КАРАК
Әйе, карак. Бәс алай икән, исемен анын әйтмибез. Әлегә шул Карак булып торсын. Ә болай, бүтән кешеләрдән әлләни аерылмый да ул. Утыз яшьләрендәге, уртачадан калкуырак буйлы, төз гәүдәле бер ир-егет. Киенүе дә кешечә. Галстугы да бар. Кара мыек җибәргән, болай күрер күзгә күркәм генә. Әгәренки урамда каршыңа очраса, бер дә шиккә калдыра торган адәм түгел. Көзге көннәрнең берсендә Карак урам чатындагы күпкатлы йорт янына килде—жай гына атлап, эшлекле кыяфәт белән. Ул домоушник. йәгьни фатирлар басып йөрүче угры буларак, дөрестән дә эшкә килде. Иртәнге уннар. Күпчелек халык эштә, угрылар өчен иң уңайлы вакыт. Күңеленнән генә бер көй сызгырынып, баскычтан өченче катка күтәрелде, сул як ишек янына килде. Колагына «пышылдаучы» берәү нәкъ менә шушы квартирада зур хәзинә булырга тиеш диде. Тукталып, сагаеп калды, тынлап торды Карак. Тиешенчә тынлык, тәртип булса да бераз шиктә, икеләнүдә торды. Чөнки янына килеп баскан ишек бик гади иде. Сары дермантин белән генә тышланган, бер катлы агач, хәтта эчтән күзәтү уемы да куелмаган, фәкыйрь ишек. Мондый ишек артында нинди генә хәзинә бар икән инде ул? Тик, анын тәҗрибәле бурлардан ишеткәне бар. алтынны чүп астына каплап куючылар да юк түгел. Юри ярлы-ябагайга сабышып Карак шундый уйлар белән кесәсеннән хәйләле ачкычларын чыгарды, ишеккә орынды. Шунда тагын да гажәп хәл булды. Ишек акрын гына ачылып китте, ул бикле түгел иде! Хәзер инде безнең Карак тәмам аптырашта калды. Эш түгел инде—ниндидер ботка бу. Әллә югыйсә «пышылдаучы» теге—мәкерлеге йөзенә чыккан хатын, аны тозакка төшерергә уйлаганмы? Жинаятьче братларның тормышында төрле низаглар булып тора, кануннары бик кырыс. Тик Карак кыю йөрәкле, уйлаган эшне ярты юлда калдырырга яратмый торган, тәвәккәл адәм иде. Житмәсә, бик кызыклы хәл дә бит әле бу Һәм ул ишекне акрын гына, бик шыпырт ачты да коридорга үтте. Залнын да ишеге ярым ачык икән. Һәр мәлдә кире борылып таярга әзер булып, шунда Радик ФӘИЗОВ (1931) — прозаик һәм публицист; «Бәхет», «Дусларым». «Галәм кызы» һ. 6. китаплар авторы. Арчада яши күз салды. Ул инде чамалап алган иде. монда бернинди тозак юк. йә хужалар өлкән—хәтерләре «тишек чиләк». Иә булмаса бик ашыгычлык белән, ни сәбәптәндер ишекләрен ачык калдырып чыкканнар. Дөнья булгач мондый мәзәк хәлләрнен дә булуы бик мөмкин һәм ул залны күзли башлады. Әһә, апаем, тукта әле. маллар бар монда! Әнә. түр тәрәзәгә затлы, зәвыклы пәрдәләр эленгән, стеналарда шактый кыйммәтле картиналар Почмактагы тумбочкада япон телевизоры кукыраеп утыра. Сул як стена буенда ис китмәне матур, көзгеле стенка. Анын киштәләрендә ниләр бардыр тагын Шуларны уйлап ары таба үтмәкче генә иде. ун яктагы йокы бүлмәсенен ярым ачык ишегеннән галәмәт калын, карлыккан ирләр тавышы ишетелде: —Кем бар анда? Кайсыгыз йори? Тәне буйлап, әйтерсен. ток йөгерде, колаклары шау итте Каракнын Әмма ул үзен тыеп калды—паникага төшмәде, алдын-артын карамый йөгерә дә башламады, аяк очларына гына басып чигенде, ишекне дә профессионалларча итеп, шыпырт кына япты. Бер дә ашыкмыйча гына, күнелле кой сызгырып, баскычтан түбән атлады Кукиш вә мукиш. барып чыкмады бүген анын эше. Өйдә «карт кәжә» бар икән. Ә анын белән «сөзешү* Каракнын азанында каралмаган Баскычтан төшсә, анда бер әби басып тора. Култыксага сөялгән, хат жыя. күрәсең. Карак тәжрибәле карашын сирпел алды Табак битле, бик олпат гәүдәле баһадир әби бу. Өстендә инде модадан әллә кайчан төшеп казган хәтфә тышлы жакет, башындагы биниһая кин береты астыннан ак чәчләре күренеп тора. Җыерчыклар эчендәге зур күзләренен карашы гамьле, тазәпчән. горур Менә мондый карчыклар куркунын ни икәнен белми торган, жененне өзәрлек нык холыклы булалар. Чүмәлә тиклем бу әбекәйнең янәшәсендә галәмәт зур ике сумка, аларда кәбестә, кишер, помидор, тагын азлә ниләр— бөтен бер склад. Ипле төягән бу әби Карак шома гына үтеп китмәкче иле дә, булмады. Әби анын каршысына басты. —Улым, лифт эшләми. Мине үз квартирама гына мендереп куй Йөгем бик авыр.—диде. —Вакытым тар шул. әбекәй.—диде Карак. —Бирермен мин сезгә вакыт тарны! Хәзерге яшьләр Көпә-көндез трай тибеп йөрергә вакытлары бар. ә өлкән кешегә ярдәмгә дигәндә—юк. Ал кулына хәзер үк бер сумканы!—диде әби хәтәр төстә һәм шул ук вакытта күнелле дә итеп. Каракнын вакыты, чыннан да. дингез иде Ул авыр сумкаларнын берсен генә түгел, икесен дә кулына алды. Әби адымнары белән югары менделәр һәм өченче катта, нәкъ теге ишек кырына килеп тукталдылар Ә ишек аз гына ачык та калган икән. —Менә күрдеңме, улым Ишекне дә бикләмичә чыгып киткәнмен бит мин. Хәтерләр китек шул хәзер, улым, хәтер капчыклары шыр тишек Менә күр инде син бу карт чүмәләне!—диде әби күнелле итеп Ә Каракнын күңелендә вак женнәр йөгерешә Ул сумкаларын куюга борылып чыгып китмәкче иде дә тагын булмады -Беркая да китмисен. Хәзер чәй куеп эчәбез Камилә әбиеңнен фатирына кергән кешене чәй дә эчермичә чыгарып җибәргәне юк азе. ■ - диде әби бәхәскә урын калдырмаслык итеп —Өстен, түфлиен сал ла. әнә гүргә уз. Диванга утыр, телевизорны җибәр.— диде һәм, гаҗәп хәл. Карак әбинең сүзләренә карышмыйча буйсынды Анда хәзер угрылык дәрте сүнгән Ул инде әбиләр белән өстәл янына утырып, кайчан чәй эчкәнен дә оныткан иде. Ике бүлмазс җыйнак фатир әйбәт бизәлгән, чисталык-пөхтәлек. Тик монда барысы да гадәти, гади. Телевизоры да инде шактый иске, стенканын киштәләрендә дә бәллүр бокаллар, кыйммәтле савыт-саба түгел, ә барысында да диярлек китаплар икән. Калын-калын китаплар. Бу әбекәй зур гыйлем иясе, зыялы, күрәсен. Ул арада әби кунакны кухняга чакырды. Өстәл тулы төрле кайнатмалар, тәмле ризыклар иде. Мондый сый-хөрмәтне инде күптән күрмәгән Карак бик кыстатып та тормады. Әбекәй үзе дә өстәл янында такылдап вакыт үткәрүне яратучылардан түгел икән. Сүзсез генә иркенләп чәй эчтеләр. Соныннан Камилә әби бәрәкәтле кулларын күкрәгенә кушырды, күзләрен каядыр еракка текәде. —И, улым, агып китте гомерләр. Сиксәнне үтеп чыктым инде, тугызынчы дистәнең уртасына басып киләм,—дип сөйләде ул җай гына. Күрәсен, бераз эчен бушатасы килә иде.—Менә гомерем буена укыттым мин.—Техник университет студентларына математика гыйлеме бирдем. У-у, мин укытып чыгарган егетләр-кыхтар! Аларнын күбесе үзләре зур кешеләр инде, дәрәҗәле түрәләр. Цех начальниклары, завод директорлары, мин сина әйтим! Үз улларым-кызым да шулар арасында. Менә хәзер өйдә ялгызым кукыраеп утырам инде. Картымның вафатына да унике ел. Йа, Аллам, үтә дә китә икән гомерләр —диде карчык моңаеп кына һәм тынып калды. Каракнын күңелендә бу асыл карчыкны жәлләү хисләре кузгалып куйды. —Ә ул улларның ярдәмнәре тияме сон, Камилә әби?—дип сорады ул. —Бик ярдәмле, һәркайсы үзенә чакыра. Тик мин бармыйм. Менә күрәсен. үз-үземне йөртәм бит әле. Үз көчендә булганда кеше бүтәннәргә салынырга тиеш түгел ул, улым! Бу фатирыма да гаҗәпләнмә. Бүлгәннән калганы гына бу. Зурысын оныгыма бирдем,—диде әби. Беразга сүзсез калдылар. Яратып эчелгән чәйдән, тәмле ризыклардан Каракнын бөтен гәүдәсенә талгын рәхәтлек йөгергән, анын торып китәсе дә килми, менә шушылай җылыда утырасы гына килә иде. —Ә үзең нинди кеше сон син, улым? Гаиләң бармы? Кайда торасын9 Мондый сәгатьләрдә ник җил куып йөрисен9—дип сорады әби. Мондый сорауны көтә иде инде Карак. Кай ягы беләндер, каты, туры итеп сөйләшүе беләнме, бу әби анын инде күптән вафат булган үз әнисен хәтерләтте. Хәтта күнеле йомшап китте. Тик нәрсә әйтергә сон Камилә әбигә? Үзенен бер эчкече, фахишә хатын белән көн итеп ятканын, күптән инде фатирлар басып йөрүче бер угры, өтек икәнен сөйләп бирергәме? Ә нәрсә, курка торган карчык түгел бу—аңлый торган. Һәм. Карак чак кына ачылып китмәде. Үз-үзен вакытында тотып кала алды: —Эшсез калганнардан мин, әби, шуңа аптырап йөрү. Минем ишеләр күп бит хәзер,—дип кенә чикләнде. Шунда йокы бүлмәсеннән баягыдан да калын, хәтәр тавыш ишетелде: —Кем бар анда? Кайсысы йөри? Дерт итеп китте Карак. Йөрәге кубып, урыныннан ук сикереп торды. Ялт итеп, курку белән, ачу катыш әбигә карап алды. Әллә ана тозак корып утырамы бу карт чүмәлә?! Ә әби исә көлеп җибәрде. —Утыр әле, ашыкма!—диде ул тагын әмер биргәндәй,—Куркырлык берни дә юк. Минем карт тутый кошым ул. Ул шулай тавышланырга ярата. Тагын чәй ясыйм, алай эшсез булгач, тамагын бик тук түгелдер. Йә, Алла, бу дөньялар .. Карак утырды, кулларының калтыравын басарга тырышып, чәйгә үрелде. Хәзер кубарылып чыгып китү ахмаклык булыр, әбигә дә шик салыр иде. Ә анын телефоны әнә генә Син чыгып та китәрсен, әби милициягә хәбәрен дә салыр. Бер квартал юл үтмәссең, эләктереп тә алырлар. Алар да эшли белә хәзер Ул чәй эчкән арада әби кулларын күкрәгенә кушырган көе. уйчан карашлы дәү күзләрен ана текәп утырды Нидер сизенде мәллә, карт богыл0 ! Юктыр ахыры. Бераздан ул күзләрдә шәфкать чаткылары кабынды — Менә нәрсә, улым. Исемен ничек әле синен- ’—дип башлады әби. —Хәмит,—диде Карак теленә беренче килгән исемне әйтеп. —Менә нәрсә, Хәмит. Ә бит мин сине эшкә урнаштыра алам. Камилә әбисн укытып чыгарганнар кодрәтле кешеләр дип әйттем бит мин сина Минем ул кодрәтлеләр белән телефоннан сөйләшеп алуым да җитә. Әйбәт кенә урынга урнашырсың, әгәренки теләгең булса —диде әби һәм ана тагын текәлеп, сынаулы итеп карап алды Менә мондый сүзне, мондый тәкъдимне һич тә көтмәгән иде Карак' Тирә-юньдәге адәмнәрдән, хәтта үзеннән дә күптән өметне өзгән һәм тирә- яктагылардан бары тик шикләнү, нәфрәт, дошманлык кына көтә ала иде ул. Ә менә бу, монарчы таныш та булмаган бер әби. ана кайгырту, анын өчен борчылу күрсәтә. Анын сүзен тынлап карасан да ярый —Менә күрәсең. Хәмит, мин япа-ялгызым Анысына түзәм дә инде анын. күнегелгән. Тик кичләрен тынычлыгым юк хәзер. Өске каттагы ир белән хатын эшмәкәрлеккә бирелеп киттеләр. Көндезләрен тын Ә менә кипләрен кайталар да, шау да гөр. Дуслары килә, мәжлес корып күнел ачалар, җырлыйлар, сикерә-сикерә бииләр. Барысы да минем баш өстемдә,— дип сөйләнде Камилә әби Тик Карак аны тынламый иде инде Ул шабыр тиргә батып утыра, үэен- үзе эт итеп тирги. Бу әби хәтерсез, ә ул аннан да хәтерсез бүкән икән бит әле! Ана бит әлеге фатирның адресын бирүче нәкъ менә дүртенче катны, шул эшмәкәрләрне күрсәткән иде Аларда аерым йорт, коттедж салырга дигән мая башы булу ихтималын әйткән иде Ә ул ангыра баш. сарык, катларны бутаган Ачыгавыз белән ачык ишеккә барып кергән Шушы—инде акылыннан язып килгән әби кочагына! Китаплар, тутый кошлар арасына Каракмын башыннан Камилә әби сүзләре дә. анын кайгыртуы тудырган уйлары да шул мәлдә үк очып чыктылар. Жинелчә төтендәй генә таралып беттеләр Анын күңелендә хәзер үртәлү генә калды, ачу кабарып чыкты —Рәхмәт, әбекәй, яхшы сүзенә!—диде ул. Әмма рәхмәт хисе белән түгел, ә киная, зәһәр белән әйтте, һәм урыныннан торып ишеккә атлады —Берәр ни уйлап чыгарсаң, кил тагын' Минем сүзне истә тотсаң,—дип кычкырып калды анын артыннан Камилә әби —Киләм әле мин, килмичә калмам!—дип кычкырды җавапка Карак га Әлбәттә инде, үз максатын тотып. Хәзер инде ул уйчан адәм түгел, ә элеккеге угры иде. Сакчыл, игътибарлы, акыллы угры. Алай да бер нәрсәне белми калды ул. Гомере буе кешеләр белән эш иткән, күпне күргән әйбәт психолог Камилә әби аны «тешләп», нинди адәм, нинди кош икәнен бик әйбәт абайлап өлгергән Ул хәзер үк тиешле урынга хәбәр игеә, мондый хәбәрдән тиз генә җыенып, милиция егетләренең угрыны эләктереп тә алулары бик ихтимал иде. Тик тәҗрибәле педагог азай эшләмәде Сабыр итәргә булды. 0 тегенең күрәселәре бүген болар белән генә дә чикләнмәгән икән әле Ул урамга чыгуга, һич көтмәгәндә, арттан яман итеп милиция машинасы улап җибәрде. Болан да үртәлгән, куркынган адәмиен коты атынды, дәррәү йөгереп каядыр качып китүдән үзен көчкә тыен калды Курка-курка гына артына борылып караса, анда ике милиционер колгадай озын буйлы бер егетне куа киләләр! Егет йортлар арасындагы нәни генә бакчанын тәбәнәк рәшәткәсе аша сикерде. Тик. озын аяклары да коткар.» алмады шул бахырны Милиционерлар, каршысына тошеп. аны бакча уртасында эләктереп алдылар Жиргә егып, кулына богау салдылар. Якында гына көтеп торган машиналарына таба этә-төртә алып киттеләр. Тетрәнеп күзәтте бу хәлләрне Карак. Әле генә теге егет тозакка төшкән бакчага кереп бер эскәмиягә утырды. Аякларының хәле киткән иде. Утырды да уйларга бирелде. Бик күнелсез уйларга. Кем булсын инде ошбу егет. Асылда анын үзе кебек бер бәхетсез, замана корбаны инде. Менә килеп эләкте, кулларына богау салынды Күп тә үтмәс, тар читлеккә дә кереп утырыр . Эләгә, ул үзе дә килеп эләгә әле бервакыт. Ни хәтле сак булмасын, үзен остага санамасын, килеп эләкмәгәннәр бик сирәк... Бар, ана дигән богавы да, читлеге дә бар. Ул моны белә, күңелендә йөртә. Куркуда яши ул. Үзалдына никадәр кәпрәймәсен, барыбер һәрдаим куркуда яши! Каракнын күкрәк түреннән, бик тирәннән ачы, хәсрәтле сулышы уфылдап чыкты. Анын да бу дөньяда бернидән курыкмыйча, иңбашларын җыермыйча, иркенләп яшәгән вакытлары бар иде бит! Яраткан эше, гаиләсе, җылы кочаклы хатыны, матур кызы бар иде. Моннан унике ел элек ул эшләгән заводны яптылар. Ул—югары разрядлы слесарь, эшсез калды. Шуннан очты бәхет кошы. Егет алтын кулларына эш таба алмады. Һәм бу куллар тора- бара, тәмам гажиз калудан, өметсезлектән шешәгә үрелделәр. Аннан инде нәүбәт гаилә таркалуга барып җитте. Аннан үзе кебекләргә ияреп беренче кәсепкә чыгу, ул төркемнән аерылу, ялгыз кәсепчегә әйләнү.. Ул эскәмиядә утырды да утырды. Җир өстенә кичке караңгылык инде. Иңбашларда кичке салкынлык, ә күнелдә өметсезлек, караңгылык, карангылык иде. Һәм кинәт аны сискәндереп, бөтен гәүдәсен кайнарлап, күңеленә бер яктылык нуры үтеп керде. Өмете, ышанычы әйләнеп кайтты Күз алдына Камилә әби килеп басты. Җыерчыклар сарган түгәрәк йөзеннән, зур күзләреннән таләпчәнлек, ниндидер эчке шәфкатьлелек сирпелгән, укымышлы Камилә әби. Берникадәр вакыт үтте Көзнен сирәк очрый торган якты, матур бер иртәсендә Камилә әбиләр йорты подъездына Карак килеп керде. Баскычтан акрын гына югары күтәрелә башлады. Тик бу кеше инде карак түгел иде. Редакциядән: Бу көннәрдә Радик ага Фәизовка 75 яшь тулды Журналыбызның актив авторын олы юбилее белән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.