Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җанымның тыюлыгы

 Җитте вакыт... Гаҗәп инде: Ничек үскәнбездер Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз? Тукай яшьли үлгән, Юкса, бәлки. Калган булыр идек Тукайсыз... Ә Тукайсыз тору—Айсыз тору, Айдан башка җаннар карала. Ярымайлы булган өчен генә Киселгән бит күпме манара! Шул айларны Тукай алыштырган, Якты сирпеп безнең күңелгә... (Нурларының ләкин догалысын Тоткан Иблис яшереп үзендә. Иблискә бит—адашканнар юлдаш. Адашканның җанына хуҗа ул. «Тукай—атеист!»—дип. Шагыйрьне дә Үзенә юлдаш итмәк булган ул.) Тик нурларны яшереп, караңгыда Мөмкинмени тоту һаман да?! Саркып чыкты нурлар дөньябызга, Дәва булып безнең җаннарга. И Туган тел, Синдә булган ласа Тукай кылган изге догалар. Җитте вакыт: Безгә дә Ходайдан «Ярлыкагыл...*— диеп сорарга... Шамил МАННАПОВ (1938) — шагыйрь: “Тамырлар". "Кайту" һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. Хак юл эзләү Борын заманнарда пәйгамбәрләр Юнәлткәннәр кешене Хак юлга... Пәйгамбәрләр заманасы узган. Ничек тайпылмаска туры юлдан Җир өстендә, күкләр астында? Астрологлар, жрец, багучылар Юраган юш килә кайчакны: Мәгәр алар сүзе хәтерләтә Сукыр кулындагы таякны... Алга таба гранит кулын сузып, «Юл күрсәткән” күпме даһилар. Инде шул юлларда адашканнар Чыгу җаен таба алмыйлар. Акыллы баш сәясәтчеләр дә Бәхәсләшеп юлны эзлиләр. Берсе уңга, берсе сулга тарта, Ә халыклар Кайсын сайларга да белмиләр. Кемнәр күрсәтер сон дөрес юлны, Ялгышмыйча алга барырга? Иңемдәге фәрештәме шунда Пышылдады: "Шагыйрьләрен Ходай Тудырды бит вәхн алырга... һәм рәсүлдән Изге Китап калды: Таныганнар укып баксыннар. Күңел күзе сукыр булмаганнар Тайпылмаска тиеш Хак юлдан..." Мин бит затлы бер алмагач идем... Мин бит затлы бер алмагач идем, Алмаларның биреп татлысын, Кешеләр, сезне сыйламакчы идем, Җимешләрем нигә ачы соң? Тормыш бакчасында нн җитмәде? Тәрбияләү, карау җитмәде. Ә шулай да җимеш бир! ән чакта Күпләр мине урап үтмәде. Ачырак һәм ширак бу лсалар да, Җимешләрем алар яратты. Татлысы да аның, ачысы да Бу дөньяга бердәй ярашлы. Мин ху җасыз калган бакчаныкы, Ларланырга ләкин соң инде. Җимешемне җыйган у .к ынчылар Ботарлады мине, сындырды... М Кыргый алмагачка әйләндем мин, Ачы язмышыма түземле. Көзен койган яфракларым белән Тамырларым ашлыйм үземнең. Ә кемнәрдер хәзер йөзен чыгып, «Җимешләре ачы...»— димешләр. Белмиләрме, нинди булсалар да, Болар—безнең уртак җимешләр. Ботакларым ботарласалар да, Тамырларым, шөкер, сау әле: Ачырак һәм ваграк булсалар да, Җимеш бирер җаем бар әле. Яңа сүзләр керде телебезгә: «Цинк табут», «Бетон саркофаг”... Тел галимнәренең әйтүенчә, “Мондый сүзләр тагын артачак.” Фнргавеннең тәнен мумияләп, Саклаганнар, күр, дип, тыйб* көчен. Без дә төрдек бетон саркофагка Чернобыльнең атом гыйфритен. Ул үлмәгән, яраланган гына, Әҗәл үзе шүрли аңардан. Бетон табутында ул үзе бит Үлем чәчеп ята, кадалган! Җирне тетрәндергән бу фаҗига Чираттагы гыйбрәт Ходайдан: «Атом җенен бәйдән җибәрдегез. Сакланыгыз инде сез аннан. Юкса, Хиросима, Нагасаки Гыйбрәтләрен күргән идегез. Сак булыгыз, Тоташ саркофагка Әйләнмәсен газиз Җиребез ! . .» Сүз—беренчел, диләр, Инде хәзер Сүзме, гамәл микән—белмәссең. Мәгәр шундый теләк күңелебездә: Яңа сүзләр керсә-керсен телгә, Яман сүзләр берүк кермәсен... Җәбраил китергән вәхи сыман... Ишекләрдә безнең кат-кат йозак, Дөнья бабаң шулай өйрәтте. Бәреп керер карак-угрылар бар, Биреп тора шулар гыйбрәтне. *Тыйб — медицина. Ишегемне бикләү—түгел ләкин Угрылардан гына куркудан, Алардан да яманраклары бар, Җаныма да шуна бик куям. Кермәсеннәр, димен, күнелемә Шайтан шомлыклары: Гайбәтләр, Яла сүзләр, төрле бәла-каза. Имансызлык, яман гадәтләр... Тик алардан котылу юк икән Йозак куеп кына ишеккә. Килеп керә гөнаһ шомлыклары Әллә кайсы ярык-тишектән. Торагыңа керә, колагыңа, Колак аша бәрә йөрәккә! «Әй, Ходаем, үзең ярдәм бир...» дип. Карашымны Күккә юнәлтәм. Җәбраил китергән вәхи сыман Аваз ишетәм күк: "И бәндә, Сизмисеңме, Илгә Иман кайта Шайтаннарның юлын бүләргә...» Әйа, Дөнья, холкың яман икән, Син түгелме үзеңә гашыйк иткән, Соңра уттан алып суга салган, Яратуың булдымыни ялган? Жавап бирле Дөнья: "Адәм, тыңла, Синең белән җиңел днмсең миңа? Кыенлыклар безнең уртак, җаным. Шулай булуы мәгәр әйбәт аның. Гомер юлың булса шома г ына, Карын җиткәч аның азагына, Мине ничек ташлан китәрсең. Үлем бар бит, ни хәл итәсең... Дөньялыкта гел рәхәттә торсаң. Доньи белән булсаң гел тату , Ьакыйлыкка к\чен киткән чакта Күп мәртәбә Кыен булыр иде хушлашу ... Бер-берләрен артык яратканнар Күбрәк яра ясый бәгырьгә. Битарафтан гына бернн дә юк. Рәхәт күрсәтү дә. Җәбер дә...” Җанымның тыюлыгы Бу дөньяның оҗмах кебек шундый бер җирен беләм, анда бар да саф көенчә, берни дә керләнмәгән. Адәм аягы басмаган болыны—чәчкә тулы, чытырманлы карурманын янрата кошлар хоры. Яшьлек ярым күзләредәй, зәңгәр-зәңгәр күлләре. Камыш-керфекләр пышылдый «Сөям...»—дигән сүзләрне. Анда искән йомшак җилләр— әнкәемнең назлары, анда картаюны белми шаулы яшьлек язларым. Анда минем ялантәпи, коеп чирәм чыкларын, балачагым иртәсендә көтү куган чакларым. Башакларын җиргә иеп, тынганнар арышларым. Алар хәтерлиләр, бугай, югалту сагышларым. Дөньяның бу почмагында Терек сулы елгалар. Аңда керә ала бары Күңеле саф булганнар... Үземнең дә анда атларга, табигыйлеген таптарга һич җитми кыюлыгым: Бу бит—гомергә саклаган үз җаным тыюлыгы... Васыятьнамә яза кемнәрдер. Малы бардыр, димәк, җитәрлек. Ә мин андый мәшәкатьтән азат Байлыгым юк мирас итәрлек. Васыять язмасам да, сезгә калыр Җан җырларым—күңел байлыгым. Язылмаганнарын калдыралмам. Үзем белән бергә алырмын... Сезгә калыр сандугачлы таңнар, Кояшлы көн, айлы төн яме. Бабайлардан калган туган җирне. Васыятьнамә язмый-ннтмн генә, Исәннәргә мирас итәмен...