкан идем бит инде... Точно, дөрес уйлыйсын син. бака дус! Каз оясында булырга мөмкин!!! Каз бәбкә чыгарып утыра бит. Алан көн саен анын йомыркаларын тикшерә!.. Шунда яшереп куймас дисенме син аны? Хәзер, хәзер тикшереп киләбез аны. Алихан, абына-сөртенә, лапаска таба атлый. Әнкә каз әле яңа гына йомыркалары өстенә кереп утырган.. Ул, Алихан якынлашуга, ысылдый башлый. Тегесе ана игьтибар итми, казнын муеныннан каптырып, оясыннан өстерәп чыгара да, кулын йомыркалар салынган салам астына тыга... Молодец икәнсең син. бака дус! Рәхмәт сина, мен яшә! Тапты бит! И бу хатынның аңгыралыгын әйтер идем, тапкан яшерер урын, перәме аяк астында гына бит. Жәһәннәмгә үк олактыра алмаган шуны яшергән юлы!.. Менә, аракыны яшерә белмәгәне өчен дә хатын гаепле... Хатын эштән кайтканчы шешә тагын бушый, ишегалдында бары гырлаган тавыш кына ишетелеп тора. Каз да никтер бүген оясыннан чыккан, ата каз белән ишегалдында йөри. Алихан хатыны аны оясына куып кертте дә баз өстенә керде. Алихан трактор кебек тавышлар чыгарып гырылдап йоклап ята. Баз капкасы ачык. Хатын, ирен төртеп уята да: Баз капкачын нәрсәгә ачтын?! Сөтләремне ачытып бетерәсен бит' —Бакаларны пленнан коткардым...—дип мыгырдый Алихан йокы аралаш кына —Салкын базда, кар өстендә нинди бака булсын! Хатыннын ачуы чигенә житкән, ул исерек иренә әйтерлек бүтән сүз таба алмый. Аптыраганнан: «Беләсеңме кем син?! Ал каш син. бедденме!!!*—дип сүгә. Алиханнын ин яратмаган сүзе инде бу. шул сүзне ишеткәч, анын йокысы ачылып китә һәм ул хатынына усал итеп карап: «Ә син? Син. үзеннен кем икәнлегеңне беләсеңме сон. хатын. Ә?* «Мин кем булыйм"1 ' Нәрсә, мин синен кебек эчеп ятаммы әллә?! Йә. мин кем! Мин нишләгән әле, жә?* «Синме, син... хатын, син ... мин аткаш булсам, син алкаш хатыны, белдеңме'» Хатын мондый көтелмәгән сүздән әүвәл каушап кала, аннан сон иренен тапкырлыгыннан эчен тотып көлә башлый. «Алихан дим. Алихан Айнырга кирәк бит инде, болай ятып булмый бит инде. ә. алтыным...» Хатыннын шул сүзе җитә Алиханга, бетте, күреп торырсыз, иртәгә ул эчмәячәк, грамм да. Бугазыннан койсалар да., кире төкерәчәк!!! Иртәгесен янә шундый ук махмыр. Тагын чәйнек борыны. Җитмәсә, бүген башынын гына түгел, эченен дә кәефе юк. Бәдрәф юлыннан кайтып керә алмый. Ах. кашыклап тоз салып... шуны әйбәтләп болгатып... бер стакан. Юк. бүген эчте юк дип уйлый ул аннан сон. Жилте! Әле менә кәефе дә ярап торган шикелле. Беркавым шулай ятканнан сон Алихан караватыннан сикереп үк торды Көзге каршына килде. Күлмәген күгәрде һәм артына ава язды кендек, кендеге корсак буйлап астан өскә таба йөри иде. хәрәкәт итә иде"' Бер төшә, бер менә!., һәм шулвакыт анын үтереп эчәсе килә башлый. Ул бер кулы белән кендеген тота, кендек пылт-пылт селкенмәкче була, ләкин ычкына алмый һәм ни гажәп, шул мизгелә аракы эчәсе килү теләге сүнеп тора! Менә сина мә. барысына да шул каһәр кендек гаепле икән ләбаса?! Ул һава суырткыч кебек эшләп тора һәм аракы сорый. Алихан кулын кендегеннән алуы була, янә астан өскә, өстән аска хәрәкәтләнергә керешә, тагын эчәсе килү теләге уяна' Ачыш бит бу! Гажәп зур ачыш! Үзенең дөнья күләм ачышыннан сон Архимед га болай ук сөенмәгәндер, билләхи! Шатлыгыннан Алиханнын хәтта баш авыртуына кадәр бетеп торды, ул һаман бер кулы белән кендегенә басып тора иде әле. Алиханнын үз башы гына җитәрлек хат түгел бу! «Медицинский подход кирәк монда»,—дип уйлап куйды агроном «Медицинский • Тик кемгә барасы? Медпункт эшләми Сибгат хатынынын оснә барып, ана корсашнны ачып күрсәтә алмыйсын. Сибгате бик көнче адәм... Кинәт башына сукты Алиханнын дусты, бергә эшләгән дусты, мал врачы Гаптегани дусты бар бит! Мал врачы булсын, ат докторы булсын, ләкин ул да барыбер врач бит' Алихан бәрәнге бакчасы буйлап кына Гаптегани өйенә таба китте Табигатьнең «кендек* серен чишәргә кирәк бит инде канә' Бер кулы һаман кендек турысында иде әле, эчәсе килүе дә басылып тора Бәхетенә күрә. Гаптегани эштән кайткан, абзар-кура тирәсендә йөри Капкадан килеп керешкә Алихан ана: —Яшьти—алар икесе дә бер яшьтә иде—карале монда, бер кызык нәрсә күрсәтәм!—дип кычкырды Алар икесе бергә эчә башлаганнар иде. Гаптегани туктаган «Кара син аны. каһәр, тормозга салган бит бу!*—дип уйлап куйды шул ми «гелдә Алихан. —Кил әле монда, карале! Алихан. күлмәген күгәреп, кендегеннән кулын алды. —Күрәсеңме, селкенәме? —Селкенә. Шуннан ни? — Беләссн килсә, аракы сорап селкенә ул! —Кит, булмаганны! Ышанмасан, йөз грамм салып биреп кара менә! Гаптегани йөгереп өенә кереп китте һәм аннан башланган шешә күтәреп чыкты. —Син түлке күп салма, илле грамм и җитте. Менә карап торырсың. Алихан, кулын кендектән алды да, стаканны тотып эчә башлады. —Күрдеңме, туктадымы? Гаптегани бу хәлгә шаккатып карап тора иде. Гаҗәпләнүдән ачылып калган авызын кире ябып, янадан ачты да: —Шаяртмыйсынмы син, яшьти. Чынлап та шулаймы ул?! —Сон. үзен күреп торасын бит инде! Ярты сәгатьтән тагын селкенә башлаячак! Менә, яшьти, эчүнен бөтен сәбәбе кайда икән! Кендектә икән, яшьти, кендектә! Син доктор кеше, берәр чарасын уйлап тап. Алайса эчеп үләм бит мин, яшьти! Гаптегани беркавым башын кашып уйланып торды да аннан сон ботын чабып куйды! —Хәзер, хәзер, таптым, яшьти,—дип, ул тиз генә өенә йөгереп кереп китте һәм үзенең эшкә асып йөри торган кирәк-яраклары салынган сумкасын күтәреп чыкты. Аннан ябыштыргыч тасма алды. —Менә шушы пластырь белән ябыштырабыз да куябыз аны хәзер. Ат докторы кендекне берничә кат ябыштыргыч тасма белән беркетеп куйды.—Йәле, селкенәме хәзер? —Ярты сәгать үттеме сон әле? —Көтик сон. Көттеләр, ярты сәгать узды, кырык минут вакыт авышты, әмма кендек беркеткән урыннан кыймылдый да алмады. —Йә, ничек? Эчәсен киләме хәзер? —Грамм да килми, яшьти. —Алайса пластырьны куптара күрмә инде син, яшьти. Хатыны эштән кайткач, Алиханның аек икәнлеген күреп, шаклар катты Алихан ана эшнен нидә икәнлеген сөйләп бирде. Ябыштыргычны куптарып карадылар, кендек янә астан өскә таба йөри башлады, хатын тиз генә аны киредән ябыштырып куйды. Хет чукын, эчәсе килми иде инде хәзер. Димәк, бар гаеп кендектә булган икән, баш ташлап эчеп ятуында Алиханның бернинди дә гаебе юк, тамчы да юк менә!.. Хатыны белән икәүләшеп алар әнә шундый фикергә килделәр... Менә шуннан бирле Алихан абыен шешә яныннан әйләнеп уза торган булып китте. Тик, һәр мунча саен, ябыштыргыч тасманы алыштырып кына торасы. Бу эшне хатыны бик яратып, шуннан үзенә тәм табып башкара иде. Кушамат таралды таралуын. Авылның телен кисеп булмый бит инде. Ямаулы корсак дип үртиләр аны үз артында. Ник?., үртәсеннәр. Анын каравы Алихан үзе хәзер рәхәтләнеп яши башлады, тормышның тәмен табып, мәгьнәсен күреп яши. Менә, пенсиягә чыккач, дин юлына да кереп китте әле. Ходай кабул итсен инде... Иртә-кич хатыны һаман белешеп тора: «Селкенәме, Алихан?..» «Юк, селкенми, карчык, Аллага шөкер...» Кара булмаган кара карга баласының соңгы сәгатьләре... У рман өстеннән каргалар очып узганда аларнын каркылдавы Пиратның эчен пошыра иде. Кара булмаган карганың тавышы бигрәк тә аерылып тора. Көтүләре белән авыл ягыннан очып киләләр дә көтелмәгәндә, кинәт кычкырып җибәрә ул, табигать ялгышы! Әйтерсен, Байтимердә ниндидер хәвеф булган... Анын Актырнактан туган малае тагын авыл ягына чыгып чапкан иде. Әллә әллә шуна берәр хат булганмы ! Әллә анын муенына да әнисе кебек кызыл тасма салганнармы?! Пират тынычсызлана, борчыла. Аны коткарырга барырга ашкына. Ләкин көпә-көндез авылга йөрми Пират Малаен да шул гадәткә күпме өйрәтергә тырышып карады—файдасыз, яшь шул але, аңламый. Кешеләрнең кайвакыт урмандагы бүре туганнарга караганда да явызрак икәнлеген төшенеп бетерми. Май бәйрәме алды авылда сугым вакыты, чираттагысы сабантуе алдыннан була, гадәттә. Моны эт-бүреләр сизенә һәм андый көннәрдә алар төннәрен авылга сәяхәткә әзерләнә. Бу элегрәк шулай иде. авылнын һәр кешесе шәһәрдән усал бурзайлар алып кайтып бәйләп куйгач, суелган малларнын адәм балаларынын үзләреннән арткан санакларын бәйдәге эт туганнары хәл кылып бара. Фермада берәр бозау-мазар үлсә генә инде Пират белән Актырнак малае—әнисенекенә охшаган ак тырнаклы шук малай— Агаяк ферма тирәләрен урап килергә дип киткән иде Кара булмаган карганын. болай ямьсез кычкырып, әллә Пиратка шунын һәлакәте хакында хәбәр салуы булдымы соң?.. Пират үзе картаеп килә инде. Элеккеге сизгерлеге дә. ташып торган гайрәте дә сүнеп бара шикелле. Шулай да кыргый тормыш рәвеше ана бөтенләй мәлҗерәп төшәргә ирек бирми, ул һаман да көчле, өстәвенә еллар буе тупланган акыл-тәжрибәсе дә юк түгел. Шулай да бу юлы Агаякны авылга барудан тыеп кала алмады. Инде зур үскән малайнын урман-читлектә генә бикләнеп ятасы килми. Кара булмаган кара карганын иләмсез ямьсез тавышын Барый да ишетте Анын таң белән урман юлы аша Галләм кызы Зәринәне райүзәктән Казанга йөрүче автобуска илтеп барышы иде Тау башындагы хатләрдән сон бу чикерткә кыз аны үзенә бәйләде дә куйды. Ләкин Барый үзе моны вакытлы хат дип исәпли. Менә ул. Зәринәнен үтенече буенча, аларга ансамбль оештырып җибәрергә ярдәм итә дә., аннан сон кызнын җыр-клипларыннан бер-ике видеокассета чыгарырга ярдәм итсә... Зәринә моны бик тели һәм Барый абыйсына тагын да рәхмәтле булачак... Ни хәл итәсе н. ул дөньяга—шоу- бизнеска—Әкбәров кебек иганәче-спонсорлардан башка борынынмы да тыга алмыйсын Коточкыч конкуренция бара, бигрәк тә талантсызлары котыра Кем әйтмешли, авызына микрофон төртсән. балык та җырлап җибәрер иде, билләхи! Чөнки техника-аппаратура хәзер бик көчле, анын ярдәмендә кәҗә тавышын да былбылныкына әйләндереп булыр иде. мөгаен Кара булмаган кара карганын шөкәтсез тавышы Барыйны сискәндереп җибәрде. Ул машинасын туктатып, мылтыгын алды да. тәрәю пыяласын төшерде. — Бүре-фәлән бармы әллә, Барый абый? Барый Зәринәгә җавап биреп тормады, ишеген ачты. Әнә карга көтүе алан өстеннән очып бара Барый мылтыгын өскә күтәрде һәм чакмага басты һавага чәчелгән ядрәләрнең берсе кара булмаган кара карганын мәгънәсез башын кыеп төшерде Адәм баласы үз гомерендә беренче мәртәбә Табигатьнең ялгышын төзәтә алды!. Шулчаклы төз атуы бүген нигәдер Барыйны сөендермәде. Кара булмаган кара карга җиргә кыелып төшкәч, кинәт аны ниндидер сәерлек биләп алды, сул як чигәсендәге кан тамырларының мелт-мелт кыймылдаганына чаклы тойды ул. Җил тегермәне капылт кирегә әйләнә башла!ан кебек анын баш шөрепләре дә нәкъ кирегә таба эшли башлады бугай Израэль Исаевичнын тау башына салыначак дин йорты хакында әйткән сүзләре исенә төште —Диннәрне бсрләштсрмәсәк, халыклар арасындагы галаш-сутыш мәңге дәвам итәчәк...—дигән иде яһүд дусты шулай бервакыт. Ә үзе күптән түгел Барыйнын бу эшенә каршы килеп, әллә нинди дәлилләр китерә Югыйсә, теге чакта ул шулай димәгән булса, өч динне берләштерү уе кайдан килер иде Әкбәровнын сөт планын арттыру максаты белән чүпләнгән башына? Нигә шулай ике төрле сөйләшә Израэль Исаевич?! Берәр төрле яшерен максаты бармы әллә, югыйсә?.. Һәм нигә күптән түгел күренеп киткән ФСБ кешесе Барыйдан Воронов хакында кызыксынасы итте икән? Үз илендә яши ләбаса ул? Хәер, монда андый шаккатмады сер юктыр да әле, бәлкем. Израэль Исаевич ике илнен гражданины бит, шуңа кызыксынгандыр. Ин гажәбе шул: нигә бу уй анын башына монарчы килмәде, карга атып төшергәч кенә биләп алды күнелен төрле каршылыклы, сәер хисләр?.. Ахыр чиктә кара булмаган кара карга белән Воронов арасында нинди уртаклык булуы мөмкин сон? —Барый абый. Бүре аттынмы әллә? —Аю... Ак аю... Кыз, гажәпләнеп, ана карады: —Ник... безнен урманда ак аю бармыни ул? —Безнен урманда бала башлы бүре дә бар, Зәринәкәй. —Бүре?! Бала башлы??? —Юк, шаяртам гына,—диде Барый машинасына кире утырып.—Син менә миңа шуны әйт әле. Зәринәкәй, син танылган жырчы булып киткәч, мина сәлам бирерсеңме сон? Кыз, чытыкланып, аның беләгенә башын куйды. —Бирүен бирермен дә... тик Сез ул вакытта өйләнгән кеше булырсыз бит инде? —Кемгә? —Урман кызына! —Урман кызына? Урман кызына шүрәле өйләнсен, яме! —Чынлап та шулаймы, Барый абый? —Чынлап та шулай... —Ә Гөлйөзем? Аннары шул дөресме, Барый абый, Мөхәммәт Уразов Гөлчәчәк аркасында гына зур рәссам булган дип сөйлиләр? —Сөйләсеннәр. Дөрес сөйлиләр. —Ә Гөлйөзем?—дип соравын кабатлады кыз. —Күрәсең, мин атаклы рәссам булып китмәдем бит... Кече Фили—райүзәккә килеп җиткәннәр иде инде. —Тиздән концерт бригадасы белән районнарга чыгарга исәп. Безнен концертны сатып алырсыз әле, Барый абый, яме? —Алырмын. Хәбәр итәрсен. Саубуллашканда сонгы сүз алышу әнә шул булды. Израильнең дәүләт булып оешып яши башлаган беренче көннәрендә үк читтән күпләп яһүдләр тарту була. Үзенә дошман булган гарәп илләре белән чорнап алынган Израиль шул рәвешчә ныгырга, дәүләтен аякка бастырырга тели. Ләкин моңа күп кенә илләрдәге иммиграция кануннарының кырыс булуы комачаулык итә һәм нәкъ шул сәбәпле дәүләт махсус разведка оешмаларының эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. Кырык сигезенче елда шул максат белән «Алия-Бет» институты оеша, шул исемдәге разведка хезмәте эшли башлый Әлеге оешмалар Израиль өчен бик зур эш башкаралар, читтән күпләп яһүд гаиләләре китерелә. 1948-1949 нчы елларда Ирактан илле мен гаилә, ә 1950-1951 нче елларда йөз илле мең яһүд күчерелә. Ләкин «Алия-Бет» ничек кенә уңышлы эшләмәсен, эмигрантларның барсы лиярлек Якын Көнчыгыштан гына килә. СССР һәм Көнчыгыш А>ропадан күченүчеләр бик аз була. Өстәвенә 1949 нчы елларда СССР белән Израиль арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла башлый һәм Тель-Авив күбрәк АКШ ка йөз тота. Премьер-министр Бен-Гурионнын махсус указы нигезендә, «Ал ия-Бет» таркатылып, анын урынына 1951 нче елда «Натив* разведка хезмәте төзелә Анын максаты социалистик илләрдә сионизм идеяләрен таратып. Израильгә күпләп яһүдләрне күчерү була. «Натив» турыдан-туры Премьер-министрга буйсына һәм анын эшчәнлеге аерата яшерен була, оешма эшчәнлеге хакындагы мәгълүматлар исә жиде йозак астына бикләнелә. Израильдәге яһүдләр санын арттыру өчен нинди генә чараларны файдаланмый «Натиф»! Мәсәлән, 1980 нче елда «Натиф» хезмәткәрләре Лондонда СССР га барырга «теләүчеләрне* оештыралар. Йөздән артык яшь англияле турист рәвешендә Советлар Союзына барып иврит телендә әдәбият, видеокассеталар һәм башка пропаганда материллары тарата. Бу зур халыкара шау-шу тудыра һәм шуннан сон Б Бегин «Натиф» җитәкчесе яһүд Леванонны эшеннән азат итәргә мәҗбүр була. «Натиф» башка социалистик илләрне дә тынычлыкта калдырырга уйламый Мәсәлән, Румыния Израильгә яһүдләрне чыгарган өчен барлыгы 60 миллион доллар акча ала, шуның яртысын Чаушеску үз кесәсенә салып куя. И зраиль хөкүмәтенә бер яһүд башы 3 мен долларга төшә Кызганыч, без исә читтән үзләре теләп кайткан татарларыбызны да кайда куярга белмибез!. Адәм типкесендә йөриләр 1985 нче елда Горбачев дәүләт башына килгәч, яһүлләрнсн Израильгә чыгуына яшел юл ачыла һәм илне ярты миллионлап яһүд ташлап чыгып китә. Күрәсең, СССР президенты масоннарның якын дусты булган дип фаразларга гына кала.. 1991 нче елда СССР рәсми рәвештә таркалгач. »Натиф*нын бурыч- максатлары да үзгәрә Хәзер аларнын хезмәткәрләре галантлы яһүд яшьләрен генә «чүпләп» тора башлый, шунын өстенә Рәсәи галимнәре һәм белгечләре белән элемтә урнаштырып, фән өлкәсендәге алдынгы фикерләрне җыя. Рәсәйнен сәяси-икьтисади хәлен өйрәнә, анализ ясый, аерым халык- милләтләрен өйрәнә, алар хакындагы мәгьлүматны Израиль белгечләренә- аналитикларына тапшырып тора Израэль Исаевич соңгыларыннан иде Фәнни институтта эшләү өстенә Воронов татарлар белән ныклы элемтәдә тора Тормыш-яшәеш рәвеше бик тыныч кына барган кебек булса да. тыныч күлдә җеннәр үрчи дигәндәй. Израэль Исаеничнын күлендә дә «шпион жен* утыра, ләкин анын күле бик тирән булып, «җеннәре» су өстендә күренмиләр иде Әмма ул беркайчан да үзләренен яһүд авылындагы милләттәшләрен Израильгә күчерүне максат итеп куймады Мондагы яһүдләрнең хатыннары татар кызлары булып, андый катнаш гаиләдә туган балалар исә интеллектуаль яктан да, талант ягыннан да калган милләтләрдән биш-алты башка өстенрәк торганлыктан. Израильдәге тормышны бик яхшы күз алдына китерә һәм бсрсенен дә палестиналылар, гарәпләр бомбасыннан шартлыйсы килми иде Очты-очты... авыллар очты, кешеләр очты... И ртәгә тау башында урын бүлешәсе дигән төнне халык йокламады, һәркемнең дә ин шәп урынны, ин шәп җирне эләктереп каласы килә иде Вәлиев Сибгат хатынынын колагына кат-кат ту кыды— тау башында андый-мондый берәр ызгыш-талаш кебек нәрсә чыга калса. уяу булып тор. янәсе, этне бәйдән ычкындырырсың дип кисәтте. Фермадагы өч үгезне урлатканнан соң, элеккеге каравылчы Мирхәйдәр, кечкенә гәүдәле чәнгелдек этенең муенына таш бәйләп су астына җибәрде дә каладан зур овчарка сатып алып кайтты. Дөрес, Әкбәров ана үгезләрне гафу итте итүен Тик бер шарт белән: иреннән тол, Барыйдан көмәнле калган мари хатыны Наташаны ул өенә альт кайтып утыртырга тиеш иде. Башы себер китәсе килмәгәч, килеште Мирхәйдәр. Наташа белән бик тиз уртак тел дә таптылар. Мирхәйдәр тау башына менеп киткәч, Наташага да уяу булып торырга кушылды. Бу хакта күршеләренә сөйләп йөрмәсәләр дә, ир-атның барысы да өендә шундый әмер калдырды. Алиханнын әүвәл менәргә исәбе юк иде, кичкырын аларга Гаптегани килеп керде. —Син нәрсә, ятасын, яшьти?! Жирсез каласын киләме әллә!—диде ул бусагадан атлауга.—Кайтканнар белән әрәмтамакларга эләксен дисезме ин яхшы җирләр? Алиханнын җавабы әзер иде: —Мин мулла кеше бит, мәчет яныннан берәр урын калдырырлар әле. —Нинди мәчет, дивана,—дип сүгеп алды аны Гапгани үз итеп, якын итеп — Анда мулла гына түгел, поп та булачак бит әле. Поп кына да түгел, еврей мулласы да! Бу хәтлесен уйлап бетермәгән иде шул Алихан. Ул кырын яткан урыныннан торып утырды да күзләрен төбәп Гаптеганига карап утыра башлады. —Шулай дисеңме, яшьти? —Сон! Шулай булмыйни! —Алайса менәргә кирәк, име! —Син, яшьти, нәрсә сангыраеп утырасын сон! Кендегең селкенә башламагандыр бит?—Ул аптырап Алиханнын хатынына карады.—Нәрсә, селкенми торгандыр бит?! Алихан хатыны ашыгып башын чайкады: —Юк, юк, селкенми, Ходайга шөкер! —Селкенмәсә, тор, әйдә! Карале, мылтыгын барые синен, исәнме ул? Исәнен исән, атмый ул түлке. —Атмаса атмас, барыбер ал син аны. Сүз мылтык хакында киткәч, Алихан хатыны да кушылмыйча булдыра алмады: —Сез нәрсә, җир өчен авылдашларыгызны атарга җыенмыйсыздыр бит? —Җир өчен, мин сиңа әйтим, авылдашларыңны мылтыктан гына түгел... туры килә калса, бомба белән дә шартлатырсың! Жир бит ул! Жир! Анлыйсыңмы?! —Абау, Гаптегани, ни сөйлисен син? Дөнья малы өч көнлек бит ул. Тегендә баргач, ничекләр җавап бирерсен?! —Бирербез!—дип көлеп куйды ат докторы,—Мулла үзебезнеке бит, әйеме, яшьти! Алихан ана җавап биреп тормады, кендек турысындагы ябыштыргычының бер чите кубып маташа иде, ул баш бармагы белән шуны басып куйды да, хатынына карап әйтте: —Бурзайны бәйдән ычкындырсаң да ярый. Әгәр дә мәгәр тау башыннан минем кычкырган таваышны ишетсән... Ни, яшьти, төнге һавада тавыш каты яңгырый бит ул, име? Механик Батай малае сары Абдул дуңгыз танаулы явыз этен үзе белән үк алып менгән иде. «Аудан кайтып килеш»,—дип акланган булды ул. Тол хатын Әсманың кулында ике җәпле сәнәк иде. «Урам тулы эт, каршына килеп чыксалар!»—дип, ул да аклану җаен тапты. Телсез Габдеринен башсыз малае Габдулланын кесәсендә үзе ясаган пистолет, дары урынына шырпы күкерте генә булса да ул каты шартлый иде. Ядрә урынына вак кадаклар кисеп тутырды. Барый Әкбәров ул кичне авылда түгел иде. «Израэль Исаевич өйгә кайтмады»,—дип, хатыны килеп әйткәч, ул шәһәргә чыгып чапты Барый тиз генә Мөхәммәтне эзләп тапты Тегесе бу вакытта иске татар театры янындагы затлы йорттан өч бүлмәле фатир алып, шунда күченгән иде Мөхәммәтнең атна ун көн элек Париждан кайтканлыгын белә, яна фатирында да булганы бар Мохәммәт Уразовка Луврдагы халыкара күргәзмәдә катнашу бәхете эләккән иде. Сиринә Самуиловна белән икесе бардылар Һәм хәзер бөек рәссам Уразовнын күкнен жиденче катында йөзгән коннәрс Мөхәммәт өйдә булып чыкты, ике дус кочаклашып күрештеләр Кунагы хөрмәтенә авылдашы затлы француз коньягы чыгарып утыртты -Без моны тегендә стаканлап эчтек!—дип мактанып та алды Мөхәммәт —Без дигәч тә ... почги мин генә инде. Бүтәннәр уймак чаклы рюмкадан гына сөзеп утыра. Ә бездә, татарларда, урыс холкы бит хәзер Чиләкләп тондырабыз'» Чиләкләп эчкәне күренеп тора иде авылдашының, йөз-кыяфәте шактый таушалган Гомумән, сонгы вакытларда ул мондый эш белән еш шөгыльләнә башлады Кайтканына күпме гомер узды. Гөлчәчәге янына барып кайту түгел, хәтта шылтыратып хәлен белә алганы да юк. Париж хисләреннән һәм француз коньягыннан һаман айнып бетә алмый атаклы рәссам Анын каравы. Гөлчәчәк, ул кайтуга, Казанга үзе йөгереп килеп житте һәм салмыш Мөхәммәтнең Сиринә Самуиловна белән кочаклашып подъездга кереп киткәнен читтән качып күзәтеп торды. Кыз ул вакытта Мөхәммәтнең Сиринә Самуиловна белән бергә тора башлаганын белми иде әле Әнә хәзер дә ишектә Сиринә Самуиловна иде, кулында хуҗалык сумкасы, күрәсен. *яшь хатын» якын- тирәдәге кибеткә генә чыгып кергән булгандыр Мохәммәт Ураюв үзенен ничек өйләнгәнен үзе дә сизми калды бугай Ләкин Барыинын бу хакта төпченеп сораштырып торырга да, кызыксынырга да вакыты да. андый кәефе дә юк иде. Ул мәсьәләне Сиринә Самуиловнага анлатты, Мохәммәт дусты килгәч, янә ярты тустаган коньяк чөмерергә өлгерле бугай, бөтенләй жебеп төште «Француз коньягын стаканлап эчәрлек булгач, әйбәттер инде ».- дип уйлап куйды Барый Сиринә Самуиловна каядыр, кемгәдер шылтыратты һәм: «Вороновың биш минуттан монда булачак!»—диде Шул арада Сиринә Самуиловна Барыйга Мөхәммәттән лә зарланып алырга өлгерде «Эчә башлады!—диде хатын, йөзенә канәгатьсехзек чыгарып —Шулай инде ул. татар аз гына талантлы булса, башын тизрәк аракы мичкәсенә тыгарга ашыга! Югыйсә, үзен Франциягә даими эшкә чакырырга торалар, әсәрләрен бик ошаттылар» Барый аңа каршы бер сүз дә әйтмәде «Эчеп алада Гөлчәчәгем дип елый. Нинди кыз булды сон ул шулхәтле?! «Урман кызы» портретына бөтен Париж шаккатты Зур акчалар тәкъдим иттеләр, сатмады үжәт татар'» Барый бу юлы да елмаеп кына куйды Анысын ла көчәнеп кенә елмайды Югыйсә, үз хәлләре лә көләрлек түгел. Зәринә белән буталуы Гөл йөземгә барып ишетелеп, тегесе хәзер, ул офыктан күренүгә, капкасын ук бикләп куя Үзе генә түгел, ничектер дөньясы ла чуалып китте әле. жепнен очы югалды. Аны кайдан эзләп табасы булыр? Израэль Исаевичны куркынычсызлык комитетына чакырганнар иле Ул бу хакта жәелеп сөйләп тормады Шулай да кайтып житәр алдыннан әйтеп куйды «Мөгаен, китәргә кирәк булыр » Эшнең нидә икәнлеген күнеле белән сизенгән Барый кызыксынып сорау бирүне килештермәде Чынлыкта исә Мәскәүдә Вороновның туганнан-туган энесен шпионлыкта тотканнар зө иде. Жепнен очы нәселләренә дә килеп тоташты. Воронов язылачак хезмәтенең соңгы жөмләсен көндәлегенә төртеп куйды: «Татарлар—борынгы милләт. Берничә гасыр ул үзенен «картлык чорын» кичереп, йокымсырап утырды. Хәзер әлеге уңдырышлы жирдә бәрәкәтле орлыклар тишелеп чыгып, алардан яшь үсентеләр китте һәм болар инде тамырланып, ныгып, кояшка таба үрелделәр. Алар тарихында зур хата-ялгыш гамәлләр дә, бөек эшләр дә бар Хаталарыннан арына-арына (туган телләрен үстерү, анын кулланылыш даирәсен арттырып, туган телне милли университет аша (анда шәрекъ факультеты да булдырып) фәндә раслау, бер-берсенә булган хөсетлек, көнчелек, әләктән арыну, һәр милләттәшләренә дә ярдәм кулын сузып яшәү, катнаш никахлардан саклау) алар киләчәккә ныклы адымнар белән барырга мәжбүр. Бу—котылгысыз. Башка юл юк. Калган юллар упкынга илтәчәк!» Тау башында ай сүнгән... Т /лган Айның тау башында утырган чагы... Астан, Байтимердән караганда, чынлап та, нәкъ тау өстендә утырган кебек күренә ул. Йолдызларын ияртеп, төнге җиһанны күзләп йөри-йөри. әйтерсен, арып киткән дә монда тукталып чак кына ял итәргә уйлаган, тау башында утырып тора. Шулчакта бик күпләр Айны таудан тәгәрәтеп төшереп, абзарларына бикләп куярга хыялланалар. И! Шуннан сон бар дөньядан алар капка төбенә халык җыелыр иде!!! Акча түләп Айны тотып карарга чират торырлар, бер генә нурын булса да зур бәһаләргә сатып алырга хыялланырлар; адәм сукмагы гомергә өзелмәс иде капка төпләреннән!.. Ә Ай урынына, тау башына, бик көчле прожекторлар менгереп куярлар иде!!! Соң... шул хәтле акчаларга... Бу хакта бигрәк тә Садыйк Сираевич хыялланырга ярата. Байтимер аша төннәрен мари урманындагы үзенен умарта бакчасына узып йөргәндә килә иде анын башына мондый тәмле уйлар... Менә дигән туристлык бизнесы оешырып җибәрер иде ул аннан сон! Әлбәттә, моның көлкеле, тормышка ашмас, жүләр хыял икәнлеген яхшы белә Садыйк Сираевич. Элек ул эшләгән җүләрләр йортындагы авырулар башына да килмәслек тиле хыял бит инде, югыйсә. Юк! Адәм баласын хыялланудан беркем дә тыя алмый! Бик тәмләп хыяллана ул һәм шуннан әйтеп бетергесез ләззәт таба... Садыйк Сираевичнын бу дөньяда бар нәрсәсе бар. һәммәсе җитеш, кызы да кияүгә чыгып куйса... Тулган айны да үзенеке итсә әгәр... Менә малай гына... нихәл итмәк кирәк! Тау башында утырган ту лган Ай аныкы булсамы? Садыйк Сираевич, татлы хыяллардан ләззәтләнеп, күзләрен йома, янәшәсендә утырган китек колаклы этенен башыннан сыйпый, шоферына ниндидер җылы сүз әйтмәкче була, ләкин капылт кына әлеге фикереннән кире кайта. Этенен колагы китек. Урманда бүре токымлы усал эт белән сугышкан. Колагын өздерсә өздергән, әмма бирешмәгән. Хәер, соңыннан дуслашып та алганнар бугай. Алар умарталыкта вакытта бүре токымлы җан иясе агачлар арасыннан сыртын күрсәтеп-күрсәтеп ала, ләкин якын килергә курка, аның Казбегын эт телендә үз янына дәшеп китерә, шуннан сон алар беркавым югалып торалар, уйнап туйгач, теге эт-жан Казбекны хуҗасына китереп тапшыра. Адәм акыллары бар диярсең, билләхи!.. Тулган Айны тау башыннан тәгәрәтеп төшерәсе иде дә, джипка тагып, өйгә алып кайтып китәсе иде! Бар халык шаккатсын, көндәшләре ачуларыннан шартласыннар иде. Хәзер халыкны байлык белән кызыктырып булмый. Халыкнын күпчелеге шыр хәерче, шуна күрә аңламый. Фикердәшләре исә үзләре дә бай. Алар анлый микән, ә? Хәер, ул үзе анлыимы сон°! Атасыннан калган мал түгел бит. Карт бабасы батрак булган, атасынын атасы көтүче, атасы исә гомер буе ат җикте Нәселдән килә торган байлык булса, бат ки. анлар иде. Әүвәлрәк, төрле хәйлә-мәилатәр белән мат туплаганда, хөкүмәттән урлаганда, ул бер дә бер көнне боларны югалтырмын да ыштансыз катырмын дип курка, һәрхәлдә, жанын андый куркыныч хис туктаусыз кимерә, көн саен бер баш калкытып ала иде. Хәзер ияләнде инде. Әитерсен. ул жиде бабасыннан калып килгән мат хужасы. Гәрчә атарны яна байлар дип йөртсатәр дә. атасалар да... Тау башыннан анын янына тәгәрәп төшәчәк ай кебек, байлык-муллык ана көтелмәгәндә ишелеп килде. Ул аны ычкындырмас өчен кул бармакларын гына түгел, ирешкән нигьмәтенә аяк тырнакларына чаклы батырды, ычкындырмаска!. Бүлешмәскә! Мәдәнияткә, дин юлына, милләт эшенә сарыф итмәскә!!! Хәерче баеса, чабатасын түргә эләр. Ул рухият эшен кайгыртып йөрүчеләр белән сөйләшеп тә тормый. Аларны бөтенләй кешегә санамый... Татар баеса, хатын алыр ди. Садыйк Сираевич үзенчәлекле татар булып чыкты, хатынын аермады, болай гына типтерде. Менә хәзер дә умарталыктагы мунчасына арка ышкытырга барышы иле. Тау башындагы төнге тавышларны ишетеп. Садыйк Сираевич шоферына туктарга боерды. Анын Аен урларга менгәннәр мәллә? Чыннан да. бу вакытта тау башында хәлләр башлана башлаган иде. Тау Байтимер ягыннан менгәндә генә текә булып, ары таба иксез-чиксез тигезлек китә, тауның аргы ягы юк—ана менәсе дә шундук капылт төшәсе түгел, жәйрәп яткан болын чакрымнарга сузыла һәм бары Казан читенә житәрәк кенә ул. чак кына чүгеп. Казансу елгасына барып тоташа. Анда менеп баскач, артка. Байтимер ягына борылып карамасан. тау икәнлеген дә белмәссең. Ләкин ни генә әйтсәң дә тау башы тау башы инде, туфрак һәр урында да бертөсле генә түшәлмәгән кара җирләре бар. комлысы. арырак киткәч исә ташлы һәм чокырлы-чакырлы урыннары күбрәк очрый. Таунын Байтимер ягындагы битен артыш куаклыклары чолгап алган Челтерәп чишмә тибеп утырган җирләр дә шактый очрый. Кем әйтмешли, һәр калжа да майлы түгел иде шул Үзенен яхшы, ин уңдырышлы җирләреннән урман-чытырман арасына куылганына инде гасырлар узуга да карамастан, халыкнын хәтере тарих төпкеленнән үк килә, жир анын өчен бердәнбер яшәү чыганагы, кыскасы, җир жир инде ул Жир өчен булган зур гаугаларны, дәһшәтле сугышларны тулган Ай да хәтерли. Кая хәтер генә! Жир өчен, анын мае өчен җирдәге адәм базаларын, бар тереклекне Ходайнын шул ук бәндәләре Йөзәрләп-меңәрләп жир куенына озата барган бер замандамы! Жир өсте бомбалардан шадраланып беткән замандамы?! Шул дәһшәттән Ай кызынын бер күзенә ак төште, чиләгендәге суы болганчыкланды, хәзер еш кына чайпалып та куйгалый. Цунамилар шул сәбәпле килеп чыга! Бер аршын жир өчен туган белән туган ызгышты, илләр белән изләр чәкәләшеп, жир өстен кан елгаларына батырып бетерде Жир өченме?! Жир өчен кешеләр генә түгел, авыллар, шәһәрләр юкка чыктылар, жир йөзеннән югалдылар, беттеләр, очтылар' Дин йортынын дивары өелеп, түбәсе ябылган инде. Гаптегани Алиханны туп-туры шунда таба алып китте. —Синең урынын Алла Порты янышта булырга тиеш Ә мин. синсн яшьтисн. күршең булам.—диде ул Алар казык кагып әвәрә килеп йөргәндә яннарына Батай малае башсыз Абдул килеп җикеренергә кереште: —Нишләп әле сез, кеше котыртып, казык кага башладыгыз?! Менә, пример, мин казык та алып менмәдем, балтам да юк. —Күнеленә охшаган жиргә сузыл да ят!—дип әче теллеләнде Гаптегани. —Минме, мин сузылып ятыйммы?! Син мәчет янындагы иң шәп җирне эләктергәнне яткан килеш карап торыйммы! —Баскан килеш карап ят! Телсез Габтери малае Габдулла Алиханнын мылтыгын күреп ана бәйләнергә кереште: — Нишкә син монда мылтык алып менден әле, мулла абзый, ә? —Атмый ул. —Тем более? Габдулланың авызыннан анкып самогон исе килә иде. —Атмаса, күтәреп йөрмәсиен син аны! Ата торган мылтык ул. Белдеңме' —Юк дим бит, атмый дим! Ник шул агач мылтыкка бәйләндең сон? —Мин бәйләндемме! Мин бәйләнмәдем! Менә хәзер, шул мылтыгын белән айны атып төшеримме сон? Атып төшерәм бит! Габдулла җирдә яткан мылтыкны җәлт кенә кулына алды да. Айга төбәде һәм аннары шарт-шорт күгәреп беткән чакмасына баскалый башлады. Мылтык чынлап та атмады. Ул. гарьләнеп, мылтыкны читкә томырды. Урыс-француз сугышында катнашкан иске мылтык чык итеп җирдә яткан таш өстенә төште һәм гөрест итеп атып та җибәрде. Тулган Ай Байтимергә таба тәгәрәп төшеп киткән кебек булды, беркавым колаклар тынып торды, ләкин тынлык озакка сузылмады, кемнеңдер: «Аллай! Үтерден бит!»—дип кычкырган тавышы тау башын янә бер кат сискәндереп җибәрде. Ядрәләрнең берсе Сибгатнен аягына эләккән иде, «үлдем» дип кычкыручы да шул үзе иде. Бу вакытта, күнеле сизенепме, Сибгатнен хатыны бозау чаклы этен бәеннән ычкындырып, капканы ачып маташа иде. Мылтык гөрселдәгәнен һәм шунын артыннан ук кычкырышкан тавышлар ишетеп, хатын үзе дә эт артыннан йөгерде! Бозау чаклы этнен калын тавышы башка хатыннарны да аякка бастырды: акчага сатып алынган явыз этләрнең барысы да бәйдән ычкындырылып, капкалар киерелеп ачылды... Этләр белән этләр, кешеләр белән кешеләр бугазлашып, тулган Айнын ак йөзенә өч кенә тамчы кып-кызыл кан чәчрәгән бер мәлдә, Барый Әкбәров машинасы авыл башына килеп кергән иде. Садыйк Сираевич халык җыелган урынны, ыгы-зыгы, шау-шуны гомумән яратмый, шуна күрә ул шоферына кузгалырга боермакчы булып, муенын борган иде, Казбегының багана төбендә аяк күтәреп алырга төшкән җиреннән юкка чыкканлыгын шәйләде дә машинадан төште. Эт-җан тирә-юньдә дә күренмәде. Садыйк Сираевич һафага төшмәде, артык борчылмады. Белә бит ул: анын этендә адәм акыллары бардыр: бер сызгыруга йөгереп килеп җитәчәк иде Казбек. Әмма Казбек чынлап та эт-җан булганлыктан, ерактан ук таныш исне сизеп атып, шул тарафка таба йөгерде. Машинада селкенеп йөри-йөри тәмам туйган, атҗыган, ләкин бу хакта хуҗасына теле белән генә аңлата атмый, шуна күрә кылган гамәле белән төшендереп бирсен әле. Элеккеге танышы Пират белән бераз уйнаклап алырга да җай чыгып тора менә; бүре токымлы урман эте. Казан кунагы килгәнлеген әллә каян белеп, бая ук үзенен янәшәдә икәнлеген сиздергән иде. Казбек, хуҗасы туктап торган арада, җәһәт кенә шул тарафны урап килергә булды. Күптәнге дуслар иснәшеп күрештеләр. Тик Пират, нишләптер, борынын капылт читкә алды: Казбектан дары исе килә иле. Хәер, ул каян белсен: Казбек машинаның арткы утыргычында хужясмнын бүре ядрәсе белән корылган ау мылтыгы белән янәшә килде ләбаса Казбек үзе бу искә күнеккән, ә Пиратнын мылтык исен жене сөйми, аны сагаерга мәжбүр итә. Әмма Пират «төпченеп* тормады. Агаякны ияртеп, эт тавышлары килгән тарафка—тау башына йөгерде. Алар артыннан тагылмыйча Казбекнын башка чарасы калмады. Этләр менеп җиткәндә тау башы Бородино кырына охшап калган, кешеләрне талап, тешләп, жәрәхәтләп бетергәннән сон, бәйдән ычкынган усал этләр үзара әүмәкләшергә керешеп, тулган Айнын котын алырлык дәрәжәдә чинаша-өрешәләр иде. Пират, мондагы канлы бәрелешне күргәч, тулган Айга карап, уларга кереште Эттән туган бүре тавышы тау башын сискәндереп куйды. Киемнәре теткәләнгән һәм кайсыдыр бер усал эт тарафыннан ун кулынын ике бармагы чәйнәлгән Сәмигулла, бу вакытта, шыбырдап аккан канга да игьтибар итмичә, авылга төшеп, үзенен Барсын ычкындырды. Ул ерактан ук Әкбәровнын килгәнен күреп алды һәм. тиз генә артыш куагы артына посып, этен Барыйга таба өстерде . Садыйк Сираевич. дәшеп-дәшеп тә. Казбегы янына килмәгәч, мылтыгын кулына алып, шау-шу килгән тарафка—тау башына менеп китте һәм, берара узуга, колагына Казбегының—кыйммәт бәягә Мәскәүнен үзеннән сатып алып кайткан эгенен!—ачыргаланып чинаган тавышын ишетте дә. уйлап-нитеп томыйча, әүвәл һавага атты, аннан сон кая төбәгәнен үзе дә белештермәде. Казбек—Мәскәү эте—чит кешеләрне сөйми иде. Дөресрәге, аны яшьтән үк шуна өйрәттеләр Бу холкы анын хәтта ерак бабаларыннан ук килә иде Буыннан буынга дәвам итеп, нәселдән нәселгә күчте Дөньяда анын өчен үз хуҗасы һәм берничә ияләнгән кешесеннән башка калган адәмнәр кан дошманнар. Ул тау башында әрле-бирле чабышкан хатын-кызларга ташланды Аларны талап, тешләп, киемнәрен аерганнан сон да кайнарлыгы сүрелмәде Мәскәү этенең. Шул унайдан ул янәшәсендәге Агаякны буып ыргытты Моны күреп торган Пират, Бүре токымлы безгә яхшы таныш кыргый урман җанвары Мәскәү этенә сикерде Этләрнен көче бер караганда тигез иде кебек Менә беркавымнан хуҗасы янында прәннек кенә ашап яткан Мәскәү этенен хале бетә башлады Урман- кырлар баласы, ирек һәм азатлык сөйгән бүре токымлы эт инде яше хәйран булуга да карамастан. Мәскәү этенә караганда тәҗрибәлерәк тә. елгыррак га иде Шул арада алар янына Сәмигулла эте дә килеп басты Ул артыш куагы төбендә бер адәмне тәгәрәтә-тәгәрәтә галап, бармакларын һәм кайбер башка әгъзаларын чәйнәп, инде күнеле тәмам булганның сонында. Пират тавышына менгән иде. Казбекка каршы алар хәзер икәү булдылар Казбек Көньяк-Көнбатышка—Мәскәү ягына—карап, ачыргаланып чинарга кереште... Тулган Ай. бу мәһшәрне бүтән күрмәс өченме, үзенә таба болыт-пәрдәне тартып китерде... Тау башында ут сүнде. Мәчет-чиркәү-синагога шулай ук дөм караңгылыкка чумды Ләкин беркавымнан анда ниндидер хәрәкәт башланды һәм озак га у змады дин йортыннан дүрт Күләгә шуып чыкты. Әйе. әйе. күзгә төртсән күренмәслек караш ы булса да күләгәләре шәйләнә иде аларнын! Күләгәләр артыннан аларнын ияләре—оч Фәрештә һәм бер тәмуг кисәве пәйла булды Алар, гәп корып җибәреп, үзара бәхәсләшәләр иде Араларыннан нурлы вә сөйкемле Фәрештә үзен бик горур, ышанычлы тота, һәр сүзе ташка басылган кебек һәм кире каккысыз. Ул: —Бисмиллөһир-рахманир-рахим,—диде дә, җиде мәртәбә тын алып. монарчы үзе яхшы инанган җиде төрле хакыйки сүз-жөмләләр әйтте. Аннан сон балчыктан яратылган Адәмгә сәждә кылды. —Аллаһтан иңгән китапка гына табыныгыз. —Юк, без аталарыбыз юлыннан барачакбыз. —Сез Аллаһ әйткән дөреслекне яшердегез һәм аны арзан бәягә җибәреп көн итәсез. Сезнен корсакларыгызда ризык түгел, ялкынлы ут тулган. Кыямәт көне килеп җиткәч, сез әйткәннәргә табынучыларга Аллаһ тарафыннан авыр җәза биреләчәк! Калган ике Күләгә, ризасызлык белдереп, баш чайкадылар, күрәсен, каршы кил мәкче булдылар. —Әй сез, китап әһелләре, нигә бәхәсләшәсез! Ибраһим мәсьәләсендә дим. Тәурат та, Инҗил дә аннан сон гына иңдерелде бит! Шуна да башыгыз җитмиме? Сез бит мөселманнарны юлдан яздырып, алдарга телисез! Ләкин бит сез бу рәвешле аңламыйча бары үзегезне генә юлдан яздырасыз! Ибраһим христиан да, яһүд тә түгел ул. Ул Аллаһны бердәнбер дип танучы мөселман булыр. Күләгәләрнең берсе кымшанып куйды һәм әйтте: —Көндезен ышанган булыгыз да, кичен аннан баш тартыгыз. —Аллаһнын юлы ин дөрес юл булыр. Тәүратка, Инҗилгә охшаш тәгълимат бүтәннәргә дә бирелә ала. Бу пәйгамбәргә ышаныгыз, монысына инанмагыз,— дип әйтүчеләр, иман белән көферлек арасындагы юлны сайлаучылар юкмы әллә? Шулар чын кяфер була да инде. Белегез, кяферләргә Аллаһ тарафыннан каты җәза әзерләнгән. Тегеләр һаман каршы килеп маташтылар. —Нигә килешмисез?! Яһүдиләр белән христианнар арасында барган тарихи сугышлар вакытында Инҗилегезне югалтып, буталып беттегез бит инде. Хәзер аны төрле рәвешләрдә шәрехләп маташасыз ләбаса! Шундамы чын хакыйкать?! Калганнар һаман килешмәде. —Бүген кыямәт көне. Бу гаделлеләрнең үз гаделлекләреннән файда күрә торган көн. Алар өчен гөлбакчалар арасыннан чишмәләр агып торучы җәннәтләр булыр. Аллаһ алардан бик канәгать, алар да Аллаһтан разый һәм аңа рәхмәтле!.. Калган ике төнге Күләгә каршы килә алмадылар... Тәмуг кисәве—Иблис моңарчы сүзгә катнашмый тора иде. Ана шулчак: «Адәмгә сәҗдә кыл!»—дип әйтелде. Ул каршы килеп, баш тартты. Үзенчә дәлиле дә бар иде: «Мин Адәмнән яхшыракмын. Мине уттан-ялкыннан яраткансың. Аны исә балчыктан». Аңа әйтелде: «Бәс, җәннәт чык! Инде син, шик-шөбһәсез, ташлар белән атып сөрелгән мәльгунсен. Вә, әлбәттә, жәза- кыямәт көненәчә сиңа барысының ләгънәте булыр!» Шул рәвешле Иблис көферлек җәтмәсенә эләкте. Ходайның бәддогасына тарыды, мәнгелек җәһәннәм—тәмуг кисәвенә әверелде Иблиснең нәселкабиләсе—ана тәлинкә тотучы җеннәр, шайтаннар, кешеләр вә хайваннардан гыйбарәтгер. Шайтаннар аеруча куркыныч: алар бәндәләрнең, төп эшләреннән читләшеп, башка мөһимсезрәкләре белән михнәт чигүләрне хуп күрә. Аяныч ки, күпләр моны аңламый, илаһи вә шайтани гамәлләрне аермый. Әмма аларның хәленә керергә дә мөмкин, чөнки шайтан мәлгунь хәер-хаклыкнын җитмеш ишеген ача да, гаҗәп, алар аша бәндәне, аңа һич сиздермәстән, яманлык һәм фәсадльпс ишеге бусагасына китерә дә бастыра. Чөнки ул Иблиснен һәр әмерен төгәл үтәп баручыдыр. Ә Иблис—тәмуг кисәве. Ул— Явыз. Анын чын йөзе түбәндәгеләрдән гыйбарәт булыр. Исеме—Иблис, шәһәре—ваемсызлар күңеле, даими хәят урыны-тәмуг. мач-мөлкәте-буш хыяллар, мәжлесе базарлар, сәфәрендәге дошманнары—мөселман татарлар, шөгыле—әхлактан яздыру, төс-кыяфәте—төсен үзгәртүче кәлтә елан, яраткан хатыннары—ярым-ялангач киенгәннәр, йорты—бәдрәф вә мунчалар, табигате— аумакайлык, дөньяга килгән көне—Адәмгә сәждә кылудан баш тарткан көне, дус-ишләре—икейөзле бәндәләр, дине—көферлек, дәһрилек, вазыйфасы— Аллаһ хозурында булганнарның баш хужасы. хезмәт вакыты—кыямәткә кадәр, сәфәр дуслары—җеннәр дә шайтаннар—бәндә сурәгендәгеләр. курыкканы— дога, жәтмәсе—хатын-кыз. яраткан шөгыле—ир-атнын ирләр, хатын-кызнын хатыннар белән женси мөнәсәбәтләре. Дин йортында янә шау-шу купты Озак та узмады, анын морҗасыннан, утлы төтен булып, ике шайтан бөркелеп чыкты һәм жиргә төшеп, кагынгандай итенделәр. Шайтаннарның берсе телгә килде: —Фәрештәләр китте. Фәрештәләр булмаган жирдә без үрчибез! Икенчесе анын сүзләрен жөпләп тормады, үз уен әйтте —Ник шаулашты болар бик каты?! —Адәмнәр гадәттә ике очракта бер-берсенен бугазларына ябыша: хатын- кыз. җир яки акча-байлык бүлгәндә! —һәм милли хисләренә кагылсан! —Әйе. Иблиснен исемлегендә татар аерым графада тора, мишәр аерым графада, үз күзләрем белән күрдем. Димәк, алар аерым милләт' Шул исемлекне без шыпырт кына антропология институтына илтеп бирдек' Мәскәүгә үк! Директорның өстәлендәге исемлекне алыштырдым да куйдым. Ул моны үзенен исемлеге дип уйлап йөри Ха, ха! Директор чаклы директор шайтан коткысы белән йөрсен әле! Кемнәрне генә юллан яздырмыйбыз без. ахири. ә!.. —Укый белмисен бит син! —һа. белмәс сина! Мин ун ел буе Казандагы татар гимназиясендә укучы кызларны тәмәке тартырга юкка гына өйрәтеп йөрдем мени' Грамотаны да шунда эләктереп калдым! —Ярый, бүтән йөри алмассың! Татар гимназияләрен ябалар ди анда. Мәскәүдән берәү Казандагы берәүнен колагына шулай дип пышылдаган —Ул Мәскәүнен берәве, бик беләсен килсә, мин булырмын' Мәскәү чиновнигына әверелдем дә., пышылдадым инде колакларына! Чөнки мине настояший чиновник дип кабул иттеләр' —Хе. алайса ул гимназияләре дә шайтан коткысы белән генә ябыла микәнни?! —Шулай булмый ни! Менә үзеннен дә башын зшли икән бит! — Нәрсә көлгән буласың? —Ник мина төртәсең?! —Йә. ярый, безне алда зур эшләр көтә. Безгә ачуланышырга ярамый —Адәмгә әверелгәч тә тукмашырга өлгерерсең ате дисенме' —Шулай булмыйни! — Баш түгәрәк синең! —Әйе шул Чү. тукта, адәмнәрчә сөйләшә белергә дә өйрәнергә кирәк сина! Адәм кыяфәтенә кергәч, нинди шартларга эләгәсен бит әле! Мафиозникларына тап булсан . —Ә мин сихер белән жинәчәкмен! —Жинүен жинәрсен анысы Тик сөйләшә дә белергә кирәк' И крыша кирәк! — Крыша'’ Анысы ни тагын- ’ —Крыша там. наверху! _Син нәрсә, хочешь сказать. что у меня крыша поехала?! Тагын мыскыл итәргә керештеңме! Мин! Сине хәзер' — Йә. йә. тынычлан! Мин алай димәдем битате! Баклан ты. понял? —Баклан? —Әйе. мин сиңа хәзер адәмнәр арасында, бигрәк тә яшьләр арасында еш кулланыла торган сүзләрне өйрәтәм. Баклан—ашыра кеше дигән сүз була. —Баклан—аңгыра. Аңладым, тагын? —Жопа на два базара—икейөзле адәмгә шулай дип әйтәләр. —Один базар, два базара и... и-или-ии... одна жопа да? —Да, да? Гринь—доллар! —Аһа, доллар. —Дичь—ямьсез хатын-кыз. —Ә нормальный кыз? —Тема... Кыз—«тема» була. — Профессор әфәнде, сез бүген нинди тема өстендә эшлисез? Ха, ха! —Чымерь—начар адәм. —Чымерь! Фу! Чымерь! —Шнурки в стакане. —Анысы ни тагын? —Әти-әниләр өйдә дигән сүз. —Шнурки! Ха, ха! —Доить самовар. —Самовар доить? Бәлкем, сыердыр ул, ә? —Юк, сыер түгел. Әтидән акча сорау дигән мәгьнәне анлата. Тагын менә «лечить» дигән жаргон. —Дәвалаумы? —Лечить, ягъни акыл сату. Йә, шулары җитеп торыр сиңа. Боларнын һәммәсен Иблис аган үзе уйлап чыгарды да ярдәмче шайтаннары аша кешеләр арасына кертеп җибәрде. —Карале, әгәр дә Иблис кушканны башкара алмасак, безгә нинди жәза булыр дип уйлыйсын? —Нинди жәза? Хе... бернинди дә физик жәза булмаячак. Просто Иблис безне эштән генә куачак һәм гомерлеккә кешеләр арасына җибәрәчәк. Шайтан итеп түгел, ә менә кешегә әйләндереп! —Ә минем кеше буласым килми! Килми! —Минем дә килми! Чибәр хатын-кызны бүлә алмыйча кем беләндер пычакка пычак киләсем килми! Власть, дан-дәрәжә өчен сугышып канга батасым килми! —Тормыш алып барам дип, борыным белән жир сөрәсем килми! —Йә, булды, чинама! Әйдә лучше кеше булырга өйрәнә торабыз. Иначе безгә шунсыз булмый. Алар арасында яшәргә дә кирәк бит әле. —Бу нинди шешә? Аның эчендә нәрсә бар? —Аракы! —Аракы?! —Безнеңчә әйтсәк, шайтан суы. Без гомер буе адәмнәрне шуны эчәргә котыртып йөрдек, нәрсә, оныттыңмы әллә: сихер көчебез кимегән очракта адәмнәрнең авызларына аракы гына коя идек. Сихерен дә кирәк түгел, шундук бер-берсе белән талаша, сугыша башлыйлар иде. —А как же! Хәтерләми ни! Күпме гаиләләрне җимердек! Күпме жүнле кешеләрне юлдан яздырдык, шул үзебезнең шифалы су ярдәме белән! Хәзер үзебезгә дә эчәргә туры килә инде. —Ә эчкәннән сон нишлибез? —Нишлибез0 Нәкъ кешеләрчә эшлибез. Әүвәл җырлап җибәрәбез, аннан сон мактанырга тотынабыз, аннан сон инде сугыша башлыйбыз. Бер-беребезне тукмап туйгач, өйгә кайтабыз да хатыннарга бәйләнәбез! —Ә ул адәм затларының хатыннары бер дә эчми микәнни? — Ничек кенә эчәләр әле! Эчәләр дә үзләренең хуҗабикә икәнлекләрен бөтенләй оныталар! —Ничек оныталар? һай бигрәк наивный инде син! Ничек онытсыннар инде?! Адәмнәрнен аракы эчәргә яраткан хатын-кыхтары. даже... үхзәренен бер нәрсатәренә дә хужа була алмыйлар. Анладынмы? —Аңладым кәнишне! Хәтта үхзәренен менә... колак яфракларына кадәр хужа түгелләр уже. әйе бит? —Сображаешь! —Әйдә, әүвәл мактанышып алыйк. —Бик рәхәтләнеп! —Карале, минем чынлап та кеше буласым килми бит Без аларны. без аларны унҗиденче елдан бирле бозабыз, котыртабыз бит инде! Азар арасында хәзер бездән явызраклары да күренгәли башлады бит! —Әйе шул Мин монын белән горурланам гына. Без Иблис агайнын приказларын җиренә җиткереп үтәп барабыз. —Әүвәл, кулаклар дип. ин уйганнарын, тырышларын җәһәннәмгә олактырдык Аннары миллионлаган адәмнән халык дошманы ясаттык. Мин ул Сталин дигәннәренен жанына шундый ныклап кереп урнаштым ки' Минем әйткән сүзләрнең һәммәсен карышмыйча үтәп барды —Ә мин ананчы Ленин дигәннәренен баш миенә кереп урнашып, күпме дөньяны болгаттым' —Ә мин моннан сон ин Дәү түрәнен анына кереп урнашам да милләтләрне юкка чыгарырга боерам! Чөнки бу татар дигән адәмнәрдән тәмам туйдым Коткыга бик авыр биреләләр. —Ә мин анын язган указларын алып чүплеккә ташлыйм да өстәленә Иблис агай язган указларны салып торачакмын' Тик уйлап йөрсен мин чыгарган указ бу дип! Ха. ха! —Әйдә, әүвәл яшьләрен бозудан башлыйк эшне Аларны китаптан, әдәбиязтан. сәнгатьтән, кыскасы, матурлыктан аерыйк Телләрен кисик, дөресрәге, туган телләреннән мәхрүм итик' Шуннан сон алар үзләреннән үзләре бозыла башлаячаклар! Күреп торырсын менә! —Ә мин авылларны бетертгерәчәкмен' Аларнын бар көчләре, әхлаклары авылларда иде элек! Хәзер без мона таяк тыгачакбыз' Бар дөньясы шайтан коткысы белән яшөвен дәвам итсен' —Дәвам итсеннәр!!! —Карале, ә син чыбыркы шартлата беләсеңме сон' — Нигә кирәге бар аның? Без көтү көтәргә бармыйбыз бит?! —Кирәк! Коммунистлар халыкны сарык көтүенә әйләндереп бетергәннәр иде бит инде, хәтерлисеңме ’ —Хәтерләмәгән кая ул! —һәм стукач көтүенә! —О монысын хәтерләп торасы юк! Бүген шул нәрсә тагын кире кайтты бит! Понимаешь ты ’ —Конечно понимаю! — Чү, туктале. нигә без капылт кына урысча сөйләшә башладык сон азе- ’ Без татарлар арасына барабыз бит- ’ —Без урысча сөйләшмибез, без сүгенәбез! —Как так? —Татарча сөйләшкәндә урыс сүзләрен кыстыру ул сүгенү дип атала! Иблис аганын кешеләр өчен язган Әхлак кодексын оныттыңмыни! Аны шул хакта отдельный статья бар бит' —Точно. точно, искә төште. —Син хәзер кай тарафларга юл тотасың? —Мин—Мәскәүгә' Президент папкасында яткан указ-күрсәтмәләрне, яна законнарны Иблис агай биргән кәгазьләр белән алыштырып куясым бар! —Син чамалап. Белә күрмәсеннәр! —Чуртым да белмәячәкләр, мона чаклы беркем дә сизмәде бит әле!.. Ике шайтан, кочаклашып, тау башыннан аска—Байтимергә таба тәгәрәделәр... Моны күреп торган нурлы Фәрештә, тылсымлы дога сүзләре әйтте. Шул мизгел эчендә нурлар ишәеп, әүвәл биш миллион сөйкемле фәрештә пәйда булды, тора-бара аларнын саны җиде миллионга җитте һәм беркавымнан фәрештәләр егерме миллион иделәр инде! Алар нәкъ татарлар кебек үк дөнья буйлап сибелделәр һәм һәр Алла бәндәсенә берәр фәрештә туры килергә тиеш иде. Иман янарту башланды. Хәзер бернинди иблис-шайтаннар да куркыныч түгел иде инде бу Ходай бәндәләренә... ау башындагы хәлләрдән сон кала яны һәм шәһәр хастаханәләре яраланган, җәрәхәтләнгән байтимерләр белән шыплап тулды. Барый Әкбәровны Казаннын үзенә үк алып киттеләр. Эт тарафыннан чәйнәлгән сул кулынын бармакларын, уң колагы һәм башка әгьзаларын кире «терелтергә» кереште табиплар. Барыйнын абыйсы Һади, Мөхәммәтне эзләп, Казанга китте. Чөнки энесенә җитди ярдәм кирәк, Мәскәүдән яки чит илдән зур белгечләр чакырту өчен Мөхәммәт элемтәләре кирәк иде. Һади Казанга бер барды, икенче тапкыр чыгып китеп карады, ләкин Мөхәммәтне тапмады. Атаклы рәссам бу вакытта өендә бикләнеп һаман да коньяк чөмереп ята һәм анын дөньялыкта кайгысы юк иде. Дөрес, кичтән ул матур уйлар белән эш бүлмәсендә яза башлаган картинасы өчен бар кирәк-яракларын, буяупумалаларын әзерләп, хәстәрләп куя да иртәгесен инде рәссам күңелендә тан атуга сүнгән ай кебек иҗат ялкыны сүрелгән була. Өйдә алар Сиринә Самуиловнанын эте белән икәү генә. Сиринә Самуиловна үзе командировкада, андый чакларда ул яраткан көчеген Мөхәммәткә кертеп китә. Чөнки аны песи янында калдырып китәргә шикләнә иде Сиринә Самуиловна. Фатир ишеген берәүгә дә ачмады, телефонны исә өзеп үк куйды Мөхәммәт. Бер дә бер көнне ул иртән уянып, чәйнек борыныннан гына йотлыгып су эчте дә, аптыраганнан, эш бүлмәсенә керде һәм шулчак артына авып китә язды: кемдер анын өчен картинасын язып тәмам кылып куйган түгелме сон?! Ул ана кичтән бер-ике сызык сызып, яхшырак күренсен өчен идәнгә сузып салган иде. Ләкин көймәсе комга терәлде, ул комны «юып» җибәрергә дип, күхнәгә чыкты һәм тутырып бер стакан җибәргәнен хәтерли. Тик шуннан сон эш бүлмәсенә башка кереп тормады бит инде?! Дөрес, ул әлеге рәсемнән бернәрсә дә аңламады, әмма монда Пикассо кулы уйнагандай иде!!! Мөхәммәт, гаҗәпләнүдән колакларын тартып, тәнен чеметеп карады—авырта, димәк, ул төш күрми һәм үз аңында... «Бәлки, галлюцинация башлангандыр?!»—дип куркынып уйланды ул акылы шактый саф булуга да карамастан. Бәлкем, салган баштан кичә үзе нәрсәдер эшләгәндер дә бүген исә оныткандыр., һаман да шул салган баштан инде?.. Мөхәммәт, аптырап, күхнәгә керде һәм ачык шешәдән чәшкегә коньяк агызды. Шул рәвешле баш шәрифләрен майлап, фикерләрен кыймылдатырга, хәтерен кире кайтарырга иде исәбе. Ул янә курка-курка гына эш бүлмәсенә чыкты, бәлкем, теге рәсем бая күзенә генә күренгән булгандыр да хәзер исә ул юкка чыккандыр дигән уй белән атлады ул. Тик ялгышты, картинада бернинди үзгәреш юк, һаман да шул ук әллә нинди анлаешсыз сызык-күренешләр!... Мөхәммәт һәм мәхәббәт Ул, ике чигәсен кысып тотып, балконга чыкты. Шушы мизгелләрдә акылдан шашар хәлдә иде егет. Тик. бәхетенә. Сиринә Самуиловна кайтып керде, ул ишекне үз ачкычы белән ачып кергән иде. Сиринә Самуиловна, картинаны күргәч. Йөгереп диярлек килеп. Мөхәммөгне кочаклап алды —Ты мой гений! Ты—Пикассо!—диде ул анын махмырлы йөзеннән үбәүбә.—Бүген бит. бүген бездә халыкара күргәзмә ачыла бит! Тизрәк моны шунда илтергә кирәк!—дип. ул телефоннан шоферын чакыртып алды. Ләкин... әмма Мөхәммәт һаман да берни аңламыйча, тинтәк башын тотып, диван читендә утыра иде Әлбәттә, ул күргәзмәгә бармады, картинаны атып. Сиринә Самуиловна үзе китте Ни генә әйтсән дә. бүген франиүз белгечләре килеп караячаклар бит' Мөхәммәт Уразовнын сонгы эшенә зур бәя бирделәр Сиринә Самуиловна шул хакта кайтып әйткәндә. Мөхәммәт диван кырыена чүмәшеп, йоклый иде Дөресрәге, ул йокылы-уяулы, күзен ачып аягына да торып баса да алмый, йоклап га китә алмый, башы исә комбайн кебек эшли, күз алдында әллә нинди, кадрлары еш алмашынып торган төсле кинофильм Алмагач бакчасында йөриләр икән, Гөлчәчәк белән икәүләшеп Гөлчәчәк ап-актан киенгән, йөзе шат. бертуктаусыз сөйли, аннанан сон капылт кына туктала да алар үбешә башлыйлар. Шулчак кинәт Мөхәммәт алмагачка әйләнеп кала, Гөлчәчәк тә алмагач булып янәшәсендә чәчәк ата. Ул алмагачтан тел белән әйтеп, каләм белән язып бетергесез якты нурлар сибелә. Мөхәммәткә рәхәт, ул ләззәтнең ин югары ноктасында итеп хис итә үзен. Гажәп дөнья, искиткеч матур Җиһан! Яшисе килә—Сөясе, сөеләсе килә' Уразовнын сонгы картинасына бер француз тәмам каныкты, сатып алырга теләде, мин аны Дуврга куячакмын дип. вәгъдәләр бирде Тик монын өчен Уразовнын рөхсәте кирәк иде Мөхәммәт исә шул ятуыннан бүтән аякка баса алмады, ара-тирә анын да югалткалап. бер авыз сүз дә әйтмичә күзләрен түшәмгә терәп яга бирде. Бу халәтенә икенче кон китте дигәндә. Сиринә Самуиловна табиплар чакыртты. Ләкин бернинди укол да. бернинди дару да егетне анына китерә алмады Сиринә Самуиловна үзе дә. якыннары ла пошаманга төштеләр Өченче көн дигәндә, ниһаять, анын күзләренә жан кергәндәй булып, ул бары бер генә сүз әйтте: «Гөлчәчәк • Бу исемне ишеткән Сиринә Самуиловна чак кына артына авып китмәде Эшне шундук төшенеп алды сизгер күнелле хатын һәм бер-ике көн икеләнеп, вәсвәсәләнеп йөргәннән сон катгый карарга килде: Мөхәммәтне югалтасы Мөхәммәт Уразов атлы бөек талант иясен һич тә югалтасы килми иде сәнгать белгеченең Әлбәттә, ин беренче чиратта Сиринә буларак югалтасы килми Аннан сон аннан сон Ходай каршында... Табигать әнкә каршында көчсез һәм бер чарасыз икәнлеген аңлады Сиринә. Ләкин ул беркайчан да җиңелергә ике кулын югары күтәрергә өйрәнмәгән иде Ул монын вакытлы хәл икәнлеген белеп, тирәнтен аңлап эш итте Ишек ачылуга, Гөлчәчәкнең килүен сизеп алды Мөхәммәт Әйтерсең өйгә гап-гади бер хатын-кыз түгел, бүлмәләрне тутырып, якты нур иңде Анын тавышы Анын хәрәкәтләре Анын бәләкәй кулын маңгайга куюлары!.. Анын анын сак кына орынып, кулын тотулары Иа. Хода' Син генә булса да ышан инде бу хәлгә!!! Юкса. Синсн кодрәтен бит бу"' Әйе әйе. һич кенә дә башкача булуы мөмкин түгел түгел' Мен кат түгел!!' Мөхәммәт Ураэовны Парижга Лувр музеена эшкә чакырдылар С иринә Самуиловна Гөлчәчәккә дә виза эшләтеп алды Озатырга да барды Анын Мөхәммәт колагына гына әйтәсе бер сүзе бар. ул сүз түбәндәгедән гыйбарәт иде «Син бер кайчан да мине онытырга тиеш түгел' Син беркайчан да мине ташларга тиеш түгел"' Без барыбер бергә булачакбыз! Аңлыйсынмы'"'» «Аллыйм бугай...» Яраткан көчеген өенә алып кайтырга дип, Мөхәммәтнең фатирына кире кайткач кына этенең койрык очы һәм тәпиләренең буяуга каткан икәнлеген күрде Сиринә Самиуловна. Көчек Мөхәммәтнең эш бүлмәсендә, рәссам абыйсының картина язарга әзерләп куйган полотносы өстеннән узган, (Мөхәммәт аны мольберттан алып, стенага сөяп куйган иде, ул шуып идәнгә төшкән) шул жәһәттән буяуга манылган койрык очын да болгап-болгап алган иде. Бу күренешләр Сиринә Самуиловнага нәрсәнедер хәтерләтте сыман. Ләкин ул озак уйлап тормады, астына нечкә пумала белән: «М. Уразов. «Через тернии к звездам»,—дип язып куйды да аны күргәзмәгә илтергә әзерләде. Ерактан ук күренеп торсын өчен авторның исемен чекерәеп торган зур хәрефләр белән язды Аннан сон кыра-кыра бик озаклап көчегенең койрыгын юды... Соңгы сүз алдыннан Б айтимернең тракторчы Галләм абзый Казандагы махсус хастаханәне бик озак эзләде. Көн кичкә таба авыша барганда гына тапты ул аны, Барый Әкбәров яткан палатаны да эзләп тапты карт. Тик кыяфәте авыру хәлен белергә килгән кешегә һич кенә дә ошамаган иде. Барый һаман урын өстендә. Сул кулының бармаклары бинтка уралган, билдән түбән өлеше ак җәймә белән капланган. Янында Һади абыйсы һәм Гөлйөзем утыралар. Галләм карт килеп кергәч, икесе дә гаҗәпләнеп калдылар һәм, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар. Галләм карт уңайсызланып кына тамагын кырып алды да Һадига карап: —Син, Һади энем, белмисендер инде. Без менә алтмыш еллап инде кешеләрдән, авылдашлардан яшереп килдек... Безнең нәсел белән сезнең нәсел бик якын туганнар бит! Әкбәр бабаң ягыннан... Әтине алып киткәч, мин бабагызга бик нык кисәтеп әйттем: «Безнең туганлыкны бездән соң килгән буын онытырга тиеш!»—дидем. Ул риза булды. Ул әтине... минем әтине... Бер сүз белән генә әйткәндә, ул бик нык үкенә иде. Әтине кире кайтарырга артыннан да йөреп карады каравын. Тик эш узган иде. «Йөрмә, алайса үзеңне дә утыртып куярбыз!»—дип, куып кайтардылар аны районнан. Үзе сөйләде. Менә шул... без туганнар, кан кардәшләр... Ул шул сүзләрне әйтте дә Барый ягына таба күтәрелеп тә карамыйча ничек керде шулай чыгып та китте. Бу мизгелләрдә Галләм картның кызы Зәринәне искә төшергән Барый Әкбәров эшнең нидә икәнлеген бик яхшы анласа да сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Әлеге сүзләрнең серенә төшенгән Гөлйөзем исә, көлемсерәп, башын чайкады. «Барыйның яшь сөяркәсе кан- кардәш сеңлесе булып чыга икән алайса»,—дигән уй узды анын башыннан. Тик ул бу хакта әле һаман берни аңламыйча аптырап утырган Һадига сиздермәскә булды. «Ишеттерерләр әле, авыл халкының теле озын...»—дип көрсенеп куйды урман кызы... Соңгы сүз Садыйк Сираевичны хастаханәгә барудан кызы Әлфия туктатты. —Йөрмә!—диде ул,—Миңа андый кияү кирәк түгел инде хәзер. —Нишләп, кызым? —Он не мужик сейчас. Бу минутларда Барый Әкбәровны катлаулы операция ясау өчен Мәскәүгә алып китәргә әзерлиләр, бәлки, Америка белгечләренең үк ярдәмнәре кирәк булыр әле, моны Мөхәммәт сөйләшеп киткән иде. Мөхәммәт Уразов Париждан шылтыратып яшьлек дустынын хатен белешеп торды. Бу вакытларда Мөхәммәт үзе җиденче кат күктә йөзә, канатлары исә янында яшәгән Гөлчәчәге иде. Шулай бер көнне урман кызы шаккаттыргыч сүз әйтеп, анын исен-акылын китерде! — Карале. Мөхәммәт, монда талантнын кадерен беләләр икән ич! Әйе шул. беләләр, хәтта моны Гөлчәчәк тә анлаган. бахыр. Алай гына да түгел: рәссам буларак, ижат кешесе буларак Мөхәммәттә үз-үзенә Ышаныч хисе уянды! Әлеге хис бу юлы анын үзенеке генә. Ул сәламәт һәм көчле иде Әйе. әйе. нәкъ шул хис аны тагын бер башка күтәреп куйды, ул анын Талант чәчәкләренә шифалы янгыр кебек тәэсир итә. атар тагын да ачылып, тагын да матураеп киттеләр! Әлеге бөек хис—элек аны гел таптап, изеп, сытып киләләр иде—егеттә яшисе, ижат итәсе килү теләген арттырды' Мескен укытучылар, табиплар. әдәбият-сәнгать әһелләре кайчан да булса б\ хиснен тәмен сизәрләрме икән сон, ә9 Аларнын хезмәтләрен (бу төр һөнәр ияләренең хезмәтен югарыда кемнәр бәяләп утыра икән '—шуны беләсе иде!" Болар бит бәһасез һөнәр ияләре! Синен хезмәтен «өч» тиен, синеке «биш» тиен булыр дип. югарыда нинди адәмнәр исәпләп-санап утыра икән. ә‘>| Б\ башка һөнәр ияләренә дә кагыла, урам себерүчедән алып, мәшһүр академикларга чаклы!) чүпкә дә санамыйлар, кадерләре юк! Югыйсә, болар балалар, яшь б\ын тәрбияли, шуларны дәвалый' Нәрсә, Рәсәйдә балаларның да кадере беттеме икәнни инде. Ходаем?!! Мөхәммәт әнә шулар хакында бик еш уйлана башлады Әлбәттә, чит ил кешеләренең яшәеш рәвеше, гореф-гадәтләре ана ят. сәер иле Гомумән, ул монда үзен көн саен иртән тозсыз ботка ашаган кебек хис итә. гуган жир сагындыра, нишлисең, туган жир барыбер кадерле шул Шөкер. Гөлчәчәге үз янында. Хатыны анын туган жиренен бар табигатен —мен яшәр имәннәреннән алып ак күлмәкле каен кызларына чаклы—үзе белән «ияртеп» килгән! Тагын шунысы шаккатмады—туган җиреннән еракта. Татарстан дигән Ватаныннан шактый читтә ул үзенен «коеп куйган» татар баласы икәнлеген ныграк анлый башлады! һәм ул һәр әсәренә милли сурәт, милли мон һәм шундый тагын әллә нинди төсмерләр бирергә омтыла. Французлар анын бу сыйфатын бик ошаталар, ул аларнын бер дә эчләрен пошырмый, киресенчә, кызыксынуларын гына арттыра иле Ләкин күршен алмагачы ботагында утырып сайран, үз бакчаңа дан җырлап булмый Мөхәммәт моны да яхшы анлый. Тик Ышаныч хисенен һаман арта, үсә баруы аны күбрәк тәэсирләндерә, ул хиснен тәмам ныгып җиткәнен түземсезлек белән көтә Шуннан сон киләчәк гамәлләре хакында да ныгытып уйларга мөмкин булыр кебек... Бәгырьдән суырылып чыккан бер кошчык, уктай зәп-зәнгәр болытларга таба атылды Ул тургай баласына да охшамаган, сыерчык баласы да түгел, үзенә күрә бер аерым кошчык иде Ул күз күреме биеклегендә күкләр белән хозурланып әйләнде-тулганды да. кинәт югарыга аккош каурые сыман ак болытларга таба күтәрелә башлады Күренеп тора ул иксез-чиксез зәнгәр күк белән хозурланып туя алмый иде