Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КАЙЧАН КӨЛГӘН яки МӘКӘРҖӘ СИНДРОМЫ

Татар сатирасынын шәжәрәсен күзаллап утырам Әлбәттә, юмордан яралган сатира жанрынын метрикәсен рәсмиләштерер өчен кимендә мен еллык әдәбият тарихын телдән-телгә күчеп чарланган халык авыз иҗатын, дастаннарны; күчереп яза торгач, дәүләтара таралып, безнен көннәргә кадәр исән-имин килеп житкән кулъязма китапларны, әдәби чыганакларны уртага салып сөйләшү кирәктер. Төрки халыкларның уртак мирасына әверелгән әсәрләрне өстән-өстән генә санап үтсәк тә сәхифәбездә урын житмәс Мен ел элек. “Диване лөгатет—төрек”ендә, борынгы заман фольклор үрнәкләрен туплый алган Мәхмүд Кашгари, үзеннән сон килгәннәрне сатирик әсәрләргә рухландырырлык "Жөмжөмә солтан” дастаны калдырган шагыйрь Хисам Кятиб, күпкырлы ижаты белән Казан ханлыгынын ин күренекле вәкиленә әверелгән Мөхәммәдьяр, моннан Йөз илле ел элек язылып сатирик шигырьләре бүгенге татар эстрадасында да яши азган Габделҗәббар Кандалый. үткен шигырьләре һәм фельетоннары белән егерменче гасыр әдәбиятына килеп кергән Шәехзадә Бабич һәм тагын күп. бик күп шагыйрьләрне, язучыларны, галимнәрне берләштерә ул сатира. Шакир Мөхәммәдев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан Бүгенге көннәргә нык аваздаш булган XX йөзнен гасыр капкасыннан кереп, биографияләре өйрәнелгән, киштәдәге әсәрләренең авторлыгы исбатланган, исемнәре дәреслекләрдә калган төгәл адреслы сатирикларыбызнын өчесенә аерым тукталырга телим. Укырга ансат, сюжеты төзек, эчтәлеге аңлаешлы, үтә дә халыкчан “Япон сугышы яки доброволеи Батыргали агай" повесты (1905) белән генә дәреслекләргә кергән Шакир Мөхәммәдев ошбу мактаулы әсәреннән һич кайтыш булмаган "Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе" дигән сатирик хикәясе белән 1901 елда ук танылып өлгергән. Хикәялә XX йөз башында татар сәүдә буржуазиясенә бик хас булган тискәре күренеш —ялган юллар белән акча үзләштереп, аны төрле бозык эшләргә туздырганнан сон, банкротлыкка чыгу—тормышчан типик вакыйгалар фонында сурәтләнә. Банкрот булып Мәкәрҗәдән яшерен качкан байларны язучы, "яфрак астына керү”челәр дип үрти. Августның 25 нчс көнендә Мәкәрҗә ярминкәсенең ахыргы, кыямәтнең беренче көнедер, ди Ш Мөхәммәдев. Йөз ел вакыт үткән Ә банкротлыкка чыгу бүген дә мал үзләштерүнең ин популяр ысулы Хәрби заводлар, автогигантлар, химия комбинатлары, банклар, финанс пирамидаларының бер-бер артлы банкротлануы-генсральный эшмәкәрләрнең "яфрак астына ксрү"е белән төгалләнмәдсме91 Автор әйткән августның 25 нче көне дә һәркайсыбызга мәгълүм 1998 елнын август ахыры-Мәкәрҗәгә кушылган яна Рәсәйнен банкротлыкка чыгу көненә аваздаш түгелме9 Дөрес, базар мөнәсәбәтен Советлар иленә көчләп таккан океан арты илләренең күнелс булсын өчен, без аны зефатг дип атадык Апрельдә I апрель бар. апрельдә 26 апрель бар Татар поэтик сатирасынын юлбашчысы Габдулла Тукайның беренче һөжүвн шигырьләре 1905 елда языла. Билгеле сәбәпләр аркасында бер елга сонрак басылып чыкса да Г Тукайның "Хәзерге хәлебезгә карата" дигән шигъри юллары темабызга туры килә: Кипчелек, үччек белән тулган татарлык. Каләм иясенең качэмгә хөрмәте юк. Болар каршында тәкәббернең хөр мәте күп. Әлеге шигырьне, тулысынча алып, һәр язучының ишек өстенә шамаил итеп эләргә була. Сатира—Г. Тукай ижатынын буеннан-бусна дөрләп бара. Көлү—аның ижат рәвеше һәм көрәш коралы. Шагыйрь арсеналы бу коралга бик бай. Мәгәр, алдан ук кисәтеп үткәнемчә. Г Тукай иҗатына анализ ясау ише глобаль эшкә алынмадым, һич юк. Мин бары тик татар сатирасының чишмә башын гына эзлим. Шагыйрь әйтмешли: "татар үлгәнме, әллә йоклый гынамы”, дигәндәй. 1909 елда Фатих Әмирхан мәрткә киткән "Фәтхулла хәзрәт”не озын-озак йокысыннан уятып татар әдәбиятын уйга калдыра. Повестьта искелек белән яналык, кичәге белән бүгенге, әтиләр белән балалар (отцы и дети) чәкәләшә. Рус әдәбиятында тамыр җәйгән критик реализм ниһаять татар әдәбиятына яңарыш булып килеп керә. Повесть йөз елдан сон тагын да актуальрәк була бара. Без—җитмеш ел буе якты киләчәккә өметләнеп таяк атка атланып калган бүгенге өлкән һәм урта буын вәкилләре—үзебез дә Фәтхулла хәзрәт хәлендә бугай инде. Ә колак тишекләрен нәни "наушник”лар белән томалаган, урам уеннарын компьютерга алыштырган, күлмәк киюдән бөтенләйгә ваз кичкән чалбарлы, кендекләренә йөзек кашы теккән Чибәркәйләр, унбиш ел укып “Клево", “Кайф”, “Круто”, "Вау”, “Бухать”, “Секс” дигән сүзләр тезмәсеннән гайрене әйтә белмәгән балаларыбыз “Фәтхулла хәзрәт” нең Әхмәт илә Ләйләләре роленә килгәндер. Безне дә теге гасырның 70 елларында сугыштан сон туган "иркә буын" итеп—“стиляга"лар дип сүгәләр иде. Кай арада акыл утыртып, тормыш йөген үз җилкәбезгә алып, бүгенге “крутой”ларга дәгъва белдерердәй, басынкы буынга әверелдек соң әле без?!. Бу мөнәсәбәттә бүгенгеләрнен үз киләчәкләре өчен дә, шулай ук дәвам өчен Шакир Мөхәммәдев лә борчылу гаме, һәм бу коллизияләр фәлсәфи спираль нигезендә һәрдаим кабатланып торачак. Ф Әмирханның әүлиялыгы да шунда. Димәк без әле яңарыш сатирасының бәйрәмен 2009 елда да зурлап үткәрә алабыз. Шакир Мөхәммәдев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан... Һөжүви жанрда сатирик повесть, үткен шигырь, фельетон һәм памфлет төрләренә юнәлеш бирүче өч корифей Өч кеше, өч төрле шәхес. Өчесе өч якта тусалар ла бер-берсенә күзгә күренмәс җеп белән бәйләнгән өч язмыш. Өчесе дә мулла малайлары, шуна да карамастан, өчесе дә антиклерикализм тарафдарлары— тәнкыйтьләгәндә күп кенә дин әһелләрен золымлы байлар белән бер якка куеп көләрләр. Өчесе дә мөхәррир, өчесе дә үпкә авыруыннан үлә. Ижат итү чорлары, кичергән вакыйгалары, күргән-аралашкан кешеләре, прототиплары берүк яссылыкта булгач, һәр өчесенең дә сөексез персонажлары уртача буйлы, юан корсаклы, кара сакаллы, кысык күзле, кылыч борынлыпортретлары карикатурага тартым, үзләре комсыз, саран һәм тотнаксыз затлар. Мәдрәсәләрдә хәлфәләр тарафыннан бердәнбер дәреслек итеп кулланыла торган массовый тиражлы дини-дидактик "Бәдәвам" белән "Кисекбаш" китапларына протест йөзеннән Ш Мөхәммәлев 1903 елда “Яна бәдәвам китабьГн. ә Г Тукай 1908 елда "Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш" поэмасын төгәлли Фатих Әмирхан (ул чакта әле яшь тәнкыйтьче) “ Яна Кисекбаш”ка багышланган рецензиясендә: “Тукаевны галәмнен ин оста юмористы диясем килә башлады”—дип язып чыга Әгәр сонрак бәяләгән булса, ул Тукайны һичшиксез галәмнең ин оста сатиригы дияр иде. Чөнки юмор ул көлдерү чарасы гына, ә сатира фаш итә! Ш. Мөхәммәдевнен тууына узган ел 140 тулды. Г Тукай белән Ф Әмирхан яшьтәшләр—быел аларнын икесенә дә 120. Әйе. Г Тукай ижатына сокланып Ф Әмирхан үзе дә үсә. Соклану-бәяләү ди мәктән безнен көннәргә чаклы дүрт томлык мирасы килеп җиткән зур язучынын исеме гадәттә Г Тукай күләгәсендә ка1ып бара Икесе дә бер елда тугач, юбилейларын үткәргән саен, без бер Бөек шагыйрь исеме белән артык мавыгып, икенче бер Бөек язучыга сүрелә төшәбез һәм пьедесталда икесен ике урынга аерабыз Сатира жанры, үзалдына өлгереп, җимшәненнән төшәр өчен 1905 елгы Беренче рус революциясен көтеп яткан Сугышларның да тарихи әһәмияте булган кебек— тәхетен югалтудан шүрләгән патша Россиясе Манифест чыгарып демократия уены уйнап ала. Капитализм изүеннән мал-мөлкәтсез калган эшчеләр язмышына 1905 елгы чуалышлар беркадәр хөррият алып килә Ин мөһиме—матбугат иреге, димәк ки: тел, сүз, каләм иреге, фикер төрлелеге! 1906 елда Оренбургта “Вакыт" газетасы ачылу уңаеннан Шакир Мөхәммәлев "Аз булса да алга барабыз”1 дигән мәкалә белән чыга “...ничә йөз елларлан бирле беркетелгән авызларыбызлагы йолаклар, кулыбызлагы зынҗырлар, анкларыбыллагы богаулар, калепләребездәге кайгы - хәсрәтләр... һәркемгә тигез иркенлек, ихтыярлык игълан кылыйлы, теләгәнчә сөйләргә, теләгәнчә язарга рөхсәт булды " ли п яза ул. Татарлар күнләп яшәгән төбәкләрдә 1905 елдан башлап җиде төрле исемдәге көлке газетасы вә журналы ачыла. Хәленнән килгән һәр татар зыялысы үз матбагасын булдырырга, шәхси редакция ачарга тырышкан. Сатира жанры чын мәгънәсендә янарыш чорына керә: Уральскида — Камил Мотыйгыйнын “Әлгасрел жәдит” һәм “Уклар” журналы. Оренбургта—Хөсәен Ямашевнын “Урал" һәм Фатыйх Кәриминен Вакыт" газеталары. Шакир Мөхәммәдевнен “Карчыга” журналы бар; Казанда—"Әльислах"ны Фатих Әмирхан житәкли. Галиәсгар Камал белән Габдулла Тукай берләшеп, әвәл “Яшен", аннары "Ялт-йолт" журналлары чыгара Саный китсәң, шөкер, бик күп алар, цензура укып өлгерерлек түгел, күпчелек фельетоннар автор кулыннан төшкән килеш басылган Мөхәррирләре лә гаярь егетләр, яшьләре егерме белән утыз тирәсендә Беренче рус революциясеннән соң йөз ел үткәч, социализм җирлегендә шытып чыккан, бүгенгәчә исән-имин яшәп калган сатирик журналыбы) һаман да шул бер Чаян гөфтөра генв Анын юравы сатира һем юмор һәр гарафка коммунистлардан калган башка матбагаларның хәтта беренче битенә (') үк үтеп керле Әйе, цензура бүген бөтенләй үк бетте кебек, ләкин социалистик диктатура үэенен варислары итеп һәр редакция саен өлкән пенсионерларын калдырды Атар 1 ш Мөхоммолси Сайланма әсәрләр ТКН 1958 ел. (Алга таба да «аеклар шушы киишан алынам Рсд.) "Яшеи" журналы тынны, ы барынла иензуранын бөтенләй кирәге юк, “Ум, честь и совесть народа" сагында үзләре торырдай хәлдә. Тукайчарак әйтсәк: аларга алмашка килердәй яшьләр үлгәнме, әллә йоклыйлар гынамы, дигән сорау туа. Йөз ел элек. Өчесе өч тарафта яшәгән әдипләрнең, сүз куешкандай берләшеп, ныгып җиткән Рәсәй капитализмына каршы бер үк вакытта күтәрелүе һич кенә дә очраклы хәл түгел. Рәсәйнен кайсы төбәген алма—хатык бертөрле изелеп яши. илдәге закон кораллы реакиия кулына күчә, ризасызлык һәм көрәш рухы әкренләп югары даирәләргә дә үтеп керә. Капитализм бишеге булган шәһәр җирлегендә үткен каләм өчен негатив күренешләр чиктән ашкан Гали халыкнын наданлыгыннан файдаланып баеган чиновниклар башбаштаклыгы, бюрократиянең чәчәк атуы, завод-фабрикаларда уникешәр сәгатькә сузылган эш көне, яшәү шартларынын мескенлегеннән таралган саусызлык вә төрле эпидемияләр—болар барысы да шәһәрдән килә. Казан да шул шәһәрләрнең берсе Ф Әмирхан Казанда туып үсә. Кечкенәдән Кушлавычтан чыгып киткән Тукай да. Жаек буйларында бәхет эзләп аргач. 1907 елнын көзеннән Казанда яши башлый. Ул торган "Болгар’ номерларынын тәрәзәсеннән “Печән базары" күренеп тора. "Уклар” һәм Фикер” аша шигырьләре белән танылып өлгергән шагыйрь өчен "Печән базары" чын мәгънәсендә табышлы урын була Ә "Печән базары"ннан ерак Оренбург җирендә яшәгән Ш Мөхәммәдевкә һөжү куәсе каян килгән? Ул, өяз шәһәре Буада туып, шунда ундүрт яшенә кадәр үскән. Ә Буа ягынын милли составы күп кырлы. Җирле халыкнын яртысы татар булса, калган яртысын чуашлар белән руслар тәшкил игә. чыраенда вә холкында өч милләтнең колориты берыолы чагылган кешеләре дә җитәрлек. Төрле милләт вәкилләре күбәеп, телләр кисешкән төбәктә диалект искиткеч бай, фольклор усал, бер-беренне үртәүдән килеп чыккан сүз бозулар, каламбур, мәзәкләр, аеруча җетеләнә. Үсмер чагына тиклем Буа сутында туенып үскән Ш Мөхәммәдевкә прототиплар сайлавы кыен булмагандыр. Сонгы йөз еллык тарихын җентекләсәң, Буа ягында иҗат кешеләренең күплеге сокландыра Сынлы сәнгатебезгә нигез салучы Б. Урманче, әдәбият галиме һәм фольклорчы Г Толымбай, прозаик һәм тәнкыйтьче Г. Гали, драматург Ш Хөсәенов. шагыйрьләр Т Камалиев, Р. Харис, Ә. Рәшит, Р Рахмани, Л. Газизова, чуаш язучылары А. Калган, Н. Дсдушкин, А Назул, В Урдаш һ. б. Шушы кадәр лирик шәхес арасында бер сатирик язучы—Ш. Мохәммәдев очраклы рәвештә булса да туарга тиеш булган инде. Чиле-пешле революциянең каршылыклы елларында яшәп иҗат иткән сатира атлантларының үзара мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә булган соң? Уральскидан "Җиктереп пар ат Казанга" кайткач, Г Тукай чын мәгънәсендә мәркәзебезнең мәгърифәт, гыйрфан һәм нур дингезенә чума. Сонрак ул бу турыда Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында (1911) ярымшаяртып болай ди: "Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә Фатих Әмирхан вә башка интеллегентлар белән катышам. Кич белән күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам."1 Казан—әдәби процессны үстерүче, бәя бирүче, мирасны туплаучы үзәккә әверелә. Гомер буе Оренбургта яшәгән, ә Казанны хатлар аша гына белгән Ш Мохәммәдевнең Г Тукай белән бер-берсенә карашын ни дәрәҗәдә аныклый алабыз? Г. Тукайны Оренбургка эшкә чакыралар. Ш. Камал, Ж Вәлид и. Я Сүнчәләйләр тартып барган Вакыт газетасына һәм яна гына ачылган "Шура" журналына (Дәрдмәнд янына) өстәмә көч кирәк була. Г. Тукай “отказ” җавабын нәшир Ф Кәримигә түгел, ә Газизә апасына яза. мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек"? Оренбург илә чәкәләшеп алуның нигезе шактый четерекле. Г Тукай “Әлгасрел 1 Г Тукай Әсәрләр V том ТКН. 1986 99 1бит. Шунда ук V том ТКН 1986 84 бнт жәдит" журналында (1907) “Мөтәшагыйрьгә" (шигырь язып маташучыга) дигән шигырь бастыра Тырышма нифилэ җиргә в а к т ы гаҗзеңне икърарга Сиңа соң сандугачча сайрамак мөмкинме, и карга' Әлеге журналда в а к ы т сүзе куштырнакларга азынган була. Һәм Оренбургнын "Вакыт” газетасында хезмәттәшлек иткән кырык сигез яшьлек шагыйрь Дәрдмәнд азеге мыскыллауны үзенә аза. Жавап озак көттерми. Дәрдмәнд Тукайга жавап бирә Ничон бу хиддәт (ачу), и шагыйрь. Илдер бу ярганың ярма '' Эчеңдә бармы йә бер чир Вә йә синдә күңел тарма''1 Калганы нәкъ мәзәктәгечә: ул мина көрәк белән бәрде, мин ана батта түтәсе белән ордым шуннан сугышып киттек инде, дигәндәй Оренбург белән Казан арасында әдәби "разборкалар" башлана Дәрдмәнд белән Тукайны каршына утыртып үгетләсән лә татуландырырлык хәл түгел. Хәерченен теле әче. дигән борынгылар. Сәүдәгәр гаиләсендә туып үскәне, миллионер булганы өчен өнәмәгәнме ул Дәрдмәндне—Закир Рәмиевне?! Әлзә “Вакыт"нын үзендәме хикмәт? Чөнки аны либераль татар капиталистлары—Рәмиевләрнен алтыны матди яктан тәэмин итә. бәлки шагыйрьләре дә “ун” белән “сул” арасында бәргәләнеп йөрүчеләр булып, шигырьләре байлар поэзиясе булып тоелгандыр Тукайга ” Татарда шагыйрьнең шагыйрьдән көлүе Тукайлардан килә Бу очрактай. Тукайлы, Ф Әмирханлы ‘‘Әльислах"нын Оренбургтагы көлке журналы “Чүкеч” белән озаклап талашуы да мәгълүм I Тукай илә Оренбург мөнәсәбәтенә тагын бер таш атабыз. Оренбургта Дәрдмәндтән алты гына яшькә кече Шакир Мөхәммәдев тә бар бит әле. Яңа матбагалар ачылу уңаеннан. 1906 елның октябрь аенда Г. Тукай "Фикер” газетасында кыска хәбәрләр бирә. “Оренбургта берничә милли хикәяләр язуы изә мәшһүр Шакир Мөхәммәдев җәнаблары тарафыннан атналык “Карчыга“ исемле бер журнал чыга башлады... " Әлеге хәбәрнең беренче юлыннан ук сарказм бөркелә. Жөмләнен мәгънәсенә игътибар итегез "Оренбургта яшәп хикәяләр язуы белән мәшһүр" димәгән Туган телне тудырган, татар жөмләсенен стилен, фикер конструкциясен төгаз белгән Тукай “яшәп" дигән сүзне төшереп калдыра да хикәяләр язуы илә Оренбургта (гына) мәшһүр мәгънәсен бирә, дорфалыкның нәзакәз.зе алымына ирешә "Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе". "Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай". “Хан кызы". "Яна бәдәвам" китаплары, сиксәнләп сатирик шигырь-фельстоннары. памфлетлары белән татар дөньясына танылган кырык бер яшьлек Шакир абыйсы Мөхәммәдевне бер сүз белән провинциаль язучы итә дә куя Алай гына да түгел ' ГТ Эсерлар 1 том ТКН. 1986 157 бит 1 Д о рН. .к у >м< 161 Реакция еллары башлангач, яңалыкка ыргылып ачылган газета-журналлар берәм-берәм ябыла башлый Ш Мөхәммәдевнен “Карчыга" журналы да тугыз айдан сон ябыла "Актык сүзләр”не Г. Тукай әйтә, фельетонның исем астына жәя ачып (Үлгәннәрегезне яхшылык белән телгә алыгыз) дип куя Аның: “Карчыга” журналы куык булып шартлады”,—дигәнендә каләмдәш дуслары өчен борчылу түгел, киресенчә мыскыллап көлүе сизелә. Шакир Мөхәммәдевнен: ‘Урыслар белән еврейләр, юк суманы бар кылып, компания булалар; ә безнең татарлар бар суманы юк кылырга, корылган эшне бетерергә, корытырга юл эзлиләр. Алланың каһәре төшкән милләт бу татар халкы!”'— дип сукрануы искә төшеп, һәр очрак саен оялып куясын. Г. Тукай Уральски, Казан, Әстерхан. Өчиле, Уфа, Троицки белән унике ел буе хат алышкан, ә егерме меңнән артык татар кешесе яшәгән Оренбург каласына кемгә дә булса хат язарлык бер генә сәбәп тә тапмаган Ш. Мөхәммәдевнен ижатын бөтенләй белмәгәнме шагыйрь? Белгән. Моннан бер гасыр элек татар язучыларының саны бүгенгечә өч йөзгә җитмәгән, ә бәлки кушучлап санарлык кына булган. Алар арасында кемнең ничек язганын чамалавы һич кыен булмагандыр. Шуна өстәп, Ш. Мөхәммәдев “Карчыга”нын һәр санын Г. Каматга күпләп җибәреп торган. Ә Казанга кайткач Г. Тукай Г. Камал белән бергәләп төрле редакцияләрдә хезмәттәшлек итә, элек тә хатлар алышкан. Ш. Мөхәммәдев хакында үзара сүз кузгалмагандыр дип һич ышанасы килми. Казан Тукайны Камаллар, Әмирханнар белән каршы ала. Матбагачы, сатирик, булачак халык драматургы (рәсми төстә бу исем әле Г. Камалга 1926 елда гына бирелә), беренче татар театрына нигез салучының исеме шагыйрьгә яна мохиттә иҗат интеллигенциясе арасында зур таяну ноктасы булган. Егерме бер яшендә паралич сугып аяксыз калган Ф Әмирхан белән саулыкка туенмаган Тукай арасындагы дуслыкның да бик күп тигезлек билгеләре булгандыр. Йорт кошлары сайрый белмәгән кебек, рәхәттә үскән кеше дә сатира яза алмастыр. Ә Шакир Мөхәммәдевкә килгәндә Өяз шәһәре Буаның ярлы тормышыннан качып, ундүрт яшьлек Шакир эш эзләп чыгып китә Оренбургка барып бер байга самавырчы малай булып керә. Соңыннан приказчикларга булышып йөри. Үзлегеннән русча укырга-язарга өйрәнә 12-14 сәгать эшләүдән курыкмаган егет, ниһаять, приказчик булып кала. Либераль бай Хөсәенов конторында хисапчылык итә. Мәскәүгә китеп, рус сәүдәгәренең конторасына урнаша, бухгалтерия курсларына йөри, шул сәүдәгәр фатихасы белән Харбин шәһәренә барып урнаша һәм хикәяләр яза башлый. Оренбургка кайтып, гаиләсе ишле булу сәбәбе белән, гел шунда төпләнеп кала. Ш. Мөхәммәдев җәмәгате Суфия белән дүрт малай үстерә. Бу—XX йөз башында мәйданга килгән әдипләр арасында батырлык саналган. Тукайның сәүдәгәрләргә, приказчикларга карата антагонистик мөнәсәбәте бәхәссез. Ләкин Ш Мөхәммәдев Тукай сөймәслек бай булганмы соң? Ш. Мөхәммәдев үзенең китапларын һәм “Карчыга” журналын сатуда ярдәм иткән Г. Камалга хат язып зур үтенеч куя “шул сатылган китапларның акчасын җибәреп торырсыз. Чөнки без байда, жалованиегә генә хезмәт итүче адәм”.1 Харбинга. 3 Гобәйдуллинга язылган хатта да шуны күрәбез: ' Карчыга”ны очырсак та, акчасын җыйнавы кыен, китапчылар акча җибәрми күбесе. Еллык подписчик күп юк. 150 ләп кенә. Болай вольный сатыладыр Казанда, Уфада, Троиңкида...”2 Оренбургтагы бәяләрне искә төшерик. 1905 елнын жәенә сыер ите 12 тиен булып, язучы түлисе фатир хакы 15 сумга килә. Ә инде 1907 елда Столыпинның аграр реформасы крестьян хуҗалыкларны бөлгенлеккә төшерә, эшсезләр шәһәргә агыла, азык-төлек бәяләре котырып үсә, ит хакы килосына 4 сум 50 тиенгә җитә. Бодай оны 2 сум, май 7 сум 50 тиен, фатир хакы ике тапкырга күтәрелә. (Г Тукайны Оренбургка 40 сум жалуние белән чакыралар —К. К.) : Ш М 218 бит * Ш. М 359 бит Күрәсез, алты кешелек гаиләсе булган хисапчы—язучы Ш. Мөхәммәдевнен яшәү шартлары, "Болгар” номерында көн күргән ялгыз Тукайнын хәерчелегсннән әлләни аерылмагандыр Ш. Мөхәммәдев Харбиндагы дусты Зарифтан йөз патроны белән маузерский револьвер сорап язган икән—бу корал башлык саклау өчен түгел, ә каләм көлкесенә эләккән сәүдәгәрләрнең, “фальшивый Батыргали” агайларнын реаль янавыннан сакланыр өчен, илдәге реакцион киеренкелектә мескен булып йөрмәс өчен кирәк булган. Ш. Мөхәммәдевнен фельетоннары усал һәм дә озын гомерле Бу сүзләр язучы исеменә мактау булып яңгыраса, икенче яктан бик тә аяныч хәл булып кала— димәк нинди генә кискен үзгәрешләр ясасак га авыру федератив империябез һаман савыкмаган, чирләре шул ук “Зур кешеләр" дигән фельетонында ...Ия яхшы, ин гадел вә ни мәрхәмәтле булырга тиешле зур гүрә-тәребезнен күкрәкләре тышкы яктан: “Фәләнчэ хезмәте өчен дип язылган асмалы знаклар, кадерле медальләр бе.тән тулган булса да, эчке ягында (калебендә) һичнәрсә юклыгы, әллә ничә төрле хыянәтчеләр, әллә нинди явызлыклар, мәрхәмәтсезлекләр белән тулганы күренде... дип бәян итә ул. Сүз ачыктан-ачык, исемен атап. Рус-япон сугышында жинелүебезгә сәбәп булган пагша генералы Куропаткиннын сугыш кирәк-яракларына дип алынган 2 миллион 600 мен сум казна акчасын урлавы турында бара (Тагын дүрт айдан сон, 1906 елның июнендә, Г. Тукай да бу турыда "Уклар" журналында язып чыга.). Шуңа охшаш юллар “Яна бәдәвам кигабьГнда да бар Ш Мөхәммәдев шагыйрь дә бит әле: Маскоүга Оонериегә кергәчтон саталар таш Ромнарны Биш ун ел үткәч, ни күрәсең: йоткан ул йөз мең сумнарны' Ш Мөхәммәдев китабыиын түренә кереп, бетерелсә кае Бохяраля укыган бәгъзе меллаларның авызына әфиун кабуы дигән юлларны укынсын да. гаҗәп безнен татар халкы: дөньяда!ы барлык ләззәтне, рәхәтне ахрысы шул гөн буенча трактнр.1ярла, фәхешханәләрдә ашап-әчеп исереп, галәмгә рисвай булып йөрүдә генә диеп белә тр/анлыр, дигәннәренә артык игътибар итмәстән. Мәхмүт бай да һа затлы бар.тык майны бер кулга кертеп, потына өч сум хак арттырып, аннан башка да ачлыктан үләргә җиткән ярлы халыкны кычкыртып талый башлатты шгән хәбәргә килеп төртеләсең дә ирсксездән икеләнеп каласын чынлап та 1905 елларда ук язылды микән болар, әллә безнен көннәрдә микән?! Йөз ел үтсә дә элеккеге чирләрнең терминнары, жаргоннары, атамалары һәм дә хуждлары гына алышынган, ә гади халыкның хәле һаман шул ук. Негатив сурәтләребезне позитивлаштыру өчен бер гасыр буе көрәшү дә әз икән Шакир Мөхәммәдев, без урыслардан артта калмадыкмы, дигән риторик сорауга төгәл жавап тапкан: татар алдан йөри, дигән ул, бик яхшы ат җиккән бер бай урысның кучерыма күрсәтеп Тукай белән Мөхәммәдев арасында һәрдаим биш-алты йөз чакрымлы юл яткан Бу ара елның көйле фасылларына карап җылына алыр иде бәлки, ник дигәндә алармы борчыган проблемалар уртак, максатлары бер, вәзгыять шул ук. Алар бер үк биеклеккә икесе икс яктан килә. Сәясәтмен икътисадка корылганын бик яхшы белгән III Мөхәммәдев Рәсәйдәге кризисның төп сәбәбен югары даирәдәге чиновниклар арасыннан эзли, илдәге финанс тотрыксызлыгынын механизмнарын Мәкәржә ярминкәсе, банклар һәм сәүдә аша ачып сала, ирония һәм гиперболалар аша фаш итә Г Тукай исә татар милләте һәм туган тел язмышы өчем борчыла, ярлы халыкны яклауга күчә, шәһәр байларын сүгә “Сәүдәгәр” Шакир Мөхәммәдевнен фельетоннарында Рәсәйнен ефәк юлына әнерелгән зур сәүдә каласы Мәкәржә ничә тапкыр кабатланса, “шәкерт Габдулла Тукайнын шигырьләрендә Печән базары да шулхәтлск телгә алына Кам ошбу бүленешне Дума белән Шура, биржа белән Көфер почмагы, мәхкәмә белән казый 1 1 Ш. М. 351 бит депутат белән приказчик, банк белән кесә төбе аермасы дип тә әйтеп булыр иде Тәнкыйтьләү масштабы, карикатура форматлары төрлечә дисәк тә әүлиялыклары белән тиннәр алар. Ләкин. 1917 елгы Октябрь революциясен бик куанып каршылаган. Совет учреждениеләрендә эшләгән, Оренбургта Приказчикконторшиклар профсоюзын оештыруда башлап йөргән сатирик Шакир Мөхәммәдев язучыларның 1986 елгы (ТКН) библиографик белешмәсенә кертелмәгән. Анын исеме чордашлары Ш. Бабич, Җ. Вәлиди. Дәрдмәнд, Г Камал, Ф Әмирхан, Ф Кәрим ил әрдән аерылып калган. XX йөз башында әдәбиятка килгән талантларыбызның иң зур трагедиясе шунда ки—алар иҗатына “күпчелек исеменнән” пролетариат диктатурасы һәм Коммунистлар партиясе бәя биргән. Ш. Мөхәммәдевнен “Мәкәрҗә синдромын” югары бәяләү ул социалистик җәмгыятьнең тамырдан дөрес корылмаганлыгын тану булыр иле Яна экономик политика (НЭП) елларында ук аклаган идек бит инде—бер генә җәмгыять тә сыйфат ярышыннан, ягъни базар мөнәсәбәтләреннән качып, ялгызы гына үсә алмый! Печән базары гына түгел. Мәкәрҗә хакында сүз бара монда. Татар әдәбиятында Шакир Мөхәммәдев дигән зур сатирикның булуы бәхәссез. Коръәнебездә “Шагыйрь” сүрәсе бар, ә чиновниклар сүрәсе юк. Димәк, иҗат Ходайдан килә дә халыкка кала. Ә шагыйрьләргә бәя бирүче түрәләр килә дә китә, килә дә китә. Авторлар игътибарына Редакциягә кулъязма җибәргәндә түбәндәге мәгълүматлар булу мәҗбүри: 1. Фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме 2. Яшәү урыныгыз 3. Туган ел, ай, көнегез 4 Паспорт мәгълүматларыгыз 5. Дәүләт пенсия страховкасының страховка таныклыгы номеры 6. ИНН номеры 8. Вертикаль портрет рәвешендәге яхшы сыйфатлы фоторәсемегез. 7. Телефоныгыз (шәһәр кодын да күрсәтеп)