Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ТӘРӘЗӘБЕЗДӘ УТ СҮНМӘСЕН

атлаулы һәм хәлиткеч чорында кабул ителгән иде Аны гасыр башында Галиэсгар Камал, Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан замандашлары оештырган «Мәгариф» нәшрият-матбага ширкәтенең дәвамчысы сыйфатында кабул итү табигый дип саныйм. Балаларыбызга туган телдә белем һәм тәрбия бирү кебек гаять моһим бурычны гамәлгә ашыруда ирешкән казанышларыбызны «Мәгариф» нәшриятының купкырлы эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Республикасы Президенты «Мәгариф» нәшрият- матбага ширкәте Беренче рус революциясе тәэсирендә туган һәм 1906 елның ахырында ачылган иң алдынгы нәшриятларның берсе була Әбрар КӘРИМУЛЛИН, академик Әдәбият һәм сәнгать елы тәсбихендә моһим буын-төймәләр куп. Тукай. Җәлил, Фатих Әмирхан юбилейлары, татар театры һәм «Мәгариф» нәшриятының 100 еллыклары, «Казан утлары» журналының 1000 нче саны—арада аеруча затлылары Бу—үткәндәге мәдәниятебез генә түгел, бу—безнең мәдәниятле бүгенгебез. Миркасыйм ГОСМАНОВ, академик Китапның тормышыбыздагы урыны күптән мәгълүм: ул аштагы тоз шикелле, җитеп бетмәсә йә артыбрак китсә генә сизелә. Артыгын кулланучылар булган кебек, аннан башка—ягъни тозсыз, китапсыз—тора алучы бәндәләр дә бар. Ләкин гасырлар дәвамында «китап сүзе» дигән төшенчә тормыш тозы булган, һәртөрле кануннардан олы саналган һәм, бәхеткә, ул әле дә асылда шул сыйфатын, вазифасын саклый диярлек. һәр яңа буын өчен китап—ташка уелып калган күбәләк сурәте кебек; ул—аккан гомер, калган хәтер елъязмасы. Шул ук вакытта китап—Жаннын, мәңгелек әйләнештә булып, тәннән тәнгә күчүенә материаль дәлил дә. Китап сүзен олылауда аны иҗат итүгә һәм «ташка бастыру»га көч куйган Мөдәррис ВЭЛИЕВ (1953) — «Мәгариф» нәшрияты директоры. Татар дәцләт гуманитар педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Казанда яши. шәхесләр хезмәтен югары бәяләү чагыла. Беренче китапнын Күктән иңгәнлегенә инану—шуның ачык мисалы *Ин элек Сүз буллы. Сүз—Илаһныкы иле. Сүз—Илаһ иде Сүз адәми зат рәвешенә керле һәм безнен арада яши башлады»,—Коръәнгә кадәрге китапларнын берсе шулай ачыла. Коръәннсн үзендә Сүз көчен раслаучы нигехтәматәр мәгълүм Аларнын берсе («Бәкарә» сүрәсе, 117 айәт), Аллаһнын «Бул!» дип әйтүе белән. Күкләр һәм Жирнен барлыкка килүен бәян итә. Китап сүзе Аллаһ сүзенә тиңләнә («Нәхел» сүрәсе. 2 айәт). Дарвин теориясенә ышанып, «маймылдан азган» затны ике аягына торгызып бастырган көч—|эш-гамәл коралы) күсәк дип белсәк, хакыйкатьтә адәм батасының беренче көч-коралы Сүз булган. Сүз фани дөньяны тәртипкә салу һәм туздырып ташлау, хәрәкәткә китерү һәм тынсыз калдыру тылсымына ия. Китапка гомер бирүдә өстенлек (һәм шул хезмәтне данлау-хөрмәтләү. матди бәһаләү), әлбәттә, аны кәгазь битенә төшергән кешегә,—без. наширләр. «автор» дип кенә йөртә торган илаһи затка—әдипкә яисә галимгә тия Ул шулай булырга гиеш тә. Аллаһнын үзе белән тиңләшергә омтылып «Бул!» дип «кенә» яна дөнья хасил итү һәм ана тереклек иңдерү—илаһият, илһам кодрәте түгелмени Хәтта Коръәндәге «Шогарә* (ягъни шагыйрьләр) сүрәсе әлеге дәгъвага ишарә булып аңлашылмыймыни Шул ук вакытта китапнын бишеге нәшрият икәңтегсн. анын «бишектә чакта ук көлеп ятуы» редактор-нашир тырышлыгына да |еш кына бик нык| бәйле булганлыгын яшереп калу мөмкин түгел Берәр тагар язучысының үз әсәрен китап рәвешенә китергән редактор, нашир турында сүгенмичә әйтелгән фикере кул очыбызда гына юклыктан. Лев Толстой сүзенә колак салыйк «Иманым камил тәҗрибәле һәм намуслы редактор әсәрнен уңышын һәрвакыт алдан билгели ала»,— дигән ул. Редакцияләү төшенчәсе латинча ге^аешх—«тәртипкә китерелгән* сүзе белән бәйле. Ягъни редакторның төп вазифасы автор текстын «тәртипкә китерү» генә булып аңлашыла кебек Әмма без. авторларыбыз белән бергә, әлеге «тәртипкә салу»ның никадәр күптармаклы, четерекле, жаваплы һәм саваплы эш икәнлеген беләбез. Төрки-татар дөньясында редакторны, гарәптән алынма сүз белән, мөхәррир дип атау гадәте бар; мөхәррир исә бер үк вакытта язучы-автор мәгънәсен дә аңлата. Шул рәвешле, әлеге төшенчәдә автор белән редактор бергәлеге, берботенлеге чагыла шикелле. Бүген, заман керткән төзәтмәләрне гомумиләштереп, редактор—китап бизнесы белән шөгыльләнүче фирма/ширкәтнең мөһим бер буыны, дияргә мөмкин Дөрес, инглиз теленнән кергән Ьиаепей сүзе Рус илендә яшәүчеләр казагына һәм күңеленә әлегә беркадәр ят булып ишетелә «Чуртан кушып- кына (ио шучьему велснию) баеп китү хыялы бу кавемнең «милли» холык-фигылен билгеләүче сыйфатларның берсе түгелмени? Базар икътисады дигәнен дә гавам үзенә ганыш. мәшһүр «Печән базары», «калхуз базары», «спекулянт» төшенчәләре аша кабул итте. Шуңа күрә баштагырак дәвердә бизнес—эш яки шөгыль түгел.—жинел юл белән табылган мал, ә бизнесмен—эшкуар, товар җитештерүчедән бигрәк, аны әвеш-тәвеш китерү юлы белән баерга омтылучы алыпсатар булып аңлашыла, һәм сш кына гамәлдә дә шулайрак булып чыга иде. Хәер, моннан йоз ел элек, Тукай заманында да таныш-охшаш хәл түгелмени Сатучылык итә бездә мөхәррир. Әдип исме аңар гтиылыр-тат вигХәлбуки болганчык суда балык тоту дәвере узын бара, инде нәшрият бизнесы да [әгәр киләчәкне уйлап, намуслы табыш алуга йөз тоткан булса| эшне акыл белән оештыру һәм. «Йосыф китабы»нда ук әйтелгәнчә, «сезгә, безгә файдалы» нәтиҗәгә ирешү мәгънәсендә аңлашыла. Классик рәвештәге нәшрият—күгәргән, шыгырдап кына әйләнә торган структура-төзелеше, нафталин исе анкучы штат-вазифалары һәм пәрәвез сарган эш тәртипләре белән—тарихка китеп бара. Якын киләчәктә аны заманча технология белән коралланган, жәһәт-оператив идарә ителә торган, эшне оешкан төстә башкара алырлык жыйнак, ижади жегәрле хезмәт коллективы алыштырыр Кайчандыр очраклы килеп юлыккан, көн узсынга гына «селкенеп йөрүче» адәмнәр белән кәнфитләнеп тормаслар Яшерен-батырын түгел, куәтле дәүләт предприятиеләренең яна шартларга жайлаша алмавына, хәтта күтәрәмгә калуына әнә шул «авыраяк»лар да сәбәпче. (Әлбәттә, бу хәл нәшрият-матбага эшенә генә хас түгел.) Яна буын нәшрият хезмәткәре—эш-максатны тулаем, бербөтен итеп аңлый, белә һәм башкара алырлык зат Фикер һәм гамәл кыюлыгын көтелмәгән зирәк чишелеш табуга юнәлтә алу—анын төп сыйфаты. Гомумән, бүгенге һәм якын киләчәк редакторының үсеш перспективасы шул юнәлештә—акыл хезмәтенен оештыру-эшлеклелек активлыгы белән тулылануы рәвешендә күз алдына килә. Тик бу—наширлекнен зыялылар һөнәре икәнен оныту бәрабәренә башкарылмаска тиеш. Бодай искәртү һич очраклы түгел. Хакимият «шомагур»ларга йөз тотып, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрне читкә тибәрсә, һөнәр осталарын югалтса, икенче яктан, чиновниклар һәм җинаятьчел төркемнәр басымыннан туеп, чын белгечләр үзләре читләшсә, нәшрият-матбагачылыкның (бигрәк тә яклаучысыз милли китапның) киләчәге нинди булыр? Ана наданлыгын куштанлык белән капларга азапланган, ялгыш кына эләккән кәнәфие өчен дер калтырап торучы «эшем кешеләре» кулында калу яный. Дөрес. Совет дәвереңдә дә гали редакторның мөстәкыйльлеге, иҗат кешесе, инициативалы оештыручы һәм җитәкче сыйфатында ачылу мөмкинлеге шакты й чикләнгән иде. Ана китап язучының ярдәмчесе, хәтта тәрбиячесе итеп карадылар һәм авторның хезмәтенә генә түгел, үзенә дә «күз-колак булу» вазифасын йөкләделәр. Сәяси уяулык редакторның һөнәри осталыгын, «җитлеккәнлеген» билгеләүдә төп критерийларның берсе иде. Шуңа да карамастан, ул заманны н идеологик диктаты һәм партия әшнәлеге хәзерге акча диктатыннан, кыргы й «иснәшеп» табышудан, яраклашудан хәвефсезрәк булгандыр шикелле.. Фани дөньяда адәм баласын оптимизм яшәтә. Килер бер көн, барысы да үз эзенә төшәр: алыпсатарның урыны базарда булыр, мөхәррирлек белән шул эш өчен туган талантлы затлар шөгыльләнер әле, дип өметләник! Мәгълүм ки, редакторның, нинди төр (жанр) кулъязма белән эш итүенә карап, мәшәкатьләре дә үзгә. Әйтик, фәнни китапта, эксперимент шартлары тулы һәм ачык итеп бәян ителмәү сәбәпле, мәгълүматның 60 процентка кадәр өлеше жуелуга яки бозылуга дучар ителә, имеш, һәм бу—үз фикерен язма рәвештә дөрес итеп белдерә алмаган автор хикәяләвеннән генә өзелеп төшкән «җимеш» түгел, әдәби тел сафлыгы өчен үзе белгәнчә көрәшүче редактор хезмәтенен дә «казанышы» дип саналә. Дорфа әдәби (бу сүзләрнең янәшәлеге үк сәер!) эшкәртүгә дучар ителгән, «дөресләп» язылган хезмәтнең, үзенә хас йөзе төссезләнүе өстенә, мөһим акцентлары һәм нечкә мәгънә төсмерләре югалырга мөмкин Нәшрият халкы арасындагы «таяк ул—яхшылап редакиияләнгән чыршы» дигән кинаяле сүз шунды й очракларны күздә тота. Чиктән чиккә ташлануның икенче төре—китапны, янәсе, редактор «диктаты»ннан азат итү. турыдан-туры басмаханәгә (типографиягә) илтеп тапшыру. «Жүләр балыклар»нын нәкъ шулай фәлсәфә куертып, «нәшрият ташмангайлары»н хурлап язган мәкаләләре татар матбугатында да күренгәләде. Ул чактагы «кыюлык»ларны күздән кичереп, күпмедер акларга тырышкандай булса да,—янәсе, редакцияләү текстны яхшырту өчен түгел, ә бәлки сату мөмкинлеген арттыру максатында кирәк икән,—нәширләрдән бигрәк киглп сәүдәгәрләре «быргычы»сына әйләнә барган «Книжное обозрение» дә, ниһаять. «Русия китап бастыру эшенен 90 нчы елларда яулаган азатлыгы, кызганычка күрә, муртайган, •тез өстенә куеп* нәшер ителгән китаплар басымы астында оятка калды*, лип таный башлады. Ләкин китапнын «беренче тормышы»^ илтифатсызлыкнын киләчәктә кинрәк колач алу ихтималына бер ишарә: нәшрият эше буенча рус теленә тәржемә ителгән чит ил китапларында кулъязманы редакцияләү этабына бөтенләй диярлек әһәмият бирелми. Аларда китап бастырунын техник һәм технологик мәсьәләләрен хал итү юллары гына тасвирлана. Әйтик, танылган инглиз авторы Джон Пикокнын «Нәшрият эше» исемле хезмәте рус телендә дә кат-кат басылып чыкты 400 билтән артык күләмле бу әсбап текстны жыю һәм битләргә салу, бастыру, төпләү һ б турында тәфсилләп анлата «Материалны редакцияләү* дигән бердәнбер бүлекчә шундый калын китапта нибары 2 бит урынны алып тора Редактор хезмәтенең үзенчәлекләре турында соңгы елларда «үзебезнекеләр* язган китаплар да юк диярлек. Шуңа күрә. Мәскәүдәге танылган нәшрият-китап эше белгечләре тарафыннан төзелгән «Предпринимательство в книжном деле* дигән һенәри белешмәлек беркадәр өмет уяткан иле. Ләкин алегс саллы хезмәт икенче битеннән үк диярлек бары тик китап сәүдәсе хикмәтләрен өйрәтүгә күчә Чөнки Русиядә дә шундый «алга китеш» китап бизнесы дигәндә, әзер продукцияне сату гына күзлә тотыла (гәрчә бу эш—килап базарын өйрәнү, яна басманы «базарга этәрү» кебек мәсьәләләр үзенчә бик мөһим) Кыскасы, китапны нәшер итү һәм сату проблемасы «тавык беренчелме аллә йомыркамы» дигән мәңгелек бәхәскә тартым Чагыштырмача күптән түгел (90 нчы елларда), нәшрият эшен «демократияләштерү» шаукымы белән, иске стереотиплардан тиз генә котылырга, ягъни кулъязмаларны рецензияләп һәм редакцияләп (димәк, укып та) маташмаска дигән директивалар «төшкән* иде. Әсәре өчен автор үзе жавап тотсын, янәсе Шуннан файдаланып, кайбер шома наширләр. редакторларны кыскарлу. рецензентларны урап узу юлы белән, чыгымнарны киметеп, китапнын укучыга барып керүен тизләгмәкче,—нәшрият эшенә тотылган акчанын кызурак әйләнешенә ирешмәкче булдылар. Автор исәбенә генә гүгел. автор редакциясендә лә чыккан басмалар ул чакта дөньяны басып киткән иде. алар әле дә булса күзгә чалына. «Демократик* дип саналган илләрдә авторлар өчен һәртөрле «өирәткечләр«нсн күпләп нәшер ителүе, махсус журналлар бастырылуы, курслар оештырылуы мәгълүм. Алар язу кәсебе белән акча эшләргә дә өйрәтәләр Бәлки, шундый әсбапларны яхшы үзләштергән автор үз китабының редакторына без күнеккән күләмдә «кара» эш калдырмый торгандыр Мәсатән. Калифорния университетында язучылык осталыгына өйрәтүче Джеймс Фрэинын «Даһи романны ничек язарга» һәм «Даһи детективны ничек язарга» дигән «нәсыи\әг«ләрен бүген рус телендә укып |һәм гамәлдә файдаланып] була. Тик «мич башы» авторлары шунысын килештермәскә мөмкин мондый әсбаплар китапны язарга гына түгел, басылып чыкканнан сон аны укучыга җиткерү мәшәкатен дә үз иненә алырга өйрәтәләр (Жәяләр эчендә искәртеп китик: тагар язучылары арасында да химаячеләр ярдәмендә китап чыгарып сага алган һәм хәгга габышын яна китабын бастыруга сарыф гггүчеләр бар инде. Шунысы гына сәер мондый тәвәккәл заллар, кулга акча керү белән, ни хикмәттер, китабын «гуры эчәк*тән—хосусый нәшрият яки типография аша «автор редакциясендә» генә чыгару ятын карын ) Автор редакциясендә дигән искәрмәне житди нәшрият гадәттә мәжбүрән — гарип җөмләләр, ятышсыз фикерләр өчен жавап бирәсе килмәгәндә яки дуамал автор белән сатулашып туйганда куллана. Гәрчә, кайбер гәзнтләрнен автор сафсатасы яки реклама бирүче намуссын ы гы өчен жаваплылыклан качарга маташуы кебек үк. сәнгатьчә эшләнеше түбән китапка «автор редакциясендә» (ягъни арткы ишектән) юл ачу да хуплана алмый Әсәрне нәшриятка кадәр автор каләме белән редакцияләү турында сүт барганда, анын хикмәтле, гыйбрәтле яклары күп Аларнын клибердәрен Ф Хөсни кебек күренекле әдипләребез үз иҗатлары мисалында ачалар иде Ө. ә Гомәр ага Бәширов бер мәкаләсендә болай язган иде: «Кайбер авторлар, яна әсәрләрен редакциягә тапшырганда: —Тел ягын үзегез рәтләрсез инде...—дип әйтәләр, имеш. Бу бит, әйтик, тегүченең тегеләсе материяне аннан-моннан гына кискәләп, тегеләй-болай гына күкләп бирүе: —Тегүен үзегез тегәрсез инде...—диюе кебегрәк». Әйе, ин беренче нәүбәттә нәкъ менә автор үз хезмәтенә тәнкыйть күзе белән карап, аны «нечкә иләктән иләп» чыгарга—редакцияләү ләззәтен татырга тиеш. (Жәяләр эчендә, классик мисалны—Л. Толстойнын ике мен биттән торган «Война и мир» романын алты тапкыр яңабаштан эшләп чыгуын искә төшерик.) Рус әйтмешли, «каләм белән язганны |соңыннан| балта белән дә юнып булмый» Китап язучының төп чирен, табиб шикелле, «телеңне күрсәт әле» дип кенә дә билгеләп була. Татар теле—халкыбыз кебек үк, уңган-тапкыр, сабыр-горур, сыгылмалы-аһәңле тел Анын китап сүзенә әйләнгән чагында «балта белән юнылу»ына юл куймау— нәшрият редакторының намус эше. «Каләм белән язганны...» Каләм белән кәгазьгә язылган текст та, ниһаять, тарихка китеп бара. Таш китап гасырын күптән оныткан кешелек дөньясы инде мәңге шулай булыр кебек тоелган кәгазь-катыргы китаптан да аерылырга тора сыман. Хәтта галәм белән кызыксыну күпмедер сүрелеп, космонавтларны исемләп санаудан туеп, жирдә—үзебез тереклек иткән даирәдәге технология өермәсе безне бөтереп, ияртеп китте Компьютер «кулы» белән хәрәкәткә китерелгән бүгенге системалар арасында китап нәшер итү дә актив урын ала. Нәтижәнен тизрәк күзгә күренүе кебек яклары белән бергә, китапнын рәвеше-булмышы да үзгәрә, янара. Кайчакта эчтәлеген күз-акыл-хыял иңли алмастай булса да, әле тышкы кыяфәте белән китап тулаем традицион—өч үлчәмле булып кала иде. Ә компьютер «тегермәне*ннән әйләнеп чыккач, без аны танымый торабыз: ул шул ук, без белгән китап та, түгел дә кебек. Инде байтак еллардан бирле безне электрон мәгълүмат чыганаклары (ин күнегелгәне—телевизор) белән куркытып килделәр: янәсе, менә шул «явыз тартма* өйдән һәм күңелләрдән китапны кысрыклап чыгарачак. (Бер философның «Кешелек тарихында ике зур ачыш бар. берсе—китап, икенчесе—|аны кысрыклап чыгарган] телевизор» дигән сүзләрен кулланырга яраталар.) Чыннан ла. бүгенге буын яшьләрнең бер өлеше, Толстой яки Дюма әсәрләренең кино вариантын күреп, аларнын башта каләм белән язылганын белмәве ихтимал Өстәвенә, китап битләрендәгедән кызыклырак. тәэсирлерәк булып тоелучы виртуаль каһарманнар, видеоэффектлар, «күрмәгәннең күрәсе килгән» нәрсәләр, «тартма» эченнән саркылып, тормышыбызны төрлеләндерде, тәннәрне чымырдатырлык кичерешләргә «баетты» Гогольнен [«Вий» әсәрендәге] кара табут саклап утыручы «философ»ы сыман, һәр төнгә тагын ни булыр икән дип, шөбһәләнеп, әмма тагын да көчлерәк экстрим-агымга, «шок терапиясе»нә өметләнеп керәбез. Бразилия «күбек-кино»ларындагы кебек, тормышыбызда да өн белән төш буталуыннан «кайф» алабыз—кәефләнәбез.. Мәгәр түрдә кукраеп утырган телевизор, кайчандыр шул урыннан тарихка күчкән самавыр шикелле, бик озак юандырмас, «тыелганга татлы» тоелган телемавыгулар да бер узар. Яшьләр күңелен бүген үк башка, кызыклырак нәрсәләр били. һәм. мәгълүм Фәтхулла хәзрәттәй, һәр яңалык белән көрәшү дә—нинди генә изге нияттән башкарылмасын—житди нәтиҗәгә китермәс. Татар яшүсмерләренең «Ялкын» журналындагы «кайф»-сәхифәләр, «Сабантуй» балалар газетасындагы «Виртуаль дөнья* күрсәтә, кисәтә: милләтнең киләчәген түбәтәй астына яшереп, яулык бөркәндереп кенә үстерергә ярамый. Безнен алга, нәшрият [гомумән, фән, мәгариф, мәдәният] өлкәсендә дөньядан артта калмас өчен, компьютер технологияләренә җәһәтрәк ия булып, аларны халкыбызның рухи сәламәтлеген саклауга, фикер аеклыгын һәм мөстәкыйльлеген яклауга, зиһен мускулларын үстерүгә юнәлтү бурычы килеп басты Кешелек хәтерен буыннан буынга тапшыру вазифасы, ниһаять, балчык, папирус һәм кәгазь битләреннән компьютерларның электрон миенә (гипертекст «сырлары, булып) «уелырга* тора икән, мона милли әзерлек чараларын кү рә башларга, татар жәмгыятен алдагы кискен үзгәрешләрдә башкалар аяк астында тапталып, бүтән милләтләр үсешенә чимал сыйфатында гына калудан сакзарга кирәк. Билгеле булганча, китаплар төп ике төргә бүленә: (I) укып күнел ачу. хисләнү/ ләззәтләнү өчен язылганнарына һәм (2) белем-мәгьлүмат алу максатына хезмәт итүчеләргә. Беренчеләре телевизор тартмасына сыеп бетә язган кебек, соңгыларына компьютер хәтерендә урын алу иплерәк булачак Шуна күрә энциклопедияләр, уку-укыту әсбапларының кәгазьдәге варианты белән компьютер версиясе |электрон дәреслекләр| инде хәзер үк янәшә яши башлады. Әлеге «параллель дөньялар* беренче чиратта бала-яшүсмер күз алдында пәйда булып, анын анында «кисешергә* һәм бер-берсен тулыландырырга тиешләр Күрәсез, текстны «тәртипкә салу» хикмәтләре турында тәмләп кенә сөйләшеп торган арада, иртәгәсе көн редакторы алдында яна. кызыклы перспективалар ачылы п килә Алар, бәлки, урта гасырлардан сон алла ни үзгәреш кичермәгән баш тартмасына сыеп ук бетмичә, безне бераз гына куркыта да торгандыр, әмма, янә халык зирәклеген искә төшерсәк: кул курка, күз эшли. Юк. «күз курка »ны мин юри генә саташтырган булдым: чыннан да. безнен заманда, «куркак» кул әле икеләнеп калганда, тәвәккәл акыл күзе инде алдан күреп, ничек эшләргә икәнен белеп тора. Иншалла, татар китабының—татар теленен компьютердагы юлы озын һәм бәрәкәтле булачак.—аякка алдан киеп куйыйк Китап, аның авторы һәм нәшир арасындагы икътисади, канунын мөнәсәбәтләр турында сүзгә керешкәндә, күпләргә таныш бер әкият искә төшә Чүлмәк эчендә мең ел тоткынлыкта яткан «жен карты»н чыгарып уз башына бәла алган мәхлук турында ул Якты дөньяга чыгу белән, коткаручысының муенына менеп атлана да аны интектерә башлый әлеге «камытаяк- Ашаганда гына түгел, йоклаган чагында да җилкәсеннән төшәргә җыенмый Бу афәттән котылыр өчен, шактый вакыг сарыф итәсе, акыл-хәйлә көчен эшкә җигәсе була. Тел төбе аңлашыладыр: үзе дөньяга чыгарган китап та кайчакта нашир муенындагы шундый «камыт»ка әйләнә. «Тудырганчы* шактый «тулгак тотарга*, байтак капризларын үтәргә туры килгәннән сон. инде аны ксмгә-ничек ни бәягә сатып җибәрү, тупасрак итеп әйткәндә, анардан ничек котылу турында баш ватасы була... Китапны нәшер итүгә тотылган чыгымнан бигрәк, аны сатудан әйләнеп кайткан керем һәм (әгәр булса) табыш зурлыгы нәшриятны гына түгел, авторны да кызыксындыра Ятучы үз хезмәтенә лаеклы каләм хакы (гонорар) ала алсын өчен, күләм белән тираж «дөрес», акылга муафыйк булырга тиеш Басманын тышкы кыяфәте генә түгел, эчтәлеге дә укучы ихтыяҗына туры ки ту шартын инде әйтеп торасы юк. Кыскасы, китапнын кибет киштәсендә күпме вакыт ятачагы байтак факторларга бәйле Милли китап сәүдәсенә һәм. кинрәк алганда, икътисадына кагылу белән, сөяк эчендәге желек кебек, «урыс баеса, чиркәү сала, татар басса- (хатын остенә) хатын ала» кебек, халкыбызның үэтәнкыйть рәвешендәге фикер-фәлсәфәсс искә төшә Объектив хәл шундый: русча басмалармын тиражы тур хакы да шактый югары (гәрчә Көнбатыштагыдай 3-5 мәртәбәгә арзанрак) Русии нәшрият эшендәге икътисади анализ һәм фаразлау нигезендә, бехлә кыйммәтле китапны алмыйлар дигән караш инкяр ителә Чыннан да. бәясе арзан булмаган мтлы альбомнар, дини әдәбият, рус телендәге балалар китабы кибет киштәсендә гхзан эчеп н!мми Шул ук вакытта рус телендәге басма продукциянең актив сатылуын рус китабы ншаирләрснең әллә ни коч куймый «череп баю»ын атеге телдә укучыларның күп булуы белән генә аңлатырга тырышу дөрес булмас иде. Дәреслек өлкәсендә (чагыштырмача төшемле секторда) кәсеп итү максатын куйган нәшриятлар, мәсәлән, төрле алымнар кулланып. Русия киңлегендә сатып алучыларны «аулыйлар». Аларнын тәжрибәсе күрсәткәнчә, хәерче ата-аналардан һәм укытучылардан бигрәк, жирле мәгариф түрәләрен сатып алу нәтижәлерәк. Кыскасы, китапны хәтта кыйммәт бәягә сату бәясе дә куелган хезмәтне акламый, аның үсеше илдәге инфляция темпларыннан артта калып бара. Яхшы кәгазь, күптөсле бизәлеш, үзенчәлекле формат һ.б. тулаем үзкыйммәтне арттыра икән, үз илендә икенче сортлы саналган милләтнең тыйнак язучысы китабын шул телне анлар-анламас ярлы укучысына ничек сатмак кирәк? Совет чоры нәшрият эшендә коммунистик идеология алгы планда булса, бүген китап сәясәтен билгеләүдә төп рольләрнең берсен акча «идеологиясе» уйный. Коммерция, бизнес кебек икътисади төшенчәләрнең рухи өлкәгә басымы көннәнкөн ныграк тоела. Асылында уңай бу үзгәрешләрнең тискәре ягы—китап базарын, табыш артыннан куып, кыргый инст инктларны уятуга йөз тоткан әдәбият биләвендә. Әлбәттә, заманы нинди—укучысы шундый, укучысы нинди—китабы шундый, дип фикер йөртергә мөмкиндер. Үткән гасырнын 90 нчы елларында байтак ватандашларыбыз азгынлык, һәртөрле ырым-шырым белән тулы басмаларга, ягъни моңарчы «тыелган» темаларга ябырылган булса, инде ул дулкынның сүнүгә баруын күреп торабыз. Шулай да, ни аяныч, ул чордагы кыргый базар «җимешләре» аша халкыбызның рухи сәламәтлегенә үтеп керергә өлгергән зыян—авыр сызланулар һәм «югалган» буын проблемасы булып кайтачак әле... Әйе, бүгенге укучы кичәгедән үзгәрәк, анын таләп-ихтыяҗлары тотрыклы түгел, кыйбласы үзгәреп тора. Кызганыч, әлегә бар үзгәрешне дә гел яхшыга таба гына дип әйтүе кыен. Әйтик, зур тиражлар заманы узды. Йөзәр мең данәдә татарча матбугат тарату, шундый ук санда балалар китабы чыгару өчен тырышып йөрүләр һәм шуңа ирешүләр турында сагынып сөйләргә калды. Инде, кем әйтмешли, калын китап чыгару да—бик «нечкә эш». Икенче яктан, моны тискәре күренеш дип кенә бәяләү хаклы микән0 Бүген зур тираж белән басылган кайсыбер гәзит яки китапның милләткә, аның зиһененә, әхлагына файдалы булуы икеле-микеле уйлар тудыра. (Дөрес, кайбер «нашир»ләр, беркатлы каләм иясенең күңелен күрер өченме, бүтән хәйлә беләнме, китапны, янәсе, 50, хәтта 100 мең данәдә басылган итеп күрсәтәләр. Аннары бу «кәмит» язучының библиографиясенә «сары май» булып ята.) Урман күп күтәрүчедән курыкмый дигәндәй, аз тиражлы басмалар белән эшләргә өйрәнү нәшрият икътисадын тотрыклы итүдә зур роль уйный. Ихтыяж туу белән, китапнын тулырак версиясен өстәмә тираж белән бастыру мөмкин. Авторның «сихер догалары»на (булачак китапны, имештер, күренекле галим, танылган язучы хуплаган, аны «көтәләр», «ябырылып алачаклар», ул «нәшриятка искиткеч табыш китерәчәк»] «саңгырау» булырга туры килә. Гомумән, авторны нашир белән бер дәрәҗәдә жаваплы игәргә кирәк: ул үз китабына бәйле проблемалар, чыгым һәм (булса) табыш турында белеп торсын. Шундый вазгыятьтә автор белән «идарә итү», укучыны «яктыга» юнәлтү, ягъни һәр китапның үз укучысын/сатып алучысын а лдан күрү—редактор, наширнен изге бурычы «Китап директоры» (редактор) базар кануннарын аңларга тиеш Табышка гына йөз тоту—бигрәк тә милли әдәбият, фәнни басмалар өлкәсендә—караңгы почмакка илтеп терәгән кебек, дәүләт ярдәменә таянып, абстракт «халык»ка кирәкле, шүрлектә тузан җыеп ятасы китапларны тиражлау да—бер генә сәгатькә баеп, акчасын ничек туздырырга белмәгән хәерче психологиясе чагылышы ул. «Хәерче акчасын арзанлы товар бетерә» дигән әйтем нәшрият хезмәтенә дә кагыла... Китап бизнесын оештыруның хужалык рәвешенә игътибар итсәк, нәшрият, басмаханә һәм китап сәүдәсе бүген дәүләтнеке генә түгел Аерым кешеләр (физик затлар), хосусый предприятие яки фирмалар (юридик затлар) аларның бер тармагы белән шөгыльләнеп ята яки тулаем колачларга омтыла. Татарстан Милли китапханәсе мәгълүматлары буенча, мәсәлән, 2004 елда безнен республикада басылган 157 исемдәге әдәби китапның 90 ы. ягъни яртысыннан артыгы дәүләти булмаган нәшриятларда дөнья күргән (сүз. анлашыла ки. аларнын сыйфаты турында түгел, саны гурында бара) Мантыйкый яктан, әлегә дәүләт карамагындагы нәшриятларынын хәле әйбәтрәк булырга тиеш кебек Әмма, мәгълүм сәбәпләр аркасында, дәүләт предприятиеләренең эшчәнлеге, хосусый фирмаларныкы белән чагыштырганда, күп яктан оттырышлы булып чыга. «Калхуз—диңгез, без—парахут» формуласын белмәүчеләр сәерсенерлек күренеш дәүләт нәшриятының хәле аерым басмаларга нәкъ менә дәүләт заказы саклануга бәйле рәвештә катлаулана. Чөнки Русия— «борчаны да дагалаучы» зирәкләр иле: дәүләт заказын «дерес бүлү» өчен әллә нинди арадаш структуралар оештырып, һәртөрле «бәйге.ләр үткәргән булып, «мәгълүм сәбәпләр»не эшкә җиккәч, көтелгән нәтиҗәнең киресенә ирешү юлын табарга мөмкин Мондый хәл нәшрият эшчәнлегенә генә карамый, билгеле Ил белән шулай. «Кемдер алдый, кемдер алдана» торган базарда тереклек итәбез. (Коррупциягә каршы корәшүнен ни-нәрсә икәнлеген күз алдына китерә алмаган килгән кеше булса, ул узган гасыр ахырында Кызыл мәйданнан провинциаль калаларга таралган «уймак астына яшерү» уенын—чынлап та уеннан уймак чыгарган афераны хәтеренә төшерә ала). Шагыйрь әйтмешли, «акча исе килми» башласа, милли әдәбият һәм дәреслек (ягъни бюджет «бәлеше») тирәсендә «конкуренция» калмаячак Китап битен акча санагандай капшаучы коммерсант-наширләр төшемлерәк бүтән эш эзләп китәр, «дөрес итеп бүлүче*ләр (алар өчен дә борчылмаска була) яна кәсеп табар Нәтиҗә шул гына: идеология, мәгърифәт өлкәсендә дәүләт, башын комга яшергән тәвә кошы шикелле, матди авырлыклардан куркып (яки аларга сылтап), үз өстеннә н жаваплылыкны төшерсә, бу асылда илнен, милләтнең киләчәге гурында кайгыртудан баш тарту булачак һәм юньлегә илтмәс дигән гап-гади фикер белән килешергә туры килә Юк. һичкем (шул исәптән нәшринт-матбага өлкәсендә дә) акчаны санамаска, канунны санламаска өндәми, бигрәк тә шәхси эшмәкәрләр тәгәрмәченә таяк тыгарга уйламый. Сүз бары тик. мәсәлән, кануннар яки рецептлар җыентыгы, орфография сүзлеге һәм мәктәп дәреслеге кебек үтә җитди басмаларны нәшер игүгә җаваплы карашны югалтмау турында гына бара Бигрәк тә «кыргый базар* этабында. Яшерен цехта куылган ялган «аракы» берничә әлкәшнен башына җитәргә мөмкин, «әштерөштер» ясалган надан дәреслек исә бөтен бер буынны агуларга сәләтле Күргәнебезчә, хәтта китап сәүдәсе өлкәсендә дә «базар» бәяләре халык җилкәсенә өстәмә йок булып төше. Бүген, статистика мәгълүматлары буенча. Руснядә басылган китапларның 15 проценты гына кибет киштәсенә барып җитә икән Калган өлеше, димәк, башка юллар белән тарала. Социаль юнәлешле һәм милли телдәге әдәбият белән сәүдә итүнен механизмы, системасы юклыктан, ата-анадлр, балалар, студентлар мохтаҗ булган басмаларның бәясен берничә тапкыр арттыры п сатучыларга юл ачыла Яшерен-батырын түгел, дәүләт китап сәүдәсе шулай ук. артык хезмәт куймыйча, «милли-социаль» әдәбият тирәсендә «кул җылыту «дан тайчынмый. Шул ук вакытта халык та. нәшриятлар ла. рәхмәт укый-укый, алыпсатарлар кесәсен калынайтуга өлеш кертә булып чыга һәр авылда аракы кибете ача алганда, ни өчен бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз икән1 Бездә дәүләт китап сәүдәсе системасы саклап калышты дигән мифик горурлык хөкем сөрә Нәшриятлар бу хезмәтмен нәтиҗәсеннән икътисади зыян гына күрә торган, дәүләт ярдәме белән бәясе арзанрак итеп куелган социаль эчтәлекле китапларны биш бәясенә сату мөмкинлеген тудырудан кемгә файда'1 Дәүләткәме, авторгамы. әлегә китап алудан бизмәгән укучыгамы? Сатучы алган табыш китап басIыру һәм таратуны үстерүгә китәме, халыкны агаргу проблемасын хәл итүгә тотыламы 1 Милли кигап нәшер игү һәм аны сату мәшәкатьләре әлегә сыек сумалага баскан саескан хәленә тартым шул койрыгын куптарып алса, томшыгы ябыша Бу мәсьәнәлә. «базар» кануннарына каршы килеп булса да, |ипи. сөт. ниһаять, шул ук хәмер бәясе кебек] дәүләт көнләвенә өметләнәсе килә. Дәүләт хисабына чыгарылган милли китапны -куелган» бәя белән чыгарырга һәм |жәмәгатьчслек ярдәме белән] тәгаен билгеләнгән процент өстәп кенә сату шартын куярга мөмкин. Шулай ук дәүләт ярдәме белән дөнья күргән милли басмаларны авыл һәм мәктәп китапханәләре аша тарату-сатуны оештыру ла—«феодаль-кыргый базар» дәверендә—рациональ юл булыр кебек тоела. Эстәгән кешегә китапнын ин туры юлдан барып җитүенә дә. аны сатудан килгән азмы-күпме керемнең мәгърифәт йортларына бер терәк булуына да ирешер идек, бәлки. Һәм. алда әйтелгәнчә, һәр китапнын интернет-китапханә аша ин ерак авылларга да барып житүен тәэмин итү шулай ук халыкны мәдәни наданлыктан саклап калунын перспективалы, нәтиҗәле бер юлы булып күз алдына килә. Русиядә китапны кулына тотып та карамаучылар саны -демократия» елларында бер ярым тапкырга (23 проценттан 34.2 процентка) арткан. Әллә нигә бер «ачып караучы «ларны да кушсаң (тагын 39.5%). укымаучылар өлеше 73.7 процент, ягъни дүрт кешенең өчесе булып чыга. Русиядә бүген 16 яшькә хәтле бер миллион ике йөз мен кеше укый-яза белми икән. Үзебезнең милләт көзгесенә карасак, андый статистика мәгълүм түгел, анализ белән шөгыльләнүче юктыр, күрәсең. Шулай да матбугатыбыз, китап басмаларыбызның ничек таратуыннан, югары уку йортындагы кавемдәш студентларның белем дәрәҗәсеннән азмы-күпме хәбәрдар кеше. Тукайга ияреп -Хансыбыз шул бик надан».- дип уфырырлык (Гомумиләштерүгә дәгъва итмичә үткәрелгән бер ачы тәҗрибә: татар студентларының байтагы, мә сәлән, кешенен галәмгә беренче тапкыр кайчан очканлыгын якынча булса да белми, милли мәдәни мохиттан Азат Аббасов. Саҗидә Сөләйманова кебек шәхесләрнең кайсы өлкәдә танылган булуын әйтә атмый.) -Мәгариф» нәшрияты китапларыннан бер тамчы Наширләр. милли газета-журнал редакцияләре, авторларыбыз—язучылар, галимнәр кемгә йөз тотып эшли? Кирәкме сон безнең хезмәт? Илдәге һәртөрле реформалар, шул исәптән мәгариф өлкәсендәге -инновацияләр». мондый көнгә китердеме'1 Халыкнын гомуми белем дәрәҗәсе кимү нинди зур икътисади һәм социаль проблемалар китереп чыгарасын бик яхшы аңлыйбыз лабаса! 80 нче еллар ахырында, үз илендә китап укунын торышы турында сөйләгәндә. президент Рональд Рейган «Америкага афәт яный!—дип белдерә. 1989 ел «яшь укучы елы» дип игълан ителә, бу юнәлештәге чаралар, гаилә, мәктәп, китапханәләрне жәлеп итеп, мәдәният эшлеклеләре. сәясәтчеләр, эшкуарлар, матбугат һәм телевидение чаралары, нәшриятлар катнашлыгында оештырыла Шул ук елны АКШта Гаилә белеме фонлы төзелә, ул аз укыган ата-аналар һәм баталар белән эшли. Конгресс Китапханәсе янындагы милли һәм халыкара дәрәжәлә китап пропагандалаучы Китап үзәге (махсус хөкүмәт агентлыгы)-АКШ Бетем бирү департаменты һәм Америка китапханәләр ассоциациясе белән бергатәп—1996 елдан башлангыч мәктәп балалары өчен махсус «Укы-яз-хәзер» дигән милли (дәүләткүләм) программаны гамәлгә ашыруга керешә Президент хатыны («беренче леди») Милли Китап фестивалендә хужабикә—шәрәфле рәис сыйфатында катнаша Франциядә һәр өлкәнен мәдәният идарәсендә китап уку буенча кинәшче штаты бар икән 1989 елдан башлап илдә «Уку бәйрәме» уздырыла, анда бихисап мәдәни идеяләр тормышка ашырыла Франция энтузиастларынын «Урамда китап уку*ы кебек. Норвегиядә—«Китап кибетендә уку». Испаниядә «Китап бүләк ит. роза бүләк ит» дигән даими акцияләр халыкны жәлеп итә. Германиядә мондый сәясәтне Немец Уку фонды дигән махсус оешма аша башкаралар Нидерландта һәр елнын мартында Балалар китабы атналыгы үткәрелә, өч ин яхшы балалар китабын 25 мен баладан торган жюри ачыклый Әле кайчан гына «дөньяда ин күп укучылар иле» сыйфатында саналган Русня— базар сәүдәгәрләре, кеше талаучылар һәм аларга «түбә» (русчасы крыша) булып гомер уздыручылар мәмләкәте генә булып калмасын өчен, бездә дә уку культы, белем сәясәте турында кайгыртырга вакыт җиткәндер, шаять. Шөкер. Татарстан хөкүмәте, алда әйтелгәнчә, махсус карар белән, милли һәм социаль эчтәлекле әдәбият нәшер итүне дәүләт яклавында тота Китапханә фондларын яңарту өчен, һәр елны матди ярдәм күрсәтелә Нәтижате файдалана белмәеәк тә, 1992 ел Тагар китабы елы дип игълан ителгән иде Татарстан Милли китапханәсе республика һәм Русиядәге милли диаспора белән эшләүче китапханәчеләрнен «акыл казаны»на әверелде Ул инде егерме елга якын үткәреп килүче «Ел китабы» конкурсы укучы белән автор һәм нашир арасын якынайта (форсаттан файдаланып, укучыларыбыэга һәм китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтик балалар китабы өлкәсендә һәр елны беренчелекне «Мәгариф» нәшрияты чыгарган басмаларга бирәләр). Шулай да. күңел тәрәзәбездә ут сүнмәсен дисәк, китапны халыкка җиткерү өлкәсендә игътибардан читтә калган яисә, кабат-кабат күтәрелеп тә. әлегәчә чишелеш тапмаган мәсьәләләр барлыгын онытмаска тиешбез Бигрәк тә Әдәбият һәм сәнгать слынын мөмкинлекләрен игелекле гамәлләргә юнәлтәсе иде Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән («Казан утлары»нда басылган) тирән эчтәлекле әңгәмәсендә Президент Минтимср Шәймиев: «Төп чара—чын әсәрне, эстетик кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте булган талантлы әсәрме халыкка җиткерүнең үтемле ысулларын табу ».—дип кисәтә Чыннан да. без—олы мәдәни тарихлы, мәгърифәтле, китаплы халык, дип күкрәк кагу гына җитми, һәр зыялы милләттәшебезнең катнашында тарихи мәгърурлыкның бүгенге чынбарлыкта раслануына ирешик Әдип язган әсәр, галим һәм мөгаллим төзегән дәреслек—Китап Сүзе уңдырышлы туфракка төшкән там орлык булсын, аның шытымнары милләтебезнең башкалар арасында дәрәҗәсен сакларлык, арттырырлык нәтиҗә бирсен иде. Хезмәтебез менә шул чакта гына чын иҗат ләззәте һәм кылган гамәленнән канәгатьләнү хисе алып киләчәк Үз көнебезне кабат Г. Туканга нисбәтән карасак, моннан нәкъ иоз ел элек ул бодай дин язган: «Милләтнең тәрәккыйсенә (алга китешенә) вә башка миыәмәрнен аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер