Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИН-МИНЕМ СЫЕНЫР КЫЯМ...

Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында Тургай булып җаным атына. Кайда, диеп мине сорамагыз— Мин бәхетнең өске катында. Бар йөрәгем кубарылып тибә, Мәхәббәткә күңел талпына. Әллә кайда, диеп уйламагыз— Мин сөюнең өске катында. Әллә кайда түгел, монда гына, Мин хыялның уйнак атында. Әйдә, бергә, сез дә соңламагыз— Мим хыялның өске катында. Ак болыттай ак уйларга чумып, Басып торам дөнья чатында. Кая китте, диеп сорамагыз— Мин яшәүнең өске катында. Җибәрмим Син генә, син генә уемда. Син миннән китәргә җыенма. Сөюдән тилергән җүләр мин. Беркая, беркая җибәрмим! Ленар ШӘЕХ яшь шагыйрь; 'Авылдан килгән мендәр» (2005) исем.пе китап авторы Казанда яши. Без икебез бербөтен Алдагы юл өзелсә дә. Хыяллар бу лса төтен Сүндермик без. сүрелдермик Җанда яшәү өметен. Әгәр дә иртәгә калса Гомерем оер чеметем. Белеп тор: син минем жаным. Бәхетем һәм өметем. Без икебез бербөтен бит. Без икебез бербөтен. Син минем сыеныр кыям. Ә мин -синең бөркетең. *}рым бушлык, ярым караңгылык. Порәктәге тирән ярам кебек. Шул ярамны учлап барам кебек, Болай бару соңгы чарам кебек... Ярым бушлык, ярым караңгылык. Корыган а1 ачта сандугач Тон куна. Ал таңны сагышач. Тилмерә, өзлегеп куя ул. Тик гаңның атмасын. Үткәннең кайтмасын Белә ул, сизә ул. тоя ул... Сөюгә тулган жаным. Сиңа кол булган жаным. Ми кирәк сиңа тагын?.. Ни кирәк сиңа тагын?.. Сәгать саный... Санасын ла... ... Беләм шәмнең Соң мизгелдә Мең талпынып Янасын да... Еллар үтәр... Еллар үтәр. Бәлкем, шунда гына Барын аңларсың син соң 6> лыр. Күзләремдә сүнгән моң булыр. Еллар үтәр. Шашын давыллаган Күңел дөньям инде тын булыр. Тынуым да инде чын булыр. Еллар үтәр. Хыялымда һаман Синең күләгәле сын булыр. Күккә карарсың син соң бу лыр