ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШЛАР
Була шундый кешеләр бер караганда, алар синең тормышыңа, язмышыңа әзләни тәэсир дә итмәгән кебек Гади танышларың сыман гына шунда Ләкин син, нигәдер, аларны бер дә онытмыйсың, оныта алмыйсың Вакыт-вакыт булса да. аларның гадәт-холыклары, әйткән сүзләре хакында уйланасың Фәлсәфәләрен, тормышка карашларын, эш нәтиҗәләрен тулысыңча үз итмәгән, кабул кызмаган хәлдә дә исеңнән һич тә чыгармыйсың аларны Кылган гамәлләрен, әйткән сүзләрен үз вакытында әлзэни җитди кабул итмәгән, хәтта үзләреннән бераз колгалап йоргән булсаң да. аларны гел истә тотасың Димәк, элегрәк үзең әлзэни сизмәсэң дә. тәэсирләрен татыган булып чыгасың Андый, үзләренә күрә кызыклы дип әйтимме, гыйбрәтле дип бәялимме икән, «җитди һәм сәеррәк» кешеләр, бу очракта дөресрәге картлар гадәттә куп тә түгелдер, аз да булмастыр Ихтимал, һәрвакытта да җитәрлек буладыр андыйлар Минем үз тормышымда шундыйрак булып тоелган берничә картның хатирәсе һаман да күңелдә саклана Үз вакытында көлкелерәк тоелсалар да. хәзер төптәнрәк уйласаң, алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән Шулардан. әйткәнемчә, ике картны мин аерата истә тотам Аларның берсе университетның татар бүлегендә эшләгән укытучыларымнан доцент Якуб ага Агишев (1899- 1972) иде Икенчесе—Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Хәй дөресрәге. Габделхәй ага Хисмәтуллин (1895-1977). Икесе ике торле. бер-берсенэ бөтенләй диярлек охшамаган кешеләр Буй-сыннары бит- кыяфәтләре буенча да бөтенләй башка. Ләкин а шрны бер ук вакытта нәрсәдер) зара якынайта да. охшашрак итә дә иде Нәрсәләре белән шулай бер-берсенэ охшаганнардыр алар, анысын хәзер дә тогәл өзеп әйтә азмыйм Уйлануларым һаман дәвам итә. Алар белән аралашуы, сөйләшүе дә күңелле һәм җиңел була иде Яшь араларыбызда зур аерма барлыгына карамастан, кордашлар кебегрәк шаярышып алгалаган вакытларда б\ лгалый иде Бәлки, истәлекләремне бераз тәртипкә салып, кәгазьгә тошерсәм. үзем өчен дә алушешлырак булыр. Башкаларны да. ихтимал, уйландырыр Болардан Хәй Хисмәтуллин белән элегрәк, үзен күргәнче ук. танышырга туры килгән иде Хикмәтле карт 1956-1957 елларда, әле Казакъстанда яшәгән чакта ук. Казан университетына укырга керергә ниятләнгәч, мина татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп программалары нигезендә әзерләнә башлау кирәк иде Казаннан. «Книга—почтой» хезмәте аркылы соратып, татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләр алдырдым Чөнки, үз сөйләшемдә жирле. ягъни диалекталь үзенчәлекләр һәм шул яклардагы кардәш төрки телләрнең тәэсире шактый булуын белгәнгә, мина үз телемне бераз «үтүкләү», аруландыру зарур иде Шуңа күрә әдәбият һәм грамматика дәреслекләрен жентекләп өйрәнергә тотындым Дәреслекләрнең икесе дә миндә, дөресен әйткәндә, шактый сәер хисләр уятты Мәсәлән, гатар әдәбияты буенча төзелгән китаплардагы татар язучыларына карата бирелә торган билгеләмәләрдә аларны рус әдипләре белән чагыштырып бәяләү очраклары бар иде. Әйтик, «татар Пушкины», «тагар Островские», «татар Горькие» ише Димәк, татар тормышындагы әдәби күренешләргә, аерым иҗатларга шулай рус культурасы күзлегеннән бәя бирерлек дәрәҗәлә булгач, татар мәктәпләренә кергәнче, ягъни балалар бакчасыннан ук безнең халык балалары рус әдәбиятын шулай шәп беләләр булып чыга?! Төрле яклап уйланырга туры килде, һәрхәлдә. Уйлануларның нәтиҗәсе генә күңелле түгел иде, әлбәттә. Шулай да урта мәктәпне русча тәмамлаган, гомумән классик рус әдәбиятыннан бераз хәбәрдар булган минем өчен әлеге алым файдалы да булып чыкты—күп баш ватып торасы юк... Грамматика дәреслекләрендә исә икенче төрдәге сәерлекләр игътибарны җәлеп итте. Һәрбер кагыйдәдән сон мисал рәвешендә китерелә торган сүз тезмәләренең, җөмләләрнең һәр өченчедүртенчесендә диярлек «матур» дигән сүз очрый иде. * '35 ^3* §[ «Тормыш матур», «хезмәт матур», «колхоз матур», «көн матур» ише. Катлаулырак җөмләләрдә дә шул ук бер бәя—«матур» сүзе гел «сакта торган» булыр. Мондый алымның еш кулланылуы тәшвикать (пропаганда) тәэсиреме, әллә китап язучыларның дөньяны шулай гел матур итеп күрергә теләүләре нәтиҗәсеме—болар минем өчен ачык түгел иде ул чакта. Ләкин бер сүзнең шулай адым саен кабатланып торуы тешкә тия бит. Өстәвенә, эчке Русиягә караганда тормыш шартлары күпкә яхшырак булган Казакъстандагы чынбарлыкны үз күзләрең белән күреп торгач. Шулай да миндә ул чакта бер шаян кызыксыну да барлыкка килгән иде. Һәр ясалма тел мисалын шулай эзлекле рәвештә «матурлаган» авторларның үз төс-кыяфәтләре ниндирәк икән соң? Матурмы икән?! Авторлар дигәч тә, әлеге дәреслекләр нигездә ике кеше тарафыннан язылган иде Ләкин мин алардан, нигәдер, Хәй Хисмәтуллинны гына хәтерлим. Күрәсе килә иде матурлыкка сусаган шул кешеләрнең үзләрен! һәм, күп тә узмый, аларның берсен мина еш күрергә, хәтта соңрак аның белән беркадәре аралашырга да насыйп булды. Университетта укый башлауга ук без, беркадәре хезмәт стажы белән укуга кергән олырак яшьтәге студентлар, шул елларда яңадан активрак оештырыла башлаган төрле әдәби, музыкаль кичәләргә йөрергә тырыша идек. Кызыксынучанлык, иҗтимагый активлык безне хәтта гыйльми конференцияләргә дә кертеп утырта иде Шундый конференцияләрнең берсендә сүз филология фәннәре кандидаты Хәй Хисмәтуллинга биреләчәге игълан ителгәч, мин сагаеп көтә башладым Трибунага тәбәнәк кенә буйлы, әгәр тагын бераз тазара төшсә, квадрат ук дип әйтерлек базык гәүдәле бер карт килеп басты. Ул, биек трибуна артыннан бөтенләй күренми каласын үзе дә сизгән сыман, трибунаның янына басып сөйли башлады Түгәрәк йөзен казын пыялалы күзлек бизәгән. Чәчләре чак кына агара башлаган, кыска итеп кыркылган мыеклы Буе кечкенә булуга карамастан, йөз-чырае эре гәүдәле кешенеке кебегрәк иде. Пөхтә ак күлмәге, карарак төскә якын кәстүм- чалбары анын кыяфәтенә җитдилек өстәгән шикелле. Җыеп әйткәндә, зур яшьтәге кешеләргә хас матур гына кыяфәтле иде ул. Яшьрәк чагында, күрәсең, тагын да чибәррәк булгандыр. Дөрес, шактый олы яшьтә булгангадыр, бераз башы селкенгәләп ала иде. Селкенгән саен күзлек пыялалары да ялтырап куйгалый. Мин үземнен Казакъстанда чактагы ирония катыш кичергән уйларымны искә төшереп үз алдыма елмаеп куйдым. Конференция әдәбият тарихы мәсьәләләренә багышланган иде бугай һәрхәлдә Хэи агай борынгы текстларны әйрәнү, гыйльми хәрәкәткә яңа истәлекләр кер™ хакында сүз башлап, .Дастаны Бабахан, дигән бер әсәрне телгә алды. Анык татар җирлеге истәлеге икәнлеген раслый торган дәлилләр китерде. Мин, дөресен әйткәндә, ул мәлне Хәй агай фикерләренә сокланып утырдым, үземнен элегрәк, аны күрмәгән килеш, анардан көләргә теләвемнән уңайсызланып та куйдым Ләкин сонрак нәкъ шул истәлек хакында анын белән кызу бәхәскә керәсемне, ластаннын татар җирлеге әсәре булмавын әйтеп, анын кәефен кырасымны ул мизгелдә әле белми идем, әлбәттә. Бу очрашудан сон да Хәй ага Хисмәтуллинны тагын берничә кат тыңларга туры килде Бер яктан карасан, ул—заманча фикер йөртә торган чын совет чоры галиме. Шул ук вакытта анын кайбер сүзләреннән, фикерләү үзенчатегеннән элекке чор зыялыларына хас сыйфатларны да чамалап була иде Мона игътибар итүнен. бәлки, үз сәбәбе дә булгандыр Мәсәлән, укытучыларыбыздан Якуб ага Агишев. бер әнгәмә вакытында болайрак әйтеп куйган иде: «Безнен хәзерге галимнәр арасында чын мәдрәсә белеме алган бер генә кеше калды, ул—Хәй Хисмәтуллин. Гомумән, күпне күргән тәҗрибәле кеше, үзенә күрә хикмәтле, мудрыйлыкка ия карт* Бу сүхтәрне беркадәре раслый торган очракларга сонрак үзем дә якыннан шаһиг булдым Чөнки яшьләребез арасында аерма зур булса да. Хәй ага белән әкренләп якынлаша башлау барлыкка килде Мона, ихтимал, мәнфәгатьләребезнен бер тирәдәрәк йөрүе, мәсәлән, язма истәлекләр белән кызыксыну да сәбәп булгангадыр 1964 елның жәе иде Касыйм ягына археографик экспедициягә җыенып йөргән көннәрем Университет капкасы каршындагы кечкенә генә Лобачевский бакчасы янында озын буйлы Әбрар Кәримуллин белән тәбәнәк сынлы Хәй ага Хисмәтуллин. «Кәтүк белән багана» дигән артистлар образын хәтерләтеп, кыза-кыза сөйләшеп торалар иде Яннарына килеп исәнләшкәч, бәхәснен ни хакында баруы белән кызыксындым —Менә Әбрар,—диде Хәй ага бераз дулкынланып,—беткә ачуланып тунны ягарга җыена. Үзен эшгән куганы өчен үпкәләп, шәхси китапханәсен, архивын университетка түгел, безнен институтка калдырырга тели. Үзе үлгәч Мин исә университет китапханәсенә бирү дөресрәк булыр иде дим. Чөнки университетны император хәзрәтләре нигезләгән. Ул яши, тагын да яшәячәк. Унҗиденче елдан соң да исән кала алды. Ә безнең институтны сәвит ясаган, сәвит бетүгә ул ла бетәчәк. Яки үзебез үк бетерәчәк без аны! Университет китапханәсендә директор урынбасары булып эшләгән Әбрар Кәримуллин үзе төзегән бер библиографик күрсәткечкә Сталинга багышланган китапларның исемнәрен кертә Шунын өчен өлкә комитеты бюросының карары белән эштән чыгарыла. Ул көннәрдә эшсез йөргән, үз хезмәткәрен якламавы өчен университетка, бигрәк тә анын проректоры Мансур Абдрахмановка нык үпкатәгән Әбрар агай Х.Хисмәтуллиннын әлеге сүзләрен дә, башка лаз илләрне дә кодашна элмәле. Анын үз фикерендә нык торуын күргән Хәй ага селкенгәләп гора торган башын бераз чалшайта төшеп, биегрәк буйлы Әбрарга астан өскә таба карап, соңгы хөкемен чыгарды: — Кызма әле син, Әбрар энем, архивны биргәнгә хәтле әле яшисе дә. үләсе дә бар бит! Үлгәнчегә кадәр фикерең дә үзгәрер, бәлкем Ничек диләр әле урыслар: «челавек предполагает, бух располагает», диләрме'1 Лобачевский бакчасы янындагы бу сөйләшү искә төшсә, хәзер дә елмаеп куям Хәй аганың совет дәүләте, Тел. әдәбият һәм тарих институты бетү хакында әйткәннәре ул чакта мина тормышка ашуы катгый рәвештә мөмкин булмаган дуамал, мәгънәсез сүхтәр сыманрак ишетелгән иде. Әмма угыз сл да үтмәде, совет хакимияте дә җимерелде, башка үзгәрешләр дә барлыкка килде. Дөрес, элек СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составында булган Тел, әдәбият һәм тарих институты яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенә алынды. Ул хәзер нигезлән үзгәреп, ике институтка бүленде Ягъни «үзебез үк* үзгәрттек Ә.Кәримуллиннын шәхси китапханәсенең язмышы да башкача хәл кылынды: китапларның бер өлеше Төркиягә китте, акчасы хуҗасының дәвалануына тотылды. Икенче өлеше һәм архивы Татарстан Милли китапханәсендә саклана хәзер Шулай итеп, Хәй аганын «үлгәнчегә кадәр үзгәрү*, «предполагает. располагает* хакындагы сүзләре гулысынча диярлек расланды Әлеге очрашуның тагын бер истәлеге калды шул әнгәмә бетүгә эшсез интегеп йөргән Әбрарны бергә-бергә кулъязмалар эзләр өчен Касыйм ягына сәфәргә чакырдым. Ул сөенеп риза булды... Хәй Хисмәтуллин белән икенче бер сөйләшү дә онытылмый. Аның «Азат хатын» журналында басылган бер мәкаләсендә әллә ни тәфсилләмичә, дөресрәге, совет чорында кабул ителгәнчә, махсус тәнкыйтьләп, ягъни гаепләп, сүгеп тормыйча, Йосыф Акчура телгә алынган була. Кемдер, әләкләп, партиянең өлкә комитетына хәбәр итә. Анда исә ду кубалар: ничек инде ак эмигрант, Русия һәм русларның явыз дошманы булган «буржуаз милләтче», пантюркист хакында язып торырга? Кайда сон монда «партиячел принципиальлек»?! Журнал редакторларына шелтә белдерү белән бергә өлкә комитетында мәкалә авторынын да «кирәген бирергә» дигән карарга киләләр. Шул юнәлештә кайбер әзерлекләр дә башлана сыман Әлбәттә, күңелсез имеш-мимешләр хакындагы хәбәрне Хәй агага да ирештерәләр. Ул исә шул төнне үк үзенен «зур ялгышлар» жибәрүе хакында тәүбәләр укый-укый өлкә комитеты секретаре исеменә махсус хат яза, иртәгесен аны тиешле адрес буенча тапшыра. Бу хакта әдәпле карт редакциягә дә кереп сөйли һәм журналны уңайсыз хәлгә төшерүе өчен гафулар үтенә. Х.Хисмәтуллиннын болай эшләве кайберәүләргә, жөмләдән мина да, ошамаган иде Мондый гамәлне куркаклык яки принципсызлык дип бәяләү ягында идек. Шуңа күрә бер очратуда мин анын әлеге эшеннән риза түгеллегемне белдердем, кызакыза үз дәлилләремне саный башладым: —Сезнен мәкаләдә бернинди дә сәяси, тарихи хата, тәүбә итәрлек бер нәрсә дә юк бит! Йосыф Акчура да советлардан качкан ак эмигрант түгел ләбаса! Ул 1908 елда ук Русиядә башланган реакциягә протест йөзеннән Төркиягә һижрәт иткән, ягъни законлы рәвештә күченеп киткән кеше бит! Аннары Яна Төркия белән ул вакытта күп илләр тарафыннан танылмаган СССР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек урнашуга да зур өлеш керткән шәхес ул Акчура! Совет дипломаты Аралов истәлекләрендә монын хакта бик ачык әйтелә...—Калын пыялалы күзлеген ялтырата-ялтырата тынлап торган Хәй аганын башы ешрак селкенә башлады. Аннары «тукта!» дигән сыман кулын изәп алды да, бер-бер артлы тезеп китте: —Син генә түгел, мин дә яхшы беләм боларны! Акчураның Бишенче елдан сон рус политиклары белән ихлас хезмәттәшлеккә омтылуын да. Җиденче елдан соң, Русиядә демократик үзгәрешләргә тәмам өмет өзелгәч, чын реформалар юлына баскан Яна Төркиягә китүен дә шулай ук әйбәт беләм мин! Ә инде тәүбә хатына килгәндә, алай кырыс хөкем чыгарырга ашыкма син, энем. Ярар, шуны да уйлап кара мин ул хатны язмаган, гаепне үз өстемә алмаган булсам, нәрсә килеп чыгар иде? Уйладыңмы шуны9 ' Ин киме рәсми гәзитгә бер редакцион тәнкыйть мәкаләсе басылыр, журнал редакторы эшеннән алыныр иде «Совет әдәбияты»нда Әмир Нәжипнен Алтын Урда хакындагы мәкаләсе, дөрес эчтәлекле мәкаләсе өчен Газый Кашшафны эштән алуларын, аның урынына әдәбиятка бөтенләй катнашы булмаган чиновник куелуын белмисеңмени9 Алай гына түгел, «кайбер идеологик хаталар» дигән чираттагы карарның да чыгуы, тагын гомум эзәрлекләүләр башлануы да ихтимал иде бит, егетем. Редакция хезмәткәрләренә, шәхсән миңа да эләгүдән тыш, янә Йосыф Акчуранын бугын чәйнәү, пычрак төкерекне башкаларга да чәчү бик ихтимал иде бит! Үзең беләсең, обкомның бер ишарәсе булуга һаулый башларга әзер торучы кутыр кәнтәйләр житәрлек бездә! Ә болай бер мин генә, бары бер кеше генә гаепле булып калды. Моннан гына тарихи дөреслек җимерелмәстер бит. шулай бит?!.. —Ул хатыгызны киләчәктә укырлар да .—дип, киная белән үз позициямне акларга тырышкан идем. Хәй ага тагын сүземне бүлдерде: -Ярар, синең ише тормышны яхшы белмәгән бер сары авыз кызу башлысы укыр да, «X.Хисмәтуллин дигән бер куркак бәндә булган икән», дип әйтер ди. Йә, 170 шуннан нәрсә үзгәрәк Мин исә жәнжалнын хәзер чын-чынлап зурга китүеннән, башкаларга зыян килүдән курыктым. Тора-бара үзен дә анларсын әле моны Йосыф Акчура хакында да адәм рәтле итеп яза башларсыз. Вакыты җиткәч, әлбәттә Ә мин бераз ашыкканмын шул... Бәхәсне дәвам итәрлек урын калмаган иде Саубуллашып китә башлагач. Хәй ага татын өстәп куйды: —Әйтүләре дөрес булса, минем хатны укыгач, обком секретаре: «Вопрос не будем раздувать, старик гтусть доживает»,— дип әйткән, имеш Эткә бер сөяк тә җитә икән! Сонгы сүзләр мине тетрәндереп җибәрде. Хөкем сөргән идеологик, сәяси системага тугрылыклы булып тоелган, күп еллардан бирле шул системага хезмәт итеп килә торган, утызынчы еллар «сират күпереннән* дә ничектер исән-сау чыга алган кешенен әлеге системага нәфрәте дә ярылып ята иде аларда Башкалардан ни көтәргә?.. Хәй аганын «вакыты җиткәч» дигән фаразы да расланды: Йосыф Акчура турында хәзер «адәм рәтле» языла башлады инде. Казандагы кечкенә генә булса да бер урам хәзер анын исеме белән атала... Якуб ага Агишев әйтмешли, үзенә күрә «мудрыйлыкка». хәтта, мин әйтер идем, хәйләкәрлеккә дә ия булган Хәй ага кайвакытларда балаларча садәлек (наиалык) та күрсәтә иде. Бәлки, шул садәлек, беркатлылык артында хәйләкәрлек тә яткандыр0 1968 елны Шиһабеддин Мәржанинең тууына 150 ел тулу уңае белән «Казан утлары» журналында (№1) минем «Мәржани турында берничә сүз» дип исемләнгән мәкаләм басылып чыккан иде. (Ренат Хариснын тәкъдиме белән анын бик популяр эшләнгән варианты шул ук гыйнвар аенда «Яшь ленинчы» гәзитсндә дә дөнья күргән иде.) Гомумән совет чорында дип әйтерлек, һәрхәлдә. Ватан сугышыннан сон Мәржани хакында басылган беренче махсус мәкалә булды ул Жәмәгатьчелск тарафыннан ул мәкалә олуг галимебез эшчәнлеген. анын бай мирасын яна баштан өйрәнә башлауның беренче кыю адымы кебегрәк кабул ителгән иле Күпләргә баш өстендәге чалмага гына карамыйча, чалма астындагы башка да игътибар итәргә иде дигән сүзләр ошаган булуы ачыкланды. Бу очракта шуны да истә тотарга кирәктер, мөгаен Шуннан ел ярым элек Хөсәен Фәезханов хакында «Казан утлары*нла чыккан «Олы мирас* исемле күләмле мәкаләм дә файдаланылган чыганакларның муллыгы, яңалыгы, төплелеге белән тиешле яңгыраш тапкан иде. Шуңа күрә Мәржани хакындагы әлеге махсус чыгышым, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, тагын да саллырак яңгыраган иде. Гәрчә һәр икесе дә танылган мәгълүм галим тарафыннан түгел, бәлки моңарчы билгесез аспирант каләме белән язылган өйрәнчек әйберләр булса да. Дөрес. Мәржани мирасын олылау өчен сөенүчеләр күп булган шикелле, бу адымга шикләнебрәк караучылар да табылды. Кайберәүләр үземнән «Парткомга чакырмадылармы үзеңне?*, яисә «КГБ егетләре килмәдеме янына0»—дип сораштыргалаган иде Ләкин, әллә заманасы алышынуга таба йөз тоткан, әллә кешеләре үзгәрә башлаган, һәрхәлдә, бернинди «ул-бу* килеп чыкмады әлеге публикацияләрдән сон. Бәлки, киресенчә, буа ерыла башлаган төсле башка чыгышлар да барлыкка килгәләде Мәсәлән, «Казан утлары* журналы. «Яшь ленинчы» гәзитснен саннары таралып атна-ун көн узуга өлкә комитетының рәсми органы булган «Социалистик Татарстан* гәзитендә дә Мәржани хакында бер мәкалә чыккан иде. Аны редакциянең соравы буенча Шакир Абилов язган иде. Боз кузгалган кебегрәк булды әлеге 1968 елда Монын шулай икәнлеге тиздән үзен тагын да яхшырак сиздерә башлады Бер көнне ишек шакыдылар «Керегез, ачык!» диюгә ишектә ин элек күзлек пыялалары, шома итеп кырылган түгәрәк чырай пәйдә булды, аннары кара кәстүм- чалбарлы, ак күлмәкле Хәй аганын базык гәүдәсе күренде Култык астында папкасы бар иде —Өен якын булгач, алдан сөйләшеп тормыйча гына килдем әле,—диде ул. «Өй» дигәч тә, анысы ул вакытта университет китапханәсенең (яңасы түгел, ишек алдындагы искесенең) артындагы элекке ат абзарыннан хезмәткәрләр өчен хәстәрләнгән «көнбатыш ярым-циркуль»дагы тулай торакның унике-унөч метрлы бер кечкенә бүлмәсе иде. Диван-карават, кием шкафы, тактадан оештырган китап киштәсе, балалар ятагы, аш өстәле, арзанлы карсак суыткыч белән тыгызланган бүлмәдә бер урын табып, Хәй аганы шунда чакырдым. Табуретка утыргач, ул игътибар белән бүлмә буйлап бер күз йөртеп алды. Аннары буйыйсы урынга обой белән генә тышланган, такталардан оештырылган киштәгә, йокы диваны өстендә гел «бармак янатып тора торган» китапларга озак кына карап утырды. —Торагын әйбәт кенә икән,—диде.—Ин мөһиме—китапханә янында гына. Әллә кайларга барып йөрисе түгел. Гыйлем кешесенә ни кирәк тагын! Болай фатирына бәреп керүгә гажәпләнмә син. Бер мөһим эш килеп чыкты әле. Шиһаб хәзрәт Мәржанинен сайланма әсәрләрен басмага әзерләргә дигән карарга килдек «Мостафад әл-әхбар» китабының беренче томын, пачти тулысынча, башка хезмәтләреннән дә сайланма өзекләр алырга исәп. Әлбәттә, хәзерге әдәби телгә күчереп, гарәпчә текстларны тәржемәләп бирербез. Менә шул китапка сине гыйльми редактор итеп чакырырга исәп. Шуңа ризалыгын кирәк иде. —Кызык идея,—дидем мин һәм сорап куйдым,—дирекция, бигрәк тә директор үзе нинди фикердә? Чөнки институт директоры Мидхәт Мөхәррәмовнын бик сак кеше икәнлеген белә башлаган идем —Ничек дим инде, ул чыннан да бик сак кеше шул. Ләкин Альфред Халиков, Жәмил Гыйльманов, Сәлам Алишлар, шулай ук башка тарихчылар да бик уңай карыйлар бу мәсьәләгә. Өстә дә каршы булмаслар шикелле. Мәкаләләр чыкты бит инде. —Мәкаләләрнең үз дәрәжәсе,—дидем мин шик-шөбһәмне белдерергә теләп,— китапка карата мөнәсәбәтләрнең икенчерәк булуы ихтимал. Муллалык тамгасы нык сугылган бит... —Алай ук түгел инде хәзер,—диде ул көр тавыш белән,—заманалар әкренләп булса да үзгәрә. Әнә моңарчы чыккан мәкаләләрне дә әйбәт кенә «йоттылар» бит. Аннары обкомда да тарихны анлый торган фән кандидатлары, хәтта докторлар да бар. Алар арасында анлы кешеләр дә җитәрлек бит. Син, давай, артык шикләнмә, ризалыгыңны бир! Авызы әллә ничә кат пешкән картның мондый наив өметенә гаҗәпләнсәм дә, өлкә комитетында утырган әлеге кандидат-докторларның үзләреннән күбрәк шикләнсәм дә. артык бәхәсләшмәскә булдым. Сонра, эшләр барып чыкмаса. «син дә карыштын» диюләре мөмкин бит. Шуна күрә сүзне икенчерәк якка бордым: —Кем әзерли ул җыентыкны? Китап кайчаннар өлгерер икән? Дөресен әйткәндә, мин күптән эшли башлаган идем. Бөтенләй әзер дип әйтергә дә ярый Кайбер вак-төяк өстәмәләр генә калды.—Төп мәсьәлә буенча килешенгәч, Хәй ага култык астындагы папкадан машинкада басылган бармак калынлыгы кулъязма чыгарып, мина сузды: —Мәржани хакында бер популяр китап та язып куйган идем. Аны да карап чыгарсын инде. Монысына да риза булдым Тәҗрибәле галим күрсәткән ышанычтан горурланып та куйдым хәтта. Язманын кайбер битләренә күз ташлап утырганда Хәй ага торып басты: -Кара аны, бу әсәрем үземә бик тә ошый! Яратып яздым мин аны! Шуны онытма ярыймы? Монысы инде «тәнкыйтьләп, бәйләнеп маташма» дип әйтергә теләведер. Ирексездән елмаеп җибәрдем. Хәй ага исә моны үзенчә аңлады бугай, канәгать чырай белән горур гына китеп барды. Орчык кадәре кечкенә, дөресрәге, тәбәнәк буйлы картта никадәре җегәр. көч һәм алга таба матур омтылыш дип сокланып калдым. Омтылган нәрсәләренә ирешүен теләдем. Әмма Мәржани китабы дөньяга чыкмыйча калды. Китапның эшләнеп беткән кулъязмасын өлкә комитетына соратып алдыралар һәм аны рецензиягә философия фәннәре докторы, университетның фәнни эшләр буенча проректоры профессор Мансур Абдрахмановка бирәләр. Күрәсен, махсус күрсәтмә-теләк белән бергә биргәнгә охшый Шуна күрә ул үз рецензиясенең ахырында: «Билгеле Казан мулласының нигездә мәчетләр һәм муллалар хакында XIX гасырда язылган бу китабынын бүгенге көн совет жәмгыяте өчен кыйммәте, кирәге бар микән сон° "» дигән рәвештәрәк нәтижә ясаган, диделәр. Коммунистларча партиялеге, партиячел принципиальлеге белән автоном республикада кин танылган, депутат һәм Югары советның рәисе дә булып торган мөхтәрәм профессорның мондый кырыс хөкеменнән сон, билгеле, китап турында сүз кузгатырга урын калмый. (Жәяләр эчендә булса да шуны өстәргә кирәк табам 1972 елда бугай, мина бер эш белән Мансур ага Абдрахмановнын өендә булырга туры килгән иде Төп тема буенча сөйләшү тәмамлангач, ул, жаен китереп, әлеге рецензиясе өчен, кыеклап дигәндәй, аклана башлады. Кулъязмада китап төзүче җибәргән «кимчелекләр, методологик житешсезлекләр» булуын әйтте. Сүзләрен, ниһаять, шундыйрак фикер белән очлады:«Берәр сәләтле, белемле егет булса, үземә аспирантурага алып. Мәржани хезмәтләре буенча диссертация яздырыр идем. Аның мирасы, һичшиксез, өйрәнелергә лаек. Ләкин искечә түгел, янача өйрәнергә кирәк аны. Хөкем сөргән гомум идеология, политика белән дә исәпләшергә кирәк. Өлкә комитетында мәсьәләнең менә шул ягына игътибар иттеләр» ) Шулай да, Мәржани китабы, икенчерәк, Әнвәр Хәйри әзерләгән вариантта барыбер дөнья күрә алды Дөрес, егерме еллар чамасы узгач кына (1989), Яхъя Абдуллин редакциясендә. Хәй ага язган, әлеге «үзенә бик тә ошаган» популяр китабы исә 1968 елда ук басылып чыккан иде. Чорына хас чикләнгәнлекләре, тиражынын ул чор өчен чамалы булуына карамастан, Хәй аганын ул хезмәте Мәржани мирасын кинрәк белдерү юлында үз бурычын беркадәре үтәде дип әйтергә мөмкин Анын бер нөсхәсе авторының «Миркасыйм дус! Карт көнемнең бер истәлеге Хисмәтуллин. 26.VI.68» дигән кечкенә автографы белән хәзер дә китапханәмдә саклана. Хәй ага Хисмәтуллин белән соңгы очрашуларның берсе тагын Лобачевский бакчасына туры килде. Әкрен генә атлап, эштән кайтып баручы карт мине күрүгә кулын изөп чакырды һәм якындагы утыргычка барып чүкте —Аяклар, —дип куйды мин янына килеп утыргач, аннары шаяртып та алды — Йә. нәрсәләр җимергән булып йөрү0 Үзгәртәсеңме сон бу фани дөньяны0 Минем лә кәеф шаянрак дулкында иле. —Сез бизәп, гәмам матурлап бетергән дөньяны үзгәртеп тору кирәк булыр микән сон? —Аңламадым,—диде ул җитдиләнә төшеп,—минем алай дөньяны бизәүгә дәгъвам булмады шикелле. —Дәгъва булмаса да, нәтижәсс ташка басылган бит, Хәй ага! —Тагын да аңламадым Нәрсәгә ишарә итәсең? Ачыграк итеп әйт'—үзе күзлеген салдырып яулыгы белән сөртә башлады Мин кайчандыр татар теле кагыйдәләрен ул язган дәреслекләр буенча өйрәнүемне, аларда исә һәр җөмлә саен диярлек «матур» сүзенен кулланылуын әйтеп, мондый төчелекнең сәбәбе нәрсәдә, әллә үзегез дә шулай дөньяны үзгәртергә теләдегезме, дип сорадым Соравым шаян гына түгел, усалрак та килеп чыкты бугай, картның күзлек пыялалары кичке кояшта берничә кат ялтырап алды Бераздан башы селкенгаләве дә сирәгәйде —Азай икән.-диде ул суза төшеп, аннары, бераз уйланып торгач, хикәя сөйләгән төсле салмак кына сөйләп китте —Син. энем, кешедән көләргә бик яратасын шул Сәбәбен белмәсән дә. көләргә тырышасын Алай ярамый Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисен генә түгел, күз алдына да. бәлкем, китерә алмыйсын Тарихи, әдәби хезмәтләр түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде. Ни өчен, ничек итеп дисеңме? Бик гади, хатаны, этлекне мисаллардан эзлиләр иде. Әйтик, үрнәк рәвешендә китерелә торган жөмлаләр кемнеке? Кайсы авторның нинди әсәреннән атынган? Берәр тыелган, сәяси гаепләнгән кешенен сүзләре түгелме?.. Алай гына түгел, исәнимин язучыларның әсәрләреннән дә мисалларны чамалап файдаланырга кирәк икән. Янәсе, берәрсеннән күбрәк мисаллар алып, аны классикка әверелдермәс өчен. Шулай ук ул мисалларда сүзлекләрдән куылган гарәп-фарсы сүзләре дә булмасын Кыскасы, төрле яклап чикләүләр. Шуна күрә күп очракта мисалларны үзебезгә ясарга, мәгънәләре чиновникларда шик тудырмасын өчен мөмкин кадәр гади, хәтта примитив итәргә, еш кына «бизәп, матурлап» та куярга туры килә иде... Ә син «төчеләнү» дисен. Беләсең килсә, ул төчелекләр чын-чынлап ачыргалану нәтиҗәсе иде.. Иә. аңладыңмы инде?—Мин сорауга тиз генә җавап бирү халәтендә түгел идем. Кайчандыр көлкеле, хәтта мәгънәсез булып тоелган күренеш артында никадәр зур фаҗига да ятканлыгын аңладым. Тетрәнүдән гафу да үтенә алмадым ул мәлдә. —Аннары шуны да сиңа әйтергә теләр идем,—диде Хәй ага уйчан кыяфәт белән.— Син. Миркасыйм энем, гомумән кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен рәвештә фикер йөртергә, сүз әйтергә яратасын. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синен генә милкен түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларнын эшләре турында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да. үзеңне бәреп екмыйча гына, узып китәрлек булсын. Дөнья—катлаулы нәрсә ул. Анда бер син генә яшәмисен бит. —Бу нәсыйхәтне тынлап утырган чакта мин Хәй ага Хисмәтуллин утызынчы еллар «сират күпереннән» ничек сау-сәламәт уза алды икән дигән табышмакка «ачкыч» таба язган шикелле булдым... Я куб ага Агишев та Габделхәй аганың «ара калдыру» хакындагы әлеге сүзләрен, исемен әйтеп үк. искә төшерергә ярата иде. Шулай ук Лобачевский бакчасында әлеге нәсыйхәтне ишеткән чакта, мәрхүм әтиебезнең бер сүзе дә кылт итеп искә төшкән иде. Берәр кешене, яисә нәрсәнедер артык мактый яки яманлый башласаң, ул бүлдерә иде: —Әкрен, әкрен, чамалап. Кирәге чыга калса, яманларга да яки мактарга да урын калсын! Мондый сәнгатькә өйрәнер өчен, әлбәттә, күп көч, озын гомер кирәк икән.. Ләкин синен үзенә «узып китәрлек урын калдырмасалар» нишләргә сон?..
Ахыры киләсе санда