Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ

 Балан суы

—Синен белән авырлы вакытта кинәт кенә балан суы эчәсем килеп китте дип. сөйләгән иде бервакыт әни —Авырлы вакытта була бит инде ул. Күнелен тели икән—берни эшләп булмый Халыкта шундый сүз бар «Авырлы хатыннын жаны ни теләсә, шуны ашатырга кирәк Югыйсә, баласы зәгыйфь тууы мөмкин» Шул... Теләвен телим, әмма баланны кайдан алырга0 Кыш уртасы, инде язга авышкан. Февраль ахырлары, март башлары Сорашып-сорашып карадым күрше-тирәдән—берсендә дә юк. Кайсы кипкән алма, кайсы жиләк. кайсы карлыган кагы тәкъдим итәләр. Ә минем күнелем балан суын тели—теләсән ни эшлә! Әтиен дә Баулыны буеннан-буена айкап, эзләп карады—тапмады Шунда кемдер әйтте: «Булса, Зөләйха түтидә генә булыр Ул баланны көздән жысп киптерә» Киттем Зөләйха апаларга Аңлаттым хәлемне. «Әйе. ди. бар иде шул әзрәк. Иртәгә чормага менәсем бар. шуннан алып төшәрмен, килерсең.» Юк, мин әйтәм, иртәгә хәтле түзәр хәлем юк. мина хәзер үк. шушы минутта ук кирәк. Көлде дә чормага менеп китте апакай Күп итеп бирде Алып кайттым да шикәр белән кайнатып, туйганчы эчтем Шунда күнелем булды да инде. Югыйсә, синен берәр җирен камил булмас иде Рәхмәт Зөләйха түтигә Авыр туфрагы жинел булсын Минем дөньяга ки лүем Әти-әниләрем 1931 елда Баулынын Фрунзе урамында, бер сукыр карт өендә торганнар. Әтием райисполкомда жир инженеры—землемер булып эшләгән, әнием гаилә тәрбияләгән 2 май көнне әтием белән әнием кунакка барганнар Ашаганнар, эчкәннәр Әтием әзрәк салган, әнием исә аракыны авызына якын да китермәгән Кайтканда әнием бик авырлык белән генә, жай гына кайта икән Әтием әйткән: «Күтәреп кенә алып кайтыйммы әллә үзенне? Тизрәк булыр иде» • Кит аннан!—дигән әнием —Дөньяда булмаганны. Үзем кайтып житәм. үз аягым белән». Шулай итеп әкрен генә кайтып җиткәннәр Ә тан алдыннан әниемне тулгак тота башлаган Әтием кендек әбиенә йөгергән Әби шундук килеп җиткән, баланы кабул иткән, кендеген кискән Шуннан сон әтием атын жиккән дә. күрше авыл Ак Буадагы фельдшерны алырга киткән Фельдшер да берсүзсез килеп җиткән, икесен дә бик җентекләп караган. «Барысы да дөрес, барысы да тәртиптә», дигән. Мине бик мактаган. Туп кебек таза- түгәрәк, дигән Бәхете булыр, дигән. Зур кеше булгач, мине исегезгә төшерерсез, дигән. Әниемне дә бик мактаган. Мондый матур хатын-кызлар сирәк була, дигән. Әзрәк салам кыстырган инде! Әтиемнең күңелен күрергә тырышкан. Әтием дә аны буш калдырмаган. Алдан алып, әзерләп куйган яртысын тоттырган да тарантаска утыртып, кире илтеп куйган. Тегесе салырга ярата торган булган. Миңа багышлан ган тав ык УЛ елны яз Баулыга бик иртә килгән. Өченче май көнне әнием тәрәзәдән кара п тора икән. Көн кояшлы, матур, искиткеч җылы. Чирәмнәр ямь-яшел. хәтта алмагачлар да чәчәк аткан. Мондый еллар сирәк була. Әнием моны минем бәхетемә юраган. Шул ук көнне күрше хатыны тавык утырткан икән. Минем туганны ишеткәч, бер күкәйне кара белән буяп, мина багышлаган. Тора-бара шул күкәйдән сап-сары, матур бер чебеш чыккан. Тап-таза булып үскән, менә дигән тавык булган. Беркөнне күрше хатыны тавыкны суйган, бик әйбәтләп йонын йолкып, эчен-башын чистартып, әниемә алып килгән. Әнием шул тавыкны пешереп, шулпасын миңа эчерткән, итен үзләре ашаганнар. Хәзер әнием ул күрше хатынының исемен дә хәтерләми. Ә бит ул да мина яхшылык кына теләгән. Мин үсүем белән ана да бурычлымын! Күпме булгандыр минем язмышымда шундый эчкерсез ярдәм итүчеләр! Халкым мине үстергән, тәрбияләгән. Мин дә халкым алдында бурычлы икәнлегемне тоеп яшим. Ике туган көн ем Һәркемнең туган көне бер генә була. Мин исә бу дөньяга килгән көнемне елына ике мәртәбә билгеләп үтәм: өченче һәм ундүртенче майларда. Ничек алай булуы мөмкин, дисезме? Әнием сүзләренә караганда, мин Баулы район үзәгендә өченче майда иртәнге якта дөньяга килгәнмен. 1931 ел колхозлашу чорының иң кызган чагы. Әти районда җир бүлеп йөргән, вакыт ягы да бик кысан икән. Ә вакыт табып мине яздырырга загска килгәч, минем әллә кайчан туган булуымны әйтергә уңайсызланган, шушы кайткан көнне, ягъни «14 май» дип яздырган. Ике туган көнен булу бик җайлы икән. Өченче майда туганнарым, ин якы н дусларым җыела. Өйдә генә гөрләшеп бәйрәм итәбез. Ә 14 май көнне, паспортта язылганча туган көнем килеп җиткәч, бәйрәм берникадәр рәсмирәк төс ала. Төрле оешмалардан, мәктәпләрдән шалтыраталар, котлаулар, рәсми очрашулар... Ул көнгә тантаналы кичәләр, банкетлар да билгеләнә... Ләкин бу күренешнең икенче ягы да бар. Ике туган көнен булгач, ике кеше өчен эшләргә, җавап бирергә, икеләтә тырышырга да туры килә. «Җитди» сорау 1967 елнын август аенда партия өлкә комитеты мине, ул вакытта әле яшь тәнкыйтьчене, авылларга, колхозчыларга татар совет әдәбиятының илле еллык данлыклы юлы турында лекцияләр сөйләргә җибәрде. Эш күп, вакытым юк, дип карышып та карадым-тыңлаучы булмады. Ул елларда тәртип бик каты иде. Обком-райкомга, райком колхоз парторгына шалтырата: оештырыгыз һәм вәссәлам' Авылга килеп тешәсен, парторг башын кашый. Нишләргә0 Мәктәпләрдә уку елы әле башланмаган. Кырда кызу урак бара, ут капкан сыман чабалар Кайда ул лекцияләр! Шуннан тота да фермага алып бара Япь-яшь терлекче кызлар, сыер савучылар кызыл почмакка жыела. Яна кешене күргәч, җанланып китәләр, күзләрен ялтыратып, текәп-текәп карап алалар Лекиия бетү белән парторг сораулар бирергә кыстый башлый —Йә. кызлар, кемдә нинди сорау бар° Активрак. активрак булыгыз... Яле. кем кыю? Кызлар үзара пышылдашалар, пырх-пырх көлеп тә алалар, әмма сорау бирергә кыймыйлар. Парторг исә һаман кыстый, актиатык таләп итә Шуннан берсе, ин кыюы, ниһаять, тавыш бирә —Бер сорау бар иде дә. —Йә, йә,—дип сөенә парторг — Бирегез соравыгызны — И-и, лектор абый, сез үзегез семьялы кешеме сон° Берлин да очрашу 1967 елнын март аенда Жәлил эзләре буйлап Германия Демократик Республикасының башкаласы Берлинга барган идем Бу әле Германиягә беренче баруым (барысы биш-алты мәртәбә барырга туры килде) Кичтән поезд белән килеп төштем Каршы алдылар, яхшы отельгә урнаштырдылар. Икенче көнне якшәмбе көне туры килде, шәһәрне карарга булдым. Берүзем Берлин урамнары буйлап барам Мин дә монда беркемне дә белмим, мине дә белүче юк. Ничектер күңелсез булып кит*.—ят жир. чит халык Каршы очраган һәрбер немецка текәлеп карыйм бәлки. Мусаны яки минем әтиемне шушы кеше үтергәндер. Шулай монсуланып барган уңайдан кемдер саф татарча, бик ягымлы итеп: «Рафаэль абый' Исәнмесез! * дип дәшмәсенме Күтәрелеп карасам, граждански кием кигән берәү мина мөлаем гына елмаеп карап тора. Якташым. Баулы кешесе булып чыкты Мин аны танымасам да. ул мине белә икән. Германиядә хәрби хезмәттә Ял көне рөхсәт алып, ул да шәһәр белән танышып йөри икән Чит җирдә якташынны очрату шундый күнеллс булды—дәртләнеп киттем, күнелләр күтәрелде. Кадерле ав тограф Җитмешенче елларда без Жәлилнен туган көнен үткәрергә Оренбургка барган идек Без дигәнем—үзем, шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Александр Ключарев (хәзер мәрхүм инде) Безне бик җылы, чын күнелдән кабул иттеләр. Мәдәният сараенда зур кичә, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, хезмәт коллективларында очрашулар үткәрдек. Ә озату көне килеп җиткәч, бәләкәй генә уңайсызлык килеп чыкты. Безне аэропортка хәтле озатырга теләүчеләр күп. ә такси машинасы бер генә. Шофер-таксист. бик үтенеп сорагач, әзрәк өстәмә түләү дә вәгъдә иткәч, бездән тыш тагы ике кешене утыртырга риза булды Кунакханәдән кузгалып кына киткән идек. ДАИ инспекторы машинаны туктатты Юл кагыйдәләрен бозган өчен, шофернын хокукларын (правосын) алып калды. Әлбәттә инде, машина йөртүченең кәефе кырылды Безгә дә уңайсыз—безнен аркада кеше хезмәт хакыннан колак какты бит! Аэропортка килеп җитү белән ана аңлатма кәгазе язып бирергә булдык Барысын да аңлатып, шофернын гаебе юк. без үзебез гаепле, дип яздык Ахырдан, үзебезнен барлык «регалияләрне» күрсәтеп, кул куйдык. Шофер татар кешесе булып чыкты. Без язган кәгазьне башыннан ахырына чаклы ашыкмыйча гына укып чыкты. —Сез. чыннан да. Александр Ключарев буласызмы? Мин бит сезнең җырларны радио аша күп ишеткәнем бар... Ә сез атаклы шагыйрь Ренат Харисмы? Сез—Муса Жәлил турында язучы Рафаэль Мостафинмы? Нинди көтелмәгән очрашу! Монды й кыйммәтле автографны ДАИ кулына бирәмме сон! Правасы да чурт с ним! Үземдә саклыйм. Юлбашчы өй туена чаклы үлсә ни була? Калабыздагы һәр йортның үз йөзе, үз тарихы бар. Менә бу, Париж Коммунасы урамы башында урнашкан биш катлы йортныкы да шулай. Теркәү кенәгәләрендә ул «Пар. Коммунасы, 4» дип язылган. Беренче карашка ук анын Сталин чорында салынганлыгы «кычкырып» тора: тәрәзә-түшәмнәре биек (өч метрдан да артык), юыну бүлмәләре һәм коридорлары иркен, фатирлары дүртәр-бишәр бүлмәле. Ләкин һәр бүлмәсендә дүртәр-бишәр кешеле гаилә яши. Шуңа күрә мондый коммуналь фатирларның хәлен күзаллау әллә ни кыен түгел: сасы щи исе борынны ярып торган тар бүлмәләр, бала бизәүләре эленгән, иске сандык, тишек таз, җыен иске-москы тулган ярым карангы коридорлар Кемнеңдер бүлмәсеннән туктаусыз радио акырганы ишетелә. Уртак кухня бүлмәсендә әледән-әле низаг чыгып тора. Тик соңгы елларда гына картлар үлү, яшьләр яна фатир алып башка чыгу сәбәпле бу йорттагылар да бераз иркенрәк сулыш ала башлады. Йортны илленче еллар башында Казан елгачылары өчен салалар. Нигезен шактый зурдан кубып—Сул Болак урамыннан башлап. Гараж урамына хәтле (хәзер—Ник. Столбов урамы) казып, таш белән ныгытып куялар. Тик тиздән смета буенча каралган акча бетә, төзелеш туктатыла. Кат-кат үтенеп мөрәҗәгать иткәннә н сон гына, Мәскәү таш күпмедер «тамыза». Әмма бу сумма да йортның яртысы н салырга гына җитә, калган өлеше шул—башланган да ташланган хәлендә—кала бирә. Җитмешенче елларда гына бу урынга икенче, элеккесеннән шактый аерылы п торган йорт төзелә. Анын инде тәрәзәләре дә таррак, түшәмнәре дә тәбәнәгрәк... Төзелеш бик озакка сузылганга Обкомда утыручы җитәкчеләрнең ачуы килә. Төзелеш нәчәлниген Ирек мәйданына чакырып бик каш «пешерәләр», йортны кичектергесез рәвештә ниндидер бәйрәмгә «сдавать итүен» таләп итәләр. Җитмәсә шул арада бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин вафат була. Ул үлү белән архитектура алымнары да үзгәрә. Яна юлбашчы Никита Сергеевич Хрущев «архитектура артыклыклары» белән көрәш башлый. Җитәкче абзыйларыбыз бу көрәштән читтә каламы сон? Өстән кушу буенча борынгы классик стильдә, шактый к упшы итеп проектланган йортны «гадиләштерәләр»: коринф стилендә бизәлгән колонналарны вәхшиләрчә җимерәләр, гипстан ясалган матур-матур ябыштырма бизәкләрне ватып чүплеккә ташлыйлар, әзер таш вазаларны зур чүкеч белән чәлпәрәмә китерәләр. Койма янында җыелган халык бу сәер күренешкә аптырап карап торганда, ниндидер күзлекле, зәңгәр берет кигән кеше—әллә рәссам, әллә архитектор—каршы килеп маташа: чүкеч астына керә язып җимерүне туктатырга тырышып карый. Әмма ана игътибар итүче булмый. Шулай итеп, тыштан «гадиләштергән», әмма эчтән шул көе калган шактый шыксыз яңа бер йорт пәйда була. Ул гынамы сон әле! Обкомга чакырып «пешергәннән» сон башланган ыгы-зыгы вакытында начар сыйфатлы эремә аркасында яна салынган кирпеч кәрниз ишелеп төшә. Ике эшче хатын һәлак була, берничә кеше имгәнә. Шулай итеп, йортның нигезе кеше канына манчыла... Без (үзем, хатын, анын әнисе, ике бата) бу йортнын беренче катында чирек гасырга якын яшәдек Бататар үсеп, мәктәп, аннан югары ук\ йортын тәмамладылар. Каенана вафат булды, улыбыз өйләнде Сиксәненче еллар ахырында гына башка фатирга—шәһәр читендәге яна йортка күчтек. Беренче карашка, гомер кичергән фатирыбыз алай начар да түгел иде кебек Оч бүлмәле, аерым кухнясы Бездә шактый еш булгалаган Хәсән ага Гуфанга йортнын Тукай яшәгән районда урнашуы аеруча ошый иде. Чыннан да, тәрәзәдән Печән базары мәчетенен жимерек манарасы күренеп тора (соңыннан аны торгыздылар), шунда ук—атаклы «Көфер почмагы». Тукай яшәгән Болгар һәм Амур номерлары, ул еш кереп иоргән беренче татар китапханәсе... Гомумән, яшәвебезнен беренче елларында шәһәрнең бу өлеше чагыштырмача аз үзгәргән иде Шул ук ике катлы кирпеч бин&тар Аста кибет яки келәт, өстә хуҗалар үзләре яшәгән. Дөрес, иске хужаларнын катса да. бик азы гына калгандыр Кибетләрнең дә күбесе ябылып, торак йортларына әверелгән. Ә болай. тыштан караганда—барысы да Тукай заманынлагыча Тормышның кире яклары Ьәрнәрсәнен унай ягы белән беррәттән кире ягы да була Шул кире яклар чиктән ашып китсә, унаен күмеп тә китә ала Безнен йорт белән дә нәкъ шулай булды. Беренче «Сталин бишьеллыклары» вакытында, кайчандыр кайнап торган Печән базары урынына, нәкъ безнен тәрәз каршына зур гараж саталар Анда пассажир автобуслары тора. Шәһәр үсеп автобуслар саны арта төшкәч, атар гаражга гына сыймый башлый, урамга ташып чыга, тротуарга менеп, артларын безнен тәрәзәләргә терәп улап торалар Зәнгәр төтен белән урам тула, сасысына түзәр хәл калмый иде Аеруча иртәнге дүртләрдә-бишләрдә. йокынын ин тәмле чагында. Туктаусыз дерелдәүдән пыялалар коелып төшкән чаклар булды. Бервакыт каршыбызда яшәүче өлкән яшьләрдәге миче абын, түзәр чате калмагач, тон уртасында ногереп чыгып, автобус шиннарын пычак белән гишкәли башлый. Сакчы кеше телефон аша милицияне чакырта. «Жинаятьчене» кулга алалар, тилеләр йортына илтеп экспертиза ясыйлар Акылы камил икәненә ышангач, күпмедер штраф сатып кайтарып җибәрәләр Якын-тирәдәге малай-шалай бу коточкыч «филләр» белән үзләренчә көрәшеп карый—автобус тәгәрмәчләре астына кадак каккан такталар тыга, шешә кыйпылчыклары ташлый Әмма алай гына заман техникасын жинәм димә Мин исә алар белән кулымдагы бердәнбер корал ярдәмендә— каләм тотып «сугыштым» Йортта яшәүчеләр исеменнән өлкә комитетына да. шәһәр Советына да. Мәскәүгә Үзәк Комитетка да яздым Мин мөрәҗәгать итмәгән газет-журнал калмагандыр Нәтижәсе исә һәрвакыт диярлек бертөсле була чатларымны кире гаепле кешеләрнең үзләренә җибәрәләр иде Шулай да. ун ел чамасы «сугышканнан» сон. максатыбызга ирештек гаражны шәһәр читенә, яшәү кварталларыннан читкә күчерделәр «Уф. Алла».—дип. тын алырга өлгермәдек, икенче бала килеп чыкты- яныбызда жәелеп яткан Кабан күле тәмам пычранып, сасып бетте Су керү яки көймәдә йорүне әйткән дә юк инде, кышын чаңгыда да йөреп булмый башлады. Черек, үле суты боз катмый, катса да тишек-тошыклы, уалучан була икән. Әмма ин авыры яз көне, боз зрегәч башлана иде Сасысына түзәр хат юк. Башлар авырта, күнел болгана, косасы килә Шулай :ы шәһәр хчҗадары- нын моңа «башлары авыртмады» Атар бит Кабан кү те янында тормыйлар' Менә шунда инде мин «Кабан күле серләре* исемле китабымны яза башладым да. Доресрәге, башта китап язу уйла да юк иде. күлне коткару очен «сугыша» башладым. Бу көрәшкә дә бер ун ел гомеремне сарыф итәргә туры килде. Шулай да көрәш бушка китмәде: Кабан күленә сасы сулар агызуны туктаттылар, төбен чистарттылар. Күл янадан саф сулыш алып, элекке хәленә кайтты дисән дә була. Һәрхәлдә инде сасымый башлады. Монысы да артта калды дигәндә генә, башка тагы бер бәла килеп төште астыбыздагы подвалны су басты. Сәбәбе дә бик ачык: өебез астындагы подвалдан файдаланып калын-калын пар торбалары үткәрделәр.Төзелеш кагыйдә ләре буенча, бу—катгый рәвештә тыела, чөнки өйнен нигезе бозыла, ватык таш аша су саркы п керә башлый Өебез түбәндә, күл буенда булганга күрә, нәкъ шулай булды да. Су, пар торбаларына тиеп, кайнар буга әверелеп, безнен идәнгә бәрә иде. Эссе дымнан фатирда тын алыр хәл калмый, җиһазлар бүртеп чыга, китап-кулъязмалар күгәрә иде. Хатын үпкә авыруы белән авырый башлады, балалар да төчкерә-төчкерә алжып бетәләр иде. Врачлар: «Аларда да астма авыруы булуы ихтимал, тизрәк фатирыгызны алмаштырыгыз»,— диделәр. Башка чара калмагач, шулай итәргә туры килде. Кара ипигә итек мае ягып... Хәзер без гаиләбез белән Адоратский урамы янындагы яңа йортта яшибез. Саф һава, тынлык, иртәнге сәгатьләрдә тәрәзәдән елмаеп кояш карый. Бәхеткә түзәрлек түгел! Гомер ахырында булса да. без дә кешечә яши башладык, ичмасам' Яна урында шул күзгә ташланды: сәрхүш-мәрхүш. исерскбашларнын бөтенләй диярлек булмавы. Элекке урында яшәгәндә, алар көне-төне тәрәз каршында чуалалар иде. Эссе дым тынны кысканга күрә, без кыш көннәрендә дә тәрәзәләрне һәрвакыт диярлек ачык тота идек. Шуна да аларнын барлык «алтын сүзләре» өйгә аермачык ишетелеп тора иде. «Алтын» дигәндә, беренче чиратта сүгенү сүзләрен истә тотам. Башкасын булдырмасалар да, монысын булдыралар алар! Ике сүзнен берендә—«анан- ны» Анысы да әле татарча түгел—татары-урысы бергә—урысча сиптерә: «матперемат». Тан тишегеннән башлап кара төнгә чаклы. Нәрсә турында иртә таңнан торып сөйләшәләр иде сон алар? Юк, хатын- кызлар турында түгел. Акча турында да түгел. Сәясәт яки мәдәниятне әйткән дә юк. Һаман да шул бердәнбер, ин кадерле, газиз хәмер турында. «Ярты» дисәгез, «ярты» сирәк эләгә андыйларга. Күбрәк җыен әшәкене эчәләр иде: йә «зәңгәр ут* коньягы н (денатуратны алар шулай дип атыйлар), йә ин арзанлы ислемай, йә тормоз сыекчасын. Чәчкә сылый торган «Кармазин»ны аеруча яраталар. Мин дә ул сыекчаны баш кычытканнан кулланганга, улым: «Әнә синен «Кармазин туганнарын» («Братья Кармазиновы») килгән,»—дип шаярта иде. «Туганнар» исә «Кармазин» булмаганда, теләсә ни кулланалар иде. Хәтта итек маеннан да баш тартмыйлар иде. Үз күзем белән күрмәгән булсам, ышанмаган булыр идем: кичтән ипи телеменә калын итеп сылап куялар. Төнгә кайнар батарея өстендә калдыралар. Иртән үткен пычак белән карасын кисеп ташлыйлар да.. Эчемлеге дә, закускасы да бергә була шунда! Нинди затлар иде сон алар? Әйтүе шактый кыен. Ни авыл, ни шәһәр... Бик яшь тә, әллә ни карт та түгелләр... Ни татар, ни урыс . Гел урысча сүгенүләрен әйткән идем инде. Сөйләшүләре дә күбрәк русча иде, гәрчә араларында татарлар да байтак булуына карамастан. Кеше дисән—кеше түгел. Хайван дисән— нинди хайван шулай җыен агу эчеп, көн саен пычракта аунап ята алсын? Араларында аталы-уллы ике кеше бар иде Атасы ара-тирә булса да нидер эшләп акча таба (аны заманында алтын куллы оста булган дип сөйлиләр иде). Улы исә беркайда да эшләмичә, тумыштан диярлек эчә башлый. Шулай бер заман атасы акча юнәтеп «ярты» алып кайта. Рәхәтләнеп берүзе «сындырырга» гына торганда, улы кайтып керә. Сыйланырга тели, әлбәттә. Ләкин атасы бирми. Сугышып китәләр Шунда улы кул астына эләккән пычак белән атасын бугазыннан чала. Милиция килеп житкәнче чыгып качу турында түгел, тизрәк аракыны чөмереп кую турында гына кайгырта Кулга алалар, хөкем итәләр. Шул китүдән башка әйләнеп кайтмый Шул ук өердә ике «ахирәт дус» бар иде. Торулары да. йөрүләре дә. эчүләре дә—гел бергә. Бервакыт көзге кичне карангы урам буйлап кайтып килгәндә, берсенен аягы таеп, (сәрхуш баштан, әлбәттә) торба салыр өчен казылган канауга килеп төшә. Канауда исә яртылаш су тора. Сәрхуш курку ыннан акыра-бакыра башлый, куллары-аяклары белән бәргәләнә-чәбаләнә. Икенчесе исә эче катып көлә. Берсе көлгән арада икенчесе, пычрак су йотып, тончыгып үлә... Ул сәрхушләрнең тенкәгә тигәннәре... Балаларны кечкенә чакта үзләрен генә тышка чыгару юк. Мәктәпкә барганда да озатып куябыз, каршы азабы» Бервакыт кисәтү ясаган идек—шул ук кичне тәрәзәгә стакан белән тондырдылар. Кышнын зәһәр суыгы иде. атна буе яна пыяла артыннан чаптым Шулай да ул сәрхушләрдән бездән бигрәк үз туганнары жәфа чигә иде Мәсәлән, берсенен анасы—шундый да ипле, тыйнак татар карчыгы—базасын кеше итәргә теләп, гомер буе ике-өч урынла жыештыручы булып эшләде Иртә таннан торып кара төнгәчә эшли иде. Ә улы. әнисе эшләгән акчага дунгыз урынына эчеп, беркайда да эшләмичә, типтереп иори иде Анасынын хезмәт хакы җитмәсә, өйдәге жиһахзарны сатып эчә Тора-бара өйләрендә берни калмады—кыйшайган өстәлләренә чаклы чыгарып сатты Әнисе бердәнбер таушалып беткән кышкы пәлтәсен жәйнен ин эссе көннәрендә дә киеп йөри иде. Өйдә калдырса—бетте баш. кышка яланөс калачак Максим Горький да үз заманы сәрхушләре турында язган. Әмма алар бүгенгеләр белән чагыштырырлык түгел—ниндидер горур кыяфәтле, ирек сөюче. Кеше турында кайгырталар, фәлсәфә коралар Бонсн сәрхушләр исә бер дә горурланып тормыйча, кайдан нәрсә «чәлдерү» турында гына хыяллана беләләр.. Ана кеше үз кызын очраган берәүгә «ярты» бәясенә сатсын әле! (Ул чакта «ярты» 3 сум 62 тиен тора иде ) Горькии мондыйларны очратмаган булса кирәк Ә бит революциягә чаклы Татар бистәсендә эчүчеләр бик сирәк булган Андый кешегә жирәнсп караганнар Хәтта татар зияратында күмергә дә теләмәгәннәр Совет чорында шәһәрнсн бу өлеше ниндидер татар Гарлемына әйләнгән. Йортлары тузып-таушалып хәрабә хәзенә казлы Урысча азарны \ә»ер «трущобы» дип кенә йөртәләр. «Уңайлыклар»—бар да ишек алдында Сасы, такта бәдрәфләр, куркыныч помой чокырлары Суга ярты чакрымдагы колонкага барырга кирәк. Яшьләр моннан таю ягын карый—чак кына кеше рәтлеләре фатир алып күчеп китә. Жыен карт-коры, гарип-гораба, сәрхуш- мәрхүш кенә калды анда. Нәни балалар елдан-ел аз туа—бәби караган яшь ананы бик сирәк очратырга була. Татар бистәсе шайтан арбасы сыман үлемгә табан тәгәри Хәзер инде иске йортларның күбесен җимерделәр. Әмма яна йортлар бик аз тозелә. Татар бистәсе шул хәрабә хәлендә кала бирә Редакциядән: Күренекле әдәби тәнкыйтьче һәм публицист. Кашн утлары» журналының ).итккееебаш мохәррире Рафамь Мостафинеа бу айда 75 яшь ту х)ы Аны а.ш юбилее белән кайнар копчыйбыз. яңа иҗат уңышлары, ммкты сәламәтлек телибеР