Юмор һәм сатира
СИХЕРЧЕ ВИКТОРИЯ Гомере буе эчсә-эчмәсә дә. хезмәт хакы алуга хатыны белән ике баласына һәрвакыт бүләкләр күтәреп өенә туры кайтырга яраткан токарь Нургаш иллегә якынлашып килгәндә, бөтен күрше-тирәне дә шаккатырып, кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Мавыгып китте ул, әллә нинди Виктория белән. Тир түгеп, авыр хезмәт белән тапкан сәмәннәре гаиләсенә тулысынча кайтмый башлады Сонгы айларда исә гомумән, бусагада сукыр бер тиенсез пәйда була торган иде. ул Хатыны Лимония дә иренен югалып торуларына түзде-түзде дә. тормыш иптәше белән усал гына итеп аңлашыл карарга булды. —Кыдын икенче курста укый, улын Лимонад унберенчене бетерә, инде әллә ничә ай буена сукыр бер тиен алып кайтып биргәнең юк. Бу нәрсә дигән сүз инде, апаем,—диде ул күзләрен ал артып. "Апаем”—дип әйтмәс тә иде ул, чөнки чыгышы Актаныштан,—Эчеп кайтсаң, кайт инде син “апаем”, тик элеккечә гаилән барын да онытма, без синен кебек гап-гади районнан чыкмаган, президентыбыз, туган төбәктән без, Аллага шөкер!—дип тә нотык укыды Лимония. —Беләм, беләм кайсы җирдән чыкканыгызны, тәки колакны тондырдыгыз инде, президент та президент, имеш. Бүтән горурланыр әйберегез булмагач!— Аңа калса Аллага шөкер, ин беренче безнең районда сыер дагалый башлаганнар!—диеп башына ин беренче ни сукса, шуны чәпәде. Лимония бер мәлгә аптырап сүзсез калды, шушы яшенә җитеп, анын әле сыер дагалаганнарын күргәне дә. ишеткәне дә юк иде. “Нишләп авыл җирендә үссәм дә. бу хәлне белмим сон але мин дип уйлады ул. Бу вакытта, ире Нургаш, утыз яшьлегенә бүләк ителгән егерме еллык “Спартак” ботинкаларын киеп чыгып китәргә маташа иде. Хатыны анын артыннан: —Әгәр бүген дә шул Викторияң янына барсаң, өйгә аяк басасы булма! Шундук аерылышырга гариза язам, белеп тор шуны,—диеп кычкырып калды. Әйе, җинел түгел иде. сыер дагалап үскән Нургашка. Улы Лимонад белән кызы Литфониясенә хәтле әтиләре белән сөйләшми башлады хәзер. Үзенә дә уңайсыз иде анын. “Юк, җитте, бүген Алла боерса, акча алуга туп-туры өйгә кайтам". Тик бәхетсезлеккә каршы, бүген дә ул эштән сон янадан сихерче Викториясе янына юнәлде. Әлбәттә, Виктория җанашы янына үзе генә түгел, тагын дистәләгән, бәлкем әле йөзләгән ир-атнын йөргәнен белә иде Нургаш. Үпкәләмәде дә, көнләшмәде дә ул нишләптер алардан. Киресенчә, бу хәл анын күз алдында Викториянең бәясен генә күтәрә иде. Ә үпкәләргә, рәнҗергә хакы бар идеме сон анын? Юк. әлбәттә! Чонки Викториясе аны чакырып китермәде, шулай ук куып та җибәрмәде. Хатыны Лимония кебек әшәке сүхзәр әйтеп тәмсезләнмәде... Килсән ни иде дә ана, килмәсәң ни Ин мөһиме кесәндә акчан гына булсын. Нургаш сонгы вакытта, бигрәк тә яз, җәй, көз айларында ял көннәре килеп җитүгә, өендәге гаугадан туеп, туган авылы Мөкбәштә ялгыз гына яшәп ятучы әнисе янына чаба торган булып китте. Ана кеше ана инде ул, кая барсын, пенсиясенен сонгы тиеннәренә хәтле жыеп. газиз улынын юлына биреп жибәрә торган иде Бу вакытта күптәнөчкә диеп җибәрелгән каз- үрдәкләргә хәтле өйгә кайтмый башлаган иде инде. Хәл ачыклангач, әнисе үксеп-үксеп, рәнҗеп елады. Улынын күтггән юылмаган чәчләреннән сыйпап: -Улым, алма кебек балаларын, тупылдап торган хатынын Лимониян бар. каян таптың син шул Виктория дигән нәмәстәне? Нәселебездә булмаганны, җитте балам, акылына кил. җитте. Вакытсыз гүргә кертмә инде мине күз нурым,—дип үтенде ул —Яхшы әнкәй, яхшы! Менә күрерсен барысы да җайланачак,—дип җавап бирер иде Нургаш. Ләкин, эш кенә җайланмалы, киресенчә гел түбәнгә генә тәгәрәде. Виктория белән танытканнарына ике ел дигәндә, хатынынын сабырлыгы сынып, алар аерылыштылар. Үзенчә ирен фатирсыз да калдырмады ул. иртәме-сонмы барыбер балаларга булачак, диеп, өч бүлмәне икелегә алыштырып, Нургашка да бер “гостинка” алып бирде Ләкин, иренен “гостинка'да кунак булып яшәве озакка бармады. Аны сатып җибәргәнен сизми дә калды ул. Озакламый мал бүлгәндә, "өлешенә тигән көмеше” дигәндәй, иске жигулинын да китүе ачыкланды Улынын фатирсыз, машинасыз, эшсез калганын ишеткән ана гына бөтен эшен ташлап, туган авылыннан көне-сәгате белән шундук шәһәргә килеп җитте. Оныгы Лимонад белән Нургаш улын эзләргә тотынды ул. Нарасыен әле бер ай элек, үзе кидереп җибәргән иске джемпрыннан танып алды —Улым. Нургалием, җанкисәгем нишләп биредә аунап ятасын сон син,— диеп өзгәләнде ана. Ир кеше дә җанына кадерле, ягымлы тавыш ишетеп селкенеп куйды. Соңыннан күзләрен ачып, "нихәл әнкәй”,—диеп мескен генә елмайгандай изге —Менә әнкәй, Виктория җибәрми бит үзеннән, сихерләде ул мине Ана кеше улы төртеп күрсәткән нәмәстәгә күз салды Каршысынла “Виктория" дип язылган уен автоматы басып тора иде Хөрмәтле укучыларыбыз һәм авторларыбыз! Журналыбыз белән даими 1аны1нын баручылар белә булыр: бездә «Казан утлары» архивыннан» ииән рубрика бар. Бу сәхифә башак еллар I амәл ы булса да. элегрәк елларда хзазериаллар енр.нрәк чьпа иде. Сошы наныма «архин» активлашты, журналның һәр санында диярлек тазар тарихыннан ижзича1ыи әһәмнм1кә ни бултан фодосурәтләр басылып килә. Теләгебез—а.па шба да рубриканы кытыклырак һәм чәгьнәлерәк игү- Ьу эшне унынмы тәвам нң эчен сезнен ДӘ булышлык кирәк. Сеи ә мврәжәт а I ь-1 әзеребез шул: ү зетезнен шәхси. I аилә альбомнарын ы яки оешма-учрежденне архивларында сакланган кызыклы. 1арнхн- ижтимагый кыйммәте бу.иан (әдәбият һәм сәнгатебезнен мәшһүр шәхесләре, истәлекле мәтәнн вакыт алар|а кара1 ан күренешләр. Казан һәм 1 азарс1ан зарнхын нкгырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне безгә юлласагыз икән! Шул рәсем зурында анлатма-комментарийларнын булуы да шарз. әлбәмә. Без а ларны жлрналла файлалаш аннан сон. кире ияләренә кай1ара алыр илек. Әйләге1. кадерле укучылар, мохтәрәхз милләттәшләр, кайдадыр киштә* шкафларда, альбом-папкаларда ябылып яткан истәлекле адкярләрне якила чыгарыйк. халкыбызныц рухи елъязмасы сәхифәләре булып киләчәк буыннар! а хезмәт итсен алар! Сездән кызыклы фоючатериаллар котәбез.