Тукай турында шигырьләр
Ш ә е х з а д ә Б а б и ч Габдулла әфәнде Тукаев Доньяла бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай; Ул—караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. Ул бөек уй. нечкә хис тәгьризләргә1 бик бай,—диям. Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү,—диям. Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек, Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек. Күн китапларның арасында аның китаплары— Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары. Алса, укыса халык шигырен аның—истә кала, һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала. Галиази Габдулланың хәзер Казанда мәскәне, Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне. Билгеле, безнең мабиһельифтихар ул, мөхтәрәм, Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә,—дип шатланам. Тәсбих вә тәһлил итеп җырлап йөримен җырларын. Җырлаганда, нечкәрә күңелем, эри һәр җирләрем. С ә г ы й т ь С ү н ч ә л ә й Инеш (Тукай хатирәсе) Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә, Моң гына изге кояш—солтан кояш иелә. иңә... Йә, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы! Нинди төс юк нурларында! һәммәсе оҗмах төсе! Күр: ничек ул шәүләләр җәелә офык буйлап әнә! Күр: ничек бер зәңгәре изге сәмаларга менә! Тагьриз - тасвирлау Ул мокатдәс гарше әгълага тоташкан шәүләдер. Ул кояшнын соңгы гомереннән хәбәрләр илтәдер. Ие, күп тә калмады: изге кояш тиздән инәр! Ис шул, күрсәнче, әкренләп кимиләр шәүләләр!.. Бетте якты нурлары... ул гел зурая, олыгая... Олыгая канлы кояш... хәсрәт үтә, ул елмая. Ул инә... инде... офыкны чормалы янгын төсе. Нәкъ газиз ямьле Казанның янгыиынын яктысы. Инде мескен “падишаһ...", хәсрәт күңелне тибрәтә... Мәрхүмнең елмайганы аңнан яшен төсле үтә. Ул сәгадәтле иде... инде фәгансыз елмаеп: Аһ. кояш инде, гаҗэип шәгьләләр булды гаип. М ә җ и т Г а ф у р и Тукай вафатыннан соң Көтмәгәндә саллы безгә бу көндә фәләк: Эй. сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк. Тар күреп бу чикле тормышны үз башына. Кайтты: “нәфсе мотмаиннәң"' инде үз “алласына". Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде. Тик бүтән дөньяга китте, ул бөтенләй үлмәде. Үлмәдең син: чөнки бу кон һәр татар күңелендә син. Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син. телендә син... һичвакытта чыкмас нстән монда калган эшләрең, һәрвакыт сөелеп укылыр бар "күңел җимешләрең". Син сөеклесен, сине шулай сөя һәрбер татар. Сиңа каршы ихтирам һәрбер татар күңелеңдә бар. Югалуың зур авырлык, һәммәбезгә син әрәм. Бар кешеләрдән дә артык мин елан хәсрәтләнәм.