Тукай турында олуг шәхесләр
С и б г а т Х ә к и м , Татарстанның халык шагыйре: Тукай мина бик иртә кергән. .Ана сөте белән. Халык моңнарын тоя башлагач та. Татар халкы бар җирдә Тукай булган. Кайчан дигән сораута халык сулышы белән дип кенә җавап бирә алам. Шулай булмаса. язарга мин “Пар ат”тан тотынмас идем. Миннән анын беркайчан да чыкканы да юк. Хәтта Дугада да... Сугышлар да мине аннан биздерә алмады. Нигә ул миннән чыкмый? Аңлатуы читен. Татарда Тукай туганы өчен куанам. Рухымның Тукай белән очрашуына куанам. Олыгайган саен, күңелгә бер курку урнаша бара. Мин аннан бик авыр аерылырмын шикелле. “Шагыйрь кем?” дигән сорауга җавапны җитмеш өч яшемә җиткәндә Тукайдан таптым. Шагыйрьлекне шагыйрь үзе яшәгән җәмгыятькә керткән рухи көченен микъдары белән үлчәнгәнлеген Тукайны укып аңладым. “Бетте көч. сынды кылыч.—шул булды эш” менә кайчан әйтелә икән. Тукай миндә үзенен милли рухы белән яши. Шул яздыра, шул эчке энергиягә әйләнде. Яшь чакта алга-артка карамын ярыша-ярыша чапкан киләчәк шагыйрьләре дә. минем шикелле картая төшкәч, әлеге сорауга җавапны барыбер Тукайдай эзләячәкләр. “Шагыйрь кем?” Такташ. Туфан. Җәлил дип килерләр дә Тукайда тукталырлар. Шуңа бик нык инандым. Ә шатыирыә җавап табарга кирәк икән. Кыскасы, икенче заманда яшәсәм дә. дөньяга ике катлы тәрәзә аша карап яшәдем— Тукай аша. Бөтенесен теоретик нигезли алсам, мин шагыйрь дә булмас идем. Тукай борчу. Тукайдан аерыласым килми... М о с т а й К ә р и м , Башкортстаннын халык шагыйре: Татар әдәбиятының бәхете булып, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып 1886 елны бу фани дөньяга Габдулла Тукай килде. Үз милләтенең гасырларга сузылган газапларыннан һәм өметләреннән, моңнарыннан һәм ырымнарыннан, кан катыш ту фракта, изге җирлектә яралды ул. Язмыш ана бер генә чеметем, бер генә мизгел гомер бирде. Шул ара эчендә ул Россиядә үзен дә. сүзен дә үлемсез итте. Алай гына да түгел, анын исеме һәм даны ил чикләрен узып чыкты. Көнбатыштагы караимнардан алып көнчыгыштагы уйгурларга хәтле барып җитте. Тукайны мин 20 нче гасырда төрки телләрдә иҗат иткән иң бөек шагыйрьләрнең берсе дияр идем. .Анын янәшәсенә, ихтимал. Назыйм Хикмәтне генә куеп буладыр. Тукай дигән могҗизаның төп сере нәрсәдә сон? Тукай дигән могҗизаның төп сере шунда, ул үзенен бөек талантын дөнья мәдәниятынын казанышлары белән баета алды. Шул талантка, байлыкка баш булып, аны халык тормышының, заманның ин төп. ин олы юлы белән алып китте, алсыз-ялсыз хезмәт иттерде. Аны үз-үзенә соклану, яки кызык өчен генә сүз уйнату кебек буш. мәгънәсез нәрсәләргә исраф кылмады. Әйтер сүзен ул кешеләр башы өстеннән зәнгәр бушлыкларга карап әйтмәде, ә заманзашларынын. кан кардәшләренең мөлдерәмә хәсрәт һәм өмет тулы күзләренә туп-туры карап әйтте.