АЧЫКЛЫК КИРӘК
Валлаһи дип әйтәм. быелгы ел илебез тарихына (анда гына сыйса әле!) ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң кискен борылыш елы булып кереп калачак: барлык ришвәтчеләрнең эш хакларын арттырдылар! Дөрес эшләделәр: эшкә килүгә ришвәт турында түгел, эш турында гына уйласыннар! Икенче яктан, моны ачыклык дип тә карарга кирәктер: хәзер безнен халык ин ришвәтче ришвәтчеләрнең кем икәнлекләрен дә белде. Бу инде ришвәтчелек мәсьәләсе, ниһаять, бөтен ил буенча рәсмиләштерелде дигән сүз. Димәк, хәзер инде халык ришвәтчеләргә ришвәтне әнә шул рәсмиләштерелгән хезмәт хакларыннан ким бирергә ярамаганлыкны да белеп торачак. Әйтик, берәр йомыш белән Путин янына керергә телисен ди. Монын өчен башта анын ярдәмчеләренең берәрсенә мөрәжәгать итәргә кирәк. Ә анын хезмәт хакы, ришвәтчелек өчен дә өстәгәч, сиксән мен чамасы! Димәк, хәзер анын янына илле мен белән генә килә алмыйсын инде. Чөнки хәзер ришвәтчеләргә ришвәтне ришвәт алмасыннар дип күтәрелгән акчаларыннан ким төртү гомумән килешми. Монысы да ачыклык бит анын! Беркөн үз Президентыбызда үзебезнен ришвәтчеләребезне ж.ыеп, ә!әрдә ришвәт алуыгызны дәвам итәсез икән, икенче тапкыр жыиганда журналистларны да чакырам, дип котларын алды. Ришвәт дигәннән, анын һәр нәрсәгә үз бәясе бар икән. Баланны балалар бакчасына урнаштыру өчен бер бәя, югары уку йортына кертүгә икенче бәя, малаенны армиядән йолып калунын үз бәясе. Президент әйтүенчә, малаең солдат киеме кимәсен дисән, кырык менсумынны жәлләмәскә кирәк. (Шунысы сөенечле. Президентыбыз ул бәяләрне яттан белә диярлек - ришвәтчеләрне куркытканда әйтеп күрсәтте. Димәк, ришвәтчеләргә каршы көрәш төгәл мисалларда барачак ) Армия турында ишетүгә үк, мин күршем янына атылып кердем —Альбертыңны армиядән калдыру өчен нишләп туганнарыннан илле мен сум җыеп йөрисен син. - мин әйтәм - Кырык меңе дә җитә икән ич—әле генә Президент үзе әйтте! —Ә арадашчылар?—диде ул мина —Бардың да төрттен генә түгел, башта бирер кешесен табарга кирәк бит әле анын. Президент шунысын искә алмаган... Ай-яй, бу арадашчыларның житмәгән җирләре юк, валлаһи' Мин аларны Чубайс белән Миллер тирәсендә генә ботерел&тәр дип йөри идем, баксан. безгә дә килеп җиткәннәр икән бит! Менә шул арадашчы халыктан котыла алсак, ришвәт хакы да шактый кими төшәр иде Тик атар тамырын бары тик бу мәсьәләгә дә тулы ачыклык кертү юлы белән генә корытырга момкин. Ә монын өчен ришвәг бируне үтә күренмәле (хәзер өстәгеләр ачыклыкны шулай дип атап йөртә) итәргә кирәк Әйтик, хөкүмәт һәр нәрсәне хәл иткәндә бирелергә тиешле ришвәт күләмен билгели, аны Дума аша үткәреп законлаштыра, Президент кул куеп, ике башлы каракош сурәте төшерелгән мөһер шапылдатып үз көченә кертә. Менә аннан сон тиешле йомышыңны йомышлаган өчен тиешле ришвәт хакын законлы рәвештә расланган тиешле прейскурант буенча тиешле кешесенә тиешенчә тапшырасын да, ришвәтче исә аны синең намуслы рәвештә биргәнеңне, үзенең намуслы рәвештә кабул итеп алганын раслап, мөһер суккан рәсми бланкта рәсми белешмә язып кулына тоттыра. Сизәсеңме, монда инде арадашчының бер тиенлек тә кирәге калмый! Ә ришвәтче үзе алган шул ришвәтеннән ришвәт салымы түләргә тиеш. Хөкүмәт казнасына ришвәт салымы да керә башласамы?! Ул хәзер керә торган салымнардан дүрт-биш мәртәбә артык булачак, чөнки безнең тормышны ришвәт белән изгән, ришвәт белән баскан. Менә шуннан сон балалар пособиесен дә актыгында сөткә җитәрлек итеп арттырырга мөмкин булачак. Хәер, ул хәзер дә аз түгел инде түгелен: төп-төгәл җитмеш мен сум! Трамвай билеты ике мен сум торган чактагы акча белән. Ә хәзер ул җитмеш менне алу өчен безнең ил баласы төп-төгәл мен ай, ягъни сиксән өч ел бала булып калырга тиеш. Ләкин, ни кызганыч, балалык чоры алайга сузыла алмый... Шул ук вакытта пособиеләрен дә арттырып булмый, чөнки балалар ришвәт алмый. Ә ришвәт аямаганнарга кем өстәсен?! Шуна күрә социаль пособие дигән нәрсәләре көненә ике сум да утыз өч тиен килеш кала инде... Тагын бер нәрсә. Минемчә. Президент, хөкүмәт ришвәткә каршы көрәш белән бергә урлауга каршы көрәш буенча да кискен борылыш ясарга, ягъни ришвәтчеләрнең ришвәтчелек өчен өстәлгән хезмәт хакларына караклык өчен дә шул дәрәҗәдә үк өстәргә тиеш. Чөнки ришвәтчеләребез караклык белән дә бик эзлекле һәм нәтиҗәле рәвештә шөгыльләнә бит. Шулай булгач, урлау турында түгел, эш турында уйласыннар өчен дәүләтебез каракларының, ягъни шул ук ришвәтчеләрнең хезмәт хакларын тагын бермә-бер арттырырга кирәк. Тик монда да ачыклык булсын—кайдан күпме умыруыннан чыгып (урлауларын барыбер дәвам итәчәкләр, чөнки чир китәр, гадәт калыр, ди халык), барлык караклар да караклык салымы түләргә тиешләр! Әгәр дә мәгәр ришвәтчелек салымы кушылган казна байлыгына караклык салымы да өстәлсә, ул чагында безнен акча Казан Кремлен тагын бер кат стена белән әйләндереп алырга, шул стеналарны тагын бер кат чит ил яктырткычлары белән урап чыгарга, аны тәүлегенә егерме дүрт сәгать яктыртып торырга һәм күгебезне фейерверклар белән зур бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәр ял көнендә балкытырга, тагын бер-ике җиргә мәнгелек ут ягып, сугыш һәм хезмәт ветераннары хөрмәтенә, буш шешәләр җыеп йөрүче пенсионер скульптурасын бастырып куярга да җитәр иде. Кыскасы, бездәге акча, кемдер әйтмешли, санап бетергесез! Бары тик ришвәтчеләр белән караклар тыйнаклыгыннан гына котылырга кирәк Менә шуннан сон яшәп күрсәтер идек без!..