ТҮГЕЛЕР ДӘ ЙӨРӘК...
Ара Елмаю кунса да йөземә, Яшимен күңелдән гел елап. Ай — Кояш арасы күк ара — Син миннән бик ерак, һай, ерак... Йокымны еш кына бүләсец, Яшимен аннары төш юрап. Төш һәм өн арасы шикелле Аралар бик ерак, һай, ерак. Төшемме, өнемме, аермыйм, Шаштыра инде төн акылдан. Офыктай, син — минем җаныма Шулкадәр ерак та, якын да... Бу—мин! Акны кара дия белмим, Ниләр кылыйм?! Елмайганда елмаям мин, Елаганда — елыйм. Күңелдә ни, телемдә шул, Инде нишлим?! Туры әйткәч, күпләр белән Борчак пешми. Яктылыклар били җанның Ак читлеген. Бер киеп, бер сала торган Юк битлегем...
Эльмира ҖӘЛИЛОВА —яшь шагыйрә, журналист; “Кыз күңеле" исемле шигырь китабы авторы Казанда яши Гөнаһ Мин яраттым... Гаепме бу?! Гаеп булса, гаеплемен, таныйм. Тик бер генә теләк телим: Күзләреннән яшьләр бу лып тамыйм.. Мин яратам... Гөнаһмы 6>?! Шулай икән, мин гөнаһлы, беләм... Ярлыкаулар сорамыймын. Ходам. Озак яшәт шул “гөнаһым” белән?! Улыма Күк гөмбәзе ачылды да. Җиргә йолдыз атылды. Шул мизгелдә теләгемне Илаһым кабул кылды Мин әнн булдым! Яз сулышын өрде җиргә. Яшь бөреләр ачылды. Җаннан җан нра.нанла!ы Авыртулар басылды Дөньяга Улым туды! Елмаю белән йөземдә Бәхет яшем буталды. Йөрәк парәм гәүге тапкыр Җиһанга аваз салды Кычкырын елап алды! Бисмилла, дип, тәүге тапкыр Күкрәк сотем имездем. Бу вакытта мин үзем дә Фәрештәгә тиң идем Җиде кат күккә мендем! Ярдәм иттең, бу дөньяга Газиземне иралтың. Сабыема шәфкатеңне Киң кыла күр. йа. Раббым! Мин каләмнән “баш тартырга" булдым: Бүтән чәчмәм шашкын хисләрне.. Шигырь язсам түгелер дә йөрәк. Фаш итәр ул мнне-исәрне. Кайчак "башны югалтасы" килә. Тапмас өчен бүтән... ...Ләкин сизәм: акыл йөрәгемне Йөгәнләгән күптән... Л и л и я Г ы й б а д у л л и н а Ә ОЧАСЫ КИЛӘ... Мин язларны сиңа бүләк итэм, Сиңа бирәм көзләр сихерен... Башым күккә тисә, йолдыз явар...— Ахры, артык биек сикердем... Мин көннәрне синең өчен саныйм, Мизгелләрне тезәм бушлыкка. Хыялларым елап калыр кебек. Ничек сыйыйм бу тар тышлыкка?!. Мин җанымны сиңа атап сулыйм... ...Ә син кайтыр өчен кит тагын!.. ...Мин—яңа җыр заман шаукымында: Ачтым гына Яшәү китабын!.. Юатасым килә сине Еллар аша. Тик назларым, йолдыз булып, Төнгә аша. Син дә әрнегән йөрәгең Күккә ташла... Яшен телгән мизгел узып бара. Ул—койрыклы йолдыз, күрәсең. Сүзләремне тамчыларга салып, Ятлыйм бүген хисләр сүрәсен. ...Яшьнәп узган гомер—гүя учак, Белми дөрли тиздән сүнәсен... Мәхәббәт! Өши-өши янам, Дөрли-дөрли сүнәм. Ялкыныңда салкын, Кышларгамы күнәм?..
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА — яшь шагыйрә;“Мин Бәхетне күрәм!" исемле китап авторы Казанда яши Мәхәббәт дип шашкан дөнья. Күз яшьләрен коя-коя. Ясак җыя һәрбер күңелдән. Ә бәясе сөю юлларына Алтын (яфрак!) булып түгелгән... Ә очасы килә Колач җәеп, үчекләп бер зәңгәр Күкләрне. Нәрсә булды бу тилергән җанга? Мин җир кызы идем Күптәнме? Ә очасы килә Каурыйларны коя-коя Ташлы юлларга... Син яварсың, яңгыр, тик иртәгә— Соңга кала күрмә еларга... Ә очасы килә - Ак болытны йомшак түшәк Итеп уйнарга... Кояш көлә... Тәрәзәне яптым. ...Кала исе сеңгән уйларга... Тик бер мизгел Кире уйлан артка чигенермен. Тик бер мизгел Йөрәгенә мәңге чигелермен. Тик бер мизгел һәм йолдызын булып кабынырмын. Тик бер мизгел Мин сөюгә генә табынырмын. Тик бер мизгел ...һәм мин сине мәңге сагынырмын. Монда бар да башка... Монда күкләр югаладыр Җирнең чигендә. Монда күпләр шуышалар кебек... Син чигенмә. Кеше. Чигенмә!..