Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Татар энциклопедиясе" битләреннән

БАТТАЛ (Сәитбатталов) Фәнзаман Сәитбатгал улы (16.2.1939, Мннзәлә р-ны Урсу а.), язучы, публицист. Казан ун-тын тәмамлый (1967) 1972-75 елларда халык депутатларының Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитетында бүлек мөдире, 1984-93 тә «Татарстан* Дәүләт теле-ра диотапшырулар к-ты хәбәрчесе. 1993-97 дә Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Язмалары 1950 еллар урталарыннан ба сыла башлый Әсәрләре сатирик эчтәлекле, үткен, образлы теле 6-н аерылып тора Аларда байлыкка кызыгу, комсызлык, саранлык көлке объектына алына 1980 елларга кадәр Б. әсәрләре, бигрәк тә публицистикасы, басылмады диярлек. 1990 елларда юмористик хикәяләре тупланган «Сакалына ут капса» (1990), «Безнең сурәт* (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993). • Бака да бата* (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Соңарган яз* (2001) җыентыклары, «Юлын белгән адашмас» (2000) дип аталган публицистика китабы укучылар арасында популярлык казанды. Әд Әхмәтҗанов И Ахыргача барам, ахыргача! Татарстан хәбәрләре 1992 1 апр , Шәрәфи Р Бер фикер Шәһрн Казан. 1995 28 февр , Әхмәтҗанов М Фәнзаманнар заманы Килер бер көн К., 1998. БАТУЛЛА (Батуллин) Рабит (Роберт) Мөхлис улы (26 3 1938, Зәй р-ны Түбән Олыҗы а ), язучы, актер, режиссер, ТАС- СРнын атказ сәнгать эшлеклесе (1985) М.И Щепкин исем, театр уч-щесен (1961), ГИТИС каршындагы Югары режиссерлык курсын (1966) һәм М Горькнй исем Әдәбият нн-ты каршындагы Югары әдәби курс (Мәскәү. 1979) тәмамлый 1961-63 елларда Татар, академ. театры артисты, шул ук вакытта режиссура б-н дә шөгыльләнә 1963-65 тә Курчак театры һәм Казан телевидение студиясендә балалар өчен тапшырулар редакциясе режиссеры 1970-75 тә театр уч-щесендә һәм мәдәният ин-тында укыта. Әдәби иҗат эше 6-н 1960 елларда шөгыльләнә башлый 1966 да Б нын балалар өчен язылган «Исемем минем Дүрткүз* дип аталган беренче ки табы басыла «Төш вакытында могҗиза* (1966), «Курай уйный бер малай* (1970) пьесалары Казан, Луцк, Омск, Донецк, Саратов, Кемерово, Салават, Махачкала шәһәрләре сәхнәләрендә куела. «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, җанкисәгем» (1980) җыентыкларына кергән хикәяләре юморга корылган, катлаулы сюжетлы булулары б-н аерылып торалар. Б нын әсәрләренә тормышны фәлсәфи аңлату хас. Б. 1970 еллар башыннан проф сәхнә өчен драма әсәрләре яза. Яшьләрнең мөстәкыйльлеккә, тормыш авырлыкларын җиңүгә омтылышларын романтик күтәренкелек 6-н тасвирлаган «Туйлар узгач» (1973) муз. комедиясе, «Өчәү юлга чыктык* (1974) драмасы Һ.6 тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. «Кичер мине, әнкәй!» (1979) пьесасы татар драматургиясендә зур уңышка иреште Ул 1980 елларда башка милләт театрлары сәхнәләрендә дә уйнала. 1986 елда Г.Тукай турында «Сират күпере* исемле тарихи драмасын яза. Б үзен эпик масштабтагы язучы буларак та танытты • Юл буенда зәңгәр чәчәк» повестында (1990) замана яшьләре проблемаларын күтәрә. «Сөембикә царица казанская» романы (1992, рус теленә тәрҗемәсе «Сююмбике», 2001) Казан ханлыгы патшабикәсенең фаҗигале язмышы турында Коръән аятьләренең татарча мәгънәләрен аңлаткан җыентык чыгарды (2000) Татарстан Язучылар берлегенең Г Исхакый исемендәге бүләге иясе (1991). Әсәр Прости меня, мама! М , 1981, Серле сандык К , 1983; Елантау. К., 2005 Әд Фәттах Н Беренче китап һәм балалар әдәбияты Казан утлары. 1967 N9; Шәрәфи Р , Мингалим Р Эзләнүләр юлыннан Батулла иҗаты турында уйланулар Казан утлары 1980 N8, Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. К., 1980. А. Г. Әхмәдуллин. БАТЫРМОРЗАЕВ Зәйнелгабид Нухай угылы (1897, хәзерге Дагьстан Респкасы Аксай а. - 8.10.1919, Батайорт а , Дәвамы Сузлек журналыбызның 2005 ел. 4 саныннан басылып шунда ук), кумык язучысы, публицист. кшә. Язучы Нухай Батырморзаевнын улы Б нын шәхес булып формалашуына та тар кешесе Исхак исемле университет белемле мөгаллим көчле йогынты ясый, анын киңәше б-н Б Әстерхан һәм Казан мәдрәсәләрендә укый Б.нын 1916-17 елларда язылган «Мәдрәсәгә мулла килде». «Муллаларга үч итеп». «Шамхал нүкәре* пьесаларында. «Даниялбәк* драмасында иске карашларга каршылык мотивлары өстенлек итә, тау халыкларында яшәп килгән кан үче. байлыгына карап кыз ярәшү кебек гадәтләр, социаль гаделсезлек тәнкыйтьләнә Драматург буларак. Г Камал ижаты тәэсирендә формалаша. Туган авылында һәм Әстерханда укыган елларында анын «Бәхетсез егет*. «Беренче театр» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнавы, соңрак драматургның «Гашыйк». «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларын кумык теленә тәрҗемә итүе мәгълүм Б инициативасы б-н «Безнең шәһәрнең серләре» тәрҗемәсе 1918 дә Тимер Хан-Шура шәһәре (хәзерге Дагьстан Респ-касындагы Буйнак ш.) театры сәхнәсендә уйнала Шигъри иҗатында («Халыкка». «Халык мәнфәгатен яклаучыга* һ.б шигырьләр) Г.Тукай поэзиясенең тәэсире сизелә Б нын татар шагыйре С.Сүнчәлөй шигырьләре турында язган кулъязма рецензиясе саклана. Әд : Алиев С. Дорога в современность Махачкала. 1977. Акбиев С М X Связи времен и дрүжба литсратур Махачкала. 1985 Р К. Ганиева БАТЫРМОРЗАЕВ Нухай (1869. хәзерге Дагьстан Респ-касы Аксай а 8.10 1919, Батайорг а . шунда ук), кумык язучысы, мәгърифәтче, кумык реалистик прозасына нигез салучы, җәмәгать эшлек лесе. Гарәпчә, татарча башлангыч белемне атасыннан ала. Мәдрәсә тәмамлагач мөгаллимлек итә, аннары эәркәнче булып эшли. 1905-07 елларда Әстерхан. Оренбург. Казан шәһәрләрендә яши Оренбургта «Вакыт* г-тасы редакциясендә, Казан да Көримевләр матбагасында эшли. «Казан мөхбире* г-тасында языша 1916-17 дә улы Зәйнелгабнд б-н бергә Хәсәүйор- ты авылында «Таңчулпан* дигән әдәби драматик түгәрәк оештыра һәм шул исем дәге журнал чыгара «Язык Гъабибатъ* («Бәхетсез Хәбибәт». 1910). «Ръарум булан Зубайдат. яда Насипсиз Җанбике» («Һарун белән Зөбәйдә, икн Бәхетсез Җанбикә*. 1912), «Давут булан Лайла* («Даут белән Ләйлә*. 1914) исемле повестьлар авторы Алар тагар мәгърифәтчеләре М. Акъегетзадә. 3 Бигиен. Р Фәхрел дин. 3 Һади әсәрләре йогынтысында языла. «Кавказ һәм бөтен Русиядәге хәлләр* исемле поэмасында Г.Тукай поэзиясенең тәэсире нык сизелә. Б әсәрләрендә татар язучыларын да тирән борчыган милли мәгариф, мөселман хатын-кызларның хокукый хәле мәсьәләләре күтәрелә Большевиклар б-н элемтәләре өчен Б улы Зәйнелгабнд 6-н бергә деннкннчы- лар тарафыннан атып үтерелә Әсәр Батырмурзаев Н Давут булан Лайла. Махачкала, 1965 Әд.: Ганиева Р Уртак кояшыбыз Казан утлары. 1966. М 4. Дацнев А Нухай Батырмурзаев. Махачкала. 1968 Алиев С Дорога в современность Махачкала. 1977: Акбиев С М X Нухай Батырмурзаев н татарскис прозаики-просветнтели Связь времен и дружба литератур Махачкала, 1985 Р К. Ганиева. БАҺАВИ (19 йөзнең 1 нче яртысы), шагыйрь. «Бүз егет* дастанының авторы Шагыйрь турында кайбер мәгълүматлар дастанның үзендә очрый Берничә урында ул үзен «бичара Баһави» дип атый Проза б-н язылган кереш өлештә әсәрнең язылу тарихына да туктала «Бүз егет* китабымы бер катар күреп идем, фарсы теле берлә язылмыш иде Үземеэнең күңеле- мез кайгылы көндә «Бүз егет* китабына кайгымыз түкеп... мен дә сикез йөз кы рык икенче елында язып ирлек, Уфа илендә * Шуннан башка автор биографиясенә кагыл ы ип ы бүтән мәгълүмат юк Бер-берсенә гашыйк ике яшь кешенең фаҗигале язмышын романтик буяуларда сурәтләгән бу дастанның кулъязма нөсхәсен Семнпулат өязендә (Казакъстан ) В.В.Радлов таба һәм үзенең «Коньяк Себер һәм Жөнгәр далаларында яшәүче гөрки кабиләләрнең халык иҗаты үрнәкләре* («Образцы народной литературы тюркских племен. жнвушнх в Юж ной Сибнри н Дзунгарской степи*. 1870) исемле хезмәтенең 3 нче томында басты рып чыгара 19 йөзнең 2 нче яртысыннан «Бүз егет* дастаны татар халкы арасында, ш.у казакъ, нугай һ.б. төрки телле халыкларда иң яратып укыла яки телдән сөйләнә торган әсәрләрнең берсенә әйләнә Иң тулы дип исәпләнгән басмасы (К . 198-1) РФА Көнчыгыш ин тының С -Петербург бүлеге фондында саклана торган кулъязма нөсхәсе нигезендә әзерләнгән Чыган Татар халык иҗаты Лагтан нар К 198-1. Радлов В В Образны на- родной литера-туры тюркских племен жи- вущих в Южной Снбири и Дзунгарской степи. Ч 3 СГ16.6 1870 Әд. Гайнетдинев М В XIX йөз татар әдәбияты тарихына яна материаллар Татар теле һәм әдәбияты К.. 1977, Татар әдәбияты тарнхы К.. 1985 Т. 2. Татар поэзиясе антологиясе. К . 1992. А/. В. ГайнетдиненБАШКУРОВ Рөстәм Шакир улы (16 5.1927. Горькнй өлкәсе. Сергач р-ны Камкнно а - 5 4 1967. Казан), әдәбият белгече. филол. фән канд. (1958) Казан нед нн-тын тәмамлый (1950). 1950-60 нчы елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиатының Тел. әдәбият һәм тарих ин- тында фәнни хезмәткәр Хезмәтләре башлыча ГТукай тормышына һәм иҗатына, татар һәм рус әдәбиятларының багланышларына карый Хезм Тукай һәм рус әдәбияты К.. 1958. История татарской советской лите- ратуры (автордаш) К . 1965: Навсегда в сердце народа (Жизнь и творчество Габ- дуллы Тукая) (автордаш). К . 1966 Әд. Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана Биобиблигр. словарь К .1970 БАШМАКОВ Ибраһим Йосыф улы (1893. Пенза губ , Инсарөязе Үрләдем а 5 10 1913. Оренбург ш ). шагыйрь «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа ш ) укый «Вакыт» г-тасында. «Шура* ж-лында хезмәттәшлек итә. шунда ук беренче шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен бастыра Аерым шигырьләре «Яна әдәбият» (1914. төз. Г Ибраһи- мов һәм Г Баттал). «Көрәш җырлары» (1923. төз. Ф Бурнаш) җыентыкларына. «Татар поэзиясе антологиясе*нә (1956. 1992) керә Әд : Бәкер К. Ибраһим Башмаков (вафат) Вакыт. 1913 Юокт , Мәрхүм шагыйрь (Яшь шагыйрь Ибраһим Башмаковпын үлүе турында) Аң. 1913. N20. История татарской советской литературы. М.. 1985 БАЯН (Баянов) Әхсән Фәтхелбаян улы (8.12 1927, хәзерге Башкортостан Респ- касы. Илеш р-ны Әшмән а ). язучы. ТАС СРның атказ сәнгать эшлеклесе (1988), ТР ның халык шагыйре (2004) Казан ун тын тәмамлый (1956) 1962 елга кадәр «Социалистик Татарстан* г-тасында хәбәрче, әдәбият-сәигать бүлеге мөдире, 1962-66 да «Казан утлары» ж-лының җаваплы сәркатибе. 1977-81 дә баш мөхәррир урынбасары вазифаларын үти. Әсәрләре 1950 елларда басыла башлый. Аның «Диңгез шавы* (1959). «Мират* (1963). «Әйт сүзеңне, яшьлек'* (1965). «Сез аңларсыз мине* (1971) китапларында тупланган лирик һәм фәлсәфи шигырьләрендә. балладаларында заманның, яшәешнең проблемалары чагылыш таба, шагыйрь җәмгыятьтә кешенең роле турында фикер йөртә «Җәй - яшел кош» (1976). «Елларга сәяхәт» (1977). «Ак канатлар* (1983). «Кызыл ут» (1999) исемле шигырь һәм поэма җыентыкларында Б.ның замандашларының кичерешләре, яшәү мәгънәсе һәм аның матурлыгы. Туган иле һәм халкы. милләтнең үзбилгеләнеше өчен көрәше, рухи яңарышы һәм бәйсезлеге турында уйланулары Аның «Дүрт монолог* (1968). «Аязучан болытлы һава* (1978) повестьлары күңел җылылыгы, лиризм б-н сугарылган «Яшьлегемне эзлим* (1966. рус теленә тәрҗемәсе «Ищу молодость*. М . 1971). «Тау ягы повесте* (1972. рус теленә тәрҗемәсе «Повесть Горной стороны». 1978), «Төлке тоту кыен түгел* (1975) повестьларында тормышта үз урынын эзләүче, халык традицияләренә тугрылык сакларга омтылган яшь кеше образы чагылдырыла «Уг һәм Су* (1971). «Таш китап* (1981) романнары Кама буендагы гигант төзелеш картиналарын гыйбрәтле язмышлар аша сурәтләүгә, төбәкнең экологик проблемаларына багышланган «Урланган ай» повесте өчен Б Г Тукай исем. Дәүләт бүләгенә лаек булды (1999) Б.ның прозасы романтик шартлылыгы. метафораларга һәм символик образларга бай булуы б-н аерылып тора Б ның драматургиясе дә үзенчәлек ле. «Күзләре нинди иде* (1965). «Зәңгәр кыңгыраулар» (1972) психологик драмаларында хәзерге заман кешесенең әдәпәхлак проблемалары үзәккә алына «Һәйкәл» (1970). «Алтын кашбау» (1989) трагедияләре тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылган. «Почет Билгесе» ордены б-н бүләкләнә. Әсәр Сайланма әсәрләр. 2 томда. К.. 1993. Сайланма әсәрләр: К . 2002 5 томда. Әд. Галимуллин Ф. Шагыйрьнең прозасы Казан утлары 1994 N5. Әхмотҗанов М Җирдә Прометей бар Мәдәни җомга, 2000 4 февр ; Мустафин Р. Человек и его дело , / Литературное обозренис 1979. N6. А. Г Әхмәдуллаң Дәвамы киләсе саннарда