МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
ПӘЙГАМБӘР ф — Пайгам ха(^>р. нохи(и) һәм йәр-китерүче сүзләреннән тора Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле (илчесе, мөрсале. хәбәрчеге). нәби. сәүчи Коръәндә дөньяга кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өйрәтү өчен килеп киткән 25 пәйгамбәрнең исемнәре телгә алына Бу исемнәргә хәдисләрдә бәян кылынган яки пәйгамбәрлекләре ачык мәгълүм булмаган тагы 11 шәхесне өстәргә мөмкин: 1 Адәм пәйгамбәр 2. Ашгия (Шәгыя. хәдисләрдән билгеле) 3. Әльясәг пәйгамбәр (Әльясагь язылышы да очрый) 4 Эрмня (хәдисләрдән билгеле) 5. Әюб пәйгамбәр (Әйүб, Әйүп язылышлары да очрый) 6. Бишер пәйгамбәр (хәдисләрдән билгеле). 7. Гайсә пәйгамбәр 8. Гозәир (Гөзөер дип язу да очрый, аның пәйгамбәрлеге ачык түгел, ләкин Коръәндә искә алына). 9 Даниял пәйгамбәр (хәдисләрдән билгеле) М.Дауд пәйгамбәр (чыганакларда Давыт дип язу да очрый) П.Золкарнәйн (Золкәрнәен язылышы да очрый, пәйгамбәрлеге ачык түгел, ләкин Коръәндә искә алына) 12 Зөлкифел пәйгамбәр. 13.Зәкәрия пәйгамбәр 14 Ибраһим пәйгамбәр 15. Идрис пәйгамбәр. 16. Ильяс пәйгамбәр 17. Исмәгыйль пәйгамбәр 18. Исхак пәйгамбәр 19. Йосыф пәйгамбәр 20. Локман (пәйгамбәрлеге ачык түгел, ләкин Коръәндә искә алына) 21. Лут пәйгамбәр 22. Муса пәйгамбәр 23. Нух пәйгамбәр 24. Салих пәйгамбәр 25 Сөләйман пәйгамбәр 26 Хозыр (Хөдер. Хызыр; хәдисләрдән билгеле) 27. Һарун пәйгамбәр. 28 һуд пәйгамбәр. 29 Шис (хәдисләрдән билгеле) 30 Шогаиб пәйгамбәр 31 Ышмуил (хәдисләрдән билгеле) 32. Юныс пәйгамбәр 33. Юшагь (хәдисләрдән билгеле). 34. Ягькуб (Йагкуб) пәйгамбәр 35. Яхъя пәйгамбәр Дәвамы Сүнек журналыбызның 2004 атың 1нче саныннан басымын кип> 36 Мөхәммәд галәйһнмус-слләтү вәссәлам—иң соңгы Пәйгамбәр. Бер ривайәткә караганда. Адәм галәйһпссәламнән соң Мөхәммәд Пәйгамбәргә кадар 124 мең пәйгамбәр килгән. Икенче ривайәттә 224 мең саны күрсәтелә. XVI гасырда яшәгән төрек галиме Фуратиның "Кырык сөаль" дигән китабында йәһүд галимнәренең Мөхәммәд Пәйгамбәрдән. "Дөньяга ничә нәби һәм ничә мөрсәл җибәрелгән, ал ардан безгә ничә китап һәм сәхифә килеп ирешкән?" дип сораулары турында сөйләнә. Мөхәммәд галәйһиссәлам аларга түбәндәгечә җавап биргән Аллаһы Тәгалә җиргә 124 мең пәйгамбәр җибәргән, шуларнын 313 е Рәсүлләр, ә калганнары нәби дип атала, Җәбраил фәрештә алдан күрү сәләте биргән пәйгамбәрләр генә Рәсүлләр, аларның саны 313. Шушы 313 пәйгамбәрнең 25 е Коръән кәримдә зикер кылына. Аллаһ тарафыннан иңдерелгән язмалар саны-101. 100 сәхифә (төргэкнамә) һәм 4 китап Алар җиде пәйгамбәргә җибәрелгәннәр Барлык китаплар да Рамазан аенда иңдерелгән Тәүрат-Рамазанның беренче көнендә. Инҗнл-13 нче көнендә, ә Коръән-кәрим Рамазанның 27 нче көнендә иңгән Иң әүвәлге пәйгамбәр - хәзрәтн Адәм, иң соңгы пәйгамбәр - Мөхәммәд галәйһиссәлам Ул ахырзаман Пәйгамбәредер, аңардан соң дөньяга пәйгамбәрләр киләчәк түгелдер (Әхмәтһади Максуди) Барча мөселманнар аның өммәтеннәндер Ул барча галәмнәргә һәм шулай ук җеннәргә дә пәйгамбәр итеп җибәрелгән. Шулай да: "Аллаһы Тәгалә бу Ислам өммәте өчен һәр йөз сәнә башында (һиҗри исән белән) яңартучылар булдырып торыр” дигән хәдис бар Аларны мөҗәддн.чәр дип атыйлар. Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләре түбәндәге сыйфатларга ия: 1. Пәйгамбәрләр тугрылыклы (Сыйддикъ). 2 Алар һәрнәрсәдә иминлеккә баралар (Әманәт). 3 Алар Аллаһы Тәгалә әйткәннәрне һич кимчелексез кешеләргә тапшыралар (Тәблигъ), 4. Алар зирәк (Фәтәхәт). 5. Алар гөнаһ эшләрдән тәмам сакланганнар (Гыйсмәт) Пәйгамбәрләр могҗиза кылу сәләтенә ия. Ризаэддин Фәхреддин Рәсүлләрнең кешелек сыйфатларына карата түбәндәгеләрне язган Бу Рәсүлләр үзләре кешеләр җөмләсеннән булып, инсаннарның тормышлары очен лязим вә табигый эшләр аларга да хас Бөтен кешеләр кебек Шәригать хөкемнәре белән куәтләнгән булсалар да. пәйгамбәрләрнең һәммәсе тугрылык вә зирәклек белән сыйфатланган Алар үзләренең вазифалары булган Шәригатькә өндәүне тырышып башкардылар Рәсүлләрнең һәрберсе хыянәт вә сер итеп саклау кебек әхлаклардан да. гомумән, гөнаһлы эшләрдән арынган Бәгъзе вакытларда дөнья эшләрендә онытулары вә ялгышулары булса да. динне ирештерүдә бу сыйфатлардан сәламәтләр" "Ягъкуб балалары" сүрәсенең 55 нче аятендә: "Тәхкыйк. пәйгамбәрләрнең кайберләрең кайберләреннән артык кылдык, вә Дауд пәйгамбәргә "Зәбур" исемле китап бирдек" диелә Моннан үзләренә китап иңдерелгән пәйгамбәрләрнең дәрәҗәлерәк булуы аңлашыла (Адәм галәйһиссәлам. Ибраһим пәйгамбәр, Шис пәйгамбәр. Идрис пәйгамбәр. Муса пәйгамбәр. Гайсә пәйгамбәр һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр) Рнвайәтләргә караганда. Адәм галәйһиссәламгә дә 10 кәгазь (китап) иңгән Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә 10 кәгазьдә (сәхифә) вәхийләр иңдергән Идрис галәйһиссәламгә 30 кәгазь, ә Шис галәйһиссәламгә 50 кәгазь җибәргән. Муса пәйгамбәргә “Тәүрат" (Китаб. Сухуф. Фуркан). Гайсә пәйгамбәргә “Инҗил" иңдергән дип карала Мөхәммәд Пәйгамбәргә иңдерелгән “Коръән"не дә "Фуркан” Дип атау очрый Коръән кәримнең Зәйд ибне Сабит тарафыннан 632 елда төзелгән беренче мәтенен дә Сухуф дип атыйлар. Коръәндә әйтелгәнчә. Һарун пәйгамбәргә дә вәхий иңгән (4 163.5:84.10:75.19:53. 21.28,23:45, 25:35). Исламияттә аеруча түземле тугыз пәйгамбәр аерып күрсәтелә, болар ( үлү-л-газми): Нух. Ибраһим. Дауд. Йагкуб. Йосыф. Әйүб, Муса, Гайсә пәйгамбәрләр һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (“Коръән тәфсире'ндә алар “кагы чыдамлылар" дип телгә алына, 46: 35/ 34) Шуны да әйтеп китик. В.Порохова тәрҗемәсендә (комментарийлар өлешендә) үлү-л-газми пәйгамбәрләр рәтенә кеше каүмен һәм диннәрне нигезләүче Нух. Ибраһим, Муса. Гайсә һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр генә (бишәү) кертелгән. "Рисаләи Газизә китабында Зәкәрия һәм Шәмгун кебек пәйгамбәрләр йалавычлар (хәварийуннар. апостоллар) исәбенә кертелә, ә Идрис Шнс һәм Муса пәнгамбәрләркәбирләр. ягъни зурлар, алар сәүчи дип аталган Хәер "Древнетюркскнй словарь да китерелгән мисал-иллюстрадиядә Мөхәммәд Пәйгамбәр дә нәлавыч дип аталган: "Муһаммол йәлавач хәлаек башы (Мөхәммәд йәлавыч халык җитәкчесе) Халык арасында аеруча күренекле зат исәпләнгән Йосыф пәйгамбәргә дә вәхий назил булмый, ләкин ул төш юрау сәләтенә ия булган Гадәттә пәйгамбәр, рәсүл һәм нәбисүзләре синонимнар дип карала Ләкин, күрәбез ки. исламияттә алар аерыла Мәс . шул ук "Рисаләи Газнзә"дә "Нәбидер һәр рәсүл, аңлагучы бул. Вәләкин һәр нәби ирмәс Рәсүл ул" диелә Ягъни рәсүлнең дәрәҗәсе нәбинекеннән артыграк. Нәбинең Алладан ингән китабы юк диләр Шушы ук әсәрдә Җәбраил галәйһиссәламиен нәбнләргә йокыда хәбәр бирүе, ә рәсүлләргә уяу вакытларымда килүе ачык әйтелгән Ризаәддин Фәхреддин "Хозыр вә Ильяс-дүрт үлемсез пәйгамбәрнең икесе Аларга мәңгелек гомер бүләк ителгән һәм алар кешеләрдә Аллаһы Тәгаләгә ышану көчен арттырырга җибәрелгәннәр Алардан соң тагын Гайсә һәм Идрис пәйгамбәрләрнең дә шул ук вазифаны башкарулары ривайәт ителә . дип яла “Сыер” сүрәсенең (2) 285 аятендә Барысы да Аллаһка. Аның фәрештәләренә, китапларына. Рәсүлләренә иман китереп инандылар. Аның Рәсүлләренең берсе арасында да фәрекъ аерма кылмыйбыз' диелгән (Сәлман хәзрәт тәрҗемәсе буенча) "Тәфсир Ногмани"да бу урын түбәндәгечә (мөэминнәр) Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бертигез ышанабыз", диделәр." Монда югарыда әйтелгәннәр белән капма каршылык юкмы соң? Безнеңчә, бу очракта мөэминнәрнең Рәсүлләргә бертигез таянуы турында сүз бара Төрек галиме Фурати да үзенең "Кырык сөаль" дигән хезмәтендә йәһүд галимнәре биргән сорауга Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Хәзерге вакыгга тагын дүрт пәйгамбәр исән. Икесе-җирдә, ә икесе-күктә. Күктәгсләре Идрис белән Инсус. җирдегеләре Хызыр белән Ильяс пәйгамбәрләр", дип җавап бирүе глрында хәбәр итә. Кайбер чыганакларда әсхаб әр-расс - коега табынучылар каүменә Аллаһының илчесе итеп җибәрелгән Ханзала пәйгамбәр телгә алына Югарыдагы ачык күрсәтмәләр булуга да карамастан, исламияттә хатын-кызлардан Муса галәйһиссәламнең анасы кебек. Фиргаисннен хатыны Асия кебек. Сара. Һаҗәр, һәва һәм Мәрьям-ана кебек хатыннарның пәйгамбәр булу-булмавы турында фикер алышулар билгеле. Ахырда алар пәйгамбәр булмаганнар, бәлки ситдикалар. изгеләр булганнар дигән фикергә киленгән Пәйгамбәр сүзе чуаш һәм мари телләренә дә кергән, ләкин ул аларда мәҗүси мәгънәләрне белдерә: чуаш телендә илаһ. бүреләр иясе; мари телендә илаһ, пәйгамбәр, ярдәмче. Керәшеннәр пнгамбәр сүзен кулланалар Аннары исламияттә бәшәр нәйгамбә/х' (адәми заттан булган пәйгамбәр) һәм мәләк пәйгамбәре (фәрештә затыннан булган пәйгамбәр) аерып карала Рәсүл Җәбраил. Исрафил һәм Мнкаил, шулай ук күктәге молаиклар фәрештә пәйгамбәрләрдер Таҗетдин Ялчыгол үзенең "Рисаләи Газизә" китабында адәми пәйгамбәрләрнең фәрепгголәр пәйгамбәреннән өстенлегенә биш дәлил китерә, ул дәлилләрнең иң беренчесе Аллаһы Тәгалә кушуы буенча фәрештәләрнең Адәм пәйгамбәргә сәҗдә кылулары. Бу мәсьәләдә киресенчә уйлаучы фәласифәләр дә булган Тагын шуны да әйтеп китик, шигыйлдрда Гали хәзрәтнең варисларын барлык пәйгамбәрләрдән дә өстен куйганнар Инҗилдә пәйгамбәрләр турында тагын бер хакыйкать әйтелгән "Чынлап әйтәмен сезгә: үскән җирендә бер генә пәйгамбәрне дә кабул күрмидер’ (Матфсй.4.24) Ру стагы “Нет пророка в своем отечестве" сүзе Инҗилдән алынган. Билгеле булганча, иуданзмдагы һәм христианлыктагы күп кенә пәйгамбәрләр Исламдагылар белән уртак. Ләкин, әйтик, Библиядә телгә алынган Кәнган пәйгамбәрләренең байтагы үзләренең эшчәнлекләре буенча шаманнарга якын тора Алариын берләре сәйяр тормыш алып барганнар, халык исәбенә ту кланып яшәгәннәр, ә икенчеләре патшаларга хезмәт иткән. Иске Гаһеднамәдә (Васыятьтә) Самуил пәйгамбәр. Гпд. Нафин. Илия, Елисей пәйгамбәрләр еш телгә алына Бу пәйгамбәрләрнең кайберләре вәгазьләрен язып барганнар һәм ул вәгазьләр соңыннан Иске Гаһеднамә1а теркәлгән Боларының4 есе: Исаия, Иеремия, Иезекииль. Даниил "боек" пәйгамбәрләр исәбенә кертелә, ә 12 се (Осия, Иоиль. Амос. Авдий, Иона, Мнхей. Наум, Аввакум. Софония. Аггей. Захария, Малахня) “кече" пәйгамбәрләр булып исәпләнә. Әдәбиятта Днн пәйгамбәре һәм Мәдәният пәйгамбәре дигән гыйбарәләр очрый Ә талчук базарында иске малларның чын бәясен яхшы белүче, сынамышлы антиквар картларны электә талчук пәйгамбәре дип атаганнар. Терлекчелек белән көн күргән халыкларда, шул исәптән татарларда да, "хайваннар (терлек) пәйгамбәре" төшенчәсе булган (кайбер якларда Зәңки бабай —куй көтүчесе, Чулпан бабай-ат көтүчесе. Искәндәр бабай-сыер көтүчесе). Тагын кара ЯЛГАН ПӘЙГАМБӘРЛӘР. РӘСҮЛ, РАСҮЛ г - Илче мәгънәсендә. Алланың рәсүле-Алланып илчесе. Исламда Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата кулланыла торган термин. Нәби термины Мөхәммәдиен Аллаһы белән туры багланышын, ә рәсүл термины аның илаһи миссияне башкарып, адәмнәрне хак дингә күндерүче булуын күздә тота. Ризаэддин Фәхреддин Рәсүл-нәйгамбәр терминын нәби-пәйгамбәрләр терминыннан аерып күрсәтә. Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәрендә Җәбраил галәйһиссәламнең нәбиләргә йокыда хәбәр бирүе, ә рәсүлләргә уяу вакытларында килүе әйтелгән. Шунда ук нәбинең Алладан иңгән китабы булмавы турында искәртелә. Рәсүл-иең күплек саны шәкеле-рөсел. РӘҮШАН, РУШАНф - Яктыртучы, нурлы Татарда кеше (ир-ат һәм хатын-кыз) исеме булып та йөри торган сүз. Башта грек теленә, аннары борынгы рус теленә дә үтеп кереп, Рәүшан сүзе "Роксана"га (хатын-кыз исеме) әйләнгән (Арслан яки Рөстәм исеме “Руслан”га әйләнгән шикелле) Тарихтан билгеле булганча, Искәндәр Зөлкарнэнн (Александр Македонский) үзе буйсындырган Бактрия патшасы кызы Рәүшан-Роксанага өйләнә. Роксананың язмышы фаҗигале була. Ире вафат булганнан соң ул ун елдан артык гаять зур империяне идарә итә, ләкин яңа эрага кадәр 311 елда үзенең кечкенә угылы белән бергә үтерелә. Бу вакыйгалардан соң ике мең еллап вакыт узгач, Торкия солтаны Сөләйман Кануниның (1495 / 94-1566) Роксалана исемле славян кызына өйләнгәнлеге билгеле. Ихтимал, Роксалана исеменең килеп чыгышы Роксана исеме һәм, димәк, шәркый Рәүшан исеме белән бәйледер. Дәхн җирне киң кылдык, вә анда таулар салдык, вә җпрдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне рәүшан кыладыр “Коръән тәфсире". “Каф” сүрәсе (50):7 РУН ЯЗУЪ1 тар Рун язулы истәлекләрдән Орхон елгасы буендагы ташка тырнап язган истәлекләр төрки каһанлыкның соңгы чорына-УШ гасырга карыйлар. Енисей буендагы язмалар исә УИ-УШ гасырларга нисбәт ителә. Рун язуы борынгы Идел буе болгарларында да кулланылган. “Руник язулар" варианты да очрый. РУХ г -Җан. рух. Бу сүз борынгы гыйбрани руах сүзенә барып тоташа. / Рух әл-ялаЛ-илаһи рух Галәви рух-югары (дәрәҗәдәге) рух (фәрештәләр һәм кешеләрнең рухлары күздә тотыла). Сөфли рух түбән җан (җеннәр һәм шайтан затыннан булганнарның җаннары күздә тотыла). Рух рахәт-җан рәхәте. Рух рәван— китүче җан. рух. Рух әл-коддус— Изге рух (христианнарда-Святой дух; Святой тын керәшеннәрдә; ләкин Исламда ул Җәбраил фәрештә белән тәңгәлләштерелә Р.Батулла тәрҗемә иткән “Коръән’’дәге сүзлекчәдә “Рух—ел Кодүс" “изге рух. Җәбраил фәрештә, Аллаһтан килгән сүз” дип аңлатыла). Яулг-ның күплек саны шәкеле: әрвах (гадәттә үлгән кешеләрне атаганда кулланыла). Дәвамы киләсе саннарда