Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукай турында шагыйрьләр

Х ә с ә н Т у ф а н Без һаман бергә Син ерактан күргән кырларның Ал гөлләрен сибеп юлыңа. Баш ия Ил, ятимгә түгел, Сина үзенең бөек улына. Бишенче ел таңы каршында. Калкып чыгып тормыш төбеннән. Кул биргәнсең Яңа Рәсэйгә, Сәлам китереп моңлы илеңнән. Бүген сине Үзе сәламли Залимнардан азат замана... Ничә дәвер үтте, ничә чор, Ә син һаман безнең арала. Бергә кичтек Кара төннәрне. Бергә киттек иске дөньядан. Җуймадык без сине беркайда, Заман белән бергә син һаман. Халык гомере мәңгелек, диләр. Ә син, Тукай, халык куенында; Илең белән мәңге бергә син Мәңгелекнең олы юлында! Г а м и л А ф з а л Габдулла Тукайга Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып. Ил күгендә яз идең син. илдә калдың жыр булып. Илне яклап яуга чыктың, ил иңендә изге син, Җанлы иттең, аңлы иттең, данлы иттең безне син. Ил йозендә күз идең син. ил уенда аң булып; Кичләрендә моң буласың, көннәренә таң булып. Ш ә ү к ә т Г а л и е в Тукайга Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган— Тартыш белән тулган көннәрең. Шуңа, ахры, искә алынмыйча Үткән синең туган көннәрең... Бәйрәмнәрен алда икән әле, Кара, шагыйрь, бүген текәлеп— Халкын килде сиңа, мәхәббәтен Ал чәчәкләр белән күтәреп. Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне; Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең “Туган тел”еңне. Буын арты буын алмашыныр, Гасыр арты узар гасырлар. Шигъриятең һәйкәленә шулай Язлар һаман гөлләр ташырлар. Халык моңы—синең моңың булды, Халык күңеле -синең күңелең. Ил гомере, халык гомере кебек Озын булыр, шагыйрь, гомерең! И л д а р Ю з е е в Син яшьтәш тә, замандаш та... Синең сының хәзер гөлбакчада Бронзадан коеп куелган; Мин бер вәкил булып килдем менә Син күрмәгән яна буыннан. Нәрсә әйтим, Тукай, Синең алда Телем көчсез минем, сүзем аз. Мин китергән чәчәк яз ясамас,— Үзең бакча бит син, үзең—яз. Печән базарлары, кярханәләр... Берсе дә юк... Үзең дә бит күреп торасың. “Мина һаман егерме җиде”,—диеп, Син елмайган кебек буласың. Үссәләр дә. Синең даның өчен Тарайдылар инде бистәләр, Җырларыңны төрле-төрле телләр, Ерак-ерак илләр ишетәләр. Син калдырган язның гөлбакчасын Бар күңелләр якын тоялар, Сине хәзер безнең заманалар Бронзадан коеп куялар. Син яшьтәш тә, замандаш та булып, Дөнья буйлап җырлап йөрисен. Дөрес әйткәнсең шул, Әйе, Тукай, Коеп куйган гына түгелсең... Р а в и л Ф ә й з у л л и н Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган. Язы киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалалсын дөньядан?! Язны җуймый Кара елларда да, Халыкның ул гүзәл гамьнәрен, Хыялларын чорлар аша безгә — Бүгенгегә китереп бәйләде. Тел яшергән Тарих кына белә Бар кылганын аның, күргәнен. Ә шулай да булалган бит илгә Игелеклелек кылу үрнәге. Бу Тарихта мәшһүрләрне куйсаң Ул яшәгән хәлгә, урынга, Байтагының шаулы даны түгел, Чыкмас иде, бәлки, тыны да! Яшәрен һәм үлемсезлсген Дәлилләүгә мохтаҗмы халык? Шикләнүче булса, кара, тикшер. Бер бәгырен Тукаен алып! Апрель. Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр. Яшәрүләр биргән бу айны? Яздан, гаделлектән, киләчәктән Мөмкин түгел аеру Тукайны! Р е н а т Х а р и с Китмибез! Китмибез без. безгә анда “Китмибез!”—дип әйткән шагыйрь китте... Ләкин китте ләйсән яңгырга. Күк гөлдерәү булып күңелләрдә “Китмибез”е калды яңгырап. Советларны Казан диварына терәгәч тә китереп фетнә көз. Вахитовлар каны ташка сеңде— ташка сеңде катгый “Китмибез!” Йөрәкләрдән окопларга күчте, дошман белән килде йөзгә-йөз. Газинурлар батырлыгы булып яңгырады кабат: “Китмибез!” “Китмибез!"—дип әйткән шагыйрь китте. Ләкин китте ләйсән яңгырга... Күк күкрәү булып күңелләрдә “Китмибез"е тора яңгырап. “Азат Европа”лар күңелләрне аздырмакчы була. Безнең сүз— корал тотып алган чикләрдән дә, йөрәк яулап алган үрләрдән дә бер адым да артка чикмибез. һич кирәкми безгә башка һава, башка нигез безгә - чит нигез. Кызыл байраклардан китмибез без, яшел аланнардан китмибез. Ил тамыры белән без тип-тигез, сөт чишмәсе белән без игез— сөт тамыры корган халык китә, без яшибез әле, китмибез! “Китмибез!”—дип әйткән шагыйрь китте... Ләкин китте ләйсән яңгырга, һәр күңелдә мең мәгънәле булып “Китмибез”е яши яңгырап. Р ә д и ф Г а т а Тукай урамында ш Кышкы көндә, февраль буранында. Килдем тагын Тукай урамына. Ишелеп кар ява юлларыма. Мәңге кояш Тукай урамында Шагыйрь урамында. Ыгы-зыгы трамвай юлларында. Тормыш тавышы завод җырларында. Басын торам шулар уртасында. Кушыла уй җилгә. б\ранына... Шатлык туа Тукай урамында. Булдым илнең күп урыннарында. Кавказ. Себерләрдә. Уралымда. Күп илләрдә оулдым уйларымда. Булдым мин Бөекләр урамында... Ләкин һаман кире кайттым монда. Кайттым һаман Тукай урамына. Юлларымда Яңгыр була, җил, бураннар була, һаман кнләм. йөрим һаман монда; Җырлар да күн монда, бакый моң да. . Шул урамнан күрим сине, дөнья! Булыйм мәңге Тукай урамында Халык урамында! М ө д ә р р и с Ә г ъ л ә м о в Тукай көне Илдә кояш. Җирдә кояш. Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Янь-яшь хәлдә килә без|ә. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре... Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Киңлекләрдә язгы аваз Чыр-чу килә кошлар иле. Чеңләп тора аһәңнәре: Тукай көне! Тукай көне! Килә язлар, китә язлар, һәр ел саен үзгәртмә... Үзгәрслә... Илдә кояш. Җирдә кояш. Т\кай көне канат җәйгән. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, Тукай көне Безнең бәйрәм! һәр ел саен Тукай гына "Әллүки" Р о б е р т М и ң н у л л и н Мондый җырны еллар, заманнар Тыңласыннар һом баш исеннәр! Мәңгелеккә туган җырлар бар бит. Мәңгелеккә туган исемнәр... Заманында дөньяларын онытып "Әллүки"не Тукай тыңлаган. Әллә Тукай сөеп тыңлаганга. “Әллүки”ләр һаман тынмаган. “Әллүки”не тыңлап. Моңлагандыр Тукай, Елагандыр, бәлки, сиздерми. Елагандыр... Елатканга микән. "Эллүкн"ләр безне биздермн... Заманалар белән бергә һәрчак Безнең җырлар дөрләп яналган. "Әллүки"не һәр тыңлаган саен Мин Тукайны уйлыйм яңадан. Моң агыла, моң кагыла җанга Әллә тылсым инде, әллә көй?! Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек. Тетрәндерә мине “Әллүки"! Тукай турында олуг шәхесләр Абдулла Арипов, үзбәк шагыйре: Тукай татар халкынын гына түгел, ә бәлки барлык төрки халыкларның, шул исәптән үзбәк халкынын ла сөекле шагыйре булып санала. Тукайиын теле дә, Тукай әсәрләреиен рухы да безгә гаять тә үз. гаять тә якын, аның сазы моңнары безнен күңелләрдә дә аваздаш янгыраш таба. ...Тукай һәм башка татар язучыларынын иҗаты Үзбәкстан җиренә демократик фикерләрне, алдынгы карашларны үткәрүче бер күпер булды дисәк, шәт бер дә ялгышмабыз сыман