Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ БИЕКЛЕК

Әйе. барыбызга да яхшы мәгълүм драма әсәрләре, әлбәттә, сәхнәдә уйнау өчен языла. Алай гына да түгел—драматург тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикер нәкъ менә театр сәхнәсендә бөтен тулылыгында ачыла, режиссер табышлары. артистлар уены, декорация һәм музыка ярдәмендә залда утыручыларның жанын-рухын биләп ала. Ләкин шул ук вакытта диалог-монологлар рәвешендә язылган пьесанын әдәби текст буларак та укучыга зур тәэсир ясавын һич онытырга ярамый. Әле бит язылган драма әсәрләренен барысы да сәхнәгә куелмый һәм куела да алмый. Теге яки бу театрнын традицияләренә, режиссерларның мөнәсәбәтенә бәйле аз әсәрләр генә спектакль буларак дөньяга чыга. Шуна да драматургиянең торышы, әдәби процесстагы урыны, аерым авторлар ижаты турында сүз алып барганда без. беренче чиратта, китаплар, журналлар аша укучыга килеп ирешкән пьесаларны күздә тотабыз. Ю Сафиуллин исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. Үткән гасырнын җитмешенче елларында драматургиягә килгән авторнын «Әллә өйләнергә инде?. ». «Ни булган бу ирләргә?-. «Алмазбулат». «Ләйсән ире Хәсән*. «Пар канат». «Идегәй». «Йөзек һәм хәнжәр» кебек пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уныш белән барды һәм бүген дә күпсанлы тамашачыларның алкышларын яулауны дәвам итә. Анын «Менә без дә үсеп җиттек... «(1983), «Пар канат»( 1997) җыентыклары да тиз арада үз укучысын тапты. Ю Сафиуллиннын яна китабына («Әллә өйләнергә инде?* ТКН. 2004) төрле елларда язылып, тамашачыны» ихтирамын яулаган пьесалары белән бергә, төрле сәбәпләр аркасында үз ва кытында китап сөючеләргә килеп җитә алмаган комедияләре һәм соңгы еллар сәхнә әдәбиятында яна сүз буларак кабул ителгән трагедияләре туплап бирелгән. Алар сурәтләнгән тормыш материалы. күтәрелгән тема-пробЛемалары белән генә түгел, бәлки жанрлары. үзенчәлекле геройлары, сәнгати сурәтләүдәге табышлары белән дә аерылып торалар. һәрбер яңа китап ул— әдипнен ижат биеклеген барлау. нәтиҗәләр ясау һәм житди уйланулар җимеше булып тора. Әлеге жыентык та драматург эзләнүләренең юнәлешен, әдәби тәҗрибәсе, осталыгы артуын, сәхнә үзенчәлекләрен тирәнрәк үзләштерә баруын сизәргә, тоемларга мөмкинлек бирә. Пьесаларны иңләп үтә торган төп сыйфат милли эчтәлек белән бәйле. Ю Сафиуллин—жаны-тәне белән милләтпәрвәр шәхес. Ул һәр әсәрендә халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен тирәнтен борчылып яза Милләтебезгә хас унай күренешләр өчен шатланып, аны алдагы буыннарга да үрнәк итеп куйса, рухимәдәни үсешебезгә комачаулый торган сыйфатларны күреп аның җаны әрни, аларны әдәби чаралар ярдәмендә тәнкыйтьли, ирония белән көлә яисә сарказм аша фаш итә ул. Шуна да әлеге пьесалар, вакыт-урын ягыннан төрле елларны һәм чорларны чагылдырсалар да, гаять заманча янгырыйлар. Заманчалык. Әлеге төшенчә Ю. Сафиуллин иҗатына хас башка үзенчәлекләрне дә үз эченә ала: төрле жанрларда бердәй тигез, көчле ижат итүе: пьесаларының жанр ачыклыгы; сәхнә закончалыкларын яхшы белүе, конфликт-каршылыкларнын төрлелеге, сурәт чаралары. алымнарынын бай төсмерләре булу: укучы-тамашачы белән бергә нәкъ менә заман куйган сорауларга жавап эзләве. Юныс Сафиуллип. Әллә өйләнергә инде?-Казан Татарстан китап нәшрияты. 2004 ел. үз чоры сыйфат-билгеләрен туплаган образ-характерлар, ә ин яхшы әсәрләрендә әдәби типлар ижат итүе һ. б Җыентыкка туплап бирелгән пьесаларның бишесе комедия, берсе—әкият- пьеса. икесе трагедия жанрына карый. Әйтергә кирәк, Ю. Сафиуллин—драматургиянең төп өч жанрында да актив эшләүче аз санлы авторларның берсе Үзенен драматик коллизияләр тудыру осталыгын ул «Пар канат» җыентыгында күрсәткән булса, әлеге китаптагы комедияләрендә колүнен төрле алымнарыннан иркен файдалана. Узган йөзьеллыкның житмешенче еллар башында язылган «Ур-гура. сатирик*. «Буйдак ир һәм танышлары» пьесалары әдипнен сәнгати фикерләү үзенчәлеген, тормышка актив позициясен күрергә, анларга ярдәм итә. Торгынлык елларынын иде- ологик һәм цензура басымын, социалистик реализм кысаларын тойган хәлдә Ю Сафиуллин яшәп килгән системаның кимчелекле якларын шактый усал гәнкыить утына тота. «Ур-тура, сатирик* комедиясенең герое Сатирик әйткәнчә, аларны чәчәкләр, йолдызлар һәм балыклар турында гына язарга мәжбүр иткәннәр. Автор совет идеологиясенең, «типиклыкны яклау» дигән булып, бериш геройларны бертөрле вакыйга- хәлләргә куеп сурәтләүне таләп итүеннән дә ирония белән көлә. Шартлылык алымнары драматургка совет жәмгыятенен кешене бер шөрепкә әйләндерүен, совет-партия житәкчеләренек чикләнмәгән хокукларга ия булуын бөтен барлыгында ачу мөмкинлеге бирә. Автор, А.С.Пушкиннын «Балыкчы һәм балык турындагы әкинт»снә ияреп, яна дөнья сурәтли. Әлеге шарт- лы-фантастик күренешләрдә торгынлык елларынын партия-совет житәкчелә- рсннән көлү ин югары ноктасына житеп, ул системаның яраксызлыгын, иҗтимагый үзгәрешләрдән артта казын, абсурдлык дәрәҗәсенә җитүен фаш итә Биредә колү комедиянең төп сыйфаты буларак алга чыга Драматургның «Буйдак ир һәм танышлары» комедиясе күптармаклы, кинпланлы булуы һәм ирләр белән хатын-кызлар мөнәсәбәтен шактый җентекле, ачыктан-ачык сурәтләве белән игътибарга лаек Пьеса эчтәлеген конкүреш вакыйгасына гына кайтарып калдыру, аны бик нык тарайту булыр иде. Яшәешнең моңа кадәр читтә калып килгән якларын сәхнә яктысына чыга рып, драматург тормыштагы әхлаксызлык, имансызлык күренешләренен сәбәпләрен үткән, бүгенге, киләчәк бәйләнешендә эзли Вакыйга-күре- нешләр, нигездә. «Чын мәхәббәт бармы ул?» «Азгын ирләр, әхлаксыз хатын-кызлар каян килә?» «Бозыклыкның чиге бармы, аннан ничек котылырга?» кебек сорауларга җавап табуга бәйле үстерелә Автор кызыклы сәхнә алымына— «уен»га мөрәҗәгать итә. Пьесадагы вакыйгалар артист Буйдакнын инглиз драматургы Шекспир язган атаклы «Отел- ло» трагедиясе буенча репетиция ясау күренешләре белән кушылып, бәйләнеп бара. Беренче планда—ин түбән инстинктларга йөз тотып, һәртөр ялган, мәкер аша үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы хатын-кызлар, икенче планда—фаҗигале мәхәббәт тарихы—яраткан Дездемонасын көнчелектән үтергән Отел- лонын рухи газапланулары Әлеге боек- лек һәм түбәнлекнең үрелеп баруында беренчеләрнен—заман геройларының— бөтен бушлык-мәгънәсспекләре. әхлаксызлыклары тагын да тулырак ачыла. Хатын-кыз язмышы гатар әдәбиятында төп темаларның берсе булып тора. Ю. Сафиуллин сурәтләгән хатынкызлар исә үзләренең әхлакый тотнаксызлыгын ирләр белән тигез хокуклы булу дип аңлатырга тырышалар тарталар. эчәләр, никахсыз килеш теләсә кемнең муенына асылынырга торалар. -Мескен татар хатынының гына күрмәгәне калмый. Кайчан без дә сез- нен белән бер хокукта булырбыз икән? Әллә христиан диненә күчәсе инде?» диюче Ханым өчен бернинди әхлакый кыйммәтләр юк. Үз рәхәте өчен теләсә нинди түбәнлеккә барырга әзер хатын бурыч, җаваплылык төшенчәләренең мәгънәсен анламыи һәм. ин кызганычы. анларга да теләми Драматург әлеге яман күренешнең сәбәпләре турында уйлана Анын берсе Шекспир әсәренә бәйле ачыла. Трагедиягә бәя биреп. Буйдак бодай ди «Шекспир. Дездемонаның үлемендә топ гаепле кеше дип Ягоны—әйе. яны ныкны иблиснең үзеннән дә остарак эшли торган көнбатыш кешесе Ягоны—күрсәтә» Пьссанын янача куелышында Яго хатыны урлаган кулъяулыкның гатар милли бизәкләре белән чигелгән булуы, әдәби деталь буларак, «халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре Көнбатышның көчле йогынтысында таркала. югала, кими» дигән фикергә китерә. Икенче яктан, халыкчан яшәү рәвешенең югалуы чит гадәтләрнең үтеп керүенә, әхлаксызлыкнын артуына китерә Билгеле инде, бар гаепне Көнбатышка гына аудару дөрес булмас иде. Автор тагын бер сәбәпне эчүчелекнең артуында күрә. Әлеге афәт милләт тамыры булган авылга да үтеп кергән. Әнә бит Саниянең авылны тизрәк онытып, шәһәрләшәсе килүендә дә исерек әтисе китергән жан газапларыннан котылу теләге ята. Пьесадагы көлдерә дә. елата да торган конфликт оптимистик рухта чишелә. Мона кадәр апасы Лига-Ләмиганын сүзләрен сөйләп килгән Сания үз асылына кайта һәм Ханым белән Лигага кем булуларын йөзләренә карап әйтә. Шагыйрьнең Сания каршында тезләнгән хәлдә кулыннан үбеп: «Милләтебезгә хыянәт итмәгән асыл ярларыбыз!» диюе артык купшы яңгыраса да, автор позициясен төгәл анлата. Драматург хатынкызларны. гомумән, халкыбызны әхлакый түбәнлектән саклап калу юлын үзебезгә хас яшәү рәвешенә, ата-бабадан килгән сыйфатларга, йола-гадәтләргә тугры калуда, аларны тапшыруда буыннар арасында өзеклек килеп чыкмауда күрә. Шулай да тормьшнын җитди проблемалары куелган бу пьесага җыйнаклык, жанр ачыклыгы житеп бетми. Балалы хатын. Карт ир. Карт хатын. Усал егет. Телсез егет кебек образларны кертү, алардан ниндидер фикерләр әйттерү бернинди дә яналык. ачыклык алып килми. Ханым һәм Лиганың әдәпсезлеге аркасында шәхси фаҗигаләре сиземләнсә дә, чишелештә ул чагылыш тапмый. Әсәрнең жанры комедиядән бигрәк трагикомедиягә тартым. Вакыйгалар барышында берничә тапкыр Ша- гыйрьнен шигъри юллары яңгырый Төп геройларның эш-гамәле белән әлеге юллар арасында бәйләнеш ачык түгел. Сания аны кыз-кыркын язмышы белән бәйле дисә. Буйдак ул шигырьдә «фаҗига, үкенү һәм тагы әллә ниләр» күрә. Асылда исә шигырь дип атавы да кыен булган, сәнгати яктан гаять йомшак чыккан әлеге тезмәләрдәге «чәчәкләр ага» сүзләре җиде ятларга, читләр кулына киткән хатын-кыз язмышын анлата диелсә дә. алар укучыны да. тамашачыны да ышандырмый Чөнки әлеге фикер вакыйга-күренешләрдән. характерлар яшәешеннән үсеп чыкмый. Ю. Сафиуллиннын «Ләйсән ире Хәсән». «Әллә өйләнергә инде?..» комедияләре үз вакытында театр сәхнәләрендә уныш белән барды һәм күпсанлы мәкалә-рецензияләрдә авторның табышлары белән бергә, аерым кимчелекләре дә күрсәтелде. Әлеге пьесаларда яшәешкә шактый тирән үтеп кергән мещанлык, башкалар хисабына яшәү, байлык артыннан куу кебек күренеш-сыйфатлар тәнкыйтьләнә. Жыентык исеменә үк чыгарылган «Әллә өйләнергә инде?..» комедиясендә. Әхмәт исемле 32 яшьлек егетне өйләндерү мәсьәләсенә бәйле, ике төркем арасында комедиячел конфликт оеша: һәркай- сы егетне үзләре теләгән кызга өйләндерергә тели. Пьесада укучы-тамашачынын игътибары, билгеле инде, кәләшлеккә кандидатлар булган Лена белән Гөллигә юнәлтелә. Әйтергә кирәк, әлеге геройлар аерым сыйфатлары белән генә бирелә, алар канлы образлар буларак ачылып бетмиләр. Рәйсәнен сенле- се Лена—җилбәзәк кыз. әлегәчә күбрәк апасы хисабына яшәп, ул киләчәге турында әллә ни уйланмый да. Булачак иренен кем булуы анын өчен мөһим түгел: теләк-капризларын үтәсен дә. матди яктан җитеш булсын. Ахырда Ленанын үзе артыннан йөргән егет белән апасыннан качып китүе, эш-гамәлләренен көтелгән нәтиҗәсе булы п тора. 18 яшьлек Гөллине исә драматургның яратып, үз итеп сурәтләве сизелеп тора. Яшь булуына карамастан, ашсунын рәтен белә, рухи сафлыгы, күңел матурлыгы белән ул Әхмәтнең игътибарын җәлеп итә. Гөллинен «тышкы матурлык—чуклы тай. ә эчке матурлык— күктәге ай* дип сөйләнүендә үк аның акылы сиземләнә. Комедиянең төп герое булган Әхмәт вакыйга-күренешләрдә билгеле бер үсеш-үзгәреш кичерә. Баштарак ул шактый беркатлы, ваемсыз, үзен теләсә ничек алдаларга, түбәнсетергә юл куючы буларак күренә Әмма болар тышкы чагылыш кына икән. Монологында аны н чын йөзе, рухи дөньясы ачыла: «Мин дә бит жан иясе' Бармы менә бу җир йөзендә бер генә парсыз бөҗәк? Судагы кондызлар да. күктәге кошлар да парлы-парлы. Ни очен әле мин генә ялгыз яшәргә тиеш? Минем дә бит һәркем кебек мәнге яшисем килә: балаларымда. оныкларымда. . «Әлеге тыйнак. оялчан егет матур яклары белән ачыла Ул тырыш, булдыклы, гадел, баш- каларга ярдәмчел һәм гаять ихтирамлы. Үзе әйткәнчә, «таш белән бәргәнгә аш белән генә жавап кайтаручы» егет нәкъ менә әхлакый сыйфатлары белән хөрмәт уяткан Гөллине үзенен яры итә. Көнкүреш комедиясенә хас булганча. вакыйгалар бик жинел хәл ителә. Әхмәт белән Гөллинен үзара килешүе көрәш интригасын, каршылыкны юкка чыгара. Рәйсә белән Лена да шактый тиз үз максатларыннан кире чигенәләр. Алай гына да түгел, Рәйсәнен Әхмәткә дип бүләк тотып чыгуы, анын килешергә, уртак тел табарга омтылышы булып аңлашыла. Драматург халыкчан жор тел белән яза. Иркен кулланылган сүз уйнату алымы көлкеле ситуация тудырырга, геройларнын характерын, теләк-омтылышын ачарга ярдәм итә. Рифмалы сөйләм, мәкаль-әйтемнәр, билгеле шигъри юлларны үзгәртеп әйтү, әдәби детальләр һ. б. чаралар комедиячел интриганы баета, пьесага жинел пафос өсти Драматург сайлаган тормыш материалын. билгеле, яна дип булмый. Әмма анын табышы кызыклы ситуацияләр тудыруда һәм комедиячел образлар ижат итүдә. Югарыда искәртелгәнчә, Ю. Сафиуллин геройлары чорнын үзенчәлекле типлары дәрәжәсенә күтәрелеп җитмәгәннәр Шулай да эш-гамәле белән һәрдаим үз-үзен фаш итүче Рәйсә. энесенә ярдәм итәм дип йөреп, асылда «бүрәнә аркылы бүре куучы» чая Һәдия, анын кунакка кайткан ахирәте, бер үк сүзне күп тапкырлар кабатлаучы Сара башкалардан аерылып торучы образлар буларак хәтердә кала. Комедия жанры безнен драмату ргиядә (аерым чорларны исәпкә алмаганда) әйдәп баручы ролен үги, театр репертуарларының яртысыннан күбрәген алып тора. Шулай да XX гасырның житмешенче елларында, идеологик басымның көчәюе нәтижәсенлә. соииаль-ижтимагый, сәяси проблематарнын читтә калуы, тыелган темалар барлыкка килү белән комедия жанрындагы эзләнүләр кими. Ә инде 90 елларда хәл уңай якка үзгәрә Жәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең көтелгән нәтиҗәләр бирмәве, яшәештә әхлаксызлык, миһербансызлык күренешләренең киң тамыр жәюе. бюрократизмның көчәюе сәбәпләрен эзләү әлеге жанрның активлашуына китерә Т Миннуллин. 3 Хәким. И Юзесв. Ф Яруллин. Д. Салихов. М Гыиләжсв. Р Батулла һ. б. драматурглар иҗатында һәртөр рухи түбәнлек, тар мәнфәгатьләр белән яшәү, ләрәжә алдында баш ию һ б сыйфат-күренешләр көлү объекты итеп алына. Шулар арасында Ю Сафиуллиннын «Сукбай артистлар* комедиясе үзенчәлекле хәлләргә мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора. Спектакль куярга Кукмарага барырга җыенган бер төркем артистлар белән көтелмәгән хәл була Көчле давыл аларнын автобусын Африка ярларыннан ерак булмаган бер утрауга илтеп ташлый Шуларга бәйле рәвештә автор ике төр проблемаларны укучы-тамашачы каршына куя. Берсе— артистлар тормышы, икенчесе—Татарстанның бәйсезлеге мәсьәләсе Шул рәвешле көнкүреш мәсьәләләре сәяси сораулар, бәхәсләр белән үрелеп китә. Бер яктан, артистлар уены сурәтләү объекты булса, икенче яктан, уен алымы. ягъни артистларның дөньякүләм билгеле «Дон Кихот». «Отелло* әсәрләре геройлары булып уйнау күренешләре. үзләрен шулар хәленә куеп караулары, яисә аларнын эш-гамәлен татар тормышы белән бәйләп карау сәнгать әһелләренең җәмгыятьтәге урынын тулырак ачарга булыша Вакыйгалар үстерелеше дөньяга карашы белән аерылып торган Шәрәф Рәшәнен башкалар белән бәхәс-каршылыгына нигезләнә. Артистларның үз тормышларыннан канәгатьсезлеге Россиядә урнашкан идарә системасыннан, бу илдә халык мәнфәгатьләренең һәрвакыт икенче планда калуыннан, урыс булмаган милләтләргә кимсетеп караудан ризасызлык булып үсә Шуна да артистлар автобусының ирекле утрауга эләгүе һәм шунда үзара мөнәсәбәтләрне жайга салып. тыныч-тату. килешеп яшәү омтылышы—үзен «суверен дәүләт* дип игълан иткән Татарстанга метафора булып тора. Бер яктан, утраудагы ирекле, тыныч тормыш Россиядәге һәртөр законсыэлыкка. башбаштаклыкка капма-каршы куела Икенче яктан. Шәрәфиен «шартлатып коммунизм, йә капитализм* төзү теләге башкаларда яклау тапмый Артистлар урнашкан алан үзе икегә бүленә бер якта—бүре сурәте төшерелгән байрак күренеп торган гамакта Шәрәф һәм Гөлназ, икенче якта—Россия флагы эленгән автобус белән янәшә Татарстан флагы җилфердәгән шалашта башкалар яши Шул рәвешле мөнәсәбәтләр сәяси төсмер ала Драма тург тагар җәмгыятендә мөстәкыйльлек мәсьәләсендә барган тартышны ачык күзалларга ярдәм итә. Берәүләр, Шәрәф кебек тулы мөстәкыйльлек таләп итсә, икенчеләр Россия дәүләте составында милләт мәнфәгатьләрен яклауны һәм саклауны алга сөрә, өченчеләр исә, шофер Наглый кебек, бернинди суверенитетны да кирәксенми. Нәтиҗәдә, Татарстаннын сәяси тормышындагы кебек үк, уртадагылар фикере өстен чыга. Алар әлеге утрауны ташлап туган жиргә кайтырга булалар. Автор милләтпәрвәр Шәрәф язмышын хәл итүнең кызыклы, шул ук вакытта көтелмәгән юлын тапкан «Россия таралса гына кайтам» дип торучы Шәрәфкә шаккатырлык яналык әйтәләр—Россия президенты итеп Шәимиев куелган! Димәк, илнен таркалуы турында сүз дә була алмый Хатыны Шәрәфкә телефоннан бо- лай ди: «Елышн безгә суверенитетны яртылаш кына биргән иде, ә Шәймиев, Россия президенты булуга, аны безгә тулаем бирде!» Күргәнебезчә, көнкүреш вакыйгалары белән башланган пьеса сәяси утопиягә әверелә. Әлеге хәлләрдән сон, Шәрәф тә туган иленә кайтырга була. Пьесада чынбарлык күренешләре фантастик хәлләр, хыял агышы белән үрелеп бара. Төп герой буларак вакыйгаларны бер үзәккә туплап торучы Шәрәф Рәшәнен исеме дә игътибарга лаек. Белгәнебезчә, рәшә ул—мираж, хыялдагы әйбернен күзгә күренүе. Автор герой исеменә аның хыялый булуын чыгарган һәм бу пьесанын жанры белән дә тыгыз бәйләнгән. Драматургның балалар өчен язылган «Алмазбулат* пьеса-әкияте сәхнәдә ин күп уйналган әсәрләреннән санала. Нигезендә яхшылык һәм явызлык көрәше яткан бу пьеса—татар балалар драматургиясендәге ин яхшы әсәрләрнең берсе Әкияти сюжет ярдәмендә автор кешелек җәмгыятенең мәнгелек кыйммәтләре турындагы карашларын укучы-тама- шачы алдына куя. Вакыйгалар барышында алар милләт язмышы белән үрелеп, рухи ядкарьләр, тел, милли сыйфатлар. гомумән, халык буларак яшәешебез турында җитди уйлануга китерә Сюжет нигезенә салынган вакыйга-күре- нешләрне серле курай үзара бәйләп, тоташтырып тора. Әлеге уен коралы кеше күнелендә моң булса гына телгә килә икән. Вәзир һәм анын якыннары исә мон төшенчәсен анлаулан мәхрүм. Чөнки халыкның күпгасырлык фаҗигале тарихын, каигы-хәсрәтен. шатлыккөенечен. теләк-омтылышын, рухи тормышын, матурлыкка ышанычын, ямьсезлеккә нәфрәтен—барысын, барысын үзенә сеңдергән әлеге сүзнен мәгънәсен асылда сүз белән аңлатып булмый, аны тоярга, сиземләргә генә мөмкин. Ул кеше жанынын төпкелендә туа һәм күнелнен ин нечкә кыллары аша янгы- рый. Әлеге пьеса-әкият туган телгә, туган жиргә. ата-анага мәдхия булып тора. Кеше буыннарда сакланып калган үткәне, явызлык-гаделсезлеккә баш имәгән бүгенгесе һәм өмет-ышаныч тулы киләчәге белән көчле. Әкияти сюжетка корылган пьеса бүген дә заманча янгырый Яшь укучы-тамашачы күнелендә милли үзаң уятуы, яшәештәге матурлыкны күрергә, аңнарга өйрәтүе, кеше көченә, рухына дан җырлавы белән киләчәккә атлый. XX гасырнын 90 еллар уртасында башланып киткән чечен сугышы бер якка да тынычлык һәм җиңү китерми. Киресенчә, җир йөзеннән юк ителгән авыллар, меңнәрчә корбаннар Россиянен үзенә дә бары афәт кенә алып килә. Күп халыкларның канлы ярасына әверелгән чечен сугышы темасына татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Ю. Сафиуллин мөрәҗәгать итә. Драматург «Йөзек һәм хәнҗәр» трагедиясендә сугыш вакыйгаларының, кайтаваз буларак Татарстан җиренә килеп, кеше язмышларына гаять зур йогынты ясавын үзенчәлекле вакыйгалар, кабатланмас геройлар аша сурәтли. Беренче күренешләрдә үк, чеченнарда әсирлектә булып, аннан холыклары бозылып кайткан Линар белән Рәсимнең гаять тотнаксызлыгы, әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел таба алмаулары көрәш-бәрелеш интригасы тудыра. Шунын өстенә Линар белән анасы Мөслимә арасында җитди каршылык барлыгы ачыклана. Ана белән улнын бер-берсен каргашулары ук гайре табигый булып, бәрелешнең шактый тирәнәюен күрсәтә. Алдагы күренешләрдә Линарнын чечен җиреннән кайткан Ханияне көчләргә омтылуы каршылыкны башка яссылыкка да күчерә. Шул рәвешле, бер яктан, егетләр белән әйләнә-тирәдәгеләр арасында, икенче яктан. Россия армиясендә командир приказын үтәп, чечен авылларын җимергән, кулларына корал тотып каршылык күрсәтүчеләргә генә түгел, бәлки хатын-кыз һәм бала-чагаларга каршы да танкта барган Линар һәм Рәсим белән йорт-жирләрен. сөйгәннәрен югалтып, туган иленнән—Чечен җиреннән. качып китәргә мәҗбүр булган Хания һәм Ра- тия арасында конфликт оеша. Боларга өченче төр каршылык—төп геройлар күнеленлә барган рухи көрәш—үрелеп бара. Авторны аеруча Линар белән Рәсимнең жан бәргәләнүләре, тыныч тормышта үзләренә урын таба алмаулары борчый. Пьесанын «Йөзек һәм хәнжәр» дип аталуы да. символик мәгънә алып, шуна ишарә итә. Йөзек—яшәү билгесе, мәхәббәтне, тормышта тынычлыкка өстенлек бирүне айлата. Хәнжәр исә—үлем, кайгы-хәсрәт алып килүче, дошманлыкка илтүче төшенчә. Үзен көчләргә теләгән Линарга каршы көрәшкәндә Хания сөйгәне, чечен егете Абрек бүләк иткән йөзекне югалта. Пьесадагы вакыйгалар әнә шул йөзекне эзләү фонында бара Монда башкалар белән бергә Линар да актив катнаша Егетнеи мәхәббәт, тынычлык символын эзләве күнелендәге психологик тартышка. җанына тынычлык эзләвенә, «чечен синдромы»н җиңеп, гөнаһларыннан арынып, тыныч тормышка кайту өчен үз-үэе белән көрәшенә метафора булып тора. Пьесадагы хәрәкәт һәм каршылыклар чор проблемаларын калкытып кую. аларнын чишелеш юлларын эзләү белән үстерелә, баетыла Сугыш афәтен, тоткым-әсирлек газап-әрнүләрсн күргән егетләрнең бүгенгесе һәм киләчәге белән бергә, драматург милләт язмышы турында уйлана һәм борчыла. Сан ягыннан киметелгән, милли рух шактый йомшаган халкыбызның киләчәге нәрсәгә бәйле соң? Таяныч-нигез булып ни тора ала? Әлеге сорауларга жавап Фәрхад абзыйның эш-гамәлләрендә табыла Тамырлары белән татар доньясына бәйле бу кеше чечен кызына өйләнә һәм ул халык язмышын үз язмышы итә Акылы. тырышлыгы белән сәүдә эшендә зур байлык туплый, хөрмәт казана. Күңе лендә милли рух саклаучы буларак. Ли нар. Рәсим кебек егетләрне тоткынлыктан азат итүгә зур ярдәм күрсәтә. Әмма сугыш аны барлык мал-мөлкәтеннән мәхрүм итә. Шулай булса да ул өмет- ышаныч хисен җуймаган. Тормыш каршылыкларына каршы торырдай нигез итеп ул үз-үзенә хыянәт итмәүне саный. Фәрхад абзый, күңелендәге ачу-ярсуны басып, чечен мәхшәреннән кайткан Линар. Рәсим кебекләргә чын күңелдән ярдәм итү теләге белән йөри: Казахстан белән сәүдәне жайга сала, авылда тире эшкәртү фабрикасы ача. чечен сугышында катнашкан егетләрне туплый, тыныч тормышка жаилаша азсын өчен шартлар тудыра. Аның фикеренчә. һәр үзгәрешнен. янарышнын нигезендә акыл, белем, әхлак һәм байлык ятарга тиеш. Хәзерге татар драматургиясендә барган эзләнүләрне Ю Сафиуллин иҗатыннан башка күзаллап булмый. Ул үзенен пьесазары ярдәмендә кешеләрне һәм. гомумән, җәмгыятьне чиста, әхлаклы, матур итү теләге белән яши. Анын драма һәм трагедияләрендә генә гүгел. бәлки комедияләрендә лә яшәештәге каршылыклар, бозыклыклар өчен җан сыкравы ачык сиземләнә, авторнын яшь аразаш көлүе алга чыга Пьесаларында эчке драматизм, беренче карашка ачык күренеп тормаган эчке агым бар Әдип чынбарлыкны чагылдырунын янадан-яна юлларын эзли Әгәр анын 1970—1980 елларда ижат изелгән әсәрләрендә йорт, нигез образы үзәктә торса. СОНГЫ елларда милли үзан, татар язмышы, туган җир алгы планга чыга Драматург шартлы-мстафорнк күренешләрне. символик образларны да әсәрләр тукымасына унышлы кертеп җибәрә Ю Сафиуллиннын яна җыентыгы анын заман проблемаларына үзенчәлекле якын килүен, яшәеш каршылыкла рын ачуда яна юллар эхзәвен һәм. гомумән. тормыш күренешләрен сәнгати анлавынын тирәнәюен күрсәтә