Логотип Казан Утлары
Роман

КОЗГЫННАР ЙОЛДЫЗ ЧҮПЛИ

Карга көтүе О чты-очты, каргалар очты, авыллар очты, шәһәрләр очты... алар артыннан кешеләр очты. Кыскасы, авыллап— давыллап очты болар... Кошлардан кала, барысы да берзаманны арып туктадылар. Кара каргалар, ала каргалар, сыерчыклар, чыпчыклар, саесканнар, чәүкәләр исә һаман очтылар да очтылар. Кара каргалар бала чыгаруга ук, үзләре арасында сәер хәлләр башлануы н сизеп алдылар. Үзләренчә фикер дә йөрткән булдьшар, аптыраштылар, шаккатып та карадылар, әмма барыбер уртак бер акыллы нәтижәгә килә алмады, бахырлар. Эш шунда иде ки: күкәйдән яна борын төртеп чыккан бер кара карга баласы үзен гажәп сәер тота, ул бер дә башка кара карга балаларына охшамаган. Бу кара карга баласының анасы—зур кара карга да— аптыраган булды, әмма ничек кенә аптыраган булып кыланмасын—ул һич кенә дә эчкерсез түгел кебек, барыбер сере булгандыр анын. төп гаеп ана каргада шикелле иде... Гаеп шул: менә дигән сөлектәй кара карга егетләре була торып, нигә, нигә әле ул,—жир бит!—башка кош егетләре белән әвәрә килгән!!! Әнә хәзер оясындагы бер җан иясенә карасын: ни кара карга түгел, ни чын чәүкәгә дә, козгынга да, кыскасы, шайтаныма да охшамаган!.. Холкы нинди булыр әле тагын! Анысы бераз үсә төшкәч күренер... Әйе, бер караганда, әгәр дә ул адәм затыннан булса, ана карганы шул рәвешле гаепләп тә булыр иде төсле кебек. Ләкин ул бары тик карга гына лабаса! Оясына берәрсе үз күкәен салып киткәндер дә... Бәндәләр карыннарында йөрткән газизләрен чүплеккә яки балалар йортына ыргыткан шикелле... Чү! Тукта! Кырт кын гаеп ташларга ашыкмый торыйк әле...Бәлкем, ана «Карга грибы» йоккандыр... Белмәссен, белмәссең! Бу замандамы?!! Янкилар ' «Терсәк сугышы» роман дилогиясенең икенче китабы Журнал варианты Зиннур ХӨСНИЯР (1961)-прозаик; «Таң ата да кич була». «Тәгәри китте язмышлар» һ. 6. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши. котыра-котыра алар очып килгән жылы якларга атом бомбалары ташлый' Грипп кына түгел, яна төрле вирус барлыкка килеп.»Карга сифлисы» дигән авыру килеп чыкса да шаккатырлык түгел бит!" Ә хәзергә очты-очты каргатар очты Авыллар очты, шәһәрләр очты, бомбалар очты һәм кешеләр... Әкбәровнын көне иртәдән жан кыю белән башланды Атай булырга тиеш түгел иде. югыйсә Бу эш уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыкты Киресенчә, нәкъ менә бүген буйдак егетнен тормышында зур үзгәреш, борылыш булырга тиеш иде ләбаса! Монда жан ияләре канынын ни катнашы бар сон. Ходаем! Киче дә бик матур башланган иде бит канә! Энгер-менгер белән үк. май урларга барган ата мәче сыман кача-поса. тол хатын янына кнлде Көндез үк сөйләшеп куйдылар. Бүләккә дип бер кочак чүпрәк-чапрак та сатып алды Бүтән вакыт, «уҗымга* кереп чыкканнан сон. һәркайсынын өсталендә акча гына калдырып кигкәли иде. Кичә, гомердә булмаганча, махсус ниятләп, чүпрәк жыйды Башка чакта култык астына коньяк ише эчемлек кыстыра яки затлы коры шәраб ала иде Соңгы араларда сөйгәне Гөлйөземгә карата суыныбрак йөри Барый Гаепнең кемдә икәнлеген белми, әмма жанын битарафлык пәрәвезе чорнап алуы хак Бу халәте егетне куркыта, юлын аркылы кисеп чыккан кара мәчедән дә артыграк шүрләтә һәм ул алай булуын үзе дә теләми, ары бәрелә, бире сугыла, күнел күзенә төшә башлаган энгер-менгерне якты өмет нурлары белән тутырып, мен төрле шик-шөбһәләреннән котылырга, арынырга тели, тагын да дөресрәге, тыпырчына, бәргаләнә иде Ул үзенен жир өстендә нык басып торганлыгын белә, алдына куйган максатларына ирешәчәген аңлый. Ләкин шул ук вакытта байлык-му.хлыкнын. кесә гулы акчанын һәм хәтта дан-шөһрәтнен генә барыбер күнел тынычлыгы алып килмәячәген дә чамалый. Адәм баласы үз гомерендә бер генә тапкыр булса да коштай талпынып алырга тиеш., анын яраткан кешесе булырга тиеш Бәхетле адәм баласын ы н Барый Әкбәров акылсыз малай түгел. Байлык һәм дан-шоһрәт танымый ин очына менеп утырып та. әгәр Табигать-Ахланын ин бөек хисеннән— мәхәббәт тойгысыннан мәхрүм буласын икән, алеге алтын тау башында сина һичшиксез шыксыз булачак! Әнә шул шыксызлык өркетә дә иңле аны Ә кемне булса да яратамы сон ул? Балкем. Табигать-әнкә аны бу хистән мәхрүм иткәндер? Анын тынгысыз, ярсу жанына андый нечкә хис орлыкларын салып вакланып тормагандыр! Барый кулы белән тотып карамыйча ышанмый Һәм үз-үзен инандыру очен төрле ысулларны файдалана Хәер, төрле дип бу очракта анын ысулы бер генә бугай инде Гөлйөземне башка кыз-хатыннар белән чагыштырып карау. Һәм ул карый да өйрәнә, җентекләп чагыштыра Барый Әкбәров үзенен кача-поса «нагаизллар белән магашуын» өнә шу ндый фәлсәфә нигезендә аңлатырга тырыша Үз-үзен ә инде билгеле Һәм шулай иткәч, кылган гөнаһлары да акланадыр сыман иде Без үзебез сокланган кешеләрне түгел, ә безгә һушлары киткән кешеләрне яратабыз дигән бер акыллы баш Наташа атлы бу яшь тал хатын, кыз- кыркынны авылда калдыру өчен һәм хатын-кызга зш булсын дип. махсус оештырган калхоз йортындагы тегүчеләр осгаханөсснә хахләрен белергә Барын абыйсы килеп керсә, каушавыннан икс бармагын бер итеп тегеп куя торган иде Кулында кайчы тоткан чагы булса, бармакларын турардай булып онытыла, бинадагы электр уты кинәт кенә сүнеп, яктылык һәм нур бары тик анын з. з. .к зур зәнгәр күзләрендә генә янып кала иде. Моны иптәшләре дә белә, моны колхоз рәисе үзе дә сизә. Ел ярым тирәсе элек Наташаның Степаны үз каберен Чечня җирләрендә табып, шунда ятып калды. Жаны сагыш белән тулган яшь бикәчнең шул рәвешле ирен юксынуымы бу, әллә инде уенчак күнеленен азынасы килү галәмәтеме? Ул хәтле сен иптәш кызлары да белми, җитәкче абыйлары да тәгаен генә әйтә алмас. Әлбәттә, Наташа үзе дә чамалап бетерми. Шулай да?.. Кем үз гомерендә мәхәббәт татымаган, шул яшәмәгән, диләр. Мәет кенә булган, тере мәет. Әлеге гыйбарә-теорияне Әкбәров яхшы белә, мәгьнәсенә дә төшенә. Дөнья белән Мәхәббәт һәм Ачлык идарә итә дигәнне дә ишеткәне бар анын. Әйе, ач эт күзенә карап тора, ачлы-туклы халык сарык көтүе хәлендә... Монысы аңлашыла . Ә мәхәббәт? Гөлйөзем?.. Барыйның әлеге гыйбарәне сонгы шөребенә чаклы сүтеп бетереп, тикшереп карыйсы килә. Дөньяның күп кенә могҗизалары анын өчен балачакта әбисеннән ишеткән матур әкият кенә кебек. Башкортларның арба тәгәрмәче уйлап табуларына ышанмаган шикелле, һәр нәрсәгә дә аһ-ваһ итми, бик шаккатып тормый. Анын өчен бу дөнья с ораулардан бигрәк гел җаваплардан гына торадыр сыман иде бит?!. Ә мәхәббәт?.. Гөлйөзем?.. Анын моңа һаман тәгаен генә җавап бирә алганы юк. Һәм шуңа эче поша да инде. Нәкъ менә шул сәбәпле кичә кич яшь хатын катына килде дә инде буйдак исемен йөртүче Барый абзагыз Әкбәров. Әйе, шуңа күрә чуала ул һәм үзенең «уҗымга йөрүләрен» әнә шундый зур фәлсәфи фикер-нәтиҗәләр ярдәмендә ныгытып та куя. Ләкин барыбер... барыбер кемнедер яратасы килә егетнең. Шулай диюгә, күз алдына капылт кына Гөлйөзем килә дә баса. Ә Барый аннан курка. Үзеннән түгел, ияләнеп, күнегеп китүеннән курка. Бик гади генә ияләшеп, Мәхәббәтне татымый калырмын, дип курка. Наташа кич буе Барый бүләк иткән күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен киеп карады. Адәм күрке чүпрәк, ди. Төскә-биткә һәм гәүдәгә болай да сөбханалла гына булган яшь хатын да курчак, курчак та курчак иде. Күз карашларыны ң янып-янып алулары, яна кием кигәч, өй буенча очынып- очынып йөрүләре Барыйның күңеленә хуш килде. Юк, дөрес аңлагыз, үзен әллә кемгә куеп, үзе алган чүпрәк-чапракка сокланып, аларның нәкъ менә анын бүләге булуына хушланмады Әкбәров. Ул кич буе бары тик матурлык кына карап утырды. Яшь хатынга сокланды, җаны эреп, шулчаклы рәхәт, ләззәтле булып китте ана кайбер мизгелләрдә... Әллә Мәхәббәт дигәннәре?!. Тулып җитешкән түгәрәк Ай төн уртасында тәрәзәдән кереп (пәрдәсен дә тартып куймаган мәхәббәткә сусаган хатын), буяулы идәнгә тәгәрәде. Өй эче гөлт итеп яктырды. Шул яктылык Барыйны да уятты. Ул, борыны белән хатыннын ике күкрәк арасына төртелеп, йоклап киткән иде. Уянгач та кинәт кенә һушына килеп җитә алмады, беркавым хәрәкәтсез ятты. Иреннәре хатыннын тыгыз күкрәкләренә тиеп алды. Наташаның тәме бүтән, башка төрле иде Тел белән тоеп булса да, әмма шул ук тел белән әйтеп, аңлатып биреп булмаслык чит, ят тәм иде бу. Ул шундук кискен генә борылып, сары йонлы мари мәчесе кебек тынсыз гына йоклаган кызга аркасын куеп ятты. Мари авылында песиләр һәммәсе дә бер төрле сары була. Татарларда мәчеләр аклы-каралы. Әллә ягы белән генә шулай микән? Ә урыс авылы Бурянда песиләр нинди төстә сон әле? Барый беркавым шуны исенә төшерергә тырышып ятты да, үзалдына көлемсерәп куйды: алар кечкенә юлбарыс балаларына охшаган, комсызлар, караклар. Бурян урыслары, җиңел тормыш эзләп, шәһәргә күченеп китә, мәчеләрен үзләре белән алып тормыйлар, тегеләре кыргыйлаша. Әллә ул жан ияләре киләчәк язмышларын алдан ук сизенеп, урман-кырларда япа-ялгыз калаеыларын белеп, юлбарыска охшап туалар микән9 Тәмсез тоелган тәмнән сон Наташаны тагын кочарга теләге сүрелгән иде Шуна күрә песиләр дөньясына кереп китте ул. яна шөгыль тапты. Аннары беркавымнан үзалдына: «Мәхәббәткә барда мишәит итә икән».—дип сукрана- сукрана торып китәргә уйлады Шул мизгелдә мари кызы, муенына йокы аралаш кайнар беләген салып, аны бастырыклап ку йды Кайнар беләк пешерсә дә асылына алмады Барый, кызнын кулын дорфа гына читкә этәреп, идәнгә сикереп төште. Урамда каргалар тавышы ишетелә, авыл азе уянмаган Каргалар каркылдавы күнелгә гия Бигрәк тә бүген Барыинын кәефе шәп—мәхәббәттә ачыш ясаган көне. Ул, узе белән алып килгән мылтыгын кора-кора. урамга чыкты һәм ишегалдына аяк басуга, багана башларында тезелешеп утырган карга көтүенә төбәп атып та жибәрде Иртәнге тәмле йокысыннан уянасы килмичә тыныч кына изрәп яткан авыл сискәнеп китте, өй түбәләре урыннарыннан кубып, күккә күтәрелгәндәй, тәрәзә пыялалары чатнагандай булды, мари урманы артыннан сыртын күрсәтергә әзерләнгән кояш, куркуыннан, беркавым тоткарланып торасы итте Комбайнчы Валерийның—халык телендәге исеме Бәлүк—хатыны Нәчтә жилс айлык корсаклы булып, тан белән жинелчә генә кысталып, лапас ишеге артына чүгәләгән иде; ату тавышыннан коты ботына таба тәгәрәп, лап итеп үзе юешләгән җиргә утырды, капылт кына эче борырырга кереште һәм ул. әле беренче бәбиен генә алып кайтырга йөргән Бәлүк хатыны, әллә куркуыннан, әллә каты авыртудан чырылдап кычкыра башлады. Этләр ормәде. аларнын койрыклары бот арасында иде Бәлүк үзе дә йокламыйча ята. ана торып, комбайнын кабызырга ла вакыт җиткән иде Кичтән Бачылый белән шәп кенә кәгелгән. башын сүтеп алып, анын урынына тегермән ташы кигертеп куйган кебек: мендәрдән күтәреп алып булмый. Аты-юлы белән Бачылыины сүкте: бу хәлгә ул гаепле иде Эш болай булды: алар кулга кул сугышып бәхәсләштеләр, имеш. Бәлүкнен малае ничек, ни рәвешле туачак9 Дөресрәге. Нәчтәгә хастаханәдән: «Үзен таба алмасан, кесарсво ясарбыз»,—дигәннәр. Бәлүкнен мондый ят сүзне моңарчы ишеткәне юк иле. сәер булса да бик кызык тоелган иде кссарово1 Әллә нинди чит сүз шунда! Малай дөньяга аваз салуга, бүтән телдә сөйләшеп китмәсә ярый инде дип уйлады ул Бу шик-шөбһәләрен Бачылыйга да чиште Ул гыйлемлерәк икән. Бәлүк шулай диюгә: — Беләсем килсә, кссарево корсакны яру дигән сүз була ул!—дип шәрехләп тә бирде. Нәкъ менә шул нәрсә араларында бәхәс кузгалтты да инде хагыннын корсагын аркылыга ярачаклармы, буйгамы9 Бачылый үзенекен әйтә буйга ди. Бәлүк үз ягына каера, анынча корсак аркылыга ярылырга тиеш Мин әйткәнчә булырга тиеш биг инде канә, чөнки малай минеке бит. дип уйлый ул Азар барыбер уртак бер фикергә килеп бетә азмыйча, кул сугышырга булдылар Кем отыла—шуннан бер читүк көмешкә! Бәхәсне исә бер чирек белән ныгытып, пичәтләп тә куйдылар. Әмма берсе дә соныннан Нәчтәнен Бачылыйга корсагын ачып күрсәтерме, юкмы икәнлеге хакында уйлап карамады. Э иртәгесен!. Иртәгесен бары тик Бачылыины сүтеп кенә жинсләсп булыр төсле иде. Тик ишегалдында хатынынын кычкырган тавышы аны шундук айнытып жибәрде—ул караватыннан идәнгә мәтәлде һәм тышка атылды Нәчтәне вакытыннан азда тулгак тота башлаган иде Мондый вакытта нәрсә ипләргә кирәклеген белмәгән яшь ир урамга чапты, бәхетенә күрә, алар урамында аты-юлы белән сүгенә-сүгенә »УАЗиг»ы тирәли әйләнеп йөргән Әкбәровка тап булды. Тәгәрмәчләрнең дүртесен дә кайсыдыр явызы тишеп киткән. Бәлүк, атылып, анын янына килде һәм сулышы кабудан ашыга -ашыга мәсьәләне аңлатырга кереште. Әкбәров тагын бер тапкыр ачу белән тәгәрмәченә тибеп куйды да: —Комбайнын кайда сон?!—дип кычкырды. Комбайн авыл башында гына булып чыкты. Ул, кызу-кызу, шунда таба атлады. Барый комбайн кабызып маташкан арада Вәлүкнең хатынын, кул арбасына утыртып, алып килеп тә җиткерделәр. Куларба тәртәсенә Бәлүкнен әтисе Сәнүк карт үзе кергән. Бәлүк арттан этә. әнисе Соня апай, авып китмәсен дигәндәй, килененен иңбашыннан тоткан Сәнүк карт—кечкенә генә буйлы, какча чырайлы, ләкин бик елгыр, тере бабай—атлаган саен башын артка таба кыегайтып, ялварулы тавыш белән килененә эндәшә: —Нәчтүк, киленкәем! Малай апкайт инде син, яме. Арттан эткән Бәлүкнен мона эче поша күрәсең, ул ана: —Җитте инде сина! Малай кайгысымы сон әле монда! Үзен исән-сау котыл, килен, диген!—дип, шелтә белдерә. Ләкин картнын һаман үз сүзе: —Әгәр малай булса... Мин аны председатель итеп куйдыртам, Әкбәровны Казанга зур эшкә алгач!.. Анын шулай дип әйтүе юкка гына түгел, чөнки мари авылында колхоз рәисен аеруча яраталар, олысы-кечесе хөрмәт итә. Сүз саен: «Барый Хазиевич безгә авыз тутырып ипи ашата!»—дип мактап кына торалар. Тик... тәгәрмәчләрне кем тишкән менә?.. Участок хастаханәсенә ике төрле юл алып бара: берсе туры юл, ләкин ул таштан түшәлсә дә бик сикәлтәле, икенчесе әйләнечтәнрәк салынган асфальт юл. Әнә шул асфальт юлга кадәр ярты чакрымлап басу аша ат юлыннан чыгасы бар. Барый комбайнны басуга таба каерды. Басуда котырып арпа үскән. Колхоз җирләре түгел бу, фермер Сибгатуллинныкы. Барый эшкә килгәнче үк, анын әтисе өстеннән югары оешмаларга йөри-йөри, талаша- сугыша торгач, Сибгатуллин үзенен фермер хуҗалыгы өчен җир алуга ирешкән иде. Шул җирендә менә ничә ел рәттән әйбәт арпа үстерә. Үстерү генә түгел бит әле. аны җыеп алып, урнаштырасы да бар. Сибгатуллин монын да җаен тапкан: унышны Казаннын сыра заводына тапшыра, чөнки арпасы аларнын таләпләренә туры килә. Әнә. өр-яна «КамАЗ» алып кайтып куйган. Тик нишләп машинасын басуда калдырган ул? Эшкә чыкканнар дисән, иртә әле? Төнлә кайтмаганнар дисән—басу юеш. «Ниемә дип баш катырам сон әле, мина димәгәе ник чукынып китми шунда Сибгатуллиннары. Барыбер сытып ташлыйм әле мин аны!»—дип, ачу белән сүгенеп куйганнан сон Әкбәровка җиңелрәк булып китте. Тик күнелгә этлек дигән нәрсә бер кереп урнашсамы? Ул этлек барыбер үзенекен эшләргә тиеш. Югыйсә, Барый булмый бит ул... Зур тизлек белән басу юлыннан чапкан комбайнның бер канаты яр буендагы машинаның әрҗәсе кырыена эләгеп китте. Дынк иткән каты тавыш чыкты, нәрсәдер шатыр-потыр килде, яна машина урыныннан кузгалып, тирән елгага таба тәгәрәде. Бу вакытта комбайн асфальт түшәлгән юлга күтәрелеп маташа иде инде. Хуш. асфальтка чыкты инде болар, хастаханәгә дә ерак калмады, барып җитәрләр әле, шәт. Ә менә өр-яна «КамАЗ» әлегесе минутларда мангае белән сусыз елгага төшеп кадалган иде. Руль артында йокымсырап утырган Сәмигулла уяу кеше булып чыкты: машина яр буена җитәргә дүрт-биш адым кала, арткы тизлеккә салып, муфтадан аягын алды. Машинаның баруы кимеде кимүен, тик ул барыбер ярдан аска мәтәләсе иде инде. Сәмигулла үзенен исән калуын балалары хакына, дип уйлады, алгы тәрәзәгә маңгае белән төртелеп алган Газйөэем дә бердәнбере—Әнвәре бәхетенә дип юрады Машинага шактый зыян килгән «Өр-яна «Нива« белән түлисе булыр инде моны Сибгатуллинга!*—дип офтанды Сәмигулла. Ә Гөлйөзем куркуыннан чытырдап ябышкан, бер кулы белән мангаен тоткан, икенчесе Сәмигулла муенын кыскан. Муен сөякләре чатыр-чотыр килсә дә. Сәмигллла араланырга ашыкмады, бу вакытта икесе дә исән калганлыкларына тәмам ышанып беткәннәр, әмма бик каты каушаганлыктан, әле дә булса зур аптырауда иделәр. Ин беренче булып Сәмигулла анына килде, ул борыны белән хатыннын ике күкрәк арасына төртелгән хатдә иде Йөзенә яшь хатыннын ачык изүеннән кайнар дулкын бәрелә Бу дулкын әзе яна гына ис-хуш жыйган Сәмигулланың янә анын алды ул. әсәрләнеп, хатыннын изүен аерып төшерде, халат төймәләре борчак кебек машина тәрәзәсенә сибелде. Теге дулкын тагын ла кайнарланды. Сәмигулла, үз-үэен белештермичә, юеш борыны белән ике күкрәк арасына кадалды Әле генә теге доньянын капка гәбенә килеп җитә язган хатын, кытыклануга түзә алмыйча, чырык- чырык көлә башлады Жил исеп куйды Яр буенда укмашып үскән тал агачлары салмак кына, бер җайга гына тирбәлергә кереште Бу мизгелләрдә өр-яна машинанын ватылу кайгысы да онытылып торды Ә югыйсә югыйсә бар да юктан гына башланган кебек иде. шайтан алгыры’ Сибгатуллинга яна машина алырга Сәмигулла үзе ярдәм итте. «Сөйләшеп куйган машинам бар, хатын җинел машина лип. авыз суын корыткач. «КамАЗ»га барган җиремнән. «Нива» га атланып кайттым. -КамАЗ» ны син ал*.—диде. Фермерга йок машинасы кирәклеген ишеткән иде ул Икәүләшеп барып машинаны алып кайттылар. Кайтуга Сибгатуллинга кереп, яна машинанын юл тузаннарын «юдылар*, аннан соң шул ук машинага утырып Сәмигулла үз авылларына кайтырга чыкты Бу вакытта төн уртасы җитеп килә иде инде Мари авылы аша узганда Сәмигулла бер капка төбендә Окбәров машинасын күреп алды һәм Барыйга булган үче исенә төште Ул. «КамАЗ*ын авыл башына чаклы чьиарып куеп, кире килде дә. үпсен без белән тәгәрмәчләренә төртеп чыкты, аннан сон. ачуы монын белән генә басылмагач, башында яна план туды Яшьтәшләр булып, ун ел бер парга артында ыштан төбе туздырсалар да. Барый белән дус түгел алар, хәтта бер- берсен сөймиләр, күралмыйлар Ләкин моны берәүгә дә сиздергәннәре юк. икесе дә эчтән генә көнләр Сәмигулла туп-туры урманга таба чапты Капкасын дөбердәтеп Голиоземне уятып чыгарды Ике-оч кон злек кенә Барый килеп, сине генә соям лип антлар эчеп, тиздән өйләнешәчәкбез дигән хәбәр дә калдырган иде. шуна күрә ул әүвәл исерек Сәмигулланың инагына чылтыратырга уйлады, тик ниндидер зчке хис аны туктатып калды һәм шул мизгелдә үк күнеленә хәерсез шик кереп оялады Кызыксынуы бик көчле иде. бәлкем, көнчелегедер Әмма икеләнүе дә юк түгел Шу ми да у л беркавым аптырап торды-торды да. вакыт ганга таба авыша башлаган бер мәлдә, халат остенә юка куртка гына элеп. «КамАЗ* кабинасына үрмәләде Алар дамбадан Сибгатуллиннын арпа басуына борылуга, сизгер хатын Чудрасала ягында гау башыннан төшеп килгән комбайнны күреп алды Комбайн тан белән кырга кузгалган, димәк, наряд бирелгән дигән сү ». Мари кызынын җылы кочагыннан нишләп болай иргә торып кигәсе итте икән сон бу Әкбәров * Гөлйөзем Ү з хисләремнең колы дип уйлый башлаган идем инде үземне. Үч минем тарафтан бу юлы алынмый калды. Тагын Барый! Рәхмәт төшкере—коткарды бугай ул мине. . Үч алу гөнаһыннан... Ә үзе гөнаһлы булып калды, бахыр... Сәмигулла хатыны Рәзифәне Мөхәммәт катына җибәргән! Мин үзем дә Сәмигулладагы үчемне аның хатыны аша алырга уйлап тора идем. Рәзифәнен иләс-миләс икәнлеген сизә идем бит. Ләкин исәбем монда һич кенә дә Мөхәммәтне катнаштыру түгел иде! Чү, туктале. тукта. Гөлйөземкәем!.. Тагын алдашасын бит! Җае туры килсә, син дә рәхәтләнеп Мөхәммәтне фазшаланган булыр иден ләбаса! Һәм ничек кенә аче! Һай. Аллакаем, үзен саклый күр бу бәндәләреңне җир йөзендәге гөнаһлардан!... Юкса, алар муеннарына чаклы батып бетәчәкләр ләбаса! Хәерле булсын, тагын аклану бугай инде бу... Адәм баласы үз-үзен аклау өчен ниләр генә кыланмый... Ә Барый?... Ни генә әйтсәң дә аның шулай эшләве мине чиксез куандырды: без икебез дә бер үк төрле уйлый башлаганбыз икән. Хәерлегә булсын, ярабби'.. Барый белән икебез дә бер төрлерәк фикер йөртәбез икән... бу юкка гына түгелдер... Яше авыша башлаган кыз-хатын мәхәббәт, ярату хакында акыл белән уйлый башлый икән инде ул. Бәлкем, җүләр чакта гашыйк булып, шул вакытта сөйгәненә кушылырга кирәктер кыз балага?.. Тагын сорау инде.. Сорау артыннан сорау... Җилләр исә, комнар күчә Я шьрәк чакта, уку йортын тәмамлагач, авылга кайтырмын да. шулай итәрмен, болай итәрмен, дип корган планнарны тормыш һәр җәһәттән үзгәртеп тора. Чөнки үзе дә үзгәрүчән ул тормыш дигәнен Шул исәптән кешеләр дә. Кешеләрне тормыш үзгәртәме яисә киресенчә :кешеләр тормышнымы? Гади генә фәлсәфә кебек, югыйсә. Кайчандыр Ил дигән Ил бар иде. Аннары аны «Республика» дип атадылар. Хәзер—филиал. -Үзәкнең Казан геополитик филиалы - Кемнәрдер Идел- Кама филиалы дип тә атый. Кыскасы, кем ничек дип әйтергә иренми инде. Филиал. Бу яна сүзне халык бигүк анлап бетермәсә дә. әйтелешенен татарча булмавы күпләрнең күңеленә хуш килде. Өстәвенә бер академик- галим. аз-маз тарихта чокынгалаганнан соң. «филиал» дигән сүзнең чын төрки-татар сүзе булуын исбатлаган иде. Исбатлау бик гад и, нәкъ халыкча: -Фили- дигән сүздән кыскартылып, чак кына үзгәртелеп ясалган ул. Урыс- француз сугышыннан хәбәрдар булган кеше өчен бигрәк тә гади инде. Фили авылында Кутузов хәл җыеп, французлардан качып яткан. Хәлиткеч тарихи кинәшмә дә Фили авылында узган. Ә Кутузов—татар малае—андый зур кинәшмәне бары тик татар авылында—Филида гына үткәрә ала! Бу аксиома инде! Каршы да килеп маташмагыз! Ин әһәмиятлесе: ул бик гади, аңлаешлы. Шул сәбәпле, -филиал- сүзен Казан халкы үлеп ярата. Казанда урнашкан зур идарәне Дәү филиап дип. аннан да бәләкәйрәкләрен кече филиал яки -фили- дип кенә җиффәрәләр иде. Фили башлыкларын исә -Филләр» дип әйтү гадәткә кереп киткән һәм шул гадәт кайбер тишек күзәнәкләр аша канга ук үтеп керергә өлгерде. -Филләр булгач, нигә Һиндстан түгел?»—дигән фикерләр дә йөрде. Чөнки сирәк-мирәк "Татарстан* диючеләр дә очраштыргалый иде ате. Бу фикерне, ягьни Һиндстанны аеруча бер җирән башлы депутат куәтләде. Анын уенча, бу нисбәттән ныклы дәлиле дә булып, ул шуннан гыйбарәт иде: «һиндстанда кызлар бик матур була, кинолардан күрсәтатәр бит Җырлары да ярыйсы гына. Без һинд кинолары карал үстек. Безне яшьлегебездән аерырыга берәүнен дә хакы юк!-* Кәефе әллә ни шәптән түгел. Берәр куян ише нәрсә атып алса, баткем. күнеле күтәрелер. Барыйны тан белән фили башлыгы чакыртып алды Хәзер анын шуннан кайтып китеше Урман аша узганда туктап алырга да исәпләде, башлык әйткән яна фи кер-идеяләрне дә акылы кабул итә алырлык хатгә килер кебек. Фили башлыгы—Барый Әкбәровнын туган тиешлесе Чакырта дигәч тә. мунча кертергә түгел икәнлеген белеп барды ул Зәет Вәлиевич өстәвенә өлкән Әкбәров сөйрәп чыгарган кадр да иде ате Читләргә ышана торган замана түгел. Бар ышанычлы терәк—туганнарда, малайларда, кыз-кияүләрдә. — Ике колхозынны тиз генә тотып берләштерергә кирәк!—диде Зәет Вәлиевич —Заманнын нинди икәнлеген сина ашатып торасы юк — Нишлим ди мин ул чаклы авыллар белән? —Тире жыеп. күн эшләрсен! — Юк. чынлап та? —Күрмисенмени?! Ишетмисенмени бердә! Дөнья кая таба бара! Колхозлар юкка чыгачак, җирләр сатылып бетәчәк! -Ну — Күтенне у, энекәш! Файдаланып калырга кирәк! Акча күктән яумый ул! Бетә дигәч тә. ике-оч елга сузылыр әле. Акылы булган кешегә шул вакыт бик җиткән инде, зур имчәкнен сөте дә күп була анын. —Син нәрсә, мине монда тагын оч ел черетергә җыенасын мыни ате! Казанга китәргә йөргәнемне беләсен бит' — Китмисең син беркая да, энекәш' Син монда кирәк Озакламый Франциядан яна чабышкылар партиясе кайтачак Кабул итеп алырга җыен —Мина булганнары да җитеп ашкан' —Ә Мәскәү! Мәскәүне нишләтмәкче буласын' Сөйләштек бит атлар белән Мәскәүне алырга барачакбыз! —Син дә Һади абый кебек бер хыялый инде. Зәет Вәлиевич' Мәскәү имеш! Мәскәү күз яшьләренә ышанмый ул. беләсен килсә! Исләре китәр бик! — Как-таксин. энекәш! Күршеләрне оныттынмыни''' —Син дә Мәскәүне атлар белән яуларга уйлыйсын инде алайса, кызык Тик хәзер. Зәет Вәлиевич. самолет ярышлары модада бит инде — Мәскәү өчен ат һаман да вално әле Ат ярышларын уздырып, атар үзләренен элек ничек итеп Казанны басып азганнарын искә төшерергә яраталар Атлар Казаннан булса, бигрәк тә хушлары китә инде аларнын! —Ат модасы бетте, самолетлар бит хәзер. Зәет Вәлиевич' —Ат модасы бетсә, тарих модасы бетмәде —Әгәр татар атлары Россиядә беренче урынны алса? —Алай булмаячак. Беркайчан да —Нигә алай дисен әле? —Дим шул Син ин яхшы атларынны барыбер обший казанга салырга тиеш буласын. Икенче төрле әйтсән. сборный командага Атларнын милләте юк аларнын Атларнын гынамы?! Адәм балаларының милләте дә көчләп юк ителеп яткан заманда. -Бу сорауны минабирәсенме, Зәет Вәлиевич ’ Юк. сина түгел Беркемгә дә түгел Ьч сорач җавап таләп итми, энекәш Зәет Вәлиевичнын урындыгы шыгырдап куйды. Ул шактый гына авыр гәүдәле кеше: чак кына кыймылдауга, урындыгы һәм өстәле берьюлы селкенгәндәй була да, читтән карап торган кешегә хәзер үк урыныннан кузгалып китәр төсле тоела. Анын бу гадәтен белмәгәннәр, хуҗанын сүзе беткәнгә исәпләп, үзе дә кузгалып китәргә әзер торыр, тик әйтеп каласы сүзе бетмәгән очракта кызу-кызу сөйли башлар шикелле иде. Барыйга Зәет Вәлиевичнын һәр хәрәкәте таныш булганлыктан, ул урыныннан кымшанмады. —Теге авылларны да мина кушып, бака боткасы ясамакчы буласын мыни! Беләсен бит, болай да эшем муеннан ашкан минем: тау башына күченәсебез бар. —Нием калган сина ул тау башында?! —Уйланган бит инде ул. Халыкны да күпме ризалатып йөрдем, беләсен бит. —Беләм, энекәш, беләм, яхшы беләм. Тик шуны аңламыйм: нигә кирәк ул сина?! —Мина гына түгел, сина да кирәк ул, Зәет Вәлиевич. Халык хәзер элеккеге түгел, грамоталыланды. күп белә, күп күрә башлады. Күтенә утырсын өчен бер бутап алу кирәк аны. Шуннан сон тынычлана ул. Аннары инде синен Казансу буендагы чиркәү чаклы коттеджларыңны да, бүтән гаепләреңне дә күрми башлый. Тикшереп йөрергә просто вакыты калмаячак аның. —Беләм, беләм. Барый туган, максатын ул гына түгел синен! Шыттырма!.. Барый ирен чите белән елмаеп куйды. «Кемне-кемне, сине хәйләләп булмаганын беләм бит инде мин, Зәет абзый»,—дип уйлап куйды ул үзалдына. Әмма һаман бирешәсе килмиме, йә башлаган сүз-фикерен аста калдырасы килмәүдәнме—үзенекен тукьшы:—Точно әйтәм мин сина! Әнә, кара. Колхозның унтугыз исереген үзем лично автобуска төяп барып айнытып кайттым чуаш карчыгына Хәзер айныдылар әнә. күпне күрә башладылар. Акыл сатарга остарып киттеләр. Элек мин шуларга бер ярты куеп, тау-таш җимерттерә идем. Хәзер аркылыны буйга алып салсалар да, акча сорыйлар! Менә бит ул!.. Зәет Вәлиевич көлемсерәп куйды. Барый энесенен сүзләре хак булса да, ниятенен бүтәндә икәнлеген чамалый иде ул. —Анысы шулай да, тик алай гына да түгел икәнлеген белми дип уйлыйсың инде син Авылны тау башына күчереп тарих ясыйсың килә инде синен. Бабан кебек. Барый ана каршы берни дә жавап бирмәде. Үзен аңламаганга Зәет абзыйсына ачуы да килми анын. Анын бу симез гәүдәле элеккеге спортсмен абзыйсы еракка китәчәк, үсәчәк әле. Һәм үз артыннан энесен дә ияртәчәк. Чөнки Барыйнын әтисе алдында анын гомерлек бурычы бар, Хаҗи ага туганнан туган энесен сәнәктән көрәк ясаган кеше бит. Теге чакта ук. Барыйнын артык сүз куертып торасы килмәдеме: —Ярый, синенчә булсын.—дип ризалыгын белдерде. Бу сүзләрдән сон элеккеге көрәшче утырган урынында янә кузгалып куйды, ана ияреп йомшак күн урындык һәм өстәл дә кымшангандай булды. Фили башлыгы, үзенең жингәнлегенә, дөресрәге, хаклы икәнлегенә ишарәли-ишарәли дә, шуна басым ясап та кызу-кызу сөйләргә кереште. Барый чамалады: Зәет абзыйсы үз сөйләгәненә үзе дә ышанып җитми, бәлкем, шул рәвешле Барыйдан һәр җөмләсенә хуплау да көтә торгандыр, андый чакта кызу сөйли ул—стенага борчак белән аткан шикелле: —Сон. менә үзен уйлап кара: дөньяларның кая таба барганын хәзер сина берәү дә әйтеп бирә алмый. Бүген болай, иртәгә тегеләй. Киләчәк турында кайгыртып калырга кирәк. Тора-бара ул синен зурайтылган хуҗалыгыннын җирләрен унга-сулга ата, өләшә башлаячаклар. Ә жир ул—дөньяда ин зур капитал! Жирсез пычагым да кырып булмый! Вакыты җиткәч, без аны үзебезнеке итәчәкбез. Эшләр шуна таба бара бит. энекәш Ашарына сорамаячак бит ул! Акыллы кешеләр шулай итә Ә хәрәкәт булсын өчен безгә авылларны күчерел йөртү генә җитми әле' Шул чабышкыларын белән шаулап барып, даулап жине п кайтсан. ә! Әкбәров тик ятмый. Әкбәров эшли, мололец. диячәкләр' Ә авыл күчерү дигәннән Эшлә син аны. хәрәкәт файдалы нәрсә ул. Нәрсә, халык бик риза түгелме? —Хәзер сорап та торган юк инде Тау башыннан бер ун ин шәп участокны сайлап, бүлеп куям да күченү башланганлыгын игълан итәм Тизрәк әйбәтрәк жирне эләктереп калу өчен талаша-талаша күченәчәкләр Хәер, кайберәузәр белән аерым сөйләшеп чыгасы булыр әле Икесе дә бер-берсенә карап елмаешып куйдылар — Колхозны алып бару барыбер жинел түгел хәзер Койрыкны сыртка саласы булыр. —Әле хуҗалык рәисен и тагын берничә кешене генә туидырырлыгы бардыр ич? —Сукыр күздән дә яшь чыгар ди. Әгәр чынлап торып Беләсен. мин елап йөрергә яратмыйм —Белеп тор. энекәш, сине зур тәхеткә бары тик атларын гына илтәчәк! —Атка атланып дисен инде алайса? —Атка атланып Ниме Израэль ничек анда0 —Асфальт салынгач, кышын да шунда гына яшәп ятарга уйлыйлар бугай, - диде Барый Зәет Вәлиевичнын соравына каршы Өстәп тагын нидер әйтергә уйлаган иде. тик тыелып калды: фикере очланып җитмәгән идеме—бу хакта артык сүз куертып торасы килмәде Югыйсә, икесенен дә бу темага сүз куертасылары килә, хәтта бик килә, тик жепнен очын ничек су зарга гына белмиләр Израэль Исасвич—күрше яһүдләр бистәсендә җәен яшәп китә торган шәһәр кешесе Шәһәрдә фәнни институтта галим булып эшли Күптән түгел генә Барый анын белән умарталыкта корт балы чөмереп утырды Халык санын алу вакыты иле бу Шуна күрәдер дә. сүз гел сәясәт хакында барды бугай. —Әгәр юл салсагыз, кышын монда яшәргә әзер без,—дип куйган иде шу л чакта Израэль Исаевич — Кстати. перепись вакытында мин татар булып язылырга уйлыйм әле. Әнә. керәшен татарларыгыз урыс булып Йөрсеннәр' —Әгәр сезнен бистәгә чаклы асфальт юл салсаммы?—дип сораган иде Барый Израэль Исаевич әлеге җавапка күптән әзер иде. күрәсен. уйланып, икеләнеп тормады —Әгәр юл салсагыз гына да түгел, үзебез теләп татар булып язылырга әзер без —Аннан сон гомерегез буе татар булып йөрер идегезме'* —Без урыс булып та. мари булып, чуваш тагын аътә кемнәр бу лып әле хәтта негр булып та языла алабыз Тик без барыбер еврей бу лып калачакбыз!!! Ә сез татарлар алай түгел. Әгәр татар кызы урыска кияугә чыга икән, анын баласы да. үзе дә шундук марҗага әйләнәчәк Тагар егете марждга өйләнсә дә нәкъ шундый ук хал булачак! —Ничек’’ —Тора-бара чукыначак ул барыбер' Әкбәров. шул сөйләшүне исенә төшереп, көлемсерәп куйды Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Израэль Исаевич Вороновнын яратып әйтә торган бер сүзе бар «Жялләр исә. Комнар күчә • Хак булып чыкты соры карга баласы, чак кына тернәкләнүгә, узенен ямьсез халкын күрсәтә башлады Башка балаларга караганда ул ин куп ашаучаи булып чыкты, анасы алып кайткан җимне иң беренче булып каптырып алырга гына тора, җим ин әүвәл үзенә эләкмәсә, дөнья бетереп каркылдый,—ул нәкъ бүтән карга балалары кебек кычкыра, талаша, башкалар авызыннан тартып алмыйча һич кенә дә тынычланмый. Каргалар ел саен оя кора торган агачлыкта тынычлык бетте. Кара булмаган кара карга баласы, тамагы ачуга, башкалар кебек сабыр гына әнкәләре кайтканны көтеп ятмый—дөнья бетереп кычкырырга керешә. Балаларына жим эзләргә дип киткән каргалар, бәла килгәндер дип белеп, тизрәк агачлыкка ашыга, кайтып керсәләр, бернинди куркыныч юк, кара булмаган кара карга баласының бары тамагы гына ачкан, шуңа күрә дөнья куптарган! Башка кара каргаларның тәмам үзәгенә үтте инде ул... Кече Филидан кайтышлый Байтимер юлы урман аша уза. Урманга керүгә, Барыйның күңеле кытыклана башлый: кеше башлы теге бүре белән тагын очрашасы һәм бу юлы аны атып үтереп, җанына кереп оялаган хәерсез хистән котыласы килә. Ләкин бүген никтер анын ялгыз башы гына урманга керәсе килмәде. Капылт борылып, яһүдләр яшәгән авыл ягына каерды. Израэль Исаевич кичә кич Казанна н кайткан булырга тиеш, вакыты булса, ул Әкбәровка утырып басу-кырларны әйләнеп йөрергә ярата, соңыннан алар һәрвакыт умарталыкка туктап, корт балыннан авыз итәләр, вакытлары иркенрәк чакта мунча яктырып, дөбер-шатыр чабынырга яраталар. Зәет Вәлиевич бая Израэль хакында сүз чыккач, көрсенеп: «Сина ФСБ дан килгәннәре юкмы?»—дип сорап куйган иде. Көтелмәгән әлеге сәер сорау Әкбәровны аяктан ега язды: «Нишләп мина ФСБ дан килергә тиешләр сон әле? Аларга эшем төшкәне юк минем!»—дип, гаҗәпләнүен белдерүгә, Зәет Вәлиевич, бик тырышып, сүзне икенчегә борып җибәрде. Хәзер Барый шул хакта аптырап уйланып бара һәм бу турыда фили башлыгыннан төпченмәвенә үкенә. Инде ул урман юлына кермичә, Израэль Исаевичка табан борылуына үкенә үк башлады. Әле соң түгел иде. машина капма-каршы якка борылды. Казанга якын булгач, яһүдләр авылда яшәп яталар. Дөресрәге, аларны н барысының да эш урыннары шәһәр җирендә, яшәүләре халык теленә «Тол- Әби» («Тель-Авив») дип кереп калган шушы авылда. Күрше авылларда гына татарлар җир сөреп гомер итә, марилары да шушында. Яһүд белән урыс— шәһәрдә. Тик аерма шунда гына, урыс шәһәргә бөтенләй качты, нигезен төбе-тамыры белән йолкы п алып китте, яһүднен исә эше генә шәһәр җирендә, һич анлап була торган халык түгел үзләре. Шулчак Мөхәммәтнең дус шагыйре сөйләргә яраткан берничә юллык шигырь исенә төште. Иван—Абрам Тәхет бүлә. Кан чыгарып талаша. Гали дәшми, әле һаман Ул аларга булыша Һәм ярарга тырыша. Иван—Абрам Бәхет бүлә. Тир чыгарып көрәшә. Гали дәшми, ул юаш шул. Куркып тора янәшә, Үксеп тора янәшә. Иван—Абрам Ил бүлешә, Кисәкләп алып тора. Ә Гали калып тора. Ул янә калып тора. Ул һаман калып тора. «Яһүдттән дә акыллырак халык юк дөньяда»,—дип. сүз кушканы бар Барыинын Израэль Исаевичка кайчандыр, умарталыкта чәл жыеп ятканда булды бугай монды й сөйләшү Анын бу сүхтәреннән карт яһүд рәхәтләнеп көлде, аннары, күз яшьләрен сөртә-сөртә «бар дөньяны кайнатып яталар дисенме?»—дип гөрелдәде — Кайнатса да.... акыл белән. — Палестинада яшәүче мөселман булсан. алан димәс илен син. азбәтгә. —Анысы сәясәт Пычрак сәясәт — Мировая гегемония.—дип өстәп куйды Израэль Исаевич һәм беркавым зур зәнгәр күзләре белән аяк астындагы үләнгә төбәп карап торды, аннары борыны н тартып куйды Нинди лә булса житди нәрсә хакында уйлаганда анын борыны гел юешләнә иле. Шуннан сон көтелмәгән берәр фикер әйтеп куячагын көт тә тор инде син анын —Еврейларның һәммәсенә дә берүк төсле карарга ярамый. Еврей күп вакыт үз башын үзе ашый Троикий. Зиновьев. Каменевлар. —Әйе, аларнын үзләрен дә юк иттеләр —Хәзер дә шулай әле ул Киләчәктә еврей халкын олигархлар харап итәчәк! Урыс илендә еврей революция дә ясарга тиеш түгел, олигарх та булырга хакы юк Рәсәй еврей өчен куркыныч ил Урмандагы кыргый люнын холкын айлап булмаган кебек, анын да холкын аңлап бетереп булмый Еврей үзе уйлап чыгарган яна тәгәрмәч тора-бара анын үзен лә сытып китәргә бик мөмкин. Олигархлар шуны акламыйлар Яна Сталин килеп чыкмас дип. кем гарантия бирә ала бу илдә' Умарталык тау битенә урнашып, аннан Байтимернең бәрәңге җирләре дә аермачык булып күренеп тора Әңгәмәдәшләр икесе дә сүзсез калдылар һәм карашлары таудан түбән тәгәрәп төшеп китте Байтимер халкы бәрәңге азып мәш килә Күбесенең бакчасы лапас артында гына, бәрәңге җирләре тау битендә. Әнә берәү уфалла арбасына ике капчык бәрәңге салган да. аны тауга каршы өстери «Сираҗи карт,—дип уйлап куйды Барын эченнән - Нигә азаплана инде бу алла бәндәсе! Иртәгә, шимбә көнне \к. шәһәрдәге биш баласы кайтып, бәрәңгесен күз ачып йомганчы азы п бирәчәкләр бит инде, югыйсә! Юк. ул үзе азаплана, балазар кайтканчы бераз булса да киметим, ди торгандыр. Тау астындагы капчыкларына кара!анда, бераз гына казылмаган инде. Тан белән кузгалгандыр». Урман буендагы кәрдегә чабышкы атларны алып кайтып тутыргач, ин куанган кеше Сиражи карт булган иде Ул үзе яшь чакта колхоз атларын караган. Хә зер колхозмын сынар агы да калмады. Халык сугыш вакытындагы кебек яңадан уфаллага күчте. Жәй көне бәрәнге араларын ла кул белән китмәнли, икенче катын сукага үзе җигелеп, тартып сыза Рәхмәт, улым!—дип сөенде Сираҗи карт, чабышкы атларны кайтарткач Авыл азсы»була алмый ул! Дөрес эшләдем, маладис! дип. чын күңеленнән сөенгән иде Иртән идарәгә бәрәнге ташырга аз сорап га казын азе картлач. Халык аннан егылып көлде Аннары Чабышкы атлар бит алар! Берсе-берсе миллион сум тора' дип картны өенә кайтарып җибәрделәр И м он суланды шул чакта Сиражи карт Әйзәсе су к*н дә әйтеп китте - Аз булып та аны җигәргә ярамагач инде ничек була инде ул? \ужл Насретдин ишәге кебек килеп чыга бит инде бу' Үзен ишәккә атлан, ү зен капчыгыңны аркана ас. Ат бу за торып га. аны җигәргә ярамагач инде. Ничек буза инде бу?* Израэль Исаевич та шул хакта уйлап тора торгандыр кебек тоелды Барыйга Иптәшенең уе башкада икән: —Синең теге чиркәвен..... тау башына салыначак мәчетен ни хәлдә соң әле?—дип сорады ул. —Чиркәү дә түгел ул, мәчет тә. Бар диннәрне... дөресрәге, төп өч динне берләштерәчәк храм. —Хаталанасың син, Барый Хажиевич. —Бар диннәр дә үзара тату яшәсәләр... начар булырмы? —Начар булмаячак булуын. Тик анла: хәзер Рәсәйдә идеология калмады. Элек коммунизм бар иде. Ул идеология иде әле. Шул идеология белән балалар тәрбияләдек. Идеология булмаунын ин коточкыч ягы шунда: тәрбия мәсьәләсенә зыян киләчәк! Ә буыннарны жүнләп тәрбия кыла алмасак, һәммәбезгә грош иена! Цивилизациянең төп эше—үзенә лаеклы алмаш тәрбияләү. Татарларга тәрбия эшендә нигә ислам динен файдаланмаска! Үз динен христиан да эшкә жиксен. башкалары да! —Вахабизм, дини секталар үрчесен дипме? —Рәсәй—кампанияләр иле. Чиктән чиккә ташланырга яратабыз. Ә нигә уртадан гына бармаска? Тәрбия эшендә ислам диненен энҗеләрен генә булса да файдаланып була лабаса! Урысны урыс итеп, татарны татарча, еврейны еврей итеп тәрбияләргә кирәк. Бу, туган, аксиома! һәр халык үз динен эшкә җигәргә тиеш... Бу сөйләшү анын күңеленә шом салды. Аннан сон карт яһүднен әлеге фикерендә ныклы мантыйк та бар. Гомумән, аңа каршы бәхәсләшү һәрвакыт файдасыз була. Урман авызына килеп җитәрәк, Барый, машинасын туктатып, биштән корыла торган мылтыгын күн капчыгыннан салдырып алды һәм әзерләп утыргычка куйды. Ялгыз башы гына урманга мылтыксыз кергәне юк инде анын: һәрвакыт бала башлы бүре белән очрашуны көтә, дөресрәге, ул аны үзе күптәннән, бик күптәннән эзли, әгәр очратып шул хәерсез җанны атып ала алса, бу—Барый өчен гаҗәп зур җиңү булачак, анын шомлы җанына мәнгелек тынычлык иңдерер әле, бәлкем... Мылтыкны алдан әзерләп кую күңелен тынычландырды. Япон джибы сикәлтәле урман юлында бала бишеге кебек йомшак кына тирбәлеп бара, Барый үз уйларында. Ә уйлар исә бүген, Зәет Вәлиевич белән сөйләшүне исәпкә алмаганда, бик тәмле, татлы иде чукынчык!.. Гөлйөземгә әйләнәм, дигән катгый карарга килгән мизгелләр бит. Өйләнәсе килгән егет кәҗә сатып өйләнә дигәндәй, Барый ничә еллар инде үз күңелендә бәйдә торган үзсүзле, киребеткән һәм карышкан кәҗә бәтиен башы-аягы белән сатып җибәрде—ныклы фикергә килде: ул өйләнәчәк һәм бары тик Гөлйөземгә! «Малаемның әнисенә әйләнәм!»—дип, үзалдына шаяртып көлемсерәп тә алды. Бу өйләнү түгел, сөйләнү генә булып казмасын өчен, Барый әлеге эшне озакка сузарга ярамаганын да чамалый һәм урманны чыгуга, кесә телефоныннан Мөхәммәткә шылтыратырга, яналыгы белән уртаклашырга, берочтан Гөлчәчәк хакында аның да фикерләрен тартып карарга ниятләде. Италиядән кайтканнан бирле Мөхәммәт белән күрешкәннәре юк әле Сәфәрдән кайтуга мин дә әйләнәм, дигән шикеллерәк фикер әйткән иде бит дусты. Барый шулай дип уйлауга, күз алдына капылт кына Сиринә Самуиловна килеп басты. «Неужели, шул Баба Яганын кармагыннан ычкына алырсын?»—дип, дусты хакында борчылып куйды. Өстәвенә узган күрешүләрендә Хәниф Хатыйпович та Мөхәммәт белән ул хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик җентекләп сораштырып торды. Серле дә, шикле дә иде бу кызыксынулар. Хәниф Хатыйпович Филнен сыртында ук утырмаса да. анын койрыгына тотынган кеше һәм бик каты ябышкан, филнен нечкә койрыгы шартлап өзелмәсә. уз теләге белән генә гомер ычкындырачак түгел ул аны... мәнге ычкындырачак түгел Байтак вакыт узуга карамастан, урман Пиратнын эт канын кысрыклап чыгара алмалы Чөнки урман хәзер кыргый түтел. ул кешеләр кесәсендәге шырпы кабы кебек таушалган таланган, тапталган, аударылган. киселгән Пират кешеләрне сагыны п яшәде Төннәрен авылга да еш килгәләле. абзар- кура тирәләрендә дә йөрде, берзаман хәтта төнлә лапас артларында куна торган булып китте, тан беленә башлауга, урманына кире чаба иде. Монын шулай икәнлеген авылда бер генә кеше сизенде. Пират аны белмәде, авылга килүен дәвам иттерде Ә теге кеше аны авыл этләре янына йөри дип уйлады һәм авылдагы бәйсез этләрне атуны үзенә максат итеп куйды Авылда ул кешегә каршы авыз күтәреп беркем бернинди сүз әйтә алмын Үзе аркасында эт туганнарына нинди зыян килүен анлый атса, атбәттә. ул авылга аягын ла басмас иле Хуҗаларын тыңламыйча, бәйлән ычкынып, бер рәхәтләнеп уйнарга атлыгып торган эт-жаннар кырыла торды '^гсез яшәүгә өйрәнмәгән Баитимер халкы атылган этләре урынына яналлрын (шәһәрдән зур бәяләргә усал овчаркалар, тагын әллә нинди токымлы кыяфәтсез, әмма бик явыз этләр алып кайтып бәйләделәр Зур акчаларга алынган булгач, бу этләрнен бәйләре бик нык. ансат кына ычкынырлык түгел иде инде) булдырдылар Акчага алынган этләр чыннан да бик зәһәр, куркыныч һәм дәһшәтле иделәр Әгәр дә мәгәр аларнын һәммәсе ычкынып, берьюлы урамга чыксамы?! Бер дә бер көнне муенчагын салуга ирешкән Актырнак кушаматлы бер чибәр авыл эте Пиратка «кияүгә» чыгып атлы Гадәттә, берьюлы бишәр- ллтышар бала китерә торган Актырнак бу юлы бер малай гына алып кайтты Ул малай бик шук булып үсте, күзе ачылып, аяклары йөгерекләнүгә, капка астыннан урамга чаба һәм шул гадәте бәйдәге әнкәсен еш кына хафага сала иде Шулай бер чыгып китүендә көчек кире әйләнеп кайтмады Бик зарыгып, борчылып котге анын кире кайтуы н Актырнак Вәсвәсәләнгән әнкә сон чиктә түзә алмады, ничек итсә итте бәйдән ычкынды да. лапас астыннан гына шуып чыгып, баласын эхли китте Авыл буйлап озак эхләде ул аны. җимерек бәрәнге лабазларына керде, ферма буйларын айкады кочек табылмады Бәлки өйгә кайткандыр, дигән ниндидер эчке сиземләү белән авылга таба чапты. Шулчак аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды, нәрсәдер шарт итте. Актырнак. чак кына ял итеп алырга уйлагандай, комлы юлга сузылып ятты Юл буйлап озын кызыл тасма сузылды Малай бу вакытта авыл янәшәсендәге мари урманында куян боты кимерә иде Куянны үзе тотмады ул тотуын, аны бер зур эт—бүре сыйлады Алай мәрхәмәтле булгач, ул анын артыннан ук тагылып йөри башлады Абый-эт сүз әйтмәде, каршы килмәде, киресенчә, у т моңа үзе дә бик шат бугай Малайларны уеннан, шуклыктан тыеп буламыни сон инде кочек урманда да үзен бик чос тотты, вакыт вакыт абыйсыннан аерылып га кадгадады 111ундый чакларнын берсендә көчек кешеләргә тап булды, дөресрәге, кешеләр ана тап булдылар Урман аланында ялтыравыклы матур машина тора Ишекләре ачык Яшь бер кы з ү.лән арасыннан җиләк эхти Менә ул машинага сөялеп торган егеткә таба борылды да —Син быел мине джунглига алып барам дип обешать иттен'—диде, чытлыкланып. —Безнен свадебное путешествие Кипрда узачак! —Юк, юк! Мин джунглига барырга телим! Анда барып Мауглины күрәсем килә! —Мауглины? Әгәр дә ул чынлап та шунда икән, мин сиңа Кипрдан сон ул Мауглины тотып алып кайтып бирәм! Читлеккә ябып асрарсын! —Ха! Сиңа тагын Мауглины тотарга! —Мин үзем тотмасам, башкалар тотып бирер! Акча күрсәтсәң, Мауглины гына түгел, фил көтүен дә самолетка төяп җибәрерләр! —Мактанчык син!—дип куйды кыз һәм урман аланын яңгыратып көләргә кереште. Аның бу көлү тавышы һәрвакыт егетнең кендегенә генә килеп кадала, аңа рәхәт булып китә, каны кызыша башлый. Ул кызны эләктереп алды, жай гына, саклык белән генә йомшак үлән өстенә салды һәм шашып- шашып үбәргә кереште. Кызны әллә аландагы үлән кытыклады, әллә егетнең яна чыгып килгән сакалы—аңа рәхәт иде, ул чырык-чырык көлде, иркәләнде, иркәләде. —Мин үзем Маугли сиңа, мин—кыргый!—дип сөйләнә-сөйләнә егет кызнын киемнәрен аерып төшерде. Мондый кыргыйлык кызга да рәхәтлек бирә иде, күрәсең, ул чырык-чырык көлүен дәвам итте. Алан кырыенда утырган карт нарат, нәрсәдәндер оялгандай, чал башын түбән иде. Анын ин югары ботагына кара карга баласы килеп кунды. Кара булмаган кара карга баласы текәлеп- төбәлеп аланга, алан уртасындагы үләндә аунаган ике адәмгә карап торды- торды да, каркылдап кычкырып җибәрде. Урман әүвәл карга баласының тавышын үзенә йотты, аннары беркавымнан аны кайтаваз рәвешендә, Гомәр Хәйәм робагые игеп, алан өстенә сипте: —Чынлап та шундый түбәнлекме? Каны кайнаган тәнеңнең колы бул әле! Бу дөньяда берәүнең дә хәтта Теләгенең сусавын басалганы юк әле! Кызнын кинәт ачыргаланып кычкырган тавышына карт нарат, куркынып, чал башын югары күтәрде, анын шәрә ботагына кунган кара карга баласы чак кына егылып төшмәде. Алан кырыенда ялтыравыклы машина күреп туктап калган көчек исә куркуыннан чинап җибәрде. Югыйсә, мәсьәлә бик гади, куркырлык, кот очарлык берни дә юк иде: кызнын йомшак җиреннән бер өер кырмыска көтүе генә йөгерешеп узды. Киресенчә, карга баласыннан, карт нараттан һәм көчектән дә бигрәк, кыз үзе курыкты, чөнки аяусыз кырмыска көтүе тешләпме тешли, өстәвенә кызыкай үзенә нинди дошман һөҗүм иткәнен анлап та җиткерми—ин куркынычы әнә шул булгандыр да әле. Пират якын-тирәдә генә йөри иде, көчекнең ачыргаланып чинаган, җылаган тавышына ул уктай атылып аланга килеп җитте, килеп тә җитте, аны-моны абайлап өлгермәгән егеткә ташланды да. Тегесе куллары белән этнен һөҗүмен кире кага -кага ничек итсә итте, тиз генә машинасына кереп утыра алды һәм ишекләрен шартлатып ябып куйды. Ә эт усал иде, бу мизгелдә анын тамырларын тутырып бүре каны ага башлаган иде, ул машина тәрәзәсенә сикерде. Бу егетмен тагын да котын алды, ул җәһәт кенә машинаны кабызды да, кызны да онытып, урман юлыннан ачыклыкка томырылды. Эт-бүредән, бәлки, ул чаклы ук курыкмаган да булыр иде егет кисәге, ләкин анын да җан җирен нәрсәдер бик каты тешли, үзәкләрен өзепме өзә инде, нәкъ менә шуннан өректе ул Һе. кырмыска, ин усал, зәһәр ана кырмыска икәнлеген белсә, сыпырып кына төшергән булыр иде дә бит! Әнә шул белмәве, билгесезлек коты н алды шәһәр малаеның!. Пират, көчеген ияртеп, урман ешлыгына кереп югалды. зо Ә кыз тәнен кырмыска һөжүменнән коткару белән мәшгуль иде Бу вакытта Бари ла аланлыкка житеп килә, каршысына томырылып чабып килгән джипка чак кына юл биреп өлгерле Юл бирер өчен читкә каерды, машина буявында агач сыдырган урыннар калды Ачудан, кире борылып, үз биләмәсендә чатыр чабып йөргән чит машина хужасынын арт сабагын ла укытырга уйлады, ләкин аланлыкта эт өргән тавыш аны бая ук сискәндереп куйган һәм ул. бар ачуларын онытып, шунда ашыкты. Мылтыгы әзер иде инде. Аланлыкта жүләр кеше кебек сикергәләп йөргән ярым шәрә кызны күреп. Әкбәровыбыз өнсез калды Теге чакта нәкъ шушы тирәләрдә бала башлы бүре күргәч, һушыннан язган иде. Бүген дә аптырау-гажәпләнуләренен чиге- чамасы булмады, әмма бу юлы кыюланып, машинасыннан төште дә кыз янына килде. Тегесе чит кеше барлыгын абайлагач кына, үзенен ярым ялангач икәнлеген күреп, карт нарат күәсәсе артына посты Кырмыскалары коелып беткән иде. күрәсен. Барый, кыз янына килеп, анын өстенә үэенен пинжәген япты. Ни булды, дип сорап тормалы, каршысына очраган машинамын нилектән томырылып чапканын чамалаган иле инде Ул кызны машинасына утыртты һәм: «Теге бандитны куып тотыйкмы сон'’»—дип сорады — Бандит түгел бит ул!—диде кыз Ана янә жан кергән, бәлки кырмыскалардан котылу сөенеченнәндер, ул чытлыкланып катә үк башлады — Булачак киявем ул минем' Атаклы Шаһмалиев малае' Кабахәт жан' Эттән куркып чыгып качты, артына да борылып карамады' Менә сина кияү' Әти иманын укытачак әле анын! Укытмаса. ана үзе кияүгә чыгар' Кыз бик чибәр, курчак кебек матур Йөз-кыяфәтенә карап чамалап була: яше егермедән узган, кыланышлары бала-чаганыкы төслерәк булса да. сазаганга охшаган иде.. —Йә. нишләтим мин сине'’—дип аптырап сорады Барый. — Кайсы авылдан сон син, булачак кәләш'* —Казан кызы мин! Казанга илт!—диде кыз бер дәгаргынып, уңайсызланып тормыйча гына. Аннары —Әти яхшылыгынмы онытмас!—дип тә өстәп куйды Барый чарасызлыктан иңбашларын сикертеп алды да машинасын кабызды —Джип ничего икән синен!—диде кыз. егетне үчекләгәндәй — Ничето гына гүгел ул, ничегонын да ничегосы! —Анысы ничек була'* Ничек буламы'*—Бу кыз Барыйнын эчен пошыра башлады, шуна күрә ул аны үртәгәндәй — Җирдә дә йөри, суда да йөзә ала!—дип куйды Кы зыкай беркавым тын гына барды, аннары барыбер түзә алмады, урман авызына килеп жнтәрәк янә ачылып китте Үз хәлен үзе белеп, авызын йомып кына барса да була иде канә! —Джентельменнар калмады бездә' Ир-ат хатын-кызга Карагандада ва1рак һәм куркаграк! Их. кайда ул рыцарьлар! Шушы кыз аркасында тиктомалдан Казан юлын таптарга туры килүенә Барыйнын бодай да эче пошып бара иде. анын оч тиенлек фәлсәфә сатарга керешүе ачуын гына китерде — Ир-атны дуңгыз иткән дә. кондыз иткән дә хатын-кыз' Киресенчә, хатын-кыз калмады бездә! Чүпрәккә әйләнеп беттеләр'—дип куйды ул дорфа гына Аның бу сүзләреннән кыз жүләр нәрсә кебек чырык чырык каләргә кереште. Аннары яшь аралаш: -Дунгыз дидекме?—дип кайтарып сорады һәм урман шүрәлесе кытыклагандай янә чынларга кереште • Көлүе матур икән..-дип уйлап куйды Барый үзалдына Тиктомалдан гына анын ү зенә дә ничектер кьпык булып китте, ләкин барыбер ачылып китәсе килмәде, ирен читләре белән елмайгандай итте Кызның көлүе генә түгел, үзе дә гажәп чибәр икәнлегенә егетебез бая ук игътибар иткән иде. Ул ара-тирә аерылган изүен каплап куюлары! Үзенен оят җирен болай сәнгатьле иттереп, рәвешен китереп яшерә алу сәләтенә бар хатын-кыз да сәләтле түгелдер! Тора-бара Барыйнын йомык күнеле ачыла башлады. —Исемен ничек сон синен? —Аля!—дип жавап бирде тегесе шундук, әйтерсең әлеге сорауны баядан бирле түземсезлек белән көтеп утыра иде. —Аля гына түгелдер инде? —Әлфия! —Исемен матур икән. Мин Барый булам. —Боря, да? —Нинди Боря! Барый дидем бит! —Бааари-и-иии! Звучит!—Ә Боря дисән ярыймы? —Бөтенләй әйтмәсән, тагын да яхшырак! Бу кыз үпкәли белә торган «нәрсә» түгел иде ахрысы, Барыйнын дорфалыгына да, кирле-мырлы җавабына да әлләни исе китмәде. Урман буенда сыер көтүе утлап йөри иде. шуларны күреп, кычкырып җибәрде: —Кара, кара! Сыерлар!Коровы! —Ну и что. Үгез дә бар анда! —Ә үгезләр ничәү? Быков сколько? —Ничә булсын, икәү генә. —Два быка! Ике үгез! Шулар бар сыерларны да саклый атамы! Урманда бүреләр бар бит! —Нишләп сакламасын, саклый... —Ох! Какой джентельменнар! Настоящий рыцарьлар! Барый анын әлеге сүзләреннән пырхылдап көлеп җибәрмичә түзә алмады. Тора-бара бу кыз чынлап та анын күңеленә хуш килә башлады. Ләкин Казан читенә килеп җиткәннәр иде инде. Әлфия, шәһәргә керүгә, төшеп калды. Барый туп-туры ат заводына таба юл алды. Үзе оештырып куйган бу утарны «ат заводы» дип ул гына атый. Ат заводы булырга шактый ерак әле. Менә тора-бара кымыз да эшкәртә башласалар... тагын берничә пар гарәп, инглиз-гарәп атлары сатып ала алсалар, авыз тутырып ат заводы дияргә булыр иде аннан соң. Атларга Гөлйөзем хуҗа. Малае Әнвәр белән көнозын ул атлар янында, урманчылык һөнәрен ташлады. Урманда үскән кызга, бер караганда, урман-чытырманлыгы, андагы җанварлары: бүре-төлкеләре һәм дә керпеләре якынрак булырга тиеш иде, югыйсә. Юк. Гөлйөземне күбрәк атлар тарта, шулар янында әвәрә килергә ярата, тынгысыз жанына шул рәвешле урын таба шикелле ул. Дөрес, барысын да ташлап, өйдә генә утырасы килгән чаклары да күп була, инде ис-хуш җыя башлаган малаена багышлыйсы килә көннәрен. Әмма бу тулысынча гаилә казанына чуму дигән сүз. Ә алай итәр өчен ул гаиләдә терәк кирәк, дәү мәшәкать—ир заты кирәк. Дөрес, Гөлйөзем башка ир-ат эзләп йөрмәде. Ул барыбер кайчан да булса иләс-миләс Барыенын үз катына киләчәген, китмәскә дип аяк басачагын хатын-кыз сиземләве белән сизенә, күңеле белән шул хәлнең булуын түземсезләнеп көтә иде. Атлар, атлар... Чиста канлы гарәп атлары үзләренә бер төрле, каннары кушылган инглиз-гарәп чабышкылары алардан аерылып тора. Америка аты... «Американский сэддлбред» дип йөртәләр аларны. Төсе дә үзенчәлекле: туры, ягъни ялы, койрыгы кара, үзе кызыл Көрән һәм чем каралары да бар. Бу хайванның холкы бик акыллы, атланып йөрү өчен лә унай. алар атлаган кебек тә түгел, әйтерсен. биеп кенә баралар Гөлйөземгә бигрәк тә матур итеп бөгелгән муеннары ошый иде Холкын аллап бетереп булмый торган француз юртагы белән чагыштырып булмый инде аны Ләкин алар бик чыдам Муеннары да аккош муены кебек озын Тәрт ә кебек озын аяклары исә гаять көчле «французларның» Әнә. гарәп атлары. Болар гажәп акыллы атлар, өстәвенә бик чыдамнар да әле! Маңгайлары кин, зур булмаган, тар йөзле. Колаклары кечкенә Сыгылып торган матур муен белән кин күкрәкләр лә әлеге токымнын затлы икәнлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, шуна да карамастан, «гарәпоәрнен аяклары искитәрлек көчле түгел. Әлеге токым атлары койрыкларын югары, дугасыман итеп тоталар. «Инглиз» белән «гарәпләрнең» каннары кушылгач, инглиз-гарәп токымнары килеп чыккан Гажәп: болары бөтенләй үзгә атлар! Гадәттә, атар туры яки карасу жирән төстә булалар Аеруча көчле, бик кыю. тик тора белмәс Ләкин ышанычлы хайваннар! «Инглиз-гарәпләрнен» башлары бик матур, гәүдәләре зур. күкрәкләре кин. әмма чыдам, аяклары озын, нечкә Гөлйөзем бу атларнын күзләрен ярата: матур, мәгънәле, акыллы күзләр Кан кушылу нисбәтеннән Мөхәммәтнен үз фәлсәфәсе бар. Италиядә йөреп кайтканнан сон ул һәр нәрсәне чагыштырып карарга иөрәнеп китте але Гөлчәчәген дә берәр маржа белән чагыштырып карамаса ярый инде дип борчыла Гөлйөзем. Ышан син ул байтимерләргә! Барый дустына да охшап куйса тагын Гөлйөзем шулай уйлый да. тирән көрсенеп куя Кичә килде бит әнә Барые Үзе еш-еш сулый, үзе әллә нинди «Гөлйөзем. без кайчан өйләнешәбез инде?*—ди. Аны бу халәттә күргәч. Гөлйөземнең көләсе килеп китте Горур Барый исә анын бу көлүен мәсхәрәләү дип кабул итте бугай Серкәсе су күтәрмәс бәндә! Гөлйөзем ана бер дә үпкәләми әле. берәү булса, сөйләшеп тә тормаган булыр иде! «Әллә минем хатын-кыз горурлыгым катмады инде?*— дип тә уйлап куйгалый хатын Әгәр чын ярату үзе булып чыкса!? Бу хакта уйлау күпкә яхшырак, күңеллерәк, рәхәтрәк Ә уйламыйча гына атларын янында, аларнын ялларын тарап, муеннарыннан сыйпап, тыныч кына йөрсән та1ын да шәбрәге: алдына карап атынны куаласан гына ’ Тик нигәдер, гадәттә, атлар янында озаграк кайнашканнан сон. Гөлйөзем һәрвакыт, нилектән икәнлеген үзе дә төшенмичә. Барыен юксына башлый Атлар тынычландыру сәләтенә ия. жәя бавы кебек киерелгән нерв җе пләре алар янында йомшарып киткәндәй була. Мөхәммәтнен каннар кушылу фәлсәфәсе дигәндәй. Ат белгечләре моны ничек кенә хупласалар да барыбер Хак тәгалә—Табигать әнкә кануннарына каршы килү ул Һәр организмга яралганда ук табигый, ыру. кавем дисәк тә була торгандыр.— геннар салынган була, ягъни туганда ук организм туксан процент генофод—байлык белән туа. Ике кавем кушылу аркасында исә әнә шул генофондка зыян килә, алар буталышып бетәләр, ыгы-зыгы һәм чуалыш башлана. Барыйдан жигәр өчен гарәп агы сорап йөргән, гомере буе атлар янында кайнашкан Сираҗи карт га. ат белгечләре дә белми иде бу клдәрлесен! Мондый атларны җигеп булмый, хәтта тимер арбаларга да. Колхоз кырынла бәрәнге чүпләргә сәләтсез булган Казан кызлары кебек алар, дискотскада кәжә кебек сикерергә, такта чаклы армый-талмый селкенергә момкиннәр.—бәрәңге чүпләүгә килгәндә—ну.ль! Аркл-жилкәләрс уклау кебек катачак1 Каннар кушылу бигрәк тә адәм баласының генофондына нык тәэсир ясый: геннар буталышып бетәләр, имгәнешәләр, гарипләнәләр, нәкъ менә шунын аркасында аларнын балалары гомер буе рухи яктан да. физик яктан з. .к V . зз да зыян күреп яши. Алай гынамы сон әле: элек акыллы бабаларыбыз ул өйләндергәндә, кыз биргәндә милләткә генә түгел, хәтта нәсел-ыруга да бик нык игътибар иткәннәр. Узган гасыр башында һәм аннан да алданрак затлы шәхесләр, генийлар әнә шул татар гаиләләрендә туган. Урыс инкыйлабы һәм төрле репрессияләр аларнын башын кисеп бетергән. Шуна күрә хәзер халык соры массаларга әверелеп бетте!.. Бер караганда, гади генә нәрсә кебек, ләкин алай гади дә түгел икән ләбаса! Халык сарык икән, аның җилкәсенә менеп кунаклаган җитәкчеләре дә шулкадәр оятсыз һәм намуссыз була. Ә «җитәкче» сүзе нәкъ менә шул «җилкә» дигән сүздән алынган да инде! Аксиома... .Чит ил тормышын күреп кайту үзгәрттеме Мөхәммәтне, әллә Сиринә Самуиловнанын йогынтысы тәэсир итәме шулай, ни генә әйтсәң дә, ул элеккеге кебек Гөлчәчәкнең гүзәл образын тудырам да, сөйгәнем белән кушылып, бәхет диңгезенә чумам дип, беркатлы, ләкин саф һәм ихлас уй- максатлар белән яна торган егет түгел инде хәзер. Һай, әйтүче, кинәш бирүче, һич булмаса, колагын борып: «Нишлисен син, егет кисәге! Араңны өз карт хатын белән, яшьлек мәхәббәтең зарыгып көтә ләбаса үзеңне!»—дип кисәтүче юк бит канә! Синен талантынны н нигезендә Гөлчәчәгенә булган эчкерсез мәхәббәтең ята лабаса!.. Юк шул, тана сөте белән генә керми шул инде ул!.. ираҗи карт бәрәңге бакчасында җан-тәслим кылды... Уфалласында өчәр кәрҗин бәрәнге салынган ике капчык булган. Кул арбасының тәртә арасында килеш егылып үлгән карт Йортыңда гомер буе уфалла тотмаган иде (ат җикте бит, кул арбасының кирәге булмагандыр инде) Сираҗи карт... Атын колхозга тапшыргач, каралты-курада арба ише нәрсәнен юклыгы бик тиз үзен сиздерде, кулы балта эшенә дә ябыша иде, арбаны үзе әмәлләде. Шул көнне ул иртән ат сорап колхоз идарәсенә килгән булган. «Буталып йормә әле аяк астында!. Ат юк сиңа!»—дип, аны бригадир кире борып җибәргән Авыл телендә сүз иясе белән йөрми, Сираҗи карт бәрәнге бакчасында кул арбасы тәртәсе астында егылып үлгәч, әлеге, бер караганда бик мөһим дә булмаган вакыйганы,—бригадир сүзен,—бар кеше дә белә һәм һәммәсе дә нигәдер картка ат бирмәгән юньсез бригадирны түгел, ул чакта комбайн белән бала табу йортында йөргән Әкбәровны гаеплиләр иде: «Өчәр миллионлык чабышкы атлар—әрәмтамаклар асрап яткан «перси» авыл кешесенә бәрәнге ташу өчен кәҗә бәтие чаклы гына бер чирле атын да бирә алмаган! Оят кирәк! Сираҗи карт рәнҗеп киткәндер әле үзенә! Карт унике яшеннән колхозда кунних булып эшләмәгән булса, бер хәер иде әле! Оят кирәк! Жаны юктыр анын! Барыйнын җаны да, күңеле дә бар! Әмма халык кайгысын урта буын җитәкчеләр генә түгел, хәтта зуррак түрәләр дә кендектән өскә таба җибәрмиләр иде шул инде Кендек турысына җиткәч, шып тукталып кала ул, кендек чокыры аларнын гадәттә бик тирән була! Барый моның шулай икәнлеген үзе дә яхшы белә, кемдер әйткән яңа ачыш түгел ул. Тик каян белә—анысын тәгаен генә хәтерләми, күпме мәртәбәләр исенә төшерергә тырышып караганы бар инде, һич башына килми. Әллә авыл өстеннән очкан теге кара булмаган кара карга баласы каркылдап— кычкырып узды инде... «Син—Барый Әкбәров Кеше кайгысын, аларнын бетмәс-төкәнмәс мон-зарын кендегеңнән өскә таба җибәреп, йөрәгең белән кабул итмә! Син—Барый Әкбәров бит!» «Син—Барый Әкбәров» Барыйның бу хакта уйланганы юк түгел: кендектән өскә китмәгәч, ул йөрәккә генә түгел, акылга да барып җитми ләбаса! 9 Димәк, шулай кирәктер инде Өстәвенә, теге кара булмаган кара карга баласы да каркылдагач Тик ул ямьсез тавышлы карга баласын Әкбәров барыбер атып үтерәчәк әле. Аристотель адәм балаларының рәхәтен өч төргә бүлгән рухи, тышкы, һәм тән рәхәте. Өстәвенә һәр кеше дә дөньяга үз күзлегеннән карый Мәсәлән, елгада тавык батып үлгән ди. Меланхолик өчен бу зур фаҗига, сангвиникка бу хәл кызык кына, флегматикның ана исе дә китмәстер, мөгаен Һәр кеше дә үзенен табигыи казанында кайный, тышкы тәэсирләр генә аны ул казаннан тартып ала алмый. Күнел кинлсгенен катгый чикләре бар Хәтта бик тырышып җыйган белем дә әлеге чикләрне артык кинәитә атмастыр Ин зур рәхәтлек булган рухи рәхәтлек тә һәр кешснен рух көченә бәйләнгән Бу рух көченен үлчәме гомер буе бер тамга югарылыгында торачак, өстәвенә, томана—гомере буе томана, акыллы исә үлгәнче акыллы булып катачак! Кешенен бәхете дә нәкъ менә шунын белән билгеләнә, кыскасы, бәхет кешенен эчке дөньясына үзе туганда ук салынып куелган Сәламәт хәерче авыру байдан күпкә бәхетлерәк Безнең Барый әлегә сәламәт бай иде. Борынгы фәлсәфәчеләр фикеренчә. талантлы хәерче татантлы байга караганда хезмәт баскычларыннан күпкә югарырак күтәрелергә мөмкин. Чөнки ул ялагайланудан, тәлинкә тотудан һәм җитәкчелеккә ярарга тырышудан тарсынмый. Ул ана ойрәнгән инде. Ә талантлы бай исәболарнын барысын түбәнлеккә санаячак, корсагы кебек бүлтәеп торган горурлыгы ана. иелеп, башка берәүнен ботинка бавын бәйләргә мөмкинлек бирмәячәк! Һәм нәкъ менә шунын аркасында ул арбадан төшеп тә калырга мөмкин Безнен Барый яшьтән үк хәерче дә түгел, алләни череп тә басмаган, әмма түгәрәк башлы, ягыш талантлы кеше иде Борынгы заман фәлсәфәчеләре, нишләптер, мондый категория кешеләрнең киләчәк язмышлары хакында берни язып калдырмаганнар Алдагысын күзаллау безнен Барыйга бераз кыенрак булыр инде Берәр очраклык, язмыш очраклыгы ярдәм итеп куймаса. Белмәссен тагын Барыйнын дөньяга үз карашы Мәсалән. анын уенча, горурлыкның ин арзанлы төре—милли горурлык. Шәхес булган кеше кайсы милләттән булуы белән горурланып, барабан кагып йөрми, чөнки милләттәшләр миллионнарча бит! Шәхес булган зат үз милләтенең җитешмәгән һәм көчле якларын күрергә тырыша ул. Ә адәм актыклары, шәхси индивидлары зәгыйфь булу сәбәпле, тизрәк милләт саламына ябышып, бырш кычкыртырга керешәләр, дөбер- шатыр барабан сугып, шуның белән үзлэренен табигый көчссзлекләрен һәм дә бушлыкларын тутырмакчы булалар. Мәсалән. «Кукуруз* күмәк хуҗалыгына кергән мари авылында ничек «чуваш юкәләре* үсә алсын инде! Ә шулай дип җырлар җырлыйлар бит але! Менә шул була инде ул ин арзанлы милли горурлык! Дөрес, мари халкы юкә үстерергә ярата Кирәк ул аларга—мунчала ясап саталар, чыпта үрәләр, себерке ясыйлар Барыйнын ү зендә исә табигатьтән салынган горурлык бар Гәрчә анын бу горурлыгын колхоз рәисе Хаҗи Әкбәров малае бу лу белән генә аңлатырга тырышсалар да Хәер. Барыйнын мона исе китми. Горур дияләр икән, яки түгел дин әйтәләрме, барыбер ләбаса! Гарәпләр коллардан көлеп -Көл белән шаяртып сөйләшсәң, аргы белән борылыр*.—диләр. Шаяртканны кабул итә алмый кол. чөнки горур имеш Ул намуслымы сон9 Гомумән, нәрсә сон ул намус9 Бу хакта моннан меннәрчә еллар элек гә уйланганнар Һади абыйлары Барый белән Мөхәммәткә юкка гына Ницше һәм Шопенгауэр тәгълиматләрен тукымагандыр... Ул фәлсәфәчеләр дә моннан гасыр ярым элек баш катырганнар намус хакында, аның нәрсә икәнлеген аңларга һәм аңлатып бирергә тырышканнар. Тышкы яктан караганда, намус ул башкаларның синең хакында ничек һәм ни дәрәҗәдә уйлавы, күнел байлыгына, мөмкинлекләренә мөнәсәбәте. Субъектив намус исә кешенең нәкъ менә шул мөнәсәбәтнең ничек булуыннан куркуыдыр. Бу тормышта кайнар өчен Барый Әкбәровка әнә шуларны белү дә бик җитеп ашкан. Тагын күз күрер әле... Хәер, Барыйның авылны тау башына күчерергә йөрүе дә үзе хакында фикер тудырырга теләү түгел микән әле?.. Һәм бу фикер аңа болай капылт кына каян килеп кунды сон? Бу фикерне ана кемдер «төртте» бит?!. «Абзый» чакырта Кара булмаган кара карга баласы бераз тернәкләнә башлау белән үзен күрсәтергә кереште. Сәер һәм бик әшәке холыклы иде ул. Ояда чакта бүтән балаларны кыерсытып тәмам үзәкләренә үгә. Үсә төшкәч, болай да ташка үлчим холкы тагын да бозылды: явыз, усал иде, берәр нәрсә ошамаса, гел чукырга торды, бүтәннәрнең азыгын тартып алды, әллә нинди ямьсез тавышлар белән кычкыра да җитмәсә! Әле монысы баласы гына булган икән. Менә берзаман бала каргалар да әткәләре-әнкәләре белән бергә җим эзләп, басу- кырларга оча башладылар. Юллары авыл өстеннән уза. Карга халкының бер ишесе ияләнгән гадәт буенча юл унаеннан гына кешеләрнең ишегалларына да төшкәли һәм, хуҗа-фәлән күреп өлгергәнче, тавык бәрәңгеләре белән дә авыз иткәли иде. Менә шундый чакта теге карга баласы ин беренче булып берәр кырый йортнын ишегалдына чума һәм, тиз генә томшыгына азык эләктереп, аны кабып йотканнан соң, дөнья беткәндәй каркылдарга керешә. Әлбәттә, бу тавышка өйдән хуҗалар йөгерешеп чыга, әлбәттә, башка каргалар тавык азыклары белән сыйланмыйча кала. Бу хәлгә кәефләре киткән карга көтүе аптыраганнан басуга юл тота. Ә теге мәхлүк җан шат, канәгать, көтү алдыннан ул да басуга таба оча. Яхшы түгел дип, Барый Сираҗи картны күмәргә үзе дә барырга булды. Әүвәл бармам дип уйлаган иде, шундый чакта кеше күзенә күренеп (Сираҗи картнын үлемендә авылдашлары картлыкны түгел, үзен гаепләүләрен сизенә ул, хапыкнын ачуын кабартып йөрисе килмәгән иде. Әммма күмәр алдыннан, җаен табып, мәрхүмнен карчыгы Галимә әбинең хәлен белеп, күмү мәшәкатьләре өчен шактый акча калдырып чыкты. Мона,—акчасыннан бигрәк, авыл хужасынын аерым игътибарына,—карчык кешенең бик күнеле булды Төн саклаучы карчыклар арасыннан берсе Барыйга: «Бер атынны җәлләгәнсен шул бичарага!»—дип төрттереп алгач, Галимә әби ахирәтенә ачулы карап, рәисне читкәрәк алып китте дә: «Үләр алдыннан синең теге... бик каты чаба торган атларын янына барып кайтты. Гөлйөземнән сорыйм әле, берәр атын атланып карарга биреп тормас микән ди. Барды мәрхүм. Кайтканда бик күнелсез иде». «Карчык, малай чактан ат астында үстем. Аннары гомерем буе шулар янында чуалдым, минем күз карашымнан ни теләгәнемне анлый торган иде ул хайваннар. Ә болар әллә нинди»,—ди. Нинди була сон ул «әллә нинди», дип сорыйм. «Менә әллә нинди инде»,— ди Күз карашлары да безнен авыл атларыныкы шикелле түгел, ди. Бик күңелсезләнеп кайтты, мәрхүмкәем. Шуннан җанына урын таба алмыйча, бәрәңге казырга чыгып китте. Югыйсә, каладагы балалар: «Көрәк тә тотасы булмагыз!»—дип, кисәтеп киттеләр. Гөлйөзем атлары яныннан кәефе төшеп кайткач, мин дә каршы килеп тормадым инде, берәр көрәк казыр да, үзе туеп ташлар әле дип, уйладым. Кая инде ул сиксәнне куып барганда бәрәнге казулар! Чыгып китте бу гайрәтләнеп Берзаман керми дә керми Аптырап бакчага чыксам, жан биреп ята иде инде Теле бар иде әле «Андагы бер атнын күзе зәп-зәнгәр иде бит, Галимә —дип пышылдады да күзләрен йомды. Халык. Барый улым, сине гаепләп сөйли, борчылма, синен тырнак очы кадәр дә гаебен юк Зәнгәр күзле ат күреп сәерләнеп йөрде ул сонгы көннәрдә. Әжәле килеп җиткән булгандыр инде Авыр туфрагы жинел булсын мәрхүмкәемнсн...» Галимә карчык белән сөйләшкәннән сон Барый жинел сулап куйды, күмәргә баруы да шуннан иде. Тик күнел дигәнеңне алай гына тынычландырып, ул рәвешле генә алдап буламы сон: авылдашлары ни уйлый икән соң бу хакта? Алар Галимә карчыкнын сүхтәрен ишеттеләрме икән, юкмы, баксан. белми дә торганнардыр әле9 Барый. Барый әллә нишләден әле син! Элек халык фикерен санга суга торган кеше иденме сон син! Ник болай үзгәрдең!.. Дөнья үзгәрттемени?! Әйе. шулайдыр шул. үзгәрткәндер Әнә бит көн саен диярлек ауга чыккан буласын, бер аксак куян да атып алганын юк. Ә авылга бүреләр ияләшкән ди. Бүреләре дә әллә нинди анын хәзер, замана бүреләре... Элеккеге бүреләр авылга килгәч , кәжә-сарык очрата алмасалар, бәйдәге этләрне булса да буып ыргытып, күңелләрен басып китәләр иде. Ә болары этләр белән дуслашкан дип сөйлиләр! Шаклар катып үләрсен бүре белән эт дуслашкан! Замана бүреләре, замана этләре шулай буламы икәнни әллә, дип аптырап сөйләшә халык Кеше кешегә бүре булган бу чуар, болгавыр заманда диген әле син аны' Барый әлеге «замана бүреләренсн» башында бала башлы теге бүре торганлыгын сизенә иде Күнеленә шом инде Әкбәровнын Хәерсез, начар шом... Мохәммәтнен әтисе Уразмәт агай элек әллә нинди хәйләкәр капкыннар эшли иде. хәзер ул күптән пенсиядә инде Анын урынына калган телсез Габдерәхим дә яхшы капкыннар ясый белә белүен Тик ул кире беткән, үҗәт адәм сүзне тынлармы икән сон9 «Кукуруз*да хуҗалык рәисенен сүзләренә гокереп тә бирми торган бердәнбер кеше ул Урынына тимерче тапса, Барый аны күггтән чыгарып аткан булыр иле. тик хәзер яшьләрнең тимерче булыгг керәселәре килми, күрек янына кемне бастырасын ди! Әнә. ул бер читтә тракторчы Галләм абзыйга кызып-кызып куллары белән нәрсәдер аңлата. Тегесе алләанлап. әллә аңламыйча гына «әйе» дигән кыяфәт чыгарып, башын селкеп тора. Капкыннар турында телсезгә Галләм аша әйттереп карасынмы сон? Барыйны әлеге уңнарыннан колхоз идарәсеннән килгән кизү кыз бүлдерде: —Барый абый, телефонограмма бар'—диде ул һәм учына кәгазь тоттырды Ул язуны укып та тормыйча, кесәсенә тыкты да. күрше өйнсн капка төбендә торган машинасына таба атлады Быел мәктәпне тәмамлап колхозда зшкә калган кыз,—тракторчы Галләмнең кече кызы Зәринә,—анын артыннан теркелдәде һәм Барыйдан алдан рак машинага кереп утырды Барый, моны күреп, әүвәл машинага утырып та тормыйча, идарәгә жәяү генә китеп бармакчы иде (бу сәер кыз.—үзе бал кашыгына салып йогарлык чибәр, матур кыз бала,—инде берничә айлап булыр, кирәксә-кирәкмәсә дә рәис абыйсы тирәсендә чуалырга ярата, халык телендә теләсә нинди чыш-гтышлар китереп чыгарырга менә дигән сәбәп инде! Житмәсә. артта атасы да карап калды'. ). аннан сон әллә яхшысынмады, әллә капка төбендә өелешеп торган халыкның каракның бүреге яна. ләкин сиздермәскә тырыша, дип тел чарлавыннан курыкты—машинаның ишеген ачты һәм дорфа булырга тырышып Мин идарәгә бармыйм бит!—диде. Атты утыргычка кереп кунаклаган кыз әүвәл шундый матур, самими итеп елмайды, анна ры каушаган кыяфәт чыгарып:—Абау, Барый абый, шулаймыни! Мин белмәдем бит,—дигән булды да, шунын артыннан ук кура җиләге кебек кызарып пешкән калын иреннәрен бүлтәйтте:—Ничек бармыйсыз? Сезгә тиз арада идарәгә килеп җитәргә кушылган бит анда —Кызның телефонограммага ишарә итүе иде, күрәсең. Хуҗа кеше кесәсеннән кәгазь кисәген тартып чыгарды. Ана бер сәгать эчендә Казанга килеп җитәргә кушылган, кул куючысы Мөхәммәт, посткриптум белән: «Синең язмышын хәл ителәчәк!» дип тә өстәгән. Барый аптырап тамагын кырып куйды да машинасын кабызды. Янәшәсендә бәхетле елмаеп утырган кыз янә телгә килде: —Сираҗи бабайның үлемендә сине гаеплиләр, Барый абый. —Мин причем?—дип куйды Барый ана каршы, ул әле һаман бик тырышып Мөхәммәттән алынган ашыгыч хәбәр хакында уйлана иде. Ләкин кызнын әлеге сүзләре аны мизгел эчендә айнытып җибәрде: —Ничек мине? Мин нишләгән ана! —Мин үзем дә шулай уйлыйм, авыл халкы әшәке телле безнен! Ә мин үзем менә син... Сез гаепледер дип уйламыйм! Ипидер менә! Барыйның әлеге сүзләрдән көләсе килеп китте, кыз үзе дә, фикер йөртүе дә артык самими тоелды ана. Иң кызыгы шул: бу кыз бала ни өчендер Барый абыйсына ярарга тырыша бугай. Монда ниндидер сер дә булырга охшап торган кебек. —Ә син нәрсә дип уйлыйсын сон...—Барый беркавым аның исемен хәтеренә төшерегә тырышып торды. Кыз моны сизеп ярдәмгә үзе килде: —Зәринә мин. —Әйе, Зәринә? —Мин нәрсә дип уйлыйммы? Ә мин уйлап та тормыйм, чөнки беләм бит. —Нәрсә беләсең сон син, Зәринә! —Төссез күзле ат күргән ул. шуннан курыккан. Аннары шул турыда уйлап йөргән-йөргән дә, куркуыннан йөрәге ярылып үлеп тә киткән бабаең... Менә шул гына... —Төссез күзле түгел. Галимә апа әйтә, зәңгәр күзле ди... Бәлкем, тозсыз күзледер... Кыз анын үзен ирештерүен аңламаганга салышып: —Ул атларның күзләрендә нур юк иде, дигән Сираҗи карт,—дип, сүзен дәвам итте. Барый үзенең нигә сүз кыстыруына үкенеп куйды, тизрәк әлеге әңгәмәгә нокта куясы килептер, тамагын кырды, бүтән җавап биреп тормады. Бу кызчык аның эчен пошыра башлады. Шөкер, идарә каршысына килеп җиттеләр. Хәйран кызу барган машина кисәк кенә туктатуга, моны абайламый калган кыз бала, алга таба тартылып, мангае белән тәрәзәгә төртелеп алды. Чык иткән тавыштан Барый куырылып килде, анын үзенә дә бик уңайсыз булып китте. Ул хатасын төзәтергә уйлады бугай, ун кулын Зәринәнен җилкәсенә салып, үзенә табарак тартты, сул кулы белән мангаена орынды. —Бик каты авырттымы? —Сезнең кул тигәч, авыртуы бетте,—диде кыз күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртә-сөртә. Әлеге сүзләрдән соң Барый дорфа гына кулын тартып алды да машинадан төшеп китте. Ачуы килүен килсә дә, нигәдер күнеле булып, егетнең ирен читләренә елмаю кунып маташа иде. Ул шуны Зәринәгә күрсәтмәс өчен, абына-сөртенә, идарә ишегенә таба атлады. Мөхәммәт Италиядә йөреп кайтканнан сон, Уразмәт абый малаен алыштырып куйдылармыни! Элеккеге Мөхәммәт түгел инде ул, Байтимер малаеннан кабыгы гына калгандыр кебек. Элек сүзгә шактый саран булган егетебезгә гел керде хәзер ул кирәксә-кирәкмәсә дә тик тора алмый, сөйләвен белә, ләкин шунысы шаккатмады, сабыр холыклы, житди Мөхәммәт хәзер бар нәрсә хакында да иркенләп сөйләшергә, вак-төяккә дә игътибар итеп, шул турыда бертуктамый сәгатьләр буе сөйләп торырга мөмкин Егет нен Гөлчәчәк белән мөнәсәбәте элеккечә калды. Хәер, элеккечә дип. Әйе. атар нәкъ элеккегечә сирәк күрешәләр, шул гына Әллә сөюләре платоник мәхәббәткә әйләнеп бара инде? Мөхәммәтнен үт фикере буенча, ижат кешесенә тегесе дә кирәк, монысы да мөһим дигәндәй. «Тегесе» аңлашыла, ә «монысы» ни була сон анын?.. Сиринә Самуиловнадыр инде7 Кызык бу хисләр дигәнен «Тегесен* сагыну, юксыну бар. «монысына» исә ияләнеп, күнегеп килә түгелме?.. Бу куркыныч бит. бу коточкыч хис ләбаса! Жәтмәгә эләккән чуртан кебек чәбәләнәсе, бәргәләнәсе генә калган түгелме сон инде?.. Ләкин тормыш болай дәвам итә атмый бит' Нәрсә булса да хәл итәргә кирәк. Башыңны дуракка салып йөрсәк, Гөлчәчәген дә чыгымлый башлар әле. Хәер, чыгымласа сон Чебен дулап тәрәзә вата атмастыр Ул ижат кешесе бит. ана үсәргә кирәк, тагын да зуррак дәрәжатәргә ирешергә кирәк Ул боларнын барысын ла киләчәк хакына. Голчәчәк хакына эшли ләбаса! Соңгы очрашуларында ул Гөлчәчәккә шундый фәлсәфәсен «төртте* Ләкин кыз да аптырап калмады «Синсн иҗатына комачаулармын дисенмени?»— дип сорады анын бу нигезсез дәлилләренә каршы «Әлегә мина кайнарга, бөтерелергә кирәк, как белка н колесе! Сина игътибарым җитмәячәк Син үзен үк үпкәләячәксең бит аннан сон*. Мәхәббәт әллә чынлап та сукыр була инде, кыз Мөхәммәтнен бу сүзләренә ышанды һәм хәтта анын белән ри талашуын да белдерде бугай әле Тик нәрсә белән ризалашуын үзе дә аңлап бетермәде. Мөхәммәт өчен дә сер бу. Ләкин рәссам егет үз гомерендә беренче тапкыр -серне* аңларга тырышып азапланмады Шул килеш кенә узды да китте. Чөнки б у анын файдасына иде бит Ни әйтсәм дә, Сиринә Самуилонна яшәгән дөнья ана күбрәк ошый Ижаты бара, дәрәҗәсе үсә. Тора-бара әлеге мөнәсәбәтләр, дөресрәге, рәссам егетнен мондый яшәү рәвеше, шундыйга әйләнеп китте ки. күңеле, йөрәге Гөлчәчәк белән рухланып, янадан-яна яхшы, уңышлы картиналар яза. ә ул картиналар исә нәкъ менә Сиринә ханым аркасында унышка ирешә, дөньяга чыгып, зур бәя ала торалар Тормышта мондый конструкция-төзелешне бик теләсен дә махсус уйлап чыгарып булмый торгандыр Ә бу нәрсә исә үзеннән үзе шулай килеп чыкты һәм Мөхәммәткә бик ошаса да, барыбер аны күпмедер дәрәжәдә куркыта, өркетә. Кыскасы, ике «илһамчысының* берсен югалту уе белән куркып яши башлады егетебез Тик кайсысын алданрак югалтыр, әллә икесен дә бер юлымы?. Бу сорауга хәзер генә берничек тә жавап биреп булмый һәм хәзергесе вакытта сорау жавап көтми дә кебек Мондый очракта адәм баласы башын дуракка салса яхшырак Мөхәммәт Ура юн шулай итте Теге сорау жавап белән ашыктырмаса да яшәешнең үз кануннары бар: рәхәтлек бушка килми, сон чиктә барыбер анын өчен жавап бирергә туры киләчәк Мөхәммәт тә икегә бүленеп, ике тормыш белән яши башлады Ә мондый халәт берәү өчен дә рәхәт нәрсә түгел һәм атай бу ла да алмый. Егет күңеленең икс катлануын ахыр чиктә үзенең һөнәре белән бәйләп аңлатырга азапланды ул ижат кешесе, ижат кешесенә бар да килешә Һәм. бер караганда, ул хаклы да кебек иде шикелле Хәер, бер караганда гына микән Ижат кешесе очен беренче нәүбәттә анын ижаты тора Мөхәммәт яшәгән кабахәт җәмгыятьтә исә тормышның язылмаган кануннары аеруча кырыс Йә ижат. йә гаилә баткаклыгы Чын талант өчен бигрәк тә шулай бу. Уртакуллар өчен исә чыгарылмалар шактый. Алар трактор кебек бара, шуна күрә артларыннан да, гадәттә, чакыр-чокыр гына кала. Алар шул чокырларны, күл урыннары дип уйлап, гомерләре буе шунда су тутырып интегәләр, үзләренчә төнбоеклы, астында салкын, саф чишмәләр тибеп ятучы күл ясыйлар, имеш, күл тирәли гажәп матур камышлар утыртып чыгалар, имеш... Күл әйләнәсендәге шыксыз куаклыклар аларга нәфис тал агачлары булып күренә. Аннан сон шул талларда тырыша-тырыша сандугач сайратырга керешәләр. Андыйларнын колаклары бака тавышы белән сандугач тавышын аермый. Һәм аларны тыңлаучылар да бака сайравын сандугач жыры итеп кабул итәргә мәҗбүр ителәләр. Бу шундый ил ки, кемнеңдер әмере, ихтыяры белән бака тавышы сандугачныкына, сандугач сайравы бака тавышы кебек яңгырарга гына түгел, нәкъ менә шулай итеп кабул ителергә мөмкин. Үзең җайлашмасан, бу ил синен көенә мәнге җайлашачак түгел!.. Әлбәттә, бу фикерләр, мондый уйлар Мөхәммәт Уразовнын тормыш фәлсәфәсе түгел, егет әлеге теория белән яшәми. Тик нәкъ менә шул фәлсәфә кысаларына башын тыгып барганлыгын анлап та. төшенеп тә җиткерми әле ул. Сиринә Самуиловна аркасында анын иҗаты шактый шома юлдан тәгәри әлегесен. Бүген ул—шактый зур түрә абзыйнын шәһәр читендәге коттеджында кунакта. Садыйк Сираевич өч катлы йортынын икенче катына Мөхәммәт язган картиналарны гына эләргә карар иткән. Рәссам егет бүген чираттагы эшен алып килде. Хезмәтенә долларлар белән генә түләнә. Тормышта монысы да әһәмиятсез түгел. Үзен язган шәп картинадагы урман һавасы белән тамак туйдырып булмый... Ул болай чын урманга охшап торса да, андагы гөмбә, җиләкләрне авызга кабып булмый... Садыйк Сираевич менә-менә үзе дә кайтып җитәргә тиеш. Хатыны аны өйдәге ике пешекче һәм хезмәтче ир белән калдырып, үзе тиз генә массажга барып киләм, дип китте. Мөхәммәт, хужалар юклыктан файдаланып, мәдәният йортын хәтерләткән ихатаны карап йөрде. Ачуым килмәгәе, мондагы бәдрәф тә анын бер бүлмәле фатиры чаклы гына бар. Кыскасы, шаккатмады иде бу йорт, ханнар сарае кебек иде. Тик шунысы гаҗәп, өй эчендәге байлыкка сокланып йөрсә дә, Мөхәммәт бу хәлне артык исе китеп, йә булмаса, кара көнчелек белән көнләшеп кабул итмәде, чөнки егетнен күнелендә үзе сәер, үзе шактый кыю булган әллә нинди генә бер тойгы кереп урнашкан: әйтерсен, ул нәкъ шундый ук коттеджыннан чыгып китеп, күршесенә хәл белергә генә керде. Кайдан килде күңеленә шундый мәгънәсез, аңлашылмаслык тойгы—бер Алла гына белә! Хәер, үзе чамалый шикелле: Италиядә бик уңышлы күргәзмә уздырып кайтты бит. Сиринә Самуиловнага мең рәхмәт: әлеге сәяхәттән соң, Уразов ике башка үсеп китте. Шунын артыннан ук аңа күргәзмә оештыруын, яки катнашуын үтенеп төрле төбәкләрдән кызыклы тәкъдимнәр ява башлады, ин кызыклылары, әлбәттә, Мәскәү, Петербургтан һәм Идел-Кама филиалыннан иде. Егеткә моңарчы булмаган, бу көнгә чаклы татып карамаган ышаныч ингән кебек булды! Ләкин бу Ышаныч үзе генә яши алмый, ул Сиринә Самуиловна белән янәшә. Кәкре каенга терәткән терәү кебек, бу хатын аны җил-давылдан саклап тора. Йа, Хода, мондый хисне нигә син адәм балаларына тәпи йөреп китүгә үк салып куймыйсын сон! Искиткеч зур хис икән бит ул үз-үзенә, иртәгесе көненә Ышаныч булу, алай гына да түгел: үз сәләтенә ышаныч булу хисе... Бу җәмгыять беренче нәүбәттә бәндәләрендә әнә шул хисне үтерә, сытып изә, таптый бит! Кабыкка әйләндерә адәм балаларын ул хиснең зәгыйфь булуы. Хәер, Сиринә Самуиловна булмаса... Мөхәммәт, яна алып килгән картинасын эләргә дип, унайлы урын эзләп маташа иде. Ишек ачылып китеп, зат аша икенче бүлмәгә бер күләгә шуышып узган кебек булды. Беркавымнан әлеге «күләгә» юыну бүлмәсендә бик озак су агызды, аннары гына әлеге күләгәнең иясе үзе пәида булды ул хужа кызы студент Әлфия иде Таш курчак кебек матур бу кыз белән Мөхәммәт күптән таныш. Әлфия—Аля да рәссам булырга әзерләнә. Шуна күрәме икән, алар Мөхәммәт белән аеруча дуслар —О. как красиво! Нинди матур!—дип. кыз Мөхәммәтнең яна картинасын күргәч телен шартлатты —Менә, куярга урын эзлим. —Ты меня обижаешь. сэр. Бу эштә минем специалист икәнлегемне оныттыңмыни! Хәзер, хәзер! Ике тәрәзә арасында буш урын барын бар да Тик анда ярамый, әти: «ул як кыйбла ягы*.—ди картиналар эләргә кушмый. Слушай. карале, монда урын да калмаган икән бит' Мөхәммәт инбашларын сикертеп алды да. сүз булсын дигәндәй генә —Икенче катта урын юк микән0—дип куйды. Никтер ул бу кыз янында каушый, малайлар кебек кызарырга гына тора. Беренчедән, егетне кызнын чибәрлеге каушатса, икенчедән кыюлыгы, холкынын алдан анлап булмаслык кискенлеге, көтелмәгән каприхлар чыгарырга яратуы шүрләтә Әүвәл. танышкан шәпкә, мине шәрә килеш сурәткә төшер, дип. Мөхәммәтнең теңкәсенә тиде. Моны ишетүгә. Мөхәммәтнен күз алдына шундук Садыйк Сираевич килеп басты. Ул анын хәтта күз карашына чаклы тойды Әлеге бакыр төсендәге караш борын тишекләреннән кереп китеп, ашказаннарын әйләндереп чыгарырдай усал, авыр иде. Мөхәммәт, янынна н бәйләнчек черкине кугандай, үзе дә сизмәстән, кулларын селти-селти. аны н тәкъдимен кире какты. Бәхеткә күрә, алай ук бәйләнчек түгел икән —А зачем нам второй этаж? Икенче этажмын нигә кирәге бар?—дип. кыз стенага сөялеп торган картина янына атлады —Минем бүлмәгә ку ябыз аны Гажәеп урман сурәте бит! Мин урманны яратам' Тик нишләп синен урманнарын һәрвакыт карурман кебек0 Бер киселгән агач юк анда, урманга кереп китүче сукмак-юллар да булмы й Шүралеләр генә яши торган серле урман шикелле? —Әтиеннен заказы шундый. —А. понимаю тогда. Акладым, акладым — Аля-Әлфия ике телне дә яхшы белә, тик еш кына аларны чиратлаштыра, яки шунын артыннан ук икенче телнен тәржемәсен дә кабатлый иде —Сонгы вакытта кешеләрдән качасы килә башлады бугай анын Кару рманга кереп булса да Андый урманнар юк хәзер Мин бүген урманга бардым Фу' Мусор оясы' Ну только бүре күрдек! О. нинди усал иде ул!!! Так страшно было! — Бүре0 Ничек сиңа ташланмады сон ул? —А меня спасли! Однн рыцарь' О. шәп егет' Әлфия, кесәсеннән фоторәсем алып. Мөхәммәткә сузды Барыйнын Гөлйөзем белән парлашып төшкән фотосурәтен бая машина эченнән эләктергән иде бу ут кыз Мөхәммәт, фоторәсемдәге таныш йопәрне күргәч, чак артына утырмады, ана таба бәхетле елмаеп сыйныфташы Барый белән сойгәненен сынары Гөлйөзем карап тора. Егеттәге үзгәрешне үткен кыз шу ндук сизде һәм. серне чишүен үтенеп. Мөхәммәткә чат ябышты -Әйтсәк дәәйтәсен, әйтмәсен дә әйтәсен!. » — Бу егетне беләм бугай мин,—диде Мөхәммәт бераз ялындырыбрак Әлфиягә шунын кадәресе дә бик житкән иде: тәгаен белә һәм әйтәчәк! -Үземә әйтәсеңме, ахлә әтигәме?—дип, кыз шундук һөҗүмгә күчте Бу егеткә рәхмәтле генә түгел, бу егет анын күңеленә үк кереп калган күрәсен Мөхәммәт, кызнын ут кебек ялкынланып яна башлаган күзәренә игътибар итеп, шүрли үк башлады. «Ни булган болар арасында?»—дип, куркынып уйлап куйды ул. Әлфия дә анын эчке уйларын сизми калмады, ахырысы. шундук мәсьәләгә ачыклык кертергә ашыкты. «Я должна его отблагодарить! Мине бүредән коткарып калды бит ул!» Мөхәммәт, бераз йомшара төшеп, киеренкелек сүрелә башлады. —Однокашник бит ул минем. Барый... Әкбәров. Син булган якларнын хужасы. Егет сизми дә калды, кыз ни ара йөгереп тә килде, ни ара Мөхәммәтнең муеныннан кочаклап, битеннән үбеп тә алды. Егетнең шул як бите ут кебек, нидидер тәмле, татлы рәхәтлек биреп янарга кереште. Күргән шәпкә үк ул кызда ниндидер үзгәреш барлыгын сизгән шикелле дә иде, артык игътибар гына итмәгән булган, күрәсең. Бу үзгәрешкә Әкбәров сәбәпче икән бит ләбаса! Каян күрешкәннәр дә. ничек табышканнар диген! Берсе авылда, икенчесе Казан кызы, җитмәсә, кемнен кызы әле! Әгәр Садыйк Сираевич боларнын кырын эшләрен сизсәме?! Бетте Әкбәровын! Ул аны тереләй җир астына күмдерәчәк! Чөнки бердәнбер сөекле кызынын әтисе «партиясенә» туры килгән шәп егет белән танышкан көннәре генә бит! Тәртә арасыннан чыгып киткән кызынын муенына камыт киертергә исәпли бугай!.. Нәкъ шул чакта арага Барый килеп кысылсамы? һе, тегермән ташы арасындагы кибәккә әйләндерәчәкләр Барыйны... Әлеге уйлардан сон Мөхәммәт үзенә урын таба алмый башлады, җинелчә генә башы әйләнергә кереште. Тагын кыз үзе ярдәмгә килде, ул яна картинаны алды да, икенче кулы белән егетнен җиңеннән эләктереп, югары катка таба әйдәде: —Әти кайтканчы урнаштырыйк әле моны. Сюрприз сделаем ему. —Ә син Барый белән ничек таныштын сон? —Алайса, мин сезнен як урманына барып чыккан булам инде? Надо же!. Танышуын танышмадым әле мин анын белән. Якыннанрак син таныштырсаң гына инде? Мөхәммәт жинел сулап куйды: өлгермәгәннәр әле, димәк... —Не могу жить ни с тобой, ни без тебя, дисең инде алайса? Бу мизгелләрдә Мөхәммәтнең сүзне шаяртуга борасы килүе аңлашыла иде. Әлфия ана каршы бары: —Великая вешь—любовь!—дип кенә куйды. —Егетен бар бит синең? Шаһмәлиев малаен кайда куясың! —Шаһмәлиев—чмо! —Әтиен сизсә? —Любовь и кашель не скроешь инде. Словно солнце горит, нс сгорая. любовь. Словно птица небесного рая—любовь. Но еше не любовь—соловьиные стоны. Не стонать. от любви умирая,—любовь! Әлфия дә Хәйямне яттан белә икән, ул, елмаеп, Мөхәммәткә таба күтәрелеп карады да көр тавыш белән шигырь укырга кереште: В этом мире любовь—украшенье людей, Быть лишенным любви—это быть без друзей. Тот, чье сердце к напитку любви не прильнуло, Тот—осел, хоть не носит ослиные ушей! —Каты әйгген син. диде Мөхәммәт. Садыйк Сираевичнын кызы таш курчак кебек булса да, ул элек уйлаганча буш кыз түгел. Мондый әңгәмә рәссам егеткә ошый иде, ул кабат хәтер чарлагында эзләнергә кереште һәм аннан «Тукайны табып алып», янә кызны шаккаттырмакчы булды: Бер гүзәллән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган? Байронын. Лермонтовынмы. Пушкинынмы—кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәпгер йөрәк— Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы' Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә. Ләкин һәрбер йөрәк аны янарга! Гажәпләнүдән Мохәммәтнен күзләре мангаена менеп кунаклады —Ну ты даешь!—дип, соклануын белдермичә булдыра алмады ул —Нәрсә, мине Садыйк Сираевичнын юлдан яза башлаган бер иркә кызы дип кенә уйлаган иденме әллә' Кыз шулай диде лә сабыйларча ихласлык белән рәхәтләнеп колә башлады, самими, эчкерсез көлү иде бу. Һәрхаплә. Мохәммәткә шулай тоелды Хәерлегә булсын... Тик хәерле дигәнен нәрсә була торгандыр инде тагын адыйк Сираевич Мохәммәтнен килүен күреп бер шатланган иде. картина исә аны икенче кат сөендерде Картинада зур эәвыкь белән, югары сәнгать ләрәжәсснлә язылган кара урман Кара урман Садыйк Сираевичнын күнеленә ин хуш килгән сурәтләрнең берседер, мөгаен Ул монын нигә шулай икәнлеген күнеле белән тоемлый, әмма ниндидер мантыйклы калыпка салып, шуннан чыккан мәгънәне әлегесен ашап бетерми Әлегесен Әлегесен дидек, чөнки ул аны кайчан булса да үз анында калыплаячак һәм гап-гади. әмма үз ачышы итеп ачачак: ул шу на. бер якган. балаларча сөенсә, икенчедән, бу фикернен шулай сонлап килүе анын бера з гына кәел Б\ очракта бәхет дигәнен исә чагыштырмача мәгънәгә ия Шундый дәрөжәлс. калын кесәле эшен булып, өстендәге күлмәгеңне алыштырырга аптырап йормәсән. акча дигән нәрсәнсн нинди «басуда* үскәнен белергә дә теләмичә, аны унгасуна күзеиззе дә йоммыйча зуздыра алсан. бәлкем. шундый бала бәхетле бу за торгандыр Бәхет дигән нәрсә гажәеп кызык төшенчә! Бер генә галим яки акыл иясе дә. кыскасы, беркемнен дә бәхетнен ни икәнлеген ашата алгазпа юк әле Язучы буларак, мин дә ул эшкә алынырга җыенмыйм, дөресен әйтәм үз фикерләрендә буталып бетәсем килми. Элегрәк басуларда каланчалар була торган нде. аны халык каравылчы Козгыннар йолдыз чүпли... каланчасы дип тә, пожар каланчасы дип тә атап йөртте. Басу никадәр зуррак булса, анын каланчасы да озынрак итеп ясала. Ә кечкенә басуга бәләкәйрәк каланча да бик ярап тора иде. Бу очракта бәхетне дә менә шул каланча белән чагыштырып карарга мөмкиндер, мөгаен. Басуын нинди—каланчаң шундый. Димәк, һәр адәм баласы өчен дә уртак булган бәхет тә юктыр ул. Һәр кеше үзенчә бәхетле. Әмма үз фикерләремә үзем үк каршы төшеп: юк, җәмәгать, ашыгыч нәтижәләр чыгармы й торыйк әле, уртак бәхет бар ич ләбаса адәм заты өчен! Ул—акча!!!—дип тә әйтә алам. Ләкин бу очракта, башымны ташка бәреп исбатлый алам, мин хаклы да, хаксыз да! Бик әллә кая еракларга китмичә ике генә мисал китерәм. Минем бер акчалы дустым бар, ул үзен бәхетсез дип саный, чөнки яшь чакта кайнарланы п китеп өйләнеп ташлаган да, шул хатыны ана рәттән ике бала алып кайтып биргән дә... Кыскасы, хатынын яратып яшәми ул. Аерылып та китә алмый һәм үзен иң бәхетсез кешегә исәпли. Икенче бай, ягъни акчалы дустым саулыкка туймый. Себер якларында дистә еллар буе үзенең сәламәтлеге бәрабәренә алтын приискаларында сукыр тычкан кебек жир казып кайтты да, моңда коттедж салып җибәрде, балалары н зур уку йортларына урнаштырды һәм шуннан сон урын өстенә ятты. Затлы чит ил машинасында студент кызы артыннан селәгәен агызып йөргән бер малай җилдертә, хатыны иртәдән кичкә чаклы биләмдә, чөнки авыл тулы (коттеджны хатыныны ң туган авылында салган иде) туганнары!.. Менә сина акча алып килгән бәхет шулай да була ул тагын! Әлбәттә, акчадан баш тарту дигән сүз түгел бу, бәлки, шул рәвешле бәхет дигән төшенчә хакында уйлану гына. Ә Садыйк Сираевич уйлы кеше. Уйлы булмаса, ул бүгенгесе көндә шушынды й дәрәҗәгә ирешмәгән дә булыр иде. Ләкин дөнья дигәнең һәрвакытта да син дигәнчә генә бармый. Һай, бармый икән шул!.. Ике бала үстергән иде алар—малае монна н ике ел элек самолет ярышында һәлакәткә очрады. Спортчылар очкычларга утырдылар. Фили белән филилар арасында ярышлар башланды. Анын Шамиле дә атна-ай саен яна очкыч алыштыра-алыштыра, ике ел дигәндә беренчеләр рәтенә менде, гел җиңүче булып килде. Менә шундый ярышларның берсендә Шамил, самолеты-ние белән җиргә кадалып, башын имгәтте. Хәзер, әнә, егерме җиде яшьлек егет, чиркәү кебек пулатнын беренче катында, идән уртасында, селәгәен агыза - агыза, уенчык самолет белән уйнап утыра... Югыйсә, улы аның эшен дәвам иттерергә тиешле бердәнбер ир-ат варис иде. Атасы урынына түрә булып утырмаса да, анын эшмәкәрлек эшен Шамил дәвам итәргә, «Гыйфрит» фирмасының башында ул торып калырга тиеш тә бит!.. Дәү филиалда «Гыйфрит» кебек көн күреп, зур табыш алучы фирмалар бихисап. Әлегесен аларның һәммәсенең башында пенсия яшеннән авышкан зур түрәләр утыра, гаиләнең шәхси оешмалары булганлыктан, аларның җитәкчеләре дә һәрвакыт шул нәселдән булырга тиеш иделәр. Әлеге фирманың исеме Галәветдин лампасындагы бар нәрсәне эшләргә сәләтле Гыйфрит җеннән алынган. Бары тик шушы әкият герое гына барны юк итәргә сәләтле бердәнбер көч бит. Ә әкиятләрдәге геройларның кайдан алынганын беләбез: алар да болытлар артында түгел, алар безнең янәшәдә җиргә басып йөриләр... алар теләге һәм ихтыяры белән усак яфраклары яшел кәгазь—долларларга әверелә, Идел суы кымыз булып кайнарга керешә, каргалар бөркет булып күккә күтәрелә, тизәк чебеннәре умарта балы ташый... Менә шундый заманда яшәгәч,—нәкъ әкияти заманда!—нигә фирмаларның исемнәрен дә «Гыйфрит» яки «Мифрит» дип кушмаска!?. Усак яфракларыннан нигә яшел акчалар ясамаска? Усак күп үсә бит ул, исәпсез-чутсыз үсә, гәрчә ул да гәүдәсен төз тотып кояшка таба үрелү өчен тамырлары аша шыпырт кына, тыйнак кына җир маен суырып утырса да... Әнә шул рәвешле Салыйк Сираевичка бүген варис, дөресрәге, шуларнын барысы н да ышанып тапшыра алырлык үз кешесе кирәк Кызы Әлфияне Шаһмәлиев малае белән кавыштырып, «-укмаштырып* шундый таяныч, дәвамчы булдырырыга иде исәбе Тик Шаһм&лиев. коймакны ак ипи белән бергә ашый торган сыек буынлы студент малай. Әлфиянен ин сөймәгән, хәтта күралмаган кешесенә әйләнде Ә болай начар парлар түгел иде шикелле бит үхтәре Җитмәсә, алар Шаһмәлиев белән гомер буе эшләрен бергә алып бардылар, атасына ышанып булгач, малае да төшеп калганнардан түгелдер, дип. фикер йөрткән иде Садыйк абзагыз. Кыскасы, кызына килешле генә пар булырга тиеш иде кебек Шаһмалиев малае Язмагандыр, күрәсен Тагын автор әле бу... С адыйк Сираевичны ярыйсы ук яхшы беләм дигән идем мин.Анын жанына ук кереп, каләм тыгарга, каләмсмнен карасын анын болай да каршылыклы күнсл дөньясында кайнаган хис-мисләрснә манып менә кем бу адәм дип. һич кенә дә чан сугасым, йә булмаса, берьяклы нәтижә—фикерләр чыгарып, берәүне дә шаккаттырасым килми Зинһар, мине дөрес акласыннар, бер караганда, бу каһарманымны бик яратам, икенче мәлдә исә кылана ук башлыйм (чынлыкта, анын кулында Иблиснен тәмуг кисәве ) һәм алеге мескен хис нәфрәткә дә әйләнеп куя Үзем хисләнеп киткән чакларда шулай була бу гадәттә. Ләкин бик яхшы беләм—бу очракта мина һич кенә дә хисләремә ирек бирергә ярамый, югыйсә, геройларым белән бергә үзем дә буталып, юкка чыгып бетәрмен кебек тоела. * ...Сиксәненче еллар уртасында инде медицина фәннәре кандидаты булып алган Садыйк Сираевич шәһәрдәге бер психбольниианын баш табиб ярдәмчесе булып гыныч кына эшләп ята иде Хатыны Тәслимә, элеккеге татар теле укытучысы, шәһәргә күчеп килгәч, урта мәктәптә урыс теле укыта башлады, чөнки ул чакта туган тел дәресләре модага яна гына кереп барганлыктан, мәктәпләрдә дәрес сәгатьләре җитешмәде Алар түп-түгәрәк малай белән сөйкемле сөякле кызчык үстереп, үз көннәрен үзләре күреп, матур гына яшәп яталар иде. Хатыны татар теле укытучысы булу да тәэсир иткәндер инде—Садыйк Сираевич шактый милли җанлы һәм интернационалист кеше дә Туксанынчы елларда, гасырлар буе милли һәм рухи яктан изелгән Татарстанның төп халкы, милләт дип авыз ачарга батырчылык итеп, үзәк дилбегәсе чак кына бушый төшкәч, бүтән дәү корсаклы түрәләр кебек ул аларны милләтчелектә гаепләргә ашыкмады, киресенчә, чын күнеленнән. сәламәт рухлы татар малае буларак, күпчелек кебек азатлык дип төшләнә һәм. хапкынын матур киләчәген күз алдына китерергә тырышыгг. чын күнеленнән сөенә иде. өметләнә иде Әйе, киләчәгенә зур өметләр баглап яши торган кеше иде Садыйк Сираевич Тик балалары ирәя төшкәч, еш кына төшенкелеккә бирелә башлады бугай Тиктомалдан гына кәефе китә, тиктомалдан г ына күнелен аныр уйлар каплап ала да. кулыннан бар эше киткәндәй була Күп акча, блзглык кына да адәм баласынын кәефен һәрвакыт күтәреп, күнелен канатландырып тор.» алмый икән шул! Кайсыдыр акыллы баш әйткән бит байлыкның күләме ксрсмнен зурлыгы белән түшг. кешенең яшәеш рәвеше һәм гадәтләре белән билгеләнә дигән Белеп әйткән бу акыллы баш Аннан сон «Урла, йолкы, тупла, ия бул—кайчан да булса, барыбер һәммәсен капырырга туры киләчәк* дигән әйтемне дә яхшы белә Садыйк Сираевич Тик кемгә калдырырга? Әлеге сорауның бик тә четерекле, катлаулы, авыр сорау икәнлеген адәм баласы әүвәл башына да китереп карамый икән шул. Килеп терәлгәч кенә... Шекспир язганча: «В них оправданье старости моей»,—дип жинел генә әйтә алса иде ул балалары хакында!.. Киресенчә, күп вакыт Грибоедовны исенә ешрак төшерә бугай шул ул: «Что за комиссия, создатель, быть взрослой дочерей отцом!» Әйе, Әлфия җиткән кыз инде, иртәге язмышы хакында Садыйк Сираевич үзе уйларга тиеш һәм хәл иткән сүз дә аныкы булачак. Әлфиясе ниндидер Барый атлы кеше хакында кайтып сөйләгәч, анын күнелен бер корт кимерә башлады. Ул корт хәерле «корт» булырга охшап тора бит әле менә! Ни әйтсәң дә, Әлфиясенә төпле егет кирәк, ахыр чиктә, ул егет кияү балакайга әйләнеп куеп, Садыйк Сираевичнын эшмәкәрлеген дәвам иттерерлек таяныч—терәк булыр иде. Әлфиясе Мөхәммәтнең Барыйны белүен әтисенә әйтергә дип, авыз ачканчы ук ул, Садыйк Сираевич, бу хакта кызыксынып өлгерде... Дөньясы шундый: бер генә мизгелгә дә сизгерлекне югалтырга ярамый. Хәниф Хатыйповичтан әлеге егет хакында үзенә кирәкле шактый ук мәгълүмат тупларга да җитешкән иде инде карт төлке... Төлке булырга тормыш үзе йөрәгге. Югыйсә, югыйсә... медицина буенча докторлыгын яклап, тыныч кына берәүгә дә тимичә, комачауламыйча гына табип булып яшәп ятарга иде исәбе. Ләкин бу тормышнын язылмаган, дөресрәге, күз белән күреп, колак белән ишетеп һәм хәтта борын белән исен дә тоеп булмаган үзенең кануннары бар икән шул... Шактый кырыс, күп очракта мәрхәмәтсез кануннар... Туксанынчы еллар башында татарлар, ниһаять, бер кузгалып алдылар бит әле. Бүгенгесе көндә Мәскәүнен туя белмәгән түрәләре, ул чакларны исләренә төшереп:«хәерчегә якты чырай күрсәтсәң»... дип уйлый торганнардыр, мөгаен. Сабантуй мәйданында чүлмәк ваткан чагында якты чырай күрсәткән иде шул берсе. Соңыннан ямаулык та өләшеп йөрде әле, бахыр. Хәзер аның варислары шул «ямаулыкның» җөйләренә чаклы сүтеп яталар. Күргәннәре- күрмәгәннәре шул булсын иде. Бу халык үзенә ямаулык кына түгел, ниһаять, өстенә төлке тун ябынырга да вакыт җиткәнен һәм үзенен шуна бик лаек икәнлеген тагын бер заман анлар әле, Алла боерса... Әлбәттә, безнең Садыйк Сираевич бүген болай дип уйламый. Анын хәзер мондый бимаза уйлар белән матавыкланырга һич кенә дә вакыты да, теләге дә юк. Ә теге чакта вакыты да булды . Җүләрләр йортында баш табип ярдәмчесе булып эшләгән чагында... Ләкин анын үзенә уйларга ирек бирмәделәр шул, синен өчен уйланган инде, туган, кушканны эшлә!—дип, кырт кистеләр... Суверенитет, мөстәкыйльлек.. Ирек мәйданы шау итә. Элек фәлән илдә тегән кеше ачлык игълан итте дигәнне телевизордан гына күреп белә иде бахырлар. Хәзер, әнә, Казанның Ирек мәйданында татар зыялылары, урыстан азатлык даулап, ачлык игълан иткәннәр! Көне-төне мәйдан тулы халык. Транспарантлар, плакатлар, байраклар. Кемнәр генә юк алар арасында: зур язучылар, атаклы рәссамнар, күренекле галимнәр, танылган артистлар, исемнәре ил теленә кергән башка интеллигенция вәкилләре!.. Мәскәүнен, коты ботына төшеп, Казан артына, мари урманнарына, танклар китереп туплавы турында куркыныч хәбәрләр дә йөри. Нәкъ шул заманда Күк йөзендә моңарчы астроном галимнәр белмәгән, күрмәгән бер Йолдыз кабынды! Яна Йолдыз!.. Исеме дә юк иде аның хәтта! Менә шул Йолдыз Күктән тыныч кына Казанның Ирек мәйданын күзәтеп тора башлады, шунысы кызык, хәтта көндездә сүнеп тормый иде ул Йолдыз. Кызганыч, ул Йолдызны кешеләр күреп өлгермәделәр. Тик шулай да аны күргән бер җан иясе бар иде—ул җан иясе дигәнебез Казан арты урманнарында көн күреп ятучы ике гаярь бөркет иде. Әткә бөркет тә, әнкә бөркет тә үзләренең очлы күзләре белән ул Йолдызны шундук күреп алдылар һәм, күккә күтәрелгәндә, алар һәрвакыт, куана-куана. шул Йолдызга таба омтылалар иде. Аннан сон, хәлләре бетеп, кире төшаләр. оядагы балаларын лсим белән сыйлаганна н сон янә шул Йолдызга таба уктай атылалар Ә бу вакытларда татар милләтенең каймагы Ирек мәйданыннан кайтып кермәде, шаулады, даулады. Нәкъ менә шундый көннәрнен берсендә Садыйк Сираевич янына психбольницага (баш табип жәйге ялда иде) күн курткалы бер адәм килде, вәкарь белән генә кенәгәсен күрсәтте һәм алар икесе баш табибнын кабинетына кереп бикләнделәр —Ирек мәйданында булганыгыз бармы!—дип сорады күн куртка кабинетка кереп урнашкач ук. —Ник булмасын, татарнын бар жүнле кешесе шунда бит.—дип жавап бирде ана Садыйк Сираевич. алдын-артын уйлап тормыйча. Әлеге бәндә, күрәсен. МОНДЫЙ ук туры жавапны көтмәгән булгандыр, чөнки Садыйк Сираевичка кенәгәсен күрсәтеп, үзенен кайдан килгәнлеген искәрткән иде бит Шулай да ул үзенен канәгатьсезлеген эченә йолып, янә сүз кушты: —Нишләп йөриләр дип уйлыйсын син ул халыкны анда? —Суверенитет даулап, ирек, бәйсезлек Күн куртка беркавым кашын җыерып торды да: —Ирек дисен инде алайса9 , —дип куйды һәм бу юлы Садыйк Сираевичка сүз кушарга да ирек бирмичә сүзне үзе ялгап китте:—Ә менә синен пациентларын ирек даулыймы сон? Алар бит әле бигрәк тә тимер бик астында' Карап торышка, сау-сәламәт кешеләр кебек үзләре? Садыйк Сираевич елмаясы илте. ләкин бу кешенен һич тә шаяртырга җыенмаганын күргәч, иреннәре шундук җыелып, ул җитди кыяфәт алды, авыр сулаган булды —Минем пациентлар жүләрләр бит алар Акьылары җитешми —Ул сонгы жомләсен әйткәндә, урта бармагын чигәсенә куеп, боргычларга уйлаган иде. теге кеше әллә ни уйлар дип шикләнеп, тыелып калды һәм бары - Минекеләргә ирек бирсән. бүген үк стеналарны җимереп чыгып китәрләр иде урамга,—дип. кенә куйды —Димәк, аларга да ирек кирәк9 Садыйк Сираевич әлеге сорауны анласа-анламаса да җавап бирергә ашыкмады, ул акрынлап акылына килә башлап, эшнен бик үк хәерле булмаячагын сизенә башлады. Нишләп теленә салынып, геләсә нәрсә сөйләшеп утыра сон әле ул?! Атасынын язмышын онытканмыни! Шушы оешма кешеләре, аны һәм оч апасын шыр ятим калдырып, сугыш башланыр алдыннан гына әтиләрен алып чыгып киттеләр бит1 Ул халык дошманы малае булып үсте ләбаса! Әлеге оешмадан курку анын канында бит инде, югыйсә! Күрәсен. сонгы еллардагы вакыйгалар анын уяулыгын, сизгерлеген киметеп җибәргән Садыйк Сираевичнын иреннәре чатнап кипте —Сезнен әтиегез Сирай Габитовны ничәнче елларны акладылар алс?—Бу сорау түгел иде. шуна күрә. Салыйк Сираевич ана туры жлвап бирмичә —Әтинен бернинди гаебе булмаган,—дип кенә куйды Иреннәрен бер- берссннән пичекләр итеп асра алгандыр, үзе дә аптырады соңыннан —Гаепсез булмаганлыгын беләм мин.—дип. сүзен дәвам итте теге адәм — Мин Сезнен янга әтиегез хакында сөйләшергә дип килмәдем, хәзер башка заман. Тик менә мин шуны аңламыйм сез ничек итеп, нинди күнелегез. ни йөрәгегез белән ул паниентларыгы зны дүрт стена артында бикләп тота аласыз?! Урамда кон нинд и магур! —Сез мина ни ишәргә кушасыз? Садыйк Сираевич бик аптырашта иде. Анын мондый кыяфәтен күреп торган теге адәм үзе ярдәмгә килде: —Һава сулап керсеннәр! —Ничек?! Садыйк Сираевичнын күзләре маңгаена менә язды: —Ничек?!—дип кабатлап сорады ул тагын бер кат. Күн курткалы тәрәзәгә таба ымлады һәм үзенең эч пошыргыч тыныч, ләкин боерулы тавышы белән: —Анда автобуслар көтеп тора!—диде —Ирек мәйданын карап килсеннәр, бераз аякларын, тамакларын язсыннар. Ләкин Садыйк Сираевичка һаман барып җитмәгән иде әле. Ул үзе дә жүләр кеше сымак теге кешегә тик аптырап карап утыруын бел. Күн куртка, кесәсеннән кәгазь чыгарып, баш табип ярдәмчесенә сузды. —Менә... ...Шул көннән башлап Ирек мәйданына милләтпәрвәрләр белән беррәткә Садыйк Сираевичнын пациентлары да басты. Күктәге теге исемсез, яна Йолдыз кинәт сүрелә башлады. Әүвәл ул бик көчле яктылык биреп шактый вакыт җемелдәп торды-торды да аннан сон бөтенләй сүнеп күздән юкка да чыкты... Бу хәлгә, Йолдыз югалуга, ин көенгән жан иясе әнкә бөркет булды. Ул бөтенләй кефсезләнеп, хәтта ашаудан да калды. Моны күреп торган әткә бөркет, Сөеклесенең күнелен күтәрү өчен ниләр генә кыланып карамады, әмма файдасы булмады. Ахырда ул, болытлар арасыннан теге югалган Йолдызны табып алып төшәм дип, мең кат вәгъдәләр биреп, бар гаярьлеген, бар булган көчен туплап, югарыга атылды. Бу вакытта, мари урманнарында, Самарадан куып китерелгән танк полкы солдатлары эшсезлектән ни кыларга белмичә гөмбә җыеп йөри иде. Араларыннан берсе, зәнгәр күктә йөзгән бөркетне күреп алып, автоматын салды һәм ана төбәп атып та җибәрде... Бар урман шау итеп куйды, бөркет, таш кебек, Илләт елгасына егылып төште. Ату тавышын кара урман үзенә йотты... Бөркет гаиләсе ятим калды, яклаучысыз калды. Чал наратлар, яшь каен кызлары, йомшак күнелле каен әниләре, купшы чыршылар, ятим гаиләне кызганып, сыкталып-сызланып бик озак елаштылар... Бабай буласы кеше кармак сала Б арый Казан читендәге коттеджга барса да барды, бармаса да барды. Бу чакыру бик зур табышмак иде ана. Садыйк Габитовнын Дәү филиалда нинди урын тотканын һәм, гомумән, нинди кеше икәнлеген белмәгән кеше бар микән? Анын күңелендә мен төрле шик-шөбһә кайнады: Барыйны кайдан белә ул, тиктомалдан гына нәрсәгә дип чакырткан? Һәм ни өчен эш урынына түгел, нәкъ менә өенә дәштерә, өстәвенә кичке якта, эш сәгате тәмамланган вакытта?!. Сонгы очрашуда Зәет Вәлиевич ФСБ хакында авызын ачкан иде, тик аңлатыл кына бетермәде. Барый үзе дә җентекләп тормады ичмаса. Ник жүнләп сорашмады икән шул хакта?Югыйсә, игътибарга алмаслык, колак читеннән генә уздыры п җибәрерлек оешма да түгел ләбаса инде? Юлга чыгар алдыннан ул телефон аша Зәет Вәлиевичны эзләде, тик төштән сон филиал башлыгынын койрыгын тотулары ай-һай иде. кесә телефоны да сүндереп куелган. Барый идарәдә аптырап утырды утырды да, гаражга барып. УАЗик машинасын кара төстәге БМВ сына алыштырды, арткы утыргычка ау мылтыгы н салды, пистолет кобурасын киеп куйды. Бала башлы бүрене ауларга барганда гына шулай кораллана торган иде ул. Хәер, бу юлы гранаталарын алмады, ни әйтсән дә ул «уенчыклары» законсыз бит—курыкты егет Әүвал ул туп-туры урманга таба юл тотты. Гөлйөземне, малаен күрәсе килде Ни булмас анын белән? Кияүгә чыгу хакында тәкъдим ясарга күптән йөри бит инде, хәзер менә шул турыда тагын бер кат әйтеп китсен әле Бүген аны урман бик тыныч каршы алды Барый уенча, ахзә нинди серле, хәтта шомлы тынлык иде бу. Ә.хзә курыкканга куш күренә дигәндәй генәме сон? Урман авызына кереп, бераз баруга, туктап, машинадан төште һәм. мылтык көпшәсен югарыга күтәреп, төзәми-нитми генә атып та җибәрде, үзенчә бу хәерсез тынлыкны бозасы килде. Ату кайтавазы кире әйләнеп кайтырга өлгермәде, агач башыннан Барыйнын аяк астына, шапылдап, канга баткан нәни тиен баласы килеп төште. Бу хазне күреп ул авызын ачып катып калды, аптырап яралы тиенгә карап тора башлады Тиен базасы ате жан биреп өлгермәгән иде. гәрчә бүре ядрәләре аны чәрдәкләп ташлаган, иләк ясаган булса да. «Жүнле фаз түгел бу »—дип уйлады Әкбәров. Чыннан да. бер килмәсә килми бит ул. Габитов та аны юкка гына чакырмага ндыр, хәерлегә түгелдер бу эш-гамәл? Ә.хзә барып тормаска инде?! һе. Габитов чаклы Габитов чакыргачмы9 . Анын бит тән сакчылары да Дәү филиал башлыгыныкыннан күбрәк дип сөйлиләр Белеп әйтәләрме, белмичә такылдыйлармы—анысы әлегә Барый өчен карангы. Ә.хзә Мөхәммәткә шылтыратып карарга инде?.. Хәер, ул ни белсен ди Чү. туктале ә Хәниф Хатыйпович!!! Бу фикеренә Барый үзе дә сөенеп куйды Ничек бая ук башына килмәгәндер! Малай-шалай кебек коралланган булып чыгып китәргә әзерләнде бит! Әлеге уйлары Әкбәровны үсендереп җибәрде Ул. машина алдында яткан тиен үләксәсен аяк башы белән генә читкәрәк эштереп җибәрде дә. руль артына сикереп менде Әүвәл Гөлйөземне күрергә' Гөлйөзем өйдә ялгыз башы гына иде. Әнвәрне әбисе ту ганнарына кунакка алып киткән булып чыкты Малайнын башыннан сыйпыйсы килгән булса да Гөлйөземнең үзе генә булуына ул хәтта сөенеп тә куйды азе Гөлйөземнәрнең капка төбенә килеп җитүгә. Барый ничектер тынычланып калды. Габитов та офык артынарак күмелгән кебек булды, тиен үләксәсе дә онытылды. Һай. жан тынычлыгы дигән нәрсә! Сине бернинди акчаларга да. тау- тау алтыннарга да сатып алып булмый икән ләбаса! Нишләп адәм базасы шуны баштук аңламый икән? Югыйсә, гел шуна гына омытылып яшәгән булыр иде канә! Һай. адәм базасы Гомердә булмаганча, Газйөземне күрүгә исә югалып казды Әкбәров: баягы жан тынычлыгы да. өстәвенә монарчы булган кыюлыгы, бәйсезлегс, җыртлачлыгы, гомумән, «барыйлыгы» бер йомгакка җыелды да табан астына тәгәрәде инде менә! «Йа1 Мин дә ояла белермен икән!»—дип. үз-үтенә шаккатып басып торды ул беркавым Тик кайдан белсен «КамАЗ» кабинасындагы хәерсез хахзәрдән сон яшь хатын да үзе түгел иде бүген Анын хатын-кыз җанын курку хисе биләп алып, шунын өстенә миен бертуктаусыз жүнсеэ бер хис кимерә «Барый белә торгандыр, белә торгандыр. Сәмигулла дуңгыз— Барыйга үчле адәм—мыскыл итеп, мактанып сөйләнеп Йоргәндер лә. барып ишетелгәндер* Югыйсә, әнә бит: элеккеге Барыйны бүген ахзә ничек кенә үзгәртеп куйганнар кебек, сәер ул. икенче ул бүген. Барыйга охшамаган да төсле Ярабби бер аллам, әгәр чыннан да ишеткән булса, белә торган булса ул аны ул аны урманга алып чыгып1 Гөлйөземе каршында уклау кебек катып сүзсез басып тору унайсыз Күрәләтә үз-үзенне саткан кебек . Сүз булсын өчен генә у.з авызын ачты һәм тел тегермәне аннан сүзләр дә әйләндереп чыгарды —Урманнарны бер әйләнеп керикме сон? Бу сүзләр хатынны пычаксыз суйган кебек булды, ул куырылып килде, тәне аша бер көтү кырмыска чабышып узды, иреннәре дерелдәргә кереште. Ләкин хатын-кыз үзенен «хатын-кыз» икәнлеген инстинкт белән теләсә нинди кыен вакытларда да исенә төшереп, һәр төрле авыр мизгелдә шуны калкан итеп файдалана, организмы җитәрлек микъдарда тиз генә монарчы табигатьтә билгесез һәм гаҗәеп саклану көченә ия булган сок бүлеп чыгарып, шул аны бар бәлаләрдән саклап кала иде. Гөлйөзем белән дә шулай булды: «Хәзер Барыйның чәченә ябышам? Мари хатыны янына барып йөргәнен исенә төшерәм дә...» Хатынның иреннәре дерелдәвен буйдак ир үзенчә юрады: «Ярата, сагынган!.. Ә мин, жүнсез, мари хатыннары янына йөрим! Шундый Гөлйөземем була торып!. ■> Ул хатынны сак кына үзенә таба тартып китерде дә дерелдәгән иреннәренә битен тигезеп алды. Каен жиләге, урман курасы гына үбеп үскән затлы иреннәр!.. Һай, нигә берәр галим, Барый туганчы ук. мәхәббәт, ярату дигән хисләргә аңлатма биреп, адәм баласынын йөрәгендәге хисләр микъдарын тәгаен үлчи ала торган җайланма уйлап тапмаган икән сон?! Мәсәлән, температураны үлчи торган градусник кебек. Йөрәк турысында беркавым тоттың—вәссәлам: шул хатын-кызга карата синен мәхәббәтең нуль яки йөзенче сызыкка килеп җитә язган. Аннан сон бернинди шикләнү- икеләнүләр дә калмас, гаиләләр дә бәхетлерәк булыр, яшьләр дә тотрыкланыр, чәчәктән чәчәккә кунган күбәләктәй саташып йөрмәсләр!.. Барый шундый юк-бар хыяллары белән ишеккә таба атлады, Гөлйөзем анын артыннан иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде инде. Бу мизгелләрдә икесен дә бер уй газаплады: күнел түрендә ниләр кайнаганын бер-беренә ничек тә сиздермәскә иде. Ләкин алар бәяләп җиткермәделәр—адәм баласынын күңеле нәкъ көзге кебек ул—эчтәге хисләр икесенен дә гамәл-кыланышларыннан ук чагылып тора, моны алар бары тик икесе дә берүк халәттә булганга күрә генә сизеп, төшенеп җиткерә алмыйлар, хәзергесе мизгелләрдә икесенә дә уртак булган бер шөгыль табудан да мәслихәтрәк гамәл юклыгын исә җаннары белән тоемлыйлар, тик ул уртак шөгыльнең тәгаен генә ни икәнлеген белмәгәнлектән, аптырап, чал нарат башларына, рәт-рәт булып утырган каен ябалдашларына карыйлар. Әмма ул уртак шөгыль агач башларында асылынып тормый иде. Алар урман эченә табарак уздылар. «Карале, кара!—диде Гөлйөзем шулчак сөенечле тавыш белән бәләкәй генә аланлыкта үскән ике нарат агачына таба ымлап:—Ничек үскәннәр бит!» Сыенышып үскән ике нарат агачының берсе ничектер янәшәдәгесенә башын салган кебек. Югыйсә, үз йортларыннан әлләни ерак булмаган бу агачларны ул гомере буе күреп үсте, әмма игътибар итмәгән булган икән монарчы. Менә бүген күрә, беренче мәртәбә күрә!.. Гаҗәп бит инде бер уйлаганда! Агачларның мондый кыяфәтен күрә торып, янәшәңдә генә басып торган хатын-кызны кочагына алмыйча һич мөмкин түгел бит... Урман аларнын икесен дә кыен хәлдән коткарды, рәхмәт төшкере. Хәер, урманның үз кызына беренче мәртәбә генә ярдәм кулы сузуы түгел инде бу... Барый килеп җиткәндә, Садыйк Сираевич өйдә юк иде әле. Ул хуҗаның кайтканын урамда, машинасында утырып көтәргә уйлады. Өйрәнгән гадәте буенча радионы кабызмакчы булды, ләкин кул хәрәкәтенә кадәр үк радиомагнитоланын юк икәнлеге исенә төште: узган атнада гына джипнын ишеген каерып ачып, аны урлап киттеләр, авылда бит әле, үзенен туган авылында ук!.. Бу хәл исенә төшкәч, Барый күңелсезләнеп китте. Сонгы елларда шәһәрләрдәге тәртипсезлек,—кая ул тәртипсезлек кенә булсын ди! Чын мәгънәсендә бандитлык, хулиганлык, ахыр чиктә аны авыз тутырып «бандитлык һәм оешкан җинаятьчелек* дип атап булыр иде,—авыл җиренә дә килеп керле, тора- бара авыллар шәһәрне дә арттырып җибәрделәр' Баксан. нинди авыл иде ул! Кемнен казы ничә бәбкә чыгарганны да. кемнен тавыгы тәүлеккә ничә йомырка салганны да бар халык сәгате-минуты белән белеп тора торган эчкерсез, наив авыл иде Югыйсә, моннан бер дистә ел элек кенә бит әле!. Бу үзгәртеп кору дигәннәре тыныч кына үз көенә яшәп ята торган кырмыска ояларын бутады да атты: ата улны, ана кызны танымаслык хәлгә китерелде мескен халык. Әлбәттә. Барый эамананын үзгәрергә тиешлеген үзе дә яхшы белә һәм ул хәлләргә каршы да түгел. Ләкин болай ук булыр дип берәү дә күз алдына китермәгән иде Совет дәүләтен яһүдләр җимерде, чөнки атарга «капканы» төбенә чаклы ачып куеп, «урыс еврейларын» СССР төрмәсеннән коткарырга кирәк булды. Яһүдләр Израильгә агылды, калганы монда катды һәм элеккеге куәтле дәүләтне эчке яктан таркатырга кереште Әлбәттә, җимереклекләр Израильнең үзенә дә бәхет китермәде: каннары, җаннары гасырлар буе урыс холкы белән сугарылган тугандашлары аларга бары тик кайгы-мәшәкатьләр генә алып килде Палестина белән сугыштан һаман башлары чыга алмый бахырларның. Әлбәттә, Барый үзе болай ук. бу рәвешле үк фикер йөртми, алеге «сәясәт* Мөхәммәт аша колагына кергән сүзләр һәм нәтиҗәләр иде Ул шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, анын машинасы артына чит ил машинасы килеп туктады һәм аннан Мөхәммәт үзе сикереп төште Барый Мөхәммәтне күргәч, әллә нишләп китте! Ләкин бу халне ни дип юрарга да олгермәде. тегесе йөгереп килеп, машина ишеген ачты һәм аптыравыннан катып калган дустын кочаклап, машинадан таргып төшерде «Нишләп йомырка баскан каз кебек утырасын монда, төш'—диде ул гөрелдәп көлә-көлә. —Ә сина монда ни калган'’ — Менә син киләсе дип ишеттем дә Ярты сәгать элек кенә Салыйк Сираевич үзе шылтыратты «Садыйк Сираевичны Мөхәммәт кайдан белә?» дигән уй-сорау миен борауларга керешсә дә. үзе сөйләп бирер әле дигән өмет белән әлегә сүз катмый торырга булды —Сонгы арала авылга да кайтканын юк. онытгын,— дип кенә куйды ул —Авыл халкын ы н синнән зарланганын ты юарга дип кайтыйм мыни анда!— дип, төрттереп алды Мохәммәт. Дусгынын бу сүзләреннән сон шартлатып жавап бирергә бик теле кычытса да Барый бу юлы дәшмәде, аны хәзер авыл түгел, үз язмышы күбрәк борчый —Мине монда ник чакырттылар икән, белмисенме! Тегесе көлеп җибәрде, кыяфәтенә караганда белә һәм бик яхшы белә иде Бу исә Барыйга жинеллек китерде, дусты дорфарак сөйләшсә дә үпкәләргә ашыкмады, аны игътибар белән тыңлаячагын белдереп, кү зләренә каралы —Сюрприз, хәзер үзен күрерсен. тик борчылма, бу очрашу синен файдага булачак. Ул шулай дип әйтеп бетереп авызын ябарга да өлгермәде, дусгынын кесәсеннән әтәч кычкырган тавыш ишетелде һәм шунын артыннан ук музыка уйнарга кереште Мөхәммәт ашыкмыйча гына куен кесәсенә тыгылды һәм аннан кесә телефонын алып колагына куйды —Да. мин тынлыйм Барый анын кем белән сөйләшкәнен белмәсә лә дусгынын дулкынлануына караганда эфир дулкыннары юк кына кеше тавышын алып килмәгән тис «МИН аңладым, борчылмагыз. Сез дигәнчә булыр!* дип. борчу катыш шатлыклы тавыш белән жавап бирүләре Мохәммәтнен бик җитди кеше белән сөйләшүен анлата, тик ул әлеге иптәшнең «Садыйк Сираевич, Садыйк Сираевич!» дия-дия исемен кабатлап, Барыйга күз кыскалап куйса да, тегесе аның кем белән гәпләшкәнен һич төшенеп бетерә алмады. —Садыйк Сираевич үзе шылтырата, бүген күрешеп булмый ди. Киләсе атнага инде Үзем хәбәр итәрмен диде. Ә мин сиңа... —Нинди Садыйк Сираевич? Габитов үзе шылтыратмагандыр ич!? —Үзе шул... Барый янә беренче мәртәбә сабакташына күтәрелеп карап куйды... Ышанмыйча аптырапмы, көнләшү хисләре беләнме—монысын бу мизгелләрдә икесе дә анык кына төшенеп бетерә алмадылар. «Алай, үзгәргән бу малай!»— дип уйлап куйды Барый. «Менә мин кемнәр белән эш итәм! Хәзер син лидер түгел, мин, председатель малае!»—ди иде шикелле анын карашы. Тик ике дус. ике сабакташ арасындагы бу дөньяви, дөресрәге, мин-минлеккә вә исәп-хисапка корылган, әмма бик тә мантыйклы халәт озакка сузыла алмады. Һәрхәлдә, авылда яшәп ятучы Бары й Әкбәров шулай дип уйлады. Әмма дөньяның Садыйк Сираевичлары белән кесә телефоны аша гына сәламләшә торган шәһәр кешесе алай вакланып, уй-күнелендә чокынып тормады, ярды да салды: —Син исеменнән үк котын алынып торган Садыйк Сираевич белә н без күптәнге дуслар! Анын монда сине ни өчен чакыртканлыгын да мин бик яхшы беләм. Әмма мин сине дә яхшы беләм. Шуна күрә сине махсус үзем чакырттым, әүвәл Садыйк Сираевич белән аерым сөйләшерсез дигән идем. Булмады бит менә. Очрашу—киләсе атнада. Кыскасы шул: абзый сине бик охшаткан! —Кит әле моннан! Мине каян белсен ди ул?! Күргәне дә юк ич? —Беләләр, туган, беләләр... алар барысын да белеп тора. —ФСБ ашамы?—дип. беркатлы сорау бирде Әкбәров, чөнки әлеге оешманын үзе белән кызыксынганын филиал башлыгыннан бер ишеткән иде инде. Мөхәммәт ирен читләре белән генә серле итеп елмаеп куйды да, нигәдер авыр сулап: —ФСБ дан да хуже,—дип куйды. Өстәп тагын нидер әйтмәкче иде, тик тукталып калды, аннары Садыйк Сираевичнын коттеджы капкасы ягына таба ымлап:—Әйдә, керәбез, үзен күрерсең,— диде. — Да ты што! Хуҗа үзе югындамы!? — Хужа булмаса, хатыны, кызы, малае өйдә. «Шулчаклы тыныч, гади итеп кенә сөйләшә бу Мөхәммәт, әллә Садыйк Сираевичнын кияве булырга йөри инде?»—дип тә уйлап бетермәде, тегесе анын фикерләрен укыгандай:—Бик шәп кызы бар анын, таныштырам!»— дигән булды. Мондый табышмак сөйләшү Барыйнын кәефен үк җибәрә башлаган иде, ул дорфа гына: —Үзен таныш!—диде. —Мин бик танышкан булыр идем дә... —Гөлчәчәк дисеңме? —Причем монда Гөлчәчәк! —Ничек причем?! —Шулай причем... Ул кыз менә синен белән танышырга тели ди икән шул. Барый дустына ачулы итеп карап алды: «Шаяртма!» янәсе. — Чынлап, дустым, чынлап. Син монда мине гаепләп утырган булма, үзен сөйлә! Ничек итеп син Садыйк Сираевичнын кызы белән таныша алдын?! Урманда ятып, авылда торып! Менә бу табышмак! Мин түгел, син үзен тел яшереп маташасың, дускай! Мөхәммэтнен тавышында чак кына дустына үпкә дә сизелә, имеш, мин сина барысын да сөйләп, җиткереп торам, эч серләремне синнән яшергәнем юк. ә син . ә син! Кыскасы, син шактый хәйләкәр дус булып чыктын әле диясе килә шикелле иде Дөньяда анлашунын төрле чаралары бар телләр белән, язмача, куллар, ымлыклар, күз карашлары ярдәмендә Шуларга күнелтәр аша арат ашуны да өстәргә мөмкин, ягъни биотоклар ярдәмендә. Анлашунын мондый төре үзара шактый якын кешеләр арасында гына була торгандыр Мәсатән. ыштансыз чактан ук бергә әүмәкләшеп, әвәрә килеп үскән авылдаш-яшьтәшләр арасында. Барый да Мөхәммэтнен ни әйтергә теләгәнен шундук төшенеп азды һәм үзен гаепле сизгәндәй: —Үзебез турында без идеаллар аша. калган кешеләр хакында атарнын гамәлләре буенча хөкем йөртәбез.—дип куйды —Әлбәттә сөйлим, дустым, синнән яшерен сер юк Тик мин әлегә нәрсә сөйләргә икәнтеген генә антап бетермим Билләһи! —Садыйк Сираевичнын кызы Әлфияне белмисенмени"’ —Әлфия?! —Әйе. әйе. анда синен Гөлчәчәк белән төшкән фотокарточкан да бар Барыйнын аптыравы йөзенә үк чыгып, ул инбашларын сикертте —Алайса киттек, таныштырам.—дип. Мөхәммәт Барыйны тимер капкага таба этте Аннары ул никтер кире уйлап, инде үзенә буйсынып, капкага кузгалган Барыйнын жиненнән тартты һәм бик житди кыяфәт белән —Узган атнада урманда бер кыз белән танышып, аны Казанга каләр илтеп кундыммы ’ Барый, аптырап, тирә-ягына карады, тагын бер мәртәбә үхтәре басып торган урыннарны күзләп чыкты һәм шулчак анын кыяфәтендәге гаҗәпләнү, аптырау ниндидер кызыксыну белән алышынды кебек. —Так. так. Әлфия! Исемә төште, неужели ул. ул кыз Садыйк Сираевичнын кызы булган икән'’! —Булган гына да түгел. Садыйк Сираевичнын бердәнбер сөекле кызы' Мөхәммәт кинәт тагын да җитдиләнеп китте, күренеп тор;» дусты үзе дә аптырауда, ләкин анын аптырау галәмәте Барыйныкы шикелле яналык ишеткәннән түгел, ә бәлки чарасызлыктан иде Шулай да. ул үзен тиз кулга алды һәм кискен карарга килеп —Киттек моннан!—дип. Барыйнын җименнән тотты - Кирәк булса, үтләре эзләп табарлар әле. син кияү егете түгел Просмотрга килергә монда! БарыИ. карышмыйча, анын артыннан иярде, һәркайсы үз машинасына утырып, кузгалып киттеләр. Казанга борылган юл чатында туктарга килештеләр. Әлбәттә, мондый карарга килер алдыннан Мөхәммэтнен башыннан мен төрле уй-фикер узды, егет, бигрәк тә сонгы вакытларда, һәр адымын ныклап уйларга өйрәнде тормыш үзе өйрәтте Авызын пешерә-пешерә өйрәтә бу тормыш!.. Чынлап та, адәм баласы үз хаталарында күбрәк өйрәнә. Бу ясалма теория, юкка акыл сату гына түгел. ул-Табигать кануннары Табигать кануннарына каршы килеп кешелек дөньясы күпме хата-ялгышлар кылды инде, нәтиҗәсе һаман берүк миллионнарча корбаннар, ачлык һәм чәерчелек булды «Миллионнар үлеме—статистика, бер кешснен һәлакәте—фаҗига*, дип әйтеп калдырган Чсрчиль мен мәртәбә чаклы бу очракта Барый дусгынын язмышыннан фаҗига ясыйсы килми иде Мөхәммэтнен Үзенем шушы җәтмә корбаны булуы җитмәгәнмени"' Хәер корбан дип инде Ләкин шу тай да Әгер Садыйк Сираевич Барыйны Әлфиясе белән бәйләп куярга уйласа. Гөлйөзем ни хәлләр кичерер? Аларнын балалары бар бит ате һәм нигә икс тинтәк авылдаш малайлар аркасында ул җиләк кенә үбеп үскән урман кыгтары бәхетсез булырга тиеш ди?!. Ул үзе Гөлчәчәкне күзенә карап алдап йөри бит!. Хәер, алдап дип инде... Һәрхәлдә, бүгенге көнгә чаклы егетнең әлеге йомгакнын очына чыга алганы юк. Адәм баласы һәрвакыт күпмедер микъдарда эгоист. Үзен аклап сонгы чиктә ул барыбер саламга булса да тотынырга талпыначак... Фу Бетмәс-төкәнмәс уйлар ташкыны, анын башындагы уйлар кебек язгы ташуларда Ташсу елгасы да бу чаклы болганмый торгандыр, билләхи! Ни әйтсән дә кыюсыз, боламык егет түгел Мөхәммәт. Сиринә Самуиловнанын да күзенә карап әйтте ул беркөнне. Афәрин, әйтте егет әйтәсен. Әмма икенче көнне үк тормыш күсәге анын башына китереп тондырды, ул миңгерәүләнеп калды. Шулай чираттагы бер шимбәдә Мөхәммәт Бөгелмәгә кайтырга җыенды. Самолетка билетын да алдан ук алып куйды. Бер-берсе белән еш аралашканнан һәм еш кына Сиринә Самуиловнада куна да калганлыктан, алар арасында сер юк кебек иде. Ләкин Гөлчәчәк янына кайтырга җыенуын ул Сиринә Самуиловнага сиздермәде, яшерен сер итеп саклады. Хатын-кыз сизми ди мени сон! Тегесе моны белеп алып, ул көнне сәнгатькәрләр идарәсендә мөһим җыелыш билгеләггерде. Сүз филиал рәссамнарының Мәскәүдә узачак шәхси күргәзмә планын раслау хакында барырга тиеш. Мөхәммәтнең күргәзмәдә катнашырга теләве хакындагы гариза Идарәдә күптәннән ята. өстәвенә әлеге мәсьәлә монарчы ук та хәл ителгән иде инде, чөнки ул бәйгедә беренче урынны яулап алган рәссам. Бәйге шартлары буенча исә беренче—өченче урыннар «автомат» рәвештә узарга тиеш диделәр. Әнә шуларны уйлап, Уразов билетын кире тапшырмады, аннан соң алдан хәбәр ителгән Гөлчәчәк тә көтеп тора бит. Бу хакта каяндыр белеп алган Сиринә: «Мәсьәлә бик җитди бит, бәлки катнашырсың»,—диде. Бу сөйләшү җомга көн кичтән булды, эштән соң Сиринә Самуиловна аны ашыгыч рәвештә үз фатирына чакыртып алды.. Чакыртуының сәбәбе чынлап та җитди икән: Сиринә Самуиловнанын Чиләбедән дус кызы килгән, ул да сәнгать белгече. Изольда Сафаровна Сиринәгә караганда шактый яшьрәк булса да. үз-үзен тотышы белән бер генә дә дустыннан калышмый, хатын- кыз таланты (хатын-кызлык сәләте, Адәмнән аермалы буларак, Хәва ханымга өстәп иңдерелгән өстәмә талант) янына тормыштан килгән ясалма кыланыш- гамәлләрен дә кушып куйсан, әле шактый яшь булуына кармастан, үз дигәненә ирешә ала торган ханымга охшаган. Шуның өстенә гаҗәп чибәр дә, каһәрен!.. Ни әйтсән дә, матурлыгы ясалма матурлык түгел, зәвыклы хатын табигать биргән байлыгына бер генә артык буяу да өстәмәгән. Сиринә Самуиловна иртән торгач, Мөхәммәткә «чын йөзен» күрсәтмәс өчен тизрәк ванна бүлмәсенә бикләнеп, ясанырга, буянырга керешә, аннан бары йөз-кыяфәтен «сылагач» кына чыга. Әлбәттә. Сиринә Самуиловна Мөхәммәтне үзенә әлеге чибәр дустын күрсәтергә чакыртмагандыр. Ләкин егет тә сукыр түгел бит инде, кычкырып торган матурлыкка күзен йомып, үзен бүкән сымак тота алмый, килеп керешкә үк ул Изольданын чибәрлегенә соклануын яшерә алмады, сүз белән әйтмәсә дә бу фикере анын кыяфәтенә үк бәреп чыккан иде. Гөлчәчәк исемен ишетүгә болай да кара тутыл йөзе тагын да караңгылана торган Сиринә Самуиловна Мөхәммәтнең кунак ханымга сокланып каравына игътибар итмәгәнгә салышты, киресенчә, Изольданын егетнен күнел Шәрәфләренә хуш килүенә сөенде генә кебек. Хатын-кыз—мәңгелек табышмак. Яһүд белән татар катыш Сиринә Самуиловна исә— табышмакларның да табышмагы. Шуна өстәп: «Сиринә Самуиловна елый белми торган хатын-кыз ул!»—дисәк, әлбәттә, моңа берәү дә ышанмаячак, чөнки һәркемгә мәгълүм аксиома—елый белмәгән хатын-кыз булмый ул дөньяда диярләр. Ләкин ни хәл итәсен, Сирина ханым чынлап та елый белми һәм елый да алмый иде шул Битендәге иннек-кершәненен күз яшьләренә чылануыннан куркып түгел, билгеле Холкы белән, табигате белән шундый хатын ул. Хәер, бер мәртәбә ул да елаган икән. Һәм ул беренче мәртәбә Мөхәммәтне очраткан кон Дөресрәге, егетнен үзен күргәч йәрәгенен кайсыдыр чите кысылып куйды куюын, тик менә рәссам егетнен «Урман кызы» әсәре белән танышып, анын кемгә багышланганын белгәч, кычкырып- кычкырып елады ул. Тик кайгы-борчудан түгел, шатлыктан елады хатын- кыз ул чакта. Шундый кешене очрату шатлыгыннан. Егетнен үт йөрәгендәге мәхәббәтен сәнгать әсәре дәрәжәсенә күтәрә алуы сокландырды, хуштан яздырды кыз-хатын өммәтен' Гомере буе кешеләргә сәнгать әсәр.ләренен серен, мәгьнәсен аңлатып һәм шуны үзенен һөнәре итеп сайлаган ханым- солтаным үзе дә бермәлгә югалып калып, табигатьнең шул гүзәл гармониясенә жаны-тәне белән гашыйк булды, йөрәгендәге көнчелек уты (бу шашкын ут ярты дөньяны мизгел эчендә көйдереп, ялмап алырлык куәттә иде) анын инде сүрелә барган күнел учагына ялкын элеп, һәр күзәнәгенә үтеп керде Бу хәлләрнең сәбәпчесе, әлбәттә. Мөхәммәт Уразов иде Хәнип Хатыйповичка ул яшьлеге, жүләрлегс белән кияүгә чыгып, тиз генә араларын өзгәннәр иде. Гаилә тормышы ызгыш-талашка барып җиткәнчегә кадәр үк Ләкин бу кушылу да эзсез генә калмады, икесе дә үлеп сөйгән кызлары инде үзе буйга җиткән Сиринә ханым, яши торгач, бар нәрсәне дә хат итә алырлык кодрәтле ханымга әверелде Ул үзен бик көчле дип уйлый. Ләкин Мөхәммәт белән очрашкач, беренче мәртәбә үзенен мескенлеген, кочсезлеген тойды һәм шуна гарьләнеп үлә язды. Гөлчәчәк атлы ниндидер бер авыл, кыргый урман кыш каршында да көчсез бит ул!.. Шул хис аны үтереп ташлады, барлыгын юкка чыгарып, салып таптый һәм бүгенге көнгәчә изеп-сытып тора. Әнә. бит Мөхәммәт иртәгә тагын шунын янына жыена Хәленнән килсә. Сиринә ханым анын фатирына бер олау фахишә кызлар кертеп тутырыр, ләкин Бөгелмәгә җибәрмәс иде Алар кич буе рәсем сәнгате хакында сөйләштеләр, горле рәссамнлрнын альбомнарын актарып утырдылар Кичке сәгать унберләр тирәсендә Сиринә ханымның фатирында телефон шылтырады Телефонның теге очында Хәниф Хатыйповичнын яшь хатыны Сиринә Самуиловнага кызып-кызып нидер анлалты, сөйләде Ул хатын Хәниф Хатыйповичка Сиринәдән сон кияүгә чыккан яшь хатын иде Хужага янә депрессия булган, хатыны ярдәмгә көндәшен—Сиринә ханымны чакырып ята Ул. тиз генә киенеп, кунакларыннан гафу үтенде дә. чыгып китте—аны подъезд төбендә Хәниф Хатыйповичнын алты йөзле «Мерседес*ы көтеп юра иде инде .1.»ыры ки.исе санда.