АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Алпар
Атамаларына «алпар» берәмлеге катнашкан авыллар Әлки районында урнашкан Иске Алпар район үзәге Әлкидән 19. Яңа Алпар 18 чакрымда урнашкан Е. И Чернышев мәгълүматларына күрә. Алпар авылының Казан ханлыгы чорында ук булганлыгы мәгълүм Атама шулай ук башка тарихи хезмәтләрдә һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш очрый 1859 елга Иске Алпарның 108 йортында 389 ир-ат һәм 401 хатын-кыз яшәгән, мәчет булган Яна Алпар авылының 96 хуҗалыгында 326 ир-ат һәм 308 хатын-кыз исәпләнгән, мәчет эшләгән. 1878 елның 4 ноябрендә Казан губернаторы Н Я Скарятин эчке эшләр министры А. Е. Тимашевка Иске Алпар. Яңа Алпар. Иске Үргәгар. Яна Үргәгар авылларында чыккан чуалышлар турында хәбәр итә Авыл халкы янгыннан саклану максатыннан авыл корылмаларын страховать итү өчен төзелгән исемлекне тыңлагач, тавышлана башлый Халык аны чукындыру өчен төзелгән исемлек дип кабул итә Алпар атамасы ни аңлата сон? Күренекле тюрколог С Е Малов үзенең бер хезмәтендә а!р «батыр, герой» сүзенә Күл Төгин истәлегендә ныгып калган А1раг исемен мисал итеп ала Борынгы төрки телдә аг (ер-ир) сүзе «ир» төшенчәсен аңлаткан Алпар исеме «батыр ир» мәгънәсенә ия. Әлки районындагы әлеге авылны батыр ир Алпар исемле кеше нигезләгән Төрки халыкларның шактыенда, шул исәптән татарларда да дастан яки әкият герое сыйфатында очраган Алпамыш исеме да шушы ук ояга керә Татар теленең Минзалә сөйләшендә алпамыш сүзе әле бүген да «алан, зур гәүдәле кеше, көчле, батыр*, алала- «зур, таза гәүдәле кеше, озын буйлы кеше* төшенчәсен аңлата Алпар белән Алпамыш исемнәренә борынгы хикәятләр каһарманы Алып тамырдаш Алып гаять зур гәүдәле, көчле шәхес итеп күрсәтелә Татарлар арасында кечерәк таучыкларны, калку җирләрне «Алып бабай чабатасын каккан җир* дип йөртәләр Алып шулкадәр зур гәүдәле һәм көчле булган ки. ул ял итәргә утырып чабатасын какканда, хәтта кечерәк таулар да барлыкка килгән, имеш Мондый таучыклар борынгырак дип исәпләнгән шактый күп татар авыллары янында бар Татар фольклорында Алыпка мөнәсәбәтле легенда һәм риваятьләр до шактый Мәсәлән. «Зур гәүдәле кеше*. «Дәфгый һәм аның сеңлесе*. «Болгар пәһлеваны» һ б «Болгар пәһлеваны» дип аталган риваятьтә мондый вакыйга сурәтләнә Дәхн Болгар җирендә мин бер зур кеше күрдем Ул кеше һуд (легендар пәйгамбәрләр) нәселеннән, имеш. Бу кешенең буе җиде зират (терсәк кадәрле, ягъни 58 см чамасы) кадәрле иде Үзе Болгар патшасының хезмәтендә иде Патша аны үзенә якын кылган һәм аңа сугыш киеме вә олуг казан мисалында сугыш бүреге ясаткан Аны сугышка арба белән алып баралар чөнки аны йөкләргә тәвәнең көче җитмидер Жәяү йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, ул су гышта да арба белән йөри Җәяүле кешеләрне ул кулындагы озын таягы белән үтерә. Ул таякны күтәрергә һич кешенең көче җитмидер. Әмма аның кулында ул безнең кулыбыздагы бер кечкенә таяк мисалында гынадыр. Төрекләр аны күргәч һәм, ул каршы килсә, җиңеләләр. Үзе, шулай булса да, күркәм сыйфатлы, холкы вә фигыле дә яхшы» Хәкимҗан Халиковның «Ялгыз нарат» исемле шигырендә ялгыз нарат Алып батыр белән чагыштырыла: Калку кырда бер нарат бар. Ямь-яшел чатыр сыман. Давылга да бирешми ул. Нәкъ Ачып батыр сыман. Татар теленең кайбер сөйләмнәрендә, аерым алганда урта диалектның Дөбьяз урынчалыгында зур гәүдәле, зур аяклы кешене алап кебек зур дип йөртәләр Буе, аягы зур булса «бу кеше алап кебек», «бу кешенең аягы алап аяк икән» дип чагыштыралар. Алпар авылы кайчан оешкан? Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, ул XV гасыр ахырында — XVI йөз башында оешкан булырга тиеш. Аны Алпар исемле кеше нигезләгән. Алпарны морза булган дип тә әйтәләр. Безгә күп мәгълүматлар биргән Гаязетдин улы Исмәгыйль абый үз нәсел шәҗәрәсенең Алпар бабайга барып тоташуын күрсәтте: Алпар -Әмири — Мөслим- Мөрсәлим — Мөстәкыйм - Зайнабит —Абит— Камалетдин Гаязетдин - Исмәгыйль. Алпар авылында тагын мөкән нәселе дә бар Аның вәкиле - Сибаев Кадыйр. Моннан башка авылда тагын татарлашкан мукшы, мари һәм чуваш нәселләре дә яши Мукшыдан татарга чыгучылар калкурак гәүдәле, нигездә алар Яңа Алпарда урнашкан Маридан татарлашучылар ваграк, карсаграк, ач яңаклы, кечерәк күзле Татарлашкан чувашлар да гәүдәгә артык зур түгел. Чуваш, мари һәм мукшылар бирегә Тау ягыннан килгәннәр. Авылдагы һәм аның тирә-юнендәге географик берәмлек атамалары әлеге фикерне раслый. Авылда бер урам Чуваш урамы дип йөртелә. Ул урамда элек чуваш, мари (чирмеш), мордва (мукшы) халыклары яшәгән Алпар бабай килеп утырганда, бу тирәләр шау урман булган. Анда каен, имән, талтирәк агачлары үскән. Агачлар арасында төрле җанварлар, киек кошлар яшәгән Кайчандыр бу урында калын кара урман үсүен Каенсар, Имәнсар сазлыклары. Азанча, Пәҗи, Кәсә ми, Олы алан, Кече алан һ. б. атамалары күрсәтеп тора. Ике тирәк дип йөртелгән урын да бар Анда элекке урманнан ике зур тирәк кенә утырып калган. Ялгыз яки куш тирәкле урыннар халык тарафыннан изге урыннар дип таныла. Моның шулай икәнлеген халык хәтерендә сакланып калган легенда-риваятьләр раслый Тирәк агачлары белән бәйләнешле изгеләр турындагы легенданы Казан шәһәрендә Нәгыймә Мәһдиевадан 1977 елда Марсель Әхмәтҗанов язып алган «Иван Грозный Казанны алган вакытта җиде кыз, шәһәр кырыена килеп, һөҗүм итүчеләрне каргап торганнар. Шәһәрне ала алмый торуларына ачулары чыккан сугышчылар аларны куа башлаганнар Кызлар хәзерге татар зираты кырындагы Өч Тирәк (Казанның Яңа бистә зиратында үсеп утырган өч тирәк агачлары янында җиде кыз каберлеге бар. Халык арасында ул изге исәпләнә) дигән җиргә җиткәч, җир ачылып, аларны үзенә алган Шуңа күрә бу урын халык арасында изге дип санала Иске Алпар авылы янында Иске йорт дигән урын бар. Авыл беренче башлап шушында оешкан, ләкин соңыннан аерым сәбәпләр аркасында хәзерге урынына күченгән Бу урында табигать бай Авыл тирәсендә елга-күлләр, тау-калкулыклар, сазлыклар шактый Бәгыйль, Бирге баткалак. Аргы баткалак. Каршы каенлык, Акчарлак, Кабак, Фидыр (рус исеме Федор), Болан, Мүкле сазлар авылны чолгап алганнар Мәүләшә, Кизләү, Утар, Әлмүшкә инешләренең суы әлләни мул булмаса да, халыкка хуҗалык алып бару өчен ифрат дәрәҗәдә кирәкле. Түгәрәк, Кара, Яслә күле буйлары - халыкның яраткан урыннары. Иске йорт тау башы, Кизләү, Көрән таулары - Алпар халкына табигать биргән бүләк. Иске Алпар авылында 300 ләп хуҗалык бар Иске Алпар белән Яна Алпар арасында 3 катлы урта мәктәп урнашкан Анда таган тарих музее, мәдәният йорты, китапханә, мәчет, кибет эшли. Әлдермеш Әлдермеш авылы Биектау районында, район үзәге (тимер юл станциясе) Биектаудан- 12, Казаннан 22 чакрым ераклыкта урнашкан Авыл атамасы Казан ханлыгы чоры авыллары исемендә күрсәтелгән Казан өязенен теркәү кенәгәсендә (1602 - 1603 еллар) авыл еш телгә алына, анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгәнлеге әйтелә Эпиграфист—галим Һарун Йосыпов Әлдермеш авылы зиратында XVI йөзнең беренче яртысында куелган кабер ташлары таба. 1646 ел 30 май числосы белән авыл атамасы И. П. Ермолаев төзегән тарихи хезмәттә күрсәтелә XVIII йөзгә нисбәтле тарихи чыганактан күренгәнчә, Әлдермеш авылында 137 йомышлы, 46 ясаклы татар яшәгән. А. Артемьев Әлдермеш турында мондый мәгълүмат бирә ♦Авылдагы 139 хуҗалыкта 581 ир-ат һәм 580 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет эшләгән Мишаевка (Кече Әлдермеш) авылындагы 30 йортта 44 ир-ат һәм 46 хатын-кыз яшәгән» Олы Әлдермеш һәм Кече Әлдермеш авыллары турында Н Н Вечеслав түбәндәгеләрне яза «Олы Әлдермеш авылындагы 153 хуҗалыкта .507 ир-ат һәм 474 хатын-кыз яшәгән, алар Олы Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр Авылда бер агач мәчет, мәктәп, су тегермәне, кабак һәм 3 җил тегермәне булган Кече Әлдермеш авылындагы 50 хуҗалыкта 187 ир-ат һәм 174 хатын-кыз көн иткән, алар Кече Әлдермеш авылы җәмгыятен төзегәннәр Авылда бер агач мәчет булган* Олы Әлдермеш һәм Кече Әлдермеш авыллары турында И А. Износков хезмәтендә түбәндәге мәгълүматлар бар «Сая суы янына, Уржум сәүдә юлына урнашкан Олы Әлдермеш авылынын икенче исеме Әлдермеш-Казаклы (Лашман) Андагы 155 хуҗалыкта ислам дине тотучы 498 ир-ат һәм 537 хатын-кыз яшәгән, алар Олы Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр Тормыш- көнкүрешләре уртача булган, тегермәнчелек, тимерчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр Кече Элдермешнең Әлдермеш — Ясаклы дип аталуы искартелә Авылдагы 53 хуҗалыкта ислам дине тотып яшәүче 190 ир-ат һәм 186 хатын-кыз исәпләнгән, алар Кече Әлдермеш авылы җәмгыятенә кергәннәр Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, тегү теккәннәр, чабата үргәннәр, пыяла куйганнар һәм умартачылык белән шөгыльләнгәннәр Авыл атамасы Шиһабетдин Мәржанинең «Мостәфадел-әхбар фи әх вал н Казан вә Болгар* дигән китабында, Мелла Хәмид бине Мортаза бине Нурмөхәммәд әл-Казани әл-Әлдермеши исемле кешене сыйфатлаганда искә алына Бу шәхес заманының укымышлы кешеләреннән белем ала. Уйлап эш итүе, уйлап сөйләшә белүе белән мәшһүр була. Руслар хакимлеге чорында Казан шәһәрендә мөселманнарга башлангач белем бирү һәм мәдрәсәләр ачу турында беренче булып шушы кеше сорап йөргән дигән фикер бар Ул Казан шәһәренең Яңа Бистәсендәге Урта мәчеттә мелла Мэхмүдкә ярдәмче имам була. Әлдермеш авылында мәдрәсә XVIII йөздә ачыла Әлегә кадәр сакланып калган мәчет 1899 елда салынган Ул 1832 елда салынган мәчетне алыштырган Мәхәлләдә 533 ир-ат исәпләнгән 1896 елның 10 маеннан дини эшләрне алып бару Габдулла Габдрахман улы Сәлимовка йөкләнә (1872 елда туган) Ул мәхәллә мәдрәсәсе җитәкчесе дә була Мәдрәсәдә XX йөз башында 72 ир бала һәм 57 кыз бала укыган. Әлдермеш халкы Дөбъяз. Зур Солабаш, Кече Солабаш. Чыршы. Тарышна. Суксу. Кондырлы, Өбрә, Абла авыллары халкы белән бергәләшеп Биектау җыенын бәйрәм иткән Әлдермеш атамасы ни ашата? Авыл атамасының килеп чыгышы Казан феодалы Галндәрвиш исеме белән бәйләнешле Хәзер Дәрвишләр бистәсе (русча Дербышки) дип йөртелгән бистә исеме да шушы феодал исеменә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән Әлдермеш авылы Сая суы буена утырган Авыл яныннан аты юл уза Шунда автобус. машина көтә торган урынны Лашман дип атыйлар. Сугышка кадәр һәм сугыштан сон да берничә ел буена авылның ике ягы арасында, елга буенда Мишавка дигән рус авылы булган Сугыштан соңгы авыр елларда руслар күчеп киткәннәр. Ул авыл урынын халык хәзер Мишәүкә дип йөри. Мишәүкә авылының бер очында, тау башында Сидор исемле рус торган. Тау итәгеннән чыккан чишмәне Сидеркә чишмәсе дип йөртәләр (русча Сидор сүзеннән). Авылдан 1 чакрым тирәсе ераклыкта Мишәүкә авылының зираты бар (рус зираты). Авыл белән янәшә генә печән чаба торган урын бар Аны Дегетле баз дип атыйлар Олылар әйтүе буенча, элек анда дегет кайнатканнар Авылдан чыгып күрше Кавал авылына барган юлда Каенлы саз дигән урын кала. Авылның табигате матур. Куян оясы. Тора. Сидеркә. Дегетле баз һәм башка ермак- елгалар суларын (аз гына булса да) Сая инешенә коялар. Басуда Каенлы саз күле. Раскалан, Күперле тау. Караңгылык. Бакалы. Үрмәт һ б болыннар бар Әлдермештә Чирмеш зираты. Әүлия кабере. Изгеләр зираты. Изгеләр чишмәсе. Әкәй алачыгы дип аталган урыннар билгеле. Алар авылның тарихын искә төшереп торалар Авылда урта мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, мәдәният йорты, медпункт, кибетләр эшли. Халык үзәкләштерелгән газ яга. юллар асфальтланган Авылда мәчет торгызылган. Халык авыл янындагы зиратны карап, тәрбияләп тора Зираттагы хәлне, тәртипне күзәтеп тору өчен махсус кешеләр билгеләнгән. Елга бер көн (җәй көнендә) бөтен авыл ирләре зират чистартырга баралар. Авылдагы караучысыз олы кешеләр халыкның игътибар үзәгендә. Халык авыл урамнарының элекке исемнәрен куллана. Югары урам. Түбән урам. Дамба урамы. Арт урам. Авылның кече ягын Аръяк. Ясаклы дип йөртәләр Авыл халкының тормышы җитү. Йортлары һәм башка каралты-куралары яңа һәм матур Яшьләр авылда калырга тырыша. Авылда иманлы, мәгънәле, эшчән һәм булган халык яши. Халык арасында кулланылган кушаматларның иң үзенчәлеклеләре: кебәш. кертеки. әпәс. очлы, бокый. күмерче, галдый, пәпә. мамаш, бәйтән. кытыкый. кәлкә. кәчәм, пети, абатый, һава, тәпи, касан, кәтән, күкерт, нәтешкән. таракан, чәлти. дәүбаш.