Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖӘНБӘТ ЫРУЫ

Кәрван башы Әбү-Бәкер К ече кызым Гүзәл, Яна ел алдыннан гына, унике кадак авырлыктагы тагын бер малай алып кайтты. Нарасый баланың үә-үәсенә, тик имчәк баласыннан гына килә торган дөньяда бер татлы әчкелтем искә тәмам тансыкланыек. Бу тантаналы вакыйга бөтен гаиләбезгә сөенеч өстенә сөенеч, шатлык өстенә шатлык булды. Миндә оныклар байтак. Барысының да үз холкына тин кушаматлары бар. Монысына «Миш-шәр!» дип тактым кушаматны. Атасы Буа мишәре булгач, улы да мишәр булмый кем булсын?! Бу оныгыма да барыннан бигрәк үзем сөендем. Түбәм болытларга ашты. Кызымны да бүләккә күмеп бетердем. Түтәлдән генә казып алган шалкан кебек тыпырдап торган, сау-сәламәт бала алып кайтканы өчен. Юкса, ил өстендә Кара кош йөри, сонгы вакытта яшь аналар акыл һәм физик яктан сау-сәламәт базаларны сирәгрәк апкайта башладылар. Баланын, нарасыйның кайсы да татлы. Гарибен дә юынтык су белән чүплеккә чыгарып түгә алмыйсың. Бер утырып елыйсын да, бөтен жирен үбә-үбә карый, үстерә башлыйсын. Ә таза-сау, сәламәт баланың нинди зур бәхет икәнен олыгая барган саен тирәнрәк аклыйсың, сөенәсең. Тьфү, тьфү, күз генә тия күрмәсен үзенә дип, кабатлап кына торасын. Әйе, шулай туган сәгатеннән үк үсәм дип торган оныгым булгач, ул көннәрдә кая басканымны белмәдем. Әнисе дә терелеп бүлнистән кайткан көннәрендә үк мәчеткә йөгердем. Араларыннан иң сөйкемлесен, ин гыйлемлесен сайлап, мулла абзыйны алып кайттым. Сәдакасын да мулдан биреп, оныгыма Биктаһир дип исем куштырдым. Сөйгәндә, кулга алын яратканда кушу өчен «Миш-шәр!» кушаматын да көчендә калдырдым. Баланын берсе дә еламый гына үсми. «Үә-үә» дип елавы—аның яшәү рәвеше. Анысына сөенергә генә кирәк. Әмма кадерле вә тансык Альберт ХӘСӘНОВ (1937) — язучы; «Сөенеч», «Кемгә сөйлим серләремне». «Кан ңче» һ. 6. китаплар авторы. Лениногорск шәһәрендә яши. Биктаһирыбыз кичләрен сыны катып елый, балакаем Әнисе кулына мин аны болай да имезергә генә бирә идем Ә хәзер улымны кулымнан төшермим. Күкрәгемә кысам. Әлли-бәлли итеп карыйм Ә бала үтен кая куярга белми —Тансыгым, кай җирен авырта сон. кашкалы колыным, таем'—дим Зәңгәр сәдәф кебек матур күзләрен мина төбәгән сабый — И-и, дәү әтием, һич түзәр хәлем юк. эчем бик авырта,—дип. теле белән генә әйтми. Ә табибларның сүзе бер «Этә все временно Пройдет!» Пройдет та пройдет, балага менә хәзер авыр Түзәр хәле калмый, сыны ката. Андый чакта кинәш бирүчеләр күп була бит Бүсере бардыр баланын, ошкерә белүче әбигә алып барырга кирәк, диләр Институтта укыган елларымда, алай-болай «өчлегә». «икелегә* биреп стипендиядән колак кага күрмим тагын дип. марксизм-ленинизм тәгълиматларын да бик тырышып ойрәнгәнисм Ә башына тошкәч. башмакчы буласын Кочагында нибары ике-оч атналык тансыгын ыңгырашканда атеистлык онытыла, егетләр. Әгәр сездә чын егет булсагыз, мине шундук айларсыз. «Әнә. чуваш Тумбарл ысында, авыл кергәч тә бер ялгызы яшәп ятучы, бик оста өшкерүче чуваш карчыгы бар».—диләр. Машина яллап, шунда чыгып китәбез «Шөгерлә бик оста өшкерүче татар әбие бар-.—диләр Машинага улымнын йә әнисен, иә дәү әнисен дә утыртып анда барып кайтабыз «Ин оста, ин шифалы өшкерүче әби Карабашта».—дигәч, анда чыгып йөгерәбез Таксистлар да керә башладылар хәлебезгә «Бик оста өшкерүче әбиләр Әлмәттә. Бөгелмәдә. Баул ы да'»—дип өйгә шылтыраталар. Азарга да ипле бит даими клиент белән эш йөртү. Элмәткә барып кайту өчен оч йөз сорыйлар Әбиләргә һич дәгъвам юк. өшкерүен бик тырышып өшкерәләр Әмма бераз көтәргә кушалар, бүсереннән менә бүген үк. шушы сәгатьтә үк котыла азмас, диләр. Ә мина улымны бу газабыннан бүген үк котылдыра торган өшкерүче әби кирәк. Шулай итеп, әйләнә-тирәбездә балалар өшкерүче бер әбекәй дә калмагандыр. Чувашы, мукшысы, марҗасы, татары' Әйтмәгәнем булсын, әллә аларнын өшкерү шифасы тиде, басылды, бетте аның эч авыртуы Хәзер менә инде айларын тутырып, бер теш чыгарып утыра. Торулары Әлмәттә аларнын. Әнисе бераз ял итсен дип. ике-оч атнага үзебезгә алып кайтканыек. Әллә шул теш чыгарганымы—бер кичне температурасы нык күтәрелде оныгымның Бер тон эчендә җиде үлдем, җиде терелдем «Баланын баласы балдан татлы»—дип. бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Тигез, җигешле тормыш белән яшәгәндә, сау-сәламәт, кон саен бер һөнәрен арттыра барган баланы карау бетмәс-төкәнмәс шатлык вә сөенеч кенә Биктаһирыбыз мин җыр көйләгәнне бик ярата булып чыкты /кырга минем ул хәтле осталык юк. Мин ана «’3әнгәр шәл»дән «Менә-ә сина-а. Галәви, ачкычларны-ы калды-рам. Өйгә-ә кара-ак кермәсен Өи-не яхшылап сакла!»— дип җырлыйм Шуны ике кат җырлап чыкканчы кочагымдагы бала изрәп йокыга китә. Бала әзрәк көйсезләнә башласа да. әнисе мина китереп бирә -Дәү әтисе. Галәвине җырла'—ди. Ни хикмәт, кин итеп тын алып, шушы җырны көйли башлауга, улым изрәп йоклап та китә Бүген инде җиде айларын тутырып килгән бик тансык оныгым Биктаһир турында шулай тәмләп, озаклап сөйләвемнең уз хикмәте бар Тәрҗемәи хәлемә багышланган повестька кереш, ягъни увертюра булсын дип яздым мин аны. Оныгымны кочагыма азып йөргәндә, бишек җырлары җырлап тирбәткәндә, иә Ходаем, минем у земнедә кемнәрдер шу гам кадерләгәннәрдер, төнге йокыларын калдырып бишектә тирбәткәннәрдер. к\ парында күгәреп йөрткәннәрдер, дигән уйлар өере килеп биләде күнелемнс. Атты дистәне тутырдым бит инде Ходаемнын рәхмәте, узган ел Сабан туенда, түтәлдә качып үскән кыяр төсле түгәрәк Аксубай мишәре белән бил азыштым бит әле. Күзем дә исән-сау. Янымнан озын ботлы чибәр кызлар узганда машина фарасы кебек яналар. Алар узган якка муенымны, остеохондроз кузгалганчы, борып озатып калам. Колакларым да «мә!» дигәнне бер чакрымнан ишетеп апалар. «Бир!» дигәнне генә ишетмәмешкә салышам, мыштым гына узып китмәк булам. Шөкер, әлегә аяклар да йөгерәләр. Шахмат тактасы артына утырсам да, көндәшем спорт мастеры ук булмаса, беренче разрядлыларга гына биреште юк. Матка ук булдыра алмасам, партияне пат белән тәмамлыйм. Хөрмәтлеләрем, бу мактануым түгел, эш менә нәрсәдә, 1937 елнын шыксыз салкын декабрендә туып, мин дә сыным катып елаганмындыр. Сөте агып торган тулы күкрәген каптырырга әнием юк. Шыгыр-шыгыр бишектән алып биләүләремне алыштыручыларны, авызыма имезлек каптыручыларның мин берсен дә белмим. Аларга рәхмәт тә әйтә алмадым, мыскал игелек тә күрсәтмәдем. Хәзер менә алар рухына ара-тирә сәдака биргәлим. Ходай үзе кабул итсен дә, бу изге жаннарнын рухына җиткерә күрсен. Әйе, салкын төннәрдә кычкырып елап уянсам, мине кулларына алы п юатучыларны, авызыма имезлек каптыручыларны, мамык шәлгә төреп, янәдән бишегемә салучыларны мин белмим. Шулай килеп чыккан инде. Чөнки мин алты көннән каравыл кычкырып ятим калганмын. Сез ышанмассыз да инде, әмма күз алдыгызга китерегез. Әнкәсеннән алтынчы көнне калган баланы карау, ай-һай, кыен булгандыр. Кендек кутырым да төшмәгән бала бит әле. И-и-и, аннарымы?! Мин күп тапкырлар кулдан кулга йөрдем. Алары хәтта үзем белә башлагач та булды. Чүплеккә илтеп ташлаган песи баласы кемгә генә килеп сыенмый?! Минем дә куены җылы, ышанычлырак бер җанга килеп сыенасым килгән, шундый ышанычлы җа нны эзләгән чакларым күп булды. Без—Жәнбәтнекеләр. Кушаматыбыз да шулай. Безнекеләрне «Жәнбәт җәвере—җиде табын», дип йөрттеләр. Жәнбәт бабамның җиде улы булган. Аларны н берсен дә башка чыгармаган ул. Башлы-күзле иткәч, булган улларының барысына да ак өй салып, бер ат, бер тана биреп, барысын да үз утарында калдыра барган. Капкаларын ачып җибәрсәләр, алар ишегалдыннан бер көтү сарык чыккан. Утыз-кырык баш ат, ун-унбиш дөя асраган. Безнең нәселнең тәмам кызыл балчыгына төшеп сөйләсәң, ул болайрак. Жәнбәт бабам пәһлевандай көчле-куәтле, кырыс холыклы кеше булган Жиде улынын—җиде дусты! Авыл җыеннарында, җир бүлешкән чакларда аларга каршы чыкмаганнар. Җиде-сигез авылга баш үрәтник тә тарантаслы, рессорлы атын алар капкасына китереп бәйләгән, кунарга Жәнбәт бабайда кала торган булган. Казнага яхшы атлар үстереп биргән, үрәтник белән дә симез каз ботларын бер табында кимергәч, чымырдап утырган әче балны бер мичкәдән чөмергәч. Жәнбәт бабам бер улын да солдатка бирмәгән. Бабамның җиде килене бишәр бала гына тапкандыр. Аның нәсел-ыруы нык үрчегән, бик көчле булган. Мин—шуның бер очы гына. Минем әтием—җан дустым, акыллы кинәшчем—Габделбарый. Мин. заман кушканча, Бариевич йөрим. Әтием дөнья бәясе егет иде. Урыны җәннәтнең үзәк президиумында, хәтта Политбюросында булсын! Әтинең әтисе, ягъни минем бабам—Хәсән. Хәсән бабамнын әтисе Әхмәтҗан Аннары Әбү-Талип. Аннары Әбү-Жәнбәт Хәсән бабамнын әтисе Әхмәтҗан күп бала үстергән. Әхмәтҗан бабамнын бертуган абыйсы Әбү-Бәкер бер дә өйләнмәгән. Ул бик танылган, бик бай сәүдәгәр булган. Унбиш-егерме дөядән торган кәрван йөрткән. Иран, Әфганстан, Пакыстан, Һиндстан җирләренә кадәр барып чыгып, Казан каласына хуш исле чәй, дарчин һәм башка аш тәмләткечләр, кытай чынаягы, ефәк шәлләр, кәшемир яулыклар ташыган. Анын элекке Дөбъяз районы, зур базарлы Алат авылынла һәм Казаннын үзендә берничә кибете булган Кибетендә приказчиклары сәүдә иткәндер инде. Әбү-Бәкер агай бер сәяхәттән кайтып мунчалар керсә, бераз ял итсә, икенче кәрван белән тагын илләр гизәргә чыгып киткән. Кунакка, бераз ял итәргә ул һәрчак Дөбъяз районы Кече Солабаш авылына, күп балалы энесе Әхмәтҗанга кайткан Жәнбәт бабай бит Кече Солабашныкы. Ун-унике яшьләремдә. Дөбъяэдан Таш-Кавал авылына кунакка кайтканда. Солабаштан чыгып бер урынга житкәч. әтием тарантасыннан төшеп тәһарәт алып, чыкылдап торган коммунист булса да. кыйбла якка карап, белгән догаларын укыр иде. Бу урынны сәрви, сирень, шомырт, балан агачлары бизи Күптән ташланган йорт урыннары, моржа төпләре сизелә. Әти соныннан мина аңлатма биреп —Улым, бу җирләрдән узганда син дә тезләнеп бер дога кылырга онытма «Жәнбәт жәвере—җиде табын» бабабызның утары урыннары бу'—дия иде Мина сон, ул чакта ни беләм? Чынгызхан. Александр Македонскии ставкасы бу—дисәләр дә. мыскал да исем китмәгән булырые. Үсә төшкәч, дөнья таный башлагач, ул якларга бер кайтканыем. Жәнбәт бабам утары утырган җирләрне сөреп, солы чәчкәннәр. Йорт урыннары алай да төсмерләнә Зур-зур ташлар, янган кирпечләр күренә. Солы басуы өстендә бик озак уйланып йөрдем. Безнен Кече Солабашка беренче пианиноны да атеге сәүдәгәр Әбү-Бәкер абзый алып кайткан. Бу—1851 еллар тирәсе Солтан Габәш иләр дә безгә кардәш нәселләр, шәҗәрәләре «Жәнбәт жәвере—җиде табын*нан башлана Бездә бит «Ж» хәрефе бик пачутга «Жарар»,—диләр. «ярар», димиләр «Жәнбәт жәвере»—«Жәнбәт явы»,—ягъни, көчле нәсел-нәсәпне аялата Әтием Габделбарыйның әбисе Гайниҗамал абыстай —мулла кызы—бик матур итеп пианинода уйнаган. Жәйге тын кичләрдә, көтүләр кайтып, малларны барлап абзарларга япкач, күрше-тирә киленнәре бәирәмчәрәк киенеп. Әхмәтҗан бабай ое алдына җыела торган булганнар —Абыстай, әргәненне тынларга килдек, башка эшләреңне куеп торып, чак кына уйнамассыңмы? Йөрәкләрне өздереп, әллә нинди сагышлы моннар агыла бит аннан,—дия торган булганнар Киленнәрнең кич утырып үзләре чиккән батист алъяпкычлары астында—йә ике йомырка, йә чәй тәлинкәсе белән тары, карабодай, солы оны Болары, хәзергечә әйтсәк, музыка тынларга килүчеләрнең музыкант абыстайларына гонорарлары Абыстайлары да ялындырып тормый Төпләре исле гөлләр белән тулы, урамга караган оч тәрәзәсен дә төбенә кадәр ачып җибәрә Җитез бармаклары белән пианино кланишлары өстеннән йөгереп уза Иген үстереп, күп итеп аяклы мал асрап яшәгән оч мәчетле татар авылы урамнарына мон агыла. Болары н мина әтием Габделбарый сөйли иде 1863—1936 елларда яшәгән дин эшлеклесе Хәсәнгата Габәши. 1891-1942 елларда яшәгән Хәсәнгата улы композитор, педагог Солтан Габәши. 1941 елны туган, күренекле археолог ГР Дәүләт бүләге лауреаты Солтан уты Рөстәм Габәши—бу нәсел дә «Жәнбәт жәвере-жиде табын» ыруынын бер тармагы. Пианино моңнарын кече яшьтән үк тынлап үскәнлектән. Солтан Габәштә көйләр чыгаручы, профессиональ композитор булып китәргә бу фактор үзе үк зур этәргеч булгандыр. Бу затлы му зыка коралында оч лүртләп көйне әгием үзе дә бик йөгерек уйный, кушылып жырлап та җибәрә иде Әхмәтҗан бабамнын өлкән абыйсы Обү-Ьәкер агаебызның балалары булмаган Гел кәрваннар куып йөргәнлектән, әллә өйләнергә дә өлгермәгән " фотосы исән әле Ул бик ярау кеше булган Кыска зына кара сакаллы, кысыграк күзле, бераз юанаеп килүче агайнын өс-башы шәрык зыялыларыныкына охшаш, бик затчыдан Кулында балдаклар Куен кесәсенә салган сәгатьмен алтын чылбыры күренә Үз балллары булмаганлыкган. ӘбүБәкер абзый энесенен балаларын бик яраткан Ә бер кайтуында энесе Әхмәтжаннан, тугыз-ун яшьләрендәге улы Хәсәнне, ягъни минем булачак бабамны, ана арка кашучы малай итеп бирүен сораган. —Курыкма да, борчылма да, балигъ булып җитешкән көннәренә үземнән зур өлеш чыгарып, йөреш маллы бай сәүдәгәр итәрмен. Казанда кибет ачып бирермен,—дигән. Безнен татарда арка кашыту бик табигый хәл. Бүгенгечә әйтсәк, массаж бит инде. Гел юлда, гел сәфәрдә, кайчак еш кына ачык һавада, шалашларда кунарга туры килгәнгә, Әбү-Бәкер агайның да аркасы кычытуы бик табигый. Арка кашудан да бигрәк, әлегә ун-унбер яшьләрендәге бабам Хәсән, кәрван ялга туктаган бер җирдә, самовар куеп, чәй кайнатырга тиеш була. Алай череп баеган Әбү-Бәкер агайнын башка ялчылары да булгандыр. Әмма алар—ятлар. Алардан теләсә нинд и этлекне, мәкерне көтәргә була. Эчәсе чәенә йоклаткыч салырга да күп сорамаслар. Ә бу малай—үз канын, үз нәселен. Хәсән бабам һиндстан чәен чәйнектә үзе пешереп, беренче касә чәйне дә үзе эчеп күрсәтә торган булган. Андый шартларда малай кеше тиз җитлегә. Ул тиз арада кәрванны барлап, малларга күз-колак була башлый. Безнең Хәсәновлар нәселенә нигез салучы Хәсән бабам Әбү-Бәкер агасы белән күп дөньяларны кичә, исәп-хисап эшенә төшенә, күп телләрдә сөйләшә: япон, фарсы, һинд телләрен белә. Кәрваннар куып Казанга. Мәкәрҗәгә шәрык товарларын ташыйлар. Шулай берчакны мул товар төяп Әфганстан якларыннан кайтканда, ӘбүБәкер агабыз кәрванына дала пиратлары, бүгенгечә әйтсәк, рекэт һөҗүм итә. Амудәрьяны кичкәндәрәк була бу фаҗига. Атыш, кырылыш, кан кою башлана. Юлбасарлар аларны алдан ук көтеп, сагалап торып, нык хәзерлек белән каршы алганнар. Кәрван сакчылары, дөя куучыларның күбесе, сатлык җаннар, шундук бандитлар, юлбасарлар ягына чыгалар. Атыш вакытында Әбү-Бәкер агабыз да һәлак була. Инде егерме тирәләрен тутырып килгән, кәрван башы булып йөргән минем булачак бабам Хәсәнне юлбасарлар әсир итәләр. Кул-аягын бәйләп үзләре белән алып китәләр. Бер кышлакка илтеп зинданга ябалар. Кем икәнен күреп торалар бит, бик зур күләмдә йолым билгелиләр. Үземнен алты көннән ятим калган балачагыма җитү өчен, җәмәгать, бу вакыйгаларны, ярсу аргамакка атланып, аны бертуктаусыз камчылап язам. Аягына богау салгач, караңгы зинданга илтеп япкач, Хәсән атлы бабага йолым җибәргәнне көтеп ятарга гына кала. Ә бу чорларга Әбү-Бәкер агасы белән бергә байтак капитал туплап өлгергән булырга тиешләр. Әмма үзе юкнын— күзе юк. Әбү-Бәкер абзыйнын һәлак булуын белгәч, Казандагы туганнары сөенгәннәр генәдер. Кеше малына кызыгып, көнләшеп яшәүчеләр азмыни бу дөньяда? Ә бу байлыкларны ң хаклы варисы—Хәсәнне коллыктан ни дип йолкып алырга? Ятсын шунда сөяге черегәнче. Шушы яклардан узган Казан сәүдәгәрләре аша, үзен коткарырга акча сорап, туганнарына күп хатлар җибәрә бабам. Әмма Казаннан бер тиен дә килми. Ул арада, акча көтә-көтә дүрт ел узыл китә. Тора-бара аның богауларын салдыралар. Далада куй көтә башлый, әлбәттә, башка көтүчеләр карамагында. Җирле халык—төрекмәннәр белән дуслаша. Жиде-сигез телдә бик иркен сөйләшкән бабам кышлакта балалар укыта. Жирле халык аны нык ихтирам итә. Ә йолым акчасы килми дә килми. Хәтта анын хәл-әхвәлен белешкән кеше дә юк. Бабама—егерме дүртләр тирәсе, ул качарга ниятли. Дала сукмаклары ябык. Аны хәзер эләктерәчәкләр. Качсан, Амудәрья буйлап, боз өстеннән камышларга яшеренеп кенә качарга була. Шулай качып барганда, бабам бәкегә юлыга, суга чума. Чыга алмыйча байтак сәгатьләр азаплана. Бәхетенә, аны бер чабан төрекмән күреп ала. Ул аны коткарып өенә алып кайта. Төрле шифалы үләннәр төнәтмәсе белән дәвалый, аякка бастыра. Әмма Казанга бабам үпкә авыруы ияртеп кайтып төшә. Беренче эше итеп сәүдә эшләрен тәртипкә китерә. Хәзерге Бауман урамы. «Татар ашлары йорты «на каршы ике катлы пулатта ул чакта ук кибет була. Бабам шунда баш приказчик булып, «йомшак алтын», ягъни затлы мехлар белән сәүдә итә башлый. Үпкәсе борчый башласа, төрекмән якларына. Ам>ләрья буйларына кымыз эчәргә баргалый. Аннары өйләнеп жибәрә. Беренче батасы, минем әтием Габделбарый 1914 елда, аннары әтиемнең бик яраткан сенлесе Марзия апа туа. Тукай урамында, трамвай тукталышы белән янәшә генә, аскы каты таштан, өскесе юан бүрәнәләрдән салынган җыйнак кына ике катлы йорт бар иде. Ялгышмасам, бу иортнын аскы катында 17 нче аптека иде. Бу йорт—Хәсән бабамнын ое Бай, җитешле тормышта яшәгән булсалар кирәк. Әтиемнен. «асраулар, ои хезмәтчеләре тоттык, әтине эшенә пар ат җиккән тарантас белән килеп алаларые». дип сөйләгәне хәтеремдә. Хәзерге кари «Волга» дип укыгыз! Бик укымышлы, кешеләргә бик шәфкатьле, бик юмарт бабам утыз сигез яшендә, һаман да шул үпкәсе шешеп, шушы йортта вафат була. Шундый бай башы белән ана ярлы кызы димләмәгәннәрдер инде, хатынлыкка ярлы кызы алмагандыр. Бай кызлары бит алар баилыкнын кадерен белмиләр, аларга булган байлыкны әрәм-шәрәм итү генә хас. Бабамнан өелеп калган мал- мөлкәтне бүлешергә «Жәнбәт җәвере—җиде табын» варислары күп табыла Алай да, арада аек акыллылары да булган икән Мал бүлешеп күп тарткалашсаң, Бауман (ул чактагы Проломныи) урамындагы кибетнен дә кулдан ычкынып куюы бар. Нәселгә яг. чит затларны кертү дә мәслихәт гамәлләрдән түгел. Әллә нинди бозык затларга тап булуын ихтимал Ә бабамнын утыз ике яшьләрендә тол. ике канатсыз калган хатыны, минем әбием Васфикамалны тиз генә арада янә икс канатлы итәргә кирәк Дүрт яшьлек улы Барый, ике яшьлек кызы Марзия бар-барын Әмма аларнын ни комачавы?! Малын мул икән, балалар йөк була димени ” Жәнбәтлеләр- бабамнын туганнары, ике бала белән ншьли тол казган киленнәрен тиз генә Ярулла абыйга кияүгә бирәләр. Бабамнын туганнан туганы була ул Мина сөйләүләре буенча, Ярулла абый бик мут кеше булган Ырынбур ягыннан атлар да. сарыклар да китереп саткан Сыраны да мичкәсе белән эчкән, марҗалар белән дә гүләйг иткән, акчага кәрт тә уйнаган Бер гиен акчасыз йөргән чаклары да күп булган, Ырынбур якларыннан чабыш атлары китереп саткан, бай чакларында артыннан ияреп йөрүче хәер сораучыларга вак көмешләрне учлап-учлал га сипкән. Юкса, аны «Йомшак алтын* кибетендәге баш приказчик урынын саклау, мал-мөлкәтне тагын да арттыру нияте белән өйләндерәләр. Кая ул?! Мондый байлыкка чумгач. Ярулла абын гүләйт игүдән айнымый Өстәвенә, нәкъ ике елдан сон әбием Васфикамал кинәттән вафат булып куя Ярый абыйны балдызына, ягъни әбиемнен бертуган сенлесе Бибикамалга өйләндерәләр. Төп максат—нәселгә ятларны кертмәү «Йомшак алтын» кибетен кулдан ычкындырмау Ярулла абый белән Бибикам&т апа никахыннан Әнвәр абый белән Рауза апа туалар. Хәзер барысы да мәрхүм инде. Кеше баласы кемгә хаҗәт? Тукай урамындагы әлеге асты таш. өске каты юан бүрәнә йортта әти белән анын сенлесе Марзия апага урын калмый. Аларны приютка илтеп тапшыралар. Әтием приютта танылган шагыйребез Мөхәммәт Садри белән бер бүлмәдә торган Бу 1922-1926 еллар. Әтигә ун унике яшьләр. Алар икесе дә шигырь язганнар Бу ике «өметле яшь шагыйрьләр* янына Һади Такташ килеп йөргән. Аларга куен дәфтәрләре, карандашлар биреп китә торган булган һәр килгәнендә малайларга берәр бөтен ак ипи дә кыстырып килгән Ашау ягы приютта бик кысынкы иле. дип сөйләр иде әтием. Әти белән Мөхәммәт абый гомер буе бик дус яшәделәр Без Лобъязда торганда, әти районның «Колхозчы» газетасы редакторы иде. Мөхәммәт абый безгә бик еш кунакка кайта. Йә булмаса, тарантас жигеп, Казанга үзем килеп алам. Мөхәммәт Садриларга үзебез дә кунакка бара идек. Инде мин әдәбиятка килеп, байтак кына китаплар чыгаргач та, Мөхәммәт абый миңа исем-фамилиям белән дәшмичә: «Барый улы, балачак дустымның малае»— дип йөртә иде. Тормышның көлкеле ягы күп анын. Әтиләр торган приют хәзерге Горький паркы каршындагы кызыл кирпечтән салынган зур йортта булган. Ул бина хәзер дә исән, хәзер анда хәрби госпиталь. Берараны бу йорт Татарстан коммунистларыны ң Югары мәктәбе дә булып торды. Житәкче урыннарда эшләргә гыйлемең саерак дипме, әтине шунда укырга жибәрделәр. Үземә әни табу тарихымны алда язармын әле. Әни белән икәү шунда без әтинең хәлен белергә киләбез. Әни күчтәнәчкә күкәй пешереп. Казан кабартмасы сатып баргандыр инде. Әти безгә бер капчык сохари киптереп куя. Үзләреннән калган ипи сыныкларының бер телемен дә әрәм итми. Ул чорларда ни дәрәжәдә яшәү, тереклек итүебезгә үзе бер шәрех. Әти безгә нәкъ менә приютта үзләре яшәгән бүлмәгә туры килүе турында сөйләгәнне. Хәл белергә Мөхәммәт тә килеп китә, приютта бергә яшәгән егерменче елларны бик рәхәтләнеп искә төшереп утырабыз, дигәние. Кайчакларны, тырнак астыннан гел кер эзләгән кебек, ул заманның тетмәсен тетеп салабыз, әмма бу власть яшь буын, балалар турында нык кайгырткан. Приют яшеннән чыккач, әтине ФЗОга (фабрично-заводское обучение) күчереп, трамвай йөртүчелеккә укытканнар. Аннары ул Казан урамнарын дер селкетеп трамвай йөрткән. Төнге сменаларда трамваен чабыш аты кебек «камчылаган». Бар хутына жибәрсән, трамвай ул самолет урынына оча, дип сөйләрие. Очар инде бар, рельстан чабучы машина! Аларын инде энекәшләр белән бер-беребезгә күз кысышып кына тыңларыек. Казан урамнарын дер селкетеп трамвай йөрткәндә, аны комсомолга алганнар, педучилишега керткәннәр. Аны тәмамлагач, мин туачак Дөбъяз районы Кече Кавал авылы җидееллык мәктәбенә директор итеп җибәргәннәр. Шунда ул әнием Шәрәфелбәнат белән танышкан. Әнием бик чибәр булган. Бу юлларны мин үземдә сакланган фотоларга карап язам. Ул Мәскәүдә яшәгән. Кистергән чәчле, шул заман модасында, бик затлы киемнәрдән. Әтием фатирга төшкән урта хәлле агайны н кызы, җәйге ялга авылга кайткан булган. Әтием белән шулай танышканнар. Башта ук шуны искәртеп куйыйм әле. Әтием совет үстергән, аның кырыс вә сыйнфы й тәрбиясен алган, җаны- тәне белән советка бирелгән зат иде. Анын яраткан җыры: Итек, шинель, фуражканы Без киябез бит аны. Яшәсен совет власте. Без сөябез бит аны! Сикереп менә, сикереп төшә Кызылармиец атларга. Бүгеннән үк чыгып китәм Совет илен сакларга— иде. Башыннан фуражкасын төшермәде. Кибеттә булмаса, тектереп киде. Хром итектән башка аяк киемен танымады. Кышын фетр, җәен хром итек киде. Тормыштагы көндәлек кимчелекләрне дә. хәерчелекне, нигә тотынсаң, шул нәрсәнең җитешмәвен дә ул власть гаебе итеп түгел, ә урындагы җитәкчелекне ң булмаганлыгы, үз эшләренә салкын каравы итеп кабул итте. Безгә дә—балаларына—шулай дип аңлатты. Коммунистлар партиясенең ялкынлы пропагандисты булып яшәде һәм шулай үлеп тә китте. Әнием мандолинада уйнаган, матур тавыш белән җырлаган Мина авырлы чакта, балама киертермен дип, йоннан бик матур күлмәкләр бәйләгән, чиккән Нигәдер, күнеле сизепме: Биек тауларнын башында Бригадирлар жир бүлә. Бик яратып сөйгән ярлар. Йә аерыла, йә үлә,— дип җырлый торган булган. Матур итеп чиккән күлмәкләрен, йомшак йоннан бәйләгән кофталарын мина киертеп шатланырга, мине кулларына алып үчти-үчти итәргә насыйп булмаган шул бәгыремә Байтак еллар узгач, туганнарым мина анын тагын бер җырын җиткерделәр. Үзем жылыйм. үзем җырлыйм. Үзем карлыган җыям Эчем тулы утлар яна. Яшьлегем белән түэәм,— дип җырлаган ул. Үләсен, мине ятим калдырасын сизде микән аллә җанашым. алтын алмам'* «Әни!» дип әйтәсем, берәрсенен җылы кочагына барып сыенасым килгән минутларым күп булды тормыш юлымда. Болай була ул. Бу кадәресен. бераз үсә төшкәч, мин әтидән бәйнә-бәйнә сораштым 1937 нче елнын кышы бик холыксыз килә. Инде декабрь уртасы, әле кар күренгәне юк. Салкыннар еш кына егерме-егерме биштән остә булып ала. Юлга чыгыйм дисән. ни арба, ни чана җигешле түгел. Минекеләр бәбәй көтәләр. Декабрьнең шундый шыксыз бер кичендә, әнием тулгаклый ук башлый. Әти—коммунист, мәктәп директоры Авылның ин алдынгы карашлы кешесе. —Беренче һәм көтеп алган баламны кендек әбисе ярдәмендә тудырып торырга! Мин, коммунист башым белән'—дип ишек алдына арба җиккән ат белән кайтып керә. Аяк атлый алмаслык катлак. дангор-лонгыр дип тормый Әнине, бездән унике чакырымнардагы Мәмдал участок больницасына алып чыгып китә Дөрес, арба остенә калын итеп йомшак печән түшәгәннәр, калын киезләр салганнар. Әнине дә җылы толыпка төреп утыртканнар Әмма алар басу капкасын чыгуга карангы төшә Декабрьдә коннен озынлыгын үзегез беләсез, нибары бер карыш Алар артыннан ук котырып буран чыга. Алар адашалар Ул елларда Ильич утлары юк бит әле. Төннәрен, авылдан читкә ике адым китү белән, адашасын. Әтием, атын йөгәненнән җитәкләп. Мәмдәлгә тан алдынна н гына килеп керә Ачы тулгаклары килгәндә, юлда әнием карга да төшеп-тешеп утырган булырга тиеш Әти адарын ук әйтмәде Бу кадәресе—әбием фаразы. Мин туганмы н Шыр кычкырып килеп чыктын якты дөньяга, улым,—дип әти сөйләде Әмма больницада бик салкын булган. Бүлмәләренә ягылмаган Мин тугач, әти әнине кире алып кайтып киткән. Кышның бу чорында авыл җирендә дә җылы почмаклар аз була Мин яхшы хәтерлим, без үскән чорларда да. ин җылы иген яккан өйләрдә дә. иртәнгә чиләктәге су чырый торганые. Авыл җирендә ин җылы җир-җылы итеп яккан мунча. Дер-дер килен калтыранучы әниемне Габдрахман бабамнын ак мунчасына кертеп салалар Шунда, температура—ут эчендә, биш көн ята ул Хәзерге заман булса, көчле антибиотиклар кадап, терелеп тә киткән булырие. бәгыркәсм Алтынчы көнендә генәанына килә " -Баламны кнтерегез.-ди Китерәләр Биләуяән чишегез, ди Чишәләр 5. .к У• м —Иреннәремә якын китерегез. Үбеп үлим,—ди. Китерәләр. —Балама күкрәгемне каптырыгыз,—ди. Каптыралар. —Бик якты хыяллар белән күгәргәнием сине, балам,—дип башымнан сыйпый.—Үләм, бәхил бул! Дөньялыкта бәхет белән, дәрәжә белән яшә!— дип авыр тын ала.—Баламны ташлый күрмәгез!—дип пышылдый да, җан бирә. Мин һаман да имчәк кабып ятам икән әле. Әнием җан биргәндә,умарта корты, елан чаккандай, кинәттән чыр итеп елап җибәргәнмен. Әнием кая, нигә мина ими бирмисез дигәндәй, сыным катканчы елаган чакларым күп булгандыр инде. Аларны кем санап, кем исәпкә алып торган... Ал булганчы, гөлләр булсам, Сулар сибәрләрме. Сабый чакта үлгән булсам. Сагынып сөйләрләрме,— дип тә җырлыйбыз бит. Әнием исән калган булсачы... Ә Тәнребез башкачарак күрсәтмә биргән шул. Юк, хәерлегә юрамыйм мин моны. Әнием исән калсын иде... —Улым, әниеңнән алты көнлек кенә калсан да, алай елак бала булмадың,— дип, әтиемнең күп тапкырлар сөйләгәне булды. Ул бит мәктәп директоры, гел мине карап утыра алмагандыр. Ә менә бабам Габдрахман белән дәү әнием Маһруйбикәгә эләккәндер. Мин көйсезләнгәндә, ими сораганда кая керер җир тапмаган чаклары күп булгандыр. Җитмәсә, әнием мәрхүмә булгач, дәү әтием, дәү әнием белән әтием арасында кискен конфликтлар башлана... Дәү әнием урта бармак буе гына вак куыклар, ягъни шешәләр табып алган. Менә шуларга кәжә сөте салып, икесе дә икешәрне култык асларына салып тоталар икән. Кайнар да түгел, салкын да. Нәкъ менә кеше тәне температурасы. Мин елый, ашарга сорый башласам, авызына имезлек куеп, шул шешәне каптыралар икән. Салкынны каптырсаң, мина салкын тиюе бар. Кайнарны бирсән, авызым пешәр. Дәү әнием Маһруйбикә белән дәү әтием Габдрахман бер ел тулганчы мине шулай караганнар, авызымнан әлеге татлы шешәләрне өзмәгәннәр. Витамин-мазар җитешмәүне булдырмас өчен пешкән дөге, пешкән солы суы эчерткәннәр. Эчең катса, кара җимеш суы, эчен борса, шундук шомырт суы эчертә идек, дип сөйләрләрие . Ана сөтен бер тапкыр да татып карамагач, ничек рахит булмады икән мина, дип тә уйлаганым бар. Болай хасиятләп карагач, ничек булсын инде ул рахит? Төнге йокыларын калдырып, мине туп кебек түгәрәк итеп тәрбияләгән дәү әтием Габдрахман белән дәү әнием Маһруйбикәгә мен-мең рәхмәтле мин. Әмма аларны исән чакларында бер әчмуха хуш исле һинд чәе, бер кадак татлы мармелад белән сыйлый алмавыма үкенәм. Чал чәчемне уып үкенәм шуна, гәрчә гаеп миндә булмаса да. Сәбәпләре бик зурдан анын. «Тормыш якасыннан алып, инәсен ормыш», дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул инде. Дәү әнием Маһруйбикә дөньянын бер чибәре булган. Аларын миңа күрше карчыклары әйтә иде. «Чибәр хатын тоттым, яхшы ат җиктем, улым, син дә мина охшарга тырыш»,—дигән сүзләрне исә ничәмә тапкырлар дәү әтием Габдрахманнын үз авызыннан ишеттем. Эт каешы Б ик еш күрсәтте мина бу тормыш азау тешләрен. Үз ихтыярымнан башка, нарасый хәлемдә кулдан-кулга, өйдән-өйгә күчеп йөрүләр аеруча күңелсез көннәр булып истә калган. Шундый бер эпизод бүгенгедәй күз алдымда. Сугыш алды еллары инде бу. Мина яшь ярымнар, ике яшьләр булырга тиеш. Без Дөбъяз районы Иске Көек авылында яшибез. Ул елларны укытучыларны авылдан авылга, районнан районга бик еш күчереп торалар иде бит. Әтине мәктәп директоры итеп шушы авылга күчергәннәр Маи-июнь айлары булса кирәк, бик матур кояшлы кон Мин туп кебек түп-түгәрәк малай, бик кыенлык белән генә тып-тып басып, өйалды баскычыннан жиргә төш.мәк булам. Кулымда—өстенә вак тоз сибелгән ипи кыерчыгы. Аста, җирдә, җылы, тәмле сөт белән тулы җилене җиргә тияргә торган карт кәҗә мин төшеп җиткәнне көтә. Минем кулдан ипи алырга өйрәткәннәр аны Бу акыллы жаннын ап-ак бодрә йонлы ике бәтие янында ук. Алар минем көндәшләрем Әмма мин җиргә төшеп җитеп, кәҗәгә ипи кыерчыгын каптырам да. җылы сөт тулы имчәкләрне эләктерәм Рәхәтләнеп, җиргә ятып имә дә башлыйм Авызыңны ачып торсан. имчәкләрне бөдрә йонлы бәтиләрнен эләктерүе бар Шунда, баскыч төбендә үк ниндидер ике хатын да бар. Кемнәрдер инде алар' Мине сөяргә кергән күрше хатыннарымы, әллә башкалармы? Батист яулыкларының бер чите белән күзләрен сортә-сөртә, авыл хатыннары тын гына елыйлар. —И-и. балакай, и-и бәхетсез нарасый!—дип кабатлыйлар —Әнисе исән булса бу баланын!.. Минем аларда эшем юк. Мина шундый рәхәт, авызым тулы җылы сөт Мина бүтән берни кирәкми. Кикерә-кикерә имәм. Дөнья матур, лөнья кин Миннән күреп, карт кәҗәнең ике бәрәне лә бер имине эләктермәкчеләр Мин инде усалланып беткәнмен, тегеләрне этеп кенә жибәрәм Ә кәҗәкәй, изге жан, мин анын сөтен имеп туймыйча, баскан җиреннән кузгалмый. Шулай өйрәткәннәрдер инде Бераздан имүемнән туктап, кәҗә астыннан башымны чыгарып, елап торган хатыннарга гаҗәпсенеп карыйм. Ни дип елый икән бу бичаралар? Ни җитми икән боларга? Өнә. көн нинди матур Кояшлы... Кан тартмаса, жан тарта дигәндәй, беләсезме, миндә, гомумән, кәжатәргә карага тирән туганлык хисе бар Аларны туганнарымдай сөясем, ипи катысы белән сыйлыйсым килә Көтүләренә кушылып, текә тау битләренә үрмәлисем килгән чаклар да була Кәҗә асраганыбыз юк. Асрасан. суярга туры килүе бар. Ал арга мин пычак күтәрәмме сон? Аллам сакласын! Тормыш ана хәтле дә ал да гөл булмагандыр Әмма бер яшь тулгач. күрә башлый минем башкайлар күрмәгәнне Дәү әтием белән дәү әнием мине «Әти кәкәй!* дип әйтергә өйрәтәләр. Әти исә: «Дәү әти. дәү әни кәкәй'- дип әйтергә өйрәтә. Дәү әтием Габлрахман белән дөньянын бер чибәре дәү әнием Маһруйбикә, әниемнең кырыгы узу белән: — Барый кияү, син әле бик яшь Янәдән өйләнерсең, яна гаилә корырсын. Балаларын тагын булыр Альбертыбызны безгә бир Кызыбызның төсе бит Үзебез үстерик,—дип. әтидән мине сорый башлаганнар —Кышкы катлакта җәһәннәм астындагы урыс бүлнисенә чыгып китеп, мәк чәчәгедәй балабызнын башына житген, -дип тә ычкындырганнар бугай. Тормыш булгач, бер-беренне гел мактал, башыннан сыйпап кына тормыйсын шул Колачын җәеп, мине кочарга килгән әтиемә —Әти кәкәй!—дип әйткәннәрем хәтеремдә. Әти мине кемгә дә булса бирәме сон. жүләр! Бала жанлы зат иде ул Туган-тумача дигәндәй, гомеренен сонгы көненә хәтле җанын бирергә әзер булды Ир кеше хатынсыз тора алмый Әниемне җирләп, кайгылары бераз сүрелгәч, бер апага өйләнеп караган ул Аны күрше Чуваш иле авылыңдагы мәктәпкә күчергәннәр, хуҗасыз йорт биргәннәр Өйләнеп җибәрү белән приютта калган сенлесе Марзия апаны, әни бер. ата башка туганнары Әнвәр абый белән Рауза апаны алып кайткан. Минем белән дүрт бала, әти белән бишәү без. Мондый ала-кола төркем белән кем, нинди хатын торсын, егетләр, үзегез уйлап карагыз. Асия апа безне ташлап кача. Институтта укып йөргән елларны мина Ташкент якларыннан бик жылы хат килде. Асия ападан иде ул. Бездән котылгач, Ташкент якларына киткән булган. Шунда бик әйбәт кешегә тормышка чыккан. —Альберт, улым, мин сине үз балам кебек яратканыем. Менә хәзер дә оныта алмыйм. Бу турыда тормыш иптәшем Шәүкәт абыеңа да елый-елый сөйләгәнем бар. Бер җаен табып, берәр айга туры үзебезгә кунакка килеп чык. Өс-башынны да карап җибәрербез. Тормышыбыз җитешле. Сине бик күрәсем килә,—дип язылганые ул хатта. Мәктәп директорынын эше тавык чукып бетерешле түгел. Бигрәк тә безнен әти кебек эшенә муеннан чума торган кешенең. Әти мәктәптә чакта ат белән килеп, мине дәү әти белән дәү әни урлап китәләрие. Берәр атнадан, үзе белән участковый Хәбри абыйны да ияртеп, әти мине менеп ала. Анарчы мине янәдән: «Әти кәкәй!» дип әйтергә өйрәтеп куялар. Дәү әтиемнең кызы өчәү—олысы Рәбига апа, аннары Мәрьям апай һәм минем мәрхүмә әнием Шәрәфелбәнат булган. Рабига апаларның Яна бистәдәге өйләренә институтта укыган елларымда, татарда ин затлы ризыклардан саналган әлбә ашарга барып йөри идем. Сугышны без, әти фронтта йөргәндә, Ташлы Кавалда уздырдык. Сугыштан сон, әти Дөбъяз райкомында эшли башлагач, безне үз янына алдырды. Бу— 1948 нче еллар. Мина унбер-унике яшьләр. Кече Кавалда дәү әтием Габдрахманнын барын мина оныттырганнар инде. Үз әниемнең үлүе турында да сүз кузгаткан кеше юк. Безгә, Дөбъязга Кече Каваддан бер матур гына карт килеп йөри. Әни аңа бик ягымлы карый. Күкәй тәбәсе кыздырып, чәй куя. Әти аны үз авылына—Суыксуга җиткәнче ат белән озаттыра. Миннән! Бик сәер карт бу. Кече Кавалдан безнен Дөбъязга чаклы унсигез-егерме чакырымнар араны аягына чабата киеп килә. Дөбъязга, район үзәгенә керер алдыннан гына чабатасын салып, аягына штиблет кия. Чабатасын әрекмән арасына яшерә. Мин аны, тарантас җигеп. Суыксуга кадәр озатканда, әлеге карт, авылны чыгу белән, атны туктата. Йөгереп кенә әрекмән арасына кереп китә, аннан чабата киеп чыга, штиблетын төенчегенә төреп тыга. Мин әзрәк сизенәм, гади генә бер карт түгел бу бабай. Югыйсә, әти аны озатып куярга атын бирмәс иде. Бабай тарантас түрендә, ә мин, күчер буларак, козлада. Кулымда дилбегә, камчы. Унбер яшьләремдә генә булсам да, атны җилле тотам. Шулай сүз куешканнардыр инде. Шунда әлеге матур карт, улым, мин синен дәү әтиең, дип ник бер сүз ычкындырсын. Ничек йөрәге түзгәндер, җанашым. Алай да, вакыт-вакыт үрелеп, аркамнан сөеп куяр иде. Шулай да сизә идем, бу сөйкемле карт безгә кай ягы беләндер бик якын җан. Шулай булмаса, әти үзенен кара айгырын бирер, бар! Шунда сон, дәү әтием, җанашым, мин бит барын да беләм. шулай кирәк булгач нишлим сон, дип ник бер кочып алып, чал сакал баскан битеннән суырып үпмәдем икән, дип хәтта бүген дә бик үкенәм. Үзем дә оныклар үстерә башлагач, дөньяга карашлар үзгәрде... Ләкин кул чабудан файда юк, поезд инде күптән китте. Үкенечләрдән, үкенечләрдән, үкенечләрдән тора узган гомер. Бәлкем һәркемнеке дә алай түгелдер ул? Ә минеке шулайрак... Ләкин сагынычлы үкенечләрдән. Әниемнен уртанчы апасы Мәрьям апа һәм аның ире Кәшиф җизни Мәскәүдә кибет тотканнар, алтын беләнме шунда, алка-йөзек, балдак- беләзекләр беләнме сәүдә иткәннәр. Балалары булмаган. Боларның гозер- тәкъдимнәре бөтенләй реаль җирлектә. —Барый, җыйган малыбыз чутсыз. Ятларга калмагае дип кайгырабыз. Балаларыбыз юк Бир безгә Альбертыбызны уллыкка Безгә зур юаныч булыр Сина шуны документлап ышандырабыз баланы карап үстерербез, укытырбыз. Бар мал-мөлкәтебезне ана яздырырбыз. Егерме яше булгач әйтербез: «Базакаем, син безнен улыбыз түгел. Әниен мәрхүмә. Әтиен исән. Бар. бәхетлебез. алдагы көненне үз әтиен белән күр Картлыгыбызда безне дә ташлама».— диярбез Габделбарый, хөрмәтле киявебез, зинһар, бир бу базаны безгә Үз каныбыз бит, бертуган, бер карында яразган сеңзебез базасы!—дип ялынганнар. Әти бирәме сон?! Әти мәктәп эшләре белән мәшгуль булып йөргәндә Мәрьям апайлар да мине Мәскәүгә өч-дүрт тапкыр урлап киткәләделәр. Әти. җанашым, мине аннан да барып алып кайта. Анын үзенә дә азе нибары егерме өч яшь кенә Поездда кайткан чакта әтинен: —Улым, Мәскәүгә. Кәшиф җизниләренә бүтән китмисенме инде'.’—дигән соравына: —Трактор алып бирсәң, китмим,—дип шарт куеп утыруларым хәтеремдә. Ул чорларда трактор районга берәү Малаи-шалаинын аннан да ныграк исен китергән нәрсә юк инде авыл җирендә. Гөрелтәве генә ни тора Ян-якка, әйләнә-тирәгә нинди тәмле әчкелтем ис тарата. Ә кузгалып китсә, аяк астында җир дер селкенә. Бер сүз кузгаткач, әйтеп бетерим инде. Йөз дә ике яшьләрен тутырып, Мәрьям апаны Яна бистә зиратына быел гына җирләдек азе Мине үз улы итәргә бик теләгән беренче ире Кәшиф җизни сугышта югалды. Яралыларны санигар поездында Мәскәү белән Ленинградтан Ташкент госпитальләренә ташыган. Сугыш башлангач, эвакуация белән Мәрьям апада Казанга кайткан Кәшиф жизнинсн поезды бер тапкыр Казан аша узган. Яралыларны бушатырга Казанга кайткан Кәшиф җизни хатынын күрергә бер сәгатькә пропуск алган Адрес буенча Мәрьям апа фатирын эзләп тапкан. Килсә, ишек бикле Мәрьям апа хәрби заводта эштә Кәшиф җизни кире вокзалга йөгерә Килсә, состав кузгалып киткән. Саратовта гына үз составын куып җитә ул. Әмма анда аны дезертир дип. «тройка» кулга аза Хәрби чор. вак кына җинаять өчен дә беркемне дә кичермиләр, берәүгә дә ташлама да. шәфкать тә юк. «Тройка» Кәшиф җи знине атарга дип хөкем чыгара Жизни бит поездын куып җиткән Шунын өчен генә нүжәли атарлар икән? Хәрби трибуназ архивы аша тикшерттек. Трибуназ ана амнистия ясап, хөкемен егерме биш елга катырган. Себергә озаткан Егерме-унбиш елга карторгага хөкем ителүчеләрне Свердловекида җыеп алганнар да. алгы сызыкка, штрафбатка озатканнар Кәшиф җиэнәбез шунда хәбәрсез югалган Мин инде тел бистәсенә әйләнеп барам. Әмма алегә әни юк Әти өйләнеп кенә җибәрә алмый. Бер авызы пешкәч, шикләнә торгандыр Артында озын койрыгы, ике яшьлек дегет чиләге булганга, ана иргә—кияүгә бик атылып та тормаган нардыр. Коммунист, мәктәп директоры башы белән, әтиемнен дә теләсә кемне аласы килмәгәндер Безнен Жәнбәтләр нәселеннән әтиемнен әтисе Хәсән бабамнын энесе Галимҗан абый Ташкент тирәсендәге бер заставада командир иде Ул бик каһарман кеше булган. Басмачылар белән аяусыз көрәшеп күп орденнар алган Мина ике-оч яшьләр тирәсендә Галимҗан абыйларга кунакка барлык Үзе гаскәре белән тау араларында чик бозучыларны аулап йөргәндә, басмачылар заставага һөҗүм итеп, анын хатынын, кы зын суеп чыкканнар Галимҗан абый мине алдыннан төшерми Бүгенгедәй хәтеремдә, чалт иткән кояшлы мәйдан Бездәгечә бүрәнәдән бурамаган, базчыктан сылаган өйләр Галимхан абый баш өстенә җәймә корган, тал чыбыктан үргән креслода утыра. Жәймә күләгәсендә кояш ул кадәр кыздырмый, түзәрлек. Мин Галимхан абый алдында карбыз ашыйм. Монарчы күргән нәрсәм түгел, бик ошады ул мина. Биленә озын кылыч таккан бер кызылармеец башта безнең янга авызлыгын чәйнәп торган кара айгыр алып килде. Ана атландырып, мине бер түгәрәк әйләндерде. Әнисез үсеп, кулдан кулга ияреп, мин эт каешына әйләнеп беткәнмендер. Куркып тормадым, айгырга шундук менеп атландым. Кызылармеец аннары ап-ак ат альт килде. Аңа атланып тагын бер түгәрәк әйләндек. Аннары баскан җирендә биеп торган бер алмачуар айгыр алып килделәр. Ана да атланып карадым. —Улым, айгырларның кайсын ошаттың?—дип сорады Галимҗан абый. Башта мин: —Өчесен дә!—дидем. —Оһо! Зәвык бар синдә!—дип көлемсерәп куйды Галимҗан абый. Аннары мин алмачуар айгырга төртеп күрсәттем. —Улым, алмачуар айгыр—синеке!—диде командир абыебыз. Галимҗан абыйда кунакта без ун көннәр генә торганбыздыр. Мине көн саен атка атландырып йөрттеләр. Күбенгәнче карбыз-кавын ашадым. Берничә көннән Галимҗан абый да мине әтидән уллыкка сорый башлады. —Барый энем! Син бит минем якын туганым. Без—Жәнбәтнекеләр. Бир мина уллыкка шушы малайны. Мин аннан бер дигән Кызыл Армия командиры ясыйм. Командарм Котовский, Маршал Тухачевский итеп үстерәм! Галимҗан абый мине кулларына күтәрде. —Йә, егетем, минем улым буласынмы? Мин инде андый хәлләргә күнеккән. Шундук спекуляция юлына бастым: —Кылычыңны миңа бирәсеңме? —Бирәм! Мә, так! —Револьверчыңны да бирәсеңме? —Бирәм. —Алай булгач, булам синең улын! Бу минутларда әтием ничек түзеп утыргандыр? Мин-хыянәтченең колак төбенә ничек берне тамызмагандыр? Аңа карап әти мине калдырмады. Галимҗан абый күп күчтәнәчләр биреп, безне поездга озатты. Вагонга керер алдыннан мине кочагына алды. —Әтиең калдырмый, бирми бит. Юкса, үзеннән бер дигән кавалерия генералы ясый идем инде. Алай да исән-имин үсә күр, шайтан малае. Күргән хәтле арада да күңелемне бик юаттың. Гомер онытмам инде сине,—диде. Вагонга да үзе күтәреп кертте. Әтине хатынлы иттем М ин һаман әнисез бит әле. Монын нинди зур фаҗига икәнен миндәй әнисез калган нарасыйлар гына белә булыр. Шушыны раслау өчен бер мисал китерәм әле. Укучыларыма гыйбрәт өчен. «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт—нефть төбәге буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән елларымда, Алабуга балалар йортына, ягъни шул ук, әлеге дә баягы, детдомга, приютка барып чыктым. Бу чорларда сүзем үтемле агай бит инде мин. Ятим балалар янына ничек инде буш кул белән керәсең? Дипломатыма күп итеп конфет-печенье, өреп тутыра торган шарлар, куыклар алдым. Башта ук әйтеп куйыйм, «детдом», «приют» дигән сүзләргә мин хәтта бүген дә бераз шикләнү белән карыйм. Чөнки әтиемнең ата-ана назына, балам, дип иркәләү-сөюенә ин мохтаҗ чаклары шунда узган. Балалыгымның бер чатаграк чорында үзем дә чак кына эләкми калдым. Алла саклады инде... Барып кердем. Бүлмәләр буенча йөртатәр мине, корреспондентны. Жәннәт эчендә яшиләр биредәге балалар. Һәр бүлмәдә идәндә дә. стеналарда да затлы келәмнәр! Бүлмәләрдә заманча җиһазлар, телевизорлар Ашау-эчү, ризыкларның затлы булуы турында сөйләп тә торасы юк. «Әкият бүлмәсе— чын әкият дөньясы! Ата-анаты балаларга мондый рәхәт тәтиме икән але? Батазармын әле берсен, әле икенчесен алдыма атып сөям Матурлар, көрләр, чисталар. Мина алар биргән, атлымны күмгән конфетлар минекеннән дә затлырак, кыйммәтлерәк, тәмлерәк. Әмма менә ни хикмәт, атдыма кайсы баланы алсам да, мангаема төбәп —Абыем, син кемне алырга килдең? Кемнен әтисе син?—диләр. Мондый сорауга минем җавабым әзер түгел. Чөнки андый сорауны көтмәгәнием Аптырабрак, ык-мык торуымны күреп —Абыем, минем әтием бул! Абый, мин сине бик яратам Ат мине моннан'— диләр. Өч-дүрт яшьлек балатар болар Өс-башлары ат да гөл Торган җирләре, әйткәнемчә, җәннәт. Әмма адәм баласы өчен үз өен, үз куышын белән, ярлы-бетәшкән, очын-очка көчкә-көчкә ялгап яшәгән булса да. үз гаилән, үз туганнарын белән яшәү тиңдәшсез зур бәхет икән Ә мондый теләк бу бичаралар очен мәнге тормышка ашмастай хыял Менә шулай, җәмәгать, хәлләр. Кайсы баланы алдыма алсам, шунысы: —Син кемне алырга килдең? Минем әтием бул. мин сине бик яратам'— диләр. Бер генә малайны, йә кызчыкны алып китәргә дә булыр иле Бу турыда гаиләм белән дә сүз булганыс. Мина анда көләч йөзле, кысык күхте, бик матур вьетнаммы, кытаймы малае бик ошаганые Кочып-кочып алды инде муенымнан. Тәмам сырышты. Киткән чакта чак аерып алдылар Шул малайны алып кайтып, үз улым итеп үстерергә ният бар иде Әйе. берәр баланы алыр иден дә, алар бит анда йөзәү. Ил буенча Ил буенча күпме ’ Мин һаман әнисез әле. Бер авызы пешкәч, өйләнгән хатыны ташлап качкач, әти дә башлы-күзле булырга бик ашыкмый ахры Култык астына кыстырган портфелен бердә төшерми. Ә минем өзелеп әниле буласым килә «Күп балалы мәктәп директоры» дип даны чыккач, әти олы сенлесе Марзия апаны Казандагы тегүчеләр хәзерли торган училищега урнаштырып кайтты Кече сенлесе Рауза апаны кире детдомга илтте Янында унике-унөч яшьләрендә!е Әнвәр абыйны гына калдырды Мине карарга, яки мина бераз күз-колак булырга Мин дә усал, телгә дә бик оста Марзия апа белән Рауза апанын әйткәннәрен колагыма да элмим, тарткалашам, әрепләшәм, сугышам Бар сүзгә тыгылганым, чаманы белми күп сөйләшкәнем өчен мина шул чакта ук «дәү әти» дигән кушамат тактылар. Мин Әнвәр абыйдан гына бераз шүрлим. Чөнки ул кеше-кара күрмәгәндә генә минем маңгайга шундый каты итеп чиертеп ала. корт чаккандай була. —Әгәренки әләкли калсаң, «дәү әти», абый мәктәпкә төшеп киткәч, шушы нахал маңгаена тагын биш чикләвек кундырам, -дип кисәтә Приютта үскән, юньләп тәрбия күрмәгән бу хулиганнан тагын ни көтәсең? Ике дә уйламый кундырачак Әләкләшми идем. Өстәвенә, мин аны бик ярага идем Юк. Әнвәр абыйдан гына түгел, әтидән дә шүрли идем, чөнки ул. абау, кызу канлы кеше. Бер кызсамы?! И-их. малайлар, минем шулхәтле әниле буласым килә. Чөнки Әни заты бернинди долларлар, фунт-стерлинглар белән дә бәяли алмаслык олуг Бәхет ул! Моны өнисез нарасыйлар гына түгел, ана булу бәхетенә ирешкән әлеге изге затлар үзләре дә танырга тиешләр. Чөнки ул Әни заты һәркем өче н бер генә. Ә бер генә данәдәге теләсә нинди әйбергә бәя бирү бик кыен шу л Ана булу бәхетенә ирешүчеләргә бигрәк тә! Шушы алтын хакыйкатьне күпләр белми дә бугай Минем белән уйнап йөргән, борын төпләре куыклы, битләре чат кутыр. өс-башлары минекеннән дә шапшаграк малайларны әниләре ничек кочы п үпкәннәрен, һавада чөя-чөя, шап-шап сөйгәннәрен күрәм Ә мин кемнән ким? Нигә минем генә әнием юк? Бу турыда мин әтидән болайрак уйлана башладым. Инициативаны үз кулыма алырга да ниятем бар. Бу турыда чынлап торып уйланам, планнар корам. Ятим балага акыл да иртәрәк инәме сон? Инә-инә! Ятимлек бик авыр йөк ул. Без һәр көн иртән иртүк торып, әти, Әнвәр абый, мин өчәүләп мәктәпкә төшеп китәбез. Китмичә, мине кая куйсыннар. Өчәүләп бер буш йортта яшибез. Ул чакларда авылда балалар бакчасы юк. Әтидә портфель, Әнвәр абый кулында сумка. Бик сорагач, мина да йозагы ватык бер сумка табып бирделәр. Әтидән калышмыйм. Анынча кыланам. Урамда очраткан бар халык миннән кызык өченме: —Улым, әтиең кем синен?—дип сорыйлар. —Дилектор!—дим киерелеп. —Ә син кем? —Мин дә дилектор!—дим. Әти дә дилектор, мин дә дилектор,—дип раслыйм —Икебез да дилектор. Укыту сәгатьләре беткәнче мин көне буе мәктәптә «учительская»да буталам. Кайсы укытучы ияртсә, шуның дәресенә керәм. Әтинең: «Улым, беркая да китмә, мин дәрескә керәм», дигән сүзен еш ишетәм. Ул. директор буларак, укытучыларны ң дәрес бирүләрен тикшерергә керә бит инде. Эше, вазифасы шул. Әти авызынна н шул сүзне мин дә тулы мәгънәсе белән эләктереп алдым. Укытучыларны ң дәресләренә бик теләп керәм. Бераз рәсем ясап утырам, дәресен ошатмасам, чыгып та китәм. Ә еш кына, ике кулым өстенә башымны салып, рәхәтләнеп йоклап чыгам. Шунысы гаҗәп, мин йоклаганда, уяна күрмәсен дип, балалар класста тып-тын утыралар икән. Тагын шунысы гажәп. бу юлларны мин бераз уңайсызланыбрак, тартыныбрак кына язам. Мәктәпнең «учительская»сында көненә күп тапкырлар мине барысы да һавага чөя-чөя сөяләр. Мин ана күнегеп беттем. Менә шул чакта, барысы бер авыздан дигәндәй: —Карагыз әле, бу малайнын мангай чәчләре уелып кергән, зур үскәч язучы булыр бу!—диләр. Нилектән шулай юраганнардыр? Гажәп бит, әй! Ә мин ул чакта язучынын кем икәнен каян белим? Белсәм дә. бик кирәгие мина язучы булу. Галимҗан абыйлардан кайтканнан бирле, кайда бичәүкә, йә чабата киндерәсе күрсәм, шуны аркылы-торкылы тәнемә урыйм. Көне буена ул чуалып бетә. —Мин командир булам!—дим. Билемә Әнвәр абый ясап биргән агач кылыч тагып йөрим. Ә тәнемә портупея итеп аркылы-торкылы ураган киндерәләрдән әтием мине кичләрен пычак-кайчы белән кискәләп кенә арындыра. Кызыл Армия командиры була алмадым бит, әй, гәрчә кокарданы фуражка, галифе чалбар, шыгыр-шыгыр хром итек мина бик килешсә дә. Язучылык эшенә дә үзем дә сизми керешеп киттем шикелле. Ә профессиональ язучы дәрәжәсе алганчы һаш-хлорны, ягъни аш тозын күп потлар ашарга туры килгәндер... Әмма үкенечкә түгел. Ә мин һаман әнисез. Узган көзне әти директор булып эшләгән Чуаш Иле җидееллык мәктәбенә, Арча педагогия училищесын тәмамлап, озын толымлы бик матур апа килде. Өммегөлсем исемле. Ягымлы шундый. Озын толымнарын кулымда тотып, кыш эчендә анын алдында күп утырдым. Менә шушы Өммегөлсем апага кыш эчендә чынлап торып мәхәббәтем төште. Шушы апаны каерып алып әнием итәсем килә. Ләкин ничек? Нибары өч яшьлек ташбаш, яфрак колак башым белән менә шушы турыда иртә-кич тынмый уйлана башладым. Әтине ФЗОда укыткан чакта ук фоторәсемгә төшерү эшенә дә өйрәткәннәр. Фотосөючеләр түгәрәгенә йөргәндер инде Авыл җирендә бик тә кирәкле бу матур һөнәрен ул гомеренен сонгы көннәренә хәтле ташламады Фотоаппаратлары да күп иде Шул ике ярым, өч яшьләремдә төшкән фото сакланган, әй. Аннан мина кин мангайлы. бүрткән фасоль борчагыдай т>лы битле, жәлпәк борынлы, зәп-зәнгәр зур күзле бер малай карый Болай яшәү рәвеше начар булмаска тиеш анын. Башында бүрек, өстендә якалы пальто Тик шул зәп-зәнгәр күзләрендә генә тетрәндергеч сагыш, мон сизелә Әнисез булганга инде. Ай. бу әни дигән зат! Бер булмаса, долларга да азып булмый шул аны. Булганнарынын кадерен белегез, укучыларым1 1941 елнын бик матур кояшлы иртәсе, апрель ахыры, май башы Атлаган саен «дәрескә кереп» туйганмындыр. Мәктәп ишегаздынла уйнап йөрим Ишек төбендә генә янгынга каршы куелган су белән тулы зур гына агач мичкә. Малайлар ясап биргән кәгазь корабларны бу мичкәдә минем күп тапкырлар йөздергәнем бар Бу юлы. карасам, янымда гына, ямь-яшел чирәмлектә бик матур, берләре чуар-чуар. берләре сап-сары тавык чебешләре йөри. Мин боларны берәм-берәм сулы мичкәгә тутыра башладым Үзем исә «Йөзәләр! Йөзәләр»—дип шар ярам. Өч-лүрт көнлек чебешләр ничек йөзсеннәр инде? Алар түгел, аларны басып чыгарган чуар әнкәләре дә йөзә белми бит' Чебешләр шундук төпкә китеп баралар —Башын да бетмәде инде, тәре баласы, чукынган нәрсә!—дип. чебешләрнең хужасы Нуржиһан апа килеп җитте. Ул—мәктәптә җыештыручы Бер-бер усаллыгым тимәсә, алай дип үк каргамас иде Ачуын китергән чакларым булгандыр. Бер минут тиктормас бер шыптый малай идем бит —Йә, Ходаем! Йә. Ходаем! Күр инде бу бәлане'—дип. бот чабып еларга кереште Үземне дә мичкәгә генә саласы да. директор баласы бит Мин үзем әлегә берни аңламыйм. Аптырашта. Ни дип елый бу Нурҗиһан апа ’ Тавышка, дәресен ташлап, әти йөгереп чыкты Чыккан хутка ук мина указка белән берне сыптырды. Әйтәм бит. әти бик кызу канлы кеше иде Эшнен болайга баруын, дилбегәнең көпчәккә нык чорналуын сизеп, мин чаж—«учительская*га ычкындым Керү белән—чож өстәл астына. Анда эләксәм, мине эт өстереп тә таба алмыйлар Бу юлы әтине дә тыешлы түгел. Урындыкларны тибеп кенә очырып, өстәлләрне урыннарынна н дуылдагып күчереп, мине өстерәп чыгармакчы була Әмма тотарсын мине, бар Тотмый гына торсын әле! Чөнки өстәлләр астында рәтен-жаен мин генә белгән сукмаклар, лабиринтлар бар «Дәрескә керәм» дигәч тә. озын кышны шу 1 лабиринтларда уйна п уздырдым бит мин Өстәлләр астында аулак, мине беркем дә борчымый. Әмма бу юлы әтинен. жанашымнын. ачуы тәмам ташып чыккан •эләктерә калса, эш харап! Хәл критически ноктада. Шунла мин. егетегез, бер естал астыннан атылы п чыктым да: —Әни-и-и!—дип кычкырып, теге күптән күзем тошеп йөргән озын толымлы матур аланын муеныннан ике кулым белән кочып та алдым Эги мине җиңел генә йолкы п алырга, осгазгә сазын ярырга бик очынып килгәнне дә. «Әни-и-и!» дип кочып алган матур апам —Иптәш директор!—дип башлап, бик күп сүзләр әйтте Хәзер уйлыйм педагогика фәненең балаларга каршы физик коч куллануны хупламавын. Макаренконын -Педагогик поэма»сын. нәрсә ярамаганны балаларга тел белән ашатырга, төшендерергә кинәш ителгәнен, баланын нәкъ менә холкы формалашкан чорда физик коч кулланунын аны ручи яктан гарипләндерергә мөмкинлеген искә гошергәнлер ул сүпәр Бу матур апага мин исә салек булып ябыштым Үзе дә мине кочагына ныграк коча тоште. , _ -Бу олы юл юлбасары, чын бандит, тел белән әйткәнне ашый торган җанмы сон?—диде әти сукранып —Җыештыручыбыз Нуржиһаннын сигез чебешен сулы мичкәгә батырган бит!—Әти кулындагы указкасын өстәлгә ыргытты да, ишекне тибеп кенә ачып бүлмәдән чыгып китте. Әти дары булып кыза, әмма тиз кайтып төшә торган гөнаһсыз бер җан иде, җанашым. Бераздан ул янәдән әйләнеп керде. Ә мин әле һаман да матур апа кочагында. Әти хәзер йомшак тавыш белән: —Улым, әйдә, өйгә кайтыйк. Ачуым басылды инде. Нурҗиһан апаңны да ризалаттым,—ди. —Юк, кайтмыйм мин синен белән. Өйгә кайткач, син мине брезент каешы н белән ярасын. —Кит инде, улым. Кайчан ярганым бар инде? Ят кеше алдында гомердә булмаган хәлләрне уйлап чыгарма инде, зинһар! Гөлсем апаң безнен турыда әллә ниләр уйлап куяр. —Бер дә уйлап чыгармыйм. Сөтле чүлмәкне аударгач, әйбәтләп кенә ярдынмы? Ярдын. —Ул кичне сөтсез калдырдың бит. Ботка да пешерә алмадык. Бер-ике төшергәнмендер инде. Шуны да искә алып тормасан, улым. Үзендә бигрәк вакчыл инде. —Кул сәгатеңне өстәлдән төшереп җибәргәч, бирдеңме кирәкне? Шыр кычкыртып... —Ярар. ярар. улым. Бүтән бармак белән дә чиертмәм. Әйдә, өйгә кайтыйк. Синен белән генә түгел, өйдә синнән башка эшләр дә муеннан. Әйдә, киттек. —Әнием безнен белән кайтса гына кайтам. —Гөлсем апан синен әниен түгел, улым. Син аны унайсыз хәлгә куйма инде. Бераз байый төшкәч, җәйге ял акчаларын алгач, Мәмдәл базарына чыгарбыз да, күнеленә ин охшаган апаны сайлап алырбыз. —Мина беркем дә кирәкми. Менә минем әнием. Син минем әнием бит?— дип эндәштем кочагында утырган матур апага. Матур апам да, әтием дә бик унайсыз хәлдә—аптырашта... Минем аларда эшем юк. —Менә минем әнием. Мин аны үзем таптым,—дип. Өммегөлсем апага сыенганнан-сыена гына барам. —Әнием кайтмаса, мин да кайтмыйм. Аның белән калам. Шулай бит, әнием? Башка чакта сүзгә кесәгә керүчеләрдән түгел иде әтием. Бу юлы ул да тамак кырудан ерак китә атмады. Баскан җирендә таптаныбрак торды да: —Кич педсовет бит әле бүген. Мин өйгә кайтып тиз генә ашарга әзерли торам. Алайса, бергәләп кайтыгыз. Бездә кунак булырсыз. Көтәм,— диде.— Сез, иптәш Кәримова (монысы әниемнең фамилиясе), гафу итегез инде, әнә шундый беспардонный бала булып үсеп килә бу малай. Сез физик көч кулланмаска киңәш итәсез. Аны гуры юлга чыгару өлкәсендә брезент каеш белән булмаса, тал чыбыгы белән бер яхшы гына ярсан, бер дә зыяны булмас иде. дип саныйм. —Тал чыбыгы, имеш! Фу! Кит әле!—дип, мин дә сүзгә кушылдым. Чөнки аны да татыганым бар. Әйтәм бит, әтиемнең вакыт-вакыт гөлт итеп кабына торган холкы белән, минем татымаган нәрсәм калмагандыр. Беркемгә дә бирергә теләмәсә дә, миннән туйган, тәмам гарык булган чаклары күп булгандыр инде бичарамның. Ашарга әзерлим, дип, зурдан кубып, авыз тутырып сөйләве шуннан гыйбарәт анын. Кайта да керосинкада тозга ярып чикмәнле бәрәңге пешерә. Соныннан чәй бик тәмле була дип, бәрәңгегә тозны да мулдан тондыра. Өстәл артына түгәрәкләнеп утырып, шул «чикмәнле бавырсак»ны әти, Әнвәр абый, мин көнбагыш маенда йөздереп-йөздереп алып, сыпыртабыз гына. Кайчакларны бәрәнге арасыннан савытны юганда төшеп калган мунчалалар да чыга. Аларны без ипләп кенә бер читкә алып куябыз. Безнен гаиләдә гаеп итеш булмады. «Чикмәнле бавырсак->тан сон. күп итеп кәжә сөте сатып, авызны пешерә-пешерә куе такта чәй эчәбез. Күрше хатыннары керткәндә, әти йомырка да пешерә. Аны да кабыгы белән. Шуна күрә инде олыгайгач та. сүз иярә сүз чыкканда: «Мин дөньяда ике ризык пешерә беләм: шунын берсе кабыклы бәрәңге, икенчесе, мин сиңа әйтим, парин. кабыклы йомырка»,—дип. шушы сүхләреннән үзенә бер тәм табып сөйләрие. Ана карап, гел чикмәнле бәрәңге генә ашап тормыйбыз. Күрше хатыннары безгә еш кына чумар ашы кертәләр. Хәзерге яшьләр беләме икән? А-а-яй. егетләр, тәмле шулпа ул. чумар ашы. Ана ике-өч кашык катык катып җибәрсәңме! Сөзмә булса, тагын да әйбәт. Тсленне йотышлы шулпа була инде. Газетанын үз хәбәрчесе булып эшләгән елларымда бер зур түрәдән интервью алдым. —Сез инде бик күп илләрдә булдыгыз. Нинди генә затлы ризыкларны татып карамагансыздыр Ә инде ул кара вә кызыл уылдыкларны кашыгы белән ашарга мөмкинлегегез бар Шулай да ин яраткан ризыгыгыз нәрсә?— дип сорадым. Әлеге түрә—безнен як нефть корольләреннән берсе. —Әйе. мина жир шарының барлык континентларында да кат-кат булырга гуры килде,—дип килеште —Ә ин яраткан ашым, минем беләсезме нәрсә’ Куе итеп әче катык каткан арыш чумары Кантарда гына булсам да. шушы ашны сагынып кайтам Кочагында утырган матур апаны, әти өчен әлегә иптәш Кәримованы үзебезгә тәки алып кайттым Өстенә тастымал ябып, әти өстәлгә үзенен фирменный, чат тоз «чикмәнле бавырсагын» чыгарып куйган Керосинка өстендә борыны китек яшел чәйнек кайнап утыра Әтинсн чөе дә әзер Әмма мин бусагадан атлап керүгә: —Әгәренки әни чыгып китсә, бәрәнгене дә ашамыйм. Хәдичә апа кайнар чумар шулпасы кертсә дә. кашык та тыкмыйм. —дип. әтигә кискен ультиматум куйдым. Әнисезлек мине тәмам туйдырды —Иптәш Кәримова да чыгып китмәс. Нигә китсен икән? Ризыктан өстен булу берәүне дә бизәми.—дигән булды әги дә. Без кулларны юып бәрәнге ашарга утырдык. —Әнием, мин сине бик яратам. Мин сине беркемгә дә бирмим. Беркая да җибәрмим,—дип. өстәл янында әнине тагын бер кочып алдым, чытырдап ябыштым. Ана да артка чигенер!ә бер адым хут калмады Бераздан ул —Оныгыз бармы сон ’—диде — Булмыйча! Пакеты белән ташып кына торам.—диде әги —Атланмаегыз, ике-өч чи йомыркагыз'’ — Барысы да әнә шунда, шкафта. Әни алдына алъяпкыч ябып алды. —Керосинкагыз артык төтенли икән. Тәрәзә кашагагызга. әнә. корым утырган. Су җылытып, чайкап эләрмен. Анын бу сүзләрен әги дә. мин дә колакларны тырпайтып гыяладык Бу мин пшкан әнинең бездә калырга ризалык бирүе түгелме сон? Ярабби! Әти дә - Керосинканың фитильләрен күптән караган юк Ку I җитми, искергәннәр Шуна төтенли булырлар. Хәзер алы ип ырым куям мин аны. диде Йөзендә шатлык билгесе. Әни исә. матурым, зур кыюлык белән —Алайса, чәй янына мин төче коймак пешереп бирәм.-диде -Чәй төче коймак белән тәмлерәк. - Төче коймак! Төче коймак! Ура. мин аны бик яратам,-дип хуплап кул чаптым мин Эшерсен, мона кадәр мин чәйне гел төче коймак белән генә эчкәнмен.—Әнием, мин сине барыннан да күбрәк яратам' ___________________________________________________ АльБврт хәоавон Шулай итеп әниле булдым, әтине хатынлы иттем. Алар тиз арада анлашып, тату гына яшәп киттеләр. Берсеннән котылсан, яңа проблемалар туа. Үз әниемнен әтисе белән әнисе, Габдрахман бабам белән Маһруйбикә әбием болай да туктаганнар иде инде мине урлаудан. Әти аларны прокурорга чакыртып нык өркеткән. Яңа әнием аларнын эзен бөтенләй суыту ягында булды ахры. Кече Кавалдан тагын да ерагаю ниятеннән без Кече Көек авылына күчендек. —Кече Кавалда әбием, бабам бар, Мәскәүдә—Кәшиф жизнәй белән Мәрьям апам,—дип сөйләшеп утыруларымны әнием бер дә килештерми. Үз әнисе булганы н онытсын, үгилекнең эзе дә калмасын дип тырышуы булгандыр инде үги әниемнен. —Тапкан түгел, баккан кадерле,—дия иде ул. Мине дә үги түгел, тик үз баласы гына итәсе килгәндер. Минем анда-монда эшем юк. Әниле булган көнне үк мин ана без яшәгән өйгә каршы гына болыннан күп итеп юа, акбаш. кузгалак жыеп кердем. Мин ятимне кочагына сыендырганы өчен гомер эчендә күп бүләкләр бирдем. Укып чыгып, беренче хезмәт хакымнан бик кыйммәтле Һинд стан йон кофтасы бүләк иттем. Әниле булунын нинди зур бәхет икәнен әнисен бер җуеп, янәдән тапкан бала гына беләдер. Күп тә узмады, сеңлем Гөлкәй туды. Казан университетын тәмамлагач, математик ире белән Мәскәү янындагы бер ябык шәһәргә җибәрделәр аларны. Шунда яшәп яталар. Мәскәүгә китап чыгарырга барган саен шунда кунак булам. Олы кызым. Гөлнарым, Мәскәүдә укыган чакта төп «база»быз алар булдылар. Мөмкин түгел иде Н әкъ шулай! Ни кадәр генә боргалансам, сыргалансам да, миңа язучы булмый калу мөмкин түгел иде. Моңа әтинең тырышлыгы һәм мине чорнаган мохитнең тәэсире чиксез булды. Өченчедүртенче сыйныфларда укып йөрим. Малайлыкның иң тәмле чоры бу. Әлегә өйдә дә эшләрнен авырларын кушмыйлар. Борынына да кызлар исе керә башламаган. Кызлар исе керсә, беттем, диген инде. Төнге йокыларыннын тәме калмый. Синен күзенә авылнын гына түгел, ә дөньянын бердәнбер матурыдай күренгән берәр яшьтәшеңне, әйтик, күрше кызын ук үземә карата алырмынмы, дип йокыдан гына түгел, ашаудан каласын, валлаһи. Әйе, әлегә малайлыкның иң тәмле чорын кичерәм, тәмам онытылып уйнау белән мәшгуль. Билдә—агач кылыч, кулда—калкан. Сугыш уеннары уйныйбыз. Чөнки экраннарга «Таһир һәм Зөһрә», «Чапаев» кинолары чыкты. Беренчесендә, чаж-да чож, кылыч белән чабышалар, икенчесендә, Анька- пулеметчица «Максимка» пулеметыннан сиптерә. Шушы киноларны клубта көн аралаш күрсәтеп торалар. Ә-ә. нәкъ менә малайлар киносынын өченчесе дә бар—«Мы из Кронштата». Совет морякларынын тиңдәшсез батырлыгы турында. Аны да үлеп яратып карыйбыз. Һәр өчесенен дә эчтәлеген яттан беләбез. Мин көн саен әтинең эш бүлмәсенә кереп, кинога акча сорыйм. Кинога егерме тиен алу өчен, мин аңа дүрт куплетлык шигырь язып керергә тиеш. —Кая, шигыреңне күрсәт,—ди ул. Ә мин әле өлгермәдем. —Нәрсә турында языйм сон? Әти, ана каршы өстәлдә үк утырган үзенен җаваплы секретаре шагыйрь Самат абый Шакирдан: -Бу яфрак колак нәрсә турында язсын?-дип киңәш сорый. —Әнә, сыерчыклар килгән. Оя сайлыйлар. Яз шул турыла,—ди Самат абый. Һи-и. дүрт куплетлык шигырь чыгару минем өчен чүп ул Шакмакка— такмакка корылган булса да, биш минутта гатувый. Әти. лавай, кинога егерме тиенеңне! —Бармы сон бу тишек борынла бераз өмет?—дип сорый әти Самат абыйдан. —Булыр төсле. Бу темага шома гына шигырь чыгару өчен минем үземә кимендә ике көн кирәк. Әмма чын сәнгать кешеләре генә кичерә торган ижади кризис периодлары миндә ул чакларда ук булып куя иде. «Әнә. бозау. Каһәр төшкере. сыер жилемен сөртергә дигән тастымалны чәйнәп тора Шунын турында яз!*— дигән заказ да бирәләр Без редакция бинасында ук яшибез Бер-берсенә кушып салган жиде кисәктән торган озын йорт ул. Шул бинанын ике кисәген без билибез. Әйләнәсен биек койма белән корып длган ишек аллыбыз бик зур. Редакция аты белән бергә, сыер. тана, бозау, ангыра казлар, юып кына алган баскычынны шундук пычратып торучы тавык холерасы асырыйбыз. Әти холера дип атый аларны. Аяк астына туры килгәннәрен тибеп тә очыргалый. Болар өстенә. ике-өч айга бер итәк көчекләр табып торучы. Сарбай исемле ана этебез бар. Галәмәт усал' Алпут утары түгел бит ул! Дәүләт учреждениесе! Канса да кан ис. редакция бу! Районнын—ин баш тәрбия үзәге! Ярамый безгә бөтен ишек дтдын биләп, мал үрчетеп ятарга, дип әти еш кына сукранып та ала. Ул чорларда партия җитәкчеләренә сыер асрарга ярамый иде Анын өстеннән жалу да язгалыилар. сыер-бозау асрый, тавыклар тота. дип. Дүрт бата да. әти-әни үзләре, әнинен әнисе Шәрифә әбием дә безнен белән Жиде кашык уйнатабыз өстәлдә. Мат готмасан, нәрсә ашарга сон? Бозау әнинен тастымалын чәйнәп торганда, шигырь язу кайгысымы'1 Мин бозау авызыннан тастымалның калган өлешен йолкып өлгерергә ашыгам. Әтинен законнары кырыс Егерме тиенне аннан жинел генә ата алмыйсын.Ижади кризис кичергәнлектән, башында шигырь тумаса. анын янына Тукайнын берәр шигырен ятлап керергә тиешсен. Ул үзе бу бөек шагыйребезнең йөзләрчә шигырен яттан белә иде «Шүрәле»не сөйләргә ярата иде. «Шүрәле*нсн татарчасын. русчасын, алманчасын мин дә яттан беләм. Русчасын, татарчасын кызларым да. оныкларым да беләләр Дөнья әдәбиятынын шедевры «• Шүрәле» не кытай теленә тәржемә иттерергә жае чыгып тора. Кытайнын Шаньдун каласы университетында минем хайваннар, кош-кртлар дөньясына кагылышлы хикәяләр җыентыгым чыккан. Шул университетның «Институт Пушкинского языка* кафедрасы, ирле-хатынлы ике профессор тәржемә иткәннәр Шушы араларда гына мина Мәскәүгә килеп чыккан кытай язучысы шалтыратты Китабымны да алып килгән икән Кунакка дәштем, киләм. диде Безнен Дениногорскида ике кытай гаиләсе яши Якыннан аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Кытай. Шаньдун университеты белән эш йөрткәндә алар мина бик булышалар Чөнки мин конверт тышына кириллица белән язган адресны, кытай почтальонкалары танымый бит Адресны кытайча язарга туры килә. Хат алай тизрәк йөри Телефон аша аралашу мөмкинлеге дә бар Әмма вакыт аермасы ипсез Бездә төнге ике булса, аларда иртәнге жиде Менә шундый чакларны үзенен кытай фамилиясен русчага Мунин дип төзәткән кытай дустым ярдәмгә килә Минем үземә боек Тукаебыз белән җитәрлек дәрәҗәдә горурлана белмибез кебек тоела. Бәлкем анык үзен һәм иҗатын артык яраткангадыр’ Әмма Тукай дөньяда үзе дә бер генә. «Шүралс*се дә! Белгәнемчә. Шүрәле образы дөньяда башка бер генә әдәбиятта да юк шикелле. Ә дөнья дигәнебез кин бит... Әтидән мирас булып калган матур традицияне оныткан юк. Оныкларым электрон автоматлар белән уйнарга, йә «Макдональдс»ка барырга акча сорый башласалар, башта Габдулла Тукай агаларының берәр шигырен сөйләп күрсәтергә тиешләр. Рус мәктәбендә укысалар да, алар моны кыен эшкә санамыйлар. Ә менә Бөгелмәнең татар-төрек лицеен тәмамлап килүче олы оныгым Арыслан язучы булыр ахры. Ул бүген дүрт телдә сөйләшә, татар һәм рус телләрендә искитмәле матур шигырьләр яза. Мин аны әлегә бераз «авызлыклап» торам. —Улым, башта укуыңны яхшыга тәмамла әле. Чыгарылыш сыйнфы бит Шигырьләргә аннары тотынырсың, өлгерерсең дим. Башта ак шигырь белән мавыкты. Хәзер чыкылдап торган эчке ритмлы, музыкаль агышлы рифмаларга күчте. Мин түгел, лицейнен рус һәм татар теле укытучылары мактый анын шигырьләрен. Язучы булып китми һич мөмкин түгел иде шул мина. Безгә еш кына кунакка Мөхәммәт Садри, Гали Хуҗи, бар язучыларның котын алып торган бик усал тәнкыйтьче, ул чорларда «Кызыл Татарстан» газетасының әдәбият бүлеге мөдире Фәтхи Балыкчы кайталар. Ул безнең күрше, партиянең почетлы ветераны. Кышкы Сарайны алуда катнашкан Садыйк абыйның кияве Соныннан озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррире булган Рәис абый Сабиров—күрше Мәмдәлнеке. Ләкин ул Мәмдәлдән алда башта безгә кайта. Кара айгырны җигеп, мин аны Биектау станциясенә барып каршы алам. Безгә күрше генә «Кызыл юл» районы газетасын язучы Рафаил абый Төхфәтуллин чыгара. Ул елларда район газеталары өчен «Халыкара күзәтү»не Казаннан радио аша бирәләрие. Радиодан алучы булып бер кызый эшли. Гыйлеме дә, кругозоры да бик чамалы. Әйтик, чираттагы күзәтүдә радиодан «Халыкара империализмның башында—Америка президенты Дуайт Эйзенхауэр» дип бирәләр. Радиодан алучы кыз шушы исемне хатасыз гына яза аламы инде? Моңарчы ана таныш, ишеткәне булган исемме? Әтинең исә: «Эчке этләр министры Л. П Берия» дип язып авызы пешкәне булды. Чак исән калды. Шуңа күрә ул миңа: «Кызыл Юл» районына шалтырат. Рафаил абыеңнан белеш, «Эйзенхауэр» ничек языла икән? Хата китә күрмәсен. Рафаил абыен язучы ул. Ипләп кенә сөйләш»,—ди. «Кызыл юл» районына көндезләрен бик теләп тә шалтырата торган түгел. Линиягә чыгып булмый, район үзәге белән миннән башка да сөйләшүчеләрнен чуты юк. Барлы-юклы бер линия булгандыр инде ул. «Әллү! Әллү!»не тамагын ярылганчы кычкырсаң да, сине линиягә кертмиләр. Кичке уннар тулгач кына сөйләшергә мөмкинлек туа. Рафаил абыйдан «Эйзенхауэр» сүзенең ничек дөрес язылышын аныклыйм. Бу бик матур кешегә, олы язучыга карата ихтирамым, мәхәббәтем шул чакта ук туды. Мин, институт тәмамлап, Лениногорскига эшкә килгәч, Рафаил абый, гаиләсе белән Әлмәткә күченде. Чын мәгънәсендә дуслыгыбыз шунда башланды. Ул минем ике китабымны җәмәгатьчелек тәртибендә редакцияләп бирде. Язучылар берлегенә кергәндә дә тәкъдимнамәне беренчеләрдән булып ул язды. Минем әлеге берлеккә керүем үзенә күрә берәгәйле комедия булды. Ул турыда аерым бүлек язарга ниятлим. Рафаил абыйнын иҗатына багышлап үзем дә ике-өч зур-зур мәкалә бастырдым Искитмәле матур кеше иде ул. Сугыштан нык имгәнеп, инвалид булып кайткан. Билендә һәрчак корсет йөртте. —Башымда ат дагасы хәтле мина кыйпылчыгы утыра бит, энем. Башымнын бер генә минут та диңгез булып шауламаган чагы юк,—дип сөйләрие. Язучылар берлегенен Әлмәт бүлегенә җыелышка баргач, мин кунарга аларга керәм Әтием кебек якын кеше бит. Елга бер уздырыла торган әдәби кинәшмә—ел йомгагына баргач, мин Рафаил абыйны үзебезнең Дөбъязга кунакка алып кайтам Бик теләп кайта. Җитмәсә, анда анын яшьлек дусты Әгъзам абый Жәләлиев бар. Мәктәп директоры. Әгъзам абый татар театры тарихына кагылышлы бик күп мәкаләләр язып торган зат. Туфан дустым Миннуллин да. «Әлдермештән Әлмәндәр»енә исемне. Әгъзам абый күрше Әлдермеш мәктәбендә директор булып торган чакны, аларда кунакта булган чакта азган Мин Казаннан алып кайткан кунакка барыннан да бигрәк әтием сөенә иде Мин бишенче класстан әтидә корректор булып эшли башладым Җәмәгать тәртибендә, әлбәттә. —Улым, бу санны бик жентекләп укып чык. Бер генә хата да каза күрмәсен. Мин райкомга менеп киттем әле.—дип. аздыма буяу исләре анкып торган, үзе редактор булган «Колхозчы* газетасын китереп саза. Әзерлисе дәресемне бер читкә куеп, карап чыгам Газетада бирелгән материалларга кандала булып ябышам Әтинен жаваплы сәркатибе Самат абый да укыган, штатлы корректорлары да бар. Әмма азардан сон да берәр хәреф хатасы табу минем өчен дәрәжә! Табам да! Ә менә алтынчы класстан мин үземнен әтидә конюх. ягъни күнннх. ат караучы булып тордым. Штагта, хезмәт хакы азып. Район авылларына чыгып, газетага материаллар тупларга, редакпиянен башка хуҗалык эшләрен башкарырга дип, ана ат тоту каралган. Әти атларнын бер дигәннәрен, ягъни райкомнын беренче секретаре бахбайларыннан казышканнарын гына тотты Безнен гаилә атка мөкиббән иде. Әти айгырлар ярата. Арада бик халыксызлары да очрый. Бер айгырыбыз уртанчы энемнең сул инбашын умырды Икенче бер тиле айгырыбыз кече энемне тибеп очырды. Жене кагылудан куркып, энемне бер әбитә өшкертергә үзем азып йөрдем. Әтигә, коммунист башы белән, өшкерүчегә барырга ярамый Ишетеп алсазар. шундук райком бюросына чакырачаклар. Анда күп сөйләшеп тормыйлар. —Клади партбилет на стол!—дип кенә сөйләшәләр Әти дә. без. малайлар да. айгырлар яратабыз. Әни. жәи көнендә, безне дә төяп. Таш Кавалга кунакка кайта Ана. кара тарантаска җигелгән алмачуар бия булсын. Янында колыны да йөгереп торсын Әтинен штатны и күннихы—мин. Күннихнын хезмәт хакы ике йөз егерме сум. Әмма шушы хезмәт хакын бик азсынып, ана күннихлыкка берәү дә атлыгып тормый. Ул елларда бер капчык арыш оны алтмыш сумнар тора иле булса кирәк Күннихлыкка егетләр алгалый ул. Тегеләре бераз гына эшлиләр дә. китәләр. «Сезнен бу хезмәт хакына дүрт капчык арыш оны алып була бит! Нигә китәсез, дивана башлар!»—дип әти аларны орыша Атың булгач, аны ашатырга-эчертергә, астын чистартып торырга ла кирәк шул. Бер генә атна чистартма—тирес бөтен абзарыкны баса Әтинең башында—каракүл күн бүрек. Өстендә, кыршылган рак булса ла. күн Г1ӘЛТӘ. Аягында—ак фетр. Ул елларны район җитәкчеләре шундый мода белән киенә иде. Нигә ул гына калышып торсын әле?! Әмма бу киемнәр белән ат янына килә дә. атны җигә дә алмый бит инде ул. Атны рәхәтләнеп мин жигәм. Камыт бавын тартырга гына көчем житми Аны әти белән икәүләп тарттырабыз. Әти каяндыр кайтса, аны каршы алып, тугарырга кирәк Өйдән очып чыгып тугарам мин аны Ат бит ул' Иртән мәктәпкә киткәнче үк. иртәрәк торып, салам турап, кайнар башак болгатып бирәм Шундый чакта биябезнең тәкатьсезләнүен күрсән. әй! I омербуе ач торган днярсен Шундый чакта: «Кая тыгыласын! Суынсын бераз' Авызынмы пешерәсең бит!—лип. биямнен. йә айгырның танавына төртеп-төртеп алам. Яратып инде Унөч яшьлек малай бит мин ул чакта Әйе. унынчыны тәмамлаганчы, әтиемдә күнннх булып тордым Штагта Уч тутырып акчасын алып. Аттестатлы булгач, университетка барып карадым Геолог булырга иде исәп. Рус теленнән сочинениене «өчкә» генә яздым. Конкурс көчле иде, калган имтиханнарны биреп тә тормадым. Барыбер уза алмам, дидем. «Шалтырап», үз-үземнән оялып, Дөбъязга кайтып төштем. Мин имтиханнар тотып йөргән арада, минем «акция»ләр нык үскән. Минем укырга керә алмавыма, әтидән дә болайрак сөенүче булдымы икән?! Улым, булганым. Ислетар лесхозына ба^ып, редакциягә кыш чыгарлык утын хәзерләргә делянка сөйләшеп кайт. Йөз егерме—йөз утыз кубометрларсыз да кышлый алмабыз. Син кайтканны көттем. Казаннан илле рулон кәгазь алып кайтасы бар. Газета чыгарырга кәгазебез тагын ике-өч санлык кына калды. Илләт болыныннан биш гектар болын сөйләштем. Киләсе атнада, редакция кызларын да жыеп барып, шул печәнне чабып кайтырсыз. Юкса, кышын ни ашатырбыз.—дип тезә генә минем алга бурычларны. Университетка керергә маташып йөргәндә, Арча ягыннан килгән бер бик чибәр кызга күзем төште. Ул да керә алмады. Имтихан тота алмау хурлык бит ул. Оятыннан җир тишегенә керердәй буласын. Мондый кыен хәлдә безнен ул чибәркәй белән сүз алышу, анлашу булмады. Бер-беребезне ошатуыбызны күзләрдән аңладык. Адресын гына аласы булган икән лә. Ана да кыюлыгым җитмәде. Димәк, алдагы сезонда очрашмый калмабыз әле. Ана хәтле торса. Берәрсенен җылы кочагына чуммаса. Киләсе елда укырга керә аяшсам да. барыбер эзләп табармын әле мин аны. Бу кызга күзем төшүнең нәтиҗәсе шул булды: мин Дөбъязга маймыл сурәте төшерелгән галстук тагып кайттым. Дөбъяз халкы бик нәзберек, зәвыклы публика, андый купшылыкны бер дә килештерми. —Барый малае укырга керә алмаган. Аны гына көтеп торалар, дип барган булгандыр инде. Тот капчыгыңны! Ә муенына муенчак тагып кайткан. Күрсән, тәгәрәп китешле,—дип көлүчеләр дә булды. Исем китте инде бик! Минем күнел түренә хәзер теге Арча ягы кызы кереп оялады. Әллә шул Арча ягына барып чыгып, бер айкап кайтыйммы, дип тә уйланам. Барсам, әлбәттә, табам инде. Укырга керә алмавым башка сукты. Әти исә: —Улым, бу матур галстукны каян кулга төшерден соң? Колхоз базарыннан алдынмы, әллә Бауман урамында сәүдә итә торган кытайларданмы? Казанга барганда тагарга мина да биреп торырсың,—дигән булды. Әтинең тел төбен әлегә анлап бетермим, әмма мине шулай жумалавынын сере булырга тиеш. Мин дә бик тирәнгә кереп тормыйча, мәсьәләне кабыргасы белән куйдым: —Унны бетергән башым, шундый галстук таккан муеным белән, мин синдә бер көн дә күнних булып тормыйм. Оялам. Бөтен Дөбъяз көлә миннән галстуклы күнних дип,—дип әйтеп салдым. Көлмәслек тә түгел. Ул галстукны мин муеннан төшермим генә түгел, йоклаганда салырга да онытам. Арбага ике буш мичкә салып, Дөбъяз урамына җәйгән калтыр-колтыр шоссе юлдан дөбер-шатыр суга төшеп китәм. Минем муендагы төсле фасонлы галстукларны ул заманнарда бик танылган стилягалар гына тага иде. Әти тиз төшенде минем халәтне. —Улым, мин сине бүгеннән үк үземә завхоз итеп алам. Тик син эшендә генә кал,—диде. Редакция штатында завхоз урыны каралмаган. Вазыйфасы шул ук инде, ат карау. Әмма исеме—завхоз! Күнних түгел инде. Бигрәк тә безнен Дөбъяз аурасы, менталитеты өчен. Завхоз—дәрәҗәле эш урыны! Кырт итеп өс-башны карадык. Егет кеше бит мин хәзер. Кулга «Победа» сәгате алып тактык. Шул сәгатьне беренче такканда әни: —Улым, сәгатеңне бик саклап тага күр. Беренче таккан сәгатен нинди булса, хатынында шундый булыр.—дип кисәтте. Начар хатынга юлыкмагаем дип, ул сәгатьне озак еллар, бик саклап тактым... Әти дә укытучы, әни дә укытучы. Ә нигә миңа да укытучы булмаска?! Укытумы—авыл жирендә ин кадерле кешеләрнен берсе. Жәйге ялы гына да ни тора! Өч ай бит Укытучы булырга хәл иттем Документларымны Болак буендагы педагогия институтына илтеп тапшырдым Тарих факультетына Беренче имтихан рус теленнән, язмадан Шунын белән кисәләр бит инде абитуриентларны. Ә мин рус теленнә н курыкмыйм Чөнки «Колхозчы» газетасы «Колхозник» исеме белән русча да чыга Анын да штаттан тыш корректоры мин. Неменчәне дә яхшы беләм Аны безгә Казаннан кайтып-килеп йөргән Гайшә апа укытканые Бик төпле белем бирде ул безгә Һенрих Һейне. Шиллер теленә мәхәббәт тәрбияләде. Алманча мин бүген дә яхшы беләм Алар белән тәржемәчесез сөйләшәм Бер елны Ромашкино нефть мәйданына Алманиядән кунаклар килгәние. Шунда бер төркемгә тәржемәче булып йөрдем Укытучыбыз Гайшә апага рәхмәт' Анын уңганлыгы нәтижәсе Теге чакта, университетка имтихан биргәндә, икебез дә провалга очраган бик чибәр Арча кызы һаман да күнешә әле минем Ошаганые ул мина Берочтан аны да очратмаммы, дип йөрим Актлар залына йөзләп абитуриентны кертеп тутырдылар Рус теленнән сочинение язабыз. Артыма борылып карасам, миннән өч-дүрт парта гына артта Арча кызы утыра. Менәсина мә!—Телепатия' Ул безләп карамаса. мин дә борылмаган булыр идем. Сәламләгәндәй итеп, авыз чите белән генә елмаеп алды Үзем сочинение язам. Тургеневның Базаровын мактыйм, үзем имтиханнан чыгу белән Арча кызына җайлап кына сүз кату азанын корам Планлы эш таркалмас, ди бит китап Базкем. кулына ин кыйммәтле туңдырма алып тоттырырмын, бәлкем, кинога кереп чыгарга тәкъдим ясармын Имтихан арасында кайтып-килеп йөрергә исәбе булса. Арча поездына озатып куярмын Мондый чибәрләргә вакытыңны сарыф итсән дә. кесә расхуты чыгарсан да-стоит! Шундый ныклы вә төпле уйлар белән коридорга чыксам. Арча кызы озы н буйлы, кин күкрәкле бер курсант кочагында Алтын алка колакта, чибәр кызлар кочакта! Ачу килде, әлбәттә. Килмәскә сон! Нинди якты планнар корганыем бит. —Әй-й-й! Казан хәтле Казанда Арча кызыннан чибәррәкләр дә табылыр әле -дип юаттым үземне Юатмыйча! Утырып еламам ич инде Чыннан ла шулай булып чыкты Кызларның ин чибәрләрен генә сайлап Яөрлем мин, валлаһи' Кайберләренен фоторәсемнәрен әле да саклыйм Әмма шулар арасында ин чибәре минем гомерлек халалем-Мадинәм-Гөлкэем Вәзәкин шунысы да бар. шушы яшькә җитеп, анын мина өздереп кенә: .Яратам чин син холыксызны» дип әйткәне юк әле. Мишәр әйтмешли, ошбу «йөрәк маем» да жинс л генә төшмәде минем кулга кулына ике чәнечке алып, алардан штопор ясап, остазга Ь Кешелек сыйфатларыбыз арасында байтак кына тискәре бер сүз белән-Язучы. дип атамадылар микән безне, әй Вәт, малай, булды хәлләр... М ин: «Язучы булмыйча, башка һөнәр иясе булырга мөмкин дә түгел иде»,—дип шар ярып әйтеп салганыем бит. Кем әйтмешли, ул шапырыну яшьлегем хатасы була язды бит, әй. Язучы булам, дип йөрсәм дә, сәгате суккач, мангаема салкын тир чыгарып, шиккә калдым. Булырмы сон бу егетлек миннән? Халыкка, укучыларыма әйтер сүзем бармы1 ’ Фикер иясеме сон мин? Язучылар берлегендә буш арба булмаммы? Мин бик хөрмәт иткән, өйләренә кунакка йөргән, соңыннан миңа Язучылар берлегенә әгъза булып керергә бик җылы рекомендация биргән Габдрахман Әпсәләмовка шулай бер заман: «Язучы булуы бик кыен, тема табуы да бәла, язганыңны басмыйлар»—дип зарланып алган идем. —Альберт, энем, браткам!—дип гаҗәпләнде остазым минем бу сүзләремә — Язучылыкка кем сине чакырып китерде? Кем бәйләп тота? Ташла да йөгәненне, әнә, яшел болынга кач. Койрык чәнчеп, рәхәтләнеп уйнакла! Анын бу сүзләре мина гомерлек сабак булды. Язучылык чире бер йоккач, тиз генә котыла торган чир түгел шул ул. Казанга килгән саен Габдрахман абыйларга сугылам. 1966 нче елда яшь язучыларның зур семинары булганые. Мин Әпсәдәмов җитәкләгән төркемгә эләктем. Шуннан дуслашып киткәниек. Остазымның хәләле Маһинур апа да якты йөз белән каршы ала. Килгән саен дипломатыма Алманиянен үзендә эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре тутыра. Ул елларда мондый әйберләр кибетләрдә юк иде әле. —Мәдинәң театрларга бизәнеп барсын. Язучы хатыны әйбәт киенгән булырга тиеш. Безгә халык бик төпченеп карый,—ди. Лениногорскида театрлар елына бер, йә ике була. Аларына да йә бара аласын, йә юк. Маһинур апа ул чакта әле бакчага гына йөргән кызларыма да Винни Пух, Барби, тагын әллә нинди курчаклар биреп җибәрә. Мондый затлы әйберләрне аларга уллары Булат Мәскәүдән алып кайткандыр инде. Мин килеп керешкә, Маһинур апа төче коймак өлгертә. —Сыйлыйм әле үзенне мишәр коймагы белән,—дип елмая. —Габдрахман абый пианино өстенә коньяк куя. —Барган чакта син тоткала бу әйберне. Мин менә бик тотар идем дә. бармый. Ярамый,—ди. Бер рюмканы салып алдыма ук куя. Мин оялам. Әмма кайнар коймакны вареньега мана-мана ялтыратам гына. Атарга сонгы баруымда Габдрахман ага паралич сугудан терелеп кенә килә иде. Шундый матур, ачык йөзле агам ямьсезләнгән. Ятып торган җиреннән бүлмәгә таякка таянып кына чыкты. —Күр инде, күр, бу паралич дигән зәхмәт мине нишләтте,—ди. Мин килгәнгә бик шат. Беренче соравы болай булды: —Вакытын бармы? Иртәнге ун-унберләр тирәсе бу. Бөгелмәгә билетны сонгы рейска, кичке тугызга гына алганыем. Ул елларда Бөгелмә аэропортына очкычлар көненә ун-унике рейс оча иде. —Вакытым бар, бар,—дидем абзама.—Кумасагыз, кичке сигезгә кадәр кала алам. Габдрахман ага өстәлгә бер кочак хат чыгарып салды. Барысы да китап укучылардан килгән. —Атар бит минем хаста икәнемне белмиләр. Жавап көтәләрдер. Әпсәләмов тискәре кеше икән Үмер эчендә бер хат яздым, шына да җавап язмады дип, мине орыша булырлар. Вакытын булгач, языйк шуларнын бер унына ждвап,— диде.—Әнә, коньякны да тоткалап утыр. Карап тору өчен генә куелмаган ул. Хатларнын нинди эчтәлеклеләре генә юк. Кайсы акыллы кинәш. кайсы соииаль мәсьәләләрдә ярдәм сораган. Үзләренең «мишәрстан якларыннан». «Бик инде писатель булырга келим, желанием кечле, кьадан. нииек башлыйм'* Выгодасы булырмы?»—дип я зганнары да бар. —Безнен мишәр шандай, шандай, выгодасыз эшкә азынмас.—дип елмая остазым Мин костюмымны сазып. урындык артына элдем Жлнемне сызганып, хатларга жавап язарга керештем «Габдрахман абый жанымла басып тора. Ул әле каты авырудан сон терелеп кенә килә. Анын әйтеп торуы буенча сезгә бу хатны яшь язучы Альберт Хәсәнов яза»,—дип башлап киттем Бәлкем, ул хатлар кайбер укучыларның архивларында саклангандыр да. Ул көнне мин төп-төгәл алтмыш хатка жавап яздым. Араларында үзебезнең Лениногорскидан килгән хат та бар иле Бу иптәш Мәскәүнен Ломоносов исемендәге университетның философия факультегын тәмамлаган. Философ! Акыл иясе! Хәйлә дигән нәрсәнең мыскалы да юк аларнын миләрендә. Аларнын берләре материяне беренчел дип. икенчеләре рухны алга сөрүчеләр Араларында тормыштан үз теләкләре белән китүчеләр дә очрый. Бу философ мәктәптә балалар укыта икән Туган якны тирәнрәк өйрәнү максаты белән аларны күрше-тирә авылларга походларга да азып чыгып китә. Походларда йөрү өчен ходовой гына жыр кирәк. Бер походка чыккач, бүкән өстенә утырганнар да. балалар белән бергә жыр чыгарганнар, коен дә тапканнар. Шуның өчен бу иптәшне район газетасында бик нык тәнкыйтьләп язып чыкканнар. Бу философның тәрбия ысу.ллары сонет тәрбиясе калыпларына туры килми дип. эзәрлекли дә башлаганнар —Кайткач ук горкомыгызнын беренче секретарына кер. Минем исемнән сөйлә. Бу кешене эзәрлекләмәсеннәр зинһар Ә һәйкәл кунсыннар. Чын педагог—менә ул! Балаларны табигать кочагына алып чыгып, аларны хыял дөньясына чумдыра. Жыр чыгарзаннар икән, рәхмәт кенә Рәхәтләнеп җырласыннар. Шуннан кемгә зыян?! Рәхмәт әйтәсе, кулын кысасы урында, дип Габдрахман абый бу сүхләрне үзе әйтеп торды Кайткач, чыннан да горком секретарына кердем Якладым ул абзыйны Бу турыда сүз шунын белән тәмам булып торсын Габдрахман Әпсәләмов. Бу олуг зат белән аралашкан минутларым күнел түремдә матур хатирәләр булып саклана Берчакны мин Казанга ял көнендә, кичке якта гына килеп төштем Мондый чакта кая. кемгә барасын? Туганнар да, дус-ишләр дә барын бар Әмма алар—дачаларындадыр Кем дә булса бардыр әле дип. Язучылар идарәсенә киттем Барсам, эш бүлмәсендә Зәки абый Нури утыра. Зәки абый белән дус булмаган кеше юктыр ул. Без аеруча дуслар Бер чорны без аны үзебезнен Лениногорскидан ТАССР Верховный Советына депутаг итеп күрсәттек Мин анын ышанычлысы булы п йөрдем Белоруссия партизаны, Минск каласынын почетлы гражданины, үзенчәлекле шагыйрь Зәки абыйнын ышанычлысы булу үзе бер дәрәжә! Мине ярата иде ул. Килгән чакта ярдәм сорап гариза яздыра Яшьләр фондыннан Яхшы номерларга урнаштыра. Сөйләшеп утырырга кичләрен үзе дә килеп чыга Бу юлы Зәки абый хәл-әхвәлне дә сорашып тормады — Беркая да китмә! Шушы тирәләрдә генә бул Бүген дустын Әпсәләмгә кунакка барабыз,—диде. Идарә каршына кара «Волга» белән Габдрахман абыйнын улы Булат килеп туктады Башта без остазымнын Боровое Маткшшнодвгы дачасына машинага төян ризыклар илттек Икенче рейс белән язучылар килде. Шәүкәт Галиен. Нәби ага Дәүли булуын хәтерлим Нәби ага немецлар кулында әсирлектә булган Мин әдәбиятка килгән чорларда язучылар арасында ана кырынрак, хәтта бераз мыскыллырак карау сизелә иде. Заман шаукымы Әмма Габдрахман абый ана бик җылы мөгамәләдә булды Ихтирам итмәсә. чакырмаган да булырые Зәки абый янында чыраеңны сылып утыра алмыйсын, уен-көлке сүзне сибеп кенә юра Табын артында бик күнелле утырдык Мина урынны верандага җәйделәр —Безнен монда салкынчарак кичләрен. Өшемисенме?—дип Габдрахман абый яныма чыкты —Салкынча булса, толып чыгарам. Хәлләрен ничек? Язып буламы? «Сине соң язучы булырга кем чакырып китерде. Кыен булса, йөгенне ташла да, болынга кач»,—дигән сүзләреннән соң, мин бернигә дә зарланмыйм. Гомерлек сабак булды анын бу сүзләре. —Ә Язучылар берлегенә керүен ни хәлдәрәк тора? Барлык документларын да әзерме? Рекомендацияләрен җитәме? Безнен мишәрдә: «Кала кала-кала да, губернага әйләнә»—диләр. Капмасын. Бар нәрсәдә үз вакытында кадерле. Минем рекомендациям дә иртәгә Союзда булыр. Шуннан соң да нүжәли алмаслар икән?! Хәер, бик мөмкин. Мин хәзер—хаста. Сүзем үтми башлады»,— дип янымда утырды.—Тынла, алайса үзенә бер мәзәк сөйлим Карендәшләремне борчымый-нитми генә үлим әле, дип тау куышына кереп яткан филне тычканнар кыерсыта икән. Филне тычканнар җәберләсен инде! Кеше ышанырлык хәлме, диген. Теге шайтаннар, филнең озын борыны эченә кереп оя корып, борын сенгерләрен кимерәләр икән. Үзем дә шул хәлдә бит,—дип Габдрахман ага көлеп куйды.—Иҗатымны, язган әсәрләремне тәнкыйтьләүчеләр күбәйде... Мин шул көнне үк кайтып киттем. Икенче көнне сәгать уннарда, ул дәвердә Язучылар берлегендә җаваплы секретарь булып эшләгән Равил Фәйзуллин өйгә шалтыратты. —Сина тагын бер рекомендацияне Габдрахман ага Әпсәләмовнын тормыш иптәше Маһинур апа идарәгә китереп үз кулы белән минем кулга тапшырды,— диде. Минем Берлеккә керүем тарихта бер мәзәк булды ул. Яшьлекнең бер чорында керәсе, әгъза булып торасы килә анда, шайтан алгыры, инглизләр әйтмешли, чьорт побьюрый. Бүгенге яшьләр өчен бүген дә шулайдыр. Дәрәҗә бит! Аларга карата бик игътибарлы булырга кирәк. Шул ук вакытта Берлекне буш балластлар белән дә тутырырга ярамый. Әдәбиятыбызга керткән өлешләре пүчтәк кенә булса да, андыйлар төркемнәргә берләшәләр, корылтайлар вакытында үзләрен начар тоталар, күкрәк сугалар, әллә нәрсәләр даулыйлар. Берлеккә әдәбиятыбыз йөген төп тәртәгә җигелеп тарту өчен кергәннәрен оныталар 2002 нче елнын азагында. Язучылар берлегенең утырышына туры килдем. Шунда Берлеккә әгъза итеп Габдрахман ага Әпсәләмовнын онукасы, ягъни Булатның кызы Альбина Булатовна Әпсәләмованы алдылар. Русскоязычная икән. Төкле аягы белән килгән коллегабыз булсын. Бүлеккә алуны сорап гариза язганчы, ул инде ниндидер әдәби премияләрнең лауреаты да булырга өлгергән. Арабызга буш балласт кермәдеме, дип шикләнергә урын юк. Болар өстенә, ул бабасы язган телне дә ныклап өйрәнергә теләге барлыгын әйтте. Ә менә мин Берлеккә алай шома гына кереп китә алмадым. «Казан утлары»нда басылу—дәрәҗә. Ул синен язучы булып җитүенне раслый торган фактор. Минем анда басылган беренче хикәяләрем «Яшь наратлар» белән «Гомер иткән нигез» иде. Аларны басарга Ибраһим абый Гази тәкъдим итте. Әмма журнал папкасында алар ничектер озаграк яттылар. Ибраһим абый мине очратып: —Басылдымы синен теге ике хикәяң? Әллә мин күрмәдемме?—диде. —Күренми шул әле,—дидем. Ул чакта Язучылар берлеге рәисе Ибраһим абый журналга шалтыратты. —Ибрай вакытын кая куярга белми, дип уйлыйсызмы әллә сез анда? Яшь авторнын ике хикәясен сайлап алып, кулымны куеп басарга тәкъдим иттем. Ә сез һаман да сузасыз. Бу санга ук кертегез,—диде дә, трубканы ташлады. Ибраһим ага шундыйрак холыклы кеше иде. Әмма классик! Зур талант иясе. Анын белән дә әкәмәт хәлләргә тарып беттем. Мин Вышкалар монтажлау конторында эшләгән чорларда, безнен Лениногорск сайлаучылары Ибраһим абый Газины РСФСР Верховный Советына депутат итеп күрсәттеләр. Наказлар да бирделәр ате. Китапханәбез юк, депутат булып сайлангач, китапханә салырга булышырсыз, диделәр. Хәзер бер дигән китапханәбез бар. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртә Булачак депутатыбыз башта сайлаучылары белән очрашуга килде Андый зур каләм остасы. Язучылар берлеге рәисе килгәч, шәһәр җәмәгатьчелеге шау итте. Ә мин аны каршы алырга да. беренче көнне Нефтьчеләр сараенда анын белән булган очрашуга да бармадым Минем хәтта диссидент халенә төшеп, оппозициядә торган чорым Берсе артыннан берсе хикәяләр шапылдатуны туктаттым да. «Сукмаклар» дигән роман язып ташладым Өч йөз алтмыш биш бит. Нәшрият исәп-хисабы белән унбиш табак! Илья Ильф. Петровлар стилендә, өлгереп житкән социализм шартларында яшәү рәвешебезгә карата ачы сарказм вә ирония белән Роман басылмады Хатык шагыйре. Тукай премиясе лауреаты Гамил абый Афзал очрашкан саен, ул бик көчле романыңны кайчан бастырасын инде, дип аптырата иде Гамил абый, неподкупный мужик, начар әйберне мактамас Менә шул романны, кулъязма хәлендә генә кулга төшереп, чираттагы Әдәби ел йомгакларында тетмәсен тетеп, тәнкыйтьләп чыктылар Бәлкем өстән шулай кушкан булганнардыр. Югыйсә, мин анда кызыл жепкәурап, дөньялыкта аты тормыш юлына һәркем, кыска гына булса да. үз сукмагын сатып чыгарга тиеш, дигән фикер үткәргәнием. Әйе. олы юлга үз сукмагынны салып чыгарга кирәк. Кемдер салган сукмактан түгел. Шушы басылмаган әсәр өчен мине Лениногорск Солженицыны дип атадылар Югыйсә, Солженицын исеме тагарлык берни дә юк төсле тоела әсәремдә Әмма япь-яшь башым белән андый ярлык алгач, мәрхәмәт юк инде мина Нәшриятка да юллар ябык. Подпольега күчеп, юрганымны башымнан бөркәнеп, өнемә кереп ятсам гына инде Сүземненочын истән чыгармыйм Бу хәлләр нәкъ менә безнен калага депутатлыкка кандидат булып Ибраһим ага Гази килү алдыннан булды. Житмәсә. бергә аралашып яшәгән дустым, көнчелеген тыя алмаганмы, минем өстән Ибраһим абыйга аноним хат җибәргән. Каян сүзен, каян нахак бәлаләрен табып бетергән, унтугыз бит язган! Минем эшкә чыкмыйча атналар буе эчеп ятуым, дүрт-биш хатын алып аеруым, плагиат белән шөгыльләнүем, тагын әллә нәрсәләр турында Хәтга: «Альберт Хәсәнов чит ил разведкасына хезмәг итмиме икән», -дигән җирләре дә бар. Шушы иптәшнен минем өстән анонимка салуын мин белмим бит Күрешкәндә елмаеп кулын бирә, дунгыз. Кулак нәселеннән булуымны да онытмаган Зәки абый Нури күрсәтте ул хатны мина Зәки абый тормыш сөюче, бик шат күңелле кеше иде — Минем турыда шундый онанимка язсалар, мин бик сөенер илем әле Язгалыйлар, әмма болай ук тәэсирле түгел.—дип укьпты ул аны мина колә- шаяра —Әмма эшен кәкәй. Ибрай бу хатны, йөзен балан кагы капкандай, сытып укыды Мә. разберис. синен яраткан партизанын, дип мина сузды Соныннан Ибраһим абый ул хатны үземә бирде Әмма аңлашканчы әле биш пот тоз ашыйсыбыз бар иде. Ибраһим Газины Лениногорск төбәгеннән депутат ясарга йөргән чорда безнен горком секретаре Ядкәр Гариф улы Шәфиков иде Бик дус кеше Лениногорскига икебез лә бер елны килеп, мин редакциядә эшли башладым ә ул авыл хужалыгы институтын тәмамлап, еовхезным бер бүлекчәсенә башлы итеп билгеләнде. Икебезне дә шунда ук комсомол шәһәр комитеты бюросына сайладылар Шәфиков җитәкләгән совхоз бүлекчәсендә магларны уныш 1ы кышлату турында мәкалә дә язганыем Менә аны КПССнын шәһәр комитеты җитәкчесе итеп күтәрделәр Беркөн кичтән ул шалтырата —Син бүген кичен башлыгыгыз белән очрашуга нигә килмәдең?—ди. Мин—ык та мык. —Кичә өч жирдә очрашуда булдык. Ул агаегыз белән уртак тел табуы кыен. Үзен мактап бер сүз әйттерми. Кыскасы, минем бүген колхозларга чыгып китәсем бар. Без аны «Хрушев кунакханәсенә» урнаштырдык. Иртән йокыдан торышына каршына барып баскан бул. Бер алдына, бер артына төш. Башлыгын бит. Кирәге чыгып куюы да бар. Ядкәр Гариповичка мин бит барын да ачып сала алмыйм. «Солженицын» булуымны да әйтә алмыйм. —Хет үтер, булмый миннән,—дидем.—Яратмый ул мине-е-е-е! Аңлыйсынмы, яратмы-ы-ый. —Син кем? Девка что-ли? Нигә дип ул сине яратырга тиеш0 Менә мине яратучылар да күк йөзендәге йолдызлар хәтледер дип әйтә алмыйм, һич тә. Яшибез бит әле. Бу сина минем тарафтан житкерелгән дәүләт күләмендәге әһәмиятле парпоручение. Үтәми генә кара! Минем холыкны беләсен. Бюрода информацияң... —Белүен беләм дә. Ядкәрь... —Разговор окончен. Немедленно приступай к исполнению! —Бездә «Хрущев йорты» дигән затлы-элиталы кунакханә бар. Аны Н. Хрушев киләсе булгач, махсус салып куйганнар иде. Анда хәзер дә ин зур кунакларны гына кертәләр. Көз айлары бу. Иртүк торып, шунда киттем. Аягым бер дә тартмый. Тауга каршы тегермән ташы тәгәрәтү мина мең өлеш жинелрәк булырые. Иртәнге жиде тулмаган әле. Барсам. Ибраһим абый бакчада йөри. Өстен яфрак баскан сукмак буйлап ике кулын артка куйган, каршы килә. Сәламемне алдымы-юкмы, хәтерләмим. Әмма коточкыч җирәнеп карады төсле миңа. Кунакханә биек таш койма белән әйләндереп алынган. Эчтәге хәлне ят күзләр күрмәсен өчен. Ишек алды тыныч. Аннан башка беркем дә юк. Бераздан моны иртәнге чәйгә дәштеләр. Кереп китте. Мине чакырмады. Мин тышта калдым. Анысы гына, чурт с ним санә, нимесчә әйткәндә—доннер веттер! Бераздан горком егетләре белән горком машинасы килде. Ике-өч хезмәт коллективында булдык. Ә кичен янәдән Нефтьчеләр сараенда очрашу. Хәтта үз биографиясен, шәҗәрәсен дә юньләп белмәгән бер мокыт-обывателъ булачак депутатынын иҗатын каян чамаласын? Кандидатның иҗат юлын якыннан белүче буларак, төп чыгышны миңа ясарга куштылар. —Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм актив җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази, ягъни Ибраһим Зарифулла ул Мингазиев 1907 нче елнын 4 февралендә, Татарстан АССРнын Кама Тамагы районы Иске Карамалы авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа,—дип башлап киттем инде. Бик яшьли ятим кала, дип тә өстәдем. Аннары иҗат юлы турында сөйләп киттем. Үзем бик яратып, онытылып укыган «Онытылмас еллар» романын. Татарстан нефтьчеләренең батыр хезмәтен, нефть чыккан якларда яна кешеләр җитлегүен сурәтләүгә багышланган «Гади кешеләр» романын язды, дип сөйләдем. Андый чакта мактау сүзләре әйтми дә булмый. Депутатлыкка хөрмәтле кандидатыбыз Тукай премиясе лауреаты, ике тапкыр Почет билгесе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, дип тә әйттем. Ибраһим абый президиумда утыра бит. Трибунадан мактаганда миңа шул хәтле усал итеп карый, теше җитсә, шатырдатып чәйнәрие. Мин бит анын өчен сөйләмим, залда утырган кул чабучылар өчен сөйлим. Горком, горисполком кешеләре өчен дә. Әлеге кичке очрашудан сон безне «Урал» ресторанына алып бардылар. Горком кешеләре мине Ибраһим абый белән рәттән утыртмакчы булалар. Мин мөмкин кадәр читтәрәк урын сайлыйм. Ибраһим ага исә, шуннан, ерактан торып та мина: «Син, егетем, монда ни дип ияреп килден инде?»— дип карый. Шулай берчакны язучыларыбыз күрше Чуашстанга очрашуга барганнар Бер кунак йортында чуаш кызлары Ибраһим аганы бик кыстыйлар икән Комештәй саф ангалабыздан авыз итмәсәгез. ап-ак капрон күлмәгегезне пычратып, муеныгызга салабыз дигәч, шул самогонны кабып, өч сәгать буена йотмый утырып, урамга чыгу белән төкереп ташлаган Ибраһим абын бит ул! Бу турыла бер күрешкәндә шагыйрь Сибгат ага Хәким сөйләгәнне Аннары Ибраһим абыйнын үзеннән дә сорадым —Капрон күлмәкләрнен чыккан гына чагы. Ул күлмәкне портфелемнән алып кигән генә идем. Муенына салабыз дигәч, каптым шул ангалаларын Ләкин йотмадым,—дип агай үзе дә раслады Менә шушы, гомере буена бер рюмка тотмаган кешегә, жай табып кара! Жәмгыять. үз өстенә төшкән бурычын, нинди дә булса берәр олуг затны хөрмәтләгәндә, ана күпме рюмка тоттыруы белән бәяләмәкче була. Шундыирак заманнар килде бит Ә бу очракта әлеге Олуг зат—Камил аек! Хәтта исен күтәрә алмый. КПССнын шәһәр комитеты секретаре Ялкәр Шәфиков та агай белән шул җирлектә уртак тел тапмаганнар бугай. Шәфиков аны сыиламакчы булган, агай баш тарткан. Аның мыскал да капмаганын кем белсен? —Егетләр, васыять итеп әйтәм. мин үлгәч, ягъни аягымны сузгач, мине зинһар зиратнын корырак җиренә җирләгез. Юкса, миндә коточкыч раматиз бит,—дигән сүзләр дә аныкы Галәмәт тә шаян телле юморист иде ул. Анын «Замана балаларын» тәгәри-тәгәри көлеп укыдык ич Ресторанда чакта, өстәлнсн теге башында утырсам да, булачак депутатыбыз исәнлегенә рюмкалар тотканда, күзлеге аша мине усал мөгезләп —Нәрсә угырасын? Эч!—дип куя. Эчүен яшереп, кәнфитләнеп утыра, дип уйлый инде. Минем өстән язылган анонимкада мин бит «последний алкаш*—дип күрсәтелгән. Ике көннән сон горком егетләре безгә бөтенләй иярми башладылар Очрашулар тәртибен минем кулга тоттырдылар Хезмәт коллективларыннан билгеле сәгатьтә килеп алалар, очрашудан сон кире китереп куялар Очрашу вакытында сайлаучылар кайбер наказларын әйтәләр. Аларын да мин теркәп барам. Ара-тирә Ядкәр Шәфиков шалтырата. Күп сөйләшеп тормый Партиянең Лениногорск шәһәр комитеты сезнен эшчәнлектән канәгать, -ди дә. трубканы куя. Горком канәгатьтер дә Әмма безнен арадаш үзара монәсәбәтләребез булачак депутатыбыз белән дөбер-дөбер кайнау ноктасына җитте. Беркон очрашудан кайткач, аяз күк иозенә бихисап йолдызлар калыккан матур кичтә, кунакханәгә кереп китәр алдыннан. Ибрай абыем, күзлеген сортә-сөртә:—Син. энем, чыннан да шома егет икәнсен, ничәнче кон минем тирәмдә ни дип бөтереләсең ’ Язучылар берлеичю керәсем киләме Әллә китап чыгары п булмасмы'.’ дип чуаласынмы.’—диде. Сүззәрен сирәк тешләре аша сыгып чыгарды. Олы язучы. Язучылар берлеге рәисе, сина базар карчыгы түгел. тупас сүзләр әйтеп орышмас ич инде Әмма минем өчен анын бу сүзләре бик тупас тоелды. Минем дә түземлегем сонгы чиккә җиткән булгандыр — Ибраһим абый, авырга алма, яме Сез мине сөймәгән кебек минем лә сезне күрәсем килми Коммунист буларак, горком кушканны үтәп йөрим бит Үтөмөсиең дө, шушында яшисе бар Бер порученне биргөниек шуны и үтәмәде, диярләр. Сине озатып йөрергә .шар куштылар Ш.фиков үк- к\ шты Югыйсә, ике аягымнын берсен дә. дип тездем дә салдым Ибраһим абый тәмам гарык мин сездән... —Шулай мени-и-и!—дип сузды ул Йөзе күзгә күренеп үзгәреп китте ■ > мин тагын, пеләш бәрән. Син. зинһар, мине гафу ит. Әйдә, кереп, чәй эчик —Юк, юк, Ибраһим абый, чәйләп тораммы сон! Киттем, киттем... —Юк. юк.—түгел. Бу юлы менә минем белән чәй эчәргә мин поручение бирәм. Анда бик яхшы бильярд өстәле бар. Бераз шар тәгәрәтеп алырбыз. Икенче көнне безгә Шамил абый Бикчурин, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге житәкчесе Әдип абый Маликов, минем ахирәт дустым Нәжип Мадьяр кушылды. Ул кичне безгә кунакка кайттык. Мәдинәм-Гөлкәемнең әнисе Миңлесәрвәр әниебез күп итеп өчпочмак пешергәнне. Кампаниясе шундый: бик күнелле итеп сөйләшеп утырдык. Ибраһим абый безгә фронтта дивизия газетасында эшләвен, сугышта күргәннәрен сөйләде. «Полуторка машинасында алгы сызыктан штабка тораташ булып каткан мәетләр түшәлгән юлдан кайтабыз. Бер урында кар көртенә чумдык. Буксовайт итә башладык. Зыр килеп бер урында әйләнеп утырган арт көпчәкләргә дә, кар астыннан гына өстерәп чыгарып, мәетләр тыгабыз».—дип сөйләде. —Кемнәрнеңдер газизләре, бердәнберләренең гәүдәләре бит инде алар!— дидек без әсәрләнеп. —Сугыш! Фронт! Алар турында уйлап торырга вакытын бармы?—диегез. Приказ үтәргә ашык. Үтәмәсән—трибунал! Анда күп сөйләшеп тормыйлар. Алып чыгалар да, шалт мангаеңа берне! Синен дә үле гәүдәңнең юл түшәргә китүе ихтимал,—дип куйды агабыз. Аннары ул пианино артына күчеп утырды. Тукайның «Өзе лгән өметен» уйнады. И, мөкатдәс, монлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахырысы! Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күнелем кошы, Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы. Булмадың алтын ярым, салкын ярым син дә минем. Бер елмаюын берлә тормыш юлым яктырткычы! Күз яшен дә кипмичә еглар вафат булган әни! Гаиләсенә жяһаннын ник китердең ят кеше?! Үпкәненнән бирле, әнкәй, ин ахыры тапкыр син, Һәр ишектән серле углынны мәхәббәт сакчысы. Бар күңелләрдән җылы, йомшак синен кабрен ташы. Шунда тамсын күз яшемнең ин ачысы һәм татлысы! Шушы юлларны үзе пианинода уйнап әйтте дә, монарчы бик кырыс күренгән Ибраһим агабыз, сулкылдап елап та җибәрде. Маңгаен, йөзен ике кулы белән каплап, инструмент өстенә сыгылып та төште. — Шуна күрә дә бөек Тукаебыз, дибез аңа. Әнә, нинди юллар язган. Татар поэзиясенең ин биек Олимпасы! Үз тирәсенә бер ялагайны, бер куштанны якын җибәрмәгән гаять кырыс булып күренгән өлкән каләмдәшебез үтә дә йомшак күңелле булып чыкты. —Сез, яшьләр, Тукаебызны укыйсызмы сон?—диде ул яшьләрен сөртеп.— Апдында Тукай томнарын тотмыйча, аларга атнага бер булса да күз салмыйча торып, талантлы әсәр язып булмыйдыр ул. Аннары без тәмләп чәй эчтек. Ибраһим ага әниебезнең өчпочмакларын да мактап-мактап ашады. Ибраһим абый безгә депутат булгач та килеп йөрде. Сайлаучылары наказ жэнвэт ЫРУЫ_____________________________________________________________________________ иткән китапханә төзелеше белән дә даими кызыксынып торды. Казанга баргач, теге анонимканы да кулыма бирде —Саклама, яндыр.—диде —Шуны язып утырганчы. мат>р бер хикәя язса, исеме әдәбиятка керер иде. Достоевский андыйларнын йөзен бик белеп ачкан — диде. Ул дустым байтактан мәрхүм инде. Мин ана мыскал да үпкә тотмыйм Урыны жәннәтгә була күрсен Алга табарак бик хәтәр бер әйбер әйтергә җыенам әле. Анын мәрхүм булуына мин дә сәбәпче түгел микән? Ибраһим абый, сайлаучылары алдында отчет тотарга килгәндә, мин аны каршыларга Бөгелмә аэропортына барып баскач —Син. шома егетем, бу юлы да партпоручение үтәргәме, әллә мине күрәсен килеп, ихлас күнел белән килденме?—дип елмаеп, күз кысып, сорап куяр иде. Кичләрен ул жәяүле сәйранга чыгарга ярата Шамил абый Бикчурин белән икәүләп, без аны Лениногорскинын әллә нинди почмакларыннан әйләндереп алып кайтабыз. Лениногорскида. Муса Жәлил белән бергә әсирлектә булган, аны күреп белгән Зиннур абый Мөхәммадиев яшәде Аны күреп сөйләшергә Гази абый Кашшаф та килгәләде Зиннур абыинын истәлекләрен ул китабына да кертте Зиннур абый шәһәр читендәгерәк баракнын егерме квадрат метрлы гына бер бүлмәсендә биш жлн булып яшәп, буровойда эшли. Әле тулысынча акланмаган Горком кешеләре минем анын янына барып йөрүемне бердә килештермиләр... Өстәл сукмыйча гына шелтә ясаганнары да бар Зиннур абыйларга Ибраһим аганы да алып бардык —Жәлилне үз күзен белән күрдеңме'* Аралаштыгызмы'* Ниләр сөйләгәне хәтерендә?—дип. бик җентекләп сораштырып утырганые Ахыры киләсе саш)и Авторлар игътибарына Редакциягә кулъязма җибәргәндә түбәндәге мәгълүматлар булу мәҗбүри 1. Фамилиягез, исемегез, әтиегезнен исеме 2. Яшәү урыныгыз 3 Туган ел. ай. көнегез 4 Паспорт мәгълүматларыгыз 5. Дәүләт пенсия страховкасының страховка таныклыгы номеры 6 ИНН номеры 8. Вертикаль портрет рәвешендәге яхшы сыйфатлы фоторәсемегез. 7. Телефоныгыз (шәһәр кодын да күрсәтеп)