Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАЛӘМ КИСӘТҮЕ

КИНАЯЛЕ ФӘЛСӘФИ ПОЭМА I кисәк Кереш Ннсмиллалан башлыйм сүзне борынгылар гадәтенчә, зурлап Күкләрнең хуҗасын, җырлан, рухи халәтемчә. Җан-рухыңа азык тапсаң, сүзләремнән мәгънә эзлән, димәк, кердек Элемтәгә күңел кылы тора зеңлэп. ...Эүвәл заманнардан килә хәбәрләшү чаралары. Хатлар мзып бер-берсенә, аңлашкан Җыр балалары. Хат язмаса, җыр чьиарган, ишетсеннәр очен җанын. Жыр-моңында белдергән ул мәхәббәтен, серен, зарын. Рухын ачкан көзге итен, дастаннарда. кыйссаларда. Иреккә чы1 арган Сүзен, үзен изеп, кыссалар да. Камилләшә барган һаман бу багланыш әмәлләре: радиосы. телефоны хыял, гыйлем гамәлләре. Соңра, уртаклашыр очен җан авазын Галәм белән, сыйдыралмаганын язып ак кәгазьгә каләм белән ачкагг Кеше яңа ысул, юллап йолдызларга «хатлар»: очырган ул Җирдән Күккә, күгәрчен күк. мәгълүматлар... Космик элемтәгә керен шул рәвешчә Галәм белән, «кгглештерү» очен гүя Аллаһыны Адәм белән Фәгг телендә сойләгггерг ә юл салуымы бу Җирнең?.. Кинаяле сорау куеп, берүк, гөнап җыя күрмим... Кеше ...Натын бетсә дә гөнаһка, барыбер, ул боек Кеше. Күггләр очен хәзер бу сүз яңгырыйдыр булып төче. Узды иңде, дияр бәлки Кеше зу рлау заманасы. Яңа мода бүген: аны хурлау, сатып яманатын. Имеш, кеше гүбән бер зат. шул ук черки таракан күк. Телевизор «теле» хәзер шундый когкы тарата күп. ,'1еиа ШАГЫЙРЬҖАН шагыйр*. публицист, пирҗемячг. учга якын ши/ыръ китабы /шторы Каландп яши Имеш, маймылларга гьша хас ул «гаделлек» хисе дә. (Оныталар таянганын бу хнснен Намус көченә...) Нинди сүзләр языйм икән, шул циникның авызын ямап? Кеше—ни ул? (Иске сорау, каян табыйм яңа җавап?..) Үзен мыскыл итеп, Кеше мескенлеккә калмагае. Шул куркыныч яный аңа. югалтса йолдыз маягын. Кеше дигән адәмзатны күккә чөеп мактаулар да. тараканга тиңләп аны. җиргә салып таптаулар да— һәммәсен дә күрдек инде, түзсен генә Кеше заты. Ватып карау кирәк төшен- бу чикләвек шактый каты... Иманлы кешеләр генә чын кешенең кадерен белер. Чын кешелек сыйфатларын бөртек-бөртек җыеп төрер. ...Хөкем сөрми Җир йөзендә Яхшы белән Яман гына. Яхшының да иң яхшысы Табигатькә таман гьша... «Безгә ярый уртача да. җиткән үзебез кебек булса», днп йөри ул түрә генә, колларына булып хуҗа. «Үзем кебек камил булсын Җирдә, диеп, һәрбер колым». Аллаһ кына күрсәткән ул Җирдә дөрес яшәү юлын... һәм Табигать сайлый, барыбер, аңа «иң яхшысы» кирәк: иң камиле, иң остасы— Мәңгелеккә тик шул терәк! Кеше—бөек. Кеше—даһи, Кеше бит ул бер могҗиза. Адәмнән—Кешегә кадәр Коръән тугры юлны сыза: Картлар—көлмәслек яшьләрдән, яшьләр—көлмәслек картлардан, төзек чылбыр төзү зарур, өздермәслек чнт-ятлардан... Кеше бит ул җырлый белә, көлә белә, җылын белә, Туңып өшегән ишенә үзенең йөрәк җылысын өрә. Баласына гына түгел, җиде ятка өлеш бүлә... «Кеше хайван ул», дип фәкать үзе хайван гына көлә. Кеше—дога кыла белә, Кеше руза тота белә. Кеше корбан чала белә, Кеше... ипи сала белә. Изгелеккә омтыла ул, өметләрен җуя-җуя. Кеше мәхәббәт җимеше, үрчеми ул, бәлки—туа! Янып көлгә әйләнсә дә, кабат гөлгә әйләнала. Канатланып оча-оча. Җир тирәли әйләнала. Матдият вә Рухиятне бер бөтенгә туплаган ул. Аллаһының шул ниятен кабул иткән, хуплаган ул. Әмма,үкенеч, кешенең дә хәттин ашкан кимчелеге. Иң яман сыйфаты аның нәфесе һәм көнчелеге. Кими бара кешеләрдә садәлек вә самимилек. Арта бара эреләнү, тәкәбберлек вә мин-минлек. Ни кызганыч, оныта ул Галәмнең башлангыч Сүзен: саклар өчен яралганын Табигатьне һәм үз-үзен. Торган саен узына ул, үзен-үзе зурга куеп. Куылыр чиккә җитеп Җирдән, кешелек дәрәҗәсен җуеп... Элемтә Җирдән бик тә бик еракта. Кояштан да аргы якта бер планета бар ди Күктә, күзәтә ди безне күптән. Сигналлар җибәрә, имеш, алар Җиргә ара-тирә. Тик Җир әлегә тоталмый серләр юлда кала бирә. Яңгыр тамчысына сеңеп, кояш нурларында эреп, мең төрле халәткә керен. бу хәбәрләр килә тора, әмма җилдә «кибә тора»... Цунамилар, җир тетрәүләр, давыл-знлзнләлэр аша. ахыр чиктә, бу хәбәрләр Җир Аңына бер тоташа, кисәтүле Сынау булып— хәвеф-хәтәр.бәла-каза... Иксез-чиксез гөнаһларга гүя Алла биргән җәза. ...Күкләр Сүзен ишетер өчен кесә телефоны гына җитми... Мәктән малае да белсә иде моны гына... Кешенең «күңел антеннасы» торырга тиеш зеңгелдәп әзер булып Элемтәгә Күкләр белән һәр мизгелдә... «Йолдызларда эшем юк», дип җырлан йөргән кешеләрдән көтәсе юк зур ачышлар сукыр-чукрак ишел әрдән... Алар «йолдыз белән йолдыз сөйләшкәнен► тыңлар өчен, юлга чыкмаячак ялгыз, ятып йоклаячак кичен... Уятырга теләп мәллә, былбыл ана сайрап дәшә? «Кешеләрдә эшебез бар», дип Йо лдыз балкып, нурын чәчә... Могҗиза Инде хәзер бер могҗиза Укучыга ачып салыйм: Җирнең нәкъ кыл уртасында яшәп яткан бер зур галим. Бөтен җанм-тәне белән Табшатьне өзелеп сөйгән. Афәтләрен кисәтим дин, көне-төне янган-көйгән. Бик күп еллар күзәткән ул Йолдызларны һәм Күк йөзен, ишетәсе килеп аның кешеләргә әйтер сүзен. Кирәк булган җиһазларның галим, үзе ясап барын, әзер тоткан кул астында төрле «йолдыз әсбапларын». Бер тон килеп, бу галимнең суккан ди Йолдыз сәгате: ул кичергән биниһая ләззәт-нҗат сәгадәтен... Көтмәгәндә, дияргәме, әллә котэ-котз аргач, сәер он тотып алган ул. Күккә янә колак салгач. Җшен эшкә үзе белгән махсус ысул, әмәлләрне. ашыга-ашыга теркәп барган ошбу аваз-гамәлләрие... Аннан инде, төшеп тирән гыйлем-фәннең төпкеленә. Ул аңлатма биргән аңа. авыштырып үз теленә. Бу Хәбәрнең төп мәгънәсе үз уена тәңгәллеген белгәч, тагы да дәртләнеп ул. Боек эшен төгәлләгән... ...Татар галиме булган ул ишетмәсәң, ишет менә!! Татар кешесе дә ятмас комнан аркан ишеп кенә... Иң беренче кемгә димсеа чишкән ул тиңсез серләрен? Чакырып алган үзе кебек хыялый дус шагыйрьләрен. ...Гаҗәпләнеп тыңладым мин Күктән төшкән «хикәяне», һәм кызардым Адәм өчен, аңлап ачы кинаяне... Укып чыккач ул Хезмәтне, зур тетрәнү кичердем мин. Хисләремне түкми-чәчми, шигъри телгә күчердем мин... Хәвеф Акыл сынамыйлар күптән, корал сыныйлар Жнрдә. Йолдыз санамыйлар күктән, акча саныйлар Җирдә. Саклый алмады Кешелек үзенең асыл җегәрен. Ялгышмаган микән Алла. Җнр|ә Адәм «җибәреп»?.. Кеше уйлый, имеш. Җирнең ул 1ЫН8 дин патшасы: > глы коралы бар. имеш, һәм дә «чутлы* акчасы... «Саф акча» артыннан куып. саф мохитсн бозды ул. Чүлмәктән чыккан гыйфритне инде мең кат узды ул. Күзгә да күренми торган дәһшәтле нурлар чәчеп, өтә үдән-чнрәмнәрне Җирнең ямь-яшел чәчен... Тончыктырып Табигатьне агулы төтен-газдан, мәхрүм итә ул үзен дә хуш-исле хозур яздан. Әфьюн тартын, хәмер эчегг. исерг әннән нсереп. үзиркеннән. газиз башын үзколлыкка төшереп, ташландык чүплек базьша әйләндереп җир йөзен, «чүп чүлмәгенә» ул тиздән охшап калмасмы үзе?.. Чишмәләрне, елгаларны нефть белән «сугарып», диңгезләрне, океаннарны чыгырыннан чыгарып, килә кеше, янап Җиргә, «бозык белеме» белән... Белми Җирнең үч аласын икмәк телеме белән... Талый-умыра җир байлыгын асылташын, күмерен. Сыта—изрәп яткан җирне түшәк кебек күпереп. Сугыш кырын җәелдереп, иген кырын изә ул. Сизми, димә җир-туфракны, авыртуны сизә ул. Сыкрана һәр күзәнәге җиһанның ут-ядрәдән. Күктә яшен телгәләнә Җирдәге зар-нәгърәдән... Нәфес Адәмзат тик Табигатьнең гүзәллеген талаучы. Үзен-үзе урлаучы ул, үзенә үзе аучы. Үзе ерткыч, үзе кыргый, үзе яман алдакчы, хокукын—һәрбер мәхлукның, җанын тартып алмакчы. Ни кызганыч, ул мәхлуклар берләшеп-нитеп барсы, көрәшә белми шул инде кысрыклаучыга каршы... Алар—җан ияләренең иң гөнаһсыз, изгесе, абсолют гакылның гәрчә булмаса да көзгесе... Аларның «аң» дәрәҗәсе әһәмиятле түгел, аларның «гөнаһлары» да усал ниятле түгел. Алар, яшәү өчен ашап, «үзеннән-үзе» яши,— ашау өчен яшәгәндә күпме «акыл иясе»... Тиеннең бар «туплаганы»— кышлык чикләвек кенә... ә кешеләр мәңгелеккә мал җыям дип җилкенә. Иң мөһиме—эт-кошларда юк комсызлык, юк нәфес. Алар бит тамагы туйгач, ясый белә тәнәфес... Ә кешеләр туя белми, алар туклык хисеннән азып, отыры, котыра-котыра. тауар-мал дип исергән. Җирдәге һәр җан иясен, хәтта адәмнең үзен кыра, туный адәм заты— кан баскан ике күзен. Менә шуннан шомлы уйлар биләп ала күңелне: «Кеше» дигән аңлы кавем Жиргә яный түгелме?! Җир байлыгын җыяр өчен урын җитми аларга: чит йолдызга ашкыналар, читтән торып таларга... Ничек чыдый диген Җирне мондый золым-җәбергә. Әйләнмәсме ул бер көнне планета-кабергә?!. «Әрәмзат» Кеше, имеш, килгән Җиргә сакларга матурлыкны... Саклар өчен—сизгерме ул, гакылы аның ныкмы? Адәмнән тыш Җирдә әле яши кошлар, җанварлар: Кешедән башка да җирдә гаять сизгер җаннар бар.. Матурлыкны күрә аны хәтта коңгыз-бөҗәкләр. Күбәләк канатына ник тошкән чуар бизәкләр?.. Гүзәллекне танымаса, ул тиккә очмас иде. Аллы-гөлле чәчкәләрне иркәләп кочмас иде. Бал кортлары, кырмыскалар Адәмгә түгел ятлар. Коръән сүрәсенә нигә керде икән бу затлар?.. Жир йөзендә кешедән дә хикмәтлерәк җаннар бар. Адәмзатны каргый хәзер кошлар, гөлләр, җанварлар... ...Җир-туфрактан яралганның жаны бар... Хәтта таш та тере... Ул һава сулышы җилләр белән тоташкан. Шуңадыр, нәфис сыннарга, гүзәл таш-чәчәкләргә әүрелә алар, чын Кеше кулы тисә әгәр дә... Әмма ташны тере сьнпа әверелдерүчеләр, чын Кеше ишэвен Җирдә Күккә белдерүчеләр азая бара дөньяда, вәхшилек кабат дәшә. Кыргый адәм урын даулый Кеше белән янәшә... Ул инсафлыкны яратмый, ул инсанлыкка дошман. Иблис ана мәрхәмәтсез, затсыз булырга кушкан. Ул инде Кеше башына һичшиксез, таш атачак! Адәмзат дип түгел аны. «Әрәмзат* дип атасак, дөресрәк булыр... Чыннан да. ул үзен әрәм итә. Кеше дигән бөек затнын исемен хәрам итә... Канун Күкләр язган Канун белән Җирдә яшәү кыен дисәң. Күкләр кайчысы тотар да, тамырыңны төптән кисәр... Әмма, Кешем, яшим дисәң, каршы бер сүз дәшмим, дисәң, зинһар. Җирдә калыйм, дисәң, инде гыйбрәт алыйм, дисәң. Кал син! Ләкин үз «кагыйдәң* белән түгел Табигатьне санлый торган Канун белән, ант ит, язып каның белән!! Табигатьне әткәң-әнкәң, газиз балаң кебек ярат. Кешелекле сыйфатыңны хайваннарга хәтта тарат... Табарсың син күктән көткән оҗмахны һәм бәхетеңне, таза-нмин тотсаң гына Җирдәге үз мохитеңне. Үлем «Яшәү бәхет*, дигән сүзгә фәкать ия.тәнелә. Яшәү үзе фажнгалер акыл ияләренә... Туу белән, үлә башлый чөнки адәм баласы. Шул аның канын корыткан иң четрекле бәласе. Адәмне Кеше итүче фәлсәфә һәм гүзәллек жнңалмый барыбер әҗәлне бу хөкемгә түзәрлек нинди көч кнрәк Кешс1ә!! Үлем кайгысы исә Мәңге яшәү ихтыяҗы сүрелмәсә йөрәгеңдә. Жанын мәңгелек булсынга. ни эшләргә кирәген дә хәл ит Җирдә исән чакта, тәнеңдә дәрт, ялкын барда. Калсын орлык-нстәлегең яшь алмашка оныкларга... «Камилләшәм» дип акланма, азынуның аръягына чыгып бастың инде, бәндә, табынып иблис байрагына. Камиллекнең чиге - Аллаһ! Шул—илаһи «чалыр» сиңа. Узып китсәң изге чиктән, кая барып чыгырсың, ә?!. Андый космик «цнвнльлеккә» ирешкәнче, бетүең артык. Тыпырчынма эзләп, .Адәм, Галәм «көзгесенең» артын... II кисәк акыл иясенең бөтен яшәү шатлыгын изә... Гомере буе көтә шуңа, курка-курка. азакны... ...Үлем генә җиңә юкса тормыш дигән Iазапны... Ышанмый у л чөнки җанның мәңгелек бу лу ына, ышанмый җанын үзенең тәрбия кылу ына. Җанны тәрбияләү Җирдә хезмәтнең иң авыры Шул зур эшкә адәмзатның җитми пик еш сабыры. ...Ни өчен мәңге яшәүнең, һич югында—бик озак— бер шарты юк икән «өстән», бу нинди мәкер-тозак?.. «Гөнаһка батмасаң әгәр, нәфсеңне тыя белсәң, Аллаһның кагыйдәсенә буйсынып сыя белсәң,— туйганчы яшә! ...Арыгач, бер үләрсең аннары, теләсәң, кабат терелеп, яши башла, яңарып...»— Менә шундый шарт куелса Күкләрнең Кануныңда, уйланыр идеме адәм ничек яшәү турында?.. (Укучым, әлбәт, аңлыйдыр каһкаһә-кинаяне. Атылган ук бушата тик киерелгән җәяне...) Гөнаһсыз яшәү булмый шул... Инде, алайга китсә, сабыйлар, нарасыйлар да үлә, сәгате җитсә... Котыла алмый әҗәлдән бае да, ярлысы да, патшасы да һәм колы да, ялгызы, парлысы да. Бөкресе чыккан гарип тә, алиһәгә тиң кыз да... Даһи фикер иясе дә, надан да. акылсыз да. Пәйгамбәрләр дә җан биргән, денсез-имансызлар да. Шөһрәткә баткан ирләр дә, билгесез-дансызлар да... Кыскасы, үлем каршында тигезләшә һәммәсе. Газраил өчен—кешеләр— тоташ әрвах гаммәсе... Инк бу Күкләр кешеләрне үлем белән тигезли? Нәрсә белән аклый моны, нәрсә белән нигезли?.. Мөһим түгел, димәк. Күккә кемнең кем булуы да?.. Мәгънәсез, димәк. Адәмнең Җиргә куылуы да?.. Бәлки, шуңа курыкмыйдыр бәндә гөнаһ кылудан? Хөкем уртак ич—ни файда әйбәт, изге булудан?.. Бәлки, шуңа яшәмидер вөҗданы янып-көеп, хәттин ашып азынадыр, «барыбер үләсе» диеп?.. Оҗмахның да, тәмугның да җирдә икәнен күргәч, кайгырмыйдыр ул. «кайсына эләгермен?»—дип. үлгәч... «Мәңгелек җан» дигән хыял өмет бирүен бирә-ә... Тик ул мәңгелек булсынга, нидер эшләргә кирәк... Курку Кеше Галәм каршысында тота бүген имтихан. Бу сынауда бик күпләрнең «батуы» да ихтимал. Курку баскан Кешелекне, белә ул үз гаебен. Гөнаһ җыя-җыя, үзе батыра үз каегын. Баш өстендә кара болыт куерганнан куера. Бетәсеме? Каласымы?— Мәгълүм сорау куела. Шуннан куркып, ахры, кеше Җирдән качарга тели. Каядыр китеп, «яңача» яши башларга тели. Бик күптән инде талпына күчү өчен ул Җирдән. Гарык булган, имеш, монда һәлакәт, афәт, чирдән, зилзиләләр, гарасатлар, террор-шартлатулардан. утларда янулардан вә суларга батулардан... Курка ул: тиз-кинәттән дә картаеп үлүдән дә. Кайчан да бер үләчәген алдан ук белүдән дә... Үлем дигән шомлы шәүлә аның җан-котын ала. Әҗәлгә каршы бер чара эзли һаман, бичара... Фиргавен-патшалар кебек, үлгәч тә. үзен жәлләп, музейда тотар иде гел, мумия күк—бәлзәмләп... Берсе әнә «ачкан» имеш клонлаштыру серен: Бәрәңге күк. күзәнәктән адәм үрчетү төрен... Тере мәетләр болай да җитәрлек иде җирдә... Ходай кушмаган бу каза килә күрмәсен мнргә... •ДП*> Үз анасын һәм үз телен оныткан чанкортлариын кемнәргәдер кирәксә дә. Жиргә кирәге барчы?!. Кабатланмас шәхесләр дә яшәүдән гарык булып үләдер, бәлки?.. Ник ана «Долли сарыгы» булып кабаттан «туу» доньяга?! Бу нинди вәхши жәза?! «Бер күзәнәкле» белгечләр әллә акылдан яза?! Нәсел дәвам итү бәхетен саклап калырмы Кеше? Үлемнән түгел көрәштән куркумы әллә көчле?. . Куркак курчаклар әвәләп куркуын басар өчен, әкияттәге күк. качырдан «батырлар» ясар өчен, көчәнә бәндә- чын көчен белми эшкә җигәргә... Үлемсез исем калдырып, үлемне дә җинәргә мөмкин булу ын дөньяда ул инде онытып бара... «Майда йөзеп» миңгерәүне «чын тормыш» ди. бичара! Гамьсез чуллыкка табыну җанны кечрәйтә генә... Үлемнән ку рку хисен дә мен кат көчәйтә генә... Табигать Табигатьне булмый алдан, алдаласаң алданасын! Чын Кешегә алмаш булмас, булмаган күк Аллага сын... Кеше кеше булып кала, жу ймаса тик габнгь асылын. Роботларга, курчакларга тапшырмаса хәләл акылын... «Җанлы» сыннар, уенчыклар, «җанлы ку рчак» белән тулыр җирнең өсте...Тик аларнын хисе булмас, «кешесе» сулыр... һәр селкенгән җанлы булмас, кыймылдар... тик рухы булмас. Ясалма кешеләр мәңге Җирне коткаручы булмас... Компьютерның «хәтере» булса, моң дигән җан кылы булмас: Ул чьнар1ан коры көйдән беркемнең дә күңеле тулмас... Тере булалмыйлар алар, тынсыз алар һушсыз, иссез... Ясалма чәчәкләр төсле, үле алар хушсыз-иссез... ...Ата орлык...Ана орлык... Компьютердан тумый кеше. Фәнни машина ул фәкать шуннан ары китми эше... ...Поклый V дәм Җир ананың күкрәгенә башын куен. Кеше булудан туктар >л. китсә Җирдән, башын җуеп... Сәйяр бу лып очса, очар Аена йә йолдызына. Тик ямансу булыр анда Җир улына. Җир кызына... У.Ш.1Н II \|КГМ1к Н .«.1|М'П1'Н 1»П 1Г|МН Галактика томаннары Киек каз юллары аша очса да Кеше космоска. Күктән кабат Жиргә «аша»... Җир кешесе калыр Жирдә, әйләнмичә космик «чиргә»! Тәңре аңа яшәргә дип үз җирендә куыш бнр|ән: утын-суын, коч-туфрагын кадерләр дин. җир бодаен... Урманнарын, җимешләрен онытмыйча бер Ходаен... ...Тәңре безнең Җир-Нябез, без Аңа да баш иябез... (Дерсу Узала* төркичә Җнр-Су Үзе Алла» дигән сүз...) Илаһи мәҗүсилек тә тансык кайчак кешеләргә... Кошлар, гөдләр телен белгән бармас түбән төшүләргә. Тәңре күк Алласы, диләр... Бәлкн, ул җир алласыдыр?.. Бәлки, күптән Табигатькә Алла итеп табынасыдыр?.. Мәҗүсилек дип аңламыйк буйсынуны Тәңребезгә; Аллаһ хуҗа бар Галәмгә. Тәңре Туган Җиребезгә... (Укучым төшенер шаять ошбу нечкә фәлсәфәне... Уйларымны белдермичә, калмады һич түзәр хәлем...) ...Камилләшәм дигән булып узасы юк чик-чамадан. Кая кит мәк була кеше үзен гаикан А>а-Анадан?! Камиллекнең чиге—Аллаһ, шуны тоялмыйсын икән, димәк, Кешем, син авыру, чирең тирәнгәрәк киткән... Очьшсаң да. канат тагып, күктән биек булмас түбәң. Кнтәм-кнтәм дип җилкенеп, «оча» күрмә җирдән түбән... Өйрән борынгылар Сүзен, шагыйрь, галимнәрен—күбрәк. Алар Җирдә яшәп киткән, синнән әүвәл алып гыйбрәт. Алар тойган, алар ачкан Җирнең бөек тарту көчен... Алар күргән Мәхәббәтнең тауларны тетрәндергечен... Алла Алла булып кала, кай ягыннан укысаң да. Ул—эчеңдә. Ул—тышыңда, бар булсаң да, юк булсаң да. Очканда да—һаваланма, күктән биек булмас түбәң. Үлгәндә дә—хафаланма: китәлмассың җирдән түбән... Уй Галәм җитди Уйга калган: Җирне ничек сакларга? Юлдан адашкан бу Адәм затын ничек акларга? Әллә инде Җир йөзеннән юк итәргә аларны дәһшәт-зилзиләләр белән, яисә—альт аңнарын?.. Җир өчен бит Аң-зиһеннән «файдалырак» гөл-үлән. Иң мөһиме—Җир чүпләнми адәм «акылы» белән... Акыл тамыры бу Җирдә төпләнде бик акырын. Әкият һәм хыял җиңде реаль кеше акылын... Яшәргә хаклымы Кеше акыл җиңелгән җирдә?— «Аңлы» көзгеләр кирәктер ахмак йөзне күрергә... Пәйгамбәрләр шәригате Җир өчен шул уңайсыз. Кыргый хайван үрнәгенә иярмәсән. бик җайсыз... (Укучым, әлбәт, аңлыйдыр каһкаһә-кинаяне. чәнечкеле ачы сүздән Мәгънә дә киңәйгәнне...) ... Аң-зиһеннән мәхрүм итсәң, ничек яшәр икән Җир?.. И. Ходаем! Адәмнәргә гыйбрәт бирдең. Иман бир!! Җирнең мильон газабы да берни түгел иблискә. Адәм затларына кыен— аларда хисләр нечкә. Кеше «бетсә», кая куяр Галәм аннан калганны?— Тарихына тутланганны, хәтеренә салганны? Дөнья бетеп, туфан купса, «Нух-көймәгә» кем сыяр? һәр тереклек иясенең ДНК сын кем җыяр?.. Кемнәр бетәр? Кемнәр калыр? Ахирәттән юл кая?! Җавап бар да... Җавап юк та... Кыямәт якыная. Галәм шулай Уйга калган, кызганы п адәмнәрен. Ният кора әле һаман күрсәтергә ярдәмен... Сизәр хәлдә түгел кеше Күкләрнең бу Уен да: Гаме юк аның Галәмдә, ул бирелгән... уенга... Куылу «Санламасаң Җирне. Адәм, олак башка бер урынга! Тәнең белән кайнаш шунда, оныт Рух вә Җан турында... Бер «бушлык» тап җисемеңә, синең «ояң» Жирдә түгел, әгәр сиңа харам икән акыл, вөҗдан, рух вә күңел... Котылса Адәм затыннан. Тәңре үзе хуҗа булыр җир-суына, тереклеккә— үз иркендә хөкем кылыр...» Галәм шулай фикер йөртте, нәфрәтләнеп бер арада: куалап куркытмак булды, керешкәнче соң чарага... «Әйе, тап бер үзгә урын тән-бәдәнең сыя торган. Авыр йөк ул сиңа Канун— нәфес дәртен тыя торган. Олак, зинһар, бер сөрген тап, шайтан сиңа хуҗа булыр. 'Габалмасан Җирдә яшәү мәңге сиңа нужа булыр — гыйбрәт ала белмәгәчтен пәйгамбәрләр сүзеннән дә; аңламагач бетү-бетмәү торганлыгын үзеңнән дә... Тәкәбберлек аркасында, үзең ташлап китәргә дә риза бит син Җир-ананы. риза хыянәт итәргә дә... Хәер, барыбер, качалмыйсын. Күк капусын ачалмыйсың. Җирне рәнҗеткәнең өчен. Тәңре синнән ала үчен. Фәрештәгә җитәлмыйсың. шайтан булып бетәлмыйсың. маймылга да әүрслмисең үз-үзеңнән китәлмыйсың! «Камилләшәм* дигән булып, дснсезлекнең аръягына чыгып бастың инде, затсыз, табынып Иблис байрагына... Бел син артык бер зат Җирдә, бу хәлеңә үзең шаһит. «Дөнья малы * дип жаныңны корбан иткән мескен «шәһит*... Бер агач та, бер кошчык та, бер бөҗәк, бер жан иясе мохтаҗ түгел сиңа Җирдә. син аларга баш иясе... Бер зат сине кирәксенми, ябалак та. сандутач та. һәммәсе дә үз юлында төн җиткәч тә. таң тугач та... Яшн бирә үз көенә күбәләк тә. арыслан да: исе китми- син аларга жыр багышлап, арысаң да... Берсе сиңа мохтаж түгел, килмәс синнән «өлеш* сорап. Киресенчә, һәммәсе дә кешеләрдән ерагырак качу ягын карый алар, сиңа начар карый алар. Куркып-орксп беткән чөнки, рәнҗеп, сине каргый алар. Инде үзеңә-үзең дә кирәкмисең бит син. бәндә. «Табигатькә мин хужа!» дип. саташасың, төш күргәндә... Кит. бар. тизрәк олак Җирдән, булып ятма «артык кашык»... Күпкә китте әрсезлеген «Юлыңа ак җәймә!* ашык... Комсызлыгың, уйсызлыгың төи гаебең һәм төп бәлаң... Оят. хурлык Җир йөзеннән үзе куа сине Галәм! Кисәтү « Шелтә* белдерүләр генә куркытмады Адәмне. Соңгы кап ый кисәтүен көтәме ул Галәмнең? Ниһаять, хөкем карары хәбәр ителде Күктән... (Безнең галим каушамады, ул аны күптән көткән...) Хәбәр шундый: «Адәмаатлар! Аңлый алырсызмы сез? Хөкем көне якынлашты... Җирдә калырсызмы сез?!. Туктарсызмы пычрату дан. имгәтүдән Җир шарын? Ишетә белерсезме тыңлан. Җнр-ананың моң-зарын?! Юкса бушатабыз сездән тиз арада Җир йөзен... Уйланыгыз!.. Онытмагыз Галәмнең актык Сүзен!!!* Галггмебез тантанада: «Болай булгач, бетмибез!, диде ул дус-ншләренә һәлакәткә җитмибез... Галәм әллә бу дөньяда без барыгг да белгәнме?.. Китмибез без беркая да, хәтта куса да мәңге!!. Бу боек зггрәк I акылның каһкаһәле ярдәме. Кисәтеп куюы белән уятты Ул Җир гамен... Уйланырга вакыт бирә безгә сабыр Күгебез. Алланың шу л мәрхәмәтен белми әле күбебез...* Өмет Җиргә Адәм ник сөрелгән? тыек алманы өзгәнгә. . Мәгълүм инде җавабы: Рәхмәт инде түзгәнгә... Аллаһ шулай җәзалаган (Бу «юггаһ» калмады ләкин Адәм белән Хәваны. Җирдә беребездән дә.) Аллаһыга баш күтәреп, исраф итеп җан көчен, әллә Адәм ала микән шул сөрелүнең үчен?.. ...Ә Җир көткәнме аларны. Җиргә кеше кирәкме? Бәлки, «беттек» дигәндә дә тотынырлык терәкне, шул сорауга җавап биреп, табар Алла коллары? Хакыйкать серен ачарга җитәрме акыллары?.. Әйе, сорау бүген кискен: Җиргә кеше кирәкме? Җисми барлыгы белән ул тереклеккә терәкме?.. Татыгач җирдә яшәүнең михнәтен вә ләззәтен,— үлчәүләр тигезләшкәнен күрәме Адәм заты?.. «Без монда кунак кына, дип— бу оч көнлек дөньяда», яшәсәң дә, Жан—мәңгелек. Өмет шәмен шул яга... Шул Өмет нуры үлемнән курку хисен дә баса. Дөнья күптән бетәр иде. шул инану булмаса... Шушы изге Иман хисен тәрбияләргә ничек? Нинди яңа теләк кабызып, нинди сиратлар кичеп?.. Юк! «яңа теләкләр» түгел, искеләрен яңартып һәм гыйбрәт алып Бүгеннән яши башларга вакыт!.. Мәхәббәт һәм өмет нуры яктыртып барса юлын,— мильон иблис тә җиңәлмас Җир кызын һәм Җир улын... Кешедә бар гагын бер көч коткаручы бер чара: Бәхет сакчысы булырлык Чама хисе ул,Чама... һәрбер азгын уй-теләкне чикли торган тылсым ул. Әхлак кысасы сагында һәрдәм уяу торсын ул... Кешелекнең төп байлыгын— бөек мәдәниятен— Фәлсәфә. Дин, Фән. Мәгърифәт, Сәнгать, Әдәбиятен— әнә шул изге хисләрне тәрбияләүгә җигеп, ипчәмә гасырлар буе килгән ул Кеше—җиңеп... Коч-җегәр алып Җиреннән, мәхәббәт алып Күктән, яңадан туарга тели Кеше үзе дә күптән... Әнә ул тезләнеп җиргә, сәлам бирә Кояшка. Күңел кыллары нечкәреп, таң нурына тоташкан. Ул—Җир Улы, ул - Җир кызы, ул Кеше, илгә терәк. «Җиргә мин кирәкме, белмим, әмма миңа Җир кирәк»,— дип пышылдый иреннәре, үкенә, үзен тиргәп, үтенә ул ярлыкауны, күз яшен түгеп җиргә: «Кичер Син хаталарымны, гафу ит мине. Җирем! Сиңа тамган кендек каным, тамган бнт-маңгай тирем... Нәфес түгел. Намус икән яшәүнең төн мәгънәсе... Намус тамыры өзелсә. Җирдә юк төпләнәсе...» Ачыдан ачы гыйбрәт бу, сыналу булмый төче. Өметне өзмик, ниһаять Чын Юлын табар Кеше... Гыйбрәт Талап түгел—Хезмәт белән яшәгәнне Җир кичерә... Итагать ит Табигатькә, рәхимле ич ул Кешегә. «Төрле чагы була...» дисең, ә үзең соң нинди, Кешем? Җирдә тыныч яшим дисәң, изге булсын Уең, Эшең. Саклый белсәң Җирне яшә, яклый белсәң Җирне—яшә! Рәхәтләнеп эшлә, тир түк, ертлач кына булма, берүк! ...Аллаһ белән элемтәгә керәлмаган вак бәндәләр әшнәләшеп тик үзара җепләр белән бәйләнәләр... Алар уйлый: яшәү өчен нәфес белән «бизнес», имеш, дәртләндергеч топ этәргеч булып саналырга тиеш... Инде җәйге фасылны да «кысыл» файда сава алар. «Акча янга кала» диеп, канга агу сала алар. Вакыт белән шаяруны Галәм сизми, дип уйлыйлар: Яз җитүгә, кеше саен бер сәгать вакыт урлыйлар... «Вакыт парадоксы» дигән хикмәт серен белсә һәркем, гомер ритмы бозылганын тоеп яшәр иде һәркөн... Хәйлә түгел Намус кына аклый акыл өстенлеген. Комагайның бүксәсендә үсә рухый мескенлеге... Нәфес түгел Намус кына саклап тора Дөнья коен. Кое киткән мәгыйшәтнең бәясе сукыр бер тиен. Эзәрлекләп торса әгәр бәндәләрне рух коллыгы, тәмугка әйләнә анын бар рәхәте һәм муллыгы. Ни файда бар бу тормышның мәгънәсе юк, дип йөрүдә?! Гомернең мәгънәсе аңа үзең бер мәгънә бирүдә... Яшәү фәнен аңлар өчен, Дин дә кирәк, Днамат та... Тереклекнең тылсым-серс ачылыр фәкать кыямәттә... Эзлисе юк күл алдында Рухы катыш Матдәсе дә: Шуннан гайре ни эләксен тән белән җан җәтмәсенә?!. ...Океан бай ул агымнарга «сулына» да. «уңына» да... Хакыйкать тик берәү генә меңенә дә, унына да. (Укучым аңлар .тип уйлыйм эчкерсез бу әңгәмәне. Дин серен дә. Фән серен дә ача горыр Галәм әле...) «Күктән иңдерелгән Канун Нигә, дисәң. Җирдә нигез?!.» «Ля|ың Жнрдә, башың Күктә, шуңа күрә Талан тигез!..» Җир да. Күк тә уртак Оя. Җир кешесе Галәмнән ул... Жнр шарының күчәренә Ну р-җеп белән бәйләнгән ул... Күкләр «язган» Кагыйдәгә иярә бел артыр кечең. Бәлки ...Җирлә язылган ул. Күк рәхмәтен татыр өчен?!. Күкләр Канунын да бозма. «Мина җайсыз ул» дип кызма... Олыла Җир кану нын да Син бит әле Җир «кулында*... ...Судан көлмә нык сусарсың, җилдән көлмә— җилгә очарсын. Лккаенга якма кара, юкса, каргышка дучарсың... Чишмә-суны былчыратма. җир-ту фракны борчыма снн. Каныңны тый кирәгеннән артык хәтта үрчемә син. Күзәт серле сырлар эзен ачылыр «өченче* күзең... Барып җитәр һәр Йөрәккә тик йөрәктән чыккан Сүзең... Дуслар белән ту ганлашып, туган белән дуслашырга вакыт сиңа! Шул хыялны чынга ашыр бу гасырда... ...Күктән оер сөрелгән идең, инде Җирдән сөрелә күрмә! Хәят нурын җиргә чәчкән лаһн Сергә омтыл, үрлә... Шул бөек Сер сине дә бит китерә уй-хәрәкәткә... Уйлан. Кеше! Уйсыз калсаң, тару ың бар һәлакәткә. Тарат Җнр|ә сафлык белән Гаделлек энергиясен! Шул бу рычны үтәсәң тик, булалырсың Җир иясе... Ашкынсаң да йолдызларга. Жирдән кубын кнтәлмассың. Нкар сыман Кояшка да имин барып җитэлмассың... Сөрелмә дә, куылма ла. сүрелмә дә. суыима да. Син үзеңне-үзең яшәрт, үзең белән Җирне яшәт! Тазарыр Җир. узар дәһшәт, күкләр күкрәр, яшен яшьнәп, явар яңгыр коеп-коеп... Ял нткәчтен оеп-оеп. уяныр Җнр җегәр тоеп... Тан-кояшка карап Кеше, яңабаштан чыгар юлга. .Акыл баш га. хис йөрәктә, тормыш мәрхәмәтле кулда. Син ту арсың өр-нңадагг. г афу данын Җир анадан. Җнр яралган Дәвам очегг. Галәм сыный Адәм көчен.. Хуҗа булып тик үзеңә, кал мәңгегә Җирдә. Кешем!!. 2004 2005.