Берлекнең яңа әгъзалары
Ибраһим Биектаулы (Ибраһим Нәфыйков) Нәфыйков Ибраһим Шәйдулла улы Татарстанмын Балык Бистәсе районындагы Биектау авылында 1937 елны туган. 1954 елны Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан сон, Казанда техник училищеда укып электромонтаж һөнәрен үзләштерә. 1956 елны армиягә алына, очучылык буенча хәрби мәктәп тәмамлый, укчы-радист сыйфатында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Демобилизациядән соң, 1959 елның ахырында туган якларына кайтып төрле эшләрдә эшли, өч ел буе Юлсубино (Балтач) авылы мәктәбендә укытучы була. 1970 елда Казан авиация институтын тәмамлап, Ижевск шәһәренә эшкә китә, хәзергә кадәр шунда яши, эшли, иҗат итә. Хезмәт гомеренең төп өлешен белгечлек эшенә—электрон радиоаппаратлары инженерлыгына багышласа да, Ибраһим Биектаулы мәктәп елларыннан башлап ижат эшеннән аерылмады. 90 еллардан башлап шигърият өлкәсендә аерым игътибар биреп, профессиональләрчә шөгыльләнә башлады. Иҗатында кыска формаларны үз итә, остазлары итеп Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Равил Фәйзуллинны саный. Ибраһим Биектаулынын шигырьләре, публицистик мәкаләләре Татарстан (“Казан утлары”, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Татар иле” һ. б.) һәм Удмуртия (“Яңарыш”, “Удмуртская правда” һ. б.) матбугатында еш басыла. Соңгы елларда басылып чыккан “Жирдән җиде җиһанга”, “Галәм серләре” китаплары аны ил-халык язмышы турында җитди уйланучы шагыйрь итеп танытты. Ибраһим Биектаулы, милләт җанлы кеше буларак, иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Ул—Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы, “Яңарыш” газетасының актив язучысы. Шагыйрь җыр өлкәсендә дә актив эшли. Аның байтак шигырьләре көйгә салынган. Язучылар берлеге идарәсе утырышы Ибраһим Биектаулыны Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итте. 1с1та$-тәс1әш И