Логотип Казан Утлары
Хикәя

Тормыш язган хикәяләр

РУБРИКАГА КЕРЕШ СҮЗ Боек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның Кырымда дәваланган чагы Бер кичне ул юлдашы белән тауга менә. Аста — меңләгән утларын җемелдәткән Ялта Порттан аклы-кызыллы-яшелле фонарьларын яндырган катер чыгып бара, йөзләрчә утларын кабызган зур "Абхазия " пароходы портка кереп килә. Күктән тулы ай карый, аның нурларыннан диңгез гаҗәеп төсләргә кереп уйный. Ошбу манзарадан күзен ала алмыйча озак кына карап торганнан соң. әдип болай ди Бу матурлыкны тел белән, сүз белән яисә буяулар белән тасвирлый ала торган художник бармы икән? Юктыр Чынбарлык сәнгатькә караганда бик күп. бик күп көчлерәк, баерак. мулрак ". (Б Гозәеров истәлеге.) Монысы исә — Лев Толстой сүзләре: "Киләчәктә әдәби әсәрләр уйлап чыгарудан туктарлардыр Язучылар, иҗат итмичә, тормышта үзләре күргән мөһим һәм кызык хәлләрне генә тасвирларлар " Бу. бәлки, бәхәсле фикерләрдер. Әмма дөньяда иң бай фантазиягә ия язучыларны да көнләштерерлек вакыйгаларның булгалап торуы хак бит Яңа сәхифәдә урын шуларга биреләчәк тә инде Шунысын да искәртик "Казан утлары " — язучылар журналы гына түгел. Тиешле кимэлдэ язылган мәкаләләр, фикерләре, хатлары белән анда һәркем катнаша ала "Тормыш язган хикәяләр " дигән рубрикада бирелгән беренче язманың авторы да - - гади авыл агае. ӘМӘЙГЕЛ ӘБИ Әтием Гайфетдиннең әнисе ул Әмәйгел әби. "Әни*, син кайсы авылда туып үскәнссн?—дигән соравыма әбиебез: "Улым, мин менә шушы җәберләнгән Жәнгилдедә туып үскәнмен-.—дип жавап бирер иде. Минем сорауларымның исә иге-чиге юк. “Ни очен җәберләнгән Янгилде?"—дип кызыксынам Бер мәлгә анын карашын сагыш баса, аннан сон. йөзе яктыра төшеп, эчке горурлык хисе белән сөйләп китә: "Жәнгалдене. улым, җәберләү генә түгел, чукындырып җәфалаганнар, җәзалаганнар. Анын хаткын православие динендә тоту өчен куркытып та. алдап та. җайлап та караганнар. Тик Жәншлде җиңелмәгән, беренчеләрдән булып яналан Мохәммәт диненә кайткан. Шул борынгы, батыр авылда туып-үскәнмеи мин- .—ди иде. Әмәйгел әбиебезнең әтисе Вәлиулла бабай яшүсмер чагында 1834 елгы чукындыру гарасатын үз башыннан кичерә Шуннан сон Колангы побы Виктор Охотин. мөселман исемен юкка чыгарып. "Герасим" исеме кушып, бабабызны Зөя өязе исправнигы тарафына җибәрә. Вәлиулланы армия хезмәтенә алалар һәм, кулына озын мылтык тоттырып. Россия изүенә каршы баш күгәргән Кавказ "инородеиларын" бастырырга озаталар Вәлиулла солдатны дин кардәшләренә каршы атарга да мәҗбүр итәләр—ул Россия регуляр армиясе составында төрекләргә каршы сугыша. "Әтием Вәлиулланы авыл халкы Вәлуч дип йөртә иде. Ул, бик ярлы булганга, хәрби хезмәттән калу өчен түләнергә тиешле зур сумманы туплый алмый. Исемен көчләп үзгәртсәләр дә. армиядә дә үз динен ташламый.—дип сөили торган иде әбием,—Бервакыт әтинен куаклар арасына кереп намаз укыганын урыс офицеры күреп ала да, бу хакга полк командиры исеменә рапорт яза. Полк командиры мөселманнарны үлеп яратмый торган, бик явыз бәндә була. Ул әтигә патша армиясендә кулланылган, иң рәхимсез җәзалардан саналган “через строй" җәзасын билгели. Ротадагы барлык солдатларны бер-берсенә каратып ике рәткә тезәләр. Һәрберсенә берәр тал чыбыгы тоттыралар. Куелган шарт буенча һәр солдат әтинен шәрә аркасына берәр мәртәбә сугарга тиеш буда. Сукмаган солдатка үзен саф аша үткәрү яный Анын югалткач кына әтине стройдан сөйрәп чыгаралар һәм хәрби лазаретка салалар. Бәхетенә күрә, лазаретта санитар булып бер татар солдаты хезмәт итә икән Шул солдат әтине үлемнән алып каттан" •Без. анын унжиде оныгы, ана “әни" дип. үзебезнең әниләребезгә “нвнә“ дип эндәшә идек Россия армиясендә 28 ел хезмәт иткәннән сон. Вәлиулла бабай Янгилдесенә кайта һәм Ләйли исемле тол хатынга йортка керә. Ләйли әбинен яшьли вафат булган иреннән Миңлегази исемле улы кала. Бабай аны уллыкка ала Яна корылган гаилә матур гына яши башлый Вәлиулла солдаттан Ләйли әби атты бала таба Беренче булып Әсәдулла дөньяга килә Аннан сон туган Хәйрулла үлеп китә. Өченче булып жиһанга аваз салган улларына анын исемен кушалар Шуннан сон бер-бер артлы өч кызлары туа. Армиягә алынганчы Вәлиулла бабай Әмәйгел исемле кызны яратып йөри Кыз егетнен 28 ел буе хезмәт иткәнен көтми, башка кешегә тормышка чыга. Ләкин Вәлиулла солдат аны оныта алмый, икенче кызы тугач, хатынына: "Ләйли. бу кызыбызга Әмәйгел исеме кушыйк әле".—ди Ләйли әби шатланып риза була. Шул рәвешле, әбиебез әтисенен беренче мәхәббәте исемен ала. 1873 елнын июнендә Вәлиулла солдат гаиләсенә икенче мәртәбә ачы хәсрәт килә. Ул бөтен авылны тетрәндерә. Гомерендә кыенлыкларны күп күргән, аерым хужалык һәм колхоз чорларында авыр эшләрне җигелеп тарткан, шунын нәтиҗәсендә бармаклары кәкрәеп каткан Әмәйгел әби бу фаҗигане искә алганда, анын гәүдәсе тагын да кечерәеп кала, битләрендәге җыерчыклар да күбәя, тирәнәя, эчкә баткан күзләреннән яшьләр бәреп чыга иде Аны тыңлаганда мин дә кушылып елый торган идем. Көннәрдән бер көнне Ләйли Вәлиулла белән буй җиткән у.глары Әсәдулла һәм Хәйрулланы ышна кырына, пар җирен сөрергә җибәрә Үзе исә Бурышлы тавындагы ясмык җирен чүп басмадымы икән дип карап кайтырга җыена Өч яшьлек төпчеге Гөлнисаны аннан нибары ике генә яшькә олырак кызы Әмәйгелгә ышанып тапшырып, сенлесенә күз-колак булырга кирәклеген кат-кат искәрткәннән сон. юлга кузгала. Ике кызчык өйдә кала Бераздан, иске-москылар салып. Әмәйгел сенлесен өйалдыңда йоклата Озакламый, гөнаһ шомлыгына каршы, үзе лә изрәп йокыга тала. Гөлниса апасыннан иртәрәк уяна һәм. капка астыннан шуышып, урамга чыгып китә Әмәйгел өй каршына җыелган халык тавышына уяна. Урамга чыкса—чирәм өстендә йоклап яткан сенлесен күрә һәм аптырап кала Кире өйалдына кереп корама юрган алып чыга һәм аны Гөлниса өстенә яба Башта ул ни очен сеңлесенсн һаман да уянмавын, күлмәгснен нилектән юеш булуын, җыелган кешеләрнең нигә зар елавын аңламыйча тора... Бу вакытта Ләйли. “Озаграк йөрдем, ахры" дип. урамнан агучы чишмә буйлап тиз-тиз аска таба атлый. Гаҗәеп матур табигатьле Янгилдегә Кошман авылыннан килен булып төшүеннән соң шактый еллар узса да. авылнын икс урамыннан аккан чишмәләргә һаман да сокланып туя алмый ул. Аларнын бишек җырыдай челтерәп агуы ару-талуны белмәгән бала-чагага да. көне буе кояш астында кырларда тир түккән өлкәннәргә дә жан рәхәтлеге бирә, алжу-талчыгуларны оныттыра Чишмәләр тормыш көтүдә, хужалык итүдә дә ярдәмнәреннән ташламыйлар Яшелчә үстерүчеләргә чиләк-көянтәләп коелардан су ташып мәшәкатьләнәсе лә калмый—алар, ерганаклар ерып, суны бакчаларына ук кертәләр Каз-үрләк асраучылар исә үз өйләре каршында кечкенә генә буалар буып куялар Аларны ел саен чистартып, агач улакларны янартып торалар Буалар янгын афәтеннән дә саклыйлар Чишмә буйларында йөзәр яшьлек өянкеләр үсә Өянкеләрнсн ботаклары- яфраклары арасына меңәрләгән кошлар оя корып, бала чыгаралар Язларда авыл кошлар тавышына күмелә Чишмәләрнең зыян салган чаклары ла булгалый: кышкы көннәрдә су урамнар буйлап җәелә, язлар җиткәч, ул идән асларына юл сала, җәйләрдә исә күпләрнең тавык-чебиләре буага төшеп үлә Бу ни хәл” Аларнын ое каршында халык җыелган Каршы очраган авылдашлары, бер сүз дә дәшмичә, читкә карап узалар Ое янына килеп җиткәч. Ләйли кызы Әмәйгслнсң өзгәләнеп елавын, оч яшьлек Гөлнисаның яшел чирәм өстендә яткан җансыз гәүдәсен күреп ала Анын йөзе агарына, күз аллары караңгылана, тезләре тотмас хәлгә киле һәм һушын җуйган ана үлс кызы янына ава Авылда мәет булуы, кызчыкнын әтисе чистарткан буада батып үлүе турындагы хәбәрне куштаннары Колангы чиркәве побы Охотинга җиткерәләр. Тиз арада үзе белән ике дьячок—бертуганнар Алексей һәм Александр Петровларны ияртеп, поп килеп тә җитә. Ул авыл старостасы (Янгилде авылы урысы) Алексей Ивановны да чакырта. Алар җәберләнгән Янгилде халкына кечкенә Гөлнисанын жәсәден мөселман зиратына җирләргә мөмкинлек бирмиләр, кәфенләнгән бала мәетен өйдән чыгармаска тырышалар. Янгилде зиратында мөселман агайлар казыган кабер көтеп тора. Поп исә Колангы чиркәвенә алып барып, служба үткәреп, чиркәү янындагы зиратка җирләргә куша. Гөлнисаның әтисе Вәлиулла солдатта алган Георгий тәресен (тәре булганга күрә, ул аны бервакытта да түшенә такмаган) күрсәтеп карый, ләкин монын файдасы тими. Тышта җылы июнь ае, ә сабый мәете өч көн буе җирләнмичә ята, ул исләнә башлый. Ләйли исә нык тора, попны якын да җибәрми: “Исләнсен, үзем иснәрмен. Ләкин чукындырырга бирмәм!”—ди. “Огпавшие от православия” дип йөртелгән, әмма мөселманнар буларак рәсми рәвештә теркәлеп өлгермәгән яшьләр Ләйли алаларынын өе каршына җыелалар Алар поп һәм анын яраннарының башларына таш яудыру белән яныйлар. Поп кул селтәргә мәҗбүр була һәм дьячоклары белән арбага утырып, Колангыга кайтып китә. Гөлнисаның җәсәден. барлык мөселман йолаларын үтәп, авыл зиратында жирлиләр Әмәйгел әби исә гомере буе судан куркып яши. Әби: "Улым, мин анын каты итеп кычкырганын ишеттем, тик йокы аралаш берни дә аңламадым, кабат йоклап киткәнмен",—дип өзгәләнә иде. Гөлниса фаҗигасе бәгырендә уелып калган әбием мине Имәлле буена җибәрмәскә тырыша, өйдән чыгып шылган вакытымда эзләргә чыга иде. Әмма балачак шуклыклардан гыйбарәт. Әби мине эзләгән вакытта малайлар арасына кереп, йә суга чумып, анын күрер-күрмәс күзләреннән качып котыла идем. Тик әби үзенекен итә—мине эзләп тапмыйча өйгә кайтмый. Ул чакларда минем өчен иң яманы шул— кояшта каш өстенә кулын куеп: "Бәбкәм, кайт Кайт, Тәптил (Тәфкил) бәбкәм, кайт, улым, суга батарсын”,—дип кычкырып торыр иде. Зуррак малайлар арасыннан әче теллеләр табыла Алар "Тәптил, кайт бәбкәм, суга батарсын",—дип үртәп тенкәгә тияләр, рәхәтләнеп көлешәләр. Бу хәл исә мина бер дә ошамый, әбине ачулана идем. Әмәйгел әбиебез дөньяның ачысын күп татыса да, без анын гаҗәеп сыйфатларына сокланып яшәдек. Шул сыйфатларның берсе—тормышта очраган кыенлыкларны да кызыкка әйләндереп сөйли белүе, төрле мәзәкләр уйлап чыгаруы, уен-көлке яратуы. Минемчә, мондый сыйфат нык рухлы, чиста күңелле кешегә генә хас була. Бу җәһәттән балачагымдагы бер вакыйганы бәян итмәкчемен Без үскәндә Берләш егермеләп йорттан торган, берничә милләт кешеләре яшәгән авыл иде Әбиебез еш кына шунда—кызы Мәрьям (без аны Берләш апа дип та атап йөрттек) янына барырга ярата иде. Ул анда атналар буе, күңеле булганчы яши. Мин дә әбидән калмыйм, җиде чакрымлык араны ана ияреп теркелдим. Берләшкә барганда Шыгай авылы аша чыгабыз. Шыгайда әбинең танышлары бар, ул алар белән очрашып, туйганчы сөйләшә, авыл зираты янына тукталып бер сәгать чамасы догалар укый. Шулай итеп. Янгилде белән Берләш арасын биш-алты сәгатьләп барырга туры килә иде. Берләш апанын биш улы бар. Бишесе дә—гармунчылар. Мин дә алар кебек уйнарга хыялландым. Улларының дүртесе миннән олыраклар Аларга Гашыйк абый, Хамиз абый, Хәмзә абый, Рәшит абый дип эндәшә идем Берләш апанын төпчек улы Фәһим исемле, ул миннән өч яшькә кечерәк. Без анын белән көн дәвамында Зөя буеннан кайтып кермибез. Кыш көннәрендә безне Янгилдегә Рәшит абый илтеп куя. 1944 елнын декабре. Тышта 20-25 градус салкын. Кук йөзе чалт аяз. Җигелгән чанага Рәшит абый печән салды да әбине толыпка төреп утыртты. Берләшне чыгып, бер чакрым чамасы үткәч, мин 40-50 метр биеклектә кызыл төстәге зур булмаган һава шары очып килүен күреп алдым. Тиздән аны Рәшит абый да күрде һәм, атын туктатып, әбигә күрсәтте. Шарга 5-6 метр озынлыктагы нечкә трос белән китап рәвешендәге тартмачык эленгән, анын астында 4 канатлы пропеллер әйләнеп тора. Шарны күргәч, әби белгәннәрен укырга кереште Бераздан тартмачыкның пропеллеры йомшак карга төшеп кадалды, шар исә тукталып, баш очыбызда эленеп калды. Рәшит абыйга унбиш яшь. дүртенче сыйныфны тәмамлавына ике генә ел. Кыскасы, безгә караганда ул белемлерәк. Анын кичләрен каравыл өенә тәмәке тартырга, сөйләшеп утырырга килгән агайлардан немец шпионнары турында да ишеткәне бар Бер мәлгә ул югалып калды, пропеллерлы тартма янына барырга шүрли иде: “Немецлар җибәргән шартлаткыч түгел микән0"—диде ул. Уйлаша торгач, тәвәккәллек жинде—Рәшит абый балтасын алып, тросны кисте дә. шарны тәртәгә бәйләп куйды. Ярый инде карт алаша күпне күргән, шарлан өрекмәде Тора-бара Рәшит абый батыраеп китте, шаяртырга ук кереште, тартмачык янына килде дә. әбигә: “Әни (әби), сина Мөхәммәт галәйһис-сатам персональ Коръән җибәргән".— диде. Әби ышана калды: "Алай булса, якын бармагыз".—дип. толыбыннан әкрен генә чыкты да тартма янына чүмәшеп утырды Догасын тәмамлаганнан сон тартманы ике кулы белән алып чанага салды. “Өйгә кайткач ачарбыз".—диде. Безне якын да җибәрмәде Без. тәртәгә бәйләнгән шарны һавада йөздереп, өч чакрым жир үтеп. Шыгайга килеп кердек. Безне күргән авыл этләренен барчасы койрыкларын кысып ояларына шылдылар, шардан өреккән җигүле атлар, хуҗаларын тыңламыйча, дулап абзарга таба чапты. Шыгайда әби Миңлебәян апаларга кереп чыгарга булды. Өй янында тукталгач, ул әкрен генә толып эченнән чыкты да серле аппаратны күтәреп капкага юналде Өйгә кергәч, тартманы ачарга маташты, ләкин ача алмады Шуннан сон күрше Әмәнулла абзый өенә чыгып өтерге алып керде һәм аппаратны ачты Серле тоелган тартма эчендә, дүрт данә батареядан һәм ниндидер яздыру приборыннан гайре, берни дә юк иде. Сугыштан гарипләнеп, аксап кайткан Газимждн абзый “Шарны очырып җибәрергә кирәк. Монын өчен аны башта җылытмыйча булмый . - диде Гыйлаҗетдин абзыйның армия яшенә җиткән улы Рәфикъ абый да анын сүзен куәтләде: “Әгәр дә шарны очырып жибәрмәсәк. аны ваянныйлар эзләп киләчәк. Чөнки аларга бу серле язу приборын табарга кирәк,—диде ул Салкын һавада кечерәйгән шарны ишек аша өйгә тартып кертү әлләни кыен булмады. Өй эче җылы, өстәл өстендә сары самавыр җырлап утыра Әби кайда—мин шунда, бигрәк тә кунакка баргач Без анын белән тәмләп чәй эчәбез Өйгә кергәч, шар зурая башлады Моны күреп аны тиз генә тышка чыгарчакчы булдылар. Тик кая ул чыгару! Шар инде түшәмгә үк терәлде, өйдәгеләрне кысрыклый башлады, сәкедә утырган Газимжан абзый белән Рәшит абыйны диварга китереп кыегы Без әби белән өстәл астына чумарга өлгердек. Өйдә ыгы-зыгы купты Почмакта нидер белән мәшгуль булган Миңлебәян аланын иминлегенә генә әлегә берни дә янамый иде. Газимжан абзый бар көченә кычкырып җибәрде “Миңлебәян, тиш пычак белән, тизрәк!" Хужа хатын шундук агач саплы чалгы пычагын шарга батырды Пышылдап нидер чыга башлады, без һава дип уйлазан нәрсәнең газ булуы ачыкланды Эшнсн нәрсәдә икәнен аңлаган Миңлебәян апа шарны ярып ук җибәрде Без тончыга тончыга тышка атылдык. Өлкәннәр әбине өстәл астыннан тартып алдылар да толыбына төреп чанага чыгарып салдылар. Котылуыбызга багышлап, у л белгәннәрен укыды Тәмам коты алынса да әбинең безгә хәтере калмады, фәкать үэ-үэен генә тиргәде Карчыклар җыелган мәҗлесләрдә ул бу вакыйганы кызык итеп сөйли торган иде Рәшит абыйнын "Сина Мөхәммәт галәйһис-салам персональ Коръән җибәргән" диюенә дә үпкәләмәде, бары тик "И рәхмәт яугырлары. әбиегезне шулай алдавыгыз өчен сезгә атагызның бил каешы кирәк иде дә юк шул. сугыш сезне аннан да мәхрүм итте",—дип көрсенеп куя һәм яу кырыннан кайтмаган улын—Гайфетдинен исенә төшереп елап җибәрә иде Шарның кабыгын әби беркемгә дә бирмәде, "Ваянныйлар килеп, сез яшьләрдән табып алса, сезне төрмәгә утыртырлар, ә мина, бөрешкән карчыкка берни дә булмас", дип. резинны иске француз яулыгына төйнәп, тимер белән тышланган зур санлыгына салып куйды Серле аппаратка да шу л ук сайлыкта урын табылды Сугыш тәмамланганнан сон әби резинны чатын-кыгларга таратты, аппаратны Рәшит абыйга бирде. Рәшит абый исә безгә аны калаена кадәр сүтеп күрсәтте Әби сенлссе Гөлнисаның тетрәндергеч фажигасе турында сөйләгәннән сон күп дигәндә ай ярым вакыт узгандыр, акын үзе белән дә яман хәл булды. Ин аянычы шул—бу вакыйгада минем дә катнашым бар иде. Сугыштан соңгы беренче авыр еллар Колхоз рәисе әнине кабат Кече Урсак авылына урман кисәргә җибәрде. Мин Сатмыш җидееллык мәктәбендә бишенче сыйныфта укый башладым, мина инде 12 яшь. Әни урман эшенә җибәрелгәч, малтуар, кош-корт карау, өй эчеңдәге мәшәкатьләр аягына көчкә генә басып йөргән 78 яшьлек әби өстенә калды. Сыер асрап та азапланабыз әле. Мал-туар абзарын мин чистартам. 1947 елның ноябре Якшәмбе көн. Мәктәптә бүген укулар юк. Без сеңлем Фәнзилә белән өйдә калдык. Иртән үк торып ишегалдына чыктым да сабы коргаксыган балта белән ботаклы агач яркасының кырыйларын китеп алырга керештем. Әби инде күптән торган. Сыер саварга әзерләнеп йөри. Сөт чиләген алып сыер астына кереп утырды да, тыңламас бармаклары белән сыер имчәген тарткаларга кереште. Чиләк төбенә шылтырап төшкән сөт агымы тавышы ишетелде. Чиләк төбе күмелгәч, тавыш үзгәрде, аннан соң бөтенләй ишетелмәс булды. “Аһ!" дигән тавышка борылып карасам—сөт чиләге тәгәрәгән, әби исә яна гына салынган "сыер балеше”ндә ята. Сыер кузгалмаган, сауган җирендә басып тора. Мин. берни дә акламыйча, рәхәтләнеп көләргә керештем Әбинен битенә текалгәч. тынып калдым: йөзе дә үзгәргән, авызы сулга кыйшайган, үзе бер сүз дә әйтә алмый Әбине пычрак киемнәре белән өйгә сөйрәп кердем. Аннан соң тиз генә Зәйнәп туганый апаны алып килдем. Күрше апалар да керделәр Сатмыштагы фельдшерлык пункытына хәбәр иттек. Олылар “Әмәйгел астайнын сул ягын паралич суккан”.—диделәр. Без Рифат белән җиде чакрымлык арадагы Берләш авылына—әбинең олы кызы Мәрьям апага әйтергә йөгердек Фәнзилә белән Әлфинә Сатмышка—икенче кызы Хәбирә апага хәбәр иттеләр. Әбиебезнең сул ягы тоймас булды. Ул урыныннан кузгала алмады, хаҗәтләре— астында. Өч кызы булса да, аларга илттермәде Әбине кече килене—әнием Бәдерхәят карады, кирәк икән, күтәреп тә йөртте. Хәер. Берләш апа аны 1946 елның җәендә алып киткән иде дә, көзгә таба “уфалла” арбасы белән кайтарып куйдылар. Дөнья мәшәкатьләре белән бергә өебез дә тузуның соңгы чигенә җитте—түшәм такталары берәм-берәм төшә башлады, өйнең бурасы череп, тәмам таркалып бара иде. Әни Шыгай авылына барып, сугыштан исән-имин кайткан өч балта остасы белән сөйләште. Ул апарны булачак бәрәнге уңышыннан өлеш чыгару, тиенләп җыелган 3 мен сумны түләү, әтинең бер пар костюм-чалбарын бирү һәм осталарны көнгә өч мәртәбә ашату шарты белән күндерде. Аллага тапшырып, өйне һәм келәтне бер көн эчендә сүтеп ташладылар. Икесеннән бер буралык ниргәләрне, агачларын сайлап алдылар. Әбине үзенең ризалыгы белән бездән биш йорт аша гына яшәүче олы улы Гыйльфанетдин өенә—туган нигезенә илтеп куйдык. Аны Зәйнәп туганый апа карарга булды. Әни. барлык көчен туплап, үзе әйтмешли, торырлык ой “әмәлләргә” кереште. Анда чапты—монда йөгерде, бурычка керде, көн-төн булачак өй янында кайнашты Минем бер кулыма—тукмак, икенчесенә калак тоттырып, ниргәләр арасындагы мүкне төяргә кушты. Фәнзилә осталар артыннан йомычка җыйды. Әни җинеп чыкты 1949 елның апрелендә өйнен эшен төгәлләделәр, мич тә чыгарылды, кереп яши башладык. Ләкин әбиебезне гомер иткән нигезенә кайтару насыйп булмады. Шул ук апрель аенда ул дөнья куйды. Аны югалтуны мин бик авыр кичердем. Әби мине 12 яшемә кадәр гел үзе белән алып йөрде, кая гына барса да, мин аннан калмадым. Ул мина авылыбыз һәм гаиләбез тарихына кагылышлы күп мәгълүмат бирде, гаҗәеп кызыклы хәтирәләр сөйләде, күңелем түрендә якты эз калдырды.