АРТЫК ГОМЕР
ДРАМА. 2 ПӘРДӘДӘ
Катнашалар:
Мәүлия—урын өстендә ятучы авыру карчык. 80 яшьтә Ярулла—анын ире С а б и р — Мәүлиянең бертуган энесе, пенсия яшенлә. С а р и я — анын хатыны. Х а л и с ә — Ярулланын бертуган сснлссе. пенсия яшендә Ә м и р —анын улы. Т ә ү ф ы й к —Мәүлия апасының малае, 50 яшьтә. Р е г и н а — Сабирнын кызы, 28 яшьтә К а р т . К ү р ш е х а т ы н ы Вакыйга безнен көннәрдә авылда бара БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Авыл Өй эче Ун якта—иске, таушалган :шван. диванда—мендәр, мендәрдә— Корьән Китабы. Чаршау белән корылган караватта авыру карчык Мәүлия ята Ул тәсбих тартып, лоньи дагы һәр тавышка колак салып ята. Кич булып килә Козге шыксыз вакыт Монсу кой агыла Чолан ягыннан бер таба ботка күтәреп Ярулла керә Табакны клрчыгынын алдына куя Я р у л л а (тупас). Аша! М ә ү л и я (дога кылып) Ходаем, тамактан аерма Я р у л л а Синекен аермас, безнекен аерса да М ә ү л и я Син шулай лисен лә. сонгы вакыт тамактан ризык үтми башлады Эчем поша нигәдер Я р у л л а (кул селтәп). Әй! Эч пошулар булыр инде ул Бер синлә генә түгел Тыныч кына ятсана' М ә ү л и я (ризыкка орынмыйча) Алай, апай... Я р у л л а Тәүфыйкның бер капчык тары ярмасы озакка жмтәр. Алла боерса. кыш чыгарбыз әле ничек тә М ә ү л и я Жмтәр. жмтәр. Алданын биргәненә шөкер' (Ботканы ашамыйча. читкәрәк зтәрә ) Я р у л л а Сарыкларга тимик Киргән Хәбир ИБРАҺИМ (1958) язучы. *Аһаң». * йокыга таман щии*. «Гааи я м г ч т г шигырь, проза, пыча кигиапыры. диетадан артык сәхнә әсәрхәрс аоторня Каюмда яши тулып сарыгың тормагач, авылда яшәүнең ни куанычы бар. (Утыра.) Кәҗәбез корышып үлде. Шул кәҗә кебек миңа да корып үләргә язгандыр инде?! М ә ү л и я (коты очып). Алла диген!! Сиңа кадәр мин үләсе бар әле. Я р у л л а . Сөйләмә юкны—син әле үлмисен. Үләреңне ун ел көттек бит инде. Ә үлем синең бер генә җиренә дә кереп карамады Аякларың йөрмәсә дә, йөрәгең таза синең, йөрәгең. Нужаң юк, минем күк нужа куып йөрмисен. Урының җылыда... М ә ү л и я (юмалап). Әй, мулла абзый, зарланма ла, зарланма. (Кеткелдәп көлеп куя.) Я р у л л а Минме мулла?! Аптырагач, кеше табалмагач, миннән мулла ясадылар да куйдылар. Көлке инде! «Әлһәүледән» башка берни дә белмим. М ә ү л и я Аптырама: галимнәр аз хәзер, гыйлем тикшерүчеләр дә юк Я р у л л а (кисәк кенә күтәрелеп). Ярар. Синен эшен беткән -мин чыгып терлекләргә су эчертеп керим әле. (Тора.) Уф, кәеф юк бүген нигәдер (Сулы ләгән каршьпта килә.) М ә үл ия Ярулла! Я р у л л а Нәрсә инде? М ә ү л и я . Син кая? Я р у л л а Кая... Ләгән каршында... М ә ү л и я Нишлисен ул ләгән каршында? Я р у л л а . Күтәрәм. М ә ү л и я . Күтәрмә! Я р у л л а Күтәрмичә ничек чыгарасын ди аны, син торып күтәрмәссең бит. М ә ү л и я . Күтәрмә, зинһар, өстерәп кенә чык. Я р у л л а Өстерәп йөрергә арба түгел бит ул! (Күтәрә.) Ай! Ай! Билем! (Бөгелеп төшә.) М ә ү л и я . Әй, Аллам, ни булды тагын? Я р у л л а (бер билен, бер эчен тотып). Ай... үләм... эчем... билем... М ә ү л и я (елап). Кил монда, кил якынрак... Ярулла, шуышып. Мәүлия янына килә. Я р у л л а . Мәүлия... М ә ү л и я . Әү, җаным?! (Кулы белән Ярулланы эзли.) Я р у л л а (анын кулын тотып). Мәүлия. Тыңла мине. Авыр булса да тыңла. Әгәр дә мин үлә-нитә калсам... М ә ү л и я . Алла диген! Я р у л л а . Тыңла, бүлдермә. Синен үзең генә калуын бар. Балабыз юк. син туганнар кулына калачаксың. Авыру кешене, үзең беләсең, берәү дә бушка карамас, акчаң булса гына. Безнең җыйган акчабыз бар, кассада... утыз мен... (Тынлык.) Гөнаһ шомлыгына каршы, мин синен алда зур хата кылдым. Кешегә эшләгән яхшылыгым сина яманлык булып төшә күрмәсен дим... М ә ү л и я (картының башыннан сыйпап). Алланың күңеле киң. Борчылма... Я р у л л а . Тында. . Мин ул утыз мен акчаны, ашыгып, Халисә малае Әмир исеменә яздырган идем. Алдады мине Әмир, әгәр әби үлсә, мин сине шәһәргә җылы фатирыма алып китәм, диде. Хәзер инде берни дә кирәк түгел, мине хәзер мәнгелек караңгы фатир көтә. (Тынлык.) Кичерәлсәң, кичер мине, Мәүлиякәй. Мин карт юләр сине акчасыз, ач-ялангач калдырдым. (Елый.) М ә ү л и я Йә, йә, шулкадәр хафаланма инде, Аллага тапшырган, нишлисең бит. (Дога кыла.) Я р у л л а Синең өчен кайгырам, сине җәллим. Яхшылап тыңла: кассадагы акчаның кенәгәсе сандыкта ята. ә сандык, үзең беләсең, синең карават астында. Әгәр дә мәгәр Әмир каладан кайтып, акча кенәгәсен даулый башласа, бирмә—ишеттеңме?! М ә ү л и я . Ә кемгә бирим соң? Я р у л л а . Сабирга бир. Эненә. Ул карт, ышанычлы кеше, сине бәладә калдырмас... Радиодан бер көй янгырап ала. Мәүлия хыялга чумып тора. М ә ү л и я . Әү, җаным?! Я р у л л а . Исендәме? М ә ү л и я . Исемдә... Я р у л л а . Өйгә килен булып төшкәнең. М ә ү л и я . Син мине кыш көне чанага салып, бүләккә дип алган ак мамык шәлеңә аякларымны төреп алып кайткан идең... Кулукуллары да бар ие.. Я р у л л а . Бар идеме? М ә ү л и я . Уң як тәртәгә тагылган ие Әле менә шунын тавышы колак төбендә чыңлап тора. Я р у л л а Болай начар яшәмәдек бугай инде яшәвен. Рәнҗеткән чакларым булса, кичер, үпкәләп калма... Балабыз гына булмады, бала' Картаймыш көнебездә бер таянычыбыз, ярдәмчебез булган булыр иде. Булмады! Тәүфыйкны биш ел карап үстердек. Качты әниләренә М ә ү л и я . Үзен алып биргән виләсәпидкә утырып... Я р у л л а Кеше баласы кеше баласы шул инде. Ни ш л и с е н бит Тәүфыйк болай ярый ла ул. бабасын онытмый, әз-мәз булса да тондыргалап тора. Халисә малае Әмирне генә аклап бетерә алмыйм әле мин. . (Тынланып) Сумалет тавышы димме сун? (Капка тавышы ишетелә.) Кеше бар димме сун? Авыр булса да торып карыйм әле. Уф! (Бик авыр тора.) Анын пагудасы каһәр төшкән кебек бит — янгыр коя да коя. . (Тәрәзә янына килә.) Кемне күрәсең? Я р у л л а (каранып). Ниндидер бер шәүлә күрәм. ир кешегә охшаган димме?! М ә ү л и я Әмир түгелдер ич? Я р у л л а . Шул. кара әле. шул ахрысы! (Тынлык ) Ул! М ә ү л и я Ни дип кайтты икән ?! Я р у л л а Улыңны, йә киленеңне бәрәңге алырга җибәр дип әнисенә хат язып җибәргән идем. Менә кайтып та җитте бәрәңге алынып беткәч. Шул бәрәнгс аяктан екты да инде мине (Коръән китабын янына салып диванга ята.) Йә. Алла! (Мәүлияне кисәтеп ) Кара аны! Берүк җебеп төшә күрмә! Бирмә кенәгәне! Әмир керә Әзрәк кызмача Кулында сумка. Ә м и р Берәр җан иясе бармы бу Йортта, юкмы?! Әллә инде үлеп, дөмегеп беттегезме?! (Каранып тора.) Ә? Я р у л л а (күтәрелеп). Ә. Әмир! Кайгтынмы, уз әйдә, торып каршы алырга хәлем юк Ә м и р Кычкырып сөйлә, тавышын ишетелми Я р у л л а Улым! Ә м и р Нәрсә’ Я р у л л а Аягыннан салганчы әнә шул ләгәндәге суны терлекләргә чыгарып керсәнә (Әмир ләгәнгә кереп баса.) Тьфу' Ләгънәт! (Пауза) Син нәрсә инде шулкадәр. мин сина ләгәндәге суны терлекләргә чыгарып сал дидем, ә син шакшы аякларын белән ләгәнгә кереп бастын. Ә м и р . Гафу ит. бабай, мин монда сарык карарга кайтмадым, сине күрергә дип кайттым. Я р у л л а Мине күрергә иртәрәк кайталар аны' Ярар Сүз сөйләп тору- нын мәгънәсе юк: өйдәгеләр ничек анда0 Ә м и р Ярый шунда. Я р у л л а Әниен ни хәлләрдә0 Ә м и р Ни булсын ана! (Исенә килеп.) Авырып ята иде атс. Сезгә сатам әйтергә кушты. Бүтән авылны күралмәм инде дип. арттан елап калды (Түргә ула.) Авырый инде, авырый (Үз алдына ) Ов- чар-ка! Я р у л л а Минем хатны аздыгызмы? Ә м и р Алган илек кебек Я р у л л а Алгач, нишләп сун кайт малыгыз, бәрәнгс атышырга’1 Ә м и р Ә й . бабай, һаман шул бәрәңгеңне сөйләматс. ә " Мин бит сине сагынып кайттым, йә бер кочаклаем инде үзенне! (Кочагын җәеп. Ярулла янына килә.) Я р у л л а Кит. кит. орынма мина, баш күтәрерлек тә хәлем юк. Әнә башта әбиен белән исәнләш' Ә м и р Ә. хәзер! (Мәүлия янына килә.) Исәнме, әбекәй! (Мәүлия куркып чаршауны ябып куя ) Минем, бабай, бу йортта кирәгем шулкадәр генә икән, минем белән кайберәүләр хәтта исәнләшергә дә теләмиләр Я р у л л а Бәйләнмә ана. авыру бит Ә м и р Юк. бабай, юк. нәрсә инде син. мин бит әбекәйне яратам, би-и-ик Яратам. (Чаршауны ачып ) И. карг тәре' Сөйләшмәгән була бит азе. кара. кара, ничек күз кырыс белән генә карап яга Ха-ха! (Чаршауны каты итеп ябып куя.) Я р у л л а Ярар, кил әле монда, угыр Ә м и р (Ярулла янына килеп) Бабай! Я р у л л а Әү°' Ә м и р Беләсеңме, мин бит машина алырга җыенам' Машина ■Дсвятка'» Я р у л л а Шулаймыни' Гажәп монд кадәр бер дә машина алам дип сөйләнгәнен юк иде. Ә м и р . Алырга кирәк. Бөтен кеше машинада йөри, мин кемнән ким?! Хәзер кассада акча тотуның мәгънәсе юк. Я р у л л а Кассада шулкадәр акчаң бармыни синең? Ә м и р . Бар. Утыз мен. Я р у л л а . Ай-яй! Белмәдем... Миннән яшереп йөргәнсеңдер инде... Ә м и р . Юк, бабай, минем синнән бер генә нәрсә дә яшергәнем булмады. Яшергән бер генә нәрсәм дә юк. Менә шул утыз мен акчаны колхоз кассасыннан алырга дип кайткан да идем инде мин. Я р у л л а . Каян? Нәрсә ул? Ә м и р . Белмәгәнгә сабышма, бабай. Минем авылдагы сберкнижкамда утыз мең акчам бар. Исендәме? Я р у л л а Ә, син шул акчаны әйтәсеңмени?! Исемдәсен исемдә лә.. Әмма син ул акчаны ала алмассың шул. Ә м и р . Ә нигә? Я р у л л а . Без исән бит әле, без. Ә м и р . Сез үлгәнне көтсәң, ул акчаларның кирәге чыкмавы да бар. Миңа хәзер кирәк! Арзанга машина алам, сөйләшкән кешем дә бар. Я р у л л а Авырга алма, улым, юк, булмый. Ә м и р (басым ясап). Димәк?! (Пауза.) Бирмим дисең инде. Алдадың, сүзеңдә тормадың. Васыять яздырганда син бөтенләй икенче кеше идең, ә хәзер башка төрле сайрыйсың. Уйла, бабай, уйла... Я р у л л а . Мин уйлаган инде, улым, уйлыйсы уйларым күптәннән уйланып беткән. Ә м и р . Бердәнбер ышанычлы кешеңне, яраткан о н ы г ы ң н ы югалта күрмә. Кыскасы, йә мин, йә акча! (Күкрәгенә суга-суга чыга.) Я р у л л а . Уф! Сулыш кыса... китереп терәделәр... кабер авызына... М ә ү л и я . Йә, Ходаем, китте мәллә? Я р у л л а Китте. Китәр, бар... тиз генә котылам димә инде син аңардан Васыятьне дә бит ул эчертеп кенә яздырды. ялгыштым, әй, ялгыштым... (Тезләнеп Мәүлия янына килә.) Миңа хәзер берни дә кирәкми, ни акчасы, ни дөньясы! (Әмир керә. Кулында бер шешә ярты.) Ә м и р . Бабай! Я р у л л а (сискәнеп). Нәрсә? Ә м и р (ярты күрсәтеп). Әйдә, берәр- не! М ә ү л и я (күреп). Әмир җаным, эчертмә бабанны, болай да чак кына йөри. Ә м и р . Әй, бабай, бабай, мине әзрәк кызгансагыз иде! Мин бит сезгә кунакка кайттым. Эшләмим, заводны яптылар. Эшсез, бер тиен акчасыз йөрим. Я р у л л а . Ә син үзен кеше жәлли беләсеңме соң?! Кала кадәр каладан кайткансың, әби белән бабайга дип күчтәнәч тә кыстырып кайтмагансың. Ә м и р Күчтәнәч?! (Исенә төшереп.) Бар ул күчтәнәч, бар. Мин сезгә алып кайткан идем, сумкада ул. Сумканы кая куйдым соң әле?! Ә менә монда ята, идәндә... (Күтәрә.) Я р у л л а Алып кайткан күчтәнәчен дә кешечә тапшыра алмаган бәндәдән ни көтәргә була инде?! Ә м и р . Бабай, менә алар... күчтәнәчләр... Әни тыгып җибәрде, юк нәрсә юк монда... Мә, менә! (Суза.) Я р у л л а . Миңа түгел, әбиенә бир Ә м и р (сузып). Әби, мә! М ә ү л и я (алып). Рәхмәт яусын инде, Әмир улым, аяк-кулларын сызлаусыз булсын! (Дога кыла.) Ә м и р . Әйдә әле, бабай, утырышыйк әле, сиңа салкын идәндә утырырга ярамый. Билеңә салкын тидерерсең жә.. (Ярулланы торгыза.) Я р у л л а Рәхмәт., их, шушы картлыкны... (Өстәл янына утыра.) Ә м и р (стаканнарга аракы салып). Бабай, әйдә, бәлкем хәл кереп китәр үзеңә! Я р у л л а (ымсынып). Юк инде, син нәрсә! Бу зәхмәтне миңа күрсәтәсе дә булма, ишеттеңме?! Күрмисенмени сон соңгы хәлемдә утырганымны?! Ә м и р . Яшисен әле син, таза син... Я р у л л а . Яшәрсен, бар. Аллаһы Тәгалә гомернең артыгын бирми ул— вакьггы җитүгә бер минут та тотмый, ала да китә... Әмир эчеп куя да тагын сала. Ярулла стаканга ымсынып карап тора. М ә ү л и я (тыңланып). Нишләп тынып калдылар сон әле болар? Ул-бу булмагандыр ич9 (Тынлык.) Ярулла! Я р у л л а (сискәнеп). Нәрсә кычкы - расын инде?! Мә үл ия - Ярулла! Я р у л л а Суймый торганнардыр ич?! М ә ү л и я Ярулла дим! Я р у л л а . Нәрсә инде, жә?! М ә ү л и я Син кая? Я р у л л а . Монда... өстәл янында. М ә ү л и я . Эчмә! Синен иләс-миләсләнеп китә торган гадәтен бар Я р у л л а Ярар, тик кенә ят. син әйтмәсән дә беләм Ә м и р Ну нәрсә, бабай, бирәсеңме? Бүләбезме акчаны9 Мин бик нәзберек кеше түгел, акчанын яртысына да риза. Я р у л л а Әбиеннән сора, ул риза булса, алырсын. Кенәгә миндә түгел Ә м и р Нәрсә, әбидәмени9 ! (Ярулла дәшми.) Их. бабай, бабай' Я р у л л а Мин хужа түгел бу йорз- та. миндә берни дә юк. (Аракы салган стаканны тиз генә күтәреп эчеп куя.) Ә м и р . Тагын? Я р у л л а (йөткереп). Юк., житәр (Хәлсезләнеп, диванга барып ава ) Ә м и р (урыннан торып, үзалдына) Булмады бу—килеп чыкмады Хәйлә җитмәде, хәйлә. Акчасыз кайтсам, теге овчарка башымны чәйнәр инде Алып кайтсам, шул акчаның чиреген бирермен дигән иде дә бит Нишләргә сон инде? Почтага барып книжкасыз гына сорап карарга мәллә9 Юк. бирмәсләр шул. Бабайнын гомере күп калмаган, үлә-нитә калса, акча —минеке! Тик книжка кирәк, книжклнын кулда булуы кирәк. Ә книжканы әбидә диде бит! Ә ул, иманым камил, әбинен сандыгында инде Ә сандыкның ачкычы9 Ачкычы кая микән9 Шайтан белсен! Әллә сандык капкачын каерып кына ачаргамы91 (Мәүлиянең карават астында торган сан дыгы янына килә) Менә ул! (Сандык капкачын каерып, эченә кулын тыга ) У-у-ух! М ә ү л и я (чаршавын ачып) Яру I - ла. синме ул? Ә м и р Мин. мин М ә ү л и я Ни эзлисен анда9 Ә м и р Санлыкнын ачкычы кая9 (Бер кулы белән матраи астын капшый ) Кая сон ул? М ә ү л и я (таянып) Әстәгефирулла! Әмир, нишлисен син9 (Әмир ягына авы - ша. Әмирнен кулы сандык капкачына кысылып кала.) Ә м и р (әче тавыш белән) Ай! Ай' Кулым бетте, кулым! У-у-у! (Кулын тартып ала да сикереп тора.) Я р у л л а (күреп). Әмир' Тилмертмә безне! Ә м и р (сыхтанып). У-у-у! Кулым! Кулым! Я р у л л а Без үлгәч, барсы да сина калыр Бакчасы да, йорты да. Көт инде әзрәк! Ә м и р (сүгенеп) Кирәкми' Кирәкми! Акчагыз ла. йортыгыз да. үзегез дә кирәкми Дөмегеп китегез' (Чаршауны Мәүлиянен башына каплап, йөгереп чы гып китә.) Мин сезне күмәргә дә кайтмаячакмын . М ә ү л и я Ярулла кил әле... (Чаршауга чорнатып) Ярдәм ит Я р у л л а (кузгалып). Киләм. киләм М ә ү л и я Килесенме Я р у л л а Киләм бит инде Сабыр ит бераз... жайраплан түгел ләса М ә ү л и я Чаршауны рәтлисе иде Я р у л л а Чаршауны түгел, безне рәтләргә кирәк, безне (Чаршауны күтәрә.) Бирмәдснме9 Мә ү л и я Нәрсәне9 Я р у л л а Кенәгәне, мәйтәм, бирмәдснме дим9 М әүл и я Юк. нишләп бирим, сан дыкны ача алмады. Ачкычы юк Ә кая сон анын ачкычы? Я р у л л а Матраи астында, синен аяк очында М ә ү л и я Ярар. Аллага тапшырган инде! Я р у л л а Хатем бер дә әйбәт түгел Мәүлия үләрмен ахры (Бөгелеп төшә.) М ә ү л и я . Әй Аллам, нишләргә сон инде9 Ичмасам. Сабир да килеп чык мады. Ике айга бер булса да килә торган нас Күрше дә керми Я р у л л а Мәүлия М ә ү л и я Әү, жаным?' Я р у л л а Бәхил бут Ягып торыйм әле үлә калсам бәхил бул М ә ү л и я (күз яшьләрен сөртеп) Ә й Аллам! (Ярулла янына диванга үрмәли.) Ярулла! Я р у л л а Нәр...сә?.. М ә ү л и я . Алай-болай... шундый хәл була калса... Синен үлгәнеңне мин ничек белермен соң? Я р у л л а (көч-хәл белән диванга авып). Мин... менә шулай кулымны күтәреп ятармын. Әгәр кулым төшсә., бәхил бул... М ә ү л и я . Йә Хода, берүк мәрхәмәтеннән аерма! (Тиз-тиз генә дога укып ала.) Машина килеп туктаган тавыш килә. Бераздан өйгә, шаулашып, Сабир, Сария. Тәүфыйк керә. С а б и р Йә, малайлар, килеп җиттек! (Тынлык.) Нишләп яталар икән инде бу пәри йортындагы адәмнәр?! (Тынлык.) Йә Хода, бөтенләй тәртип калмаган бу йортта Бу чаршау нишләгән соң бу? Ауганмы? (Чаршауны күтәрә.) Апа! Апа! М ә ү л и я (сөенеп). И , Сабиржан, рәхмәт төшкере! Ходай ишеткән минем ялваруымны, ишеткән. Йә, бер дога кылыйк. (Барсы да утырышып, дога кылалар.) С а б и р . Хәлләрегез ничек? М ә ү л и я И-и. әйбәт түгел шул бер дә, әйбәт түгел. С а б и р . Ни булды? М ә ү л и я . Бабагыз, бабагыз үләргә ята. С а б и р . Кая? М ә ү л и я . Әнә шунда... диванда... С а б и р . Нишләп аны керүгә үк әйтмисең, сөйләндереп утырасың. (Сариягә.) Сария, кара әле, ни булган аңа? Сария Ярулла янына килә. Тәүфыйк та ана иярә. М ә ү л и я (Сабирга). Үзен генә килдеңме? С а б и р . Юк. Сария дә, Тәүфыйк та монда. М ә ү л и я . И, Алланың рәхмәте! С а р и я (кычкырып). Жизни! Т ә ү ф ы й к . Жизни! С а р и я . Дәшми... С а б и р . Үлмәгәндер ич?! Т ә ү ф ы й к . Исән булырга тиеш. С а р и я (тотып). Аяк-куллары бик салкын. Врач чакыртырга кирәк. С а б и р . Ә кулы нишләп күтәрелеп тора? Т ә ү ф ы й к . Акылындадыр ич? М ә ү л и я . И-и... исән... кулы күтәрелеп тора. (Елмая.) С а б и р. Ә нишләп күтәреп тора сон ул аны? М ә ү л и я . Без шулай сөйләшкән идек... Исән булса, кулы күтәрелеп торыр. төшсә... үлгән булыр. . Йә, Рабби... С а б и р (Тәүфыйкка). Төшереп карале кулын—нишләр микән? Тәүфыйк Ярулланың кулын төшерә Кул төшми. Т ә ү ф ы й к . Агач күк каткан... Төшерә торган түгел... С а б и р Ярар, төшмәсә. Димәк, исән әле. Регина керә. Озак йөрисең, кызым. Машина ишеген яптыңмы? Р е г и н а Ишегалдыннан кергәндә ниндидер бер ир кеше белән очраштым. Мине күрүгә, киртә эченә кереп качты С а б и р . Күзенә генә күренәдер. Караңгыда агач кәүсәсе дә кеше шәүләсе булып күренә. Р е г и н а . Күрдем. Яшь егеткә охшаган. Т ә ү ф ы й к (елмаеп). Яшь кызларның күзенә гел яшь егетләр генә күренә инде. С а б и р . Эшләр начар, кызым, әнә жизни бабан үләргә тора. С а р и я . Якынрак кил. кызым, ишек катында торма. Р е г и н а (читенсенеп). Куркам... үлгән кешедән... С а б и р . Нәрсә куркасың, ул бит әле үлмәгән, исән. (Сариягә.) Сөйләшеп карале җизни белән, бәлкем берәр сүз чыгара алырсын? С а р и я (Яруллага). Жизни! Жизни!!! Я р у л л а . Ә-ү-ү... С а р и я . Мине ишетәсеңме? Я р у л л а . И...ше...тәм... С а р и я . Таныйсынмы мине? Я р у л л а . Та...ныйм... Са...а...рия... С а б и р . Сора әле, көткән кешесе юк микән?! С а р и я Көткән кешең юкмы, жизни. беркемне дә көтмисеңме? Я р у л л а Юк, көт... мим... (Башын чайкый.) С а р и я Халисәне дә көтмисенме? Я р у л л а Юк. кайтмыйм дигән С а р и я . Кара әле, Сабир. җизнидән гел аракы исе килә, әллә салган ук инде'” Т ә ү ф ы й к (стаканнарга күрсәтеп) Салуы хак. Әле үзе генә дә түгел, ике кеше салганнар Р е г и н а (тәрәзәдән карап). Ишегалдында кемдер иөри кебек. . С а б и р . Син кеше куркытып йөрмә әле. кит тәрәзә буеннан! (Мәүлиягә.) Апа, сезнен янга бүген берәр килүче - китүче кеше булмадымы’ М ә ү л и я . Булды, булды. Халисә малае Әмир кайтты. Я р у л л а (кычкырып) Мәүлия1 М ә ү л и я . Әү. җаным” Я р ул ла Би-и-ирмә! С а б и р (Мәүлиягә). Нишләп аны безгә, килүгә үк. әйтмәдек?! М ә ү л и я Анын әле менә күчтәнәч - ләре дә бар. бер сумка. С а б и р (Тәүфыйкны чакырып) Бар, чыгарып бир сумкасын, үз юлын карасын' (Тәүфыйк сумканы эләктереп чыгып китә. Сабир тәрәзә янына килә.) Я р у л л а (Сонгы сулышын алып). Мәү л и я Мә ү бә хил... бул. би...р...мә... (Кулы төшеп китә.) С а р и я Балалар! Балатар' (Тынлык.) Бабагыз үлде! М ә ү л и я (яшь аралаш) Я с и н ясин' (Дога укый.) Ясин вәлкурәәнилхәкиим. Р е г и н а (сискәнеп). Әти! С а б и р Нәрсә, кызым? Р е г и н а Бабай үлде! С а р и я Жизни үлде.. М ә ү л и я (укып) Вәҗә галәмин С а б и р (тәрәзәдән күзен атмыйча) Амин. Монсу кой ашла. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Төштән сон Кич булып килә Шул ук сәхнә Өй эчендә бушлык сиэелә-жиһасшрнын күбесе тышка чыгарылган Өстәлнең бер чигендә бәлешләр, җимешләр өелеп тора Өйдә Мәүлия, урта бер урында Сабир. анын тирәсендә—Сария Тәүфыйк. Регина. С а р и я Бабагызның өчесе дә үтеп китте Жидесен үткәреп б у л ы р м ы , юкмы? С а б и р Жидесен генә түгел, кыры гыи да үткәрербез. Бездән калмас Мине, балалар, бүген бөтенләй икенче нәрсә борчый әле Нәрсә дисезме'’ Әбиегез белән нишлибез? Карчыкны кая куябыз? Т ә ү ф ы й к Уйлашырга кирәк инде. абый С а б и р Әбиегезнең кассада утыз мең акчасы барлыгын барыгыз ла яхшы беләсез. Тик кызганыч кулыбызда книжка була торып га без ул акчаны алегә ала алмыйбыз. Бабагыз Ярулла үзе исән чагында бик зур хата җибәргән һәм бу турыда әбиегезгә лә сөйләгән. Ул кас садагы барлык акчаны Халисә малае Әмиргә васыять итеп яздырган Безгә хәзер апаның акчасын үзенә кайтарып бирергә кирәк Нишлибе »'* Ничегрәк хәл кылабыз? Т ә ү ф ы й к Суллашырга кирәк Әмир белән, дөреслек бетен якта Ха лык безне аңлый, яклый, суд га ангар, яклар дип уйлыйм С а б и р Дөрес Кайвакыт син дә акыллы гына сүзләр әйтеп куясын (Көлә.) Закун дигән гамәлнең безмен өчен бер унай ягы да бар Анда бодай диелгән: «Караучысыз калган гарип-горабаның васыять ителмәгән байлык нын да яртысын хтырга хакы бар» Ул утыз меннен яртысын без судлашмый ча да ала алабыз. Калган яргысын да мин җилгә очрырга уйламыйм Мин башта ул утыз меңне бабагызны»» ссн лесс Халисәләр белән урталай бүләргә уйлаган идем Ләкин аларнын монда к а й т ы п , эшләгән әшәкелекләрен күргәч, аларнын карчыкка тиешле акчаны бүлешер»ә теләмәгәилскләрен а н л а г а ч - м и н ул имансызларга бу йорттан бер генә тиен дә бирмәскә булдым Т ә ү ф ы й к Дөрес Бик дөрес Баш га Халисә абыйсын күмәргә дә кайтмады Ә инде мал бүләргә кирәклеге исенә тишкәч, шундук кайтып та төште С а б и р Шушы мескен карчыкның сонгы валчык икмәгеннән дә мәхрүм итәргә җыенган ул адәм актыкларына мин берни дә бирмәячәкмен! С а р и я . Акрын, ишетә күрмәсен! С а б и р . Ишетсен! Ә нигә син аннан куркасың, мин анардан курык- мыйм, мин ана кергәч тә шул сүзне әйтәчәкмен. Ә кая әле ул? С а р и я . Келәттә йөри, һаман әйбер актарына. С а б и р . Менә, менә. С а р и я . Абыйсын җирләгәннең икенче көнендә үк әйбер бүләргә тотынды бит ул. Башта книжка эзләде. Табал- мады Аннан абыйсының яндырасы иске-москыларына кадәр җыйнарга тотынды, почтальон керткән соңгы пенсия акчаларын бөтереп кесәсенә тыкты... С а б и р Күпмеләп иде анда? С а р и я . Сигез йөз. С а б и р . Син шуны бирдеңме? С а р и я . Тартып алгач, н и ш л и м инде. Аның әле бу гына түгел, планнары бик зур. С а б и р Нәрсә тагын? С а р и я Бабагызның өеннән дача ясарга хыяллана. С а б и р . Дача? (Көлеп куя.) Дача кирәк түгел аңа, йортның акчасы кирәк. Мөмкинлеге булса хәзер үк сатар иде ул йортны. Тик юк шул инде—әзрәк соңгарак калды. Мин колхоз рәисе белән сөйләшеп куйдым: йортны колхоз үзенә алачак, ә акчасы—апага! Т ә ү ф ы й к . Сатарлыгы юк инде бу йортның—нигезе черек. Белмим, күпмегә алырлар? С а б и р . Күпмегә алсалар да ярар, үзенеке үзенә булыр. Тынлык урнаша. Мәүлиянең чаршау артында бәет көйләгән ишетелә Регина елмаеп аны тынлап утыра С а б и р . Йә, ярар! Бу кадәресе аңлашылды бугай. Менә апа белән нишләргә инде? Т ә ү ф ы й к . Ничек нишлибез? С а б и р . Кая куябыз апаны? Т ә ү ф ы й к . Кая?! Авылга алып кайтабыз. С а б и р Авылга альт кайтачагыбыз- ны мин үзем дә яхшы беләм. Тик кемгә? Т ә ү ф ы й к . Кемгә дип... Бергәләп карарбыз инде... С а б и р . Апаңның авылда өч туганы бар: мин, Тәүфыйк һәм Зөлфия М ә ү л и я м и н е м бертуган а п а м , Тәүфыйк—Мәүлия апасының улы. Зөлфия—апаның бертуган сеңлесе С а р и я . Зөлфия качты. С а б и р . Кешенең кем икәнен бәла килгәч кенә беләсең икән. Йә, нишлибез апа белән? Т ә ү ф ы й к . Мәүлия апаны бергатәп карарга кирәк булыр. (Тынлык.) Акчасын бүләргә дә... С а б и р . Ничек? Т ә ү ф ы й к Бер ай бездә, бер ай сездә, бер ай, әйтик Зөлфия апаларда. С а б и р . Анда-монда йөртергә ул бит футбол тубы түгел, энекәш. Авыл халкы ни дияр? Ул моңа үзе дә риза булмас! Т ә ү ф ы й к . Бөтенләйгә алалмыйм. Минем үземнең дә өйдә бер карчык ята бит инде: хатыннын анасы: Аны бит мин түгел, хатын караячак. Ә хатыннар... С а б и р . Аңлашылды. Дәлше сөйләмәсәң дә була. Мин сине шулай әйтерсең дип көткән дә идем. Әйе, син дә карчык өстенә карчык җыялмыйсын. Шуна күрә сиңа көчләп тәкъдим итүнең мәгънәсен күрмим. Т ә ү ф ы й к Юк! Карый алмыйсыз ул карчыкны, хәзер сезнен үзегезне карар вакыт җиткән. С а б и р . Ансы да дөрес. Авыруны җилкәмә күгәреп мунчага йөртә торган вакытларым үтте шул инде Тыштан ялтырасам да, эчтән тузган. Без хәзер шул алдагы инерция белән генә йөрибез инде. Ләкин авыру карчыкны барыбер карарга кирәк, ул безнең өстә. Шуның өчен дә уйлашырга кирәк.. Т ә ү ф ы й к . Акчасын бүләргә дә... Р е г и н а . Мин аны үзем белән обшагага алып китәм. минем белән торыр. Шулай бит. әби?! С а р и я Туктагыз әле, нишләп сон баядан бирле курчак уены уйныйбыз. Аланын үзеннән сорарга кирәк, ул да кешедер бит?! Әйтсен—кемгә кайтырга теләгәнен! С а б и р . Акыллы сүз әйттең, хатын. Чынлап та, сорыйк үзеннән. Нишли ул—йоклыймы, уянганмы? Т ә ү ф ы й к . Эше беткән аның. Ята Аллаһысы белән сөйләшеп... Мәүлиянең тыныч кына бәет көйләгәне ишетелә. С а б и р (елмаеп). Эше худта монын Без монда жан талашып анын язмышын хәл итеп утырган булабыз, ә ул жыр көйләп ята. С а р и я . Нәрсә көйли сон ул? Р е г и н а . Бәет Бабайга багышлап бәет чыгарган. Мәүлия бәет көйли Елый. С а б и р (Сариягә). Әйдә. ярар, сора инде! С а р и я (Регинага). Кызым, син генә сорасана! Р е г и н а . Әби! М ә ү л и я . Әү. жаным. ни бар? Р е г и н а . Кемнәргә кайтырга уйлыйсын, шуны сорыйлар. Безгәме. Тәүфыйк абыйларгамы, әллә.. М ә ү л и я . Ә... ни... гөш күрдем, кызым. Төп йортка кайтып төшкәнмен икән... С а б и р. Төп йортка диме'' Р е г и н а . Әйе. С а б и р Димәк, безгә инде. Т ә ү ф ы й к . Төш кенә бит ул... С а р и я Сөйләсен, әйдә, тынлыйк әле! М ә ү л и я . Төп йортка кайтып төшкәнмен икән дә. терелеп аягыма басканмын Кап-карангы тон. Бакчага кереп барам. С а р и я Кайсы бакчага икән арткысынамы. алгысынамы'’ С а б и р Хе! Кайсысына булса да бер түгелмени инде?! Т ә ү ф ы й к Сон төш кенә бит инде ул... М ә ү л и я Бакча тулып кызарып чияләр пешеп утыра.. С а р и я Чияләр булгач, арт бакча инде. М ә ү л и я Бер чия агачыннан өч жнмешен алып ашадым Тагын берне алып ашарга дип үрелгән наем, кемдер артымнан килеп кулымнан тотын алды Р е г и н а . Ә кем. әби?! М ә ү л и я Шайтан белсен инде, кызым Берәр иблис токымыннандыр инде . С а б и р Беттеме? М ә ү л и я Менә шул адәм мина болай ди «Бу бакчада тукланыр ризыгын калмады, бар. башка жирдән эздә!*— диде. Ул шулай дигәч, мин бакчадан чыгып йөгердем... Тамак өзелү инде бу Төшне дә шуңа юрадыч. С а р и я Нәрсә дип юрадын-1 М ә ү л и я Бодай дип. өч чия ул өч ел гомер инде... Дөньялыкта тагын өч ел гына гомер яшисем калган С а б и р Нәрсә ди ул? С а р и я Өч ел гомерем калган, сезне тагын өч ел җәфалыйсым калган ди. Т ә ү ф ы й к . Яши ате ул. озак яшәячәк. С а б и р Яшәве көн кебек ачык Йөрәге таза—жил тими. Консерва банкасында яткан кебек ята рәхәтләнеп Мин бит аны авылга алып кайтып бер аякка бастырган идем инде. Ишсгалдынын бер башыннан икенче башына шырпы ташьптым мин анар Жепкә тотынып барды. жепкә тотынып кайтты Тәмам аякка бастырып җибәрдем Терелеп китте. Ә өенә кайткач, авырыйм дип. кабат урын өстснә менеп яткан Шулчакны атарга шул Халисә кайткан булган «И. апам, жаным. син авырыйсын, сина жылы кирәк бит!»— дип. тегене жылы мич башына менгереп яткырган Шуннан тагын кәкрәеп катты ул. Тагын аяксыз калды (Тындык.) Ну. мин аны торгызам әле. торгызам! Т ә ү ф ы й к . Сон инде. абый, сон С а б и р Соң түгел, нишләп сон булсын Теләгем булса, мин үлгән кешене дә торгыза алам Үз кирәгенә Иөрсртск булса да йөрерлек итәм ате мин аны’ (Мәүлия янына килә.) Әнә. карагыз сез ана. сул кулы бөтенләй йөрми, ә ун кулыннан өч кенә бармагы хәрәкәттә Ризыкны авызына алып кабар өчен өч кенә бармак калдырган Жәйгә чыккач, терелтәм әле мин аны. билләһи, тс релтәм! (Мәүлиягә) Апа. әйдә, бераз кыймылдат әле аякларынмы яле. йә! М ә ү л и я (аңламыйча) Нәрсә' С а б и р Бераз физкультура яса дим—аяк-кулларынмы селкет' Мәүлия теләмичә генә аякларын селкетә. С а б и р Менә! Маладис! М ә ү л и я . Сызлый аякларым бул м ы й . С а б и р Сызлар да бетәр! Әйдә. әйдә’ Иренмә! Мин синнән кеше ясаячак әле. ясаячак! Сабир арты белән борылгач. Мәүлия аягын селкетүдән туктый. Сабир борылгач, тиз-тиз селкет С а р и я (Сабирга). Синнән генә шикләнә! С а б и р. Йә, Хода! (Көлешәләр.) Т ә ү ф ы й к . Полиартрит С а б и р . Полиартрит түгел, ялкаулык көчле анарда, ялкаулык. Озак яшәр, әле бездән дә калыр. С а р и я Бездән дә калмасын иде инде. С а б и р Калачак. (Регинага) Әнә яшьләр кулына кала күрмәсен инде. Р е г и н а . Сиңа, әти, яшьләрне хурларга гына булсын инде. С а б и р Хурламыйм. Дөресен әйтәм. Хәзерге яшьләр үзләрен генә көйләргә өйрәнгәннәр. Р е г и н а Яшьләрнең дә төрлесе бар Авыру әти-әниләрен караучылар шактый. С а б и р . Бала әти-әнисен карарга тиеш инде ул, шуның өчен үстерәсең дә баланы. Мин, әнигә ярдәмем тисен дип, Үзбәкстанга киткән җиремнән кайттым Ач. хәерче җиргә кайттым. Әткәй сугышта үлде, ә әни, мин кайткач, икенчегә кияүгә чыкты. Әниен белән өйләнешкәннән сон, минем әнием үлеп китте. Без әниен белән авыру үги атаны соңгы сулышына тиклем карадык... С а р и я Ул вакыт халык икенче иде: мәрхәмәтле, иманлы... С а б и р . Хәзерге киленнәр үги аталарын түгел, үз аталарын да карамыйлар. С а р и я . Элек хатыннар ирләреннән куркып торганнар Хәзер ирләр хатыннарыннан куркалар. Минем атап әйткән сүзем шул: апаны мин караячакмын Теләп түгел, мин үзем дә сау-сәламәт түгел. Сабирнын туганы булганы өчен генә караячакмын. Р е г и н а (торып). Әни, ә без кайчан авылга кайтабыз? С а р и я . Туйдыңмы? Р е г и н а . Ардым. С а б и р . Син генә түгел, барыбыз да ардык Беребезнең дә бу үрмәкүч оясында минут та торасы килми. Без инде өйдә терлек, аларны карыйсы бар дип ашыгабыз, ә сиңа нәрсә ашыгырга? Р е г и н а Авылга кайтуга ук районга китәм. Яна спектакль чыгарасы бар С а б и р Нәрсә куясын? МәхәббәтР е г и н а . Мәхәббәт. С а б и р (ирония белән). Вудевиль! Р е г и н а . Во-де-виль! С а б и р . Ясалма әйбер, димәк. Юк- бар әсәрләргә кызыкмас идең, кызым, куйсаң син чын әйбер куй, тормышчан, халыкчан булсын Халык күрә ул, халыкны алдап булмый. Р е г и н а . Андый әсәрләрне сирәк язалар хәзер. С а б и р . Юк икән, үзен утырып яз. Син язгалыйсын бит. Әнә яз әбиен турында. чагылдыр аның ачы язмышын... Нинди вакыйга! Нинди гыйбрәтле тормыш! С а р и я . Яз. кызым, яз, белмәгәнеңне үзем әйтеп яздырырмын С а б и р Ул теге Халисә белән Әмирнен кыланышлары үзе бер театр бит! Р е г и н а (тәрәзәдән карап) Театрын әнә капкадан кереп килә. Артыннан бер егет тә ияргән. С а р и я . Улы Әмир кайтты микәнни?! Әнисен алырга кайткандыр! Т ә ү ф ы й к (тәрәзәгә килеп) Шул инде шул. Әмир. С а б и р (көлеп). Нас-лед-ник! Халисә керә Х а л и с ә . Малаем кайтты. Бүген үк китәргә исәп. С а б и р (исе китмичә). Ярар инде, хәерле сәгатьтә! Х а л и с ә (усалланып) Бик тиз котылырга җыенасын әле син бездән, Сабир! С а б и р . Мин сезне куарга уйлаганым да юк—калыгыз! Х а л и с ә Яратмыйсын инде безне?! С а б и р . Әйе. яратмыйм. Ә ни өчен сезне яратырга?! Ни өчен мин сезне яратырга тиеш?! Х а л и с ә Безне бөтенләйгә исәптән чыгарып ташларга уйладың. (Күкрәгенә сугып.) Начармы-яманмы. мин мәрхүмнең туганы, сенлесе. Безгә дә бу йорттан нинди дә булса өлеш чыгарга тиештер бит инде?! С а б и р . Тиештер. Мин башта сезгә бүлеп бирергә уйлаган идем, тик соңыннан кире уйладым. Ә ни өчен кире уйлаганымны син инде бик яхшы беләсең! Х а л и с ә Син мине үзен белән чаг ы ш т ы р м а , Сабир. Син гомер буе нәчәлник булдың, шуңар да бал да майда гына йөзден. Малын да, абруен да бар. Ә менә минем бернәрсәм дә юк. С а б и р . Казанда өч бүлмәле фатирын бар түгелме сон? Х а л и с ә Бар. Фатир гына коткармый. Мин хәзер пенсиядә Улым эшләми. Утырып ашарга урындык та юк өйлә. С а б и р . Мескенләнмә. Халисә, мескенләнмә. без барсын да беләбез. Х а л и с ә . Мәрхәмәтсез! С а б и р . Ә синен үзендә бармы сон ул мәрхәмәтлелек? Авыру карчыкның сонгы тиененә кул тидерергә теләүче син түгелме сон? Тынлык. Х а л и с ә Ярар. Бәхәсләшүдән файда булмас. Тынлагыз. минем сезгә бер тәкъдимем бар С а б и р Нинди тәкъдим9 Х а л и с ә . Болай: минем малаем бар С а б и р . Беләбез. Х а л и с ә . Сезнен кызыгыз! С а б и р (торып). Жә. шуннан?! Сөйләп бетер! Х а л и с ә Менә ш у ш ы ике я ш ь йөрәкне бергә кушсак, безнең арадагы бәхәсләр бик тиз гынар иде С а р и я (чәчрәп). Бусы ни инде тагын? Нәрсә, минем кызым риза булыр дип уйлыйсынмы синең исерек малаена чыгарга. Р е г и н а (Халисәгә). Сез нәрсә мине хурларга уйлыйсызмы9 Ул исерек малаена кияүгә чыгарга түгел, мин анык чыраена карарга ла чирканам' Х а л и с ә (чигенеп). Алла... Ходаем' Р е г и н а . Тагын сезгә шуны да әйтәсем килә, мин сезне кайтканнан бирле күзәтеп торам Сезнен ни очен кайтканыгызны да яхшы бсләм. Сез мәрхүм туганыгызны искә алырга түгел, ә авыру карчыкны таларга кайттыгыз. Мал кайгысы сезнен чыраегызга чыккан! (Халисә йөзен каплый.) Әйе. әйе. әнә оятсыз йөзегезне көзгелән барып карагыз! Х а л и с ә Әстәгефирулла! Мондый киленен булса—өйдән чыгып качарсың, билләһи! (Сабир. Сария. Тәүфыйк көлешәләр ... Әмир керә) Ә м и р Гә-ә-әк! Исәнмесез! (Сабир- /V) Сабир кода сез буласы змы? С а б и р Коласын белмим Сабир абзан мин булам Ә м и р . Бир' С а б и р Нәрсә? Ә м и р Бир. да вай1 С а б и р Нәрсә бирим9 Мин сина берни дә тиеш түгел! Ә м и р . Тиеш. Акча минеке. Акча минем исемгә язылган. С а б и р . Ялгышасын, энекәш. Акчага тәтән хужа закон буенча да. намус буенча да. Ә м и р Бир! Бир книжканы! Синкарак! Минем акчамны урладын. мин сине судка бирәм. .Авылына кайтып йортынны яндырачакмын, бир' С а б и р Яхшы. (Кесәсеннән книж- ка чыгарып ) Бирәм мин сина бу кннж- каны. бирәм Мә! Ә м и р . Бир.. С а б и р А л ! (Книжканы югары күгәрә.) Ә м и р (сикергәлән) Бир. уйнама' С а б и р Бирәм. Тик бер шарт белән Ә м и р Х а л и с ә Нинди шарт9 С а б и р Шарты болай Әгәр дә син тәтәнне үзенә карарга дип алып кайтсаң—акча тулысы белән синеке булачак Йә. ничек? Ә м и р (аптырап) Китәм. алып китәм... С а б и р Алып китсәк, карчыкны яхшылап карарга инде, шәләй-вәләй йөртергә түгел. С а р и я Авыру карчыкны каравы, ай-яй. бер дә жннел түгел шул. Т ә ү ф ы й к . Утыз мене генә түгел, йөз мене дә күзгә күренмәскә мөмкин Ә м и р К а р ы й м , к а р ы й м , а л ы п китәм Тик хәзер үк түгел! С а б и р . Ә кайчан9 Ә м и р Минем хәзер машинам юк. авылга ла попутный белән генә кайттым С а б и р Табам мин сина машина, гик алып кына кит Үзем үк илтеп бирәм (Тынлык.) Тик син баитга әбиеннән сора риза микән ул сина кайтырга " Х а л и с ә Ниемә безгә ул карчык, ул гына җитмәгән иде -өйнен ямен җибәрергә! М ә ү л и я Сария! Сария. кая син? С а р и я Монда, апа. монда, ни бар9 (Мәүлия янына килә.) М ә ү л и я Бернәрсә искә төипе Кияүгә чыкканда Яруллам мина бик шәп мамык шат алып биргән илс УI чатан да гардеробта эленеп тора Бабан исталс- ге. Алып кер әле шуны. Сезгә кайтырга туры килсә, аягымны шул мамык шәл белән төреп кайтырмын. С а б и р (Халисә белән Әмиргә). Ишеттегезме инде, сезгә кайтырга уенда да юк аның. Х а л и с ә . Ул сезнен туганыгыз, сез аны к а р а г ы з да инде. Жаныгызга төшәчәк әле ул сезнең, төшәчәк, әйтте диярсез! С а р и я . Карганма, Халисә. Олы була бел. Авыру кешене карау ул изге гамәл. Карт керә. Култык таягына таянган. Килеш-килбәте белән Ярулланы хәтерләтә. К а р т Әссәләмәгәләйкүм! С а б и р Вәгәләйкем! Карт утырып дога кыла. С а б и р . Ни йомыш? К а р т Мин күрше авылда яшим, шуннан килдем Хәйбулла абзагыз булам мин Йомышым шундый: минем карчыгым өч ел авырып урын өстендә ятты. Карчыгым терелә калса, муллага биш йөз тәнкә акчалата сәдака бирермен дип нәзер кылган идем. Аллаһынын рәхмәте, хатыным терелеп китте... Ә ни... мулла үзе кая сон әле? С а б и р . Мулла—мәрхүм Өченче көн генә җирләдек. К а р т . Әй, шулаймыни, кызганыч, бик кызганыч. (Акчасын сузып.) Кемгә бирим соң инде? С а б и р . Карчыгы исән—аңа бир. Х а л и с ә . Монда бир! (Акчаны тартып апа.) Абый акчасы бу! С а б и р . Имансыз да икәнсен! Х а л и с ә . Улым! Киттек, әйдә! Безгә монда көн калмады Киттек! Төргәкләр чоланда, пароходка сонга калмыйк! (Сабирга усал.) Хуш! (Чыгып китә.) Ә м и р Карагыз аны, мин әле моны болай гына калдырачак түгел! Күрерсез! Акча минеке булачак! (Ишекне каты ябып чыга.) К а р т . Ярар... китим инде... С а б и р (картка). Кара әле, кайсы авылдан килдем дип әйттең? К а р т . Моннан гына... мин... Ярый, оланнар, сау булып торыгыз, талашмагыз. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә артыгын бирмәгән—һәр барчабызны теге дөнья ахирәт көтә... (Китә.) С а р и я . Бигрәк сәер карт булды әле бу. Т ә ү ф ы й к . Гел җизнигә охшаган, чат җизни! С а б и р Мин дә сизендем. Күрше авылдан килдем ди. Шушы янгырда җәяү... Ә бәлкем ул үзедер?! С а р и я . Кем? С а б и р Ярулла, Ярулланын өрәге С а р и я . Әстәгефирулла! Син бигрәк инде! С а б и р. Ә нәрсә, бик мөмкин. Сәер, сәер... Тагын янгырга чыгып китте... Тәүфыйк! Т ә ү ф ы й к . Нәрсә? С а б и р . Бар әле, картны кире бор! Безнең белән машинада кайтыр Тәүфыйк чыгып китә. Р е г и н а . Әти, кайтабызмы? С а б и р . Кайтабыз. Мин инде күптән китәсе илем, Халисәләрнең киткәнен генә көтеп тордым. Р е г и н а . Әти, ә мин пьесамны яза башладым инде, ул болай башлана... С а б и р . Тәмамларга вакыт, кызым, спектакль тәмамланып килә. Тәүфыйк керә. Т ә ү ф ы й к . Ю к . С а б и р Нәрсә юк? Т ә ү ф ы й к . Карт юк. Жир утымыни—беркайда да юк. С а б и р . Сәер. С а р и я . Бу йортка җеннәр ияләшмәгәннәрдер ич? С а б и р . Ярар, җитәр, безгә дә җыенырга кирәк. С а р и я . Апаны нишләтәбез? С а б и р . Шәленә төрәбез дә машинага чыгарып салабыз. С а р и я Ярар алайса, мин шәлен карап керим әле! (Чыга.) Т ә ү ф ы й к . Бәрәңгеләр.утыннарны нишләтәбез? С а б и р . Бәрәңгеләр, утыннар калып торырлар. Икенче вакыт (Утыра.) Уф, эт булып ардым (Мәүлия чаршауны ачып карый.) Китәбез, апа, әйберләреңне җыйнарга кирәк. М ә ү л и я . Үзем кая—әйберләрем дә шунда булыр инде. С а б и р (көлеп). Әйбер! Нинди әйберен булсын инде синен?! Кара син бу хәерчелеккә! Үрмәкүч оясы! Берәр ай килмичә торсам, бөтенләй пәрәвез каплап китә иде бит! Сария керә. С а р и я . Юк. Апанын шәле юк! С а б и р Кая киткән сон? С а р и я . Халисә алып киткән. Бөтен гардеробны актарып бетергән С а б и р (торып) Карак! (Тынлык.) Бөтен ил караклар белән тулды Күрше хатыны керә К ү р ш е Исәнмесез! Китмисездер бит9 С а б и р Китәбез. Хәзер үк! К ү р ш е И-и! Әби дәме? С а б и р Әби дә китә. К ү р ш е Алайса саубуллашып калыйм инде, гомер буе күршеләр булып яшәдек, әле тагын кайчан күрермен Мәүлия әби! Мәүлия әби! (Янына килә.) М ә ү л и я (танып) И. ж а н ы м . күршекәем, син икән! К ү р ш е . Синең белән саубуллашырга дип кердем, исән-имин генә яна урыннарга кайтып җит инде Яна җирдә якача булыр -безне дә онытма! (Күз яшен сөртеп ала.) М ә ү л и я (елап). Онытмам, жаным. онытмам Без бит күрше, синен белән бик гату яшәдек. Бик рәхмәт инде сиңа, авыр чакларымда бик булыштын. рәхмәт1 К ү р ш е . Хужалар, китәбез, диләр М ә ү л и я Шулайдыр шул... тик мин китмим әле! Т ә ү ф ы й к . Нишләп? М ә ү л и я Мин болай уйладым бер көнгә монда калам. Йоласы шундый Иртән иртүк авыл карчыклары килерләр, һәрберсе белән сөйләшеп, саубуллашып алырга телим С а б и р Син нәрсә, апа, юләрләнмә. С а р и я Сине кем ашатыр да. кем эчертер?! М әүл и я Күрше бар бит... С а р и я Алай да дуамал инде син! К ү р ш е Калсын, калсын Бер көндә генә берни булмас, мин янында булырмын. М ә ү л и я Бер көнгә калдырыгыз инде, иртәгә килеп алырсыз. Укымаган нимазларым катты С а р и я Апа, нигә инде алай итәсен? С а б и р Ярар, ялынмагыз, бала-чага түгел, үзе белә торгандыр Бүген безнен болай да кешеләр күп. әйберләр дә шактый. Калсын, иртәгә килеп алырбыз! С а р и я Күршегә бик зур рәхмәт инде! Без апа янына килми торганда да мунчасын ягып, чәен куя торды С а б и р Шунар күр апанын биш казын мин ана бирәм К ү р ш е . И. кирәкмәс иде инде' С а б и р А л . а т К ү р ш е Рәхмәт, шундый изге кешеләр булып чыктыгыз инде сез. бөтен авыл халкы ссзнен изгелеккә мөккиббән киткән С а б и р Әйдәгез, җыеныйк! (Тәүфыйкка) Син машинаны җылыта тор' Мә. ачкычны ат! (Ачкычны бирә.) Тәүфыйк чыгып китә К ү р ш е Мин казларны карап керим әле, ашарларына салыйм (Чыга ) С а б и р (Сариягә). Кирәген генә ал—машинага сыярлык булсын С а р и я Менә бу матраины алырга кирәк С а б и р (Регинага). Кызым, әниенә булыш' Р е г и н а (Коръән китабын алып) Әти. әни, «Коръән»не үзем белән атыйм әле! С а б и р Нишлисен а н ы н белән0 Син аны барыбер укый атмассың! Р е г и н а Әти. ә нишләп без әбине ялгызын гына калдырабыз’ С а б и р Иртәгә килеп алабыз, дидек түгелме сон0 ' Р е г и н а Анын ялгызын гына калдырып китү әйбәт гамәл түгел инде С а б и р Әйбәт булмаса. кал әбисн белән, йә инде үзен бетән атып кит Р е г и н а Куркам мин бу өйдә С а б и р Шулай булгач! Урам ягында казлар каңгылдашкан танышлар килә С а р и я (тәрәзәгә ташланып) Күрше хатыны казларны үзләренә куып алып чыгып бара С а б и р Яна! Без киткәнне дә көтеп тормый' Хәзерге халык гел биргәнне генә ярата шул. С а р и я Беребез дә өметсез түгел инде, барыбыз да өмет итә. М С а б и р Чукынып китсеннәр! С а р и я Сабир! С а б и р . Нәрсә? С а р и я Әйт әле... син бу карчыкның акчасына гына кызыгып асрамага алмыйсын микән? С а б и р Ә нәрсәсенә кызыгасын анын! Кызыгыр вакытлар үткән инде, үземнеке үземә җитә. Тик апаны мин дә карамагач, кем карар сон?! С а р и я Авыр булачак, тик шулай да түзәргә туры килә. Анын бөтен авырлыгы мина төшәр инде. С а б и р . Беләм. Үзем исән чагында мин аны ташлый алмыйм. Мин үлгәчтен карарсыз инде. С а р и я Баласы юк, баласы булса... С а б и р . Балаларга хәзер ышаныч юк. үзең исән йөргәнгә шатланып торырга кирәк. С а р и я . Өч ел гомерем калды дип тора... С а б и р . Теге өч чияне әйтәсенме?! Ул өч чияне дә төрлечә аңларга була, төрлечә... Бар курыкканым шул, авыру карчык аркасында туганнар арасында низаглар килеп чыкмасын инде, низаглар... Урамда машина кабына. С а р и я Кара әле. Тәүфыйк бабасының биш мең акчасын алып торган булган Шуның турында Тәүфыйк сиңа берни дә әйтмәдеме? С а б и р Әйтер бар—аласын әйткән булыр иде. С а р и я Кара әле. Тәүфыйкка нәрсә бирәбез соң? С а б и р . Жизни бабасы биргән бит инде аңа. Башкасын өмет итмәсен. Мин монда байлык таратырга килмәдем. (Тынлык.) М ә ү л и я (Регинага). Кызым! Р е г и н а . Әү, әби?! М ә ү л и я Кил але минем янга! Р е г и н а (килеп) Тынлыйм. әби?! М ә ү л и я (елмаеп). Сөбханалла! Кызым, синең егетең бармы? Р е г и н а (көлеп). Бар инде... М ә ү л и я . Әйбәтме? Р е г и н а . Әйбәт. М ә ү л и я Мин әйткәнне тынла. яраткан кешеңне кулыңнан ычкындырма. Әнә без бабаң белән ничек яшәдек. Булды, булды анын да галәмәтләре. Ха лисә апаң аны миннән аертырга да дип тә йөрде. Ана яна хатын да тапты. Тик Ярулла мине аермады. Мәүлиянең нәселе яхшы, нәселе өчен генә булса да аерылмыйм дигән. Син дә кияүгә чыкканда иреңнен нәселен белеп чык, кызым, чыккач та аерылып, бозылышып йөрмә. (Тынлык.) Мә. менә бу нәстәне кесәңә тыгып куй әле! (Бөти бирә.) Р е г и н а . Нәрсә бу? М ә ү л и я . Бөти. Сөйдергеч бөтие. Мондый бөти белән йөргән кызларын яраткан егетләре беркайчан да ташламас. Р е г и н а (алып). Рәхмәт, әби. М ә ү л и я . Кызым! Р е г и н а . Ә ү ? М ә ү л и я . Синең күзеңә бабаңның Коръән китабы чалынмадымы? Р е г и н а . Өстәл өстендә ята. әллә кирәкме?! М ә ү л и я . Киткәндә яныма куеп китсәң ярар иде. укый алмасам да янымда торсын. Мина хәзер берни дә кирәкми, мина хәзер... Аллаһы Тәгалә белән очрашасы—алда.. Тәүфыйк керә. Т ә ү ф ы й к . Булды. Машина әзер. С а б и р Китәбез хәзер. Утырыгыз Юлга чыгар алдыннан бер дога кылыйк (Утырышалар.) Йәгез, бер дога! (Дога кылып.) Вакыт... китәргә кирәк. С а р и я Китәбез... Тәтәгез белән саубуллашыйм да... (Мәүлия янына килә.) Апа, апа дим! Бөтенләй калдырып китәләр дип уйлый күрмә тагын. Бер көннән Сабир килеп алыр. Үпкәләп ятма тагын! Апа! Нигә дәшмисен? (Тынлап.) Йокыга киткән... Уф! Үлгән дип торам, котым очты! Йоклый.. пеф-пеф итеп... С а б и р . Йокыга талган... аргандыр... Т ә ү ф ы й к . Йоклаган булып кына кыланмый микән? С а р и я Белмим инде. Аллага тапшырган... Их, бу гомерләр! Артык гомерләр... Берәүгә дә бәйрәм түгел. Аллаһы Тәгалә шул артык гомерләрдән сакласын иде инде, үз янына вакытында алсын Үз көнеңне үзен күрәлми башлагач, яшәүдән ни мәгънә?! С а б и р . Киттек! Р е г и н а . Әти! Ә бәлкем, бүген үк алып кайтырбыз?! С а б и р Кызым, сина күпме әйтергә була, бу турыда биш тапкыр сөйләшмиләр' Р е г и н а . Әгәр... С а б и р Нәрсә әгәр? Р е г и н а . Әгәр дә ул үлеп китсә"’ С а б и р Унөч ел үлмәгәнне бер көн дә генә үлмәс. Әйдә, жыен, киттек Чыгыйк саф һавага тизрәк, чыгыйк! С а р и я У ф , м и н е м д ә б а ш ы м әйләнә. Сабир, Сария. Тәүфыйк чыгалар Регина кулына Коръән китабын алып, уйланып тора Мәүлия янына килеп китапны анын баш очына куя. Мәүлиянен баш очыннан үбеп ала Тәүфыйк керә. Т ә ү ф ы й к . Сария апа каядыр сумкасын калдырган дип әйтте, кая икән9 (Табып ала.) Жсн авырлыгы бу сумкада! Регина чыгып китә. Т ә ү ф ы й к Таш тутырганнармы - ни?! К а р т н ы әйтәм, а б ы й н ы , вәт хәйләкәр дә инде ә?! Тәтәнен акчасы булмаса, һич кенә лә алмас иде асрамага, юк, алмас иде! (Чыгып китә.) Тынлык Машина кузгалып киткән тавыш килә Монсу кой агыла Шыгырдап ишек ачыла М ә ү л и я (моңланып). Йоклаган булып юри генә яткан ием. йоклаганга санадылар, алдадым үзләрен Ярар. Аллаһы бирсә, бар да рәтләнер ате Күрше кереп җитәр, хатыннар килерләр иртәгә .. Сабир Аллага шөкер, атһәмдер иллаһи (Дога кыла.) Йә, Алла (Йокыга тала.) Урамда гармунда уйнап узалар Мәүлия, сискәнеп, уяна (Елмая) Яшьләр яшьләр клубка җыелалар Ярулла исән чагында кергәлиләр иде. хәзер кермәсләр шул инде— өйдә яшәү!с кеше калмаган дип уйлый торганнардыр Бигрәк карангы Күрше кереп ут та кабызмый ичмасам (Гармун тавышы ераклаша ) Киттеләр (Дога укый ) Амин' А м и н ' (Кулына Коръән китабын апа. аны кинәт кулыннан тошерә. анын югалта ) Тынлык Ябылмый калган чатан ишеге авызыннан козге салкын җилнен хәвефле авазы гына ишетелеп тора Парда