Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙ КЕРДЕ-АЙ КҮРДЕ...

УЙ КЕРДЕ—АЙ КҮРДЕ... Бер сандугач булып...— Шигырь шакый күңел тәрәзәсен, Мөлдерәмә тулып. Күктә болыт Күктә болыт, кузгалмыйча. Бер урында катып калган, Әйтерсең лә борчуларым, Кайгыларым шунда салган— «Сиңа авыр, көчең җитмәс», Дигән кебек, күккә алган. Ахыргача барам, ахыргача: Яуга чыккан атлар тукталмый. Көрәшләрдә янган көрәшчене Мәкер, хөсет дигән ук алмый. Ахыргача барам М. Әгьлөмов Ахыргача барам, ахыргача: Яуга чыккач—бары җиңүгә! Көнчелектән шашкан дошманнарның Көч-куәте барыр шиңүгә. Рәхмәт, Аллам! Рәхмәт, Аллам, Миңа биргән Сынауларның Барсы өчен! ...Тикшердеңме Сабыр лыгым Чиген, көчен?!— Бер-бер артлы Сынау тездең... Авыр... түздем. Башкаларның Чәчләренә Ябешмәдем. Үз чәчемне Берәм-берәм Тартып өздем. Рәхмәт, Аллам! Миңа биргән Сынауларның Барсы өчен. Күрә башлар, бик күп күрә. Ахырзаман: бар да түрә. Тормыш мизгелләрен Кемнәр тезгенләде?!. Җаным тезләнмәде. Уй керде Уй керде башыма. Башыма уй керде. Уй керде ай күрде һәм шигырьгә төрде. Канатсыз кош «Канатсыз кош син», димә. Канатыма син тимә! Үтә күренмәлеләр. Тик мина күренәләр. Очам шул канатларда. Теләмим дә атларга. Очам җирдән югары Күккә таба. юк. ары... Галәмнәрне иңлим мин. Кеше кошка тиңдер дим. Сындырма, син, канатым. Сындырыр! а юк хакын. Нур сибәм Су сибәм гөлләремә, Гөлләремә су сибәм. Гөлдәй шигъри юлларым Ак нурлар итеп сибәм. Шөкер Ак нурлар итен сибәм. Йөрәкләр!ә юл сузам. Лп-ак нурлы юллардан Аккоштай Йөзен узам. Сынаулар бирәсең син. дөнья! Мин риза, шөкер. Башым исән булсын, рухым нык. Калганы... төкер. Сынадың, сыныйсың, сынарсың. Нишлисең... шөкер. «Сынмый бит» дип! дошманнар көйсен. Әйтәмен зекер. Кой агыла Моң тавына. Карлар булып. Моңнар ява. Моңнар ява Моңнар яна. Йөрәк яна. Янмас иде Тирән яра. Яралар! а Моңнар ява. ...Йөрәгемне Әйдә, яма! Дөнья авыр. Булсаң камыр... Йор ә тшс Сагыш сарыр. Булсаң да син Артык сабыр.