Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫРЛЫ ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК БЕЗ...

Каек

Айкала су, чайкала Без йөзеп барган каек. Гасырлар кичкән монда Көй гузып, җырлы халык. Кун1ыл1ан җырга Тукай, Узган үз юлын җырлап. Җырлары еллар буйлап Бара яңгырап ерак. Ул үзе халык җыры. Без дәвам, юк ахыры... Уйласаң исләр китә Дәрьяның агышына. Тау елгасы түгел ул. Тик аннан калышмый да. Бусагалар таш, кыя. Бәрелеп оча кебек. Узабыз исән калып, Ми селкенми, баш аек: Беләбез шуны күптән. Фатиха безгә күктән. Батсак чыгабыз калкып. Чорлар шаһит булсыннар. Без утырган каекны Поталмады упкыннар. Китәбез йөзеп ары. Өр-яңа төсле каек. Җырлы. Тукайлы халык Үлемссзлеккә лаек. Шулай диеп җырлыйбыз. Хаклыбыз дин хйлыйбыз. ...Дәвам тә юлыбыз. “Без китәбез инде, сез каласыз!" Диеп җырлау кергән йолага. Елауларны тыяр өчен җырлап. Күпләр чыккан ерак юлларга. Киткән идем күптән, җырлап нплай. Аерылып туган җирләрдән. Хәзер ензэм: дөнья белән бергә Экерен-әкерен мин дә үзгәрәм. Офыкларга таба атлый торгач. Чират җитә бүтән җырлар1а: "Без калабыз инде, сез китәсез. Сез китәсез аргы елларга". Әхсән БАЯН (1927) - Тата/нтанныи хлтык шагыйре, прозаик. драматург. күтн-алш китаплар, шул таптан биш томлык “Сайланма асарлар (2004) авторы Г Тукай неемендап- .1аулат премиясе лауреаты Казанда яши Әле кайчан гына ак болытлар Җиргә шатлык сибә иделәр. Найларгадыр инде ашыгалар. Ярсыналар, тыныч түгелләр. Чабышалар берсен-берсе узып, Көтү-көтү атлар диярсең. Әллә җилләр, әллә җеннәр куа. Тотып калыр өчен берәрсен. Яшьлек Гомерләрнең аргы ярларында Ниләр көтә безне, кем белә... Бала акылы керә дигән чакта. Бөтен-бөтен җүләрлеген саклап. Яшьлек акылы керде күңелгә. Ул мәхәббәт төсле кала һаман Уйларымда, җырым, көемдә. Ярсый-ярсый аргач, аргамаклар Тынып кала, бергә җыелып. Томалый да шулай күкне, болыт Сибелә җиргә яшьле моң булып. Болытларны, безне ашыктырган Көчләр, гүя, офык артында... Офыклардан салкын хәбәр килә Вакыт хаксызлыгы хакында. Ак атларда ал таңнарга чабам. Яшь чибәргә чәчәк илтә барам Әле төштә, әле өнемдә. Чибәр кача уйнап, әллә чынлап... Күзләренә аның карасам, Мин күрмим дә барны, күрәм юкны: Әллә карлы, әллә ак шомыртлы Яшь язларга китеп адашам. акылы Юлларымның азагына барып Җиталмадым—ашыгып, соңлап та. Уйларымның очына чыгалмадым. Гомер буе эзләп, уйлап та. Сорауларның Ходай гына белгән Җаваплары, беләм, табылмас. Башларында уе булган кеше Сырхау булмаса да сау булмас... Эзләмикме әллә, уйланмыйкмы? Мөмкин. Әмма яшәү ул чакта Әйләнәчәк утсыз учакка. Уел Бала чакта ишетелгән "Уел" Яңгырады гомер буена. Казакъ ягындагы елга ничек Күчте икән татар моңына?! Язмыш йөрми агач башларыннан. Адәм башларыннан йөри бит. Илдән китеп, ерак дәрьяларга Башлар куйган күпме ир-егет! Җирсәүләрдән туган хисләр, уйлар Илгә кайткан моңлы җыр булып. Йөрәкләрдән чыккач “Уел" булып. Күңелләрдә калган уелып. Еллар түгел, гасырлардан соң да Киткән җаннар йөри Җир иңләп. Күптән тамган кан-яшьләрне жәлләп. Иик җилкенә икән бу йөрәк? Җырлаганда әткәм “Уел"ларны. Моңайгандыр Себер таулары. Туган суым Базы елгасының Уелып-уелып калды ярлары. Иделләргә -ярсуларын Уел Күнме гасыр аша коядыр. Аңнарыбыз инде белми бугай. Каннарыбыз ләкин тоядыр... Көнбагыш Сагыш кына сары түгел диптер, Сары чәчәк ата көнбагыш. Көнбагышлар чәчәк аткан чакны Күрми кала күрмә син ялгыш. Мәк чәчәге кызыл, алсу иде, 'Госе уңды, исеме каралды. Киндер орлыклары, чәчелеп, тузып, Яман чирләр булып таралды. Көнбагышны безнең төнбагышка Боралмаслар. Алла боерса. Сары төсләр кайгы таратмаслар. Тыныч ындыр, имин кыр булса. Кояшлы көз. алтын гомер теләп. Сары чәчәк ата көнбагыш. Туган җирнең көнбатышлы чагы Гомерләргә җитәр куаныч. Сары төсне Ходай соя диләр. Шул төстә бит бодай һәм арыш... Мәхрүм итмә Кояш төсләреннән Шәфкатьле бул Җиргә, н язмыш! Хэйамны укыганда туган уй Җиңел тормыш сорамадым. Ходаем, Авыр тормыш бирдең шуңар, мөгаен. Анырлыкны бу дөньяда күн күрдем. Инде, зинһар, бир димен, җиңел үлем. Беләм инде, син дә сагынасың. Уйларыңда минем сурәттер. Җырларыңа исемемне кушып Җырламаган көнең сирәктер. Минем өчен сүзләр әзерлисең. Берсеннән дә берсе назлыдыр. Күңелемә алар, көйгә кушылып. Җуелмаслык булып язылыр. "Ул синсез дә матур яши”, дигән Хәбәр килсә, кертмәм ишектән. Мине сөймәгән син дөньяда юк... Әгәр булса, бар дип хис итмәм. Үзем иҗат иткән синнән башка һичкемне мин күрмәм, ишетмәм. Ышандым Күзләремдә олы мәгънә. Тирән моңнар күргәнсең. Сорап алмадым бәяңне, Дуслар миннән көлмәсен. Кемнәрдер читкә борылган. Йә кызарып игән баш. Йә бүлмәдән киткән чыгып. Мин текәлеп карагач... Бу беренче күзәтүләр Әйләнсә дә мәзәккә. Мәзәкләрдән әзрәк узып, Бәйләнгән мәхәббәткә. Ничек каршы килим инде Шундый матур сүзләргә! Ышандым—дөньяга сөеп Караган саф күзләргә... Җәйдә калдың Җәйрәп яткан авгу ст үзәнендә Коръән сүзе торды яңгырап. Хәтерләрдә син шул җәйдә калдың, Ә без киттек бераз арырак. Калдың җәйдә, ахры күрмәс өчен Яшь түгүен көзге көннәрнең. Күрмәс өчен бакча тутырып калган Гөлләреңнең кара көйгәнен. Җәйдә калдың, анда урак өсте. Инешләр күк агыла игеннәр. Инешләрне тыеп, якташларың Сиңа баш ияргә килделәр... Узмас җәйдә калдың, ялгыз түгел, Әнкәц-әткэң анда, туганнар. Борчымасын сине без күрәчәк Яшьле козләр, ачы бураннар. Кай арада сүндең әле, Минем кичке шәфагым? Кайда күңелем күкләренә Ал нурлар сипкән чагың? Барча көннәр яктылыгы Син идең минем өчен. Мең мәгънәле төсләр белән Бизәдең гомерем кичен. Таң бул димим, көн бул димим. Кичем булсаң, җиткән, дим. Кара болытлар аркылы Балкуыңны кө көтәм мин.