Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Нурзидә Нотфуллина (Нурзилә)

Нурзидә Камил кызы Нотфуллина (әдәби тәхәллүсе—Нурзилә) 1970 елның 8 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туа. Беренче әкият-шигырьләре башлангыч классларда укыганда ук «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла. Туган авылы мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, Нурзидә Арча педагогия училищесында белем ала. Аннан соң үзе белем алган мәктәпкә кайтып башлангыч классларны укыта, өлкән сыйныфларда татар теле мөгаллимәсе була. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1 сентябрь иртәсендә мәктәп сукмагыннан түгел, Казандагы мәшһүр Матбугат йортына илтүче урамнан атлап китүенә лә инде дистә ел үткән. Хәер, ул бу урамга ялгышып кына чыккан зат түгел. Мәгариф эшендә башлаган сукмагынюлын дәвам итә Нурзидә—«Мәгариф» нәшриятында мәктәпвуз дәреслекләре һәм балалар китабы редакторы булып эшли. Нурзилә—әдәбият сөючеләр өчен яхшы ук таньпп исем. Аның хикәяләре «Казан утлары». «Мәдәни жомга», «Мәйдан», «Идел» кебек абруйлы газета-журналларда дөнья күрде. Ул инде «Мәгариф» нәшриятында «Кашлы балдак» исемле хикәяләр тупламасы да чыгарган автор. « Белгәнебезчә, хикәя—әдәби жанрларның иң авыры,—дип яза Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин яшь авторның беренче китабына язган кереш сүзендә. —Ул каләм иясеннән сюжет кора белүне, нык тупланганлык, фикер тыгызлыгын, кечкенә генә мәйданда зур көрәш сурәтләүне сорый. Шулар өстенә тормышны яхшы белү, башкаларны кабатламыйча, әсәрең өчен сайлап алган вакыйганы үз стилең, үз әдәби дөньяң аша ачу да зарури. Бу нисбәттән караганда Нурзилә—шактый кыю. Ул үз әсәрләрен ниндидер «изм»нар кысасына чикләмичә, иркен яза. Аның хикәяләрендә кырыс реализм белән мистика да табигый үрелеп китә » Яшь автор турында байтак олпат азучыларыбыз да шушы фикердә 2006 елның 28 февралендә. Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар Фәнис Яруллин. Шәүкәт Галиев, Мөдәррис Вәлиев). Язучылар берлеге идарәсе Нотфуллина Нурзидә Камил кызын (Нурзнләне) бертавыштан Язучылар