ГӨРГӨРИ
Гөргерн... Григорий Роднонов... Ул ук—Гәрәй Рәхим, татар шагыйре, жәмәгать эшлеклесе... Шул ук вакытта менә дигән керәшен дә Григории Васильевич Родионов—минем университет сабакташым. Шуна күрә анын турында мин күп белергә тиеш. Биш ел буе бер тулай торакта яшәдек, бер үк суны эчтек, стипендия алган атналарда күрше тулай торак ашханәсендә тукланып йөрдек, ә күбрәк гомуми кухняда үзебез пешереп ашый идек. Азык-төлек әйберләре арзан иде ул чакта, ипи-чәйгә генә калган вакытларда бер тәңкәгә бер атна яшәп була иде. Гриша итне пешәр-пешмәс, ягъни чиле-пешле килеш ашарга ярата. —Алай файдалырак, витаминнары яхшы саклана,—дия торган иде. Ул Рөстәм Мингалимов белән бер бүлмәдә яшәде. Алар аерылмас дуслар иделәр һәм шулай булып калдылар да. Аларны язучы Шамил Бикчурин шагыйрь Әнвәр Давыдов кулына тапшырган. Ә Әнвәр абый исә. көн аралаш диярлек, тулай торактагы ике дус яши торган бүлмәгә килеп, аларнын хәләхвәлләрен белеп китә иде. Гриша белән Рөстәмнең тулай торакта кер үтүкләү бүлмәсе янында нәкъ ике кеше кереп утырышлы үз ижат "лаборатория”ләре бар иде. Өченче кеше аңа утырып та. басып та— берничек тә сыя алмый. Бүлмәдәге ыгы-зыгыдан качып, шунда кереп бикләнәләр дә, тәмәке пыскыта-пыскыта көне-төне шигырь язалар, имтиханнарга әзерләнәләр.. Мин аларнын икесе белән дә дустанә мөнәсәбәттә булдым. Хәтта Гриша белән икебез бер үк төрле авыру белән жәфаланып та йөрдек әле. Бер михнәтнең бер рәхәте, дигәндәй, ел саен бер ай буена ашату-эчертүне дәүләт үз өстенә ала иде. Бу яман чирдән мине язучы Гадел Кутуйнын сеңлесе, танылган журналист һәм язучы Диас Вәлиевнсн әнисе, Татарстан һәм Россиянен атказанган табибәсе, Ленин ордены кавалеры, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы, фтизиатр Зәйнәл Мөхәммәт кызы Кутуева жолып калды. Бу урында Зәйнәл апаның дөньякүләм танылу тапкан "Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге топ героиня Галиянең прототибы булуын да әйтеп үтү урынлы булыр Бу асыл затның якты истәлеге безнең хәтерләрдә мәңге саклана.Безгә тормыш бүләк иткән өчен мен-мең рәхмәт ана! Григорий Родионов исә дәвалануын университетны тәмамлаганнан сон хастаханәдә дәвам итте. Монда үлем белән якалашып ятканда ул әнисе Фекла Григорьевна һәм әтисе Василий Семенович Родионовларга багышланган “Көннәр язга авышкач" дигән повестен тәмамлады Бу әсәрендә анын башка берни белән дә чагыштырып булмый торган туган ягына, аны дөньяга китергән, күп кыенлыклар аша тормыш кичкән әти-әнисенә, якын туганнарына, авылдашларына, дус-ишләренә, таныш-белешләренә, романтик хисләр белән сугарылган яшьлегендәге беренче мәхәббәтенә, аны дәвалаучы табибларга дустанә, эчкерсез мөнәсәбәте чагыла. Сагыш, үлем кебек авыр кичерешле төшенчәләр турында язганда да Григорий Родионов жор теллелегеннән читкә китми Ул шунын белән күңелгә әллә нинди авырлык китерердәй вакыйгаларны да жинел укылышлы итеп бирә. "Көннәр язга авышкач" повесте— үэенсн тукымасы ягыннан алганда документаль әсәр. Андагы һәрбер персонажга тормыштагы исемнәрен куеп чыгарга мөмкин һәркайсынын характеры шулкадәр оста итеп бирелгән ки. чын исемнәрен куй да укы гына! Язучы үзенен тумыштан бирелгән шаянлыгын, жорлыгын кушып, документаль җирлектә чын нәфис әсәр тудыруга ирешкән. Григорий Родионов—Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхим—1941 елнын 15 июлендә Татарстан Республикасының Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка (Аналык) авылында колхозчы гаиләсендә тутан Туган ягы турында сүз чыккач ул: — Районның Шөгер булган чакларын сагынып яшибез,—ди. —Шөгер. дигәч, ничектер анын табигате күз алдына килә, анын турындагы җырлары искә төшә Шуна күрә районның элекке исемен кире кайтаруны көтеп йөргән якташларым бик күп Григорий Васильевич мина үзенен туган авылы турында сөйли Ә мин ул сөйләгәннәрне үземнең Зичәбашым белән чагыштырып барам Гүя ул минем авылда туган да. минем күршедә торган. Авыл шулкадәр матур' Кемнен туган авылы матур түгел инде Тауның буеннан-буена көмеш сулы чишмәләр челтерәп агып тора Әнә. авылдашым Ксенофонтии агай Антонов махсус санап чыккан Чакырым ярымга сузылган авылга 43 чишмә туры килә. Утыз биш метр саен бер чишмә' Авылнын уртасыннан су ага. Аналык инеше. Безнекен дә Зичә елгасы ярып уза. Тау. Тау битеннән урман башлана. Мондый чакта бер әйбернең икенчесенә охшашлыгын керәшеннәрдә “суйган да каплаган ', диләр. Монда да шул' Әле повестьны укыгач искә төште—кызыл балчыклы тау битендә сикергаләп йөри торган кызыл канатлы чикерткәләренә кадәр шул ук бит' —Безнең яшьлек табигать белән бик нык бәйләнгән.—дип сөйли Григорий Васильевич. —Су буенда балык тотулар, урманда кышка җитәрлек гөмбә, җиләк, чикләвек җыюлар дисеңме Урман кисүләр, печән чабуларны әйткән дә юк инде Ул вакытларда көндез бернәрсә дә эшләп булмый иде. Төшке якта әзерләгән печән яки утыныңны ат белән төнлә генә алып кайта аласын Ә көндезләрен—колхоз эше. Бәйрәмгә барган кебек йөри халык колхоз эшенә Озын арбаларга төялеп эшкә барганда да. аннан кайтканда да моңлы керәшен җырлары яңгырый Авылдан тугыз чакырым ераклыктагы Колмаксар басуына Кунагенә эшкә китүләр үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала. Алар арасында үзенен шаян шигырьләре белән авылдашлары арасында танылып өлгергән Григорий Родионов та була. Ул вакытта урга мәктәпне тәмамлаучылар үз теләкләре белән беркая да чыгып китә алмыйлар иде Ил башлыгы Никита Хрушсвнын чакыруы нигезендә һәр яшь кеше инсти тутка керер алдыннан нке-өч ел җитештерү сферасында эшләргә тиеш сыман куелган иде Гриша да башта колхозда, аннары авыл китапханәсендә ике ел эшләп ала. Бу эш анын холкына да килеп тора, чөнки яшьләр арасында оештыру эшен ана куш инде! Әле җиденчеләрдә укыганда ук үз очындагы яшьтәшләре арасында лидерлыкны үз кулына алып. 14 малайдан торган исемсез- ниссз генә яшерен оешма төзеп куя Мондый фикер ана Александр Фадеевның “Яшь гвардия" романын укып чыкканнан соң килә Бу оешма әгъзаларының һәркайсына үз араларындагы бер рәссам малай паспорт ясап тапшыра Монысы ук инде ул вакытта Россиядә урнашкан тәртипкә, хокуксыпыкка каршы чыгу буларак бәяләнергә тиеш була. Әгәр сизгән булсалар, әлбәттә Дөрес, бу оешманын эшчөнлеге тау башына менеп шигырь укудан, кичләрен җылы мунчада әкият сойләп утырудан. “паспорт“ларны фуфайка мамыгы арасына яшереп тегеп куюдан узмый Монда әле ул шигырь язуга, аны тау башындагы таш "трибуна” артыннан иптәшләренә кычкырып укуга да уен эш итеп кенә карый торган була Шуна күрә беренче шигырьләрен дә беркая да җибәрми Шулай да әдәбият укытучысы класс саен кулъязма журнал чыгара башлагач, беренче шигырьләрен шунда тәкъдим итә "Яшь каләм" дип аталучы бу журналларның бер нөсхәсе хәзер д» ате Григорий Родионовта ик кадерле ядкарь буларак саклана 1 1 . . » 161 Жыр-биюгә хирыс керәшен авылларында, гадәттә, үзешчән сәнгать түгәрәкләре көчле була. Аналыкта да көчле була ул. Халык телендә аның рәсми исеме бик сирәк кулланыла. Жырларда да гел шушы исеме янгырый Кышын-җәен спектакльләр әзерләп, күрше авылларга гастрольләргә чыгып китәләр. Шулай итеп, авыл клубына бәрхет пәрдә алып эләләр, баян сатып алалар. Концертларны, гадәттә, Гөргөри алып бара торган була. Гомумән, концертлар оештырунын төп өлеше анын өстенә төшә. Анын бик тә артист буласы килә. Анын бу хыялын күреп торган авылдашлары, классташлары, укытучылар да канат куеп тора. —Синнән менә дигән артист чыга, Казанга театр училищесына бар,—дип, аны мәктәпне тәмамлау белән үк шул елны гына яңадан эшли башлаган училищега озаталар. Ул вакытта театр училищесы Күчмә театр белән бергә Кремльнең Спас манарасында урнашып, анын директоры драматург Риза Ишморат була. Авыл малае, Казанга килеп, ял көне булганлыктан, директорны өенә барып таба. Иртәгәсен ана имтихан оештыралар. Шигырь сөйләтәләр, эпизод уйнатып карыйлар Барысы да яхшы бара кебек тоела Гөргөригә. Бер шарт куялар: — Барысы да килә. Тик чыжылдаучы тартык авазларын чыкмый, шуны ике көн эчендә төзәтәсең, син безнеке. Шатлыктан авыз колакка житә. Анысы гына “чепуха” дип уйлый ул. Казан урамыннан “с”, “ч", “ш” авазлары кергән сүзләрне кычкырып барганда аңа барысы да гажәпләнеп карап кала. Әмма бер урнашкан артикуляцияне тиз генә төзәтеп булмый икән шул. Хәзер дә ул бу дефектыннан котыла алмаган, анын юморга бай шигырьләре үз укуында “классно" янгырый. Шулай итеп, татар театр сәнгате характерлы рольләрне уйный алырлык менә дигән бер артистын югалткан, дигән фикер туа. Анын артист булу хыялы университетка укырга кергәч тә сүнмәде бугай. Мин университетнын татар театр студиясендә анын белән өчме-дүртме спектакльдә бергә уйнавыбызны хәтерлим Безнең режиссерларыбыз төрле елларда Татарстанның халык артисты Ибраһим Гафуров, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Гали Хөсәенов, Татарстанның халык. Россиянең атказанган артисткасы Гәүһәр Камалова булдылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты режиссер Равил Тумашев та, безнең уенны карап, үзенең киңәшләрен бирә торган иде. Артист була алмагач, Гөргөри, биштәрен асып, янадан туган авылына кайтып китә дә китапханәдә ялгыз калган вакытларында шигырь язу хәстәренә керешә. Бер дәфтәр шигырьләрен районнын “Ильич васыятьләре” газетасына юллый. Шуннан сайлап алып, анын “Язгы жыр" дигән бер шигырен бастырып чыгаралар Бу 1960 ел була. —Ул газета килгән көн минем өчен искиткеч шатлыклы булды,—дип искә төшерә хәзер Григорий Васильевич —Авыл буйлап күтәреп йөрдем. Әллә ниләр булган кебек иңде менә! Әгәр дә миннән, бәхет нәрсә ул, дип сорасалар, шушы мизгел белән үземне олы бәхет кичергән кеше дип саныйм. Шуннан соң мин тиз арада тагын бер дәфтәр тутырып җибәрдем Бер мәлне редакциядән мина чакыру килеп төште Бардым. Шамил абый Бикчурин утыра тегендә. Тетмәмне тетеп ташламасыннармы болар! Бер шигыремне дә алмадылар. Ашыккансың, егет, дип кайтарып җибәрделәр Шигырь язунын никадәр җитди эш икәнлеген шунда төшендерделәр. . Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге беренче чыныгуны район газетасының әдәби ижат берләшмәсендә алган Григорий Родионовка чын-чынлап язучылык эшенә керешергә кин юл ача. Андагы мохит шуны таләп итә. Университет студентлары янына татар әдәбиятының аксакаллары килеп йөри, лекцияләрне танылган әдәбият һәм тел галимнәре Хатыйп Госман, Нил Юзеев, Ибраһим Нуруллин, Зәет Мәжитов. Мостафа Ногман, Диләрә Тумашева, Вахит Хаков, Альберт Фәтхи һ б укый Хәзер боларнын һәркайсы легендар шәхесләр бит. Өйрәтәләр дә, таләп тә итә беләләр. Биредә укыган елларда Григорий Ролионовнын чын ижат җимешләре Гәрәй Рәхим имзасы астында вакытлы матбугатта еш күренә башлый Студент елларында ул университет каршындагы әдәби-ижат түгәрәге эшендә ин актив катнашучыларның берсе була. Сонрак бу түгәрәкнен җитәкчесе итеп тә сайлана. Анын "Вәгьдә" дигән беренче шигырьләр җыентыгы университетны тәмамлаган елны басылып чыга. Аннан сон озакламый “Чәчәк сатучы малай" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. 1968 елда аны СССР Язучылар союзы әгъзалыгына кабул итәләр “Татарстан яшьләре" газетасында эшләү еллары ана яна ижат баскычлары буйлап өскә күтәрелергә ярдәм итә. Анда килүгә үк ул яшь язучылар, артистлар, композиторлар, рәссамнарны үз тирәсенә туплаган "Лира" клубы ачып җибәрә Ул вакытта яшь талантларның иҗатларын чагылдыручы бер генә басма да булмый Ә бу—айга бер мәртәбә даими чыгып килүче кушбит—тиз арада ижадн яшьләрне үз тирәсенә туплый. Григорий Родионов бераздан яна вазифада. Аны Татарстан китап нәшриятына яшьләр-балалар редакциясенә мөхәррир итеп чакырып алалар Анда эшләгән дәвердә ул татар язучыларынын җитмешкә якын китабын редакцияләп чыгара. Үзе дә, эштән сон вакыт табып, яна әсәрләр өстендә эшли, китаплар бастыра Аннары инде язучылар белән эшләүдә шактый тәҗрибә туплаган, берничә китап авторы Гәрәй Рәхимне Татарстан Язучылар союзына әдәби консультант итеп чакырып алалар. Монда килгәндә инде ул "Омтылыш". “Хәтер". “Мин урамда йөрим". “Шатлык елы" дигән төрле жанрдагы әсәрләрен туплаган китапларын чыгарып өлгергән, әдәбият мәйданына атлыгучы яшьләргә үзенең төпле киңәшләрен бирә, юл күрсәтә алырдай җитлеккән язучы була. 1978-1979 елларда ул “Казан утлары" журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире булып эшләп ала. Монда да ана татар әдәбияты классиклары булып киткән күп кенә язучыларның әсәрләрен редакцияләргә туры килә. Биредә шулай ук күп эш башкарылган, әмма шуларнын берсе анын хәтеренә нык уелып калган. —Соңгы мәртәбә миңа Нурихан Фәттахнын “Узган елларга карап" (бу китапның беренче исеме) дигән повестен редакцияләргә туры килде,—дип искә ала ул. —Ул анда сугыш елларында авылдагы авыр тормышны бик дөрес итеп тасвирлаган иде Әсәр шулкадәр кыю язылган, тирән фикерле, тәнкыйтьле повесть иде Шул әсәрне обком карап чыгып, бастыртмады. Ул аннары язучының бер җыентыгында “Артта калган еллар" исеме белән дөнья күрде Менә шундый вакытлар да бар иле Шуннан сон Гәрәй Рәхимнең сукмагы Мәскәү ягына таба каера Ул ике ел СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый, монда драматургия секциясендә шөгыльләнүне кирәк дип саный Бу вакытта секция җитәкчесе дөнья күләмендә танылган рус драматургы Виктор Розов була. —Турыдан-туры Виктор Сергеевич кул астында шөгыльләнү ул минем остемә бәхет тавы ишелеп төшкәндәй булды инде.— ди язучы үзе бу турыда. —Ул бик тәмләп сөйли, белемне чын-чынлап арттыра белә торган чын укытучы иде Талант беркайда да югалмый. Курсларда укып йөргәндә үк ана тагын бер бәхет елмая Аны Россия Язучылар союзы идарәсе рәисе Сергей Михалков үз янына чакыртып ала да эш тәкъдим итә. Менә шуннан—1980 елдан башлап—җиде ел буена. Мәскәү язучылары белән иңгә-иң торып. Россия Язучылар союзы идарәсенең Татарстан. Башкортстан һәм Чувашсган республикалары буенча өлкән консультанты һәм союз каршындагы тәрҗемә советының җаваплы секретаре булып эшли Эшләгәнгә эш язган, дигәндәй, аны шунда ук Язучылар берлеге аппаратының профком рәисе итеп тә сайлап куялар Бу инде сина язучылар кухнясында кайнашу гына түгел, ә аларнын һәркайсынын тормыш-көнкүреше, борчу-шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре эчендә кайнау да була. Кемгә квартира, кемгә ижат иоргына юллама, тагын әллә нәмәрсәләр кирәк' Бу эш эченә кереп чумсан, сиңа ышанып тапшырылган өч тугандаш республикаң бер читтә калырга да мөмкин Анын яна эшендә беренче киңәшчеләре Сергей Михалков. Николай Доризо. Анатолий Алексин була. Бу чорда өч республиканың дистәләрчә язучылары үзләренең китапларын Мәскәү нәшриятларында чыгарып калалар Григорий Родионов Россия Язучылар союзында эшләгән вакытта тагар әдәбиятын дөньяга таныту буенча да күп шөгыльләнә. Бу елларда Кат Галинең тууына 800 еллык юбилейны халыкара ЮНЕСКО календарена керттерүдә ул куйган хезмәт тә аз булмый Парижга ЮНЕСКО штабына җибәрелгән бөтен материаллар да аның җылы кулы, кайнар йөрәге аша уза. Габдулла Тукайның 100 еллык юбилее да ЮНЕСКО календарена шул рәвешле кертелә. Ул вакытта әле суверенитет дигән нәрсә юк бит Шуна күрә татар әдәбиятын халыкара аренага чыгару коточкыч мәшәкатьле эш була? Ә Кол Галинен 800 еллыгын 14 илдә зурлап билгеләп үтәләр Монысы—реаль чынбарлык. Татар әдәбияты тарихында беренче мәртәбә Мәскәүдәге Лужники стадионының зур залында татар әдәбиятына багышланган шигырь кичәсе үткәрелә Ул да татар сүзенә сусаган мәскәүлеләр белән тулы була. Ул башкаланын мактанычы булган Колонналы залда татар әдәбиятының йөзек кашлары Кол Гали, Габдулла Тукай. Галимжан Ибраһимов. Акмулла юбилейларын Бөтенсоюз югарылыгында үткәрүгә ирешә. Сиксәненче еллар азакларындагы илдә барган үзгәртеп корулар язучылар оешмаларын да читләтеп үтми. Күп кенә республикаларда язучылар оешмалары таркала башлый Мондый шартларда Григорий Родионов үзенен укучысына якынрак булу теләге белән янадан Казанга әйләнеп кайта. Ул вакытта Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе Туфан Миңнуллин аны үзенең ун кулы—рәис урынбасары итеп кабул итә Мөстәкыйльлек даулап йөргән еллар була бу. һәр вакыйганың уртасында булырга ярата торган Григорий Васильевич, язучылар идарәсендәге эшен ташлап, яна гына оешып килә торган "Шәһри Казан” газетасында эшли башлый. Газетаның беренче саны чыгар алдыннан Борис Ельцин да Казанда йөри Григорий Родионов анын белән очрашып, аңардан яна газетаны котлау сүзләре яздырып ала. Шундый ук котлауны Минтимер Шәймиевтән дә яздыра. Ул котлаулар икенче көнне үк беренче саннын беренче битендә басылып та чыга —“Шәһри Казан”да эшләгән елларымны бик яратам.—дип искә ала ул хәзер. — Нәкъ шул вакытта килеп чыкты бит инде милли мәсьәләләр турында авыз тутырып сөйләүләр . 1992 ел. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында республика керәшеннәре үзешчәннәренең концерты бара Керәшеннең дә борынына мөстәкыйльлек исе керә башлаган чак бу. Шушы кадәр керәшенне бөтен республикадан бер залга тагын кайчан җыясың әле?! Концерттан сон тиз генә конференция үткәреп алырга булалар. Григорий Родионов сәхнә артында туган бу фикерне халыкка җиткерә: —Без сәясәт белән шөгыльләнергә теләмибез,—ди ул. —Әмма безгә үзебезнең гореф-гадәтләрне, культураны, җырларыбызны, телебездәге үзенчәлекләрне саклап калу, гомумән сәнгатебезне күтәрү өчен культура-агарту оешмасы төзергә кирәк. Зал гөрләтеп кул чаба. Өч кешедән—Григорий Родионов. Галина Казанцева, Аркадий Фокин—оештыру комитеты төзелә. Республика керәшен оешмасы үз эшен әнә шулай башлап җибәрә. Аннары Чаллы яклары активлашып, күтәрелеп китә. —Григорий Васильевич, сезнең иҗатыгызда керәшен темасы нинди урын алып тора? —Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә минем үкенечләрем зур. Яшь вакытта мин керәшен темасына игътибар итә алмадым. Ни өчен икәнлеге билгеле, ул вакытта бу темага язсаң да бастырмыйлар иде. Ул вакытта язган булсам, хәзер файдасы тигән булыр иде. Ләкин эш шунда ки, ул чордагы тәрбиям белән керәшен темасы минем каныма, желегемә үтмәгән иде әле. Аны язу өчен ин башта керәшен патриоты булырга кирәк бит. Бу әйбер мина соңрак—керәшен оешмалары төзеп йөргән вакытларда гына килде Минем бөтен әйләнә-тирәм гел татарлардан гына тора иде Араларында керәшеннәр юк диярлек. Мәктәптә дә, гүя ул керәшен авылында булса да, керәшен темасы юк иде. Бу теманын тәме мина үзем өлгереп җитмичә кермәде. Шулай ла сонгы вакытларда керәшеннәр турында аерым хикәяләрдән торган “Жәгүр дәдәй дәмәкләре” дигән повестем чыкты. Бу әсәр бары тик чынбарлыктан тора һәм анда шушы чынбарлыкка карата минем мөнәсәбәтем һәм бәям чагыла. Минем әнинен Жәгүр исемле абыйсы бар 1911 елгы Әле дә исән-сау Сугыш кичкән Төрмәдә дә утырып алган. Бик оста тегүче, умартачы, балта остасы Бөтен эшне коеп куя. Үзе шулкадәр шаян, оста җырчы Анын хатыны Үли жинги дә туксан яшькә якынлашып килә. Мин аларга кайткалап йөрим —Барлык әсәрләрен дә шулай чынбарлыктан алынганмы0 —Шагыйрь буларак, язган әйберләремнең барысы да чынбарлыктан алынган Ләкин аларны, әлбәттә, романтик биеклеккә менгереп язарга тырыштым. Өч повестем чыкты Алар да, нигездә, чынбарлык. Берсе әниемә, анын фаҗигале үлеменә, икенчесе минем яшьлек мәхәббәтемә багышланган Әлбәттә, әдәби әсәр гел чынбарлыктан гына тормый инде ул. Шулай да төп геройларнын күнеле һәм барлыгы чынбарлыкка туры килә. —Синен малайларыннын беренчесенең исеме Дауыт. икенчесенеке—Кубрат Аларга исем кушканда нәрсәдән чыгып эш итген9 —Беренчесенә исемне озак эзләдем. Ә менә икенчесенә тиз табылды. Монысы да язучылык эше белән бәйле. Мин бит "Борынгы Болгарны сагыну" дигән киносценарий яздым. Анда гөп геройларнын берсе—борынгы Болгар ханы Кубрат Икенче улым шушы сценарий буенча беренче татар киносы төшереп йөргән вакытка туры килде Кинорежиссер Булат Мансуров шунда ук әлеге исемне кушарга тәкъдим итте Кубрат дип кушу, бер яктан, тарихны эченә алса, икенче яктан, ул минем әдәби героем, өченче яктан, христиан динен кабул иткән хан Әмма, шулай да, византиялеләргә мөрәҗәгатендә, мона кадәр халкым нинди дин тоткан булса, шул диндә калсын, ди. Ул вакытта мәҗүсилек дине була. Хан болгарларны башка дингә күчерү белән шөгыльләнми. —Киносценарий язу уе ничек туды? Беренче татар киносынын язмышы ничегрәк? —Әлбәттә, киносценарий языйм әле, дип утырып кына язып булмый Анын нигезе һәм киләчәге булырга тиеш. Беренче Бөтендөнья татар конгрессында тагар халкының кино сәнгатен тудыру турында сүз булган иде бит Режиссер итеп Мәскәүдән Булат Мансуровны чакырдылар Ә сценарий юк Ул вакытта инде Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында минем сиснарии буенча “Каһәрләнгән мәхәббәт" операсы куелган иде Аннан сон шулай ук опера өчен борынгы Болгар темасына сценарием бар иде. Шулай итеп, мин Булат Мансуров белән очрашып, беренче татар фильмы өчен сценарийны икәү язарга булдык. Фильм тулысынча тасмага төшереп бетерелгән килеш "Мосфильм” студиясендә шушы көнгә кадәр монтажлап бетерүне көтеп ята Вакытында акча булмыйча, сузылды да сузылды. Ләкин кино бар һәм ул экраннарга чыгачак. Ул һәр кайсы икешәр серияле “Атилла". "Кубрат" һәм "Идел буе болгарлары" дигән мөстәкыйль фильмнан тора. —“Каһәрләнгән мәхәббәт" операсы турында берничә сүз әйтмәсәк. әңгәмәбез китек калыр кебек. Бу әсәр сина һәм тагын дүрт артистка мактаулы исемнәр китерде бит. —Бу теманы мина композитор Бату Мулюков тәкъдим игкән иде Бераз уйланып йөрдем дә риза булдым Авыр тема иде бу. чөнки Мәҗит Гафури үзенең "Кара Йозләр“сндә вульгар социологизм чорынлагыча муллаларны бик нык мыскыл иткән бит Аннан сон авылны бик ярлы итеп күрсәткән Мине бер идея биләп аллы Боларын йомшартып та була Мин лклернын көчен күрсәтүне максат итеп куйдым Анда халык сарык шикелле лидерга иярә Шулай итеп, нинди матур башланган мәхәббәтне юкка чыгаралар, фаҗига ясыйлар Аннары үзләре үк. шушы фаҗигадән соң Заһир артыннан ияреп, муллаларны каһәрлиләр, кызны кызганалар Опера артистлары бу әсәрне Мәскәүдә Кремльнен съездлар сараенда да уйнадылар Ә анда кадәр барып җитү бик җиңел түгел -Шагыйрь һәм язучы буларак заяга үткән вакытларын булды дип саныйсынмы * —Хәзер инде артка борылып карап, кайбер әйберләрне барлап карасаң да ярый Мин үзем гомерем буе эшләдем дә эшләдем Мин бит авыздан чыккан кеше. Әгәр бөкеремне чыгарып эшләмәсәм. мина читтән бер тиен акча да керми Ләкин яшь вакытта ижатга заяга узган вакытлар күп булды, дип саныйм. Ә хәзер инде, рәсми органнын бер чиновнигы буларак, иҗатка бөтенләй вакыт калмый Ләкин мин моны заяга узган вакыт дип әйтә алмыйм Менә унике ел инде Тагарстан Дәүләт Советында өлкән референт булып эшлим Ике яшь балам хакына эшлим Элеккерәк елларда бер китап бастырып чыгарсаң, анын гонорар акчасына гаилә белән бер ел яшәп була иде. Хәзер китап чыгара башласаң да үзең түләп бастырырга кирәк. Мина, бәлки, ул газеталарда, журналларда эшләп йөрергә дә кирәк булмагандыр. Ул чагында ижат жимешләре күбрәк булыр иде. —Киләчәкне ничегрәк күз алдына китерәсең? Без кая таба барабыз? —Иң беренче илдән башлыйк. Моннан ун еллар элек киләчәк начараюданначараюга таба бара дип. бөтенләй кәефем төшкән иде. Дөрес, ул хәзер дә яхшыга таба бармый. Шул ук вакытта артка таба тәгәрәү дә акрынайды. Хәзер аз гына тотрыклылык бар шикелле. Авыр яшәүчеләр күп, әлбәттә. Илнен киләчәге алай ук начар булмастыр дип уйлыйм. Балаларымның киләчәге эш белән бәйле булыр инде. Мин аларнын икесен дә татар мәктәпләрендә укытам. Татар милләтенең киләчәге турында шулай кайгыртам. Үземнең киләчәк турында әйткәндә, матур картлык килсен дип телим. Балаларым бераз үсә төшкәч, пенсиягә чыгып, гел язучылык эшенә генә чумарга исәплим. Аллаһы Тәгаләнең зиһен бирүен телим. Григорий Родионов—утыздан артык китап авторы. Чыннан да, алар күбрәк тә була алыр иде. Ул унбиш ел гомерен ике томлык “Татар поэзиясе антологиясе”н төзүгә багышлый. Әдип Алмыш хан чорындагы көмеш акчага сугылган икеюллыктан алып (930 нчы ел) 1992 елга кадәрле вакыт аралыгындагы барлык шагыйрьләрне барлап, алар иҗатындагы иң яхшы үрнәкләрне татар укучысына тәкъдим итә. Моңа кадәр әле аның кулы аша “Татар балалар поэзиясе антологиясе" үткән була. Григорий Родионов—Гәрәй Рәхим—кырык елга якын татар әдәбияты байрагын югары тоткан хәлдә төпкә җигелеп тартып барды. Әдәби тәнкыйть аның ижатын һәрвакыт уңай бәяләде. Татарстанның халык шагыйрьләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Калмыкстаннын халык шагыйре Давыт Көгелтинов, Башкортстаннын халык шагыйре Равил Бикбаев, Ленин премиясе лауреаты, рус шагыйре Егор Исаев һәм башкалар анын иҗатына югары бәя биреп, аны зур хәрефтән Шагыйрь дип атадылар. Авторлар игътибарына Редакциягә кулъязма җибәргәндә түбәндәге мәгълүматлар булу мәҗбүри: 1. Фамилиягез, исемегез, әтиегезнең исеме 2. Яшәү урыныгыз 3. Туган ел, ай, көнегез 4. Паспорт мәгълүматларыгыз 5. Дәүләт пенсия страховкасының страховка таныклыгы номеры 6. ИНН номеры 8. Вертикаль портрет рәвешендәге яхшы сыйфатлы фоторәсемегез. 7. Телефоныгыз (шәһәр кодын да күрсәтеп)