ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
Мин аны бик күптәннән, бала чагымнан ук беләм кебек Шагыйрь абый белән беренче тапкыр анын “Янадан сафка" исемле юка гына китабы аша танышкан илем. Шигырьләреннән мин анын бик яшьли ут эченә—Ватан сугышына—киткәнен, шунда авыр яраланып кайтканын укып белдем Үземнен дә әти белән зур абыем фронт юлларындагы сират күперләрен кичеп кайткангамы, китапта язылганнар мина ничектер бик тә якын һәм аңлаешлы, мавыктыргыч һәм ышандырырлык иделәр. Авыр яраланган шагыйрь абыйнын Инде нишлим. Әллә йөрәгемне Басар өчен җиргә күмимме? Әллә җирне үзенә буйсындырган Бу кешеләр өчен түшиме?—дигән соравына “Түз, абый, түз!”—диясем килде. Ул шуны сизгәндәй: һәм мин тузам —диде. Үзенең янадан сафка кайтасына өмст-ышаныч, жанда җыелган рухи көч һәм сабырлык сизелә иде бу сүзләрдә. Язмыш, сиңа һич тә үпкәләмим Жэлләп-нитеп иине тормадың. Япь-яшь чактук. әллә чыныксын дип. Ташкын белән мине чорнадың Йөзеп чыкса ярга—яшәр, дидең. Чыгаямаса. үзенә үпкәләр Йөзеп чыктым, ярга аңсыз аудым. Әй. яшисе килде шулкадәр' Солдатта хезмәтемне тәмамлап, Казан дәүләт университеты студенты булу бәхетенә ирешкәч, шагыйрь Хисам абыйнын үзе белән дә якыннан танышу насыйп булды. Шагыйрь булырга хыялланып йөргән вакытлар бит Солдатта әдәби мөхитне күзәткәләп, үзенә рухи таяныч, остаз булырлык шәхесләрне эзләштергән чаклар Лсниногорскида чыга торган “Ильич васыятьләре” гәзитендә эшләп, андагы каләм тибрәтүче яшьләрне үз тирәсенә туплаган Шамил абый Бикчурин белән солдатта вакытта ук хатлар алышып, шигырьләремне җибәреп тордым Аларнын күбесе шәһәр гәзитендә басылып та чыктылар Хәтта Татарстанның кайсыдыр юбилеена багышлап уздырылган конкурста җиңүче лә иткәннәр иде үземне Әнә шул Шамил абый Казанга килеп, минем белән очрашу вакытында кинәш бирле —Син шигырьләреңне Хисам Камаловка күрсәтеп кара Ул да солдатлар темасына яза. синен дә шул темага кулын ятып тора Хисам сине яхшырак анлар, акыллы киңәшләрен дә бирер, нншагла -диде. Хисам абыйнын адресын әйтте Минем балачактан ук Шагыйрь абыйны якын иткәнемне белгән диярсең. Ихтимал, бу турыда үзем дә әйткән булганмындыр.- Хисам абый яшәгән йорт Матбугат йортыннан берничә адымда гына— Островский урамында гына икән ләбаса. Мин аны ишек алдында һава сулап йоргән вакытында очраттым Култык таяклы абыйны шундук таныдым, билгеле. Таныштык. Шундагы эскәмиягә утырып, әңгәмә корып җибәрдек Ул мине игътибар белән тыңлады. Кайсы районнан булуым белән кызыксынды. "Әлкидән",—дигәч, “Безнең нефтьле якларда да Әлкәй авылы бар. әллә син шуннанмы?”—дип сорады... Аның тавышы табибларныкы сыман тыныч-басынкы. хәср-хаһлы тоелды. Бу тавыш анын тыйнак холкын, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган ихлас җанын сиздереп тора иде шикелле... Хисам абый шигырьләремне алып калды. Соныннан мин анардан университеттан тыш. әдәбият белеменнән бик күп файдалы киңәшләр, тормыш дәресләре аллым. Шуны да әйтәм, беренче мөстәкыйль шигъри китабым да (“Хәят көндәлеге”, 1970) Хисам Камаловнын кереш сүзе белән, анын җәмәгать эше тәртибендә редакцияләве нәтиҗәсендә дөнья күрде. Бу елларны язып утырганда күнелгә үзеннән-үзе мондый уй килә: ә бит безне - шигърият мәйданына алтмышынчы елларда килгәннәрне—бәхетле буын дияргә мөмкин. Безгә фронт мәхшәреннән әйләнеп кайта алган Сибгат Хәким, Зыя Мансур, Әнвәр Давыдов, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи. Нәби Дәүли, Әдип Маликов кебек, лагерь-зинданнар аша узып исән калган Хәсән Туфан кебек олпат әдипләрнең җылы карашын тоеп, фатихаларын алырга насыйп булды. Хисам Камалов та әнә шул якты шәхесләр, үзенчәлекле әдипләр йолдызлыгыннан. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында туып-үскән егетне унсигез яше тулар-тулмас килеш, 1943 елның көзендә сугышка алалар. Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында фашистлар белән якага-яка килә. Яраланып, икс айга якын госпитальдә дәваланганнан сон, янадан алгы сызыкта ул. Артиллерия полкы элемтәчесе буларак. Латвия җирләрен азат итешә. 1945 елнын февраль азагында (Жикү көннәренә дә ерак калмаган бер вакытта бит!) янадан бик каты ярапана. Төрле госпитальләрдә дәвалана. Мәгәр яшь егетнен бер аягын төптән үк кисеп алырга туры килә. Әле юньләп кызлар кочарга да өлгермәгән авыл егетенең бу вакытлардагы рухи газапларын, әрнүләрен күз алдына да китерү коточкыч лабаса! Шулай да язмыш сынауларына дучар ителгән солдат Ходайдан сабырлыклар сорап, түзәргә, яшәү өчен көрәшне дәвам итәргә карар кыла. Фронттан кайтып. Бөгелмә педагогия училищесын уңышлы тәмамлый. 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Шул елларда Хисам Камалов белән бер курста укыган Илдар Юзеев анын турында соңыннан болай язды: "Нишләптер ул кешеләр белән аралашудан кача торган авыр табигатьле кеше булып күренә иде. Без, яна гына мәктәп парталарыннан килгән яшь-җилкенчәк, шаулыйбыз, көләбез, ә ул, бернигә дә игътибар итмичә, башын куллары белән Хисам Камаювка 75 яшь Котларга килүче дуслары арасында Сулдан уңга (беренче рәттә) Кыям Миңлебаев. Әхсән Баян. Хисам Камалов. Мөсәгыйт Хэбибугтн, (икенче рәттә) Шамил Маннапов. Шаһинур Мостафин, Галимҗан Гыйльманов. тотып, китап укып утыра. Анын авыр еллар узган катлаулы биографиясен без соңыннан гына белдек... Әмма ул үзе бу турыла сөйләми иде Үтенеп сорасан: —Нәрсәсен сөйлисен анын?—дип кул селти дә башын аска иеп атлавын дәвам итә иде. Ниһаять, ул барысын да сөйләп бирде. Безгә генә түгел, күпсанлы укучыларга шигырь теле белән сөйләп бирде..." (Илдар Юзеев “Шагыйрь турында берничә сүз. Хисам Камаловнын “Тормыш дулкыннары" (Казан, 1968) китабына язган кереш мәкаләдән). Әйе, анын язмышы—әсәрләрендә. Каләмдәш дусты Гариф Ахунов бәяләгәнчә, ул “татар әдәбиятына тормышчан поэзия, солдат поэзиясе, хезмәтне һәм батырлыкны данлаучы поэзия алып килде". Ул заманда бик күпләр тормышнын да, узган сугышнын да кайбер “кытыршы” якларын шомартыбрак, бизәбрәк тасвирлаган мәлдә, Хисам Камалов үзе кичергәннәрне ялгансыз, бөтен ачы хакыйкате белән, шул ук вакытта югары сәнгатьле итеп бирү юлын сайлады Шунын белән укучылар күнеленә юлны да тиз тапты. 1955 елла дөнья күргән “Янадан сафка” исемле беренче мөстәкыйль җыентыгыннан сон. бер-бер артлы нәшер ителгән “Чияле тау" (1956), “Зәй буенда” (1963), "Тормыш дулкыннары" (1968). “Каен суы” (1972), “Тойгылар" (1984), "Күңел" (1976) һ. б. шигырь һәм поэмалар китаплары укучылар кулына барып иреште. Китаптан-китапка шагыйрьнен таланты ачыла, колачы кинәя, сулышы иркенәя барды. Анын тормыштан алган сабаклары, тойгы-хисләре, әйтер сүзе—фәлсәфи фикерләре шигырь юлларына гына сыймый, кинрәк мәйданга—поэмаларга, чәчмә әсәрләргә омтыла иде Нәтиҗәдә, "Һәркемнең гомере бер генә.” (1975), "Берләнбер ул" (1982), “Безне өйдә көтәләр ' (1986), "Үлгәннән сон яздым" (1989), “Түләнмәгән күз яше" (1997) дигән роман һәм повестьлары доньяга чыкты Китапларның нәшер ителү вакытларына күз салсак, без аларнын арасы нибары биш-алты ел чамасы гына икәнен күрербез Ә бит аларны иҗат итүче яралы аягын урышлыкка ничегрәк куярга белмичә, намазлыкка янтайган килеш эшли, контузиядән калган сызлауларын басу өчен башын. Сабан туендагы җайдак кебек, яулык белән кысып бәйләгән килеш яза Моны фронтовик әдипнен икенче батырлыгы—иҗаттагы каһарманлыгы—димичә ми дисен! Хисам Камаловнын ижагы, табигый ки, күп вакыт солдат поэзиясе, Ватан сугышы гарасатларын гади солдат күзлегеннән карап бөтен чынлыгы белән тасвирлаган романнар остасы буларак телгә алына. Ә бит ул, гәрчә фронтта алган тәэсирләре, гыйбрәтләре үз гомеренә җитәрлек булса да, болар белән—узганнар белән генә— чикләнеп калмады. Ул заман белән бергә атлап, тормышны, шул тормыштагы кешеләр язмышын туктаусыз өйрәнде Әледән-әле туган якларына кайтып, үзе язганча, зур “океан кораблары үзләренә ябышкан гөрле әкәм-төкәмнәрдән чистарыр өчен төчс-саф суларга кергән кебек", хисләрен янартып, язарына азык алып килергә жай тапты. Шулармын бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, "Эскизлар" (1964), “Әнкәй истәлеге" (1955—1964) һәм башка поэмалары дөньяга чыкгы КамАЗ тозелә башлаган җитмешенче елларда ул Чаллыга ашкынды Мина анын юлдашы булырга, бер атгга дәвамында кунакханәдә бергә торырга, төзелеш, кешеләр, җитәкчеләр белән бергә-бергә танышып йөрергә туры килде Шунда мин Хисам абыйның солдатларга хас тәртип яратуын, үзенең эш көнен бик төгәл оештыра белүен, иртүк торып үз планы буенча хәрәкәт итүен, бер генә минутын да бушка уздырмавын күреп сокландым Ул кайберәүләр кебек үзен махсус машинага утыртып, озатып йорүләрен таләп итмәде, култык таякларына таянган килеш, гигант төзелешне аркылыга-буига йөрегг чыкты Үзенен булачак әсәр геройларын машина тәрәзәсеннән генә күзәтмәде, ә бәлки алар белән эш урыннарында очрашып сойләштс, кунакханәдә утырып та әнгәмә корды, алар язмышын үз күнеле. үз йөрәге аша үткәрде Хисам абыйның КамАЗ төзелешендә булган көннәрендә язарына нинди азык алганлыгын мин тиздән матбугатта дөнья күргән "Язмыш елмаюы" (1973) дигән поэмасыннан һәм шигырьләр шәл кеменнән укып белдем. Батар КамАЗ төзүчеләргә багышланган, аларнын язмышларын, уй-хисләрсм. шатлык-кайгыларын тасвирлаган беренче карлыгачлар иде Бу әсәрләрендә дә шагыйрьнең кеше күңелен тирәнтен аңлавы, нинди генә кыен шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмавы, гаделлек тарафдарлары ягында булуы белән очрашабыз. Сугыш гарасатларыннан авырлык белән котылган, ярты гәүдәсен фашист аждаһасы умырып алган солдат тыныч тормышның кадерен белә, халкыбызның фидакарь хезмәтенә ихлас соклана: Бу ташларда кемнең кул җылысы. Кем тирләре аккан бу төштә? Тәрәзләрдә кемнең ешаюы Балкып китә һаман нур төшсә? Ул төзүче үзе ничек икән, Тапты микән бәхет бу эштән'? ("Эскизлар" поэмасыннан) "Мәхәббәт хакы" поэмасында шагыйрь уй-фикерләрен бер фокуска туплап, фәлсәфи нәтнжә ясый: Ирек кадере безенә тоткынлыкта. Яшәү кадере—абынып егылгач. Ипи кадере безенә ач вакытта. Кеше кадере—аннан айрыпгач... Хисам Камалов үзенең беренче әсәрләрендә сугышта алган яралары очен сызланса да. кабат сафка кайтуына сөенгән нык ихтыярлы фронтовик образын тудырды Соңга таба ул тыныч хезмәт кешесенең фидакарьлеген, тирә-юнендәгеләр белән үзара мөнәсәбәтен, кешеләр анындагы искелек белән яналыкның—көрәшен, замана барышындагы чишелмәгән сораулар ятьмәсендә чәбәләнүләрне зуррак полотнода тудыруга иреште. Әлеге поэзия һәм проза әсәрләрендә үз уйлары, үз кичерешләре, миһербан идеалы тормышнын киң мәйданында тагын да тулырак чагыла. Без геройларны хезмәттә, шәхси тормышларында, мәхәббәт сынауларында күрәбез. Әсәрдән-әсәргә күңелдәге образ зурая, тулырак ачыла бара. "Мәхәббәт хакы" поэмасында “бүлмәләргә көлүедәй матур парчалардан бизәк төшерүче Зилә”. “Эскизлар"дагы "күнелем акка көнем ак минем” диюче эшче Харис. “Әнкәй истәлеге" әсәрендәге лирик герой. 'Язмыш елмаюьГнлагы илнен төрле төбәкләреннән җыелган катлаулы язмышлы Нур Хәлкин. Илфәт. Дилфә. Руфа. Вовкалар—барысы бергә замандашыбыз образын калку итеп күз алдына китерәләр Инде җитмешле барьерны алганнан сон. Хисам абый янә бер батырлык, иҗади каһарманлык күрсәтте нефть чыккан туган җирендә авыл хуҗалыгы эшчәннәре тормышын чагылдырган яңа романын язып тәмамлады. Мин бу вакытта “Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире идем "Югалган бәхет” дип аталган бу әсәрне редакцияләп, журналга бирү мина насыйп булды. (Ул журналда "Үксехләр” исеме белән, бераз кыскартылган вариантта басылып чыкты). Роман тормышчан низагларга һәм гыйбрәтле язмышларга бай булуы белән кызыклы. Әлегә кадәр әдәбиятта нефтьне гел кара алтынга тин байлык булуына соклану рухында тасвирласалар. Хисам Камалов бу алтынның "кара" ягына күбрәк игътибарын юнәлтә. Ул шунын белән янача. Хәер, бу уй-фикерләре белән ул безне шигырьләрендә кисәткән иде бит инде Әле ул вакытта Татарстан нефтенен фонтан булып аткан, куәт алган вакытлары иде Күпләребез мона сөенеп. Әлмәт. Лениногорски яклары күген дөрләп янган газ факеллары яктыртуын Жирдәге йолдызларга тиңләп, сокланып язган бер вакытта Хисам Камалов болай дип оран салды: Хет яманла мине, начар диген. Күңезем акка көнем ак минем ' Туган җирнең һәр нәрсәсен жә.злим. Бар ла шундый начар як минем!.. Харис—ятты, ә мин төнгә чыктым Факел хоры яна тауларда Факел тотып гүя тузвмецлар Чыккансымап филләр ауларга Автор бу сүзләрне фронтовик дусты Харис авызыннан әйттерә. 1964 елда ух язылган "Эскизлар" поэмасыннан бу. Халык байлыгы булган җиребез маен тугеп- чәчеп алуларга, әрәм-шәрәм игүләргә, шәмдәй матур каеннарны бульдозерлар белән изеп, трасса яруларга шагыйрьнен йөрәге әрни. Чын хуҗалар бодай эшләргә тиеш түгелләр, ди кебек ул. Бу юллар ул еллардагы “Обллит" дигән цензура аша ничек узгандыр, гаҗәп! Ә сонрак нәшер ителгән "Тойгылар" китабына бу поэма "Тутан җирдә" исеме белән кертелгән Бирелә әлеге әсәргә аваздаш "Табигать" дигән шигырь кешелекне кисәтә: Мәрхәмәтле ана ул Табигать' Иркәли, тик салма казага’ Иркәләгән кулы белән кайчак Бирә бе.зә бик шәп җәза да’ Кызганыч ки. шагыйрьнен бу йөрәк әрнүе белән бәргәләнүләрен үткен күзле тәнкыйтьчеләребез дә күрми уздырдылар Ә бит бу фикерләрне күтәреп алып, матбугатта шаулап чыкканда, авторга да рухи таяныч, халыкка да файдалы га мат буласы иде ләбаса. Бераз читкә кителде бугай. Сүзем "Югалган бәхет" (“Үксехтәр") романы турында иде бит әле. Романда "кара алтын"нын нефть төбәге экологиясенә салган зарары, тереклек чыганагы—чишмәләрнсн Кәримуллин кәҗәсе дә эчә алмаслык дәрәҗәдә тозлануы, жир-аиабызнын уныш бирү куәте зәгыйфьләнүе гурында Шуңа да карамастан, тоталитар режиммын “давай-давай!"га корылган мәрхәмәтсез алымнары әлеге әсәрдә авыл эшчәннәренен тормышчан обрадтары аша тасвир ителгән. Мине аеруча агроном Вәгыих Надыиров язмышы тетрәндерде. Хәлбуки, анын йөзендә мин шул ук “торгынлык" атларында Түбән Кама якларында агроном булып эшләгән Кадыйр абыемны күргәндәй булдым Ул да бит Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан сон. жирдән мул унышлар алырга хыялланган нас Хыялланып кына калмады, бөтен көчен, жан җегәрен куеп, үзе яраткан эшкә ябышты ул. Ләкин эреле ваклы түрәләр ана алган белемен үзе теләгәнчә файдаланырга ирек бирмәдатәр. белербелмәс эшенә тыкшындылар Шушы гамәлләре аркасында жирдән уныш аз чыкса, бөгем гаепне агрономга сылтап, жәза чәпәделәр. ■) уныш шәп аггарла шөһрәте түрәтәртә булды. Күп кыерсытулар күрү аркасында төрле авыруларга дучар булып, нибары кырык җиле яшенлә җир куенына керде. Ә бггт ул яшьтән үк төп кебек таза. Сабан туйларында көрәшеп йөргән егет иле Анын миндә бик күн тарлы татлары саклана ~И\. шул атлардагы гаделсезлекләр турында бер әсәр язасы иде", дигән теләк йөри күңелдә. «') олуг әдибебез нәкъ кенә шушы теләкне белгәндәй, сәнгатьчә югары ки матдә роман иҗат иткән. Шул заманмын чирләрен оста хирург кебек, кисеп-кисеп алган ул* Дөрес, романда алынган проблемаларның кайберләре бүген инде хал ителгән, кайсыбер конфликтлар чишелгән булырга да мөмкин. Хәлбуки, заман проблемаларньтн яңаларын куя тора, ә алармы чәл итү өчен узганнардан гыйбрәтсабак алу зарур "Югалган бәхет" (“Үксезләр") романында тагы шунысы игътибарга лаек андагы геройларның гадиләре дә. түрәләре лә үз бәхетләрен габа алмый Барысы да диярлек иртәме-соңмы, һәлакәткә лучар була. Хәтта район түрәләренең үтенә "Социалистик Хезмәт Герое исеме бирәбез", дигән вәгъдәләренә ымсынып, тиресеннән чыгардай булып тырышкан колхоз рәисе Вггл Салрисвич та соныннан рухи бөлгенлеккә төшеп, гомерен жуларлар йортында чикли Романдагы гаилә, мәхәббәг мөсьәладәрс дә гаять тормышчан хакыйкатьне чагылдыра. Әдипнен авыл хуҗалыгы дамасына роман язганлыгын ишеткән берәү, әле аны юньләп укымаган да килеш “Анын конегы— Ватан сугышы бит инде, нишләп авылга сугылды икән?. " -дип ышанмаучылык белдерде, икенче берәү "Романда татар әдәбиятына янадык алып килмәде..."—дип башкаларны ышандырырга тырышты Әмма һәр әсәргә гадел бәя бирүче укучы бар бит әле Роман “Казан утлары” журнатында басылып чыккач, укучылар аны яратып кабул иттеләр, язучыны яңа уңышы белән котлаулар күп булды. Бу әсәр аның биш томлыгына да кертелде... Авыл темасы шагыйрь өчен нишләп ят булсын икән?! Ул бит авыл чирәмендә аунап үскән, колхоз кырларында башак җыйган, атлар көткән... Кара алтын чыккан якларның хәл-әхвәлен чагылдырган әсәрне нәкъ менә шул якта туып-үскән әдип иҗат итәргә тиеш иде. Хисам Камалов кайсы гына темага алынмасын, “уртада барыбер авыл. Авыл кешеләре рухы. Бала чактан ук канына авыл рухы сеңгән шагыйрьнең хисләре ул әсәрләрдә. —дип язган иде Сибгат ага Хәким үзенен бер мәкаләсендә (“Халык язмышы—шагыйрь язмышы". Тат кит. нәшр. 1979.) Хак сүзләр. Инде без беләбез: зур бәхетсезлекләргә юлыккан, тәмам үз-үзенә кул салырга җиткән адәмнәр хәзерге вакытта бердәнбер котылу чарасы—дингә мөрәҗәгать итә Иманга кайта, мәчеткә йөз тота. “Югалган бәхет" романында бу кайту юлы әлегә күрсәтелмәгән. Күрәсең, бу Хисам абыйнын киләчәк иҗат эшедер... Без теге яки бу әдип турында “исән вакытында тиешенчә бәяләмәделәр, кадерен белмәделәр" —дияргә яратабыз. Мәгәр бу очракта алай зар кылу дөрес үк булмастыр. Хисам Камалов ижаты укучылар тарафыннан да. югары даирәләр тарафыннан да кыерсытылмады, яклау тапты, анын ижаты соңлап булса да һаман тиешле бәясен ала килде. Очрашып сөйләшкән вакытларда үзе әйтмәсә дә, мин аның 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры булуын да. “Һәркемнең гомере бер генә" һәм “Безне өйдә көтәләр" романнары өчен республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнүен дә беләм. Әле менә шушы елларда гына аңа Татарстан Президенты указы белән Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде, Татарстан китап нәшриятында 5 томда Сайланма әсәрләре басылып чыкты. Шушы гомер эчендә татарча һәм рус телендә егерме сигез китабы дөнья күргән. “Димәк, бүгенге еллар биеклегеннән торып караганда, язучы буларак гомерем бушка узмаган икән дип әйтә алам,—ди әдип үзе.—Аннары мин үз укучымны тап гым дип әйтә алам, язучы өчен моннан да татлырак кичерешнең булуы мөмкин түгел. Мин бар булган сәләтемне биреп, ихлас күңелемнән халкым өчен—татар укучысы өчен яздым һәм халкым язучысы була алуым белән чиксез бәхетлемен..." Әдип үзе әйткәнчә, ул көндәлек тормышта да алдашуны яратмый һәм иҗатында да алдашмаска тырыша. Бу—анын яшәешкә һәм үз иҗатына карашы, төп кыйбласы, җан таләбе. “Кырыс Хакыйкать—ялган-матур бизәкләргә караганда бик күпкә саваплырак гамәл, минемчә",—ди Ил агасы. Дөрестән дә, анын әсәрләрен укыганда үзеңне аңлый торган җан дустын белән сөйләшеп утыргандай бер рәхәглек тоясың, рухың сафлана, кешеләргә, дөньяга ышанычын арта, яшәү мәгънәсен яхшырак аңлагандай буласын, дөньядагы барлык җан ияләренә мәрхәмәт хисләре канат кага... Син, үзең дә сизмәстән, бик матур тәрбия дәресләре аласын, дога укыгандагы сыман җан тынычлыгы табасын. Ә бит динне санга сукмаган дәһри заманда безнен күңелләрдәге Иман нурын нәкъ менә ихлас әдипләрнең игелеккә өндәгән әсәрләре саклап калды. Борынгы байтак язучыларыбызнын мулла нәселеннән, кайберләренең үзләре дә дин әһеле булулары юкка түгелдер. Пәйгамбәрләр язмышын үзәккә алып, мәңгелек “Кыйссаи Йосыф" әсәрен язган Кол Гали, кешене бу дөньяда күбрәк игелек кылырга өндәгән шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән Котб, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Мәүлә Колый кебек борынгы шагыйрьләрне аласыңмы. Әбелмәних Каргалыи, Габделҗәббар Кандалый, Габделрәхим Утыз Имәни. Акмулла. Габдулла Тукай, Дәрдемәнл, Мәжит Гафури, Шәехзадә Бабич шикелле яна дәвер поэзиясе вәкилләрен яд итәсенме, совет чоры әдипләренең күренеклеләрен барлыйсыңмы—барысының да иманлы-ниязлы гаиләдән икәнен күрәбез. Мина шулай тоела: Хисам Камалов үз әсәрләрен язарга утырганда Кол Гали кебек. “Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,—Күңелемне нурың белән яктырт имди. . Минем алда ач син уңыш капкаларын,—Гакылым саф, телем нәфис булсын имди..."—дип Ходайга сыенгандыр, мөгаен Шулайдыр, хәлбуки, ул бит балачакта әнисенең намаз укуларын күреп үскән, анын өйрәткән догаларын фронтта “разведкага барган чакларында гел укыган”, авыр чакта Илен генә түгел, җанындагы Иман нурын да саклап кала алган һәм ул шул Нурны әсәрләре аша бүгенге һәм килер буыннарга тапшыра. Мәкаләм-уйлануларымнын башында мин Хисам абыйны бала чагымнан ук беләм кебек, дигән идем Мәгәр дөньяны күп күргән саен аны азрак белгәнлегенне аңлаган шикелле, шагыйрьне дә илаһи-уптым белү-анлау мөмкин түгел икән Яшен, тормыш тәжрибән арткан саен теге яки бу әсәрне анлау дәрәҗән дә арта-тирәнәя бара икән ул. Аннары әдип тә үз иҗатында бер урында гына таптанып тормый бит. ул әсәрдәнәсәргә һаман үсә, камилләшә, яна яклары белән ачыла бара. Элегрәк, мәсәлән. Хисам абыйнын поэмаларында интонациянен ихласлыгына, эпик-сөйләм алымынын фәлсәфи гомумиләштерүләр белән чиратлашып баруына сокланган хәлдә, фикерне артык сузу, укучыга “чәйнәп каптыру"ларнын булуын тәнкыйтьләп чыкканым да бар (“Социалистик Татарстан", II май. 1969 ел “Тормышның үзеннән" мәкаләсе.) Бара- тора, теоретик яктан хаклы булсам да, әлеге “артык юлларның" поэмаларда хис дулкыны эзлеклелеге, эмоциональ накалны арттыру хасиятләре барлыгын ашадым Шигырьләренең агымы-ритмы вакыт-вакыт "ши1ырь теориясен" санга сукмыйча, салулап-салулап китүе, теге яки бу фикергә укучы игътибар итсен, лигәндәи аны “абындырып" алгалавы да соңра шагыйрьнең бер үзенчәлеге, тормышны шигырьгә мөмкин кадәр реальрәк, ничек бар—шулай тасвирлау өчен кулланган атымы булып тоела башлады Соңыннан Хисам Камалов бу алымнарын прозада дәвам итеп, менә дигән шигъри кимәлдәге хикәяләр, повестьлар, романнар иҗат итте Чәчмә әсәрләрдә анын таланты аеруча бер балку белән ачылып китте Иҗатынын буеннан-буена бер генә ягы “үзгәрешсез” булып калды: ул һәр әсәренә утны-суны кичкән солдат, яшьли нужа тарткан авыл баласы, тормышның якты якларын күрергә. Яхшылыкның Явызлыкны авызлыклый алачагына, яхшы кешеләрнең начарларына караганда күбрәк булуына ышанган лирик геройлары белән килде Кешеләргә карага әнисе васыять иткәнчә, “түзем булу, сабыр булу", тормыш сынауларыннан Кеше булып чыга алу. киләчәккә омег белән яшәү—менә анын үзгәрмәс, ныклы тормыш кыйбласы Анын язмыш кыйнауларыннан, ижат газапларыннан сон яулап алынган бәхете шуна күрә кадерле дә. Ул биртелеп булса да, сугыш мәхшәреннән исән кайтты, фронтта ятып калган иптәшләренең уй-хыялларын, газапларын үз ижаты аша халкыбызга җиткерә алды. Шулар үзләре генә дә олуг бәхет түгелмени'” Ил яшь иде сугыш башланганда. Ил яшен.) куштым яшыегем Вөҗүдем до илнеке иде инде. Бумады бер норС9М яшерен Максатына куштым максатымны. Теләгенә куштым теләгем Хыялына куштым хыялымны. Кирәгенә куштым кирәгем. Бәхетем дә. бәхстсалегеч дә Илдән генә торды һәрдаим Юк. ахыры, булып буямады инде Карый торган фәкать ул җаен Хәзер ансат, җиңдек, дию. Анда: 1'о.иер белән түләү, кандыру Гашиларын алар әйталмады Гүя китте миңа калдырып Әйе. Татарстанның халык язучысы. Ил улы, шагыйрь һәм прозаик Хисам Камалов фронтовик дусларының үзенә сүзсез күз карашлары белән тапшырып киткән әманәтен үтәүдә бүген дә сафта әле Үз постында ате Ижат постында