Логотип Казан Утлары
Роман

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЮЛЫ

Саташу Әхәт Казанга кичке сәгать өчләр тирәсендә килеп төште. Көн эссе. Асфальт мунча ташы кебек кызган. Машина тотып туп-туры Эчке эшләр министрлыгына китте. Трамвай белән өлгермәячәк, министр сәгать өчтән дүрткә кадәр генә кабул итә. Түрә аны дүрт тулып ун минутта гына кабул итте. Күрәсен, вакыты бар иде әле. Карап торышка, бик сөйкемле кеше булып күренә. Спорт белән дә шөгыльләнә, ахрысы. Буй-сынга таза, гәүдәсе төз, мускуллары костюм аша сизелеп тора. —Күпме булдыгыз Чечняда?—диде ул, утырган кәнәфиендә башын артка ташлап. Арган күзләре челт-челт килә. —Бер ел, иптәш генерал. —Документларыгызны карап чыктым, Гафуров. Нигә судны ахырына кадәр җиткермәдегез?—диде ул. өстәлдә бармакларын биетеп —Сезнең җинаять эшегез дәлилләр җитмәү аркасында вакытлыча гына ябылган дип санала. Ә бу әле, закон күзлегеннән караганда, сезнен гаепсез булуыгызны исбат итү дигән сүз түгел. Министр яныннан тәмам изелеп, кыйналып чыкты Әхәт. Болай булгач, ул инде беркайчан да милициядә эшли алмаячак. Чөнки документлары пычранган. Судны махсус рәвештә ахырына кадәр җиткермәделәр инде. Юкса, анын яклы дәлилләр кирәгеннән артык күп иде. Әхәт кайгыдан беренче очраган рюмочныйда ук литрга якын аракы эчте. Янына килеп баскан ике сукбай хатынны да сыйлады. Өстәл өсте кипкән балык калдыклары, сыра, пластик стаканнар белән тулды. Йөзләре шешенеп, тешләре коелып беткән бу карт чәчбиләр яшь вакытта матур булганга охшый. Бозыклык юлында йөри-йөри шундый хәлгә төшкәннәрдер. Әхәтнең кесәсендә акча барлыгын беләләр, үзләренә алып кайтып йоклатырга маташалар. —Ну что, сладенький, пойдем?—диде Лида исемлесе, аны култыклап. —Беркая да бармыйм мин,—Әхәт юләр түгел, аларга ияреп китсә, аны йоклап китүгә үк чишендерәчәкләр —Иди отсюда! —О. какой грубый!— диде икенчесе, авызындагы балыкны суырып. Аннары бокал төбендәге сыраны кабып куйды,—Давай-давай, а то тебя менты заберут. Вишь, сколько их здесь ходит! Әхәт милиционерларны исереклеге белән генә абайламаган икән. Ахыры Башы журналыбызның 3 иче санында —Мин үзем милиц.Терсәге турысында торган бокал «шалт* итеп идәнгә төшеп ватылды. Рюмочныйдагылар барысы да шул якка борылды Игътибарны үзенә җәлеп игге инде. Өстәл янына шундук ике милииионер килеп басты. —Хулиганим'.’ Ваши документы, гражданин! —Какие документы?—Әхәт күтәрелеп милиционерга карады. Сержант Тәбәнәк кенә буйлы. Кайдадыр күргәне бар —Бәрәч, Гафуров ич бу!—Милиционер авызын ерып кулын анын җилкәсенә куйды —Таныйсынмы мине? Әхәт аны искә төшерергә тырышып карады, ләкин булдыра алмады —Кем син? — Во. дает!—сержант кычкырып көлеп җибәрде —Милиция мәктәбен хәтерләмисенмени? Кызлар артыннан бергә чаптык бю —Адаш?—Әхәт айнып киткәндәй булды.—Менә сина мә! Нишләп йөрисен монда? —Безнеке билгеле инде, тәртип саклап йөрибез. Ә син үзен нишләп йөрисен? Каян таптын бу хатыннарны? —Мин аларны сыйладым гына. Сержант авыз ачып калган чәчбиләргә таба борылды —А ну, быстро ноги! Аларны рюмочныйлан чыгарып җибәргәч, адашы Әхәтне култыклап атлы —Әйдә, кайтарып куябыз Кайда яшисен? —Энекәштә. Кольиодан ерак түгел Милиционерлар аны култыклап машинага өстерәделәр Тау белән тау гына очрашмый икән шул. Адаш белән бик дус иде алар Баулыдай иде ул. Әхәт Сәрия белән танышкан көнне дә Горький паркына бергә бардылар —Хатынын ни хәлләрдә?—дип сорады адаш, машинага утыргач —Син аны хәтерлисенмени? Сержант көлеп куйды —Хәтерлим, кәнишне. Мин анын иптәш кызына өйләндем бит Беләсен инде син моны, исереклеген белән генә исенә төшерә алмыйсын Икс балабыз үсеп килә. Берсе малай, берсе кыз. Синеке ничәү? —Кыз гына бар. —Син, адаш, бер дә болай эчми иден кебек. —Сәбәбе бар, димәк. —Милициядә эшлисенме сон әле'* -Юк —Нигә? — Кудылар. —ЧП килеп чыкты, ызначит? — Бер каракны кыйнауда гаепләделәр. — Гаҗәпләнмим, туган. Безне бөтен нәрсәдә дә гаепләргә мөмкиннәр Узган елны мин син утырган рюмочныИда аунап яткан бер исерекне айныткычка тапшырган идем Баксам, китереп җикергәнче теге \ леп киткән Миңа кадәр кыйнаган булганнар. Туганнары гаепне минем оскә оя башлады Көчкә котылдым, малай. Аны кыйнаганнарын бармен күреп юрган икән Кольцога җиттек. Сиңа кан тирәгә? —Ерганак урамына Кырыгынчы йорт Кәбир өйдә юк иде Әхәт үзенен адашы белән кочаклашып аерылышты Тегесе, бер килеп чыгармын әле. дип вәлълә дә бирле Инде кичке сәгать тугыз. Кая барырга’ Иттакый ага нихәлдә икән? Әхәт инде бераз айный башлаган иде. куып чыгармас әле ... Ишекне Иттакый ага үзе ачты Башта ул Әхәтне танымыйчарак торды Калын күзлеге аша текәлеп карап торгач, моңсу гына әйтте: -Йә, хода, Кәбирнен энесе бит син.. Исемеңне онытып җибәргәнмен. —Әхәт исемле мин. —Әйе шул, син гафу итә күр инде мине Картлык шатлык түгел. Уз, әйдә! Кухняга узгач, Иттакый ага чәй кайнатырга куйды. —Йә. балакаем, нихәлләрең бар?—диде ул. ниһаять, урындыкка утырып. —Ярыйсы гына болай. Ә сезнен остаханәгез кайда, Иттакый ага? -Юк инде минем остаханәм,—картның күзләренә яшь килеп тыгылды — Инсульт кичердем бит. Зиһен бетте. Куллар да калтырый башлады. Бөтен нәрсәне подвалга төшереп бикләдем. —Алай икән. . Скрипкалар ясамыйсыз инде?.. Ә сез бүләк иткәнен мин кадерләп саклыйм Чечняда булдым бит мин, Иттакый ага. Сезнен скрипканы хәзер Грозный хәрабәләре дә белә. — Кәбир әйткән иде. Исән-сау кайтуын әйбәт булган, балакаем. Карт чәй ясаган арада Әхәт үзенен биштәреннән скрипканы чыгарды. —Таныйсызмы? Өр-яна! Иттакый ага скрипканы кулына алды. —Ие шул, бүген ясаган кебек. Рәхмәт. Уйнап җибәр әле «Урман кыз»ын! Әхәт скрипкада уйный башлауга, карт ике терсәге белән өстәлгә таянып битен каплады. Нәрсә турында уйлый. Яшьлегенме? Син кем. белмим, синен шаян күзләр. Нигә, белмим, шулай багалар'’ Үксеп елый ук башлады. Димәк, Иттакый ага да хәзер бәхетсез кеше. Әллә теге вакытта әйткән үз поездына сонга калганга пошынамы0 Дөнья хәзер икенче, кешеләр дә бөтенләй башка. Ә ул алар арасында бер ятим кебек кенә. Анын чорында булган дуслык, татулык, ярдәмчеллек, күнел матурлыгы мәңгегә үткәннәрдә калды микәнни? Шул рәвешле киләчәккә атлап барган адәм баласы үзенен ятимлегенә, бетүенә, ахырына ашыга микәнни? Бу йортта инде бүтән скрипка ясамыйлар. Скрипка ясамый икән, оста дөньяда яшәүдән туктады дигән сүз. Менә анын чын ятимлеге нәрсәдә! Ул аерылмас дусты скрипка белән саубуллашкан. Үзенен монын. җанын иңдерә торган кадерле скрипкалары белән саубуллашкан. Авыр бу саубуллашу. Соңгысы бу саубуллашуның! И, адәм баласы! Үткәннәр белән киләчәк арасында яшәп, син иң матур мизгелләрне эләктереп калдырырга теләгәндәй, аларны тасмага яздырып аласын, фоторәсемгә, кинога төшерәсең. Әмма ул мизгелләр дә тора-бара кеше кебек саргая башлый. Бүгенгене үткәннәрдә калды дип сана, киләчәгең дә барыбер үткәннәрдә катачак. Тотып альт, урлап калып булмый мизгелләрне. Вакыт кына һәрнәрсәгә хуҗа, ана туктарга ярамый, ул безнең барыбызны да тарих чүплегенә ташлап, ашыгып чапкан поезд кебек һаман алга ашкына. Аңа туктарга ярамый, юкса, ул үзе дә безгә охшап калачак. Скрипка тынды. Иттакый ага һаман елап утыра. —Чыннан да. җаны бар бу сазнын,—диде ул, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, ярым пышылдап. —Сазнын? —Төркиләрдә бөтен кыллы уен коралларын да “саз” дип атаганнар. —Саз...—Әхәт кулындагы скрипкага карап алды —Матур яңгырый. —Телебез бай безнең, онытып кына барабыз. —Иттакый ага, сез бәхетлеме? —Бәхетсез мин, балакаем. Чөнки бөтен белгәннәрем үзем белән китеп бара. — Мин дә бәхетсез.—диде Әхәт, кашын жимереп.—Гомерем инде утеп бара, ә үземнән сон сокланып искә алырдай нәрсә юк. Әхәт И ггакыи агаларда озак утырмады. Алардан чыккач, ул поездда үзенен адресын биреп калдырган маржа янына китмәкче булды Ләкин кәгазь кайдадыр төшеп калган. Шул рәвешле маржа әрәм булды Төнге унбер. Фронтовик алпан-тилпән Ерганак урамына юл тотты Кәбир әле кайтмаган Ишектә кодлы йозак эленеп тора Аны куен кенәгәсенә язып куйган иде Әхәт Кодны җыеп йозакны ачкач, ул уйлап куйды: « Ничек караклар керми икән өенә? Бу йозакны ватып та була бит Эчке йозак куйса, караклар өйдә кеше бармы, юкмы икәнен дә белә атмас иде* Өйгә керүгә, ул кунак бүлмәсендәге иске кызыл диванга сузылып ятты Ята торгач, йокыга киткәнен дә сизми калды ... Бөек прокуратор Понтий Пилат бакчасы Артгарак Рим императоры жирле идарә башлыгының мәһабәт колонналар белән бизәлгән ике катлы ак сарае күренеп тора. Һәр тарафта ожмах кошлары сайрый, борынга клумбаларда үсеп утырган ал, кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләрнең хуш исе бөркелә. Кояшнын күтәрелеп кенә килгән чагы. Һәр йөз адым саен басып торган горур Рим яугирләренсн күзләре дә йомылмый Бу сакчылар императорның иудейләр наместнигы иминлеге өчен жавап бирәләр. Әхәт —Понтий Пилат. Ул Га исә белән Рим императорларының бюстлары тезелеп киткән аллея буйлап әңгәмә корып йөри. —Гайсә. синен көндәшләрен күп. Син Иерусалимга ишәккә атланып кергәч, яһүиләр синедрионы җыен җыйды. Алар сине хөкемгә тартырга уйлый. Синен әле качып котылырга вакытын бар —Беләм. Иуда, угыз көмеш тәнкәгә сатылып, мине синедрион әһелләре кулына тапшырачак —Гайсә тыныч, анын озын, таза гәүдәсе хәтта тауны чыдатырлык кебек.—Ә Иерусалимга ишәккә атланып керүем белән мин тынычлык сөюемне генә күрсәтергә теләгән идем —Ул бит синен шәкертен. —Аллаһы аны гафу итсен -Син үзекне һаман да Аллаһынын улы дип саныйсынмы’’ —Әйе, бөек прокуратор. Ул мине җиргә адәм балатарын акылына китерергә, аларнын кылган гонаһыларын юарга җибәрде Мин Тиберийга синен турыда хат язып җибәрдем Мактадым Ләкин ул сине фетнәче дип саный Күктәге илаһи Атабыз аны ла гафу итсен - Бел, пасха алдыннан сине кулга алачаклар Бер ай вакытын катып бара, пәйгамбәр. Иудсйлар синедрионы сине тәрегә кадаклатырга тели - Кадакласыннар, мин алардан курыкмыйм - Мин сине коткара алмаячакмын, Гайсә. —Аллаһы сезне гафу итсен. Яугирлөр Гайсәне урамга озатып куйдылар Әхәт-Понтий Пилат Ул Гайсәы аны коткарачагын юри әйтмәде Иман ныклыгын тикшереп карарга теләде 0 сатлык Иуданы Гайсә тәрегә кадаклангач ук. анын шымчылары асып куячак Халык Иуда үзе асылынган дип уйларга тиеш А. Гайсә. синен боек пәйгамбәр булуына Понтий Пилат тамчы да шикләнми Гаип халкын сине атаклы башкисәр Вараамга караганда да күбрәк курә алмый Хатык Кара сарык котус кебек ул Надан, хосетле. мескен, түбән Боек прокуратор әле бакчма. Хәтер ана ио тем җимешеннән ясалган шәраб йотым берат ял итеп алырга кирәк Ләкин башта т.т скрипка ясау остасы Итакины күрергә тиеш Прокуратор җинелчә генә кул чабып ала. Сакчылар башлыгы Антонио инле анын янында. Батыр Антонио! Узган ел, герман кабиләләрен тураганда, ул бер күзен югалткан. Анын легионыннан кырык кеше генә исән калган, дип сөйләделәр. Император Тиберий ана үзе хәмер эчә торган алтын касәне бүләк итте.. —Нәрсә телисез, бөек прокуратор'’ —Вифлиемнан оста килеп җиттеме? —Ул монда. —Китерегез аны. Менә нинди икән ул Вифлиемда яшәүче атаклы оста! Кечкенә генә буйлы, зәп-зәңгәр күзле. Чыгышы белән грек Өстендәге апашы инде тәмам искереп, тузып, тишелеп беткән. Шундый мәшһүр шәхес, үзе хәерче. Ул ясаган скрипкаларның тавышы көн дә император сараенда яңгырый. Нигә хәерче? Мөгаен, бөек кеше байлыкка мохтаж түгелдер. Ләкин нәрсәдәндер курка кебек. —Тынычлан, Итаки,—диде ул, эре генә кыланып —Мин сине хөкем итәргә чакырмадым. —Ә нәрсәгә чакырдыгыз?—Оста—горур, шөбһәләнсә дә, сиздермәскә тырыша. —Мина яңа скрипка кирәк. Адәм баласы кебек елый торган скрипка кирәк. —Ясарбыз, бөек прокуратор. Бер айдан ул сезнен хозурыгызда булачак. —Син көләсен мәллә миннән?.. Бер ай! —Адәм баласы кебек елый торган скрипка ясар өчен агачны елатырга кирәк. -Ничек, ничек? Агачны елатырга'1 Беренче тапкыр ишетәм.— Прокураторнын күзләрендә кызыксыну очкыны кабынып алды.—Минем агач елаганны күрәсем килә. —Алайса, сез бүген минем белән Иерусалим читендәге урманга барырга тиешсез. Бөек прокуратор риза булды, шундук атларны җигәргә кушты. Урман авызына җиткәч, Понтий Пилат авырта башлаган билен уа-уа, иренеп кенә ике тәгәрмәчле арбадан төште. Алда чаптырып барган ике яугир дә алтынсу төстәге бакыр очлам башлыкларында кояш нурларын уйнатып, матур, көчле кара атларын туктаттылар. Итаки һәм анын ярдәмчеләре утырган җигүле атны көтәләр. Оста шактый артта калган. Ниһаять, ул да артында тузан өере калдырып, бөек прокуратор басып торган җиргә килеп туктады. Урманга керделәр. Бик озак сайлана торгач, Итаки үзенен ярдәмчеләренә әмер бирде: — Менә бу җиләк агачын тунарга. Агач биек һәм шактый юан. Җир җиләгенә охшаган җимешләре җиргә кадәр асылынып тора. Ярдәмчеләр балта белән агачны каезларга кереште. Понтий Пилат көлеп әйтте: —Бу агачны кисеп каезлау җинелрәк булмасмы? — Менә шунда шул бөтен хикмәт,—диде оста, серле елмаеп —Агачны елату өчен тере килеш каезларга кирәк. Газап күрмәгән адәм скрипка тавышына елый азмаган кебек, газап күрмәгән агач та адәмне елата алмый. Яфраклары сонгы суын суырып бетергәч, без аны кисәчәкбез. Каезладылар агачны, кызганмыйча каезладылар. Моны күзәтеп торган бөек прокуратор уйга калды. «Адәм баласы да менә шулай бер-берсен каезлый,—дип уйлады ул.—Бичара агач, шәп скрипка чыгачак аннан. Ул үзенең елавы белән барысының да күзләреннән яшь агызачак». Агач шәп-шәрә калды. Нибары өске өлешендәге яшел ботаклары гына жиләк тәлгәшләрен асылындырып җилдә тирбәлә —Димәк, скрипка бер айдан әзер булачак?- дип сорады Понтий Пилат —Пасха алдыннан, хөкемдар. —Кара аны, сонга калсан, башынны кистерәчәкмен! Нәкъ шул урында Әхәт уянып китте. Шактый макмыр төшкән. Ул ялан тәпи килеш кенә өялдына чыгып, андагы кисмәктән тустаган белән су атып эчте Тышта чыпчыклар чыркылдый, күгәрченнәр гөр-гөр килә Иртәнге сәгать дүртләр тирәсе генә әле. Табигатьнең йокыдан уяна башлаган чагы Әхәт яңадан юрган астына кереп ятты Төшендә күргәннәрне тагын бер кат исенә төшереп, уйга катды. Кирәк бит. Әхәт Гайсә белән әнгәмә кора! Гел чынга охшаган төш. Каезланган җиләк агачы Жир йөзендә мондый матур агач барлыгын белми дә иде ул. Кәбир дә кайтмый ичмаса Кайда йөри? Йөрсә йөрер шунда, егет кеше бит. ана кайтмау килешә. Кызлар артыннан чаба торгандыр Исән генә булсын Баш авыртуы көчәйгәннән-көчәя барды Колак тирәсендә нәрсәдер зырылдап очкан кебек. Чү! Кемдер эндәшә... Кәбир тавышы түгел. Әхәт күзләрен ачып як-ягына каранып алды. Тәрәзәдән озын бодрә чәчле, кара сакаллы адәм карап тора. Яше утыз-утыз бишләрдә булыр —Нәрсә кирәк?—дип кычкырды Әхәт, ачуы чыгып, һәм кулын авырткан башына куйды... Тәрәзәдән караганчы, ишек шакылдатса ни була? Сикереп торып тәрәзәгә күз салды Сәер адәм Кыйнаганнармы? Йозсннән әллә пычрак тир. әллә кан саркый —А. бөек прокуратор! Нәрсә? Нинди прокуратор9 Төштә күрде бит ул аны Әллә берәрсе шаяртамы9 —Кем син? —Сез газаплы үлемгә хөкем иткән Гайсә мин, боек прокуратор Әхәт кычкырып көлеп җибәрде Һы. чыннан да бөек прокуратор ич ул! Кайда хезмәтчеләр, тән сакчылары? Нәрсәдер буталды аның миендә. Әхәт иде ич ул Күптән түгел Чечнядан кайтты Чечня9 Нинди Чечня ’ Беренче тапкыр ишегә. Булмады ул беркайда да. Бер ай элек кенә Гайсә белән үз биләмәсендәге бакчада әнгәмә корып йөрде —Антонио!— дип акырды ул. галибанә тавыш белән —Кая югалдыгыз, кәмшек танаулар?! Жәзага тартам барыгызны да! Һәр тарафны куе томан төреп алды Ул кайда? Колак пәрдәләрен сыхлатып. елаган, ыңгырашкан, нәләг укыган тавышлар ишетелә Томан тарала. Йа Раббым' Иерусалим читендәге Гарәфә калкулыгында ул! Тән сакчылары беркая да китмәгән, баһадир, горур Антонио да анын янында басып тора Каршыдагы оч баганага оч адәм кадакланган Уртада- Гайсә. Аның битендә, кулларында, күкрәгендә, шәрә ботларында буй-буй булып агып кипкән кан эзләре Бөтен тәне камчы белән сыргаланып беткән Пәйгамбәр күккә багып инәлеп кычкыра — И боек агам, кичерә күр бу адәмнәрне! Тирә-юньдә кара халык. Берәүләре көлә, икенчеләре башын җиргә орып елый Якында гына йөзтүбән килеш яткан хатынның ташлы туфракны тырный-тырный тырнаклары төшкән. Ләкин ул авырту ны сизми, ыңгыраша- ыңгыраша туфракны ике кулы белән бер үзенә җыя. бер чигкә этә Берәү Гайсәгә акыра —Атан күктә булгач, нигә коткармый? —Ха-ха-ха! Шул сүзләрне генә көткәндәй, каты итен җил исте Моңа кадәр аяз булган күктә кара болытлар пәйда булды. вз —А, бөек атам! Халык, бер-берсен таптап-изеп, кайсы кая кача башлады. —Яшенле янгыр килә! —Гайсәнен күктәге атасы бездән үч ала! —Кичер безне, и, Аллаһы! Понтий Пилат кына бернәрсәдән дә курыкмый. —Антонио! —Тыңлыйм, бөек прокуратор! —Иуданы асып уйганыгызны кеше күрмәдеме? —Юк, бөек прокуратор... Дөресен генә әйткәндә, ул без килеп җиткәнче үзе асылынган иде. —Әйбәт булган. Сенидрион әһеле Иосифка әйт, бүген төнлә каравыл алышынганда Гайсәнен гәүдәсен баганадан төшереп, үзенә алып кайтсын. Мин анын янына ин яхшы табибләрне җибәрермен. —Яхшы. —Яхшы түгел шул. Тиешенчә җавап бир мина! Антонио үрә катып тагын җавап бирде: —Үтатер, бөек прокуратор! —Карагыз аны, Гайсә үләргә тиеш түгел,—Понтий инде яшен уйнатып җиргә янгыр коя башлаган күк йөзенә күз салды.—Хәер, Аллаһы аны ярдәменнән ташламас. Понтий Пилат инде үз биләмәсендәге бакчада йөзем шәрабе эчеп утыра. Кәефсез. Кулында Итаки ясап биргән скрипка. Изге уен коралы бу. Адәм кебек елый. Тереләй тунадылар бит агачны. Прокуратор грифта бармакларын йөгертеп ала. Күңелендә баганага кадакланган пәйгамбәр сурәте. Әкрен генә борын астыннан җыр суза: Күктән көлгән адәм көлгә әверелер. Җилкәй көлен чәчәр урларга. И , Аллаһы, Рим да бер көн җимерелер, Азык булыр кара бурларга... Скрипка тынды. Понтий Пилатнын күзләрендә яшь. Эчтән генә уйлый: «Аллаһы каршында саваплы эш эшләдем. Ләкин адәмнәр пәйгамбәрне Рим прокурагоры коткарган дип уйламас. Алар әле гасырлар буена мине каһәрләр». —Бөек прокуратор!—Антонио эндәшә. —Нәрсә булды? —Император Тиберийдан чапкын килде. Ул сезгә бик тә ашыгыч яшерен хәбәр калдырды. —Нигә мина үз куллары белән тапшырмады? —Көнбатышта вееготлар баш күтәргән, Иерусалимдагы легион башлыгы Кантарийга хәбәр белән чаптырды. —Ярый, ачып укы! —“Хәрби тәртип ’ буенча миңа бу хатны ачарга рөхсәт ителми, бөек прокуратор. — Мин сина ачарга кушмыйм бит. укырга гына боерам. “Хәрби тәртип”тә яшерен хатны ачкан өчен үлем җәзасы каралса да, аны уку турында бер сүз дә әйтелмәгән —Понтий Пилат мыскыллы елмаеп куйды —Мескен империя, хәзер анын хәрби тәртибе генә түгел, законнары да чиле-пешле. Антонио пакетны ачып император Тиберийнын хатын укырга кереште: Кадерле дустым! Яшерен канцелярия синен Гайсә исемле фетнәче иудейны үлемнән коткаруын турында хәбәр итте. Шәхсән мин үзем бу әләккә ышанып бетмим. Чөнки мона кадәр син минем ин ышанычлы идарәчеләремнен берсе илен. Исендә тот, бер айдан син Римда булырга тиеш. Сенат та сине түземсехтек белән көтә. Хат шактый озын иде. Понтий Пилат Антониога, житге. дип кул изәде. —Манка.— дип мыгырдады ул. тешен шыкырдатып —Гайсәне бер генә тапкыр күрсә дә, болай димәс иде ул. Анын аркасында мин Аллаһынын үзе тарафыннан жибәрелгән пәйгамбәрнең изге канын агыздым Тәрегә кадакланган гадәти кеше өч көндә терелә аламы? Юк! Сөнге ун як кабыргасыннан кереп сул як кабыргасыннан чыккан гадәти адәм үлмичә кала аламы? Юк! Сенаттан курыкмыим мин Теләсә нәрсә эшләсеннәр Туйдырды мине бу эш. Адәм язмышлары белән уйнап кара гөнаһыга чумып беттем. Инде, ичмасам, үләр алдыннан булса да изгелек кылып яшәргә кирәк. Прокуратор скрипканы кулына алып тагын җырлый башлады О Цезарь. синсн империяңнең Шанлы чаклары кайда? Үткәннәрне сагынам мин күп чак. Үләсем килә яуда. —Абый! Абый, дим!—Кемдер Понтий Пилатнын аркасына төртә. Кемнен кодрәте житте! АнтониомьГ" Бөек прокуратор скрипка белән кизәнмәкче булды, ләкин үзенен энесен күреп туктап калды Кәбир1 Кесарь аны империянең көнчыгышына легион башлыгы итеп җибәргән иле Кайтып җиткән, димәк. —Исән!—диде ул. аны кочаклап.—Утыр, йөзем шәрабеннән авыз ит. юлда йончыгансыңдыр. Тиберий җибәргән хатны укыйсын киләме? — Нинди шәраб? Нинди Тиберий?—диде Кәбир. тәмам аптырап Әхәтнен күзләре зурайган. Өстәлдә һичнинди шәраб та. чат та юк —Тәртип бетле Рим империясендә. Мин лыгырдап утырган арада тән сакчылары бөтен шәрабемне урлап бетергән! Асам барысын да1 Антонио! Башын-күзсн аларткан абыйсы, өй буенча арлы-бирле йөренеп, авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә сөйләнүен дәвам итте — Нигә Тиберий үзенен кайчан да булса мәңгелеккә китәчәге турында уйламый икән? Икегә икене кушкач дүрт килеп чыккан кебек гап-гади хакыйкать, югыйсә! Шуна җаным сызлый минем, энекәш. Үлем барыбер киләчәк. Колга да, түрәгә дә, императорга да киләчәк -Син авырыйсын, абый,—диде Кәбир. аны тынычландырырга тырышып Ләкин Әхәт тынычланмый, киресенчә, ниндидер Антон ион ы эзләп юлында очраган ботсн нәрсәне кыра башлады «Чечен синдромы,—дип уйлады хуҗа —Дөресрәге. Рәсәй синдромы Ычкынган абый!» Кәбир өйдән сиздермичә генә чыгып күршеләреннән «ашыгыч ярдәм, машинасы чакыртты Ярдәм тиз килеп житге. Кылыч дип белеп пычак болгап Йөргән Әхәтне таза медбратлар шундук бөкләп салды. Әхәткә укол кададылар Инде каршылык күрсәтә алырлык хәлдә булмаса да, ул дулаудан туктамады —Антонио!. Хыянәт! Фетнә"-дип акырды ул бар көченә Медбратлар инде аны урамга алып чыгып бара. Такыр башлыеы-кизү табиб икән. Авыр очрак,—диде ул. Көбирнсн хәленә кереп —Аңлавымча, бу— абыегызмы? —Әйе. —Өйләнгәнме? — Бер баласы бар. —Кайда яши? —Шәмәрле бистәсендә. Урамга чыктылар. Машина эченнән тавышы урманнарны тоткан Әхәтнен хурланып елаганы ишетелә: —Рәхмәт сина, энекәш! Белмәдем мин синен Тиберий шымчысы икәненне. Карап тор, вакыты җиткәч, ул синен дә башынны кисәчәк! Ашыгыч ярдәм машинасы китеп баруга, Кәбир өйгә кереп абыйсына дигән кирәк-яракны пакетка тутыра башлады. «Менә сиңа, күрәселәрен булса,— дип уйлады ул, эче пошып.—Эше барып чыкмаган инде, стресстан ычкынган». Рамиләдән генә кайтып килеше иде анын. Кичә Северный бистәсендә яшәүче бер эшмәкәр хатыннан арзан гына бәягә ак төстәге мебель гарнитуры алып кайттылар Иртә беләнгә кадәр җыйдылар. Булачак кияү генә Галия белән төнге унбергә кадәр телевизор карап утырды. Эшкә ярамый икән шәһәр егете. Нәрсәсен ошатты анын Рамилә, һич кенә дә башына китерә алмый! Студент, имеш. Сөйләштереп карады инде. «Муму»ны Достоевский язган дип тартыша. Мөгаен, сессияләр вакытында да имтихан алучы укытучыларына акча түләп котыладыр. Югары уку йортларында хәзер шулай. «өчле»нен дә үз бәясе бар. Юридик факультетта уку өчен кин эрудицияле кеше булырга кирәк, ә Илсурның көн дә Рамиләләрдә ятып укырга нинди вакыты булсын? Авызында гел затлы тәмәке. Кәбир әнә гомере буе эшләп тә иң очсыз «Прима» тартып йөри. Сәерлеге дә бар егетнен. Матур гына йөри дә. йә балконга, йә урамга чыгып кергәч, лампочка кебек кызарган күзләре челт-челт итеп йомыла башлый. Бу турыда Рамиләгә дә әйтеп караган иде. Хатын, аллергиядән ул, Илсур хастаханәгә ятарга җыена, дип җавап бирде. Бәлки аллергиядәндер дә, әмма Илсурның дусты Рәдифнен күзләре дә гел кызарган була бит. Ул да ике көннең берендә шушында ята. Кайчан кермә, телефонда утыралар. Әйтерсең, ниндидер бер җитди эш кыралар Гомумән, нәрсә генә булмасын, сырыктай егетләрнең Рамилә өендә җыелып ятуы бик ошап җитми иде Кәбиргә. Үз гаиләсе булса, ул аларны инде күптән куып чыгара иде. Ә Рамилә йомшак, кызының егетен үпкәләтүдән курка. Галия бүген дә иртәнге алтыда гына кайтып керде. Бүген иртә белән Кәбир Рамиләгә тәкъдим ясады. Төштән сон алар кибеткә барып булачак хатынына туй күлмәге сайларга тиешләр. Очрашу урыны—“Балалар дөньясы” кибете. Ә хәзер аңа абыйсы янына хастаханәгә барып кайтырга кирәк. Аннары эшкә барып бер күренеп алгач, анын вакьггы буш булачак. Журналист хезмәтенең жайлы бер ягы бар: телисен икән, эшендә утырып эшлә, телисен икән, өендә ят Ин мөһиме—мәкаләң генә вакытында әзер булсын. Ә Кәбирнен материалы җитәрлек. Бөтендөнья татарлары конгрессына килгән унлап чит ил кунагыннан бер дигән интервью алган иде ул. Биек таш койма белән уратып алынган ике катлы таш хастаханә бинасына керүгә, һәр ишекне ачкыч белән бикләп йөрүче яшь кенә шәфкать туташы аны табиб янына кертеп җибәрде. Табиб кечкенә генә буйлы, урта яшьләрдәге ир-ат—аны бик җылы кабул итте Башта ул Әхәтнен тәрҗемәи хәле белән кызыксынды, аннары гаиләсе турында сорашты Кәбир. һичбер нәрсә яшермичә, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. —Да. эчергәннәр егеткә Лаеш шулпасын,—диде табиб, башын чайкап.- Тяжелый случай. Тиз генә терелтә алырбыз дип вәгъдә бирә алмыйм. Терелеп беткән очракта да. практика күрсәткәнчә, рецидивлар булырга мөмкин Бүгенгә без аминазин белән генә чикләнергә булдык. Иртәгә дә хәле яхшырмаса, бүтән төрле препаратлар кулланырга туры килмәгәе Кара хәсрәттән тәмам коелып төшкән Кәбир редакциягә сәгать уникеләр тирәсендә генә килеп җитте. Сергач татарларына багышланган мәкаләсен көч-хал белән генә номерга әзерләп бирә алды. Ул редакциядән чыкканда инде ике минуттан дүрт тула иде. Трамвайга утырмады, алар Гукай мәйданына кадәр диярлек бер-бер артлы тезелеп туктап калган Бүген коммунистлар Печән базары тирәсендә пикет ясарга тиеш иде Мөгаен, шулар эшедер Очрашу урынына Кәбир жәяүләп кенә китте Рамилә аны инде котеп тора. Нинди сылу хатын' Киенә дә белә бит Озын итәкле өрфия кызыл күлмәге әллә каян күрсәтеп тора үзен. Чыраена карап кырык яшь бирмәссең, йөзе шома, ак Зифа буе яшь кызларны көнләштерерлек. Алар бик озак кибетләр буйлап йөрделәр, әмма күнелгә ярардай туй күлмәге таба алмагач, кечкенә генә бер кафега кереп әфлисун СУЫ эчтеләр, туңдырма ашадылар. Рамиләне Кәбир таксига утыртып җибәрде Абыйсын хастаханәдән чыгара калсалар, ул өйлә булырга тиеш Фаҗига Төнге уникегә кадәр компьютер артында утырды Кәбир Мәкаләләр бик коры чыкты. Чөнки игътибарын туплый алмый интекте Мантыйгы булгач, шул җиткән. Анларлар әле. Башта акылдан язган абыйсы күнслдән чыкмады «Әти-әнигә хәбәр итәргәме, юкмы?—дип уйлады ул,—Карт бит инде алар, шундук урын өстенә менеп ятачаклар. Сәриягә хәбәр игеп тору кирәк булмас. Ятсын үзснен Витясы куенында. Аждаһа! Бусы да чүп остснә чүмәлә булды» Аннары Кәбир Рамиләне искә төшерде. Балдан татлы бу хатын ана үтә күренмәле кебек тоела. Үбеп туя алмый Матур йөзенә, озын керфекләренә сә1атьләр буе карап торса да армас иде Йә, илаһы. нигә ул шундый сөйкемле'’ Мәкаләләрне принтердан чыгарып бетергәч, ул утны сүндереп караватка сузылып ятты Тышта сибәләп торган янгыр. дивар сәгатенсн текелдәве күңелдә шом хисе уята Ялгыз тормыш туйдырды Хатын-кыз жылысы булмаганга шомлы бу тынлык. Их. янда бср-икс сабый да йөгереп йөрсә дөньялар түп-түгәрәк булачак лабаса. Нәрсә ул язу? Ятимлекнең башы Һәм ятимлекнең дәвамы да ижат була торгандыр инде. Укымыйлар безне Такташлар бәхетле булган, аларны егылып укыганнар. Чөнки татар манкортларга бүленмәгән булган ул чакта Булгандыр берән-сәрән, ләкин моның кадәр үк булмагандыр. Бетә татар дип кайгыралар. Беткәне бетә торсын. Аның каравы, өч кенә татар булса да чын татарлыгын саклап кала икән, бу мең тапкыр кадерлерәк. Алдагы көндә Кәбир сәер төш күрде Имеш, тирән генә ерганакта яп-ишь егетләр һәм бер кыз үтерешкә карта уйный Бер мәлне кызнын аркасына пычак белән кададылар. —Әни-и!—Кыз үкерә-үкерә үргә таба чабып китте. Кәбир. мине дә үтереп ыргытмагайлары дип. куркудан ярга үрмәләде Яр бик текә Өскә менсә, анда баракка охшаган иске агач йорт гора. Тәрәзәдән генә эчкә сикерде.Анда шыгрым туды шәрә хатын-кыз иде Арада берсе бик чибәр, ачык сары төстәге озын чәче биленә кадәр салынып төшкән Кыз чәчен тарады да тәрәзәдән чыгып китте Баксан. анын гәүдәсенең билдән алып аягына кадәр булган өлеше зәп-зәңгәр! Төштә шәрә хатыннар күрү хәерлегә түгел Менә шул да Кәбирне бик борчый иде Инде йокыга китәм дип ятканда, тәрәзә артында машина килеп туктаганы ишетелде. «Кем булыр бу?-дип уйлады ул. гәрәзә пәрдәсе аша үтеп кергән фара яктысына карап Менә капка дөбердәттеләр Торып пәрдә читеннән генә урам якка күз салды. Мантия машинасы икән Өстендә зәңгәр «ут» уйнап тора Нишләп йөриләр? Хәер. б> урамда сш була алар Әлс өченче кон генә каршы яктагы Портта яшәүче ике үсмер малай артыннан килгәннәр илс. Мәктәптә бер укучыдан акча кысканнар. Бирмәгәч, кыйнаганнар. Хәзер кыйналган малай хастаханәдә ята. Ә ике атна чамасы элек урамнын аскы ягындарак яшәгән Матрена түтәйне талап чыкканнар. Авызын скотч белән ябыштырып, аркасына үтүк белән басканнар. Үтермәгәннәр үтерүен. Әмма гомер иткән карчыкка бусы да бик җитеп тора. Авыр хәлдә ята, дип сөйләделәр. Кәбир трусиктан гына болдырга чыгып басты. —Кем бар анда? —Милиция! Ачыгыз! Капканы ачуы булды, мыеклы милиционер фонарь белән Кәбирнең йөзенә яктыртты. Барысы да плащтан. Фуражкаларының козырегыннан яңгыр суы агып тора. —Гражданин Гафуров? —Мин. —Киенегез. Хәзер сез безнең белән китәчәксез. —Ә нәрсә булды? Ул арада берсе Кәбирнен кулларына тимер беләзек кидереп куйды. Сизми дә калды, каһәр. Тимер беләзек белән киенү авыр иде. Булдыра алмаган жирдә ментлар булышты, булышмаганнары авызларын ерып карап торды. Кәбирне култыклап иске «ВАЗ» машинасының арткы кәнәфиенә утырттылар. Берәү дә сөйләшми, әйтерсен телләрен йотканнар. Ике яктан шундый каты итеп кыстылар, муенны гына борып була. —Кая алып барасыз мине ?—дип сорады аңына да килеп өлгермәгән Кәбир. —Баргач күрерсең. «Ярый, бара торыйк,—дип уйлады ул.—Минем бернинди дә гөнаһым юк. Бутаганнар кем беләндер». Машина иске аэорпортны узып заманча төзелгән биш катлы бина янына килеп туктады. Яңгыр койса да—яп-якты. Бетон баганаларда люминисцент лампалар яна. Сул яктарак озын ак чыршылар үсеп утыра. Пыяла ишектән атлап керделәр. Кизү милиционер документларны тикшереп тормады. Алар инде баскыч буйлап икенче катка күтәрелә. Озын коридор. Кайдадыр бер хатын-кызнын үкереп елаганы ишетелә. Уникенче бүлмә ишеге каршында туктадылар. Тагын бер «берле»се булган инде, анысы урынында келәй эзе генә күренә. Милиционерларның берсе шакып кына ишекне ачты: —Гафуровны алып килдек. Кәбир эчкә узды. Бүлмә шыксыз. Балта асып куярлык тәмәке төтене. Диварга ябыштырылган ак обой ертылып-таушалып беткән. Уртада бер өстәл, аның артында утыз яшьләрдәге бер ир утыра. Өстәлнең икенче ягында тагын бер урындык тора. Бүлмә хуҗасы иске генә костюмнан, күлмәк изүе ачык. Баш сөяге ике яктан тиски белән кысылган кебек озынча күренә. Күзләре кечкенә, карашы аркылыга тишеп чыгарлык. —Узыгыз!—диде ул, урындыкка күрсәтеп. Кәбир урындыкка утыргач, хуҗа өстәл лампасын ана табарак борып, сүз башлады: —Минем фамилиям Голубцов. Следователь по особо важным делам. Сез беләсезме үзегезнең монда нәрсә өчен утырганыгызны? —Белмим. Голубцовның күзләре кысылып куйды. Елмая. —Гражданка Айбулатова сезгә танышмы? —Айбулатова?... Беренче тапкыр ишетәм. —Ялган.—Голубцов өстәлгә зәңгәрсу төстәге китап чыгарып куйды.— Сезнекеме? Кәбир терәлде дә катты. Анын китабы ич бу! —Әйе. минем китабым. —Ә анын беренче битенә нәрсә язылган9 Укыгыз, укыгыз. —Укыдым. —Димәк, сез бу китапны гражданка Рамилә Айбулатовага бүләк иттегез, шулаймы? Рамиләнен фамилиясен белми икән Кәбир Вәт. ангыра! Ә үзе аны яратам дип йөргән була. Алдашкан кебек килеп чыкты, каһәр —Рамилә белән берәр нәрсә булган мәллә?- диде ул. мич кебек агарынып. — Менә, ә сез аны, андый кешене белмим дигән буласыз. —Фамилиясен генә белмәгәнмен мин анын Без якын араларда кавышырга җыена идек. —Беләбез. Шунын өчен дә сез.. —Әйтеп бетерегез. —Галия сезгә комачау итә иде. шулаймы? Ялгыз хатын, ике бүлмате фатир, дача... — Мин сезнен тел төбегезне аңламыйм. — Бик яхшы аңлыйсыз. Галияне сез үтердегезме9 —Нәрсә?..—Кәбирнең башы әйләнеп китте. Ниндидер саташу бу! Галия. Йә. Раббым'—Аны үтерделәрмени? —Кичке сәгать бишләр тирәсендә кайда булдыгыз? — Рамилә белән кибетләрдә йөрдем Сәгать сигез тулганларак таксига утыртып өенә кайтарып җибәрдем —Гражданка Айбулатова белән йөрдегезме? —Әйе. Анын үзеннән сорамадыгыз мыни9 Тикшерүче Кәбиргә ышана башлады кебек Һәрхәлдә, ул ана инде каш астыннан карамый. —Айбулатова сөйләшә алырлык хәлдә түгел иде.—диде ул —Килене аны үзләренә алып кайтып китте. Фатир сак астына атынды. Анда тикшерү бара —Ә нигә мине кулга алдыгыз9 —Айбулатова гел сезнең исемне кабатлап торганга күрә. Өстәвенә пианинода сезнсн китап ята. — Нинди ахмаклык,—диде Кәбир —Мин кирәк булганга кабатлаган инде ул исемемне Ә сез... —Димәк, без аны аңлап җиткермәгәнбез. Хәле авыр иде. хәтта ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга туры килде Иртәнге сәгать өч. Кәбир такси алып Рамиләләрнең киленнәренә китте Машинага утыргач кына акчасы юклыгын искә төшерде ул. Рульдә яшь егет иде Хәлне аңлатып биргәч киреләнмәде, аны шәһәрнең икенче башындагы Кол Шәриф урамына—тугыз катлы йорт янына китереп куйды Кәбирнең монда булганы бар Бер көнне узып барышлый Рамилә белән киленнәре Людада чәй эчеп чыкканнар иде. Энесе аннан инде аерылган, хәзер ул икенче хатын белән Түбән Камада яши Ә Рамилә ана гына карап туганлык җепләрен өзә торган хатын түгел Ул Люда белән дә. анын кызы Римма белән дә аралашып яши Ишекне Люда ачты. Теге вакытта чәче каштан төсендә иде. бу юлы сарыга буяган Күзендә нур әсәре юк Хәсрәт шундый итә адәм баласын. Борынга корвалол исе килеп бәрелде Үле тынлык -Йоклады мәллә?—дип пышылдады Кәбир. керә-керешкә Юк, диванда утыра,—Люда үзе дә елап беткән —Акылдан язмагае дип куркам, инде икс сәгать бер ноктага карап утыра Чыннан да. кунак бүлмәсендә утырган Рамилә бөтентәй үз-үэенә охшамаган иде Чәчләре тузгыган, елаудан йөзе шешенеп беткән, күз төпләре эчкә кереп баткан, ә зәңгәр күзләре ниндидер бер чиксеалеккә төбәлгән кебек. —Рамилә,—Кәбирнен күзенә яшь килеп тыгылды. Дәшми. Янына утырып, аны бер кулы белән кочаклап алды. Таш кебек катып калган, бахыр. Акылдан язмагае. Болай калдырырга ярамый. Нишләргә? Нашатырь иснәтеп караган иде, сизми дә. Яңакларгамы? Кинода күргәне бар. хәсрәттән телсез калган кешене яңаклагач, ул башта елап җибәрә, аннары акылына килә. Шулай итте дә. Рамилә башта әкрен генә, аннары ынгыраша-ынгыраша елый башлады. Йөзе белән диванга капланды. Булды, димәк, акылдан язмаячак. Хатыннар төне буе елашып утырдылар. Хет стенага үрмәлә! Рамилә инде үтерүчене белә: —Илсурны кулга алырга кирәк. Ул—наркоман! Нинди наркоман? Бу хакта сүз чыкканы юк иде кебек. Ә-ә, менә ни өчен кызарган булган аның күзләре! Димәк, анын дусты Рәдиф тә наркоман! Каян белә? Серне Люда чиште. —Рамиләгә бер көн алдан гына. Илсур наркотиклар белән сату итә дип, бер хатын шылтыраткан булган,—диде ул.—Үзенен исемен әйтмәгән. «Юләр,—дип уйлады Кәбир,—Нигә чара күрмәгән? Мина әйткән булса да...» Ин газаплы көннәр алда иде әле... Моргта Иртәгә Россия суверенитеты бәйрәме. Шуна күрә бүген бөтен җирдә дә кыска эш көне. Галиянең гәүдәсен моргтан алып өлгерергә кирәк. Бәйрәм конне һәм аннан сон килә торган шимбә белән якшәмбе көннәрне исәпләсәң, аны аннары өч көннән сон гына алып булачак. Татарда мәетне никадәр тизрәк күмсән, шуның кадәр саваплырак. Көн прокуратурада узды. Морг ябылырга инде яргы гына сәгать катып бара. Прокурор кул куймыйча мәетне бирмәячәкләр. Ниһаять, ул кайтып керде. Ниндидер кинәшмәлә булган икән. Ләкин секретарь кыз кертергә ашыкмый. Хужа телефоннан сөйләшә, имеш. Кәбир түзмәде, эре-эре адымнар белән анын кабинетына кереп китте. Баксаң, ул кофе эчеп утыра икән. Озын-озак кинәшмәдән соң хәл алуы үзенчә. —Иптәш прокурор, безгә сезнен имзагыз кирәк!—диде Кәбир, шартлатып.— Морг ябылырга унбиш минут калып бара. —Ә?.. Морг’ Китерегез кәгазегезне,—Прокурор горып ук басты —Нигә шулай бик сон? —Сез кинәшмәдә идегез бит. —Әйе, әйе, киңәшмәдә идем шул. Морг ябылырга биш минут кала гына барып җиттеләр. Озын өстәл артында утырган ак халатлы карт марҗа Кәбир сузган кәгазьне алып, ана күтәрелеп тә карамыйча сорап куйды —Кая күмәсез? Ир югалып калды. Бу турыда уйларга өлгермәделәр әле. —Белмим,— дип җавап бирде ул, аптырап калып Маржа авызын зур итеп ачып җикеренә башлады. —Ничек инде белмисез? Мина журналга теркәп куярга кирәк. Белмәсәгез, мәетегезне бәйрәмнән сон килеп алыгыз. Ә минем эш сәгатем бетте. Все, досвидания! Кәбир шундук үз-үзен кулга алды. —Гафу итегез... Мин сезне аклап җиткермәгәнмен икән. Самосырова зиратына күмәбез без аны,—диде ул, йомшак кына тавыш белән. Дорфа кыланырга ярамый, юкса, чыннан да кайтып китәчәк. —Күптән шулай дияргә иде аны.—Маржа мәет турындагы мәгълүматны өстәлдәге кенәгәгә теркәп куйды —Хәзер алсагыз да була. Бишенче рефрежератор. Мәетләр саклана торган ишек ачылгач, Кәбир цинктан эшләнгән тәгәрмәчле арбада яткан Галиянен гәүдәсен күреп өнсез калды. Өстен ак жәймә белән каплаганнар, йөзе генә күренеп тора. Кычкырыш, елаш башланды. Рамилә инде аягында да басып тора алмый, аны ике ягыннан култыклап аллылар Түбән Камадан. Кама Тамагыннан. Башкортстаннан кайткан туганнары да. Галия белән уйнап үскән, бергә мәктәптә укыган егетләр-кызлар да монда Илсур белән Рәдиф кенә юк Галияне килен дип атап йөргән ата-ана да күренми Юкса Илсурның әнисенә операция булгач. Галия аны өч көн буе саклап утырган иде Галиянен гәүдәсен алып кайткач ике сәгатьтән артык урамда басып торырга туры килде. Фатир һаман да сак астында иде Ниһаять, керделәр. Кунак бүлмәсенең ишеген салдырып, мәетне шунда урнаштырдылар. Тагын елаш башланды. Рамилә берничә тапкыр ансыз егылды. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, беләгендәге кара кан тамырына укол кададылар. Ул йоклый сыман, ләкин барыбер ыңгыраша. Мондый чакта ана күңелен оныттырып буламыни? Ике тапкыр телефоннан шылтыраттылар Һаман бер егет тавышы —Галю можно?— Галияне урысчалатып әйтүе инде Кем бу? Җинаятьче һәрвакыт корбаны белән кызыксына, диләр Бәлки ул чыннан да Галиянен үтерүчеседер? Номеры чыкмый. Димәк, автоматтан шылтырата. Тавышын да үзгәртеп сөйләшә кебек Үтерүче кайда? ... Галияне Самосырово зиратына җирләделәр Мәрмәрдән эшләнгән кабер ташына Кәбир үзенен шигырен язып куйды Язган безгә. яп ан очрашырга. Туфрак булып мәшс кавышырга Аннары Кәбир белән Рамилә прокуратура юлын таптый башлады Рамилә тәмәке тартырга өйрәнде. Әле ана каты бәрелергә ярамый Тартсын Ул— бердәнбер кызын югалткан бәхетсез ана. Анын төннәр буе йокы күрмичә багып үстергән чәчәк кебек унтугыз яшьлек кызын үтерделәр Сулган, кибә башлаган чәчәк рәвешенә керде ул. Бүтән беркайчан да элекке матурлыгын, сылулыгын кайтара алмас инде Рамилә Анын күз чагылдыргыч матурлыгын кызы Галия белән урладылар Прокуратурада Илсурдан инде сорау алганнар Ул берни дә белми Имеш' Качып йөрмәс иде гаебе булмаса. Нигә наркоманны университетта тоталар, дип сорагач, тикшерүче, наркотик кулланган өчен генә университеттан кумыйлар шул бездә, дип жавап бирде Закон сакчысынын шундый сүзеннән сон ана ничек ышанырга? Кәбир белән Рәсимә үжәт булмасалар. Рәдифне эзләргә дә уйлаучы юк иде Тикшерүче алар килгән саен зарлана. Янәсе Совет районында шушы арала гына да сигез кеше үтерү очрагы теркатгән. барысына да өлгереп булмый. Баксан. Илсурның дусты Рәдиф Галия үтерелгән көнне үк юкка чыккан. Качканмы' Үтергәннәрме? Аны шундук оператив эзләүгә бирделәр Милиция эзләп килгәч, өнисе: "Белмим мин анын кайда икәнен, белергә дә теләмим".-дигән. Атар аны, үзләрен фатирсыз калдыра күрмәгәе дип, пропискадан да төшереп куйганнар. Акча бирмәгән өчен Рәдиф бертуган сенлесен дә буып үтерә язган. Тикшерү өч айга сузылды. Рәдиф һаман да табылмагач, прокуратура җинаять эшен туктатып торырга булды. Оператив эзләү берни дә бирмәде Жылы кабинетта компьютер артында гына шәһитләрдән сорау алып утырып җинаятьчене тотып булмый шул. Ялган күрсәтазәр икән детектив фильмнарда. Аларга тавык суйдылар ни дә, кеше үтерделәр ни. Кыскасы, адәм кайгысына күнеккән бәндәләр бу. Кайда соң бездә халык тарафыннан яратылган гаярь егетләр? Алар юк. Булса да, бик аз гына булыр. Беркетмә төзергә кәгазьләре дә юк бит бу мескеннәрнең! Ниһаять. Кәбир Рәдифне үзе эзләргә алынды. Ул кайчан да булса әти- әнисе фатирына кайтачак. Жан тартмаса да, кан тарта, дигән борынгылар. Шуна күрә дә һәр көнне төнге сәгать уникеләргә кадәр Рәдифләр подъездын саклады. Һәм бер көнне... Төнге очрашу Шимбә көн иде. Төнге унике тулгач, Кәбир трамвай тукталышына юнәлде. Бу вакытта Рамилә яшәгән йортка кадәр кизү трамвай йөрергә тиеш. Трамвай озак көттермәде, ун-унбиш минуттан килеп тә җитте. Ишектән уйланып кына кереп барганда, сатоннын арткы мәйданчыгында басып торган кечкенә генә буйлы, җирән чәчле, җирән сакаллы бер егеткә күзе төште. Рәдиф! Янына килеп баскач, егет башта Кәбиргә игътибар итмәде. Танып алгач, каушап калды. —И исәнмесез,—диде ул, тотлыгып. Исәнләшмәс тә иде, Кәбир инде нәфрәт белән анын чыраена карап тора. — Мин исән, энем,—диде ул, кулын йодрыклап.—Ә менә сине исән калдырырга ярамый. Егетнен күзләре йөгерә башлады- сызарга уйлый. Бер кулын кесәсенә тыкты Анда нидер бар. Пычакмы? Ул гына коткара алмас. —Ни... нигә шулай дисез. Кә... Кәбир абый? — Рамилә апаннын пешкән тәмле ризыкларын ашаган минутларын күз алдына килеп, намусын бугазыңнан алмыймы? —Нәрсә сөйлисез сез? —Сөйләселәр алда әле... Чыгар кулынны кесәңнән! Аһ. бүре баласы, ул инде пычак белән кизәнде. Күргәне бар Кәбирнең синен кебек манкаларны. Чик буенда хезмәт иткәндә берәү кизәнеп карады инде. Һап! Пычак идәнгә тәгәрәде. Кырыкның теге ягында булса да, аяк шәп эшли икән әле, ботинка очы авыртудан күзләрен акайтып чүгәләгән хәшәрәтнең терсәгенә тиде. -Тор! Галиягә тимәдем мин! Тырнак очы белән дә кагылмадым!—Елый да белә икән хәшәрәт. — Киттек минем белән!—Кәбир анын якасыннан эләктереп алды — Прокуратурада акланырсың. —Башта аны Илсур чәнечте! —Аннары? —Аннары... мин. —Телевизорны да бергә алып чыктыгызмы? —Әйе Бе без аны беренче очраган кешегә мең тәңкәгә сатып җибәрдек. Ломка башланган иде ик...икебезнең дә Рамилә апанын алтын медальонын ломбардка тапшырмакчы булган идек, Галия тавыш куптарды. Ну, аннары Илсур да кызып китте, пычак белән... Үтерергә уйламаган идек, валлаһи! — Рәдифтән сорау алу ике атна дәвам итте. Хәзер ул башка төрле сөйли. Имеш Галия үтерелгән көнне ул әбисендә булган, беркемнән дә качып йөрмәгән Тикшерүче үз файдасына бер генә дәлил дә китерә алмый Чөнки пычакта бармак эзләре калмаган, анын Рамилатәр фатирына кергән-чыкканын да күргән кеше юк. Эшләр хөртиләнә бара, житди дәлилләр табып булмаган очракта. Рәдифне чыгарып җибәрергә туры киләчәк. Тикшерү барышында тагын шунысы мәгьлум булды: оператив эпәүдәге үтерүчегә фатир талаган өчен шәһәрнен Идел буе районында суд булган. Срок бирмәгәннәр, амнистиягә эләгү сәбәпле, иреккә чыгарганнар. Милиция кая караган9 Монда да Кәбирнен үткенлеге ярдәм итте. Рәдиф: “Әбидә яшәдем"—ди бит, бәлки анда анын канга буялган киемнәре сакланадыр9 Тапты Кәбир әбине Рәдифнен дусты булып исәнләште. Үзе килә алмый, анын Мәскәүгә китәсе бар. булган киемнәрен мина биреп җибәрергә кушты, дип алдады Хәзер инде анын кулында бер джинса чалбар һәм кара күлмәк бар иде. Нәкъ менә шушы киемнән йөрде инде Рәдиф сонгы вакытта Киемнәрне тикшерүчегә алып барып тапшырды Теге, рәхмәт әйтәсе урында, канәгатьсезлек белдереп тора. Янәсе Кәбир прокуратура эшенә тыгыла. Ун-унбиш көннән эспертиза нәтиҗәләре әзер булды Джинсада табылган кечкенә генә кан таплары Галиянеке икән Инде хәзер Галияне үтерүдә Илсурнын да катнашы барлыгын дәлилләргә кирәк иде. Ләкин Рәдиф үз гаебен таныса да. дустын акларга кереште Күрәсең, алдан сөйләшеп куйганнар Илсур бай малае, күп итеп акча төрткәндер. Хәзерге законнар буенча кеше үтергән өчен нибары снгез-ун ел гына бирәләр. Ә инле икәү булган очракта, аларны тагын да зуррак срок көтә. Әлбәттә, бу Рәдиф өчен дә. Илсур өчен дә ин кулай вариант иде Суд булды. Рәдифкә унике ел бирделәр. Судья мораль зыян өчен Рәдифтән Рамиләгә егерме мен сум түләттерергә дигән карар чыгарды Менә бездә кеше гомере бәясе! Егерме мен' Ничек сыкрамыйсын да. ничек хурланмыйсын' Мөртәт дәүләт! Шуннан сон сиңа ышанырга, сине яратырга мөмкинме?! Кәбир бер үзендә, бер Рамиләдә кунып йөрде Әхәтне хастаханәдән чыгаргач кына гел кайтып йори башлады Абыйсы инде элекке типсә тимер өзәрдәй кеше түгел. Үз акылында булса да. бизгәк тоткан кешедәй калтырап тора, кайвакыт әйткән сүзен дә аңлап булмый Бигрәк тә гасабиланган чагында авызында ботка пешерә башлый. Ләкин скрипкада һаман да шәп уйный әле Аны кулыннан төшергәне юк. Әйтерсен. кемдер тартып алырга җыена Вакыты-вакыты белән ул скрипка белән сөйләшеп тә утырган кебек Кәбир редакциядән китте Бу вафасыз дөньяда каләмнен көче юклыгына ышанды ул. Нигә кәгазь әрәм итәргә? Дөнья дигәннәре барыбер үз юлы белән бара. Дөнья инде тайгак сукмакта. Үч Жиргә беренче кар төште. Ул чүп баскан Казан урамнарын бер генә көнгә булса да матурландырып, пакъләндереп җибәрде Иртән адәм баласы бу пакьлекне таптар, ул ком һәм тоз белән аралашыр, аны машиналарга төяп шәһәр читенә түгәрләр. Аннары тагын күбәләк-күбатәк карлар явар, җир өстендә тагын күзләрне чагылдырырлык пакьлек тантана итәр Кәбир Әхәтне җитәкләп урамга алып чыкты Көннәр буе өйдә утыра бит. ул ла бераз саф һава суласын, ап-ак бәс кунган агач ботакларында күч-күч булып утырган каргалар туен күзәтсен Башка кошлар булмаганда, карга да матур Аларнын каркылдауларына карап, без яз исен тоябыз Песнәкләр дә матур, пырх-пырх очып, тәрәзааәргә асып куелган тартмалардан, савытлардан ипи валчыкларын чүплиләр. Түшләрен берәр рәссам сары карандаш белән буяп куйган дип уйларсын Ә бу сарылык нигә кирәк9 Сере бар монын ниндидер. Тик бу турыда бер дә язылганы, әйтелгәне дә юк. Әхәт скрипкада уйнап, җырлап җибәрде. Бәген урамга йөрәкләрне әрнетердәй моң таралды: Яшәүнен мәгънәсе нәрсәдә? Ник монсу бу жирдә. әйтсәнә!.. Кайгыңны кошларга сөйләргә... Урамга чык әйдә, Гөлсинә. Абыйсы нәрсә уйлагандыр, ә Кәбир Рамиләне кызганып торды. Туй ясамадылар инде. Туйны Илсур белән Рәдиф ‘'ясады”. Рамиләнең хастаханәдән башы чыкмый. Яфрак кебек кипте, саргайды. Ул инде тәмәке тарта, аракы эчә. Күпме саклады инде ул Рамиләне, ләкин барыбер эчә. Сагышына чыдый алмыйча эчеп, үзенең ахырына бара. Сөенеп бара, чөнки шул рәвешле кызы белән очрашачак минутларны якынайтырга тели. Ә анда пычагым да юк. Барысы да—кеше үзе уйлап чыгарган ялган. Аяк туңганчы басып тордылар. Әхәтне өйгә кертеп куйгач, Кәбир университетка юл тотты. Бүген ул Илсурны теге дөньяга олактырачак. Наркоман юрист! Никадәр тизрәк котылсаң, шуның кадәр яхшырак. Юкса, бу адәм актыгы университетны тәмамлагач, үзе дә кемнәрнедер хөкем итә башлаячак. Рәдифне төрмәдә үтерделәр. Хәзер чират аңарда! Кылган гөнаһын өчен теге дөньяда түгел, шушы дөньяда җавап бирергә кирәк. Аллаһы булса, калганын үзе карар. Пистолет пальто кесәсендә. Прсдохранительдән алынган. Уң кул чакмада тора. Озак көтте Илсурны. Ул инде мыек җибәргән. Кызлар белән көлешә- көлешә университет ишегеннән чыгып килә. Мөгаен, хәзер башка ананы алдап йөридер, анын өендә туган көннәрдә утырадыр. Мөгаен, анын кызын да хәйлә белән бозлы ләхет юлына өстеридер. Бу юлы барып чыкмас. Ата- анасынын унбиш мең доллары әрәм. Шул акчаны ятимнәр йортына бирсәләр иде ичмасам. Савабы булыр иде. Хәзер Бераз якынрак килсен дә... Нәрсә булды кулга?.. Кузгалмый. Кесәдә ябышып каткан кебек... Булмады... Илсур инде күздән югалып бара. Кәбир оятыннан йөзен кая куярга белми карга тезләнде. Хурлык! Үтерә алмады бит! Нигә? Артта басып торган яшь Ульянов та, их, булдыра алмыйсың, егет дип, өстән генә караган шикелле. «Яшә,—дип уйлады ул.—Үлеп кенә котылма әле. Балалар үстер, кайчан да булса аларга карап, намус дигәннәре синдә дә уяныр, төнлә төртеп уята башлар. Аннары син дә канлы күз яшьләре агызырсын. Син дә дөньяга ник килгәненә үкенерсең». Ялгызлык Кәбир кыңгырау төймәсенә баскач, эчүдән шешенеп беткән Рамилә ишекне ачып йокы бүлмәсендәге караватка барып ауды. Күз төпләре кара көйгән, беләкләре дә бәрслеп-тырналып. кызарып беткән. Күлмәк кию дигән нәрсәне онытты инде, өстендә күптән кер порошогы күрмәгән иске тишек зәнгәр кофта, күтендә дҗинса чалбар. Исән вакытта аны Галия киеп йөри иде. Кулындагы гади металлдан эшләнгән «неделька»лар да кызыныкы. —Уф! Яшисем килми-и-и!—дип сыкрады хатын. Бүлмәләрдә элекке тәртип юк инде Пәрдәләр каптыргычларыннан ычкынып идәнгә асылынып төшкән, челтәрләр керләнгән, кайберләрендә зур-зур сары таплар күренеп тора. Аш бүлмәсендәге ак өстәлнен бер аягы янтайган, раковинада тау булып юылмаган савыт-саба, тәмәке төпчекләре, шешә бөкеләре өелеп ята. Үтерүчеләр урлап алып чыккач, Рамилә яңа телевизор алмады. Ул торган матур кара тумбочканы ла. пианиноны да, Галия башын куеп жан биргән диванны да сатып җибәрде. Ә кызынын китапларын, киемнәрен туганнарына таратты Йокы бүлмәсендәге мебель гарнитуры да юк Анда нибары тимер карават, тышлыгы ертылып беткән мендәр белән матрас кына бар. Стенада— Галиянен мәктәптә укыган чагында төшкән фотосурәте күренә Күзләре монсу, әйтерсен лә. әнисенен шушы көнгә калганына әрнеп карап тора Кәбир Рамиләнең аяк очына килеп утырды. —Акчам бармы?—Ынтыраша хатын, башы авырта. —Бар —Утыз тәңкә бир әле. —Эчәргәме7 —Бирәсенме7 —Сиңа инде акылына килергә вакыт —Галияне гел төшемдә күрәм —Рамилә мышык-мышык елый башлады — Бар микән ул теге дөнья? Булса, мин шунда гына китәр илем Анда мин кызымны күрер идем. —Аллаһы берәүләрне бәхет, икенчеләрне бәхетсезлек белән сынармын дигән,—диде Кәбир. авыр сулап —Сина. мина түзәргә генә кала инде —Нигә ул минем бердәнбер кызымны тартып алды? Шундый сынау буламыни? —Киен, хәзер безгә кайтабыз. —Юк. мин беркая да бармыйм. —Алайса, мин монда үзем күчеп киләм —Килмисен Мин инде сина бәхет бирә ала торган кеше түгел. Кәбир Юньле хатын була алмам. —Вакыт барысын да дәвалый, бергә-бергә булсак, бераз онытылып торыр иден. — Нинди онытылу7 Минем Галияне бер генә минутка да исемнән чыгарганым юк. Илсур нихәлләрдә икән? Кызлар белән типтерә торгандыр Ә Галия кабердә ята. —Ана ла бирер әле Ходай. Киен Мина авыру абыемны да карарга булышырсын —Әйттем бит инде, беркая да бармыйм дип. Чыгып кит. минем ялгыхтыкта каласым килә. Кәбир Рамиләне өстерәп торгызды. —Киен! — Кара. кара, әллә сугыша да башлады инде7—дип мыгырдады Рамилә — Хәзер мин милиция чакырам — Чакыр Мин сине барыбер монда калдырмыйм —Кит. зинһар! Мин синнән туйдым, анладынмы7 Мин бөтен кешедән дә туйдым Мине ялгызлыкта катдыр Ул гына хәзер минем сердәшем —Аһ. әле син шулаймы?!—Чарасызлыктан арган ир урындыкны алып тәрәзәгә томырды —Яшә. алайса, үзең генә' Әллә Галия сина рәнҗеп ятмый дип уйлыйсынмы ’ Кыяфәтенә кара, вокзалларда аунап беткән бомжалар да сиңа караганда чистарак! Ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Трамвай туталышына барып җиткәнче дулап барды. Аннары гасабиланудан калтырый башлаган куллары белән тәмәке кабызгач, кинәт хушына килә башлады Үкенү хисе биләп алды аны Рамилә урынында булса, үзе нишләр иде икән? Күгәрә алмас иле бу кайгыны, үтәр иде. Ә Рамилә әле ничек тә булса яши Ләкин бу болай озак дәвам итмәячәк, элмәккә менмәгәе. Урындыкны тәрәзәгә тобәп атмаган иде ул. ш\лай килеп чыкты Хәлләр була иде җиденче клпан гөшеп китсә Бәхеткә, балконнии ары уза атмады Тәрәзәне куярга кирәк. Кире кайтыргамы? Кэб ир үзенең келәтендә зур гына пыяла кисәге барлыгын исенә төшерде. Хәзер кайтып шул эш белән шөгыльләнергә кирәк. Рамилә милициягә хәбәр итсә? Юк, бу эшкә бармаячак ул. Кире булса да. күзләреннән күренеп тора, Кәбирне һаман да ярата. Нигә ана кияүгә чыкмый9 Мөгаен, депрессиядән котыла алмаганга, кимсенгәнгә, кеше күзенә күренергә теләмәгәнгәдер. Ул кайтканда Әхәт тәрәзә төбендә скрипкада уйнап утыра иде. — Бик озак йөрден,—диде ул.—Почтадан бандероль кәгазе килде. Кәбирнен уйлары Рамилә янында иде әле. —Ярар, өстәлгә куй, иртәгә барып алырмын,—диде ул, өстенә спецовка киеп —Мин келәткә чыгам, берәүгә тәрәзә пыяласы кисеп бирәсе бар. Келәткә кергәч Кәбир тәрәзәнең размерын белмәвен исенә төшерде. «Каһәр генә икән!—дип уйлады ул, үз-үзен сүгеп —Бергә эшләгән Артурга шылтыратып алырга кирәк. Ул да Рамиләләрнеке кебек йортта яши бит». Күршеләреннән шылтыратты. Артур өйдә булып чыкты. Кәбир ал арның тәрәзә размерын язып алгач, дөнья хәлләре турында сөйләштеләр. Артур гонорар аз булуга зарланды. Нигә бездә шулай да, нигә Башкортстанда шулай имеш. Башкортларга җитәсе бар әле безнен. Алар каләм иясе турында кайгырта беләләр. Атар милли каһарманнары Салават Юлаевны да атка атландырып куйдылар. Ә бездә милләтебез азатлыгы өчен башын салган меңнәрчә каһарманнарыбыз булса да исемнәрен дә белүче юк. Пыяла яхшы киселде. Аны трамвайда күтәреп йөреп булмас, такси алырга туры киләчәк. Көн инде кичкә авышкан. Ноябрь җылы килде. Урамда тагын җепшек кар ява. Кәбир өйгә кереп абыйсы белән чәй эчәргә утырды. —Сәрия кызыма велосипед алды микән?—диде Әхәт, монсу күз карашын тәрәзәгә текәп.—Хәер, хәзер ана чана кирәктер инде. —Хат язып җибәрәсең мәллә, абый? —Язмыйм. Шулай да яңа ел бәйрәмендә кызны булса да күреп кайтырга исәп. —Әти-әни дә картайды,—диде Кәбир —Киләсе атнада кайтмыйча булмас. Абзар чистартып булса да китәрмен. Шулай сөйләшеп утырганда кемдер капка дөбердәтте. Килер кеше юк кебек. Кем? Чыгып капканы ачкач. Кәбир башта, әллә күземә күренәме дип, аптырап катлы Каршында Рамиләсе басып тора иде анын Бизәнгән, өстендә ак пальто. —Тәрәзәне кайчан куясын?—диде ул, елмаеп. Әйе, һичбер ачуланмый. Күзләренә чак кына булса да элеккеге нур кайтып кергән кебек иде. —Пы. пыяланы кистем инде,—Кәбир тотлыга ук башлады.—Ки. . килергә җыена идем. —Өенә чакырмыйсынмыни? —Әйттен сүз. Түргә уз, бәгърем!—Кәбир аны култыклап алды. Рамиләнен монда беренче тапкыр гына булуы әле. Мона кадәр тәрәзә ватканына үкенгән ир. кул астына килеп эләккән урындыкка күңеленнән генә рәхмәт укып, аны суыра-суыра иреннәреннән пәп итте. Юл Кәбирдә бер ай чамасы торгач, Рамилә балага узды. Анын йөзендәге сагыш сарысы инде әкрен генә кимү ягына таба бара. Ул янадан үзенең яраткан эшенә урнашты, сирәк кенә булса да көлә, шаяра башлады. Әхәт кенә тагын сәерләнде Ул көннәр буе кем беләндер сөйләшеп утыра, аларны ачулана, көлә, елый. Скрипкада уйнап туйгач, аны йә карават астына. йә шкафка качырып куя. Кайвакыт скрипканы кая яшергәнен онытып, бөтен өи эчен актарып ташлый. Аны тапкач, сабый баладай сөенә, сыйпый, үбә. матур сүзләр әйтә. Кәбир табиб биргән даруны эчертә башласа, аннан качарга теләп, сәгатьләр буе юрган аегында ята Мәжбүр итсәң, үпкәли, сүгенә, тыпырчына. Менә бүген дә Кәбир белән Рамилә эшкә киткәч, ул кемнәрнедер сүгә- сүгә. чүплектән изелеп-ватылып беткән курчак маникен алып кайтып, аны кадерләп кенә өстәлгә салды. — Бичара Гайсә, мин сина качарга куштым, ә син качмадын.— дип пышылдады Әхәт, курчакның башыннан сыйпап Ул тагын—Понтий Пилат.— Син Аллаһы каршында корбан булып, безне гөнаһылардан коткарырга теләден Пәйгамбәр булсан да бер катлы икәнсен. Адәм балаларынын гөнаһысын юып бетереп булмый Бер ишләрен коткара алсан да, аларнын яналары т>ып тора. Мәгарәдә салкынча. Ана керү юлы зур таш беләп каплап куелган Синедрион әһеле Иосиф белән алар яшерен юлдан гына керделәр. Табиб Николим Гайсәнен кан саркып торган яраларына пальма мае сөртә —Исәнме ул?—Прокуратор иелеп колагын пәйгамбәрнең күкрәгенә куя.— Йөрәк тибеше ишетелми. —Жаны күккә ашкан булса, яраларыннан каны саркып тормас иде. бөек прокуратор. —диде Иосиф — Шундый яралардан сон адәм баласын үлемнән алып калып булыр дип уйлыйсынмы? —Булыр, чөнки ул—Аллаһынын улы —Без барыбыз да анын уллары Тик шунысы кызык, нигә ул синең белән мине пәйгамбәр итмәгән? —Мөгаен, гөнаһыларыбыз күп булгангадыр —Китерегез мина агачны Тән сакчысы Антонио Понтий Пилатка скрипканы тоттырды — Менә бу уен коралы да пәйгамбәр кебек.—диде Римның биредәге идарәчесе, аны сыйпап.-Ул адәм балаларына мон бүләк итәр өчен тереләй туналган агачтан эшләнгән. Понтий Пилат, скрипкада уйнап, әкрен генә җырлап җибәрде Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Ьаян ит шул хакта, пәйгамбәр Кадаклар юнеңне тишкәндә. Хакыйкать турында Прокуратор башын иеп мәгарәдән чыгып килте Тирә еойләрлар -юньдә трамвай-троллейбуслар, машиналар чаба, һәркемнен үз юлы берәүләр башын-күзен акайтып эшкә ашыга, икенчеләре үз пары белән әңгәмә корып әкрен генә урам буйлап атлый, оченчеләрс авыр сумкаларын асын сүгенә-сүгенә кибеттән өстерәлеп кайта, дүртенчеләре инде иртән иртүк кайгыдан исереп аяк астында аунап ята Әйе, һәркемнең үз юлы Ләкин берсе дә дөрес юлдан бармый Аларнын бу турыда уйларга вакыты юк. Күк йөзенә багып, бер генә минутка булса да мәңгелек зурында уйланырга вакытлары юк Әллә теләмиләрме Әхәт скрипкада уйный уйный тимер юл буйлап атлады Ул елый, агач та кычкырып елый Икесе дә кичергән газаплы минутларын искә төшереп, ынгыраша-ынгыраша елыйлар. 7. ,К V • м Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә'' Пик моңсу бу жнрдо. әйтсәнә' 97 Инде поезд кычкырта. Ул да ыңгыраша төсле, чөнки дөрес юлдан бармый. Бу юллар бик күпләрне билгесезлеккә алып киткән. Ә хәзер кая алып бара? Мәңгелеккәме9 Юктыр, уйланмыйча, ыжгырып бара. Әхәт тынып калды. Скрипка да тынды. Туктатырга кирәк бу поездны. Ул дөрес юлдан бармый! —Тукта-а-а! Машинист юлда скрипка тотып басып торган ялан башлы, хәрби бишмәтле ир-атны күреп күзләрен йомды. Тормоз... Поезд тәгәрмәчләре инде колакларны сызлатырдай шыгырдау авазлары чыгарып рельсларда шуып бара. Орды Әхәтнен гәүдәсе һавага күтәрелеп, тигез итеп җәелгән вак-вак ак ташлар өстенә килеп төште. Скрипка әле оча, хуҗасын эзләгәндәй, һаман өстә бөтерелә. —Дан-н-н!—Әхәтнең күкрәгенә килеп төште. Ир күзләрен ачты. Ул кап-караңгы тоннель буйлап югарыга очып бара. Алда—күзләрне чагылдырырдай рәхәт яктылык. Анда сызлаган тәнне, колакларны иркәләп изге дога сүзләре янгырый: —Лә илаһә илләлаһы! Соңарган мәктүп Газета редакциясенә мәкалә китереп биргәч, Кәбир кайтышлый үзенең бер танышы белән очрашты. Шактый озак сөйләштеләр. Телефонын язып алыйм дип күлмәгенен алгы кесәсенә кулын тыкса, анда бандероль алырга чакыру кәгазе ята. «Вәт, тишек баш!—дип сүкте ул үзен.—Абыйның күлмәге ич бу. Мин бит ана бу язуны өстәлгә куярга кушкан идем, ә ул күлмәк кесәсенә тыгып куйган». Кәбир шундук почтага барып бандерольне алды. Аның эчендә кулдан тегелгән кыш бабай курчагы һәм хат ята иде. Хатны Сәрия язган. Ачты. Хатта бала кулы белән язылган җөмләләр дә күренә. “Әхәт! Мин сине кайтырсың, дип уйлаган идем. Жиргә инде карлар төште, ә син юк та, юк Гэебемне беләм, кичерә күр. Кыйнасаң да түзәрмен, кызыбыз хакына булса да кайт. Сагынып һәм яратыл—синең Сәрияң ” “Әтием! Хәзер минем велосипедым бар. Минем чанада шуасым килә. Илшатның чанасы бар, ә минеке юк Без сине бик тә, бик тә сагындык. Син булмагач, минем елыйсым килә. Сина Яңа ел бүләге итеп үзем теккән Кыш бабай курчагын җибәрәм. Мин аңа сине алып кайтырга куштым. Әтием, кайт! Сәлам белән кызын Гөлия. ” Соңгы сүз урынына ••• Әхәтне Шәмәрлегә алып кайтып күмделәр. Сәрия Витяга кияүгә чыкты Ә Рамилә йөз чалымнары гел Галияне хәтерләткән матур гына кыз бала тапты. Әле генә күкнең үзеннән иңгән бу жан иясе пәйгамбәрдән кайсы ягы белән ким9 Ул үзенен бер яңгыравык көлүе белән генә дә бөтен дөньяга нур чәчә. Ләкин бу фани дөнья пәйгамбәрләрне яратмый, ул аларны кайчан да булса үз төсенә буйый.