Логотип Казан Утлары
Повесть

И, КЫЛГАН ДОГАМ МИНЕМ...

БИШЕНЧЕ ТАСМА Мәхбүс Г адәттәгечә, калын тимер ишеккә уелып ясалган тәрәзә капкачын бүген дә дөбер-шатыр китереп ачтылар. Ин аргы почмакта аркасын стенага терәп утырган Байтимернең җыры ярты юлда киселде. Хәер, аны җыр дип тә әйтеп булмый. Ул һаман шулай үзенен “почмагьГнда көнозын авыз эченнән нидер көйли, моңлана. Сагынулары мон булып чыга, күрәсең. Баштарак күңелгә тия иде, тора-бара күнегелде тагын. Әйттең ни, әйтмәдең ни, барыбер үзенекен эшли. Бездә “Кире башкорт” дигән әйтем бар иде. Әлеге әйтсмнен хаклыгына шушы ерак алман илендә тәмам ышандым. —Әбәт!—дип оран салды аш таратучы. Сәгать көндезге бер икән. Монда аш таратучыга карап сәгатьне дөресләргә мөмкин. Без ашыга-ашыга әлүмин җамаякларыбызны тотып, тәрәзә янына килеп бастык. Ризыксыз да калуын ихтимал, монда ике сөйләшеп тормыйлар, шап итеп тәрәзә капкачын ябып кына куялар. Һәр гамәл эчке тәртип кагыйдәләре нигезендә минуты-секуңды белән нәкъ вакытында башкарылырга тиеш. Таләп катгый. Ул башкарылырга тиеш гамәлләр көннең көнендә бернинди үзгәрешсез кабатланып тора. Сәгать алтыда йокыдан уяталар. Юынабыз, парашаны чыгарабыз, камераны җыештырабыз. Сигездә—иртәнге аш. Бердә әбәт ашыйбыз. Дүрттә—саф һавага алып чыгалар. Җидедә—кичке аш. Аннан сон бер сәгать сәяси дәрес, фюрер хезмәтләрен өйрәнәбез. Унда—йокы. Болар барысы да төгәл үтәлә. Чын мәгънәсендәге классик төрмә бу. Услаптай таптала ир-егетләр ич без, күбебез. Камерадашларым алтау. Байтимер белән үзбәк кешесе Хәмзә әкәдән кала, барыбыз да буйдаклар. Байтимер сугышка кадәр үк өйләнеп, биш бала әтисе булырга да өлгергән. Уналты яшендә башлы-күзле иткәннәр үзен. Аңлашыладыр, камерабыз мөселманнар камерасы. Төрмәдә мулла да бар. Ул ике көнгә бер мәртәбә кереп, вәгазь укып чыга, догалар өйрәтә. Үзе төрек милләтеннән. Дәвамы. Башы / санда. Эрна китеп, ай ярым чамасы вакыт узгач, бер көнне кичләтеп кенә мин яшәгән келәткә Смирнов килеп керде. Аптырап киттем. Чөнки анын монда беренче тапкыр күренүе иде. Мин үзем дә бимазалап йөрүен теләмим Һәрхәлдә, хуҗа кешенен күзеннән ераграк тору мәслихәт. Смирнов ничектер күлен таба алмаган бака шикеллерәк тоелды. Күхзәре дә уйнакламый. Башка вакытта учактагы куз шикелле көйрәп тора ич анын бәбәкләре. Бер карауда үпкә-бавырларынны айкап чыгара Борчулы димме, басынкы иде агай. Эрна өчен борчылдымы икән? Хәер, мин ана кем сон? Ник дип әле ул мина эч серләрен бушатсын ди. Хәлбуки, шушы уг кеше дә кызы белән ялчысы арасындагы якынлыкны сизенми калды бит. әй. Сизенгән булса, Сафура бураннары чыгармый калмас иде. Эрнага каты бәрелергә кыймаган очракта да. бөтен гаепне мина аударып, үч алу берни тормый иде ана. Һичьюгы, эт урынына тәпәләп, кире лагерьга илтеп ташлый ата иде Курт эшләпәсен салып чөйгә элде дә. ин түрдәге урындыкка килеп утырды Берара бармакларын өстәл өстендә биетеп торды. Шуннан сон гына —Иртәгә безне полициягә чакыралар,—диде. —Лагерь комендатурасынамы?—дип кайтарып сорадым Чөнки әсирнен полиция белән нинди монәсәбәте булсын икән. — Полициягә дип торалар ич, һундук,— диде хужа бүртенеп Тик үзе шунда ук кайтып төште. “Кая, стаканын бармы?”—дип кесәсеннән жәлпәк шешә чыгарып өстәлгә куйды. Икебезгә яртышар касә шнапс чыкты. Ул аны авызына каплап кына куйды. Мин дә ана иярдем —Полициядә артыгын сайрап ташлама, ан бул.—дип кисәтте хужа.— Авызынны ачканчы минем күзләремә кара, анда барысы да язылган булыр Кырын гамәлләрен бар, ахры, агай, югыйсә болай коелып төшмәс идсн. дип уйлап куйдым. Ялчысына шнапслар тәкъдим итәрлек булгач, эшен хөрти димәк ки. Бераздан үземне дә курку басты: мине нигә чакыралар икән сон? Хуҗамын кыек-мыек хәлләрендә бер катышым да юк лабаса Ләкин Куртнын хакимият каршында гаебе булгандырмы-юктырмы. анысы мина карангы. Әмма гоманнары туры килмәде. Аны да акларга мөмкин, әлбәттә. Сугыш чорында полициягә чакыру һич тә уен-муен эш түгел Смирновтан күпкә дәрәҗәлерәк саф канлы немец агаларының да башларын очыргалап кына торалар ич. Округ полиция идарәсенә чакырылган вакыттан шактый иртә килеп җиткәнбез. Яшел төскә буялган тимер капка янында шырпыдай төзгә каткан сакчы хуҗа биргән документларны күзеннән кичерде дә. борын төбендә капканы шап итеп бикләп тә куйды. Әйтерсен лә. без полиция йортына басып керергә чамалыйбыз. —Бер сәгатьтән соң килерсез,—диде сакчы эре генә. Эрелек, тәкәбберлек тә немецларга хас сыйфат. Аларнын урам себерүчесе дә үз урынында үзен ин зур түрәләрчә тота. Әнә. ил белән элекке ефрейтор идарә итә ич. Смирнов кыбырсык кеше, бабасырлы бала сыман гик кенә утырып тора алмый. Әле дә түземлеге төкәнде. “Син атны караштыр, мин әиләнештереп килим әле",—дип. юылыр китеп югалды Атнын нәрсәсен караштырасын инде анын Аркалыгы төшерелгән, авы шыгы алынган, солы капчыгы башына эленгән. Бераз тире катсын дип җәймәсен япмаган идем. Хәзер кипшенгән, ябарга да була. Бахбай керт-керт итеп солысын чәйни, мин тирә-якны манзара кылам Дөресрәге, полиция йортын күзәтәм. Бина икс каглы Зур. саллы Тәрәзәләре генә анын үлчәменә туры килми. Кечкенәләр Күрәсен. саклану чараларын күз унында готып салганнар. Күршесендә башка корылма юк. үзенә бер ябык утрау. Монысы да шул максаттандыр, мөгаен. Кереп-чыгып йөрүчеләр шактый, тоткарланып тормыйлар, кергәне кереп югала, чыкканы тиз-тиз элдертү ягын чамалый. Килгән-киткән полицискийларнын барысы да мотоциклга атланган. Ара-тирә ясиннәренә СС билгесе тегелгән гестапо кешеләре дә күренештерә. Кыскасы, мыж киләләр. Ниндидер мөһим дәүләткүләм эш башкара ич инде болар. Әнә, Смирнов агайны да шул орбитага тартып кертмәкчеләр. Әтдөнья хәйләтен, Әндри Михайләтен диярсең. Мине, кирәге чыга-нитә калса дип, хулса үз белдеклелеге белән генә иярткән булырга охшый. Югыйсә, ни хажәткә кирәк мин немец полициясенә? Лагерьда булса бер хәл иде. Ә анда, хак булса, мөселман легионы оештыралар ди. Бозау караучының туганы лагерьда эшли икән, шул әйтте. Ятма монда тизәк арасында, барып легионга языл, ди. Дәрәжәсе дә бар. трофейга да төенерсең, ди. Аяк-кулларым сау булса, үзем дә шушы килмешәккә арка бөгәр идемме сон, солдатка китеп барыр идем. ди. Немец кешесе өчен, ихтимал, шулайдыр да, мин бит әсир. Үз илем, үз ватаным, үз туган жирем бар. “Азиат"ларны менә ни өчен бер лагерьга тутырганнар икән. Атасын атып, асасын асып, чирләшкәләр үзләре кырылып беткәннән соң, әнә, чират легионга җиткән. Эшли, каһәр, немецның башы. Тамак тәмугка кертә ди, ач кешегә ипи күрсәтсәң, әллә нәрсәләргә ризалашыр. Тыны-көне бетеп, Смирнов килеп яситте. Ләкин идарәнең зур ишеге өстенә эленгән сәгать буенча тагын ун минут көтәргә кирәк иде әле. —Маллар нишли икән анда, бөтен эш чуалды шайтан,—дип сукранып куйды хуяса. Вакыты җитүгә, сакчы тимер капкасын ачып, безне ишек алдына кертеп ясибәрдс. Бина эчендә дә сакчы каршы алды. Сакчы өстендә сакчы. Анысы тентеп, документларны кабат тикшереп, кайсы кабинетка керергә икәнен өйрәтеп ясибәрде. Иләнә торгач, ниндидер кабул итү бүлмәсенә килеп эләктек. Монда үз иләкләре. Башта утырттылар, аннан сон исем-фамилияләребезне бер калын ясурналга теркәп куйдылар. Үзе өчен дә, минем өчен дә хуяса сөйләшә. Ләкин ике катлы имән ишек тарафындагы бүлмәгә безне аерым- аерым чакырдылар. Шәрә башын ялтыратып, ин беренче Смирнов элдертте. Ул озак тормады, ун минут дигәндә (мин стена сәгатеннән карадым) әйләнеп тә чыкты. Кешелеге беткән иде хуясаның. Йөзе мәетнеке шикелле ап-ак, күзләре тонган, куллары калтырана... Искәрмәстән шул калтыранган куллары белән муенымнан эләктереп тә алды бу. Буыпмы-буа. —һундук, кандала урынына сытам бит, һовна.. Секретарь кыз сакчыларны чакырды, күрәсең, Куртны бөтереп алып, бүлмәдән алып чыгып киттеләр. Берара коридорда аты-юлы белән сүгенгәне ишетелеп торды. Инде тикшерүче каршында мин басып торам. Ләкин әле һаман тынычланып яситә алмыйм: тез буыннарым дер-дер калтырый, чүгеп-чүгеп китәм. Ә башымда, хуясага минем хакта нинди начар сүз яситкерде икән бу, дигән уй кайный. Тикшерүче хатын-кыз икән. Яшь нәмәстә. Хәрби кием дә ыспай гәүдәсендә бик килешле утыра. Тик йөзенә карамаска мен тәнкә бирерсен. Карашы усал. Бу немец кызларынын барысы да шундый, ахры, шайтан камчылары. Әллә күзгә төтен җибәрүләре генәме? Эрна да башта котны алган иде бит. —Әй, сасы азиат, ничек итеп Гитлерюгенд оешмасының актив әгъзасы Эрна Вальдхаймны көчләргә батырчылык иттен син?—дип күкрәгемә суд хәнҗәрен батырды тикшерүче. Ул рус телендә сөйләшә иде. Шыр җибәрдем. Күз алдымда әллә нинди кара шәүләләр биешеп алды. Иске авыздан яна сүз дигәндәй, нинди көчләү ди ул? Алайга калса, Эрна үзе мине көчләде! Менә ни өчен котырынган икән Смирнов0 Кызынны батрагын көчләгән дип ышандырган аны димәк ки тикшерүче Бөтен гаепне минем өскә аудармакчылар. Һәм аударалар да. Аларнын сүзе сүз. Фашист рус әсирен якламас ич инде. Монын ахыры ни белән бетәсен белү өчен һич тә әүлия булырга кирәкми Жә ходай, тагын ниләр күрәсем бар икән0 — Мин Эрнаны көчләмәдем,—дидем кыюсыз гына “Ул үзе башлады". дип өстәмәкче идем дә, тыелып каздым. “Егет бул. Хисам, хатын-кыз өстеннән тору ир-ат өчен хурлык ул”,—дип кисәтте эчке бер тавыш Дөрестән дә, кем башлаган, ничек башланган—хәзер инде анын әһәмияте юк. Эрна белән сөешеп, яратышып, бербөтен булып үткәргән ул бер атна вакыт минем ин бәхетле көннәрем иде Әсирлекнен ана бернинди катнашы юк Бәхет сорап килми, өстенә ишелеп кенә төшә Бәхет шулай ук озакка да сузыла алмый, ул мизгелләрдән генә тора —Сафсата сатма,—дип өстәлгә китереп сукты тикшерүче,—мин Эрнага тулысы белән ышанам! Күрәсен, Эрна инде монда булган. Ни хажәте чыкты икән0 Ирекле баштан ярәшелмәгән кыз бала көчләнүе хакында полициягә мәгълүмат бирмәс бит инде Бәлки, кулын сорыйлардыр0 Бәлки, ирләр якасын яшьли исни башлавын каплап калу өчен уйлап табылган уйдырма гынадыр әлеге тамаша0 Шулай да гаепне тулысы белән үз өстенә алырга кирәкми Барыбер минем сүзгә карап тормаячак алар, үзләренчә хәл итәчәк Шуңа күрә: —Минем гаебем юк.—дидем —Ә ул корсак җилдән тулганмыни0 —Корсак? Эрна балага узган, күрәсен Тик, әгәр ул чыннан да миннән икән Бәхет ләбаса бу! —Шатланырга ашыкма, йолкыш, немец кызы, ә Эрнанын әнисе саф арилар нәселеннән, азиаттан бала таба алмый! Алмый1 " Эрна баласын төшереп, үзенен чын патриот икәнен раслады Молодец! —Герр капитан Тикшерүче янә бәбәкләре белән миңа кадалды Дерт итеп киттем, әйтерсен лә, электр тогы сукты. —Закон буенча Германиядә бала төшерү тыела.—дип тезеп китте ул.— әмма мәсьәләнең сәяси ягын истә тотып. Гитлерюгенд җитәкчелеге Фюрерга мөрәҗәгать итте Фюрер Эрнаны ярлыкады Тикшерүченең сүзен телефон шалтыравы озде Ниндидер түрә иде булса кирәк, бүлмә хуҗасы аны “яволь” дия-дия аягүрә басып тынлады. —Ун минуттан килеп җитәм. штандартенфюрср әфәнде Хайль Гитлер! Трубканы куюга, ханым кыңгырау төймәсенә басты Шул ук мизгелдә бүлмәгә сәркәтип кыз атылып керде Ул да хәрби формалан иде “Хайль Гитлер!” дип уң кулын алга сузды —Хайль Гитлер! —Тыңлыйм.—диде сәркәтип —Хәзер үк машинаны чакырт, ун минуттан мин штандартенфюрср янында булырга тиеш! —Ә син, азиат, җинаятең өчен жавап тотачаксын,—диде тикшерүче папкасына кәгазьләр тутырган арада,—прокурор эш кузгатты инде, алда—суд! Эшне коры тотты фрейлин. Өч коннан суд залына атып килделәр. Кем әйтмешли, барысы да чин по чину иде: җилкәсенә кара мантия салган судья, прокурор, адвокат, шаһитлар, тәрҗемәче—һәммәсе бар Калган урындыклар гына буш. Нишләптер Смирнов та күренми Ин гажәбс, судта Эрна юк иде. Мин аны бик көткән идем. Үзен ничек тотуы бик кызыксындыра иде. Дәгъвачы лабаса ул. Ләкин немец юриспруденциясенә бу яктан да тел-теш тидерә алмыйсын. Законны бозмадылар, дәгъвачының ышанычлысы катнашты. Имеш, мораль-этик мәнфәгатьләрдән чыгып, суд зыян күргән якнын үтенечен канәгатьләндерергә хаклы. Шаһитлар дигәне—өч хатын-кыз. Мин күргән-белгән затлар түгел, кайдан чокып чыгарганнардыр. Эрнаны кунактан алып кайткан чагында, янәсе, алар урманда булганнар. Минем ничек итеп кызны күтәреп куаклар арасына алып кереп китүемне, Эрнанын йөрәк өзгеч тавыш белән ярдәм сорап өзгәләнүен күреп-ишетеп торганнар. Ләкин якын килергә кыймаганнар, үтереп ташлар дип курыктык, диләр. Эрнага да, телеңне тыймасан, утарыгызның көлен күккә очырачакмын, дип янаганмын, бу хәлне кешегә чыгармаска, дип сүз бирдергәнмен. Мине җиде елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Прокурор тугызны сораган иде. Адвокат чыгышыннан соң, төрмәдә булу вакыты ике елга кыскарды. Үзенә күрә, компромисс. Нигә кирәк булды икән әлеге фарс? Бу хакта шактый баш ваттым мин. Бөек Германиянең демократик ил булуын дәлилләү өчендер, бәлки? Һич очына чыга алмыйм. Шулай да уйлана торгач, асылына төштем бит тәки. Суд Эрнанын намусын саклау өчен оештырылган лабаса! Әйе, әйе. Хак шулай. Ари кызы үз ирке белән ниндидер кыргый азиат әсирен кочагына кертә ала димени? Үз араларында Эрнаны талкыганнардыр, билгеле, ләкин абруен рәсми дәрәжәдә бик нык күтәрделәр. Безгә, татарларга, көнләшергә генә кала. Ә ул вакытта күңелемне бармакка кадалган шырпы кебек икенче бер аңлашылмаучылык тырнап тора иде: хәрби әсирнен эшен гражданнар суды карый аламы, анын карары гамәли көчкә ияме? Шуна бәйләнешле тагын бер нюанс, судья мина "Германиядә вакытлыча яшәүче’" дип мөрәжәгать итте. Бу нинди термин? Нәрсәне аңлата? —Мине шәхси юридик статусым кызыксындыра, шуны аңлатыгыз әле, зинһар,—дип үтендем судьядан. Судья калын иренле, юантыгырак кеше. Чәчләренә инде чал кунган. Утырышны бар кагыйдәләрен гуры китереп алып бара. —Суд сезнсн юридик статусыгызны ачыкларга түгел, кылган җинаятегезгә хокукый бәя бирергә җыелды,—диде ул үтә дә рәсми тон белән —Соравыгыз кон тәртибенә ярашмый. —Алай да минем якланучы җавап алырга хокуклы,—дип сүз кыстырды адвокат. —Тәкъдимегез кабул ителә,—диде судья адвокатка. Аннан соң миңа таба борылып төшендерде,—сезгә Германиядә вакытлыча яшәүче статусы бирелгән. Хокукларыгыз шуннан чыгып тәгаенләнә. Сез ирекле шәхес. Шуңа күрә эшегезне гражданнар суды карый. Тик сезне порукага алганда Смирнов әфәнде шундый шарт куйган, ана өч ел буе түләүсез хезмәт итәргә тиешсез. Әгәр әлеге хәл килеп тумаган булса, ихтимал, мин үземнен әсирлектән азат ителгәнемне белми дә калган булыр идем. Смирнов батраклыкта тоту өчен мине тоткынлыктан азат иткән. Һәм минем кебекләр ул чакта Германиядә шактыйга җыелган булган. Бу хакта мәгълүмат күп хәзер. Берәүләр аны хуплый, дөресрәге, бичарага ни чарадан килеп туган хәл дип аңлата. Икенчеләре бар сәбәпләрне дә инкарь итә, андыйларга хыянәтче тамгасы тага. Ә тормышның үз кануннары. Ул аерым кысаларга гына сыймый шул. Әсир тунын үзе киеп караган кеше генә белә чын дөреслекне. Совет кешеләренең үз ватанын яратуы, анын өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә әзер торуы хакында ул елларда бөтен ил шаулады. Көнозын зо радио шуны тәкрарлады, газета-журналлар зур-зур мәкалатәр багышлады Һөм аяз конне яшен! Тарихка "Курск дугасы' дигән исем белән кереп калган орыш анын ачык дәлиле. Билгеле булганча. Статинград янында жинелүгә дучар ителгәннән сон. Гитлер Курск. Белгород юнатешендә реванш алмакчы була. Яхшы коратланган "Үзәк" һәм "Коньяк" армия төркемнәренә һожүмгә күчәргә боера. Тик монысында инде минем уз язмышымны да челпәрәмә китереп ташлаган Харьков фаҗигасе янәдән кабатланмый Үзәк. Воронеж фронтларының башлыклары Рокоссовскии һәм Ватутин җитәкчелегендәге армияләр һөжүмне кире кайтаралар. Ә 1943 елнын июль аенда Совет гаскәрләре үзләре немсинын бугазыннан ата. Әлеге җинелүне Сталинградтагы шикелле һич тә генерат Морозга сылтап булмый иде инде Чөнки—жәи уртасы! Хәтта, әнә. фюрер зур ышанычлар баглаган илле алты тонналы “Тигр” танкларыннан кырда тимер тау өемнәре генә утырып кала. (Күптән түгел генә бер гәжиттән укыдым, атеге мәшһүр танкнын хәзер дөньяда дүрт кенә данәсе исән ди. Берсе Россиядә, имеш Бик зур реликвия санала икән Шулай булмыйча, хакы гына да бер миллион доллар бит! Бездәге “Тигр”нын иясе дә табылган инде Курск янында "тау өсме”нә әверелгән танк командирының улы Огго Зайдель дигән адәм, танкны үзебезгә, Германиягә кайтарыгыз дип дәгъвалый икән.) Немецлар күпләп-күпләп әсир гөшә Араларында, ни гажәп. ватандашларыбызда шактый була. Үз солдатларыбызны н үз гаскәрләребезгә кул күтәреп бирелүе беренче мәртәбә шушында күзәтелә. Баш командующий даирәсе аны аяз көнге яшенгә тиңли. Сталин әлеге хурлыкны бик авыр кичергән, төкерекләрен чәчә-чәчә тузынган Алманнар минем кебек "вакытлы"ларны үзара “хиви” дип йөртәләр иде Бу сүз ирекле ярдәмчеләр дигән мәгънәне анлата. Янәсе, без Бөек Германиягә үз теләгебез белән булышабыз Хивилар хәрәкәттәге армия сафларында да булган. Тик аларга мылтык тоттырмаганнар, күбесенчә тылдагы подразделснисләрдә хезмәт иткәннәр Шофер, тимерче, итекче, ат караучы шикелле вазифалар башкарганнар. "Курск дугасы"ндагы сыман өер-оср әсир төшүчеләр бөтенләй икенче, алар—армия Рус азатлык халык армиясенең кансызлыгы хакында, мәсәлән, легендалар йөри. Ул колхозлашу елларында Орел һәм Брянск якларында большевикларга каршы көрәшкән партизан отрядларының калдыкларыннан оешкан. Соныннан СС РОНО гренадер дивизиясе итеп үзгәртелә. Командиры Каминскии атлы адәм тыныч халыкка карата күрсәткән коточкыч эзәрлекләүләре өчен ССнын үз хәрби-кыр суды тарафыннан агарга (!) хөкем ителә 1944 елда Варшаваны канга батыручы да ул була. Вәхшилектә хуҗаларыннан да уздыра, бәдбәхет, тегеләре хәтта аннан котылуны мәгъкульрәк күрәләр Рус милли халык армиясе исә Смоленск тирәсендә оешып, шул төбәктәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Асларына су керә башлагач, немецлар, ниһаять. Власовка да ышаныч күрсәтергә мәжбүр булалар. Мона кадәр власовчыларнын аерым частыәре генә сугышта катнаша. Инде дивизия төзергә фатиха бирәләр. Беренчесе 1945 елнын гыйнварында фронтка аяк баса Гитлернын хәле мөшкел икәнен күреп. Власовның гына ниятләре үзгәрә Еш-еш җиңүчеләр ягына күз ага. Әлбәттә, аны союзниклар кызыксындыра Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди Жаеда чыгып тора. 1945 елнын 5 маенда Прага халкы восстаниегә күтәрелә. Күтәрелешне бастыру өчен Германия командованиесе анда ашыгыч рәвештә СС гаскәре җибәрә Прагалылар радио аша туры эфирдан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр Власов әлеге форсатны кулыннан ычкындырмый, ярдәмгә ашыга Аларны чәчәкләр тогып каршы алалар. Ә икенче яктан шәһәргә маршал Көнен армиясе якынлаша Власовка бу очрашу һич тә файда вәгъдә итми Шуна күрә тиз генә таю ягын карый. Өлгерә генә алмый, контрразведка кулына эләгә. 1946 елның 1 августында исә атып үтерелә. Каршылыклы һәм катлаулы шәхес. Ил язмышы хәл ителгән Мәскәү янындагы авыр бәрелешләрдә дан яулаган хәрби башлык. Чын җиһангир. Ә ярты елдан үз теләге белән немецларга бирелә. Ни уйлаган ул? Хикмәт шунда, яна хуҗалары да ана ышанып карамый. Гиммлер хәтта "дуңгыз” дигән кушамат та тага. Ана тәгаен генә бәя бирү авыр. Монын өчен Сталин булырга кирәк. Ул бәяне бирә белә иде. Ике генә төсле иде аның буявы. Берсе—ак. икенчесе— кара. Табигатьтә төсләр биниһая күп, югыйсә. Гомумән мин (ихтимал ялгышамдыр) Гитлер фашизмы белән Сталин фашизмы арасында аерма күрмим. Бөтен бер милләтләрне пыран-заран китереп ташлады бит ул, җәллад. Кырым татарлары, чеченнар әле булса тернәкләнеп җитә алмыйлар. Хак булса. Сталин Казан татарларын сөрү турында да хыялланган, имеш. Моны фашизм дими, нәрсә дисен? Легионерларның үз юлы. Беләм, беләм. белә торып бөләм, дип әйтте ди бер җилбәзәк адәм. Төкерек белән үрдәк ату сыманрак килеп чыга. Үзегез уйлап карагыз, кырык өчнен февралендә күп көч түгеп төзелгән 825 нче Идел-Урал батальоны, немец офицерларын кырып бетереп. Витебск партизаннарына кушыла. Сентябрьдә Каюм ханнын Төркестан батальоны да (арилар!) шул ук юлны сайлый. Шуннан сон легионерларны Көнчыгыш фронттан бөтенләй чакыртып алалар. Мескен бәндәләр! Туган ил һич тә якты чырай белән каршы алмады шул үзләрен. Кулга алулар башланды. Сөргенгә сөрделәр. Чөнки СССРда әсир төшү җинаять санала иде. Немецларның архив чыганакларына караганда, сугыш елларында барысы 5,5 миллион солдат һәм офицер әлеге язмышка дучар була. Биш миллион ярым җинаятьче, сатлык жан! Хивимы син, солдатмы, легионермы—аерып тормадылар, Сталиннын корымлы буявына мандылар. Безнен камерада гел мөселманнар гына булуын беләсез инде. Алманнар динле халык Шуна күрә бу яктан шартлар тудыруны да кирәк саныйлар. Анын башка сәбәпләре дә бар иде. ахры. Әйтик, русларга карата дошманлык хисләре тудырырга тырышуларын күреп-белеп тора идек. Һәрхәлдә, безнен ише "нацмен"нарны (совет документларында башка милләт кешеләре шушы исем белән теркәлә иде) мөмкинлектән чыгып, алардан аералар иде. Безгә мөнәсәбәт тә үзгәрәк иде кебек. Шәхсән мин үзем русларны дошман күрмим. Вакытында араларында дусларым да күп иде Серафим әле булса исемә төшеп, йөрәкләрем әрнеп китә. Анысы немецлар үзләре дә “нацмен” дип тормыйлар, сәбәбе генә чыксын, тот&зар да асалар. Жамбулны, әнә, дар агачына бер гаепсезгә элделәр, калганнарга сабак булсын, янәсе. Мәхбүс ачмасан күренми, сөйләмәсән беленми” дип кенә яшәргә күнеккән. Дус бар. дошман бар дигәнләи, берәү дә чишелеп китәргә атлыгып тормый. Хәмзә әкәнен генә уендагы—телендә.Ул немецларга тел-теш тигерми. Ә менә русларның измәсен изә мәгәр. Кулыннан килсә, дөньяда яшәтмәс иде. Мин дә сонгы вакытта үземә кырын каравын сизеп йөри башладым. Нилектән, һич күңелемә сыйдыра алмыйм. Югыйсә, элек тә, хәзер дә юлларыбызнын кисешкәне булмады. Ни өчен утыртканнар—анысы белән бөтенләй кызыксынмыйм. Мәхбүсләр төпченүне гомумән өнәмиләр, үзем дә шул исәптә. Хәмзә диндар зат. Биш вакыт намазын калдырмый, авызында гел бисмилла. Итагатьле, ипле. Саранлыгы гына бар. Кешегә бернәрсәсен бирмәс, үзе дә сорамас. ’ —Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел,—дип авызынны яба. Әкә дип без ана чынлыкта сакал-мыегы өчен, никахы өчен әйтәбез. Ул үзе мондый мөгаләмәгә бик разый Күрәсен. егерме биш яшь үзбәкләрдә абруйлы яшь санала Хәмзә сакал-мыегы булмаса, үсмер егет кебек кенә күренер иле. мөгаен Юантыграк булса да. гәүдәгә кайтыш ул. Сакал-мыегын бигрәк тә шунын өчен тәрбиялидер әле. Сәгатьләр буе ждмаяктагы суга текатеп (көзге!), пыяла кисәге белән төкләрен матурлый, рәткә кертә. Байтимер монлана, Хәмзәсе төзәнә Калганнарыбыз шушы ике әсәрлегә карап юанабыз. Хәмзә төзәнү-ясанулардан, намазыннан бушаган арада русларны сүгә. —Үзбәкстанны руслар гына бозып бетерде, бөтен тәртипсехтекләрне алар алып килде,—ди ул ике сүзнен берендә.—Алданын каһәре төшсен, башлары тәмуг утыннан чыкмасын, дөньялыкта да рәхим-шәфкать күрмәсеннәр —Хәмзә әкә, нигә шулкадәр яратмыйсын син русларны?—дип сорадым мин аннан баштагы мәлдә. Ул күмердәй кара күзләрен чекрәйтеп: — Көфер булганга яратмыйм, чучка булганга!—диде. —Алар да Алла бәндәләре ич —Көфер Алла бәндәсе була димени?—дип акайды Хәмзә —Ерткычлар атар, юлдан яздыручылар, азгыннар Соңыннан шул беленде, бертуган сснлесен рус егете мыскыллаган булган икән. Үтерергә дә йөргәннәр, тегесе качып кына котылган. Үзбәкстаннан китеп үк барган. Хәзер мөселман кызы көфер малаен соя-соя үстерә, имеш Шуна үртәлә абыйсы. Германия төрмәсендә ятучы язмышы кыл өстендәге мәхбүс кешегә бу хакта өзгәләнүләр мәгънәсез бер фат гына инде, югыйсә. Ләкин Хәмзә башка камырдан изелгән кеше иде Һәммә нәрсәгә борынын тыга, акыл өйрәтә, юкка-барга тыкшына. Анын мина акаеп карауларыннан ни эссе түгел, ни саткын түгел анысы Хәмзәнен ачуы—минем аякчуым Шуна күрә борын астыннан гына елмаеп йөри бирәм. Тик барыбер беләсе килә, ни-нәрсәм ошамый икән үзбәк әкәгә? Ни белән бетәр икән бу тавыш-гаугасыз күз уйнатулар? Чуан көтелмәгәндә тишелде Кичтән Хәмзә юк сәбәпләрне бар итеп, мина бәйләнмәк итенде Янәсе, ул намаз укыганда кычкырып сөйләшкәнмен, догасын чуалтканмын — Көферләр белән капма-каршы очрашкан чакта. Коръән-Кәрим аларнын муеннарына каты итеп тондырырга куша. Сиңа да ул көн килеп җитәчәк әле. бел,—дип янады ул йодрыкларын селки-селки. иман китермә! әннәрнен йозе аска килер, ди пәйгамбәребез — Каян беләсен минем иман китермәгәнемне? —Аллаһу Тәгаләнең кодрәте кин Кыямәт көне килеп җиткәнче үк монафыйклар кирәген алыр, үзебез дә кон күрсәтмәбез,—дип. Хәмзә янавында булды. Башкалар безнең тарткалашуны тынлап утыралар, ләкин кушылмыйлар. Әллә нинди авыр кон булды ул. Йокларга яткач та. саташып беттем Имеш, мин ком чүлендә. Ниндидер ак чалмалы, кара сакаллы усал кешеләр арасында басып торам. Бервакыт әйлән-бәйлән уйный башладылар болар —Туктагыз, башымны түнтәрәсез,—дип кычкырам Тегеләр шырык-шырык көләләр генә. Кәтүк буе бер кәрлә барысыннан да уздыра Әле телен күрсәтә, әле ботларын чәбәкли. Ныклабрак карасам. \ збәк әкә —Хәмзә, мине танымыйсынмы әллә. Байтимерләр белән бер камерада утырабыз ич.—дим. —Ул көфер, кәсафәтен йоктырыр!а килгән, әнә. муенында тәресе бар.— з. ,к у . м з дип, Хәмзә мина таба бармагын төртеп кычкырмасынмы?—Коръән-Кәрим андыйларнын арт сабагын укытырга куша. Ни карап торасыз, тукмаклагыз! Шушы сүзне генә көткәннәр, күрәсен, өерләре белән өстемә ябырылдылар... Төш түгел иде инде бу. Баштанаяк бөркәгәннәр дә тәпәлиләр генә... —Муеныннан теге нәмәхрәмен өзеп ал,—дип әмер бирде кемдер Таныдым. Хәмзә тавышы. Бөркәнгеч эченә бастырык юанлыгы көчле кул керде дә. догамны умырып та алды. Монысы Байтимер иде. Нишлиләр болар, нинди экзекуция бу? Бермәл барысы да тынды. Тырыша-тырмаша япмадан арындым. Тәнем ут кебек яна. Ару биргәләделәр бит. Янымда бер кеше дә юк, камера эче тып- тын. Иптәшләрем йоклый. Дөресрәге, йоклаган атлы булып яталар. Хәзер барысы да ачыкланды. Мина “темный” оештырганнар ич болар. Безнен яктагыча әйтсәк, капчык кигергәннәр. Төрмәдә еш була торган хәл. Анын сәбәбенә дә, очына да чыга алмыйсын. Оештыручыны, башлап йөрүчесен эзләүнен шулай ук бер фәтвәсе дә юк. Алай бик казына башласаң, отыры котыралар гына. Ин кулае, сүз кузгатмау, белмәмешкә салыну. Тик мин әлеге очракта кесәдән генә йодрык күрсәтеп йөри алмый идем шул. Ник дисән, ин кадерле нәрсәмне, күп бәлаләрдән, үлемнәрдән саклап калган догамны муенымнан умырып алдылар бит алар. Ниндидер юлын табып, догамны үземә кире кайтарырга кирәк. Камерадашларым иртән гадәттәгечә берни булмагандай көлешәләр, сайрашалар. Мин дә үземне нәкъ элеккечә тоттым. Сызлануымны да сиздермим, догам турында үзләре сүз кузгатмасмы дип көтәм. Андый ниятләре күренми. Димәк, үземә башларга кала. Бернинди боргалануларсыз турысын ярып салырга булдым. —Кардәшләр, сезгә бер үпкәм дә юк, зинһар, догамны ташлый күрмәгез. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән саклаучым ул минем,—дидем. “Кардәшләр” мәгънәле генә бер-берләренә карашып, тынып калдылар. Камерада Байтимернең сыер кебек мыш-мыш сулавы гына эленеп калды. — Нинди дога хакында лыгырдыйсын син, монафыйк?—дип сорады ачу белән Хәмзә. —Аятелкөрси. Аны мина сугышка киткәндә әнкәем бөти итеп язып биргән иде Шушы вакытка кадәр муеныма асып йөрдем. Лагерьда да саклап калдым мин аны. гестапо да тимәде. . —Дога т-тәре түгел, аны муенга та-акмыйлар,—диде Хәмзә әкә тотлыгыбрак. Ул аптырашта иде. Башкаларның да колаклары үрә торды. —Саклау өчен шуннан да унайлы урын юк,—дип сүз һөҗүмемне дәвам иттем —Авызга кабып йөргән чаклар да булды, яка эченә дә тегеп карадым. Шартына карап инде. Берсендә гөнаһлы гамәл дип санамыйм — Мин уны парашага ташланым бит, кустым,—диде Байтимер аклангандай,—бед бит уны тәре тиеп бендек, үдеңне керәшен тиеп . — Күп лыгырдама,—диде ана Хәмзә. „ Минем аларнын аңлашканын тынлап торырга вакытым юк иде инде. Йөгереп барып параша ләгәнен актарырга тотындым Шул чак: “Чиләкләрегезне чыгарыгыз!”—дигән әмер янгырады. Бәхетемә, догам кулымда иде инде. Күннән тегелгән бөтигә зыян килмәгән иде. Авылда Гүзәлия белән Илһан турында чыш-пыш йөри башлады. Имеш, бер караватта йоклыйлар икән, имеш, төрекнең үз илендә хатыны, бала- чагасы бар икән, имеш, Гүзәлия икенче хатынлыкка риза булып бара икән... Хисамның жен ачулары чыкты Оныгына күтәрелеп бәрелергә кыймаса да, улы белән киленен утлы табага бастырды. — Кеше күзенә күренмәслек иттегез бит инде, бу хәлгә чик куярга уйлыйсызмы-юкмы?—диде. —Каш ярылып күз чыкмаган, әткәй, алай бик дулама ате.—дип. әтисен тынычландырмакчы итте улы Харис Карт отыры кызды гына. —Килде-китте сөйләп, ачуымны кабартмасана, жә сыптырып җибәрермен. —Ярар инде, әткәй, юкка-барга йөрәгеңне бозма,—дип килене Сатиха да сүзгә кушылды —Була инде ул. —Булмый торсын әле,—дип төкерекләрен чәчте Хисам.—таяк ике очлы ул Менә син үзен, ягъни дә Харис сездә туйга кадәр атнатар буе куна- төнә яттымы сон? —Аллам сакласын. —Шул-шул менә... —Хәзер бит дөнья үзгәрде, әткәй, яшьләр үзләренчә каера —Әнә, шәһәрләрендә каерсыннар, авылнын гореф-гадәтләре үзгә анын Кызып-кызып аңлашкан бер вакытта, һич көтмәгәндә, бүлмәгә Гүзәлия үзе килеп керде. Ак төстәге кыска чалбар кигән, жинсез блузкасын да җилкәсенә эленгән ике тар тасма гына тотып тора. Үзе кыска, әледән-ате кендеге күзен кысып алгалыи. —Нәрсә, Хисам Сабир, балаларын белән тәрбия дәресе үткәрәсеңмени ’— дип, ул ин элек дәү әтисенә игътибарын юнәлтте —Синсн аркада,—диде Харис ачулы тавыш белән Кызның кыйгач кашлары ак мангасна сикерде —Ә миңа ни булган? — Кызым, Илһаннын кунак вакыты озаккарак сузылды бит. шуны сизәсеңме?—диде Сәлиха. Әнисе киеренкелекне йомшартырга, эшне зурга җибәрмәскә тели иде. —Ул гайбәт сезгә дә килеп җиттемени? Кеше сүзен азрак тыңлагыз,— диде кыз үпкә белдергәндәй Харис хәтер саклап торуны кирәк санамады, эчендәген түгәргә ашыкты —Юк инде, безнең һич тә адәм мәсхәрәсенә каласыбыз килми. Әгәр кәләшенең абруе кадерле икән, егет үзе дә анларга тиеш Карасана, ос- башыңа. Сиксән яшьлек бабаң, әти-әниен янында шәрә йөрергә оят түгелме ’ Бар киемнәреңне алыштыр! Гүзәлия тырт-тырт басып чыгып китте Үпкәләттек ахры кызны, дип уйлап куйды Хисам, сабырлык җитенкерәми шул, ипләп кенә аңлатырга да була иде ләбаса. Илһан дигәнен әйтер иле. никах укылмаган килеш кыз йортында шулай озаклыйлар димени ’ Кәбир җебегән, әнә. сүз кагырга да оялып йөри. Гүзәлия урап кергәндә алар игә киләләр иде инде. Кыз да баягы шикелле тәртәгә тибәргә тормый, җитди күренә Киемен дә алыштырган —Дорфалыгым өчен гафу итегез,—диде ул мескенләнебрәк.-мин сезнең белән андый тонда сөйләшергә тиеш түгел идем Шул сүзләрне әйтте дә. әнисенең иңенә башын салып, үксеп еларга тотынды. —Ярар, кызым, ярар, күңеленә авыр алма, без бит сиңа әйбәт булсын өчен тырышабыз. Әллә газиз баланны Каф тау артларына биреп җибәрү җиңел дисеңме? Сәлиханын тавышы калтыранып куйды — Борчылма, әнием, дәү әтием син дә борчылма, әтием син дә. мин беркая да китмим. —Ничек инде, китмисең? —Шулай, әтием, мин кире уйладым. Илһан балыкка киткән иде, кайткач аңа да әйтермен. Бүген үк озатачакмын. —Вафасызлык булыр ул, кызым, мондый җитди эштә сабырсызланырга ярамый. Соңыннан гомерең буе үкенүең бар,—дип, Сәлиха кызының чәчләреннән сыйпады. —Мин арыдым, бакчага чыгып бераз хәл алыйм әле,—диде Гүзәлия. Хисам сүзгә катнашмыйча бер читгәрәк утырып торды. Хәтта берара оныгын кызганудан, нигә башладым икән бу мәрәкәне, дип борчылып та куйды Авылга гайбәт керсә, атна-ун көнсез тынмый бит ул. Хатыннар белән суга ияреп төшә, печәнчеләр белән бергә чүмәлә сала, кибән коя. савымчылар аны үзләре белән көтүлеккә алып китә Кат-кат әйләнә. Әйләнгән саен ян-якларына үсентеләр үсеп чыга, байый, киңәя, тирәнәя Аны инде туктатырмын димә. Бердән-бер юл—битараф кына уздырып җибәрү. Ләкин Хисам кебек чәүчәләк кешенен кулыннан килми бу. Түземе төкәнде бит әнә. Шулай да морадына иреште. Аңлашуның менә шушылай үзе теләгәнчә тәмамлануын көтмәгән иде ул. Чөнки оныгы үзсүзле, иркә Баксаң, акыл теше чыккан икән ләбаса үзенә. Күр, нинди кискен карар кабул итеп куйды бит. Шаккатырлык. Борчылыр, әлбәттә, ансыз гына булмас. Яшь вакытта гыйшык-мыйшык дип төнне керфек тә какмыйча үткәрүләр барыбызның да башыннан узган. Мәхәббәткә дәва юк. диләр. Бу дөрес түгел. Мәхәббәткә дә дәва бар Ул—икенче мәхәббәт! Башкасы, тагын да кайнаррагы пәйда булыр, Аллаһы боерса, тегесе онытылыр Менә шушы инде ул дәва. Хисамның мелт-мелт итеп торган иреннәре буйлап елмаю дулкыннары йөгерешеп узды. Шул күтәренке күнел белән ул бакча эчендәге “Иҗат йортьГна юнәлде. Монда җиләс тә, салкынча да иде. Чөнки йорт биек-биек алмагачларга сыенып утыра. Ә кызыл шомыртның ботаклары җил искәндә тәрәзәләргә кагылып- кагылып китә. Чәчәк вакытында бүлмә эче хуш ис белән тула. Үзе аулак, бимазалаучы юк. Рәхәтләнеп иҗат ит. Бу араларда Хисам, оныгы өчен борчылып, әллә ни алдыра алмады. Шөкер, инде барысы да җайга салына шикелле. Өстәвенә. Гүзәлия, мин киткәләгәнче эшенне төгәллә дип. җанына тиеп тора иде. Өстендә торганда эшкә кул бара димени? Хәзер монысы да көн тәртибеннән төште Хисам, шөгыленә керешкәнче, тирә-якны күзәтеп алды. Карашы ин беренче булып. Илһан бүләк иткән затлы диктофонга төште. “Үзенә кире кайтарып бирергә кирәк”, дип күңеленә беркетеп куйды Биш-ун минутта иске магнитофонын көйләп, тамагын кыргалап алды да, сөйли башлады. Без монда йортсыз йомран хәлендәге бәндәләр инде. Хәлбуки, өстебездә түбә бар, җил-янгыр тими, җан сакларлык кына булса да тәгаменнән дә аермыйлар. Шуңа шөкерана итеп яшәп ятыш. Хәер, соңгы вакытта яшәү- яшәмәү кыл өстендә калды. Ул төрмәнен яна баш түрәсе кыяфәтендәге Газраил кулында. Мәхбүсләрнең гомерен өзәргә анын бер ым кагуы җитә. Газраилебез— Зоммерфелъд фон Эрлах атна-ун көнгә бер мәртәбә камерага кереп, тоткыннарның “хәлен белеп” чыга. Телеграф баганасы кебек төзгә каткан, какча гәүдәле урта яшьләрдәге кеше ул. Һәрвакыт энәдән-җептән киенә, кулыннан ак перчатка төшми. Искиткеч тәкәббер Мәхбүсләргә сүз катмый, безнен дә ана мөрәҗәгать итәргә хокукыбыз юк. Алдан ук кисәтеп куйдылар. Ин хәвефлесе шул, Зоммерфельд кергән көнне кичке прогулкадан бер кешегә кимеп керәбез без Кая була ул иптәшебез, кай арала юкка чыга— сизми лә калабыз. Югыйсә, ишек алдында жылы якларга китүче кыр казлары сыман тезелешеп кенә йөрибез ләбаса! Бервакыт колакка төрмә башлыгынын тоткыннарны жәзалап күнеп ачуы турындагы хәбәр иреште. Камераларга кергәндә күнеленә хуш килгән мәхбүсне билгеләп ала икән дә. шуны төне буе садистларча газаплый икән Аннан сон теге мескеннен шәхси кәгазьнәмәсенә “Качарга омтылыш ясаганда атый үтерелде", дип язып куялар, ди. Беренче булып без Байтимерне югалттык Тагын бер-бер артлы ике егет прогулкадан кире кайтмады Безгә дә чират житәчәк бит инде дип. энә өстендә утыргандай утырабыз. Һай. кыен да икән ул Газраилнен кайчан киләсен алдан белеп торулары Башта һаман шул бер уй: дон-дон. бәрепме бәрә. Акылдан шашарсың, жүләр. Әнә. Кафил исемле Себер егете күз алдында жинеләйде бичара, бу психологик йокне күгәрә алмалы Тиктомалдан кычкырып көлеп жибәрә башлады бу. тузга язмаган сүзләр сөйли, лингвистларча әйтсәк, жыен абракадабра —Төрмә башлыгы минем дустым, үзе шаярып туйгач, ул сезне мина бирәчәк. Ну. өшкерәчәкмен, ну. рәхәтләнәчәкмен. Их! Ә аннан'’ Аннан сон кых!— дип шаккаттырды берсендә. Пошаманга төштек. — Ычкынган бу мәхлүк.—диде Хәмзә. — Мутлана гына —Сөйләштереп кара сон,—дип Хәмзә иреннәрен кыйшайтты Ә мина кызганыч Егетебез үзебезнең ыру кешесе, татар милләтеннән ич —Кафил, жорланам дигәч тә. чамасын чамага китерер1ә лә онытма, кеше әллә нәрсә уйлар,—дип дусларча гына тегснен аркасыннан какказап алдым. Ул исә дуамал көлү белән көләргә тотынмасынмы! Иреннәре сазынган. селәгәйләрен дә жыя алмый —Беренче булып синен ыштанынны салдырам, әйдә, телисеңме, хәзер ук., ха-ха-ха. —Тилебәрән котырыгына әйләнгән, мескен.—диде яна кергәннәрнең берсе.— дөрестән дә. эш узганчы сакчыга әйтергә кирәк. —Бәлки айныр? Минем әле һаман ышанасым килми, тетер кебек егет бит —Барыбызны да суеп чыкканын көтәргәме?—дип. Хәмзә әкә янә учакка кура өстәде. Гөнаһ шомлыгына. Кафил, чыннан да. төнлә Хәмзәгә ташланган биз. каһәр Бугазына пычак тигән дуңгыз тавышлары чыгарып чыелдавыннан уянып киттек. Сакчы да ишеткән. Хәлне аңлатуга, берни булмагандай елмаеп басып торган Кафилне егып бәйләделәр дә. азып чыгып та киттеләр. И һәм вәссәлам Шуннан сон озак та үтми. Фон Эрлах та юкка чыкты Зуррак эшкә күчергәннәр дип сөйләделәр Ниһаять, тынычлап йоклый башладык. Өмет кайзты Зур нәрсә икән ул омег Яшәешнең тоткасы икән Шул чакта йокыга киткәнче омег турындагы мәкаль-әйтемнәрне күңелемнән барлауны үземә бер гадәт итеп азган илем Бу гадәтемә әлегәчә турылыклы булып калдым Шунын өчен \ з-үземә рәхмәт әйтеп йөрим Халкыбызның зирәклегенә исем-акылым китә иде Юлда ат очратырмын дип омет иткән жәяүле арымый дигән мәкальне мин. мәсәлән, оме г хакындагы әйтемнәрнең тажы дип саныйм Шуна бәйле рәвештә безнен эрага кадәр 1250 ел элек яшәгән яһүддәр башлыгы Моиссйны бик ихтирам нтәм. Кырык ел буе ком чүлләрендә адаша-адаша йөргәндә дә ул халкын юлда ат очраячагына ышандырып килгән, өметләрен сүндермәгән, ү з илләренә Ханаанга (Фәләстинның борынгы атамасы) алып кайтып җиткергән. Яһүдләрнен оптимизмы, бердәмлеге, үзара ярдәмләшүе әнә шушы авыр чорлардан ук килә булыр, мөгаен. Әйтергә кирәк, мөселманнар да әлеге Иуди дин әһелләре Моисейны да, Авраамны да, Иисус Христосны да, Муса, Ибраһим, Гайса исемнәре белән үзләренең пәйгамбәрләре итеп таныганнар Бу һич тә юкка гына түгел, билгеле. Әнә ич, өмет турындагы уйлануларыбыз да әллә нинди тарих төпкелләренә алып кереп китте.. Янә әйтем-мәкальләргә әйләнеп кайтыйк әле. Мисал өчен куен дәфтәремә икенче сан белән теркәлгәнен генә алыйк: “Адәм яхшылыкка өмет итеп яманлыкка түзә.” Бу бит нәкъ безнең шикелле чарасызлар турында. Хак, бәхетсезнен кардәше ул өмет. Өмете киселмәгәннәрнен генә ризыгы киселмәс, ди. Төрмә шартларында, билгеле, өметнең канатлары шактый өтелә. Чөнки алдагы өметләр чынга ашсын өчен иң әүвәл исән-сау калырга кирәк. Ә анысы мәхбүстән тормый. Немец җирендә Фон Эрлахлар бик күп. Үземә килгәндә, догам—иң зур юанычым. Ул һәрвакыт янымда. Аятел- көрсигә иреннәрем дә җайлашып беткән иде инде. Үзләреннән-үзләре пышылдарга тотыналар: —Әллааһү ләәәә иләәһә илләә һүү. Әлхәййль, каййүм. Беркөнне тан белән ниндидер дөбердәү тавышына уянып киттем. Ятагым да чайкалып алгандай тоелды. Әйтерсең лә, кемдер бинаны урыныннан кыймшатырга маташа иде. Башкалар да күзләрен уа-уа торып утырдылар. Һични аңлашылмый, әллә соң чыннан да төрмә җимереләме? Ул да булмады, коридорның тимер идәненә дөп-дөп басып, сакчылар йөгерешеп узды. Әмер авазлары ишетелеп китте. — Ахтунг! — Шнелл! Урамда нидер булган. Монысы бәхәссез. Күреп кенә булмый. Чөнки камераның тәрәзәләре юк. Безнен шик-шөбһәләребезне урталай ерып, ишек уемыннан сакчы җикерде: —Урыннан тормаска! Сөйләшмәскә! Дөбердәү бер тынып тора, бер кабынып китә. Бер көчәя, бер сүнә. Стеналар калын булгангамы, ул каяндыр җир астыннан ишетелгән шикелле. —Җир тетри,—дип пышылдады Хәмзә,—көчле кузгалыш вакытында менә шулай дулкын-дулкын булып килә ул. — Тетрәде ди, үзеңне Үзбәкстанда дип белдеңме әллә? —Нәрсә сон алайса? Нәрсә, нәрсә, бомбага тоталар, менә нәрсә,—дидем үз сүземә үзем дә ышанмыйчарак. —Бомбага тотсалар, сирена акыртырлар иде,—дип, һаман үзенекен куәтләде Хәмзә. Тоткынның гомерен тишек бер тиенгә дә санамый ич алар, сирена сиңа тагын. —Урра-а-а!.. Безнекеләр!..—дип кычкырды кемдер, тыела алмады, шатлыгы тышка бәреп чыкты. Шуны гына көтеп торгандай янә ишек уемы ачылды. Сакчы буыла-буыла бакырды: —Барыгызга да өчәр тәүлек карцер! Без дә тындык, дөбердәүләр дә тынды. Нәкъ вакытында аякка бастырдылар. Иртәнге баланда да соңламады. Без эчке бер тынгысызлык һәм сызлану белән карцерга алып китүләрен көтәбез. Төш вакыты җитте, прогулкага чыктык, кичке аш килде... Тәки тимәделәр. Бу немецларның беренче мәртәбә сүзләрендә тормавы иде. Күрәсем, иртәнге мәхшәр вакытында андый янаулар күп булгандыр. Ничек карцер җиткермәк кирәк. Без элеккечә чукрак, элеккечә сукыр Сугыш турында бернинди мәгълүматыбыз да юк. Югыйсә, мен тугыз йөз кырык дүртнен көзе килеп житге Димәк, Кызыл Армия һаман алдыра алмый Тик бүгенге дөбердәү фикерләрне чуалтып җибәрде. Безнекеләр дә тик ятмый икән дип куаныштык. Баксан, сугыш хәрәкәтләре мин томанлаганча. Урал таулары итәгендә түгел, Алман илендә бара бугай ич. һәрхәлдә, самолетлар үтеп керә алгач, немецларның оборонасы шактый какшаган була түгелме сон? Шулай, без сугышның асылын үзгәрткән Сталинград орышы булганын да, фельдмаршал Паулюснын күп гаскәр белән әсир төшкәнен дә. Ленинград блокадасын да белми калганбыз. 1943 елнын җәендә Курск янында да шәп кенә тәпәләгәннәр икән ариларны Ин мөһиме. 1944 елнын июнендә Икенче фронт ачылган. Һейнхагенны инглихзар бомбага тоткан булып чыкты Соңыннан алар аны ботенләй пыран-заран китереп бетерделәр. Хәрабәләрен үз күзләрем белән күрдем. Тан ата да, кич була, өстемдә бер күлмәгем, дигән зимагу р җыры бар иде. Безнен яшәеш тә нәкъ шуңа охшаш. Дөрес, ристаннар тормышында да көннәр төрләнеп куя. Әле менә берәм-берәм карцерда утырып чыктык Теге вакыттагы сүзләрен онытмаганнар, мөртәтләр. Онытыр фриц, су кирегә акса агар, немец сүзеннән чигенмәс. Карцерда угырунын ни-нәрсә икәнен тасвир иткән идем инде, кабатлап тормыйм Төрлелек дигәннән, безнен бит әле дин көнебез дә бар. Һәр җомгада яныбызга мулла керә. Башта зур өметләр баглаган идек без ана. мулла аша азмы-күпме дөнья хәлләрен дә белеп торырбыз дип уйлаган идек Кая ул, имамыбыз бик тешләк кеше иде. илгә калган бер имгәкле шунда. Сөйләшкәндә дә түшәмгә карап, күзләрен яшереп кенә сөйләшә, суфыйнын суфые инде менә. Үзснсн чеметеп алырлык та гәүдәсе юк. кипкән балык шикелле какланып беткән. Жиләне карачкыга кидерслтәндәй җилфердәп тора. Анык урынына, муллабыз сакал-мыегын бик ыспай йөртә Хәмзә булып Хәм зә дә ана конләшеп карый Без мулланың ни атлы икәнен дә белми идек. Үзе дә беренче очрашуда ук кисәтеп куйды, мина хәзрәт дип. мөрәҗәгать итәрсез, диде Хәзрәг. имеш. Берәр шомбайдыр әле. Минем төрекләрне яратмавым шул вакытлардан бирле килә булса кирәк Бүген ул безне Корбан бәйрәме белән котларга кергән икән. — Мәрхәбә, моселман кардәшләр' Мин сезнен барчагызны да ин мөбарәк бәйрәмнәребезнен берсе булган Гайдел -Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм — диде ниндидер монды йомшак тавыш белән.—Аллаһ Тәгаләнең берлегенә. Пәйгамбәребезнең Мохәммәд саләллаһу гәләйһиссалату вәсәләмнен хаклыгына иман китереп, догаларыгыз аша күңелләрегезгә нурлар иңдерегез. Бу изге мәлдә күк капусы ачык булыр, барлык фәрештәләр Аллаһтан Адәм балаларының гөнаһларын кичерүне сорап, һәрдаим тәсбихга булырлар. Ходаем догаларыбызны кабул ит. Боек Алман иленә жир йөзендә гаделлек урнаштырырга булыш, и. рәхимле Табынучыбыз Минем догам үзем белән. Моны мулла белми Белгертәсем дә килми Әйткәнемчә, ана күңелем ятмый. Хәлбуки, ул мина бер начарлык та эшләмәде Була бит соймәс сөякле кешеләр. Сәбәбе дә юк. ә җан кире кага Бүген исә нидер булды, ике арадагы боз эреде дә китте. Үзеннән үзе телем ачылды — Хәзрәт, котлауларыгыз өчен рәхмәт, үзегезнең дә илаһи теләк- хыялларыгыз тормышка ашсын,—дип ирен очында торган соравымны юлладым: " Шәһәр мәхааләләрендә бәйрәмнәр ничек у за сон ’ - ишем Бер генә мизгелгә мулланың карашы түшәмнән төшеп мине сыйпап узды. Аскы ирене бүлтәеп йөзе ана хас булмаган ниндидер кырыс төс алды. Соравымнан яшерен мәгънә эзли иде. ахры. Шулай булмыйча, төрмә мулласы лабаса ул. Ә мин тоткын. Әсир тоткын. Дошман. Шуна күрәдер, мөгаен, соравым һавада асылынып калды. —Иртәгә Корбан ашы алып килерләр,—диде мулла хезмәтен төгәлләгәч,— Аллаһ гамәлләренә шөкерана итеп, Ислам диненен бөеклегенә, пакьлегенә, сафлыгына сокланып, үзегезнең мөселман булуыгызга шатланып, горурланып, җирдәге яклаучыбыз Адольф галиҗәнапларының исәнлек-саулыгы өчен авыз итәрсез ул нигъмәтләрдән. —Амин!—дип җөпләде аны Хәмзә. Мулланын бу ясалма теләкләре мина тәэсир итмәде. Ике арадагы боз үз урынына кайткан иде инде. Сугышка кадәр авылда корбан чалдырмыйлар иде. Картлар яшеренеп, кача-поса гына берәрсенен бакчасында гает үткәргәлиләр иде. Сизенеп алсалар, йорт хуҗасын кәнсәләргә чакырып, штраф салалар. Советка каршы яшерен эш алып барасын дип, битәрлиләр иде. Германиядә исә дингә ирек, тоткыннар да үз диннәрен ачыктан-ачык тота алалар. Ихтимал, мулла гестапоның яшерен шымчысыдыр, ләкин дин ирегенә берәү дә кул сузмый. Догалы кешегә әйләнгәч, бу минем үземнен дә күңелемә бик якын иде. Корбан ашы төрмәдә ничек оештырыла икән? Сүз юктан сүз булсын дип, кичен шул хакта сүз көрәштереп утырдык. Берәүләр: гадәти тәгам шикелле сакчылар өләшәчәк, дип томанлады; Кафил белән мин прогулка вакытында өстәл хәзерләрләр бәлки, дигән фикерне алга сөрдек. Тик мулланын сүзен генә хәтердән чыгарганбыз. Ул “китерерләр” дигән иде ич. Һәм шулай эшләделәр дә. Иртәнге баланданы чөмереп утырганда шатыр-шотыр ишек ачылды. Сакчы зур гына төргәк кертеп куйды. Анын артыннан камерага көлеп-елмаеп, кырык- кырык биш яшьләрдәге бер кеше килеп керде. Озын чәче, ат ялыдай җилкәсенә төшеп тора, кара мыегын борын астында гына калдырып кырган, тач ямаулык. Фырт күренә, киемнәре дә әйбәт. Тел бистәсе дә икән үзе. —Исемем Галимҗан булса да, килеш-килбәтем шул мөртәтне хәтергә төшереп торса да,—дип тезеп китте,—минем ул бәлшәвикләргә сатылган эсэр Галимҗан Ибраһимов белән бернинди уртаклыгым да юк. Чынында да Галимҗан Ибраһимовнын мин күргәләгән портретларына ошаган иде бу адәм. Дөрес, без укыганда халык дошманы Галимжан Ибраһимов дигән язучының китапларын җыеп алганнар иде инде. Мин анын үзен дә, әсәрләрен дә юнъле-башлы белмим. Шулай да, очраклы гына булса да, сурәте күнелдә сакланып калган икән әле. —Монда татарлар бар дип әйттеләр, карыйк әле, кемнәр икән алар?—дип керүчебез безне күз уныннан үткәрде. —Бар, мин менә Татарстаннан, Хисам Сабиров буламын. —Бик мәслихәт, әйдәгез, милләттәшләр, танышып алыйк: мине Галимжан Сәгъди дип белерсез, эмигрант журналист. Туган җирем—Чистай шәһәре. Герман җирендә ирекле якташыңны очрату үзе бер могҗиза икән. Дошман дисәң, дошман түгел, дус дисәң, дус түгел. Гаҗәп. Ә якташыбызның үз миссиясе. —Хисаметдин энем, син табын хәзерли тор,—диде дустанә кыяфәттә,— мин ул арада башка мөселман кардәшләр белән дә кул биреп, күрешеп чыгыйм. Гает көнне туганнарның хәлен белү, якыннарын өчен дога кылу ифрат саваплы гамәл. Әлбәттә, ин зур савап—корбан чалып, шунын итен мохтаҗлар, сезнен ише мәхбүсләр белән бүлешү. Әлһәмдү лилләһи раббиль гәләмин. Ошбу хәлләргә дә ирештек, шөкер. Без, ач этләр шикелле аш-суга ябырылдык. Мондый ризыкларның дөньяда барын да оныта башлаган идек ич инде. Кунагыбыз да вакытын бушка уздырмый, сөйли дә сөйли. Анын безнен янга керүе дә Корбан ашыннан битәр, кылларыбызны тартып карау, үз шәхесен таныту иде булса кирәк. —Ходай татарларга егерменче гасырда икенче форсат бирә инде,—диде ул үз ачышына үзе сокланган хәлдә.—беренчесендә бәлшәвикләр. үзебезнең арадагы хаиннар аркасында морадыбызга ирешмичә калдык, форсатны кулыбыздан ычкындырдык. Сез әле яшьләр, ул зилзиләләрне күрү насыйп булмагандыр. Ә бу фәкыйрегез әлеге вакыйгаларның эчендә кайнады "Идел- Урал өлкәсе” гәжигенен хәбәрчесе идем —Нинди вакыйгалар иде сон ул? Идел-Урал дигәне тагын.. Галимжан Сәгъди җонтәс кашлары астыннан, безен китек икән ич энекәем дигәндәй, мыскыллабрак карап торды. Хак. Идел-Урал дигән сүз тезмәсе минем очен географик атаманы гына аңлата иде —Үктәбер инкыйлабы алып килгән буталчыклардан файдаланып,—дип төкрекләрен чәчә-чәчә аңлатырга кереште эмигрант журналист.—Милли Мәжлес тагар һәм башкорт халыкларының дәүләти берәмлеге сыйфатында инде күптән хыялларыбызда йорткән Идел-Урал Штаты төзүне муафыйк күреп, аны үз остенә алды. Олы зыялыбыз Галимжан Шәрәф эшләгән проект яхшы дип табылды. Бу Русия эчендәге милли дәүләт берәмлеге Казан. Уфа губерналарын, шулай ук Нократ. Ырымбур. Пермь. Самара һәм дә Сембср губерналарының аерым өлешләрен үзенә беркетәчәк иде Икенче Бөтенрусия мөселманнарының хәрби корылтае Идел-Урал Штаты төзелүне игълан итү датасын 1918 елнын I мартына билгеләде. Менә шунда башланды инде хәмер капмыйча кыжыкыян-дупыян килүләр. Югыйсә, мәзһәбебез, тоткан юлыбыз гадел иде Башта киңәшмәләр үткәргәндәй итеп кыландылар. Янәсе, тагын да мөкаммәлрәк нөсхә тәкъдим ителәчәк. Бу инде Мәскәү кубызына бию иле Кинәшмә 1918 елнын апрель урталарында, әлбәттә. Мәскәүдә үтге Көн тәртибендә—Татар-Башкорт Жомһүрияте төзү мәсьәләсе Нөсхә дигәне шушы инде Киңәшмәдә татарлардан Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов. Камил Якубов һәм. әлеге дә баягы, Галимҗан Ибраһимов катнашты. Ул вакыгга Ленин хөкүмәтендә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче Сталин киңәшмәне атып барды Ә оештыру корылтае Уфада үтәчәк диделәр. Әлеге киңәшмәләрнең, резолюцияләрнең күз буяу нкәңтегсн анлау очен әллә ни гакыл кирәкми иде. Татар белән башкортнын берләшүе Мәскәүнсн тамагына сөяк булып утырасы кон кебек ачык лабаса! Алар бит Русиядән аерылып чыгу ягын да каера алырлар иде Ә мона юл куя аламы сон Мәскәү? Бердәнбер юл—кичекмичә зобаниларның тамырына балта чабу Һәм бу балтаны татар кулына тоттырдылар. Шул дулкында Татар-Башкорт Жомһүриятенә каршы торучы кочләр тарафыннан Казанда Болак арты җөмһүрияте пәйда булды Бәлшәвикләр гиз арада монысынын да бугазына бастылар. Үзләре үк болгаткан суда балыкны бик шәп гоггылар алар. Хәрби Шура да. Милли Идарә дә таратылды. Кулга алулар башланды. Политбюро. Совет хөкүмәте, үз чиратында. Татар-Башкорт Жомһүрияте турындагы шартнамәне юкка чыгарды. Ә 1919 елнын мартында Башкортстан автономиясе гозелү буенча Ленин чыт арган декрет әлеге изге ниятләр! ә богеңтәи дә нокта ку иды Әлеге буталыш чорда Колчакка хыянәт итеп. Советлар ягына авышкан башкорт әһеле Әхмәтзәки Вәлид и дә үзенең тар карашлы кеше икәнен күрсәтте Бу вакытта Мулланур да. Камил дә юк тис инде Икесе лә бик яшын кеше кулыннан бакыйга күчте Шуннан сон Галимжан Ибраһимов тулысынча бәлшәвикләр юлына басты. Барыбер ярамаган үзе. җәзалап үтергәннәр мескенне. Кызганыч, у мырткасыз булса да. талантлы заг иде. Шушы бер сәгатьлек Корбан ашы мәжлесе вакытында тазар тарихы буенча мин бик күп мәгълүмат алдым Мәктәптә дә. техникумда укыганда да милли тарихыбызга фәкать кара яктан гына кагылалар иде. Безне татарның наданлыгына, кансызлыгына, мәрхәмәтсезлегенә, ялкаулыгына, пычраклыгына, тагын әллә нинди начарлыкларына күндереп бетергәннәр иде инде. Баш күтәрергә дә кыймыйча, сүз әйтергә оялып йөрдек ич. Хәер, бу ак эмигрантның сүзләренә ышанып бетеп тә булмый. —Үткән эшкә салават,—дидем битараф кына,—хәзер тел кашуның хәҗәте юк. —Хаталанасың, егетем-әфәндем,—дип каршы төште Галимҗан Сәгъди,— беләсен килсә, хәзер нәкъ вакыты! Көлдән көмеш булмасмы, дип кул кушырып утыра торган чак түгел. Феникс кошы шикелле Идел-Урал Штаты янә көлдән калкып чыкты. Мин моны СССРны истә тотып әйтәм. Көнбатышта исә әлеге сәяси омтылыш бервакытта да сүнеп тормады. Ник дисәң, анын төп фикердәшләре нәкъ менә Көнбатыш цивилизациясендә үзләренә жирлек табып, тәрәккыятькә ирештеләр. Садри Максуди унсигезенче елларда Рус иядә чакта милли-мәдәни автономия белән саташып йөрсә дә. монда тулысыңча Идел-Урал тарафдарына әверелде. Гали Акыш гамәли юнәлештә үз җилкәсенә зур йөк алды. Гаяз Исхакый 1933 елда "Идел-Урал” исемле тарихи хезмәт язып, милли-азатлык хәрәкәте учагын тагын да дөрләтебрәк җибәрде. Идел-Урал Штаты теориясе хәзер кайчанга караганда да тирәнрәк эшләнгән бербөтен тәгълиматны тәшкил итә. Менә-менә СССРга сугыш игълан итәргә торган Төрек хөкүмәте мөстәкыйль дәүләт сыйфатында Идел-Урал Штатын танырга әзер. Адольф Гитлер да Идел-Урал Штатын тулысынча хуплый, ярдәм итәргә, булышырга вәгъдә итә. 1918 елда аны Русия эчендә төзү хакында хыялланган булсак, бүген инде аңлашылганча, мөстәкыйль дәүләт борынларга тора. Әлбәттә, Бөек Германия протектаратында. Алтын Урданын кыйпылчыгы булачак, Аллаһ кушса, Идел-Урал Штаты! Монысына минем колаклар әзер түгел иде әле, үрә тордылар. Алтын Урда вәхшиләренең татар белән нинди уртаклыгы булсын икән? Арттырам дигәч тә. Авызымнан исә башка сорау ычкынды: —Ә русларны, украин чувашларны кая куясыз? —Алар өчен башыңны ватма, үзләре җаен табар. Минем менә синең ише акыллы егетләрне "Идел-Урал ” легионына кыстап йөрешем. Ник дисәң, сезгә дөресен әйтәм, беренче батальон ышанычны аклап бетермәде. Бу Кормаш, Гомәрев кебек ашаган табакларына кәкәй иткән сансыз бәндәләр йогынтысы. Менә дигән фатирларда яшәделәр, бәгьзеләре башлы-күзле булган иде. Төкерә алар татарнын азатлыкка омтылышына. Мөстәкыйль дәүләт тә кирәкми. Ибраһимов сыңарлары Шуна күрә ышанычлы яңа кешеләр туплау белән мәшгульбез. Ниятләребез анык, рәхәтләнеп иҗтиһад ит. —Без мәхбүсләр ич... Бу мәсьәләне җайлап булыр дип саныйм, немецлар амнистиягә риза. Күп еллар үткәч, мин Гомәревның шагыйрь Муса Җәлил икәнен белдем. Беренче батальон дигәннәренен белорус партизаннарына кушылганы хакында алдарак та сүз булган иде инде. Галимҗан Сәгъди безгә Корбан ашы оештырып йөргәндә Кормаш төркеме егетләре гильотинода башларын салган булган инде Дөресен сөйлим дисә дә, яшерен серләре дә калган икән журналистның. Ни өчен агай Галимҗан Ибраһимовны күрә алмый—монысын төпченергә вакыт җитмәде. Үзе хакында да җентекләп сораштыра алмадым. Идел-Урал Штаты әһелләрен кулга алулар башлангач, Төркиягә китеп баруы, Германиягә яшьлек хыялларын тормышка ашыру өчен килүеннән гайре анын хакында бер мәгълүматым да юк. Чөнки мин кабат күрешербез дип уйлаган идем. Ә ул башка күзгә чалынмады. Немецлар тоткыннарны иреккә чыгарудан баш тартканнар ^де, ахры. Легионнар җыеп кына хәлне төзәтеп булмасын аңлаганнар булса кирәк. 1944 елның җәендә-көзендә, әйтик, Белоруссия, Украина. Балтыйк буе республикаларының күп өлеше фашистлар кулыннан азат ителә. Кичәге әшнәләре Румыния белән Венгрия Германиягә үзләре сугыш игълан итә. Бу вакытта Ялта конференциясенә хәзерлек башлана. Анда инде башлыча сугыштан сонгы дөньянын бүленеше мәсьәләләрен карау күздә тотыла. Гитлернын жинелүен берәү дә шик астына куймый Шул кыска гына вакыт эчендә Галимҗан Сәгъди тагын бер яналык җиткерергә өлгерде Баксан. Татар-Алман багланышларының тарихы тирәндәрәк ята икән, ул әлеге легионнардан күпкә аллан башланган икән ич Немец идеологлары Беренче бөтендөнья сугышы чорында ук мөселман факторыннан файдаланып калырга омтылган Нигездә бу татар факторы Чөнки Антанта илләре— Россия. Франция. Англия мөселман әсирләре өчен оештырган Вюнсдорф лагере ике өлештән торган. Беренчесендә унике мен татар туплана, икенчесе гарәпләр очен. Алар нибары өч мен кешегә җыела Церснсдорф дигән авылда 1916 елда мөселман зираты да ачыла. Гөрләп мәчет эшли. Ашау-эчү әйбәт. Корбан чалулар Хәрби министрлык исәбеннән башкарыла. Татарларның үз театры, үз оркестры була “Әл-Жиһад". Татар иле". "Яңа тормыш" гәҗитләре чыгып килә 1921-1922 елларда әсирләрне туган илләренә кайтарып җибәрә башлыйлар. Шулай да хәтсез татар Германиядә яшәп кала. Кызганыч. ГДР чорында лагерь һәм зират мәйданы ябык хәрби зонага эләгә. Анда танк полигоны коралар. Татар тарихынын кара сакаты инде бу. Хәер, японнар кара сакал дип тормаслар иде. мөгаен. Әнә. милләттәшләренең Алабугадагы каберлекләрен ничек тәрбиялиләр. Алар бер Алабугада гына булса икән?! Идел-Урал Штагына килгәндә исә. мин аны хуплыйм. Тик кайчан да булса гамәлгә ашуына гына ышанычым аз. Хәер, өметсез бер шайтан гына ли Илһан киткәннән сон Гүзәлия сулган гөл шикелле шинеп тошгс. Ул инде хәзер әүвәлгечә шаянланмый да. шукланмый да. Чырык-чырык колгән тавышы да ишетелми. Бүлмәсенә кереп бикләнә дә. коннәр буе күзгә-башка күренми Ни эшли ул анда, ни-нәрсә белән шөгыльләнә—белгән кеше юк Вакыт-вакыт иртәдән кичкә кадәр Сон буенда йөри Тамактан да калды бугай инде, кеше белән ашарга-эчәргә утырмый Әнисенсн ялыну- ялваруларына: —Апитетым юк.—дип кенә җавап бирә. Хисамнын, киресенчә, дәрте канатланган чак. Төрек егетенен китүе ана бәлзәм шикелле тәэсир итте, ике басасы урынга бер генә баса картың Ул үзен ай битле чибәр кәләшен усал Дөю пәрие тырнагыннан йолкып алган кыю ханзадә кебек хис итә иде Берконне оныгы белән бакча капкасы янында күзгә-күз очраштылар Шаккатты Хисам. Гүзәлия как сөяккә калган лабаса. йодрык кадәрле йөзендә борыны гына утырып гора. Күңел күзе күрмәгәч, шулай икән ул —Дәү әти. эшеннен төгәлләнүе белән кайчан котлыйбыз инде - диде кыз сүрән генә Мона кадәр ул ана мондый очракларда Хисам Сабир дип мөрәҗәгать итә иде. Шуна күнгән иде Хисам Бу да йөрәген чеметеп алды Тик белгертмәде. -Германиядә батып ягам әле һаман, һич туган илгә кайтып җитеп булмый,—дип. шаяртыбрак җавап бирде Шулай да түзмәде, сорады —Кызым, алай-болай сырхауланмыйсындыр ич. суырылып киткәндәй күренәсен. - диде —Да так. ерунда.—дип кулын селтәнгәндәй итте кыз. Хисам эчтән генә сыкранып куггды —Ерундага гына охшамаган шикелле әле бу, кызым,—диде,—әйдәле, керик, сөйләшик, аңлашыйк... -Нәрсә белмәмешкә салынган буласын инде, дәү әти, - диде кыз үпкә катыш ачу белән, — сезненчә булды ич инде, хәзер урамда кешеләрнең күзенә туры карап сөйләшәсездер дип уйлыйм, гайбәтләр беткәндер... Хисамның авызы ябылды, ни дип акланырга да белмәде. -Шул хакта аңлашыйк сон, - дип кенә мыгырданды. —Сон инде, дәү әти, поезд китте, ул турыда авыз чайкаунын мәгънәсе калмады. Кыз тырт-тырт басып китеп барды. Бара-барышка җилкәсе аша гына башын борып: —Бигайбә, Хисам Сабир, мин киттем әле, - дип кычкырды. Хисам берара аптырабрак басып торды. Оныгының мондый мөнәсәбәтенә күнмәгән ул. Күрәсен. күнеле бик нык кителгән иде кызның. Ярар, чебен тимәс—чер итәр, ди, үтәр әле. Көтелмәгәндә күңеленә килгән шушы уена сөенеп, карт бакча эчендәге өенә юнәлде. Иртән уянгач ук, төрмә белән араны өзәргә кирәк дип, ният итеп куйган иде Шуна күрә озын-озак юанып тормады, магнитофонын электрга тоташтырып, урындыгына җайлап утырды да, тамагын кыргалый- кыргалый сөйләргә җыенды. Төртелеп тормас өчен исемнәрне, вакыйгаларны, даталарны алдан теркәп, билгеләп куйган иде. Ләкин бу юлы, ни кадәр генә тырышмасын, элекке эзенә төшә алмады. Чәй эчеп тә карады, юк, бармагач бармый, кем әйтмешли, кулы каткан. Уенда һаман шул Гүзәлия. Теге төрек татары чистый башын әйләндергән икән кызның. Эшләре тирәнгә кермәгән булса ярый ла, көмәнгә уза-нитә калса, нишләрсең ’ Хәзерге яшьләргә ышаныч юк. Ул кара мыекны Төркиягә барып эзләп йөрергә язмасын. Баланы әтисез калдырырга да ярамый. Хисамның уйлары адашкан тай шикелле шушы куркыныч юнәлештән кереп китте. Оныгым үзен-үзс кая куярга белмичә изаланып йөри, ә мин, мәнсез, җәелеп утырам, дип урыныннан сикереп торды да, кулына пинҗәген алып тышка чыкты. Ин элек килене белән улының тетмәсен тетәргә дип өйгә керде. —Сәлиха, Харис, йөрәгегезне мүк баскан нәрсәләр, кайда сез? Әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә барып төртелде карт, ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Шунда гына исенә килде: эштә ләбаса алар! Әй, Ходай орган затлар. . әйттерерсез әллә ни... Сүгенгәнен сизми дә калды. —Хисаметдин абзый, изүләреңне ачып, жил-җил атлап, кая китеп барыш болай?— дип сорады капка төбендә үткән-сүткәнгә сүз кушып утыручы күршесе.—Бераз хәл җыеп ал. —Минем синең шикелле көннәр буе арт җылытып утырырга вакытым юк шул, кем-энем. Ятасын шунда күләгәдә күзәтчелек итеп. Бер дә шөгылен юкмыни соң синең? — Пенсиямнең рәхәтен күрәм, күрше. Шуның өчен гомер буе бил бөктек бит. Әйдә, ялындырма, бергә-бергә вакыт тизрәк уза ул... Хисам сүз көрәштереп тормады, туры мәктәп сукмагына төште. Оныгы шундадыр кебек тоела иде ана. Күнеле дөрес сизенгән икән. —Гүзәлия белән Кәбир әле генә парлашып Актанышка төшеп киттеләр шул, Хисаметдин абый, - диде дежур хатын, - шуларны бергә күрсәм, сулышларым кинәеп китә инде менә... Хисамга канат куйдылар диярсең, өенә атлап түгел, очып кайтты. Вәйт, карт жүләр. дип үзен-үзе сүкте, тузга язмаган уйлар уйлап бер гөнаһсыз балага нинди гаепләр ташлады бит. ә? Ярый, улы белән килене өйдә юк иде, югыйсә, әлеге пычракны аларга да ата иде ич. Хет монысыннан Ходай саклады. һай, зирәк гә бала инде Гүзәлия. Гүзәлияме'.’ О-о. Гүзәлия! Алтын ул Гүзәлия! Үзе чибәр, үз акыллы, үзе унган. Әнә. бабасынын ниятен, уй- хыялларын бик тиз аңлап алды лабаса! Боеккан булып кылануы күз буу гына булган икән. Шундый акыллы кыз Кәбир шикелле егет солтанын читкә тибәме сон? Әйе, әнә, бергәләшеп районга элдерткәннәр. Хәзер бөтен нәрсә Кәбиргә барып төртелә. Кыюлыгы, тәвәккәллеге генә җитсен. Бәхет кошы җилкәсенә үзе кунам дип тора. Хисам татлы хыялларга бирелеп, шактый ара тынычлана атмыйча ишекле- түрле йөренде. Эшенә дә төштән сон гына тотына алды АЛТЫНЧЫ ТАСМА Ирек К ырык бишенче елга аяк басуга, шәһәрне бомбага тотулар шактый ешайды. Без инде аны беренче дулкында ук билгели атабыз. Хәтта Хәм зә дә җир тетрәү белән буташтырмый. Шунысын да сизеп алдык, бомбалар ничектер безне читләтеп узалар кебек иде. Монда менләгән тоткын утыра, инглизләр дә, французлар да күп диләр. Төрмә хезмәткәрләренең дә акыру-бакырулары йомшара төште. Жинелүләрен сизенатәр булса кирәк Ә җинүне кайсы як бәйрәм итәчәге без—мәхбүсләргә дә ачык иде инде Бомбалар сызгыруы безнең өчен гүя аһәңле музыка, көтеп атабыз Мин еш кына Әрманы искәтөшсрәм. Ана ачу тотмыйм. Киресенчә, тонге очрашуларыбызны берәмтекләп, бөтен нечкәлекләре белән күз алдымнан үткәрәм. Зофаф кичем Эрна белән үтте. Ходай шулай язган иде. күрәсен Тошләремә дә керә Эрна. Бүген дә керде Күн белән тышланган теге затлы фаэтонда икәүдән-икәү генә барабыз, имеш. Урман юлы яшел чирәм. Тәгәрмәч эзләрендә генә ара-тирә ямаулыкка охшаш көлсу туфрак утраучыклары күренгәләп китә. Агачлар хәтфә чабуларын җәйгән Күзләр камашырлык матурлык. Әнә, каяндыр пошыи колыны килеп чыкты да уйнаклый-уйнаклый ешлыкка кереп югалды. —Бу гашыйклар урманы, - диде Эрна мина сарылып. - ишетәсеңме, сандугачлар сайрый Болар егет сандугачлар. Син дә мине шулай сайрап чакырыр идеңме? —Мәхәббәт ул үзе таба, ышаныч кына яулап алына,—дидем кайсыдыр язучының тәгъбирен кабатлап. —Дөрес, мин сине үзем таптым, - диде Эрна —Үзем таптым, үзем югалттым. Ничек югалттың? Без бергә ләбаса! —Юк, гатар-малай, бу мин түгел. Хәтерем генә —Ни сөйлисен син, Эрна! Күр. дөнья ничек матур! —Болар инде башкалар өчен Үткәнне кире кайтарып булмый, сагынып кына була. Карыйм, Эрна кошка әверелде дә очып китте Гыйшыкларын эзләп өзгәләнгән сандугачлар да тынды. Гаҗәп Мин. мөгаен, төшемдә авылны, әткәй-әнкәйне. Рабиганы күрергә тиештер бит инде. Алар нигәдер төшемә керми Эрна керә Тик бер-бер кайгысы бар. ахры, боек күренә Кайда ул. ни-нәрсә белән шөгыльләнә? Тикшерүче аны Гитлерюгенд оешмасының актив әгъзасы дигән иде Баланы да шул сәбәпле төшергән ич инде Дошман нарасыен көмәнендә йөртә димени саф канлы ари кызы Әтисе менә чын дуңгыз икән, чучка Бер мәртәбә дә хапне белергә килмәде Ара унбнш-егермс чакрым гына, югыйсә Күпме бил бөктем мин ана Һундук! Их, туйганчы дыкысын чыгарып килергә иде шунын. Исән-имин котылсам бу төрмәсеннән, мулласын өшкерәм әле мин аның. Менә шунда күрербез, кем һундук та, кем дундук Әйдә, шушы очрашуның вакытын якынайтыйк әле, хөрмәтле укучым. Төрмә эпопеясы үземне дә ялкытты инде. Язарлык, сөйләрлек нәрсә дә калмады шикелле. Игътибарга лаек дип саналганнары барысы да теркәлде. Беркөнне шәһәр төне буе черек стена шикелле дер селкенеп торды. Ә иртән'.’ Иртән без иректә идек инде. Хәл болай булды. Ятабыз-ятабыз шулай, парашаны да алмыйлар, баланда да китермиләр. Оныттылар. — Бу фрицларга ни булды икән, бомбежка вакытында кырылып бетмәгәннәрдер ич?!—диде кемдер. Без әлеге мәсьәләне уртага салып сөйләшергә өлгермәдек, киереп ишекне ачтылар. Ни булды икән дип куркышып калдык. Ышан син фашистларга. Ишек уемында—шаккатарлык хәл—лейтенант, безнен лейтенант басып тора! Бер мәлгә истән таеп тордык. —Үзебезнекеләр!—дип кычкырды беренче булып аңына килгән егетебез.— Үзебезнекеләр!.. Без саргаешкан ярлар шикелле лейтенантка барып сарылдык. Күзләрдән яшь бәреп чыкты. Күнелне ниндидер давыллы хис биләп алды. Бу хистә ашкыну да, сагыш га. үкенү дә, шатлык та, шөбһә дә—барысы бергә укмашкан иде. Өч ел мәхбүслек чорында казан төбенә утырган юшкындай ташка әйләнгән кешелек тойгысы берьюлы эреп тышка ургылды. —Егетләр, нишләвегез бу. сытасыз бит, егетләр?!—дип, лейтенант та бәргәләнә. Безгә анын бәргәләнүе бармы да юкмы. Туган ил шундый сагындырган, әлеге чандыр офицернын гимнастеркасын сыйпап алуда тасвир канатына сыймастай ләззәт китерә иде. Нишләп беткән булыр идек, анысын белмим, шул вакыт тавыш көчәйткеч аша рус телендә игълан янгырады: —Всем советским военнопленным собраться во дворе! Через пять минут перскличка! Игъланны берничә мәртәбә кабатладылар. Без үрә катып тыңладык. Немец төрмәсендә совет командирының күрсәтмәләрен ишетү искиткеч якын, шул ук вакытта ифрат та сәер иде. — Инде рус коллыгы башланды,—дип йөзен чытты Хәмзә. Ничек ачуым чыкканны күрсәгез, чак кына янагына менеп төшмәдем. Шушындый истәлекле, шушындый куанычлы көндә ни сөйләп маташа бит, сарт тәре. Шулай да, узгынчы уй гына иде бу. Билгеле инде, әлеге бәхетле көнне көтеп алалмастай идек ич. Менә килде, ниһаять! Без—иректә! Калганы ничек тә рәтләнер. Язмыш кыерсыткан үз улларына Туган ил гадел бәясен бирер. Хәер, хак бәясе кемдә икеләнү тудырыр икән? Хәзер шул каһәрле елларнын үчен кайтарырга гына калды. Берлинга, әнә, кул гына сузмалы. Бәлкем, аны алуда үзебезгә дә катнашырга туры килер. Шәп тә булыр иде мәгәр. Гел кирегә генә димәгән, безгә дә аркадан исәргә тиештер ич инде ул жял дигәннәре. —Әйдәгез, киттек,—диде лейтенант,—анда көтәләр. Анда, ишек алдында чын мәгънәсендә пәри туе Кай арада җитешкәннәр, шәрабын да тапканнар, кыз-кыркын да килгән. Җырлыйлар, бииләр, кочаклашалар, үбешәләр Бер элмәк борынлы колгадай озын егет аккордеон уйный. Францухзар, диделәр. Ә без, көтүдән казган аңгыра сарыклар шикелле, кая барып сыенырга белмичә акай-чукай килеп торабыз. Дөресрәге, әмер көтәбез. Тезелешеп йөрергә күнгән ич инде без, нишләтәсең. Шул чак жир астыннан гына калкып чыккандай былт итеп, жинел машина пәида булды Корт күче кебек гөрләгән халык арасыннан боргалана-сыргалана нәкъ мәйданның уртасына килеп туктады бу. Ачык машинанын алгы тәрәзәсенә таянып, бер полковник калыкты Бермәл сабыр гына кешеләрнен тынычланганын көтте. Ә францухтар һич нәрсәгә карамый бәйрәм итүләрен беләләр Полковник та югалып калмады, автоматын алып, тәтегә бер басуда магазиндагы бөтен патронны чыгарып бетерде. —Тра-та-та-та Тындылар —Совет Армиясе сезне тоткынлыктан азат итте. Сез иректә Барыгызны да котлыйм! Ура! Полковникның тавышы көр иде. Үзен чын хуҗаларча тота: кыю. тәкәббер, кыланчык. Мина ул кайсы ягы бсләндер мишәр егете сержант Мөнир Исламовны хәтерләтә иле Юк. дөрес әйтмим, бер калыпка салып суккан шикелле ошаган иде ул ана. Бәлкем, бертуган абыйсыдыр? Ике-өч ел эчендә үзе сержанттан полковник дәрәжәсенә ирешкәндер дип уйламыйм. Ничек искәрмәстән генә пәйла булган булса, шулай капыл гына китеп тә барды ул. Әмма тәртип урнаштырып, йөзләгән тоткыннарны төркемнәргә бүлгәләп, командирлар билгеләп китте. Мин анын булдыклылыгына, төгәллегенә шаккатып калдым. Безнекеләрне хужалык ротасына беркеттеләр Офицер сынары булгангадыр, мине комендант подраздслениесенә яздылар Юньле-башлы саубуллашырга да өлгермәдек, тиз-тиз генә тезделәр дә алып та киттеләр Янадан күрешербезме-юкмы. Алла белсен. Шәһәр танырлык түгел иде. Смирнов белән офицерлар ашханәсенә ит китергән чаклардагы гүзәл ренессанс каласы хәрабәгә әверелгән Күзләрем әле бер якка, әле икенче якка төртелә. Беләм. алар кайчандыр мине хәйранга салган зиннәтле соборны эзлиләр Кызганыч, мәрхәмәтсез сугыш Һейенхагеннын йөзек кашы булган бу XV нче гасыр һәйкәленә дә канлы кулын сузудан тарсынмаган икән Урамда совег гаскәрләре мыж килеп гора Жирле халык бөтенләй диярлек күренми Посышканнар. Каннарына бүтән халыкларны буйсындыру сенгән. фәкать үзләренең генә бөеклеген таныган арилар өчен оккупация зур фаҗига иде. әлбәттә Дөнья шулай корылган инде ул Мокыт Мәнди дә: "Бер мин жинәм, бер бәләкәй абыкай жинә",— дип әйтте ди ич. Яшәешнен бөтен фәлсәфәсе шушы тәгъбиргә сыя да бетә Без утырган машина яртылаш ишелеп төшкән бер йорт янына килеп туктады. — Построиться!—дип әмер бирде торкем башлыгы капитан Фролов. — Психушкадан качкан бу чукчаларны нишләтмәк буласыз, иптәш капитан?—дип тешләрен ыржайтты капка сакчысы —Теленә салынма. Шандыбин! Гауптнахта чәпәмәгәем —Мин болай гына, иптәш капитан, үз итеп кенә —Хәзер икешәрләп каптеркага керәсез, киемнәрегезне алыштырасыз,- дидс Фролов бе згә ишарәләп.—беренче рәт. шагом марш' Сакчы, мөгаен, өс-башыбызга карап, безне психлар чутына чыгаргандыр Дөрестән дә. зебр аты шикелле чуар төрмә пижамалары әлеге мохиткә һич тә ярашмый иле шул. Әнә. хәрби киемгә төренгәч, ничек үзгәреп китте егетләр Танырлык га түгел. Һәммәсенең җи лкәсендә погон. Сәер Мин армиядә вакытта погоннар юк иде әле Хәзер форма үзгәргән Яхшы якка үзгәргән. Старшина ике йолдызлы погон тоттырды, мин кече лейтенант бит. дигәнне колагына да элмәде. —Бөтен армия буенча көндез шәм яндырып эаләсән дә кече лейтенант таба алмассың,—дип көлде генә.—Аннан сон. сезнсн жиз иләк аша үтәсегез бар әле, контрразведкадан алай жинел генә котыла алмассыз. Кем өлкән лейтенант, кем кече лейтенант, шунда аңлатырлар. Хәзергә просто лейтенант булып йөр. Әсирлектә ничә ел булдын соң? —Өч елга якын. —О-о, сугышны әсирлектә үткәргәнсең икән Кемдер хуҗаларча нык-нык атлап эчкә узды. —Смирно!—дип оран салды старшина. —Вольно, вольно,—диде керүче —барысы да тәртиптәме, дәгьвәләр юкмы? Таныдым. Бу төрмә ишек алдында нотык тоткан полковник иде. Кызыксынып аны күзәтәм. Ул да минем якка борылды. Күзләребез очрашты. Икебез дә авызны ачкан килеш катып калдык. —Командир? Синме бу, командир?—дип, миннән алда полковник исенә килде. Икеләнүләрем юкка чыкты. —Сержант! Исламов! —Трибуналның сине атарга хөкем итүе турындагы карарын мин соң үз күзләрем белән күрдем бит. Хисам. Чыннан да, синме бу?—дип, Мөнир базардагы маклер шикелле әйләндереп-әйләндереп карады. —Әйе, мине атарга алып бардылар ул чакта,—дидем күз яшьләрем аша.— Аттылар да. —Ничек исән калдын сон? —Һәрвакытгагыча, немецлар бу юлы да өлгерлек күрсәтте. Мине мушкага алган егетләр үзләре җиргә ауды. Контузия белән котылдым. Хәтерлисенме артиллерия мәхшәрен? Язмышымны бер секунд хәл итте. —Хәтерләмичә сон, тәмугның тәмугы... —Хәтерләсәң шул, мине үлемнән фрицлар йолып алды. Мөниргә аятелкөрси догасы хакында әйтеп тормадым. Чөнки ул аны барыбер кабул итмәячәк иде. Яп-яшь полковник дини уйдырмаларга ышана димени? —Тәмугтан үзен ничек котылдын сон? —Нәкъ синекенә охшаш очрак,—диде Мөнир,—фәкать баштан аякка гына әйләндереп куясы. Әлеге дә баягы, шул артиллерия мәхшәре булышты. Безне штрафнойга тәгаенләгән булганнар. Документларын кулыма тотып карадым. Үзен беләсең, мин дуамал мишәр, йә унам, йә туңам. Туплар тынуга, егетләрне землянкадан алып чыктым. Сине алып киткәннән соң, устав буенча старшой булып мин калдым бит инде. Хәрби трибуналга килеп кабуыбызны төшенеп алган идем. Карыйм, землянкаларының көле күккә очкан. Ә ин яшерен документлар аларда саклана. Сейфларын эзләргә тотындык боларнын. һәм таптык та. Сыдырылмаган да, малай. Алдык та, урман эченә шылдык. Анда үзебезнекеләргә тап булдык. Әнә шул сейф мина трамплин ролен үтәде. Тиз генә офицер дәрәҗәсенә күтәрделәр. Шуннан китте дә китте... Бер кечерәк буйлы майор бүлмәсә, без әле һаман кочаклашкан килеш аңлашуыбызны дәвам иткән булыр идек. —Иптәш полковник, гафу итегез, каршы ала алмадым... —Зыян юк, Абервах,—дип, полковник дусларча кул биреп күреште. Әшнәләр иле. ахры. —Майор, бу минем беренче командирым, якын дустым,—диде Мөнир,— киендер, урнаштыр, офицерлар ашханәсенә беркет, кич үзен кунакка көтәм. Күрсәтмәләрен бирде дә, Һейенхаген каласының яңа коменданты полковник Исламов җил очыртып чыгып та китте. Мөнирнен, кунакка көтәм, дип турыга ярып салуы сыйланудан битәр, пропаганда өчен әйтелгән иде, әлбәттә. Янәсе, без агай-эне ак мыек, шуны мыек очына чорнап куегыз. Очраштык без. Бер генә түгел, күп мәртәбәләр очраштык. Дустым мина, чыннан да, зур һәм ныклы терәк иде. Ул мине үз карамагындагы комендант взводы командиры итеп билгеләде. Безнен взвод тимер юл узелында урнашкан иде. Союзга җибәреләсе эшелоннарны тикшерәбез, аларны тоткарлыксыз озату хәстәрен күрәбез. Билгеле, барысына да тәтеми мондый игътибар Беренче чиратта документларына фронт командуюшие кул куйган состаатар кузгала иде. Иорт-жир җиһазлары, кием-салым, савыт-сабага кадәр ташыдылар. Машиналар, станоклар, сәнәгать кирәк-яраклары турында әйтәсе дә юк. Тулы бер заводларны тәгәрмәч остенә утырттылар. Булса—бохарай, булмаса—сохараига канәгатьләнеп яшәмәгән немец, кисмәгән тулы тоткан. Әле дә хәтеремдә, берсендә тыны-көне бетеп, вокзалга комендант үзе килеп төште. Гадәттәгечә, бөтенесен аякка бастырды. Кемнедер эт итеп сүкте, кемнеңдер аркасыннан какты, кайсыларын үрә бастырды Ләкин берәү дә ана ачу тотмый, яраталар, ихтирам итәләр иде. Эчендәгесе тышында иде Монирнен. — Биш йөзенче поездга юл арчыгыз!—дип әмер бирде ул. Әлеге состав артыннан анын гәүгс тапкыр гына килүе түгел. Ни өчен кырык эшен кырык якка ташлап, биш йөзенче поезд артыннан йөри икән сон бу комендант? Беләсе килә бит. каһәр. Югыйсә, мина монын бер хаҗәте дә юк үзе. —Стратегик материаллар, ахры,—дип, ерактан суктырып кына, полковникны сүзгә тартып кертмәк иттем. Ул ирен читләре белән генә елмаеп алды. —Урыс колагынны кисәр, һәр тишеккә чөй булма,—диде чын татарча. —Ярар сон. әигтем исә кайттым Мөнир күздән югалуга, егетләр дә әлеге аерым исәптәге состав хакында тел кашып алдылар —Вермахтнын яшерен коралларын тапканнар,—диде интендант Соловьев бик белдекле кыяфәттә,—шуларны Мәскәүгә куалар Немецлар өлгерә алмый калган, агу эшләр хөртигә әйләнәсе булган —Ха, иштен ишәк чумарын,—дип тешләрен ыржайтты лейтенант Никитин,—хатын-кыз лифчиклары анда, ха-ха-ха! —Синсн шул булыр инде, хатын-кыз дигән сүздән дә селәгәйләрен ага —Агамы-юкмы. командующийның трофейлары ул, бик беләсегез килсә. —Кайсы командующий? —Беренче Белоруссия фронтынын командующие бер генә —Маршал Жуков?—диде Соловьев күзләрен шарландырып — Мондый сүзне дөрес булса да сөйләмә, лейтенант! Монирнен кисәтүеннән сон әңгәмәләрдә яңгыраган әтеге гайбәтләрне колак очыннан гына очыртып җибәрә башладым Дөресен генә әйткәндә, минем фикерем белән исәпләшүче дә бик күренеп тормый иде Мона үпкатәргә дә. авыз-борын җимерер!ә дә туры килми. Ник дисән. мин сугышны әсирлектә үткәргән чит кеше. Кары эресә дә бозы эреми, диләрме әле, шуның кебек инде. Якын итмиләр. Полковник Исламовнын үз канаты астына атуы гына кырын күзләрдән саклый иде. Юк. кырын карыйлар дип әйтергә дә телем әйләнми Шул ук вакытта ачылып га җитмиләр. Үп әре. әнә. җаен чыгарып, әйбер җыя. посылка сала. Төшемле җирләргә дә ияртмиләр Бераз мая туплаганда начар булмас иде анысы Мониргә әйтүе уңайсыз, үзе сүз кузгатмый Тапкан малдан мина да өлеш чыга дип уйлый иде. күрәсен Ә интендант хаклы булган икән ләбаса! Советлар Союзы таркалып, дөньяларның асты өскә әйләнгеч кенә ул яшерен мәгълүматлар калкып чыкты. Партия билетларын яндырган сары сакаллы элекке коммунистларның елгырлыгы ин әүвәле шунда күренде. Чос егетләр. Кичәге боссларын тәнкыйтьләп, сәяси капитал тупладылар Минем кулга да килеп керде аларнын бер гәҗите Мсленбсрг атлы бер яһүд, үзе әйтмешли. "Маршал Жуковнын чын йөзен ачкан Эзләнгән егет. Һәр фикерен дүкәмитләр белән дәлилли. Аңлашылганча, сүз маршалның шәхси трофейлары турында иде. Менә оборона министры Булганиннын 1946 елнын 23 августында Сталинга язган хатыннан бер өзек: "Ягодинская таможнясында (Ковель шәһәре янында) йорт жиһазлары (85 әржә) төялгән 7 тимер юл вагоны тоткарланды. Документларны тикшергәндә шул ачыкланды: йорт жиһазлары маршал Жуковныкы иде”. Немеп аристократларының диван-кәнәфиләрен үзләштерү җиһангирның башка комсызлыклары белән чагыштырганда тәртәгә киртә ялгау кебек кенә икән әле Чөнки СССР Дәүләт иминлеге комитеты башлыгы Абакумов (соңыннан үзе дә эзәрлекләүләргә дучар ителеп, исем-фамилиясе Зур энциклопедия сүзлегеннән бозып ташлана) иптәш Сталинга юлланган үтә яшерен белешмәсендә юлбашчыга Жуковнын Германиядән алып кайткан яшерен чемоданы, шкатулкасы турында мәгълүмат җиткерә (10 гыйнвар. 1948 ел). "Сезнең күрсәтмәләрегез нигезендә.—дип тәкрарлый генерал,— агымдагы елнын 5 гыйнварында Мәскәүдә Жуков фатирында яшерен тентү үткәрелде.. Тентү вакытында чемодан табылмады, ә шкатулка йокы бүлмәсендәге сейфта иде. Шкатулкадан 24 кул сәгате, шул исәптән 17 алтын сәгать, асылташлар белән бизәлгән 3 сәгать бар иде. Алтын кулоннар һәм балдаклар—15 данә, арада—8е кыйммәтле ташлар белән, башка алтын әйберләр ” Тентү маршалның дачасында да уздырыла. Андагы мал-мөлкәтне тәфсилләп язып торунын хажәте юктыр, мөгаен. Шунысын гына ассызыклыйм: бу мөлкәт илле бер зур сандыкта һәм чемоданда саклана. Георгий Константинович исә үзе ВКП(б) Үзәк Комитет секретаре Ждановка биргән аңлатмасында ялгышын таныса да. "тукымалар өчен эш хакы итеп бирелгән акчаларны түләдем”, дип белдерә. Акт төзүне мәслихәт күрә, “мин моны дөрес түгел дип саныйм", ди. "Ау мылтыклары—6-7 данә—миндә сугышка кадәр үк бар иде. 5-6 данәсен Германиядә сатып алдым, калганнары—бүләкләр". Исеме данга күмелгән маршал—дүрт мәртәбә Советлар Союзы Герое. Кызыл Мәйданда ак атка атланып Жинү парады үткәргән легендар Жуков бит бу! Бик нык рәнжедем мин аңа. Бәй. мәйтәм, атаклыларның да куллары үз якларына кәкре икән ич. Теге чаклар хәтергә төшкәч кенә, бераз эчкә җан керде Чөнки Жуков солдатларны да онытмады. Германиядән посылка агылды гына бит. Үзем шаһит. Мина килгәндә, булдыксызлыгым аркасында гына буш кул белән кайттым дип саныйм. Кыюрак булырга кирәк иде. Аннан сон. тарихтан беләбез ич. җиңүчеләр гомер-гомергә ганимәт төяп кайткан. Өстәвенә, контрибуция. Шушы күзлектән чыгып караганда. Жуковны гаепләве дә авыр ич. Әгәр чыннан да әлеге хәлләр дөреслеккә туры килсә инде, әлбәттә. Татарның акылы төштән соң шул анын. мин дә Меленберг әфәнденең мәсләген ахырдан гына аңладым: Жуков дигән бөек җиһангирны тарих мөнбәреннән төртеп төшерергә чамалый лабаса ул, һичьюгы. пычракка буяу, мәсхәрә итү. Хәер, мисалга ерак йөрисе юк. үзебезнең арада да хәттин ашкан андый бәндәләр. Күр. әнә. демократия сылтавы белән, инде Муса Жәлилгә теш кайрый башладылар. Имеш, илен саткан, имеш, әсирлектә типтереп яшәгән. Берәү дә фәрештә түгел, билгеле. Пәйгамбәрләрнең дә аягы таеп киткәли ди китап. Тик үз халкының намусын чагылдырган кагылгысыз шәхесләр була. Муса Жәлил дә шундый зат, милләтебезнең пакьлеге, горурлыгы. Мин аны шундыйлар рәтенә кертәм. Ахыры киләсе санда.