ӘЙДӘҮЧЕ
(Тәүфикъ Әйдинен күптомлыкпары чыгу уңаеннан)
Кайчак уйлап куясың: адәм баласы нилектән язу эшенә тотына икән? Дөньяны танып белүдә минем үзгә карашым, ачышым бар дипме? Тирә-юньне бүтәннәр күрә алмаганча образлы-сурәтләү сәләтен раслау өченме? Суз тылсымы белән Җир йөзендә Матурлык арттырып Гаделлеккә көч өстәргә теләвеме анын? Күнеле уйнаклавымы0 Язу эше, әллә аерым бер затларга гына бирелгән илаһи инстинктмы0 Ижат—бөтен нечкәлекләрен беркайчан да, беркем дә ачып бетерә алмаслык серле процесс, жанның үзгә халәте; шуна күрә ижатчыда әлеге саналганнарнын өлешчә һәркайсы да булырга мөмкин Кешелек дөньясы безгә кадәр тудырган бихисап китаплар хәзинәсенә баксан, әлеге сорауларга дәлилжавапларны күпләп табарга була. Әсәр, әйтик, шигырь, көтелмәгәндә, үзеннән-үзе җиңел генә туарга мөмкин Икенче бер әсәрнең, хәтта кыска гына әсәрнең дә, газаплы кичерешләр аша, еллар дәвамында язылуы да бар. Кемнен ничек килеп чыга! Ярты гасыр буе диярлек язучылык иҗаты белән шөгыльләнгән кеше буларак каләмдәшләрнең төрлесе күрелде: фидакарь затларны да, кендекчеләрне дә, талантларын исраф итүчеләрне дә, аз сәләт белән күпне дәгъвалаучыларны да Арада сирәк булса да үтә зирәк, киләчәкне күзаллап, гомеренең һәр сәгатен, язган һәр сүзен, һәр җөмләсен, гомумән, һәр кылган гамәлен үзе инанган иҗтимагый максатка юнәлткән язучылар да булды. Мәшһүр милләттәшебез Тәүфикъ Әйди әнә шундыйлардан иде. Ул нәрсә өчен язганын тәгаен аңлап, язганыннан нинди нәтиҗә чыгарга мөмкинлеген анык фаразлап ижат итте. Тәүфикъ Әйдинен тормыш һәм иҗат юлы җиңелләрдән булмады. Яратылышы белән зыялы һәм әдип зат булса да, шушы табигы й барлык-булганлыкны дөньялыкта раслар өчен аңа биниһая көч, хезмәт куярга, «вакыт эчеңдәге вакытны табып» хәят кичерергә туры килде. Барысын да юклык ноктасыннан—нульдән башларга туры килсә дә. ничек тә юл ярырга, җиңелмәскә, максатка ирешергә! Монын өчен Вакыт—озын гомер кирәк. Ә Вакыт дигәннәре санаулы Алтмыш еллап гомер кичереп, аның күпме өлешен чын иҗатка багышлый алды икән Тәүфикъ0 Күпкә җыелмыйдыр. Башта Кояш астында яшәү өчен хокук һәм урын даулау (ятимлек, качаклык, төрле мәктәпләрдә, төрле телләрдә белем эстәп йөрүләр), сонрак Ходай биргән сәләтнең ия-хужасы нәкъ ул икәнлеген эш белән раслау (китапханәче, эшләп укучы студент, укытучы, милиция хезмәткәре, журналист ) һәм. ниһаять, жан теләгән ижат белән шөгыльләнеп, уй-фикерләренне дөньяга җиткерү (ирекле профессиональ язучы) Бу тормышта, ир-ат буларак, тормыш арбасын тартасы, балалар үстереп, аларны кеше итәсе дә бар бит әле! Татар язучыларынын бөтенесе диярлек, классик сүзләренчә, «без тормышның төбеннән күтәрелдек» дип әйтә ала. Белүемчә, Тәүфикъ Әйди гомеренең фәкать азак елларында гына төп вакытын чын ижатка бирә аллы Шулай ла Тәүфикъ Әйдинен «Сайланма әсәрләр»ен янә актарып-карап чыгасын ла «эшләп тө күрсәткән икән егет'» дип сокланып куясын. Унбер томлык хезмәт Романнар, повестьлар, фәнни-популяр очерклар, (елъязмалар. Сонгы елларда күптомлыклар (күбрәк өч-биш томлыклар) күренгәләсә дә. әлегә унбер томы чыккан язучыбыз юк шикелле. Күләм дигәннәре күп нәрсә белдерсә дә. әлбәттә, хикмәт күләм-санда түгел, ин мөһиме—хезмәтләрнең мәгънәви көчендә, кирәклек дәрәжәсенлә. тарихиижтимагый әһәмиятендә. Дөньяда талантлы язучылар да, яхшы әсәрләр лә җитәрлек. Татар әдәбиятында да шулай бу хәл. һәр һәйбәт әсәр кеше күнеленә тәэсир итми калмый Димәк, ул әсәр үзенен тууын аклаган Хәтер—хәтәр нәрсә, аннан качып булмый Төрлечә искә алына элгәргеләр: кайберләре—фәлән исемдәге әсәре белән хәтергә килә, кайберәүләре—үзләре кызык шәхес буларак күз алдына баса. Ә менә кискен хахчәрдә. рухи сынауларда, тормыш һич тә «мәгънәсез, уен-көлке» булмаганда, бигрәк тә халык язмышы, киләчәк турында уйланганда, сирәк әсәрләр, сирәк шәхесләр искә төшә. Т. Әйди—әнә шул сирәк әдипләрнен берсе инде Әгәр, Тәүфикъ Әйди ижатынын төп асылы, әһәмияте нидә. дип сорасалар, җавабым бер: мәгълүм бер чорда татар дигән халыкнын дөньяда барлыгын раслауда үзеннән саллы өлеш кертә алуында. Татар—анын бәгырендә Күпләр үз туган телен дә оныткан заманда. Т. Әйди халык киләчәген—үз балаларынын язмышына тин итеп карый белде, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, «татарлыкта тагар угълы татармын» булып калды Иҗатын ихлас икән, анда һәммә нәрсә ярылып ята Т Әйди хезмәтләренең—мәкаләме ул, юлъязмамы—исемнәренә генә игътибар итегез «Без тарихта әзлебез». «Бәхет бары туган илдә». «Төрки нигезне ныгытыйк». «Язмышыбыз үз кулыбызда». «Себер үзебезнеке». «Аһ. туган каумем газиз'». -Өмет— бары үзебездә» Инде томлыкларның төзелү тәртибе, эчтәлекләре турында берничә сүз әйтеп китик. Томлыкларның күбесе берничә әсәрдән гыйбарәт Берсе, әйтик, сәяхәтнамәләр, берсе —мәшһүр шәхесләр турында тупланма, берсе—мәкалә* очерклар җыелмасы Зуррак күләмлеләре. бу очракта романнар (алар өчәү), аерым томлыклар итеп бирелгән Жөмләдән романнар турында берничә сүз Т Әйди— четерекле, күпләр кузгатырга базмаган темаларга алынды Менә 90 нчы елларда дөнья күргән «Елан угы» романы (икенче том) Вакыйгалар үткән гасырнын егерменче елларына карый Аннотаиия-анлатмада болай язылган: «сәяси детектив төсендә язылган бу әсәрдә милләттәшләребезнен Төркстанга революция экспортлауда катнашуы, сыйнфый көрәшне куертуның җирле халыкларга да. яна битлек кигән колонизаторларга хезмәт итүче татарларга да бәхет китермәве ина фаҗигаләргә генә юл ачуы гәүдәләнлерелә Татарларның Төркстанда да ике тарафка аерылып, большевиклар һәм «басмачылар» сафында үзара көрәше, кан коюы тарихи саташу, адашулар нәтиҗәсе буларак сурәтләнә» «Иблискә ришвәт* романы (өченче том) икенче дөнья сугышы вакытында немецларга әсир төшкән татар хәрбиләре турында Мәгълүм булганча, өченче Рейх җитәкчеләре алардан Идел-Урал легионы төзеп. Совспарга каршы көрәштерергә ниятли Фажигаи хәлләр, гыйбрәтле язмышлар «Нинди җир '> 1 Ватан? Сатлыклар кемнәр'* Татар хәрбиләре ни өчен легионга кергән ’ Әсирләрнең алман халкы белән бәйләнешләре нинди була?»—Автор әсәрендә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Бишенче томга кергән әсәрләр -фәнни-популяр хезмәтләр җыелмасы. Анда «Гөлчәчәкләр илендә кара болыт» (Болгарстан). «Дунай буендагы кардәшләр» (Румыния). «Исәнме. Гагаузстан'». «Ожмл.х утравы» (Кипр-кыбрыз) исемле язмалар тупланган. «Үткән һәм бүгенге заман, гореф-гадәтләр һәм мәдәният, вакыйгалар һәм шәхесләр, ерак җирләрдә яшәп яткан милләттәшләребез һәм кардәш гурек халыклары»—Т Әйдинен бу гамдагы «ижат кишәрлеге» әнә шулар Мәшһүр милләттәшләребезгә багышланган очерк-мәкаләләр кергән томлыкның аңлатмасына күз салсан. анда бик ачык әйтелгән »Бу китапта Шәркый Iоркстан. Үзбәкстан. Себер. Идел-Урал буйларында яшәүче милләттәшләребез сурәтләнә Ачар бу тарафдарда кайчан тамыр җибәргән’ Нигә шундый чиксез киңлеләргә таралган? Саннары күпме* Башка халыклар арасында нинди урын билиләр Я\ һәм кардәш милләтләр белән мөнәсәбәтләре нинди ’ Горурланырлык казанышлары бармы? Автор әнә шундый күп кенә сорауларга жавап эзли, табышларынI укучылары белән уртаклаша. Әйе. бу-Тәүфикъ Әйди стиле Төпле, бөртекчән Тәүфикъ стиле Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах тиккә генә болан язмагандыр «Татарстаннан читтәге татарлар турында җентекләп, тәфсилләп һәм даими рәвештә Тәүфикъ Әйди яза Кем турында тына сөйләмәсен, автор һәр эшнен, һәр профессиянең асылына төшенеп, үзе тасвирлаган шәхесләрнең социаль, тарихи һәм профессиональ мохитен күз алдына китереп бастыра. Шунлыктан Тәүфикъ Әйди әсәрләренең тәэсир итү, ышандыру көче зур». Язучынын яртылаш язылып тәмамланмыйча калган хезмәтләренең берсе— моңарчы беркайда да басылмаган «Ак җилкән» әсәре «Сайланмалар»нын дүртенче китабына кертелгән ул. Әсәрдә—20-30-50 нче елларда системалы рәвештә юк ителгән милли интеллигенция һәм алардан сон килгән «югалган буын» язмышы, һәм дә «курпы» булып калыккан яшь милли хәрәкәт хәлләре Әйе, сонгы чор татар Ренессансы лидерларының берсе буларак Т. Әйдинен бу теманы күтәреп чыгуы табигый иде һәм көтелә дә иде. Шунысы игътибарга лаек: ул бу әсәрне үткән гасырның 80 нче еллар уртасында, партия диктатурасының бик ныклы чорында ук яза башлаган. Тема бик катлаулы һәм четерекле. Мона тотыну өчен какшамас иманлы, курыкмас йөрәкле булу кирәк. Башка томлыкларга килгәндә (санап китүемнең сәбәбе шул: бу мәгълүматлар, бәлки, кемнәргәдер томлыкларга юл күрсәткеч ролен үтәр), алардагы әсәрләрнең урнаштырылу тәртибе мондый: алтынчы том авторның Алмания, Эстония, Әстерхан яклары турында сәяхәтнамәләре, җиденче том тулысынча Төркиягә багышланган; «Ах, туган каумем газиз!» дип исемләнгән сигезенче том чит якларда яшәп иҗат итүче мәшһүр милләттәшләребез турында; тугызынчы томда Казакъстан. Кыргызстан. Төрекмәнстан турында язмалар; унынчы том янә атаклы милләттәшләребез турында; унберенче том—төрле елларда көндәлек матбугатта чыккан мәкаләләр җыелмасы. Язучы кеше, тумыштан талантлы булу белән бергә, үз заманындагы һәр үзгәрешләргә үтә сизгер, аның «күңел локаторы» һәр нәрсәне тота алырга тиеш Бу сизгерлек, бәлки, талантның бер үзәк өлешедер дә әле. Хәзер дөньяда бер караганда табигый, икенче яктан сәеррәк тә процесслар бара. Шуның берсе— глобальләшү галәмәте. Кодрәтле Җиһангирләрнең Кешелек Болынын тоташ сөреп, үзләренә хас бертөрле үлән-чәчәк (ягъни җәмгыять) булдырырга йөз тоткан дәвердә, икътисади яктан көчсезрәк, сан ягыннан азрак байтак халыклар ничек итеп үз йөзен, үз тарихын, үз генын саклау турында хәвефләнеп уйлана хәзер. Бу, әлбәттә, безгә дә кагыла. Мондый очракта, гадәттә, «мөтәпәйгамбәрләр»—«милләт аналары, милләт аталары» пәйда булучан. Шагыйрь әйтмешли, «кемдер, дин! ди, кемдер, мин! ди». Әлбәттә, исән-имин калуга булышкан һәр юл, һәр ысул, һәр идея файдалы Әмма, ни генә булмасын, ин әүвәл нигез тамырларыңның ныклыгын, аларнын яшәү көче дәрәҗәсен ачыклау фарыз. Бу очракта безнең өчен төп юл—төрки бердәмлекне ныгыту Тәүфикъ Әйди моны бик күп акыллы башларга караганда алданрак тойган, анлаган, гамәл кылган булып чыкты. Әдип иҗатын аркылыга- буйлыга карап-өйрәнеп чыксаң, мона тиз инанасын. Ул кызыксынмаган, өйрәнмәгән берәр төрки халык бар микән9 Дөресрәге, ул аяк басмаган төрки җирләр (ә ул җирләр иксез-чиксез!) калды микән9 Мәсәлән, аз санлы гагауз дигән халык турында юньләп белә идекме? Ишетеп белсәк тә, алар тормышы хакында сирәкләребез хәбәрдар иде. Тәүфикъ Әйди янача «ачып» күрсәтте безгә ул халыкны Әлбәттә, үзебезгә дә сабак, гыйбрәт алырлык иттереп... Зуррак санда исәпләнгән үзбәк, казах, әзәри. кыргыз кебек халыклар турында язуын әйткән дә юк Ул алар белән нык аралашып, «тел-лөгать алмашып» яшәде, рухи тормышлары гурында һәрдаим язып килде, атаклы кешеләрен үзенең хезмәтләрендә сурәтләде, аркадаш каләмдәшләренең әсәрләрен, турыдан-туры тәрҗемәләп, татар укучысына җиткерде. Ин мөһиме уртак рухи байлыкны—тарихны, мәдәни ядкәрләрне туганнарча бәрәкәтле файдаланырга, үстерергә чакырды. Бу җәһәттән телебезне баету юнәлешендә үз иҗатында игелекле үрнәк тә күрсәтте: йөзләрчә төрки тамыры булган уртак сүзләрне әдәби әйләнешкә кертте, аларны янәдән тел хәзинәбезгә кайтарды. һәр чорнын үз көе, үз җыры дигәндәй, әдәбият та бик нык үзгәрешләр кичерә хәзер. Эчтәлеге һәм иҗтимагый әһәмиятлелеге ягыннан гына түгел, шәкли-формалар үзгәрү ягыннан да Әйтик, традицион жанрлар бер-берсенә керешеп, үзара синтезлашып яналары туа, язу стиле торган саен лаконик төс ала бара Үз вакытында Лев Толстойлар фаразлаганча, дөньяны танып белергә өйрәтә торган информация- белешмәгә бай әдәбият туды. Тәүфикъ Әйди бу хәлне дә күпләргә карага нда алдан рак тоемлаган булса кирәк. Тарихи даталар, исемнәр, саннар, атамалар һ б кирәкле белешмә-хәбәр бихисап анын әсәрләрендә. Укучылар, бигрәк тә яшьрәк буын өчен әһәмияте зур андый язмаларнын. Кемнедер эстон яки латыш язучылары кызыксындыра, кемгәдер Кытай яки Төркиядәге татарлар турында мәгьлү-мат кирәк Рәхим итеп. Тәүфикъ Әйди әсәрләренә морәжәгать ит. кирәксенгәннәреннен байтагын табарсын Әйе. Тәүфикъ Әйди бөтен дөнья буйлап татарны барлады, асыл зат ул-кыпарын күтәрде, яшь буыннар үрнәк итәрлек маяклар эзләде. (Хәзерге вакыпа нәтижәле эшләп килүче Бөтендөнья татарлары Конгрессы миссиясе инде!) Ул яхшы мәгънәдәге чын милләтче иде Кемгәдер, бәлки, па- |--------- родокс булып тоелыр асылда, чын милләтче щә: шшар ||ш|'таьо1лма булмасл да. язучы-әдипнен төп эчке фикере шул бу дөньяда халыкларыбызда булган иң яхшы сыйфатларны үзләштереп тату яши белик, үз милли йөзебезне югалтмыйча. киләчәк буыннарга ургак хәзинәбезне баетып калдырыйк! У I әйтерсең лә безнең халыкның ЮНЕСКОдагы бер вәкиле Чынлыкта да. Тәүфикъ Әйди, шарт лар булган очракта, берәр зур илдә татарның вәкаләтле илчесе булып торырлык иде: буй-сын. килеш-кыяфәг. белем-интеллект, сабыр холык, чама хисе Бәлки, ул чакта рәсми даирәләргә ошап та бетмәгәндер, әмма факт: 1 Әйди оендә чит республикалардан, чит илләрдән килгән әдипләр еш була иде Күрәсең, илгизәрләрдә формаль очрашулардан тыш зур эрудицияле әдипләр белән ачыктан ачык аралашу ихтыяҗы зур булгандыр Әлбәттә, андый очрашулар эзсез үтми Мәсәлән. * 1990 елларда Эстониядә Тагар әдәбияты Татарстанда Эстон әдәбияты көннәре узуында Т. Әидинен өлеше зур дип уйлыйм мин. Күп йөргән-күп белгән, диләр. Күп белгәнмен, әлбәттә, фикерләве дә колачлырак, гогалрәк. дөреслеккә якынрак була Әгәр без авыз тутырып татар әдәбияты дибез икән, ул инде, табигый, ботентатар әдәбияты булырга тиеш һәр төбәмә яшәүче татар Себер тә яки Пенза якларында яшиме у т. Ниллар яки Нотан далаларында гомер кичерәме, анын үз итеп укырлык әсәрләре булырга тиеш тагар генә чын мәгънәдәге интернационалист була ала. Үз баласын юньләп багып тәрбия игә алмаган кеше ничек итеп бүтәннәр баласын сөя алсын, үз милләт-кавемен кадерли белмәгән адәм ничек башка халыкларны хөрмәтли алсын! Жентекләбрәк укып карагыз Әйди әсәрләрен татар кешесе турында яза. үзе бүтән милләт вәкилләрен —казакъмы ул. эстонмы, немец яки японмы—нинди ихтирам күрсәтеп бәян итә! Шигарь формасында | Казан утлары »ш*а то/ч-к ядиое Яхъя Акъәмгин ы очрашу истәп-.е Арткы рәттә м Юан Тәүфикъ Әйди. 29 апрель. 1991 е<1еренче .т Франсуа Вийонны да бөек ясаганнар Ә безгә? Безнен язмыш, безнең юл бүтәнрәк, шактый ук бүтәнрәк шул Тәүфикъ Әйди, боларны яхшы тоеп, халыкның егет улы буларак, анлы рәвештә авыр юл сайлады. Уйдылар һәм күңеле нечкәләр өчен заманы да авыр иде Демократия юк дәрәжәсендә, рухи маяк—утопик һәм фальшь; асылда, берне сөйләп, икенче төрле гамәл кылып яшәгән заман Хакыйкатьне яры п әйткәннең башыннан сыйпамыйлар Күз-колак булучылар һәрвакыттагыча көчле һәм сизгер. Тәүфикъ Әйдинең тормыш рәвеше һәм ижаты да һәрчак игътибар үзәгендә булды. Талкучылар да житәрлек иде Кайбер «бөек»ләр Сүз кодрәтен үз жанына нирвани халәт тудыру чарасы санаганда, Тәүфикъ Әйди Сүзне халыкны ң үзаңын үстерүдә боек көч булганын раслар өчен яшәде. Анын өчен хак-тугры сүзнең кешеләр күңеленә барып ирешүе, гамәл-хәрәкәгкә китерелүе кыйммәт иде Язучының сүзе, билгеле, анын әсәрләрендә, басма китапларда, көндәлек матбугатта— газета-журналларда. Милли матбугатыбызны пропагандалауда Т. Әйлинен хезмәте әйтеп бетергесез зур. Эшчәнлегенен зур өлешен, бәлки әле ин күп вакытын алган өлешедер әле ул. Хәтерлим, 60 нчы еллар урталарында, жәйләрен, аркасына биштәр тулы газета-журналлар төяп, ул Чуваш. Мордовия, Мари якларында велосипедка утырып сәяхәтләр кылып йөрде, татар матбугатын таратты, халыкны үгетләде, өндәде Мондый акцияне фәкать фидакарьләр генә эшли ала. Матбугат таратучы сыйфаты мәгънәле бер шөгыль булса, асылда, ул әлеге халыкларның яшәеш хәлләрен, үткәннәрен, бугенгеләрен өйрәнде, тарихи яссылыктан карап аларнын милләт буларак рухи потенциальләрен ачыкларга тырышты, һәр халыкның тарихы үзе бер онытмаслык мисал-гыйбрәт бит! Үз халкыңның киләчәге өчен жан атып көрәшкәндә, һәр нәрсәнең—һәр вакыйганың, һәр фактның кирәге чыгуы бар Тәүфикъ Әйди турында язганда, үзеннән-үзе дигәндәй, шәхеснең жәмгыятьтәге урыны, роле турында да еш уйланылды. Без үскәндә,—үткән гасыр урталары була инде ул,—шактый еш сөйлиләр иде бу хакта. Тарихи вакыйгалар фонында шәхеснең ролен кечерәйтебрәк анлаталар иде. Шәхес культының «чәчәк аткан» заманы юг ыйсә Бәхәссез хакыйкать теләсә нинди чорда да. билгеле бер шартлар булганда, әгәр бөтен җанын-тәнен, бар жегәрен бер максатка юнәлдерә икән, бер генә кеше дә (бер генә данә кеше дә!) күп эшли ала бу дөньяда! Тәүфикъ Әйдинен тормыштагы гамәлләре мона мисал. Минемчә, Т. Әйд и иҗатының, бу очракта мирасының, рухи мәгънәсе, икенче төрле әйткәндә, язылмаган васыяте шул: татарны фәкать татар үзе генә яклый-саклый ала; шуны ң өчен дә таралып яткан бу халык яһүдләр кебек тупланырга тиеш; ин әүвәл, милләтнең асыл затларын барлап, алар аша халыкнын хакыйкый урынын дөньяга таныту зарур. Бу максатка милли идеяне (ансыз ни халык, ни дәүләт, ни киләчәк юк) үстереп кенә ирешеп була. Аны үстерүнең бер ышанычлы чыганагы—ана телендәге матбугат. Ягъни татар телендәге басмалар— китаплар, газета-журналлар. Соңгы гасырларда халкыбыздагы дәүләтчелек геннарын югалттырмауда басма сүз, борынгыларча әйтсәк, китап сүзе төп рольләрнең берсен үтәп килде Тәүфикъ Әйд и киң катлауга, бигрәк тә яшь буынга, әнә шуны аңлатырга тырышты да. Бу жәһәттән милләтпәрвәрлеге, сәяхлеге белән аны күпмедер дәрәжәдә Рәшит казый (Габдрәшит Ибраһимов) белән дә чагыштырып буладыр Классик язучыбыз Галимжа н Ибраһимов үзенен фамилиядәш адашын заманында «тарихи кыңгырау» дип бәяләсә, Тәүфикъ Әйдине исә без «тарихи бер төен», «Милләтнен ышанычлы, нык бер төене» дип әйтә алабыздыр. Т. Әйди үзе дә Рәшит казый турында сокланы п язды, тормышы маҗаралар, кыю гамәлләр белән тулы шәхес турында бүгенге укучыларга шактый мәгълүмат бирле Ә андый шәхесләр Т Әйдинен иҗат картотекасында дистәләп җыйнала Татар җирендә туып-үсеп. төрки дөньянын мәшһүр галиме исәпләнгән Габделбари Баттал. Кытайда Мао-Цзедун даирәсендә югары пост биләгән Борһан Шәһиди Моннан ун еллар элек Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләжев, Тәүфикъ әле үзе исән чагында болай дип язып чыккан иде: «Т Әйди кадерле шәхесләребезне бергә туплап сурәтләп, укучыларда милли горурлык хисе тәрбияләүдә җитди өлеш кертеп килә. Ул берчакта да коры, буш сүз сөйләми, фикерләрен, йомгакларын катгый дәлилләр белән сипләп, ныгытып бара» Тәүфикъ Әйди ниятләгәннәренен күбесен тормышка ашыра алмый китеп барды. Алда әйткәнемчә, табигатьтән бирелгәнне раслауга күп вакыты китте Таяну ноктасыз башлаганнар язмышы. Юнәлеш анык булса да, юллар сикәлтәле, урау. Максатка ирешү юлында күпмедер дәрәжәдә компромиссларга да барырга туры килә Безнен чор каләм ияләре идеологик кайбер канун-тәртипләр белән исәпләшми булдыра алмый иде. Әйтик, фәлән төбәкнең, фәлән авылнын үткәнен-бүгенгесен айдэүчв ______________________________________________________ язар өчен генә дә жеп очы ин әүвәл райкомнар, парткомнарга тоташа иде Журналистнын. язучынын ак кәгазьдәге каләме белән бергә партия күзе ияреп барды Бу нәрсә, табигый, Т.Әйдинен дә кайбер мәкалә-очеркларында. репортажюлъязмаларында чагылыш тапмый калмады Язучынын кайбер юлъяэмазарынла һәркем күрә алган, шулай ук төрле энииклопедия-сүзлекләрдән. белешмәпроспектлардан алынган мәгълүматлар артыккарак китә Илләрне-жирләрне беренче барып күргәндә, андый «Америка ачу»лар буладыр ул Бигрәк тә чиг илләргә «тимер пәрдә»нен яна ачыла башлаган дәвердә Хәер, беренче кичерешләрне, сабыйлар сүзе шикелле, дөресрәк була дип тә әйтәләр Бу очракта безнен әдәбиятка хас мәгърифәтчелек традипияләренен яшәвен дә искә алырга кирәктер, мөгаен Тәүфикъ Әйди, күпләребез шикелле, журналист язучы Яшәү һәм ижат жспләребез көндәлек матбугатка бәйле Бу урында «журналист язучы» төшенчәсенә ачыклык кертеп узыйк; күпләрнең бу тәгъбиргә үз стереотип карашы бар журналист язучылар алар—көндәлек тормышны оператив яктыртып, мәкалә, очерк, документаль хикәя-повесть һ. б язучы каләм ияләре Нигездә, дөрес Әмма бүтән төрдәгеләре дә бар газета-журнашарла эшләүче әдипләрнен Алар, гадәттә, тирән белемле, оптимистик фикер иортүче зур язучылар. Аларнын күбесе тереклек итү хакына матбугатта ялланып эшләргә мәжбүрләр (әйтик, татар халык шагыйре Илдар Юзеев, пенсиягә чыккач та. сонгы көннәренә кадәр диярлек редакцияләрдә эшләде). Тәүфикъ Әйдигә килсәк, ул журналларда эшләүче галим язучы иде Әсәрләрендәге тормышка карата дәлилле тарихи караш, фәннилек, документальлек, фәлсәфи анализ шуны раслый Язучыларыбыз арасында милләт исеменнән халыкара трибуналардан чыгыш ясый алырлык шәхесләр күп түгел. Т Әйди Европа һәм Азиянең шактый илләрендә булып, төрле дәрәжәдәгс фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгышлар ясады Фәнни яктан нигехле, тарихи фактларга бай чыгышларын ишетеп, матбугатта, бигрәк тә төрки дөнья матбугатында басылган хезмәтләрен укып, галим-голәма анын фикерләре белән санлашырга мәжбүр иде Т.Әйдинен байтак еллары Матбугат йортында узды Кайбер редакцияләрдә («Татарстан» журналы, «Заман» газетасы) күпмедер хезмәт куйса ла. гомеренең бастырып топ эшләгән урыны «Казан утлары» журналы булды Күп көч куйды ул анда. Унике елдан артык эшләү дәверендә, шаблонрак сүз белән әйтсәк, якты эз калдырды Журналның кайбер рубрикалары, әйтик, «Татар халкы төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә». «Чит илләрдәге милләттәшләребез ижаты», турылан-туры Т.Әйди инициативасы белән булдырылды, һәм ул материалларны туплаучысы ла күп чак үзе булды Һәм, әйтергә кирәк. Тәүфикъның күпчелек үз әсәрләре дә шушы журналда басылды, халыкка ирешеп танылу алды. Танылу димәктән. әйтергә кирәк, үзенә тиешле бәя-чормәтне алмыйча, аны тоеп сөенү ләззәтен күрмичә китеп барды Тәүфикъ Рамазан улы Бу урында олуг галимебез Миркасыйм Госмановнын «Табышмакка әверелгән истәлек» дигән язмасындагы берничә юлны китереп узу урынлы булыр - үзе исән чакта гомум эшчәнлеге, конкрет ижаты тиешле бәһасен ала алмаган, бәлки мәгълүм көчләр тарафыннан шәхесе гел кыерсытыла, эзәрлекләнә килгән, мәгәр шундый авыр шартларда да үз иманына тугрылыклы булып кала алган Тәүфикъ Әйди ижаты алдында без һаман бурычлыбыз Моны анлый белү безнен ан дәрәжәбезнен күрсәткече булыр» Мин үзем Тәүфикъ Әйди белән кырык еллап белешеп, аралашып яшәгән кеше Шунын ун елга якыны «Казан утлары* журналы редакциясендә якын хезмәттәшлектә үтте Табындаш әшнәләр булмасак та. күп мәсьәләләрдә фикердәшләр идек, сынауларда бер-беребезгә таяна алырлыгыбызны тоеп яшәдек 2001 елнын язында, хастаханәдә каләмдәшләре арасыннан ин сонгы күрешкән кеше дә мин булдым шикелле. Хушлашыр алдыннан мин ишеткән ин сонгы сүзләре мондый иде «Халкыбыз да безнен кырку шул. Рангы • Кырку Бу су »»<■'" 10,1 гогәл мәгънәсен аңлап та бетермәдем ул чак Хәзер лә тулысы белән аңлыйм беләм дип әйтә алмыйм Нинди мәгънәләр салып әйтте икән ул сүзне’ Монысы инде ачылмаслык мәңгелек сер Кырку Тәүфикъ Әйди дигәч, еш искә төшә бу сүз. Сискәндерә дә. шомландыра да, уйландыра да ул мине Анлый чакларда әлипнен китапларын кулга алам, борчыган сорауларыма җаваплар эзлим