Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган тел

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкэмнең теле! Дөньяла күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! һәрвакытта Ярдәмең берлән синең, Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган Иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткәм-әнкәмне, ходам! Яшьләр Бара МИЛЛӘТ зәгыйфь, абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас. Кичә якты вә милли бер күңелдән Бүген тычкан утыдай нур табылмас. Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән, Көмеш, алтын санәмнәргә1 табынмас? Слнкм -статуя. сын (акча) Тәти тапса сабый барган юлында, Йомыш истән чыгар, һич айрылалмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, Баюдан башкага күңлен дә салмас. Сатучылык итә бездә мөхәррир, Әдип исме аңар тагълыр-тагылмас. Яралганмы бу яшьләр күңле әллә Мөрәүвәт маддәсе1 ягълыр-ягылмас? Ышанабыз халык көчсезлегенә, Бабайлар шөһрәтен сагъныр-сагынмас. Тотьш милләт ливасын1 2, юлга чыктык: “Бу куллар мәңге, дип, җиргә салынмас”. Җыгылдык без икөч чакрым да китми,— Җегетләр! бездә көч юк,—ахры, булмас! Татар яшьләре Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: Аңламак, белмәк, тәрәкъкый3, мәгърифәт, хикмәт белән Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары. Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан оеләм: Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары4. Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары5. Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары. Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,— Без аның бик зур фәхерле6, чын брилиант кашлары! 1 Мөрәүвәт маддәсе - егетлек, кешелек сыйфаты 2 Лива- байрак. ’ Тәрәкъкый — прогресс ‘ Гаувас — чумып энже-мәржән эзләүче 5 Касд—теләк, омтылыш 6 Фәхерле—мактанычлы. Мәхәббәт Җир яшәрмәс, гөл ачылмас—төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигьре шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган? Байроның, Лермоновыңмы, Пушкиныңмы—кайсысы? Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,— Парә-парә кисмәс ә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә Мин бу шигьре, әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше? Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру, Алга сөрсен гашыйкый анчак1 мәхәббәт камчысы. һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин, Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы. Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, ишьрен яну!— Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? Барча эхраре мәхәббәт2 миннән уңда, зан нтәм3,— Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! мин аларнын таңчысы! Сәрдәүхәсез Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Карашыдыр, күңелсездер гомер юлы. Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры. Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә Яшьрен генә яный яткан хәсрәт тулы. Мискин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә, Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса- адәм түгел! 1 Анчак тик. Лары Нарча охра ре махвббот ии кайнар Мвхвббат ня.юретң Ларына ' Зан итом уйлыйм Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә, Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә: “Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур. Бу дөньяда кемнәр бар, дип, миннән дә зур!” Кыйтга Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә, чөнки ак, ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч—шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Дустларга бер сүз Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим, “Йосыф-Ягъкуб китабы”ның көен көйлим; Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,— Җебем—кара, инәм каләм булсын имди. II кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; Мәдәният мәйданында урын алыйк,— Егъла-тора алга таба атлыйк имди. Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк, Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк; Диңгез якасында торып, без сусамыйк,— Хөрриятнең диңгезләре ташый имди. Чиновниклар безнең канны бик күп имде, Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде! Мәзлүмнәргә1 якты, нурлы көннәр килде,— Азатлыкның кояшы тугъры имди. ' Мэзлум - жөберләнгән (кеше) һәр милләтләр Максудларын хасил итә1, Депутатлар ясап, Петербурга китә: Инде нәүбәт без бичараларга җитә,— Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк им ди. • * * Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр, Бу заманда гафилләргә2 дөнья тардыр; Бу хөррият-Манифест государьдыр,— Кадрен белен, кирәкләрне сорыйк им ди. Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллалармы, Дин эшендә башчы иттек без аларны; Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны Абразауный егетләргә тәмам имди. • • • Барып керик хөрриятнең кочагына. Тәрәккыйнең күкләренә очмагына; Бу егетләр безне дөнья оҗма1ына Кулдан тотын җитәклиләр, белен имди! Даһигә Күз карашында синең дөнья күренде мәңге тон; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син, Чын собатлә1 алга бардың, бакмый уңга-сулга син. Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын; Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым? Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул алтын ул; К)к мокаддәс нур да анда, юк җылылык салкын ул. ' Т с л о к л1 Т а р Изге юлны һәрвакыт алдап шулай кыскарта ул. Син сатылмассыңмы дип, фикрең үзенә тарта ул. Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; Алга барганнарга тик табыла табылса—Алла Ул! МИЛЛИ моңнар1 Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле,— Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызлып-сызлып чыга күңленнән. Хәйран булып җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын; Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын.