Наилә Вәлитова
Жор, үткен телле, сүзгә кесәгә керми торган кешеләргә гомер буе кызыгып, сокланып яшәдем мин Ә бу юлы сүзем республикабызның иң абруйлы китап нәшриятында 30 елдан артык бергә эшләгән, шушы елнын 15 мартында 60 яшен тутыручы хезмәттәшем, каләмдәш дустым Наилә Минһаҗ кызы Вәлитова турында. Ишле гаиләдә үскән, тормышнын әчесен-төчесен шактый татыган Наилә туры сүзле, гаять уңган, ярдәмчел, кешелекле булуы белән дә аерылып тора. 1954 елда әтиләрен, утызмеңче буларак, Кукмара районыннан Әгерҗе төбәгенә—Иж-Бубый авылына—колхоз рәисе итеп билгеләгәннән соң Наилә шунда урта мәктәп, аннары Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап Иж-Бубыйга укытырга кайта. Соңрак, язмыш җилләре Казанга илтеп ташлагач, Наилә Татарстан китап нәшриятына эшкә керә, лаеклы ялга чыкканчы шунда мөхәррир булып эшли. Биредә эшләү дәверендә Наилә төпле белеме, телне әйбәт тоемлавы, рус телен дә “су кебек эчүе”, таләпчән мөхәррир булуы белән танылды. Укучыларга, китап сөючеләргә йөзләгән китап редакцияләп, төзеп, халкыбызның олы әдипләре Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Фоат Садриев һ б бик күпләрнең әсәрләрен дөньяга чыгарышкан кеше ул Наилә. Халкыбызга матур-матур тәрҗемә китаплары да бүләк итте ул Күренекле рус язучы В. Распутинның “Онытма гомергә" (“Живи и помни”), Н Думбадзенын “Мәнгелек канун” (“Закон вечности”). Э Устинскийнын “Крокодил Гена”, А. Милннын атаклы “Винни Пух маҗаралары" һ. б. Наилә Вәлитова тәрҗемәсендә дөнья күрде. Аны 1989 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Хәзерге көндә Наилә Татарстан Фәннәр академиясенең “Фән” нәшриятында мөхәррир булып эшли. Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Наилә Вәлитова 1994 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Каләмдәш дустыбызны олы юбилее белән котлыйбыз