Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ГОРУРЛЫК символы Татар халкынын бөек улы. Советлар Союзы Герое. Ленин бүләге иясе шагыйрь Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналар. Россия Федерациясенең бик күп төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерактагы чит илләрдә үткәрелеп, ниһаять. Мәскәунен үзенә килеп җитте. Дөрес, биредә. шагыйрьнең бер гомер этабы үткән шәһәрдә, төрле дәрәҗәдәге юбилей чаралары монарчы да уздырылган иде Ә менә Әдипләрнен үзәк йортындагы (ЦДЛ) зур концерт залында үткән әлеге кичә берничә айга сузылган бәйрәмнең үзенә күрә бер йомгаклау аккорды буларак кабул ителде Анда Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләреннән торган зур делегация һәм РФ дәүләт учреждениеләре, иҗат берлекләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, күренекле язучылар, галимнәр, сәясәтчеләр катнашты Табигый ки. кичәдә милләттәшләребез бик күп иде. Тантаналы кичәне кереш сүз белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вазиева ачты. Ин әүвәл ул Президентыбыз Минтимср Шәймиеннсн сәламен җиткерде, аннары Муса Жәлилнен бөтен ил халыклары өчен рухи ныклык һәм каһарманлык символына әверелүен искәртеп үтте. 2006 елның республикабызда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүен искә төшереп, анын күренекле юбилейларга гаять бай булуы турында әйтте һәм шагыйрь истәлеген кадерләп саклаучы мәскәүлеләргә ихлас рәхмәтен белдерде Россия мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министры Александр Соколов бәйрәмдә катнашучыларга РФ Президенты Владимир Пугинның тантаналы кичәдә кат нашучыларны һәм кунакларны саламләвен ирештерде, шәхсән үзе Муса Жәлилнен күп халыкларга үрнәк булырлык иҗатына һәм героик яшәү рәвешенә югары бәя бирде Жәлилнен дөньякүләм танылган ижат батырлыгына соклану Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык жи I әкчесе Михаил Швыдкой. М Горький исе меңдәге Әдәбият институты профессоры Евгений Сидоров. «Литературная газета*нын баш мөхәррире Юрий Поляков. Мәскәү Язучылар оешмасы идарәсе рәисе Римма Казакова. СССРнын халык артисты Василий Лановой чыгышларында да шәхси уй- хисләр белән өртелгән үзенчәлекле бәяләмә рәвешендә янгырады Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовнын татар һәм рус телләрендә ясаган чыгышын тамашачььлар тәхирләнсп тыңлады. Жәлил белән бергә башка каләм әһелләренең дә башы кисе.лүе. сугыш кырларында жәмгысе 34 язучыбызнын ятып кл луы. гомумән, ил азатлыгын саклауда татар әдәбиятының зур югалтулар кичерүе алар- нын күңе лләрендә горурлану катыш ачыну хисләре уятты Әмма олы шигъриятебез үзенен тугрылыклы варис-лары иҗатында яшәвен дәвам итә Кичәдә танылган ша гыйрьләр Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Разил Вәлиев. Зиннур Мансуров, Лилин Газизованын Җәлилгә багышланган ши гырьләрен укулары тамашачы тарафыннан нәкъ менә дәвамчанлык чагылышы итеп кабул кызынды Рәсми чыгышлар җыр. бию. нәфис сүз белән аралашып барды Ааарны Та гар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең егет һәм кысла ры. җырчылар Лидия Гобәйдуллина, Ела димир Васильев. Рената Талнпова (Мәскәү). артистлар Ринат Тажетдинов. Рамил Төхфәтуллин. Зөһрә Шакиржан. музыкант Рөстәм Вәлиев. бертуган Нурбәк һәм Байбу лат Батуллиннар һ.б сәнгать осталары башкарды Жәлилнен оныгы Татьяна Малы- шева. залдан сәхнәгә күтәрелеп фортепья но очен прелюдия уйнады Әдипләрнең үзәк йорты фойесында тагар китапларын сату да оештырылган иде Бу кичтә Муса Жәлилнен өр-яна томлык ларына ия булучылар байтак булды Фозаа куелган газета журналдарыбы з да әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты Тантаналы кичә алдыннан Казаннан килгән бер төркем я лчыларны Татарстан Рсс - публикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов кабул итте Халкыбыз тормышының күпкырлы көнүзәк мәсьәләтәренә багышлашам әлеге жднлы сөйләшү һәр икс як өчен дә файдалы булды Очрашуда Премьер-министр Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар эстафетасын Екатеринбург шәһәре дәвам итте. Урал төбәгенен үзәгендә оештырылган әлеге чараларда мәдәният министры урынбасары Андрей Кузьмин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнашты. Делегация составында галимнәр Азат Әхмәдуллин, Радик Сабиров, М. Жәлилнен музей-фатиры директоры Гүзәл Сакаева, шагыйрь Газинур Морат һәм бер төркем сәнгать әһелләре бар иде Беренче көнне Урал дәүләт университетында «Жәлил укулары» дигән исем астында фәнни-гамәли конференция узды. Конференцияне университет ректоры Владимир Третьяков ачты. Анын фикеренчә, каһарман-шагыйрьнең иҗатын өйрәнүдә хәзер Татарстан галимнәре генә түгел, башка республика һәм өлкә белгечләре дә зур эш башкарырга тиеш, алай гына да түгел. Россия әдәбият белемендә Жәлил мирасын өйрәнү аерым бер өлкәгә әверелергә хаклы Конференциядә катнашучыларны шулай ук Сверддовск өлкә Думасы рәисенен беренче урынбасары Наил Шәймәрданов, Свердловск өлкәсе мәдәният министры урынбасары Петр Стражников сәламләде. Россия Язучылар берлегенең Урал бүлеге җитәкчесе Юрий Казариннын чыгышы да конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты Аерым алганда, ул Жәлил ижаты Россия мәктәпләрендә һичшиксез өйрәнелергә тиеш, дип белдерде. Ю Казарин шулай ук үз чыгышында Урал төбәге язучылары исеменнән М Жәлил исемендәге интернациональ премия булдыру турында тәкъдим белән Россия Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итүе хакында да җиткерде Икенче көнне өлкәнен Халык иҗаты сараенда М Жәлилнен 100 еллыгына багышланган зур тантана булды. Аны Свердловск өлкәсе мәдәният министры, Жәлилнен 100 е ллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм оештыру комитеты рәисе Наталья Вет- рова ачты "Жәлил ижаты—татар халкының гына түгел, бөтен Россия халыкларының уртак казанышы»,—диде министр үз чыгышында. Ул февраль ае дәвамында җирле китапханәләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, музейларда Жәлил рухы яшәгәнлеген билгеләп үтте Аннары Татарстан мәдәният министры урынбасары А. Кузьмин чыгыш ясады, ул тамашачыларга Президент Минтимер Шаймиевнең М.Жәлилнен 100 еллыгы унаеннан котлавын ирештерде. Бу көнне сәхнәдә шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, аның шигырьләренә язылган җырлар янгырады Казан артистлары, Урал дәүләт консерваториясе ректоры, атаклы музыкант Шәүкәт Әмиров (90 нчы елларда ул Казанда да яшәп һәм уен кораллары оркестры чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Оркестр башкаруында Салих Сәйдәшевнен атаклы маршын алар аягүрә басып, алкышлап тыңлады. Соңыннан Казан кунакларын Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге вәкиле Равил Бикбов кабул итте Екатеринбургта халкыбызны туплауда, төрле милли-мәдәни чаралар үткәрүдә М Гафури исемендәге татар-башкорт мәдәни оешмасы җитәкчесе Сөфхәт Надыйровнын зур өлеше бар Үз милләте өчен җан атып яшәүче әлеге шәхес зур хөрмәткә лаек Свердловск өлкәсендә Жәлил юбилеен үткәрү буенча да ул күп эшләрдә башлап йөргән, хәтта шагыйрьнең юбилей медален булдыруга да ирешкән. Апрель ахырында Берлинда герой-ша- гыйрь Муса Жәлилнен 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары үткәрелде. «Россия халыкларының Берлиндагы дуслары» лигасы аларны оештыручыларның берсе булды. Аерым алганда. 26 апрельдә Берлиннын Рус йортында Алманиянен татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында М. Жәлилгә багышланган тантаналы кичә узды. 27 апрельдә исә юбилей кичәсен Берлиннын татар җәмгыяте оештырды Плетцензее төрмәсендә жәлилчеләр җәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр куелды Шулай ук Берлиннын татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашулар, фашизмга каршылык хәрәкәте музеена баруда оештырылды. Юбилей чараларында катнашкан Россия делегациясе составында гомерен Муса Жәлилнен иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә багышлаган язучы Рафаэль Мос- тафин, шагыйрьнең Казандагы музей-фатиры мөдире Гүзәл Сакаева, шагыйрьнең кызы Чулпан Жәлилова бар иде. ҮЗЕБЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ! «Казан утлары» журналының 1000 нче саны чыгуны киң җәмәгатьчелек зур вакыйга буларак билгеләп үтте. 1000 нче сан чыгу — быелгы Әдәбият һәм сәнгать елының төп сәхифәләреннән берсе булып тора. Бу табигый. чөнки «Казан утлары» Президентыбыз Минтимер Шәймиев сүзләре белән әйткәндә, ижтимагый-әдәби журналларыбыз арасында үз укучыларына 1000 тапкыр барып ирешкән беренче басма Бу—һичшиксез, олы казаныш һәм анын мәгънәсе бик тирән. 1000 сан—халкыбыз турында мен китап, рухи хәзинәбезнең мен томы дигән сүз*. Шушы унайдан 10 апрельдә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында махсус рәвештә оештырылган әдәби-музыкаль кичәдә дә журналның әлеге тарихи миссиясе нан аледән-әле игътибар үзәгенә алынды •Казан утлары» журналынын баш мөхәррире. Татарстаннын халык шагыйре Равил Фәйзуллин үзенен чыгышында бу кичәнен галәти юбилей чарасы гына түгел, ә тарихи мәгънәгә ия рухи бәйрәм икәнен әйтеп узды Чыннан да. ул язучыларның, журналны чыгаручыларның. әбүнәчәләрнең олы бәйрәменә әверелде Бу кичәдә журналнын 1000 санын чыгаруда катнашкан элгәрләребез дә хөрмәгләп искә алынды. Татарстан Прсмьср-минисгры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева үз чыгышында «Казан утлары» журналынын халкыбыз язмышында нинди зур роль уйнавын. гомумән, анын теләсә нинди катлаулы чорларда да ил белән бергә яшәвен. шуна күрә әлеге басмаиын яшәешебезне гулы ча гыллырган үзенчәлекле рухи елъязмага әве рслүен искәртеп үтте, редакция коллективын шушы зур казанышка ирешүләре уңаеннан ихлас тәбрикләде һәм журналнын бер төркем хезмәгкәрләренә—Мансур Вәлиен Гөлзадә Бәйрәмова. Флера Сабировалары ■ Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләрен тапшырды Кичәдә каләм әһелләреннән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. драматург Туфан Мин нуллин. шагыйрьләр Лена Шагыйрьжан Рәдиф Гагаш. Марсель Галисв. прозаик Камил Кәримов һ.б-лар чыгыш ясады Алар абруйлы әдәби басмага ихтирамнарын хикмәтле суз белән дә. шигъри багышлау белән дә анлаттылар Кичәдә тәкъдим ителгән әдәби-музыкаль номерларны танылган актерлар. җырчылар, музыкантлар башкарды Фойеда «Казан утлары» журналынын тарихына багышланган күргәзмә эшләде ГАЛИМ ЮБИЛЕЕ Президент Минтимср Шәймиси Казан Кремеленлә Россия Мәгариф фәннәре һәм Татарстан Фәннәр академияләре хакыйкый әгъзасы Мирза Мәхмуговны кабул итте I майда галимгә 80 яшь тулды Аны тәбрикләп. Президент әлеге юбилейнын республиканың күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга булуын әйтте. Ул Татар- сганда гына түгел, аннан читтә дә танылуга ирешкән галимнең мәгариф өлкәсенә керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте • Бүгенге көндә, мәгариф өлкәсендә ре <|юрмаллр барган шартларда, без кабат кабат Ссзнсн хезмәтләргә мөрәҗәгать итәбез. Сезнең тәҗрибәгезне өйрәнәбез», дип белдерде М Шәймиен Президент академик Мирза Мәхмүтов- ка. фәнне һәм мәгарифне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык, фәнни-оештыру һәм җәмәгать эшчвнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Юбиляр, үз чиратында. республикада фәнгә зур ярдәм күрсәткәне өчен Минтимер Шәимиевкә рәхмәт белдерде Мирза ага Мәхмутов — «Казан утларымның редколлегия әгъзасы да ате Өлкән остазыбызны котлыйбыз! КИТАП ТУРЫНДА ХИТАП Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Китап бәйрәме үткәре лде Аны Татарстан китап нәшрияты Язучылар берлеге. «Татмедна» агентлыгы һәм Мәдәният министрлыгы бергатәп оештырды Әдәби-музыкаль кичәне Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров ачты Ул Президент китапханәсенә тәгаенләп классик әднатәребезнен куттточлыктарын бүләк итте. Әлеге бүләкне Премьер-министр урынбасары—мәдәният миниегры Зилә Вәлиева кабул итеп атды һәм китаггларны Президен - тнын үз кулына тапшырачагын әйтте Зилә Рәхимҗан кызы шулай ук 23 апрельнен ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара китап һәм авторлык хокукларын яклау көне итеп бил теләнүен дә искәртеп узды. Татар китабы ирешкән унышлар —безнең уртак казанышы быз Казан шәһәренә. Италиннен Турин шәһәре кебек, китап башкаласы булып га нылырга насыйп итсен»,—диде ул. «Идел-Пресс» нәшрияты директоры Ис лам ӘхмәтАЛНОВ исә Тукай юбилеена үзләре нәшер иткән китателар турында сөйләде Бәйрәмдә шулай ук республикабызның танылган сәнгать осталары Илһам Шакиров. Айрат Арслан. Илдус Әхмәтҗан. ЗоһрәСәхл бие на. Рафаэль Сәхабиев. Фердинанд Сала- хов. Илсур Слфин. Айдар Фәи зрахмлнов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ан самбле. язучы Камил Кәримов. шагыйрьләр Илсөяр Иксанона. Газинур Мора I, быел гына шигырь китабы дөнья күргән II яшыек Булат Садрсгдинов һ.б чыгыш ясады Тсагр- лашгыры.нан күренешләрдә Татар дәүләт академия һәм Татар дәүләт яшь тамашачы лар театрлары артистлары катнашты ЖЫРЧЫНЫН ЯҢА ВАЗЫЙФАСЫ ТР Мәдәният министрлыгында Россия балалар фонды Татарстан бүлегенен хисап сайлау җыелышы булып узды Анын пиендә РОССИЯ баталар фонлы рәисе урынбасары Раиса Скрынникова. республикабызның за коннар чыгару һәм башкарма хакимият органнары, бизнес, иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты Җыелышта катнашучылар Ф Матикова нын. сәламәтлеге какшау сәбәпле, фонд рам сс Вазыйфаларын туктату турындагы гаризасын канәгагьгәндерде Фондның яна рәисе итеп татзрнын танылган җырчысы. Тагар станмын халык. Россиянен атказанган арт сгы. «Салават» эстрада театры директоры, иганәче Салават Фәгхсгдинов елгиагиы Росс ия балалар фонды и. иә ба яклау максатыннан оештырылган тәүге ижтимагый оешма. Бүген Россия төбәкләрендә әлеге фонлнын 73 бүлеге эшләп килә. Анын нигез салучысы һәм алыштыргысыз житәкчесе—язучы һәм жәмәгать эшлеклесс Альберт Лиханов. ИГЪТИБАР: КОНКУРС! •Яңа татар пьесасы—2006» конкурсына нигезләмә Татар театрынын 100 еллыгы унаеннан. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елы кысаларында драматургия өлкәсендә «Яна татар пьесасы—2006» конкурсы үткәрелә. Конкурсны гамәлгә куючылар: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстан Язучылар берлеге. «Яна Гасыр» телералиокомпаниясе. «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы. Авторлар конкурска татар телендә ижат ителгән, сәхнәдә куелмаган пьесалар гына тәкъдим итә ала; узган «Яна татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми Конкурс ябык; тәхаллүс белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы шарт) 3 нөсхәдә кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме. туган елы. адресы һәм телефоны, кыска- ча ижат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла. Конкурска юлланган пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Г Камал театры китапханәсендә саклана. Пьесалар конкурска 2006 слнын 31 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрү сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа татар пьесасы— 2006» конкурсы. Жинүчеләр 100. 75. 50 мен сум кү ләмендә акчалата премия белән бүләкләнә Барлык премияләр дә конкурснын генераль һәм рәсми химаячеләре тарафыннан бирелә. Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гый- матовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки почта аша алырга мөмкин Конкурс 2 этапта уздырыла: — 1 нче этапта (2007 елнын I февраленә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укый һәм 2 нче этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-биттөзи. Бу шорт-бит гаммөви мәгълүмат чараларында һәм Ката1да1.ги. интернет сайтын- да урнаштырыла —2 нче этапта жюри жинүче әсәрләрне билгели. Конкурста жинеп чыгучы авторларның исемнәре 2007 елнын 27 мартында премияләрне тапшыру тантанасында игълан ителәчәк. «Яна татар пьесасы» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәяли жюри рәисе—Миркасыйм Госманов, жюри әгъзалары—Фәрит Бикчәнтәев. Илфак Ибраһимов, Равил Фәйзуллин, Гали Арсланов. Шамил Закиров, Нияз Игъламов. Миләүшә Айту- ганова. Илдар Хәйруллин. Айгөл Габәши. Юныс Сафиуллин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Шамил Фәрхетдинов. Фаил Ибраһимов, Илфир Якупов. Конкурста жинеп чыккан пьесалар «Казан утлары» журналында һәм махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә. АРХИВЧЫЛАР БҮЛӘК АЛА Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Д Ибраһимов җитәкчелегендәге республика архивчылары күптән түгел Мәскәүдән Россия тарихчы- архивчылар жәмгыятенен III Бөтенрусия конкурсынын беренче дәрәжәле дипломын алып кайтты. Татарстан архив хезмәте вәкилләре Рус ия тарихчы-архивчылар жәмгыятенен IV корылтаенда һәм «Русиядә архив белеме һәм архив эше (1991-2005 еллар): үткәннәргә нәтижә ясау» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Россия тарихчы-архивчылар жәмгыятенен Татарстан бүлеге идарәсе рәисе, академик И Таһиров корылтайда катнашучыларны Татарстан бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Милли архив директоры урынбасары Н Шарангинанын «ТР Милли архивы документларының гражданлык җәмгыятендә кулланылышы» дигән доклады эчтәлеклелеге өчен махсус билгеләнеп үтелде. КОТЛЫЙБЫЗ! Мамадыш районының Кече Кирмән авылында яшәп ижат итүче язучы Рафаил Газизовнын «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Бүләгем» исемле китабы Г.-Х Андер- сен исемендәге Халыкара дипломга лаек булды.