Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӨРМӘЧЕ

Бүген дә өйдәгеләрнен барысыннан да алдарак аякка басты ул. Юынды, кырынды, ашап-эчеп алды Аннан чөйдә эленеп торучы шинеленә үрелде. Аны кия-кия ятакта бөгәрләнеп ятучы хатынына эндәште: —Сиңа әйтәм, Хәмидә. Кузгалдым мин. Тегесе башын күтәрде. Торып утырды һәм күзләрен угалап берара иренә гаҗәпләнеп карап торды. —Тан тишегеннәнме?! Кая ашыгасын шулай9 — Кая. кая? Служба көтә!—диде ул Бу юлы сүзләре гупас, гөбедән чыккан кебек яңгырады — Нинди служба инде ул тагын?! Бүгеннән пенсиядә ич син! Шунда гына Сәләхинен исенә төште Чыннан да, аны кичә, бер урынында озак еллар эшләгәненә рәхмәтләр әйтә-әйтә. лаеклы ялына—отставкага озатканнар иде Сәләхи соңгы төймәсе каптырылмый калган шинелен чишәргә кереште Үз гомерендә ул күпме шинель ту здырды икән, моны бер Ходай үзе генә белә булыр. Күрче, башына да кереп чыкмады бит Моннан соң ул үзе эшләгән, чәнечкеле гимер чыбык белән әйләндереп алынган мәйданга узып керә алмаячак, анда шаиырынып-әтәчләнеп йөри алмаячак Күңеленнән узган шундый уйлар белән Сәләхи шинелен салып кире үз урынына—чөйгә элеп куйды "Менә сина, мә! "—дигән уй талкыды аны Мәнгс шулай дәвам игәр кебек иде бит югыйсә. Һәр иртәне чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган таш коймалы ишегалдына узар, анда кергәч үз тәртипләрен урнаштыруны дәвам итәр кебек иде. Күрче, дөнья дигәнен гел-гел синенчә генә бармый икән лә! Баксам, анын үз кануннары да бар икән әле —Ят, йоклап ал. ял ит —диде киредән үз урынына ауган хатыны Тик Сәләхинен кире ятасы килми, анын йокысы качкан иде инде Рафис ГЫИ.МОТУ Л.1Н11 (1955) н/нкинк *Урман киы» «Багалмада кунакта» «Төнге яңгыр* һ.6 китаплар авторы Каламда яшм. —Тор. Ашарга әзерлә. Җитәр сина болай таралып яту,—диде ул тавышын күтәреп. Боларнын шау-шуыннанмы, күрше бүлмәдәгеләр дә хәрәкәткә килде. Озакламый күрше бүлмәнен ишеге ачылды. Аннан иң элек чәчләре тузгыган килене, анын артыннан киерелә-сузыла чыгып килүче улы күренде. Мең мәшәкатьләре белән көн башланды. Озакламый өйдә бары Сәләхи генә торып калды. Иң элек улы Марат, аннан килене Гөлнара эшкә, оныгы Әнвәр мәктәпкә дип чыгып киттеләр. Алардан сон хатыны Хәмидә дә озак тормады. Аларнын берсе дә чыгып киткәндә Сәләхигә авыз тутырып сүз әйтмәделәр. Чөнки алар анын аз гына ялгыш сүздән дә кызып китәсен, һәр басканны ялгыш итеп кабул итәчәкләрен беләләр иде. Алардан сон Сәләхи озак кына бер урынында таптанып торды. Калган гомерен шушылай ялгызы гына шушы дүрт стена арасында ничекләр үткәрер икән ул?! Хезмәттә вакытта көненен узганы сизелми дә кала иде. Егерме биш елын ул төрмәдә—тоткыннар арасында үткәрде. Алар арасында ул үзен нык тота иде. Тоткыннарның һәр сүзеннән, ым кагуыңнан, күз карашыннан куркып торуларына ул тәмам күнеп, гадәтләнеп беткән иде инде. Дөрес, арада төрлесе бар иде тоткыннарның. Синнән курыкмаган, сиңа буйсынырга теләмәгәннәре дә. Хәер, алар “зона"га беренче аяк басканда гына шулай тоталар иде үзләрен. Ә инде бер-ике көннән сон алар аяк астыңа килеп егылырга әзер, күн итегенне ялардай булып юашланып кала торганнар иде. Моны ничек эшләргә кирәклеген Сәләхи яхшы ук үзләштерергә өлгергән иде инде. Берничә тапкыр тоткынга көтмәгәндә, уйламаганда гына ипи шүрлегенә менеп төшсән, колак төбенә кундырсаң, арт чүмеченә тондырсаң— шул житәр иде андыйларга. Төрмәдә сине "король" итеп тоярга өстендәге киемнәрең—әнә, чөйдә эленеп торучы шинелен ярдәм итәр иде... Сәләхи шинеле янына килде, аны чөйдән алып кабат өстенә киде, тәненә рәхәтлек инде. Ул ишек тоткасына үрелде. “Бу стеналар арасында кангырып көнемне үткәрмим әле”, дип, ул урамга чыгып якын-тирәдән әйләнеп кайтырга булды. Урамда иркенлек, шау-шулы тормыш тантана итә иде. Ул акрын гына урам буйлап атлап кигге. “Хезмәт”, “хезмәт”, “зона”, “зона”, дия торгач, ул үзе яши торган тирә- юньнен үзгәрүенә дә игътибар итми йөргән икән. Күр әнә, почмак саен диярлек яна кибетләр тезелеп киткән. Урам чаты саен үзләренең барлы- юклы товарларын тәкъдим итеп басып торучы карчык-корчык, карт-коры тезелешеп баскан Алардан ерак түгел генә мона кадәр күрелмәгән “Кош базары да барлыкка килгән. Мона кадәр Сәләхинен “Кош базары” турында ишеткәләгәне бар иде барын Тик анын ниндирәк икәнлеген генә үз күзләре белән күргәне юк иде әле. "Ниндирәк була икән ул?”—дигән кызыксыну аны "базар ишеген ачып эчкә узарга мәҗбүр итте. Менә ниндиерәк була икән ул “Кош базары ’?! Тар гына читлекләргә тутырылган, каяндыр читтән китерелгән эреле-ваклы, чуардан-чуар кошлар чырык-чырык килеп сайраша. Тик шунысы бирелә тынчу иде. Мескен кошлар бер-берсе өстенә басып дигәндәй, очмакчы булып азапланалар. Тик башлары, канатлары белән читлек стеналарына бәрелеп егылып төшәләр. Әллә ашарларына да салмаганнар инде, эчәргә сулары да күренми. Чын мәгънәсендә мескенгә, йолкышларга әйләнгәннәр кошлар. Әмма бу хәл Сәләхидә кошларны кызгану хисе уятмады. “Кош базары"ндагы тынчу һава да ана әллә ни тәэсир итмәде. Бу бина төрмәне-күнеленә якын йортны хәтерләтте. Ул читлек янына елышкан кешеләрне эткәл и -төрткәли алгарак узды. Үзенә генә хас булганча, читлек эченә тутырылган кошларнын кыланышларын ләззәтләнеп күзәтергә кереште. Берсен-берсс төрткәләүче, иреккә чыгарга омтылучы бу гөнаһсыз затларнын кыланышлары ана бик тә тансык, якын, үз иде Анын күз алдыннан бер-бер артлы ялтыр башлы, тонык күзле, битараф карашлы тоткыннар йөгерешеп узды. Ул кошлар карарга, сатып алырга килүчеләрнен әле берсе, әле икенчесенең иненә бәрелеп уза торгач, куллары кычыта башлауны сизеп, кызулык белән берәрсенен ияк астына кундырып, төзәтеп булмаслык хата эшләвеннән куркып, чыгу ягына борылды. "Кош базарьГнда туган рәхәт тәэсирләреннән арына алмыйча ул ате байтак кына урамда йөрде. Өенә кайткач та. йокларга яткач та әлеге тәэсирләр әсирлегендә калды ул. Икенче көнне дә ул янадан “Кош базарьГна китте. Өченче көнне дә, аннан сон да... Кошларнын тар читлекләрдә әнә шулай жәфа чигүен карап тору ана жан тынычлыгы, ул гына анлыи ала торган рәхәтлек бирә иде. Ә бер көнне... Ә бер көнне ул сатучыдан шул кошларнын икесен яна читлеккә күчереп утыртуын сорады Аларны сатып алачагын белдерде. Чөнки аңлады ул: алардан башка ана картлыгын тынычлыкта үткәрү мөмкин булмаячак иде. Ул читлектәге жан ияләрен күтәреп өенә ашыкты Өенә кайткач, читлекне кояш нурлары төшми торган урынга куйды да, үз эшеннән үзе канәгатьләнеп, читлектәге кошларны күзәтергә кереште Аларнын янәшәдә булуларын тою ана үзен төрмәдә кичерә торган рәхәт хисләрне бирә иде. Кичен хатыны Хәмидә, улы, килене, оныгы да ин элек өйдәге бу яналыкка зур игътибар иттеләр Оныгы Әнвәрне әйткән дә юк иде. Ул инде күптәннән, башка малайларныкы кебек үк, кечкенә эте, ялтыр күзле песие булу ны тели иде. Анын бу турыла әти-әнисенә, әби-бабасына берничә тапкыр әйтеп караганы да булды. Тик һәр чакта бабасы бу сүзгә нокта куйды —Сезгә өйдә бер эт—мин җитмәгәнмени?—дип. киная белән кычкырып көлеп җибәргән иде ул Читлектәге кошларны—бу көтелмәгән яналыкны—күреп гаҗәпкә калган ойдәгсләр Сәләхинен пенсиягә чыккач шулай үзгәреп китүенә эчтән генә сөенеп тә куйдылар Көн дәвамында Әнвәр читлектәге кошлар—матур кыяфәтле тутыйлар тирәсендә бөтерелде. Һәм көтмәгәндә генә: —Бабай, ә алар нәрсә ашыйлар сон’—дигән сорау бирде Улының бу сүзләрен ишеткәч әтисе Марат телгә килде —Иртәгә аларга яраклы ярмаларны үзем алып кайтырмын, улым.. Чыннан да сүзендә торды әтисе. Попугайларга дип махсус әзерләнгән ризыклар алып кайтты Тик җимне кошлар алдына сатганчы Сәләхи белән алар арасында җитди генә сөйләшү булып алды — Кошларга ашарга үзем сатачакмын Ачтан үлмәслек игеп ..—диде ул сүзләренә үзе генә белгән мәгънә сатып һәм җим салынган савытларны улынын кулыннан тартып алды Мараг әтисенең үэ сүзеннән кире кайтмый торган кире беткән бәндә булуын белә иде. Шуна күрә дә сүз көрәштереп тормыйча гына читкә китте Әнвәр моңа игътибар итмәде Ул читлек яныңда басып катлы Бигрәк үз итте шул малай читлектәге кошларны Тора-бара аны читлектә очарга талпынган кошларны кы згану хисе биләп алды Малай бабасына дәште —Бабай, әйдә, читлекнең ишеген ачып куябыз. Очсыннар кошлар бүлмәләр буйлап 7. .К У . м э 97 —Тагын нәрсә?!—диде Сәләхи һәм оныгына сөзеп егардай булып карап алды.—Ан бул! Аларнын урыны бары тик читлектә генә. Берничә көн тыныч кына узды. Әнвәр көн саен вакытын мәктәптә үткәрә Әти-әнисе көн озын эштә була. Көндезләрен өйдә пенсионер Сәләхи һәм читлеккә бикләнгән кошлар гына торып кала. Хәзер анын бетен юанычы—читлектәге кошларнын кыланышларын күзәтү Ә беркөнне, урамда йөреп кайткач, ишекне ачып кергәч, ул бөтенләй көтелмәгән хәлгә тап булды. Читлек ишеге шар итеп ачып куелган, ә тутый кошлар пыр-пыр килеп, бер-берсе белән куышып бүлмә буйлап очып йөриләр. Оныгы Әнвәр исә бу тамашага исе китеп бүлмә уртасында басып тора. Ул бабасының кайтып кергәнен дә сизмәде хәтта. Сәләхи аны-моны әйтеп тормады. Сакланып кына малай янына килде дә. төрмәдән калган гадәте буенча оныгынын арт чүмеченә үзенен саллы йодырыгы белән китереп бирде. Аны-моны көтмәгән малай идәнгә ауды. —Тор. имгәк!—дип зәхәрләнеп кычкырды Сәләхи хушсыз яткан оныгына һәм аны изүеннән күтәреп караватка ыргытты.—Мин сиңа әйткән идем бит: “аларнын урыны читлектә”—дип. Бары читлектә генә!.. Ул анына килә алмыйча яткан оныгына борылып та карамыйча, тутый кошларны читлеккә куыл кертергә кереште. ..Күпме вакыт үткәндер. Әнвәр аңына килеп күзләрен ачканда йөзе качкан, чыгырыннан чыккан Сәләхи арлы-бирле бүлмәләр буйлап йөренә, тутыйлар читлеккә ябылган иде инде. Алар әле генә йортта булып узган мәшһәрдән куркышып бер почмакка елышканар. —Анладыңмы инде?—дип кычкырды Сәләхи малайнын йөзенә төкерекләрен сибеп.—Тагын шулай эшләсәңме?!. Бөтен тәне ут янган, башы чатнаган малай бер сүз дә әйтә алмады. Күз карашы белән тутыйларны күзәтә иде ул. Ә күңеленнән: “Кайсы юньсезе сезне туган жирләрегездән аерып читлектә яшәтүне уйлап чыгарды икән”,— дип уйлады ул.—Сезнен дә иректә, туган ягыгызда яшәргә хакыгыз бардыр ич?! Хәл кереп аякка гына басыйм менә. Коткарам мин сезне читлектән...” Бабасына үч итеп, сүзендә торды малай. Икенчеме, өченче көннеме... бабасы өйдә юк чакны туры китереп, ул балкон ишекләрен ачып куйды. Аннан читлек ишекләрен... Шуны гына көткәннәр диярсең, тутый кошлар бер-бер артлы бүлмәгә очып чыктылар һәм берничә тапкыр пыр-пыр килеп аны ураганнан сон балконның ачык ишегеннән иреккә юл алдылар... Малай фатирда ялгызы гына торып калды. Ул балкон ишекләрен кире ябып куйды. Буш калган читлек янына килеп башын иеп озак кына басып торды һәм бүлмәләр буйлап әрле-бирле йөренергә кереште. Ә үзе әледән-әле ишек ягына карап-карап алды. Ана бары бабасының кайтып керүен көтәргә, күңелендә җыелган ачулы сүзләрен әйтергә генә калды. Тик әлегә ул бабасынын анын белән ни-нәрсә эшләячәген, әти-әнисенен исә кайтып кергәч анын канга баткан җансыз гәүдәсен табып алачакларын, ә Сәләхинен калган гомерен анарга таныш та. якын да булган төрмә стеналары эчендә үткәрәчәген генә белми иде...