БЕР НӘРСӘ ДӘ БУЛМЫЙ МӘҢГЕЛЕК
Яшь чагында дуслар бик күп ндс, Уртак идс бетен уебыз. Кочаклашып у рам ураганда Күккә үрли иде жырыбьм. Тыңлый иде кыллар тәрәл ачып: Кайсмбылныц тавышы көчлерәк?! Бел беләбез алар тыңла!айны, Безнең очен бары шул кирәк. Кайчагында матур кыллар өчен Бераз бәргәләшеп алсак та Дуслашабыз бик тия арада бел, Ачу озак бармый яшь чак>а. Чөнки әле җаннар керләнмә!ән, Бөтенебез әле бер төсле. Киемнәр дә затлы түгел, ләкин Яшь чагында барсы килешле. Күңелебездә һнчбер хөсетлек юк. Бер-беребездән нигә көнләшик?! Маллар да юк безнең, даннар да юк. Бөтен байлыгыбыз шул яшьлек! Бер учакка бәрәңгеләр күмдек. Бер учакка җыелып җылындык. Җил-давыллар бәрсә йөзебезгә. Бер-беребезгә ныграк сыендык. Фәнис ЯРУЛЛИИ (1938) Татарстанмын халык иигын/и*• п/киамк цк,у.пЧ" публицист күпсанлы китаплар, шул нсәптпн бшч томлык ~1.шламча « 41ир (Лһч > ангоры Г ТукаЙ нссменлогг Ло) лат премшясе җурешты Дз.и«д.» ашм Еллар үтте, без дә үзгәрештек, Тигезсезлек керде арага. Кем баеды, кемдер фәкыйрьләнде. Кемдер түрә булды калада. Еллар белән жырлар үзгәрделәр, һәрберебезнең хәзер үз җыры. Әкрен-әкрен сиздермичә генә Өзелә барды дуслык чылбыры. Бергәләшеп учак ягар өчен Вакыт та юк хәзер, теләк тә. Бөгәрләнеп яткан елан кебек Бер салкынлык ята йөрәктә. Бер нәрсә дә мәңге түгел икән. Тормыш тора безне үзгәртеп: Арба тарткан ярлы дустын—байлар Машинадан кала күзәтеп... Ике юл Зур чатта ике юл. Берсе кнң һәм шома. Киң юлны тутырып Агыла машина. Машина эчендә Бик кәттә егетләр. Сөяркә - җанашлар Хур кызы кебекләр! Ашыга һәммәсе Тиз-тиз—тизерәк! Иң яхшы урыннар Барсына да кирәк. Узышып баралар Бу атсыз арбалар. Күбесе бәрелеп Канауга авалар. Сүгенә ауганнар һәм артта калганнар. Сөенә һәммәсен Тик уза алганнар. Икенче юл башка — Үләнле тар сукмак. Монда гел карт-коры Ял итә еш туктап. Шулай да хәлсезләр Көтмәстән авалар. Андыйны юлдашлар Күтәреп алалар. Зур юл да. сукмак та Баралар бер якка. Максатлар бер генә: Эләгү... оҗмахка. Мин беләмен дошманнарым барын. Каһәрләмим ләкин аларны. һәрбер кеше сөенеп күзәтми бит Алга бара торган атларны. Егылуын, абынуын тели Күңеле тарлар—яхшы атларның. Ул егылса алга чыгуы бар Көч-хәл белән барган чаптарның. Беләм, тормыш сабан туе түгел. Ярышмыйбыз чыгын мәйданга. Тик ниндидер бер көнчелек яши Сиздермәскә тырышып күп жанда. Ул йокларга мөмкин озак-озак. Уянмаска мөмкин һичкайчан. Камчы булып үрелми ул сиңа . Томырылып алга чапмасаң. Кайнар канны тыеп буламыни. Камчы канатса да йөзеңне Узасың син күкләр юлы аша Айга салып тояк эзеңне. Ә дошманнар була икән булсын, Аларның да булу ы кирәкле Алар бетсә, кем ярсытып торыр. Кем камчылап торыр йөрәкне! Болыннар булырлар чәчәкле Чәчебез чәчләргә бәйләнгән. Башыбыз союдән әйләнгән. Нигә соң, нигә соң куркабыз Язмышны язмышка бәйләүдән? Тормышның һәр көне зур байлык. Байлыкны кадерлик, югалтмыйк. Гөл булып үсик тә тауларда Тирбәлик төннәрен айларда. Йолдызлар сибәрбез юлларга. Гашыйклар чыгарлар җыяр1а. Дөньяны матурлап бизәрбез Гаҗәеп тылсымлы нурларга. Болыннар булырлар чәчәкле. Аланнар булырлар җиләкле. Эләрбез күкләрнең түренә Сөюдән тулышкан йөрәкне. һәркон йөрим уйлар урманында. Куера бара уйлар урманы. Кергән чакта сукмак табылса да Чыгар өчен булмый юллары. Кемдер туа тансык булып. Кемдер артык булып... Кошлар! а канат биргән. Кеше1ә акыл биргән: Теләсәң акылын белән Күкләргә атыл, дигән. Нигә очынасың болай. Нәрсә булды, күңелем? Шатльным шул: буш үтмәде Минем бүгенге көнем. Канатлылар оча. дибез. Оча ерак җирләргә: Канатсызлар да «очалар*— Сүз әйтсә түрәләргә. Биегрәк менә барган саен Кечерәя бара кешеләр. Алар бары тормыш китабының Бер ноктасы гына төслеләр. Ташкыннар булып агыла, Дөньяны баса буш сүз. Буш сүзне алучылар күп— Чөнки бәясе очсыз. Кемдер алыштыра исемен, Оҗмахка керер өчен. Тик... куып чыгара алмый Күңелендәге иблисен. Чумдым тирән уйларга, Баскычлар юк чыгарга; Гомеремнең очын эзлим Кулларыма урарга. Көз үзенең кулъяулыгын Каен ботагына элеп киткән. Җилфер-җилфер итә бу кулъяулык «Онытмагыз көзне!» дия микән? Уйлар буранында адаштым, Юл табалмый озак маташтым. Ул юл булган икән янымда— Яшәү уты йөрткән җанымда. Бик еш атыла йолдызлар, Әллә күктә дә сугыш? — Яшен шары шартласа да Кысылып куя сулыш. Әллә көлү, әллә елау, Ишетелә нинди өннәр? Әллә туалмый ятамы Киләчәк матур көннәр? « Елаганын бармы? * —диләр. Елап кемне куркытыйм? Аны да елап үткәрсәң— Гомер бит ул бер йотым. Биек-биектән кошлар очын бара. Ишетелми канат тавышлары. Язылып кала бары офыкларга Җаннарында йөрткән язмышлары. Укый гына белү кирәк безгә: Ни язылган анда күк йөзенә. Күкләр серле анда ниләр барын Күрә алмый мангай күзе генә... Нилектән Кешеләр бер-берсен яратмый. Нилектән икән бу. нилектән? Замана тудырган чирме бу. Әллә сон калганмы электән?! Бу яман гадәтнен тамыры Дым ала ниндирәк ннештэн? һәм күккә язылды шундый сүз: Җаннарга яшереш ән иблистән. Булмый кичереп Кичереп була авыр кайгыларны. Кичерүе булса да читен: Кайгылардан өстен итә сине Киләчәккә булган өметең. Кемдер сине батырырга телән Упкыннарга таба этәрә. Калкып чыккач кичерәсең аны. Җиңүдән соң күңел нечкәрә. Тормышта бит була төрле хәлләр: Юлда ташлап китә юлдашың. Карурманда юлны табар өчен Бер уч нуры җнтә кояшның. Кичерәсең тагын юлдашыңны. Ташласа да авыр минутта. Адашмыйча чыга алган кеше Ул мәкерне инде оныта. Саф кешенең күңеле олы була. Кичерә ала хәтта ялганны. Кичерә алуы белән бәхетле ул. Кичерүе белән саф жанлы. Бу дөньяда бары бер нәрсәне Хыянәтне булмый кичереп: Мәхәббәттә б>лган хыянәтләр Гел агуын тора эчереп... 2005