Логотип Казан Утлары
Очерк

АК САГЫШ ИЯСЕ

Татарстанның атказанган врачы һәм атказанган сәнгать этлекчесе. "Мәхәббәт сагышы "Зөбәйдә—адәм баласы 'Әни килде" кебек мәшһүр әсәрләр авторы, язучы-драматург Шәриф Хөсәеновның якты истәлегенә багышлана

НАЗЛЫ, ЧӘНЕЧКЕЛЕ, КӨЙСЕЗ ГӨЛ КЕБЕК...

Ул көнне кар яуды да яуды. Күбәләкләр кебек оча-оча. бөтерелә-бөтерелә. тын гына яуды. Ак хризантема таҗларыдай—ап-ак карлар... Илаһи Табигатьнең үз баласына, аклык яраткан бөек баласына, әйтерсең лә. ак бүләге иде бу. Ул көнне без—Наза ханым Сафина. Суфия ханым Мифтахова һәм мин—кар белән капланган Анын бакый йортын ал. кызыл чәчәкләр белән бизәдек. Бу—1999 ның 26 ноябре—Анын туган көне иде. Тәүге мәртәбә Аның чәнечкеле теленә эләккән теге көнне дә кар яуган иде. Җитмеш җиденче ел ноябренең сонгы көннәренең берсе иде анысы да. Машинабыз тәгәрмәчләре еш кына бер урында әйләнеп, бер дустыбызның өй туе мәҗлесенә без соңга калыбрак килдек. ■'Менә... сезне көттереп.—диде Шәриф әфәнде Хөсәенов. өстәл яныннан кыймылдамый гына,—ач утырталар әле монда. Инде китәргә җыенган идем..." Мөлаем хуҗабикәнен иремә: "Тәлгать Гомәрович", дип эндәшүе дә ошамады үзенә "Мәҗлестә түрәләр булмый!"—дип аны да кызартты. Мәжлес барышында да безне "эзәрлекләвеннән" туктамады ул. Яшькелт күзләрендә шайтани очкыннар биетә-биетә. әле миңа, әле Тәлгатемә ишарәләп: 'Шушымыни инде ирең—опера-балет яратмаучы, шуңа күрә, понимаете ли. хатынын театрга ялгыз йөртүче ир".—диде. Җавапны да шул рухта бирергә тырыштым. "Әйе.—дидем,—Хәбирем шушы инде минем!” Күрәм: Шәриф әфәндегә әлләни булды, ул сүзсез калды. Егерме еллар элек язылган "Мәхәббәт сагышы" героеның исеменә хәтле хәтерләвем тәэсир иттеме, әллә шул бер исем белән үзенә бик кадерле хатирәләрне исенә төшердемме—анын карашы җылынды. Һәм бу мәлдә Пушкин. Есенин сүзләреннән туган романсларны җырлаучы иремне дә гаҗәеп бер соклану белән тынлый башлады... Шамил Усманов урамының без бер башында, ул икенче. "Восстание" белән тоташкан башында яшәгәнгәме—без еш кына очраша һәм. күптәнге танышлар 106 кебек, исәнләшеп йөри башладык. (Безне хәтта фатирына да дәшеп, йөздән артык төрдәге кактусларына да сокландырды әле ул.) Матбугат йортына килгәндә дә “Азат хатын” редакциясенә керергә, сәлам биреп чыгарга онытмый иде Опера һәм балет театрында да без еш күрешәбез. Опера тыңларга, балет карарга, гадәттә, ул ялгыз йөри Симфоник концерт тынларга исә кара чәчле, сөйкемле бер ханым белән килә. Тәлгатем килгәндә, гадәтенчә, “О-о! Завод директоры килгән икән бит әле”,—дип, яктырып бер ирония ташлый (“Ничек вакыт таптын". янәсе.) һәм менә... минем күгемне болыт каплады Газиз ирем, кадерле Тәлгатем дөнья куйды. Жанымны кая куярга белмәгән әнә шул көннәрнең берсендә, өемдә телефон шалтырады —Нәрсә, Юсупова,—диде гажәеп бер тавыш,—әллә акырып елап утырасынмы— театрда күренмисен. Бүген операга ике урынлы билетым бар Ә минем Суфиянен әнисе авырый Барырга теләген булса, җыен тизрәк. Юкса үземнен поликлиникадан барырга атлыгып торучы бер ханымны чакырам Бу—Шәриф Хөсәенов тавышы иде Апам белән улым, төрткәли-төрткәли диярлек, мине театрга озаттылар Ул, шул рәвешле, берни дә сорашмый, юатмый гына—кайгымны уртаклашты Әкренләп мин дә күземне ача, жиһанны күрә алырлык халәткә керә башладым Авыру иремне карау өчен китеп торган эшемә янәдән кайттым Музыка, театр дөньясына ла аяк бастым Суфия ханым килә алмаган көннәрдә, Шәриф театрга, һаман-һаман, мине чакырды. Мондый бәхет бигрәк тә Шаляпин, йә Нуриев фестивальләре көннәрендә эләксә, мин сөенеп туя алмый идем Ә бермәлне, туксан алтынын азагы булса кирәк, ул мине симфоник концерт тынларга дәште. “Синең әле Зур концерт залын да күргәнен юктыр, барасынмы1 ’"— диде Анда булырга, әлеге сәнгать сарае белән танышырга өлгергән идем инде мин Бу турыда ана әйтеп тормадым, мине сөендерә алуыннан үзенен дә балалар кебек сөенүен күз алдыма китердем дә концертка киттем Бу юлы ул, чынлап та, балалар кебек самими иде. Йөгсрә-атлый каршыма килде, яна туннан икәнемне күргәч “Минем дә затлы туным бар. авыр булганга кимәдем”,—диде. Концертны да илаһи бер илһамлану белән тынлады Беренче скрипканың виолончель белән “әңгәмәсеннән”, мина калса, “күкләрдә очты”, "дәрьялар колачлады”, “кара урманнар кичте”. Кайтырга чыктык Кузгалырга торган троллейбусны күргәч, мин йөгерә башладым Ул да мина кушылды, әмма без өлгермәдек — Борчылма,—диде Шәриф әфәнде,—икенчесе килер. Көн матур бит—ник ашыгасын? Мин ана Тэтчер исемле көчегем барлыгын, анын урамга чыгар вакыты җитүен әйттем. Һәм. шул мәлдә—йә Хода!—мин аның кояштай балкуын күрдем —Чынлапмы?—диде ул, ихластан сөенеп —Минем дә бит песием бар Мине эшкә киткәндә озата, кайтуымны көтеп ала... Тамагыма төер утырды Редакциядә телефон шалтырады. Берәү, исәнләшеп тә тормыйча, әрләргә тотынды. —Сез—журналистлар—нәрсә анда, һәр үлгән кеше өчен һәйкат даулап, гәзитжурналларны чуарлап утырасыз. Булганнарынын кадерен белергә өйрәнегез башта Аларны кош тизәкләреннән чистартып, сирәк-мирәк булса да чәчәк салырга да онытмагыз... Бу—Ул иде. —Менә шушыларны кәгазьгә төшереп килсән иде. Шәриф әфәнде,—дидем мин —Басачаксызмы'’ Чынмы’ Язма басылгач ("Чәчәкләр китерик һәйкәлләргә!", “Заман ". № 41. 1997 ел), гонорар алырга чакыру өчен, мин анын номерын җыям Үзем исә "кирәк иде — сезнен тиеннәрегез" кебек сүзләр ишетүдән шикләнәм. Юк. Шәриф Хөсәенов мин шикләнгән сүзләрне әйтмәде—шул ук көнне килеп тә җитте Ә бер-нке сәгатьтән янә анын бик тә канәгать тавышын ишеттем. — Гонорар акчасына,—диде ул,—Тукай, Пушкин, Жәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдым. Аларга бит инде берни дә кирәкми, без—исәннәрнең фәкать онытмавы гына... Ә ул үзе онытмый иде. Һәйкәлләрне дә, исәннәрне дә. Отпуск ялларын да аларга багышлый: Мәскәү-Петербург музей-театрларын да айкап кайта иде. Бер тапкыр ул безне дә (газетанымы, әллә язма геройларынмы?) мактагандай сөйләште Хәер, анын мактавы да үзенчә иде. (Ялагайлануны, масаюны "җене сөймәгәнгә"дер. мөгаен, ул. гомумән, мактап җылы сүз әйтүдән тыела иде) "Слушай,—диде ул,—мин синен София турындагы очеркыңны укыдым. (Сүз "Таһир- Зөһрә" газетасында чыккан, София Гобәйдуллинанын иҗат тормышына багышланган язма турында бара —Автор.) Анда Рудольф Нуриевне дә телгә алгансың икән. Туганнарга алып барып: “Татарның мәшһүрләре белән танышыгыз әле", дидем Гел урыс гәзите генә укып ятмасыннар—күрсеннәр! Белсеннәр!..” Менә шушы сөйләшүдән башлап, Шәриф әфәнде миңа иртә-кич шалтыратырга гадәтләнеп китте, һәм сәясәт, һәм сәнгать дөньясы турында сөйләшеп алуга, күрәсең, ул мохтаж иде. Чын дуслары күп түгел иде шул анын, күп түгел иде... Булганнары да., "югала" торды. Бер көзе хәтердә. Беренче кар төшеп, каз өмәләре узгач, ул базардан сигез каз алган иде. Нияте изге—һәр шимбә саен берәр каз кыздырып, берәр-берәр пар итеп кенә, дусларын чакыру һәм чакырды да. Тик... кайбер парлар, хуҗаның юморын күтәрә алмаудандыр инде, табынны ташлап киткән икән... Бу турыда Шәриф әфәнде айлар буе сөйләде. Газаплануын, үз-үзен битәрләвем яшерергә тырыша-тырыша сөйләде. Гүя, бу анын минем алда: "менә мин шундый шул инде”, дип аклануы иде. Бермәлне ул кулына зур байлык төшерде. Рудольф Нуриевнең иҗаты һәм тормышы бәян ителгән өч-дүрт китап ул. Чит илләрдә басылганның русчага тәрҗемәсе "Мин исән вакытта., татарның бөек улы турында белеп калыгыз" диядия, якын дусларын ул чиратка куйды. Үземә бирелгән унбиш көн эченә генә мин сыеша алмадым, китапларны тагын берничә көнгә калдыруын сорадым "Ярый,—диде,—тик бер шартым бар—анын турында очерк язарсын”. “Балет сәнгатен тирәнтен белмим—моны син, бары син генә булдыра аласың",—дип, мин үзенең язуын үтендем. Ул уйга калды һәм... ин кадерле серен ачты: “Исән булсам, мин анын турында китап язачакмын”. Һәм әзерләнә башлады. Мәскәүдән Нуриев иҗатын чагылдыручы фильмкассеталар җыеп кайтты (шул фильмнарны күрсәтеп, дусларын да куандырып алырга онытмады). Ана багышлап чыгарылган альбомнар туплады, СанктПетербургка-Рудольф белән бергә укыганнарга—хатлар юллады. Әмма, күп тә үтмәде, Нуриев исемендәге фестиваль көннәрендә, театрда, шикшөбһәләре белән дә бүлеште. —Слушай, Рәисә,—диде ул,—хәтта Нуриев кебек, татарны дөньяга танытучы даһилар да кирәк түгел бугай безнең халыкка. Балет сәнгате үзе дә—шул чутта... Син татардан залда кемнәрне күрәсең? Берничә бөртек интеллигентнымы?! Ә яһүд белән^әнә. зал тулган... —Йөрерләр, һичшиксез, йөрерләр. Менә китабын да чыксын әле,—дидем һәм кәефен күгәрмәкче булып, ошбу фестивальнең безнең шәһәрдә тууына да анын өлеше керүен исенә төшердем (Мин. чыннан да. опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтжановка, "Уфа, йә Петербург эләктергәнче", дия-дия, Шәриф әфәнденең идея бирүен ишеткән идем.) Ул бик тә авыр итеп сулап куйды, һәм, үзендә булган 16 фильм турында хәбәр итеп, Нуриев биегән шул балетларны халыкка күрсәтүне үтенеп, телевидениегә хат язуын сөйләде Хәтта кадр артыннан анлатып баруны да үз өстенә атачагын, бер тиен чьиым чыкмаячагын, гонорар атмаячагын да искәрткән икән хатында Тик, өч айлап вакыт узса да, бернинди дә жавап килмәгән үзенә. —Уйлап кына кара әле: батет Алласы—Маэстро—телевидениегә "үзе китеп керә" Бушлай, җитмәсә... Башка милләт булсамы ?!! Мин тетрәнеп киттем. Жан аһәне, чарасызлыктан гажиз калган әрнү, ачы әрнү иде бу — Рөстәм Яхиннын син сонгы көннәрен белмисендер инде,—диде ул бераздан — Җебеп төште, бичара. Укол сорап тенкәгә тиде. Хәзер аңлыйм мин аны Эчке дөньясына берәүне дә якын җибәрмәүче Шәриф Хөсәеновнын—мин ишеткән—беренче зары иде бу Шалтыратуларының берсендә ул. әле генә дусларыннан—Гөлнар һәм Марсель Сәлимжановлардан кайтуы, аларда бик күнелле кич үткәрүе турында хозурланып сөйләде дә, и-и, мин дә яшәдем инде, дип куйды —Син дә начар яшәмисен,—дидем —Фатирын тулы җиһаз. Үзенә җитәрлек абруй-дәрәжән бар —Карале, син минем “Мәхәббәт сагышьГндагы Хәбир кебегрәк әйтген бит әле,—диде ул.—Әсәрнең соңгы эпизодын хәтерләмисенме9 —Бөтен мал-мөлкәтен, зиннәтен, дан-шөһрәтен, хәтта талантын да шып-шыр өйнең ялангач сәкесендә утыручы Мәдинәгә дүрт куллап алыштыруны бәхет санаучы бәхетсез Хәбирнеме9 . Телефон трубкасы тын калды. Инде борчыла ук башлаган бер мәлдә, башта сулыш алу. ә бераздан сагышлы бер өн ишстәм — Шулай да Хәбир бик бәхетле булган. Кыярларга су сипкәндә Рауза янәшәсендә. —Мәдинә янәшәсендә , —дип төзәтә башлыйм һәм.. һәм тыелып калам. Хәбир—Шәриф түгелме соң. Ходаем?' Шәрифнең үзе! Үзе бит! Әйе, әйе, Мәхәббәтнең ачы шәрабен татымый торып, шушындый әсәр, шушындый образ—алтмышынчы елларнын яшь кызлары кумирына әверелгән Хәбир Сыртланов образын!—тудыра алыр иде микән адәм баласы!9 Очрашкан-сөйләшкән саен Шәриф әфәндегә мин соклана барам Ул мине сөендерергә ярата. Бу юлы да менә. “Сиңа бер сюрприз әзерләдем, кил әле",—дип шалтыратты Жавап бирергә ашыкмавымны аңлагач "Слушай. килмәсән. идәнемне себермим",—дип “янады" Кырык эшемне кырык якта калдырып, ишеген шакыдым Балалар кебек балкып-куанып, ул мине өстәл янына чакырды, авыздан сулар китерүче персик-грушаларга ымлады: җитеш, янәсе! Һәм. сынап бер карап алды да, буфетыннан шампан шәрабы чыгарды. —Әллә берәр бәйрәм инде бүген?! Гаҗәпләнүем күңеленә хуш килде —Бүгенме? Бүген—сюрпризлар көне!—диде. Анын бөтен барлыгы тантана итә иде. Кунак чакырган бит. кунак' Һәм мине сыйлый башлады Менә ул бик серле рәвештә кухняга юнатде Һәм һәм илаһи бер горур кыяфәттә, кыздырылган бербөтен каз күгәреп чыкты Каз янына затлы бокалларда сок куелды Бу дәрәҗәдәге тәмле казны беренче тапкыр ашавым иде “Кем кыздырышты9 Суфия ханыммы?”—дидем. “Үзем! Эшкә бармый әзерләдем " Аптыравымны күреп “Башта, егерме, ун ел элек, Аяз Гыйләҗевнен Нәкыясе кыздырыша иде Хәзер инде мин анын үзен дә өйрәтә алам. Э минем Суфиянең әнисе койкада бит. ул мин кыздырганны ашарга килергә бушаса да ярап тора”,—дип өстәде. Татар гадәте буенча—инде чәй килер, дип уйлыйм. Ә шул мәлдә өстәлне (мине чиксез куандырып!) морожный бизәде. —Сюрпризларын өчен рәхмәт. Шәриф! Матур бәйрәм бүләк иттең,—дидем. —Сюрпризның чыны—ике татар егете!—Һәм Шәриф әфәнде, ике кассета күрсәтеп, телевизорын кабызды —Икесендә дә "Дон Кихот” балеты,—диде ул.— Тик берсендә Ирек Мөхәммәтов бии, ә икенчесендә—Нуриев Бу шәхесләр иҗатындагы аерманы сина күрсәтү өчен—Мөхәммәтовны махсус яздырдым.. Билгеле, Шәриф әфәнде максатына иреште. Мин, чыннан да, аерма күрдем Һәм ничек кенә әле!.. Шәриф табынган Нуриевның тын алуын да сизмисен, аяк "шапылдавын" да ишетмисен икән. Әйтерсен лә. Нуриев үзе түгел, анын жаны бии: синен күңелеңне били, йөрәгеңне били, рухынны били... Шушы мизгелдә бик бәхетле Шәриф яна кассета куйды. Бу фильмда Нуриев үз биләмәсендә—шәхси утравында—"патшалык итә” иде. Тик ни-нәрсә бу?!.. Таш өстендә утыручы, бөтен дөнья табынган Маэстро— ник бик боек9 Дулкыннар өстеннән ерак-еракларга “очкан” карашы кайсы илләрдә йөри, ниләр эзли?.. Ходаем, бәхетсез ич ул, бик бәхетсез... Моны мин кычкырып ук әйткәнмендер, ахры, Шәриф әфәндене ишетәм: —И-и, Рәйсә, бу дөньяда—кем бәхетле инде?! Мин бәхетлеме? Синме?.. Мин өшеп киттем. Кодрәтле Табигатьнең илаһи язы кешеләр күнеленә дә шифалы орлык чәчә диюләре—дөрестер, мөгаен Әйе, әйе, шулайдыр. Язучылар союзы эшенә мона кадәр "битараф булган” язучы Шәриф Хөсәенов мине гаҗәпләндергән мондый үтенеч белән шалтыратыр идемени, югыйсә. —Карале, Рәйсә,—диде ул гадәти кичләрнең берсендә,—Язучылар съездына барасыңдыр бит инде. Ялгышмадыммы? —Ялгыштың... —Слушай, бар әле син анда, ниләр булуын миңа да сөйләрсең. —Ник үзен бармыйсын? —Андый җыелышларга йөрергә яратмыйм. Майлы калҗа өчен талашуларын, аннары, куштанлана-куштанлана, аны бүлешүләрен күзәтәсем килми. Холкыма ярамый. —Ә миңа—ярый, дип уйлыйсынмы? —Һәр сүзгә бәйләнмә әле, яме? Болай да тынгымны җуйган чагым... Соңыннан аңлатырмын... (Әйбәт яңалык иде бу. Димәк, ул язарга утырган; димәк, озакламый татар укучысы да балет сәнгатенең ин якты йолдызы Нуриев турында роман укыячак!) —Мин бит Союз члены түгел, Шәриф. Чакыру да алмадым. Ә чакырмаган җиргә йөрергә яратмыйм. —Ничек инде—син Союз члены түгел, слушай?! Ник кермисен? Һәр очеркың бәләкәй күләмле повесть, документаль повесть әле җитмәсә! һәр язмаңда—кеше язмышы, аның рухи дөньясы, җан авазы.. Хәер, син болай да язучы инде. Сиксәненче елларда ук язучы мөһере сугылган бер китабыңны укып, Кеше халәтен аңлый бу (!) дип, сөенгән идем. “Идел өстендә акчарлаклар” идеме әле ул китап? Аннары күпсанлы җыентыкларда... Мин аны бүлдердем. — Болай ук үсендермәсән дә була—холкына ятышмый Барыбер бара алмаячакмын—ашыгыч эшләрем бар; ачуланма, яме? —Кызганыч... Таланган Язучылар союзы “хәрабәләрен” торгыза алырдай кешеләр барлыгына инанасым килгән иде Фикер алышулар вакытында гына беленә бит андыйлар... —Моны белүдән ни файда?! —И-и, Рәйсә... Ярый ла безнен эшебез, һөнәребез бар. Пенсиядә генә яшәүче күпме кешеләрнең сөт алырлык та рәте юклыгын белсәң икән син?! Дарулар хакында әйтмим дә... Язучыларның хәле дә шундый ук бит... Әле минем “учакта”, оешма башына юньлерәк кешеләр килсә, андыйларнын тормышы әзрәк рәтләнмәсме дигән өмет пыскый —Язучылар өстеннән дә шефлык итәргә җыенмыйсындыр бит. табиб әфәнде " Ул җавапсыз калды. Урынсыз шуклыгымны анлап, мин дә телемне тешләдем... Кешенен изге хисләре, ихлас теләкләре, матур өметләре, самими гадәтләре белән шаярырга ярамауны белә идем бит. Ярабби' Жан ияләренә дә битараф булмаучы, авырулары янына да күчтәнәчләрсез бармаучы Шәриф атлы ошбу табиб турында чын риваятьләр йөргәнен дә ишеткәнем бар иде бит. югыйсә, бар иде Кеше кадере. Кешелеклелек кебек кыйммәтләребезне олылап. Кеше язмышы турында проза телендә Симфония ижат итүче әдиптән мин гафу үтендем . Июнь башы иде. Редакциягә килгән бер артист. Шәриф Хөсәсновнын юбилее уңаеннан1 . “Әни килде" спектакленә репетицияләр башлануын сөйләде Бу юлы да Марсель Сәлимжанов үзе алынган Җитмешенче елларда ук 500 мәртәбә куелып, дөньяны шаулаткан "Әни килде"не бүгенге тамашачы да күрәчәкме?! Йә Хода, инде Анын күнеленә дә кояш төшәр, шәт Артист ханымны озату белән, мин телефонга ябыштым —Котлыйм. Шәриф! Синен өчен бик шатмын.—дидем —"Әни килде"н янәдән сәхнәгә менә икән Тик тик Ана роленен Наилә Гәрәевага бирелүе генә күнелне борчый. Тамашачының олы мәхәббәтен яулаган мәрхүмә Галимә апа Ибраһимовадан сон бу рольдә башка берәүне күзаллавы, гомумән дә. бик кыен Кызлар рольләрен оста башкаручы буларак дан казанган Наилә ханымны—бигрәк тә... Ничек мона риза булгансыңдыр—анламыйм — Минем ризалыгымны беркем дә сорамады Мин үзем, һәрхәлдә. Алсу Гайнуллинанын уйнавын өмет иткән идем. — Шалтырат Марсель әфәндегә Әле сон түгелдер—алыштырыр —Алыштырмаячак. Кысылганны яратмый Марсель. -Ничек инде?!.. Син бит—автор' — Минем эшемә тыгыл сан—куймыйм, диюе дә ихтимал азе —Сез бит дуслар!.. — Репетицияләр башлануы турында ишеткәннән бирле борчылам, елушай. инде син дә өстисеңме?!! Ул трубканы куйды. Шатлыгыма күләгә төшкәндәй булды Кәгазьләремне аннан - моннан җыештырдым да. үз-үземне битәрли-битәрли, кайтырга чыктым Фатирым ишегенә ачкыч тыгалмый азапланам, ә тегендә, бүлмә эчендә телефоным “дулый" Дуласын! Алмыйм. Берәүне дә ишетәсем килми Керәм лә әйе. каты итеп чәй эчәрмен. Аннары аннары телевидениенең берәр каналыннан музыка тотам Ярый әле дөньяда музыка дигән илаһи бер могҗиза бар Бу юлы ла анын кодрәте барча вак-төякне оныттырды Шостакович аһәңнәренә ияреп, иртәнге шатлыгым кайтты “Әни килде"нен сәхнәгә менү куанычы, дулкын-дулкын булып күзәнәкләремә тулды, бөтен барлыгымны биләде Әйтерсең лә бу әсәрнең авторы да—мин. Хәер, үзем өчен мин болай ук сөенмәс тә идем әле Әйе. инде бар дөньям түгәрәк Шатлыгымны кемнәргәдер сөйлисем, алармы ла шатландырасым килә һәм. кушучлап, өзлексез шалтыраучы телефон трубкасын кыстым -Гафу ит. Рәйсә?!—туры килүен күр. Шәриф тавышы -Бая трубканы ташлаганга—үпкәләмә инде, елушай? Кәефсез чагыма туры килден бит Күчтәнәч дип бик симез бер тавык алып килгәннәр иде. бозылып әрәм булмасын дитән булып күбрәк ашаганмын ахры—ашказаным борчый Ә Гәрәеваны Син аны “Гаугалы гаилө”дә карамадыкмы? Нинди шәп анын Мемесы. ә" Мин анын Ана ролен күтәрә алуына да шикләнмим, елушай Тик буе гына. Шериф Хосоеновка 2Й ноябрьле (1949) 70 яшь буласы идс 7 июльао ул вафат булды —Шул гынамы? Монын өчен борчылмасан да була. Бәләкәй буйлы аналар азмы әллә?!. Әйбәт уйнаса—буй күренми ул. һәм Наилә Гәрәеванын " Шәжәрә 'дә дә Сәлимә Сәетбәкова ролен гажәеп әйбәт башкаруын сөйлим. Моннан утыз ел элек үк—“Әни килде” спектаклендә Ананың кече килене Римма ролен башкарганда ук—әниләрнең олы образы артистның күңеленә кергән булуын исенә төшерәм. Инде үзе дә ана һәм кайнана булган ханымнын шул образда сәхнәдә дә яши алу мөмкинлеген искәртәм... Шәриф әфәнде жинел сулап куйды, һәм без бу кичтә, телефон өзгән сүзләребезне ялгый-ялгый (ә телефон, ни сәбәптәндер, еш өзелде), бик озак сөйләштек. Шушы сөйләшүдән соң Шәриф әфәнде мине оныткандай булды. Иртә-кич шалтыратмавына, күнегелгән гадәтен бозуына бераз гажәпсенсәм дә. мин тыныч идем. Яңа әсәр туа бит. яңа роман! . Анын ботен вакытын “Нуриев биләгән”, димәк. Үзем дә шалтыратмаска, ижат эшен бүлдермәскә булдым. Хәер, журналистның үз дөньясы да мен мәшәкать белән тулы. Әнә шундый көннәрнең берсендә Мәскәүдән София Гобәйдуллинанын апасы Ида ханым шалтыратып. София турында китап язучы алман галиме килүен хәбәр итте. Исәбе—мәшһүр композиторның ата-бабалары яшәгән төбәкләрне күрү, ди. Тәржемәче һәм аның америкалы ире дә килергә җыена; бик мәшәкатьле булмасмы, дип киңәш сорый Ида ханым. Баш мөхәррирем Зиннур әфәнде Хөснияр белән кинәш-табыш итештек тә. газета эшемне бер якка куеп, мин Дәүләт Советына йөгердем. һәм анда анлау да таптым. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Татарстан хатын- кызлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Вәлиева бөтен мәшәкатьне үз өстенә алды. Маршрут билгеләдек. Ул шундук кунаклар барасы район-шәһәр җитәкчеләренә шалтыратып та чыкты. Миңа исә аларны каршы алу. озатып йөрү, озатып җибәрү кебекләре генә калды. Кунаклар килергә әле биш көнләп вакыт бар иде. 18 июньнең җомга иртәсендә мине йокыдан телефон уятты. Әйе, бу—Анын тавышы иде. —Карале, Рәйсә, иртәгә мине больницадан чыгаралар; бу турыда Марсель Сәлимҗановка шалтыратып әйт әле Монда кергәндә киемнәремне Шамил Закиров алып киткән иде; китерсеннәр, слушай. Мин аптырап калдым. Халәтемне тойды булса кирәк. Шәриф берара эндәшми торды. Аннары гына: —Озак сөйләшә алмыйм, чират монда; телефонны әләм; ачуланма инде,—диде, һәм... һәм;—И-и, Рәйсә, син бит берни дә белмисең!..—дип өстәде. Телефон зыңлавының кайтавазы йөрәгемә кадалды. Иртәгә... әйе, иртәгә чыгасы!.. Барып йөрмәсәм дә була икән. Больница шартларында күрәсе-күренәсе дә бигүк килеп тормыйдыр әле. Анда керәсен дә белдермәде бит Бүген әнә аның янына Марсель Сәлимҗанов хатыны Гөлнар белән барырга җыена. Әйе. мин өенә генә барырмын иртәгә... Әмма шимбә көнне шалтыратуларыма җавап бирүче булмады. Марсель әфәнденең телефоны да “эндәшмәде”. Ял лабаса: Шәрифне дә үзләре белән бакчаларына чакырганнардыр, бәлки, дип уйладым мин. Якшәмбе көнне дә Шәриф өенә кайтмады. Дүшәмбе, сишәмбе дә... Мин инде Анын Марсельләр бакчасында булуына тәмам инандым. Ә чәршәмбе көнне килгән кунакларны ияртеп командировкага киттем. Командировкадан җомга көн кич кенә кайттым. Алман. Мәскәү кунакларын да үземә чакырдым. Кичке аш әзерләгән арада, колагыма сеңелем пышылдады; “Шундый курыктым әле, апа. шундый курыктым.. Бер ир кеше шалтыратып: Рәйсә кая; ә син, карак кызый, ул өйдә юкта урлашырга килдеңме—хәзер милициягә хәбәр итәм, диде. Тизрәк трубканы ташладым...” Мин көлеп җибәрдем: Ул! Әйе, Шәриф кенә шулай сөйләшә ала. Шөкер, авыруы үткән, димәк. Төн уртасында шалтыраган телефонны шнурыннан алдым да (юлда арыган кунакларым уяна күрмәсен, берүк!), иртәнге җиделәрдә генә ялгадым Ул шундук шалтырарга тотынды. Мин тиз генә трубканы күгәрдем —Иркәм!—дип эндәште таныш тавыш. —Хәерле иртә. Шәриф! —Әй, буталып беттем инде; минем Суфиямнын телефоны дип сине җыйганмын, слушай. Туктале-туктале. ә ник ачуланмыйсын әле син мине? Иркәм дигәнгәме? Йә. кем матур сүзгә ачулансын инде'’!.. Мөгаен, мин бу уемны әйтмәгәнмендер. чөнки Шәриф үзе мине әрләргә тотынды —Слушай, өч кон буена кайда иорисен. чукынып- ’ Мин сиңа больницадан чыккан чәршәмбедән бирле шалтыратам “Әни килде"нең премьерасына чакыру билетларымны да таратып бетердем бит инде. Сина дигәннәрен дә бирергә туры килде менә. Өенә үк килеп сорагач, ничек буш җибәрәсен. слушай... Әнә. кайсы көнгәдер, берне булса да калдыра алганмын әле —Борчылма. Шәриф, мин ничек тә керү юлын табармын. Бусы өчен дә рәхмәт! Килеп алырмын, яме? —Киләсеңме? Кайчан? — Кичке җидедә. Мәскәү поездына кунакларымны озатам да. —Подъезд ишеген ачарга төшеп йөри алмыйм, ачуланма?!. И-и. Рәйсә. син бит әле берни дә белмисен. . Инде икенче тапкыр кабатланып шөбһәләндергән бу ят сүзләрнен ни-нәрсә аңлатуын сорашырга өлгергәнче ук. Ул трубканы куйды. ...Әмма мин соңгарак калдым. Вокзалына ла кичке алтыда ук килеп җиткән идек, югыйсә. Гәрчә күземне сәгатьтән ала аямасам да. поезд кузгалмыйча китәргә кыймадым (Татар дөньясыннан бик канәгать калган кунакларны, үзебезнен гадәт буенча, матур итеп озатасы да килгәндер, күрәсен.) Такси да тота алмадым, җитмәсә Шәриф әфәнденең ишеген мин инде тугызынчы киткәч кенә шакыдым Ачучы юк. Кынгырау төймәсенә дә басам, шакып та карыйм, эндәшеп тә—берәү дә жавап бирми Катырак шакый башладым ахры, күрше фатир ишегеннән бер ханымнын башы күренде "Баш" пышылдап кына кемлегемне сорады да. ишеген чылбыр бигендә калдырган көе. "яхшы кеше иде" дия-дин. такмаклап еларга тотынды Булдыра алган кадәр тынычландырдым да. әйбәтләп сөйләвен үтендем Ханым сөйләгәннәрдән мин Шәрифнен бик каты авыру икәнен аңладым Бүген дә көнозын янында ике хатын "кайнашкан" икән; аннары, кичкә габа. ниндидер машина килгән, ак халатлылар да күренгән Йөрәгем “жу" итеп китте Шулай да. ханымнын телефон аша шалтыратып каравын үтендем Бераздан чылбырлы ишек ярым ачылды, янә баш күренде һәм ул. “телефонны алучы юк" дигән ишарә ясады да. "яхшы кеше иде" дип. тагын үксергә тотынды Марсель әфәнденең өенә мин инде үз фатирымнан шалтыраттым. Трубканы алган Голнар ханымга әлеге хәлләрне сөйләдем Ул белешергә булды Ә бераздан тынычландыра торган хәбәрләр дә иреште Әйе. барлык больницаларга шалтыратып чыккан Голнар "Бездә юк", "белмибез" дигәннәр Шәриф үзе әле кичә генә “Әни килде" спектакленең генераль репетициясен караган Бүген дә Марсель үзе белән сөйләшкән Кәефе ярыйсы булган. Ул. тәгаен. өйдә. Тик тик. "үзен туйдырып бетергән" тузаннары дип белеп, ишеккә дә килми, телефонны да алмый торгандыр Шундый ич инде ул—Шәриф, шундый' Икенче көнне ишекне мина Суфия ханым ачты. Мин килгәнне белгәч. Шәриф әфәнде шундук үзе янына дәште Аны урын өстендә күреп, мин бер мәлгә югалып калдым. Ул исә. нәкъ саусәламәт вакытында!ыча, мине җор сүзләре белән күмде —Авыру янына буш кул белән Йөрмиләр, слушай.—диде,—күчтәнәчкә нәрсә алып килдем''. Пакетымнан җиләк, сок кебек күчтәнәчләр чыгардым Бо.тарны суыткычка куюымны, ә суыткычтан ярты гына стакан салкын су китерүемне сорады... Мин дә. ниһаять, сөйләшерлек хәлгә килдем. —“Әни килде"нен генераль репетициясен карагансын икән, дидем.—Бик тиз өлгерткән Марсель. —Марсель бит ул! Ана бер ай вакыт җитә. Әллә нинди катлаулы әсәрне дә Марсель бер ай эчендә спектакль итеп әзерли. —Канәгать калдыңмы сон? —Әйе. Әйбәт спектакль туган. Сәярне башкаручы егет—Хәйруллиннар улы— шәп уйный. Хәтта мин көткәннән дә уздырган. —Ә Наилә ханым ничек? Ана ролен күгәрә алганмы? —Күтәргән, слушай. Син хаклы булдың: аның буй-гәүдәсенә игътибар ителми. Мин бик канәгать... Музыкасы гына бераз эчне пошырды. Ясалмалык өсти сыман Ана бит ул. слушай, үлемнән курыкмый. Ул ана әзер, аны көтә, белеп, котылгысыз итеп көтә. "Олы юлнын тузаны”н кертү, аңламадым, ник кирәк булгандыр?!.. —Бу фикерне Марсельгә дә әйтгенме сон? —Әйттем Сизелер-сизелмәслек кенә кандырырбыз, диде. Күрәм: Шәриф арый башлады "Арылым ахрысы. Йоклап алырга теләмисеңме?"— дидем мин. “Минем инде күптәннән йоклый азганым юк",—диде ул һәм Суфия ханымны залдан дәшеп, душ әзерләргә кушты. Ә минем китмәвемне үтенде. Шәриф душта коенган арада, мин Суфия ханым белән сөйләшеп алдым. —Бүген кәефе шәптән түгел әле: сәламәт кешенен дә җелегенә үтә торган эссе бит—ярты сәгать саен салкынча душ ала,—диде ул —Бу язмышның этлеген генә күр инде: июньнең берендә әнине җирләдем, Шәриф әнә нишләп китте... Иремне җирләгәнгә исә озакламый утыз ел була. Гомеремне балаларыма багышладым Аннары әни Шәриф өчен вакытым гел җитмәде. —Бәлки сезгә бергә яшәргә кирәк булгандыр? — Шәриф—зур шәхес. Ижат кешесе. Аңлыйсыздыр: балаларым белән анын янында яшәүне мин ярый торган хәл дип санамадым. Ә балаларны әни янында калдыруны башыма да кертмәдем. Бер ана да моны эшли алмый, минемчә. Хәер. Шәриф үзе дә минем мондый адымымны кабул итмәс иде. Аннары ул миңа гашыйк та булмады Ә болай. институтта ук башланган дуслыгыбыз—саф. олы дуслыгыбыз— ярты гасыр сынау үтте Бер-беребезгә “иркәм" дип кенә эндәшәбез без. Җитмәсә әле икебез дә табиблар Рухи дөньябыз да уртак: музыкага, театрга гашыйкбыз. —Кеше сүзе, имеш-мимешләр куркытмадымы сон? —Юк Монын ише вак-төяктән өстен Шәриф. Ул—чын ир кеше! Ир-егетнең— гаярь заты'.. Ярый әле дөнья гел карадан гына тормый. (Шәриф әфәнденен авырып китүен ишетеп борчылуыма шаһит булган бер ханымның, әлеге борчылуымнан гына да гаеп эзләп, җаныма кагылуы күз алдыма килде. Гарьләнүемнән мин ул чакта башымны илем—гаепсездән гаеп эзләп бу ханымның гөнаһлы булуында, әйтерсең лә. мин гаепле идем.) Әле ярый бу дөньяның Суфия кебек ханымнары да бар... Душтан сон Шәриф мине янә үзе янына дәште. Керсәм: китаплар өеме! —Исән чакта үз кулларым белән бирим әле.. Бер мәлгә икебез лә каушап калдык. Тамагыма утырган төерне сиздермәү, дымланган күзтәремне күрсәтмәү өчен—мин китапларга иелдем... Ул исә берни дә сизмәгәндәй дәвам итте: —Беразын бүген алып китәрсен, калганнарын башка көннәрне... Тик иртәгә килмә: премьера көне—мәшәкатьле булыр. Җитмәсә, Марсель әле мине каядыр алып барырга да җыена бугай... Бик тә кадерле, әмма кайгы йөге кебек авыр бу китапларны кочагыма өйгән әлеге якшәмбедә мин үз фатирыма кайчан һәм ничек кайтып җитүемне хәтерләмим 28 июньдә (1999) тамашачы Камал театрына. “Әни килде" спектакленең премьерасына җыелды Рәтләрдә дә. рәт араларына өстәмә куелган урындыкларда да буш урын калмагач, кешеләр идәнгә чүктеләр; дивар, ишек яннары да—басып карау эләгүен дә бәхет санаучы тамашачы белән тулды. Берәүләр спектакль карарга килсә, икенчеләрен исә әсәрнен авторын— гасырыбыз титаны Шәриф әфәнде Хөсәеновны соңгы тапкыр күреп калу кебек аяныч теләк китерде Кычкырып сөйләшү дә, көлү дә—юк; бәйрәм рухы сагыш пәрдәсенә төренгән иде Спектакль барышында кемнәрнеңдер тыйнак кына борын мышкылдатуыннан— тавышсыз елауны тоясын. Хәер, кешеләр күз яшьләрен тыймый да. кыенсынмый да шикелле. Янәшәмдәге ханымның да күз яшьләре ага. бертуктаусыз ага. Аны сөртергә дә кирәк тапмый ахры ханым; үксемәс өчен генә—кулъяулыгын тешләгән Спектакль тәмам. Тамашачы Авторны чакыра. Тамашачы Авторны көтә. һәм менә Ул... үләр өчен кыя башын сайлаган бөркет кебек, үзе өчен кыяга әверелгән сәхнә түрендә, үз гаиләсенә әйләнгән театрында, дуслары, артистлар арасында, чәчәк бәйләмнәре уртасында, үзен аягүрә алкышлаучы тамашачысы каршында—горур башын тагы да югарырак чөйгән тагар улы—Шәриф Хосәенов Ә дүрт-биш минуттан сон сәхнә артында, сенлесе (бертуган апасының кызы) Наза ханым белән Суфия ханым аның манма су булган күлмәген сыккан арада, үзенең дусты, режиссер Марсель Сәлимжановка әле Ул: "Мин бәхетле, елушай. сәхнәдә, тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит.-дияргә һәм — Шушылай, минем кебек, аяк өсте үлүче—йә. тагын кем бар?!, "—дип. шукланып алырга да көч табачак 29 июньдә исә телефонда сенлесе Наза ханым иде "Бүген Шәрифнен хәле бөтенләй юк. хәтта күзен дә ачмый: безнең ярдәмне кабул итмичә, премьерадан сон фатирына да (бишенче катка) үз аягы белән күтәрелгән иде. күрөссн. күп көч сарыф иткән",—диде Аннары: "Килүен бүген файдасыз, ул син килгәнне барыбер тоймаячак",—дип өстәде Кичәге премьераны. "Котлыйм. Шәриф, спектакль искиткеч!"—диеп сәхнә уртасында ак розаларымны кочагына салуымны, һәм Анын күзләрендә “чынмы, ихлас әйтәсеңме", дигән сорау ялтыравын күзаллап. телефонны куйдым Сүзләремнең ихласлыгын раслап кайнар-юеш аркасына к\йган учларымның әле дә кайнарлыгын тою—өметне жылытгы Ә 30 ында инде мин шалтыратып тормыйча гына бардым Ишекне бу юлы Наза ханым ачты “Кәефе бүген дә начар, сөйләшә алмый" дип пышылдады Мин барыбер янына үттем “Әни килде” спектаклен кичә дә (ягъни 29 июньдә дә) каравым, музыканың ишетелер-ишетелмәс кенә калдырылуын, артистларның гажәсп шәп уйнавын, тамашачыларның лларны чәчәкләргә күмүен сөйләдем Шәриф керфеген кагып кына мин сөйләгәннәрне хуплавын белдерде Бүген дә театрга (“Әни килде"гә. билгеле!) барачагымны әйтеп, мин китәргә җыендым. "Иртәгә-берсекөннәргә генә килмәм ате. үзенә бераз көч керсен дидем Ул ризалыгын белдереп янә керфеген какты Мин могҗиза көтеп, анын булуына ышанып яши башладым Телефоным шалтыраган саен Улдыр дип. “елушай. Рәйсә. нишләп йөрисен, чукынып, ник килмисен?" дигән кадерле тавышны ишетергә өметләнеп, трубканы алам И-и. могҗиза көткән, өмет белән мөлдерәмә ул көннәр' 7 июльгә хәтле бу өмет өзелмәде Ноябрь-декабрь. 1999 БӘХЕТЛЕ ИДЕМЕ СОҢ УЛ—ГАЯРЬ ЗАТ? Инде менә... көннәр, айлар, еллар үткән саен сагыш тирәнәя, истәлекләр калка, хатирәләр барлана. Һәм мин һаман-һаман Ул калдырган сорауларга жавап залим. Билгеле, алар арасында үземә кагылышлылары да бар Нигә, мәсәлән, больницадан чыгаруларын әйтеп турыдан-туры Марсель Сәлимжановнын үзенә, йә Шамил Закировка түгел, ә мина шалтыратты икән ул? (Авыру булуын шушы рәвештә белдерү очен генәме? Әллә килүемне, янында утыруымны да теләдеме? Әллә инде шушындый юл белән үзенен мина булган дустанә мөнәсәбәтен Марсель һәм Шамил әфәнделәргә дә белдерәсе килдеме?) Әйе. җанны "ни өчен", "ник’, "нигә1 кебек сорау-үкенүләр дә биләгән Әле һаман: нигә теге —кунакларым белән командировкадан кайткан төнне—телефонымны алмадым икән, дип үз-үзсмне битәрлим Шалтыратучы, тәгаен, Ул иде бит. Ул иде! Кизү торучы сенлесе—Наза ханым йокыга киткәч, иркенләбрәк сөйләшәсе килгәндер, әйтеп каласы сүзләре дә булгандыр. Аннары Әйе, аннары кунакларымны озатканда... ник поезд киткәнен көттем инде мин, дигән үкенү бар күңелдә. Әмма сорауларның ин зурысы, иң мөһиме—ул үзе, шәхси тормышы, ялгызлык афәтенә юлыгу сәбәпләре.. Биниһая серләр дә, әйтелмәгән сүзләр дә, и раббым, шул төннәрдә калдымы? Менә тагын үкенечле уйлар йөрәккә кага башлау белән, бик тә мөһим сорауга жавап сыман, хәтердә март ае (1999) янарды Әйе, ул айнын бер кичендә, минем туган конем уңае белән, радиодан котлау тапшырдылар Әнә шул мәлдә телефоным да шалтырады. Шәриф тавышы: —Синен өстәл артына, дусларын, якыннарын арасына мин сыймадым инде, ә0 ! Ярый-ярый, акланма Бәйрәм бер генә көн булмый ул, слушай. Аны берәр ресторанда дәвам итүгә дә—каршы түгел мин. Вакыт тапсан. әлбәттә Юк. Шәриф моны онытмаган икән. Бер көнне ул мине “әбәткә". “Чәй йортьГна дәште. Түрдән, тәрәзә яныннан өстәл дә алып куйган, рәхмәт төшкере. Ә өстәлендә., хрусталь вазада—алсу розалар!.. Минем сөенүемә үзе дә куанып, шушындый розалар өстәлеңне ешрак бизәсен иде, диеп, матур теләген әйтте дә, аннары "Минем өемдә бик назлы бер гөлем бар, слушай Чәнечкеле, көйсез кактус ул Менә шул көйсез кактусым үзен бер генә минутка да онытмыйча кадерләгәндә генә чәчкә ата. Анын чәчкәсенең матурлыгын сөйләп-анлатып булмый, слушай. Андый матурлыкны тасвирлый алырлык сүз юк татарда. Моны үз күзең белән күрү кирәк . Бу розаларнын чәчкәсе дә шул кактусымныкына тартым".—дип өстәде. “Күр, таны, хозурлан”, янәсе. Мин дә җавапсыз калмадым, олы рәхмәтемне әйттем, романы өстендә унышлы эшләвен, үзенең сау-сәламәт булуын теләдем. Күрәм: ул сагышлы гына елмаеп куйды һәм “Бик язылмый шул әлегә. Иҗат өстендә утырырлык кәеф юк, слушай",— диде. — Моң-зарларын ишетелә башлады әле, табиб әфәнде Юбилеен якынлашу галәмәтедер инде бу?!—дип, мин күңелен күтәрмәкче булдым. Әмма ул шул ук рухта дәвам итте. —Адәм баласы гомеренә бер генә тапкыр бирелә торган олы хис турында олырак итеп сөйләргә дә өлгермәдем, слушай. —Син аны Нуриев образы аша сөйләячәксең әле Үз тормышыңны бәян итсәң дә—биш-алты китап туачак. —Үзем һәм Зөлфә язмышын, дөресрәге, язмышларның башын—Хәбир белән Мәдинә образлары аша мин бер сөйләдем инде. — Зөлфә?' Зөлфә дисенме? “Кыярларга су сипкәндә Рауза янәшәсендә" үзен бик бәхетле тойган Хәбир турында әйткәнен бар. Әйе, әйе, яхшы хәтерлим, Рауза янәшәсендә, дигән идең. —Сине сынавым булгандыр, слушай. Кайбер артистлар кебек, син дә минем язмышны Рауза исеме белән бәйләмисең микән дип, беләсем килгәндер. Зөлфә исемле ул—“Мәхәббәт сагышьГндагы Мәдинәнең прототибы—Зөлфә! Врач булуы да хак. Бу исемне сиңа әйткәнем бар, слушай. Әһәмият кенә бирмәгәнсендер. ике- өч мәртәбә әйттем1 . Карале, кадерле кешеннен исемен кычкырып йөрмисен аны. ул йөрәктә саклана Ярый әле син бар. Хәтер! Шәрифнең сагышка уралган атеге сүзләрен искә төшерү белән, зиһенне яшен уты яктырткандай, янә шул исемнәр калыкты Рауза һәм Зөлфә! Икс хатын-кыз исеме Зөлфә һәм Рауза' Тик тик кем ул—Рауза9 Кайда яши? Кем ул, кайда ул—Зөлфә9 Жанда берөзлексез “кем ул”, "кем ул” дигән сорау сулкылдый. Шәриф атлы асыл ир-егетнең ялгыз яшәү серләре дә шул ханымнар белән бәйлеме? Мона жавап та, мөгаен, ул ханымнарны тапкач кына табылыр Әмма аларны ничек табарга сон? Кайдан эзләргә9 Эзләүне каян башларга9 Чү, чү, "кайбер артистлар” диде түгелме сон Шәриф үзе үк?! Әйе, әйе, “кайбер артистлар”... Һәм мин “кайбер артистлар”ны күрү, алар белән сөйләшү өчен Камал театрына юл алдым. Иң әүвәл Марсель әфәнде Сәлимжанов белән сөйләштем. Ул сүзен, билгеле, дустының исеме белән башлады: —Шәриф җитми жанга, Рәйсә ханым, Шәриф җитми. Менә узган атнада . туган көнемдә, гадәттә Шәриф утырырга яраткан өстәлем түрендәге кәнәфигә—ничектер үзем күрмичәрәк калдым —кунакларымның берсе утырган, җитмәсә Шул кунагымны ул урыннан йолкып алудан көчкә тыйдым үземне Мәжлес буе күңелдә гел Шәриф булды Шунысы жанга шифа: хәтергә ул елмаеп урнашкан Йә туема өч көнгә соңарып килүе, ишек кыңгыравы төймәсенә баскач, үзенең бүләк итеп алып килгән ак суыткычы артына качуы һәм шуннан балкып күтәрелүе—искә төшә, иә бакчамда үткәргән бер туган көнемә бөтенебездән иртәрәк барып, яна яуган кар өстенә күчтәнәч карбызларын тәгәрәтеп, агач ботакларына кып-кыэыл алмалар элеп, канәгать елмаеп безне көтүе—күз алдыма килә Шәриф—шук иде. жор сүзле, чәнечкеле телле иде, үртәшергә яратты. Боларнын барысы да бер ширма—үзенен йомшак күңелле, игелекле, рәхим-шәфкатьле, намуслы, миһербанлы булуын яшерү өчен—битлек кенә иде. Ул һәр көзне капчыгы-ние белән көнбагыш сатып ала иде Аннары кыш дәвамында песнәкләрне сыйлый Балконында очына-очына, сы кырасы згыра көнбагыш чүпләүче шул песнәкләрне сәгатьләр буе күзәтүе, ул чактагы уйчан-сагышлы карашы—йөрәк төбендә. Ә эчке дөньясына ул берәүне дә якын җибәрмәде Зөлфәме? Мондый исемне ишеткәнем булмады Ә Рауза исемле артистка белән Шәриф арасында ниндидер мөнәсәбәт булуын—Шәүкәт Биктимеров сөйләве буенча гына беләм Шәүкәт Биктимеров: — Шәриф Хосәеновнык "Профессор кияве" комедиясендә Рауза Уральская героиняны уйнады Шәриф белән араларында мәхәббәт тә шул вакытта туды булса кирәк. Ләкин ул озакка бармады. Рауза соңыннан шушы ук спектакльдә баш рольдә уйнаучы Вәкил Закиров белән дуслашып китте Асия Галиева, Рауза Хәйретдинова. Гөлсем Исәнгуловадан да шуңдыйрак җавап ишеттем Йә Хода минем кулымда, ниһаять, биниһая байлык—Шәриф Хөсәсновнын архивы! Аны мина журналист эзләнүләрен ишеткән сеңлесе—Наза ханым Сафнна китерде Архив тулы: хатлар, шигырьләр, язмалар, документлар, көндәлекләр Таныш исемнәр. Таныш булмаганнар Әмирхан Еникинең икс хатын. Мөхәммәт Мәһдиев хатын. Равил Фәйзуллиннын хатын һәм шушы хат белән юллаган Шәриф Хөсәенов турындагы очеркын Миргазнян Юныс, Габдулла Юсугюв хатларын һәм үз хатларының копияләрен укыйм Кат-кат укыйм ' 1999 нчы елның 7 ноябрендә Рөстәм Яхин. Кояш Тимбикова. Аяз Гыйләҗев хатларыннан сон, кулыма чираттагы бер хатны алам, һәм: “Хәерле көн. Шәриф! Моннан бик күп еллар элек мина Сезнен “Мәхәббәт сагышы" турында күп сөйләшүләрне ишетергә туры килгән иде “Ул Яхинга багышланган әсәр, анда Яхин кичерешләре бирелә" дигәннәр иде Менә май аенда, һич уйламаганда. "Мәхәббәт сагышы" басылган китап кулыма керде. Мавыгып укыдым Уйландыра торган әсәр Мин монда Яхин прототип дип әйтә алмыйм. Анын тормышыннан алынган бер факт кына: әнисенең авыруы, больницага керүе Мин үзем, бу әсәрнең автобиографик булуы бик мөмкин, дип уйладым..." дигән юлларны укып, ахырына күз салам “Ихтирам белән Зәйнәб”, "минем Жәүдәттән сәлам”. “Рөстәм Яхин Югославиядән авырып кайттым ди, кичә (27/ У-77) шалтыратты", дигән хәбәрләрне укып, хатнын авторын чамалыйм. Ул—шул чорның музыка сәнгате дөньясында билгеле кеше—Зәйнәп Хәйруллина булырга тиеш. Инде үзем эзләгән исемнәргә юлыгуыма да ышанычым арта Ашыга-ашыга актаруымны дәвам итәм. Һәм. өметем өзелә дигәндә генә Рауза исеменә тап булам. Төп сорауга ачыклык кертүче бу хатны да тулысы белән китерәм. "Шәриф! Менә без тагын—өч елдан сон (!)—Свердловскида. Әйтергә генә ансат: өч ел! Ә күпме су акты шушы чор эчендә! һәм мин. күргәнеңчә, сиңа хат язудан үземне тыя алмадым. Һәм бу ниндидер хисләр аркасында түгел. Ходай хакы өчен алай дип уйлый күрмә. Син мина просто иптәш буларак бик якын (гәрчә бу безнең барып чыкмаса да!). Син мине әткәләп төрткәләсәң дә. барыбер мин сине никтер бик якын күрәм Һәм мин шулай күнеккәнмен дә. үзем читтә булсам да. яки син—кул үзеннән-үзе кәгазьгә үрелә. Гаҗәп, әйеме? Мин сине язасын дип ишеттем. Ничек әйбәт! Мин бик-бик шатмын. Язмаска синен хакын юк Яз. син язарга тиеш, чөнки табигать сина бөтенесен дә. бөтенесен дә биргән! Ә хәзер хатын-кыз кызыксынуын да канәгатьләндер инде. Нәрсә турында язасын 9 Бөек материяләр хакындадыр, мөгаен 9 Мәхәббәт һәм башка мәсьәләләрме? Бик тә беләсе килә. Ахыры әйбәт тәмамланамы? Хәер, ни турында гына булмасын, ип мөһиме—синен тотынуын, яза башлавын! Оригиналь пьесалар бик кирәк бит. Бигрәк тә хәзер. Кичә Уралмашта “кечкенә" бер күңелсезлек булган. "Егет сүзе” спектакле барганда, залдан: "Нәрсә күрсәтәсез сез безгә, берни аңлашылмый, без бит акча түләдек!"—дип кычкырганнар. Ну ничек, ошыймы сина бу! Менә сина-пьеса' Хуҗа ны һәм Зифа ны. билгеле, яратып карыйлар, әмма мондыйлар бер-ике генә шул Драматург буларак бүген син кирәк. Һәм син бит үзендә беләсен. теләген генә булсын, син шундый пьеса язачаксың—бөтен Казан тан калыр' Син бит театрны, сәнгатьне шундый яратасын.. Мин сина уңышлар телим. Шайтанга олак диярсең, билгеле, әмма хат яз. Чкалов шәһәренен главпочта "до востребование"сенә җибәр Пьесаның нәрсә хакында булуы турында яз. ярыймы! Түземсезлек белән көтәм (Ходай хакы өчен, мине нәрсәгәдер өметләнә дип уйлама, юк. юк!! Ә просто—пьеса нинди булачак!) Үтенәм. мине дөрес аңла. Сәлам белән Рауза" Әлеге хатны язучы кешенен мин эзләгән Рауза—Рауза Уральская' булуына шигем юк. Рауза хаты белән янәшә үк диярлек Зөлфә хатлары Нәкъ "Мәхәббәт сагышы" повестенда бирелгәнчә, шундый ук эчтәлектәге—ике хат Аерма бары исемнәрдә генә: әсәрдә хатлар “Исәнме. Хәбир!" дип башланып. “Сәлам белән Мәдинә" дип тәмамланса, минем кулымдагыларда исә "Исәнме. Шәриф'” дип башлана да "Сәлам белән Зөлфә” дип тәмамлана Зөлфә Хәбибуллинанын Приморский крайдан язылган беренче хатында илле бишенче елнын 20 май числосы тора, ә очрашуга чакырып Казаннан язылганына илле алтынчы елнын 28 февраль числосы куелган. Һәм бу сонгысын. кыска язылганын тагын да кыскарта төшеп, укучы игътибарына тәкъдим итәргә булдым. Чөнки бу хат үзе генә дә теге, “кем ул—Зөлфә?” дигән сорауга жавап инде. “Исәнме. Шәриф' Мин һаман синен белән очрашу хакында хыялланып яшәдем Инде менә андый мом киплек туган иде. Әмма очрашуның минем өчен ни-нәрсә икәнен уйлап, мин бу хыялымнан баш тарттым Тик ерактан гына булса да сине бер күрү теләге миннән көчлерәк булып чыкты Һәм шушы кечкенә генә теләгем өчен дә язмыш мине аямады без кара-каршы очраштык (хәтерләмим, синен сәламләвенә жавап бирдемме икән) Минем сине күрәсем килә. Вакыг габа алсан, билгеле Минем очен бердәнбер җайлы кон—ул бүген. Иртәгә ирем Рөстәм киләчәк, гәрчә минем анардан яшерен серләрем юк—почтн юк. Жавабынны көтәм Мин өйдә булам. Сәлам белән. Зөлфә" .. Йә Раббым! Таптым бит. таптым!. Ярты гасыр сакланган бу хатлар кулларымны пешерә, кычкырасы, бөтен дөньяга оран саласы килә. Табышларыма хәйран калып, тынычланырга ла өлгермим. Шәрифнсн үз куллары белән “Зөлфәгә” дип язган шигырь хәзинәсенә тап булам. Мәхәббәт һәм Сагыш белән мөлдерәмә альбом битләре! Унике бит!!! Эзләнү нәтиҗәләрен инде кемгәдер сөйлисем, кем белендер уртаклашасым, кемнәндер раслатасым килә Күнелдән генә Шәриф әфәнденен дусларын барлыйм Күнел күзе бердәнбер кешегә—Казан медицина институтында бергә укыган сабакташы, гомерлек җан дусты—Суфия ханым Мифтаховада туктала. Сүзне, билгеле, ерактанрак башлыйм. Башта сораулдрнын иҗат мәсьәләсенә, яшәү рәвешенә кагылышлыларын бирәм Шәриф Хөсәеновнын архивында ачыклауны сорый торган хатлар да очрады “Әни килде” (“Бслое платьс") спектаклендә Ана ролен башкаручы Айшет Магомаеванын (Мөслим Магомаевнын әнисе) "Кадерле улым Шәриф'" дип башлап. “Хөрмәт белән әниең* дип тәмамлаган озын-жылы хатларының берсендә- сиксән алтынын декабрендә язылганында—мондый юллар бар “Белое платье"—Чсмкент. Мурманск театрларының бер еллык планын ярты елда үтәгән иде Гастрольләр вакытында да тамашачыны тетрәндергән спектакль һәрчак шушы булды Хәзер менә Майкоп театрының директоры мине үзләренә дәшә Ә мина инде—64 Бәлки, тагын бер җилпенеп алыргадыр, ә?! Әлбәттә " Бслое платье” белән Ә чәчәкләреннен башка кулларга эләгүе, билгеле, әйбәт булмады Ачыклап тормадым инде, бәйрәмдә кәефләрен бозасым килмәде ” ' Рауза Уральская 1457 елда вафат : Майкоп театрының 30 еллык юбилее Әлеге чәчәк вакыйгасы. Суфия ханым, сезгә таныш түгелме? —"Әни килде" драмасы башка телләргә дә тәржемә ителде һәм СССРның бик күп театрларында куелды Шәриф спектакль барган шәһәрләрнең театр директорларына, яки “Хезмәт күрсәтү" бюроларына акча жибәрә. һәм Ана ролен башкаручы актрисага чәчәк алып тапшыруларын үтенә иде. Әлеге очракта яшь директор ялгышып, чәчәкләрне шундый ук фамилияле икенче берәүгә бирә... Хәтерлим. Шәриф бик кәефсезләнгән иде —Чәчәкләр дигәннән. Ленинградтан Евгения Лисеикая язган хатлар бик гыйбрәтле Качалов театрына 50 ел гомерен багышлаган бу талантлы актриса "Әни килде" спектаклендә (“Белое платье матери") Ана ролен әзерли, әмма бу рольне башкаручы Валентина Павлова да. Людмила Маклакова да риза булмау сәбәпле, уйнау теләге хыял гына булып кала Гомеренең сонгы 15 елын Евгения Владимировна Ленинградның картлар йортында үткәрә. Шул 15 ел дәвамында ул Шәриф белән хат алыша, һәр хатын ул “добрый Шәриф", “дорогой Земляк". “шеф", спонсор" кебек сүзләр белән башлый Бер хатында посылка салуы очен рәхмәтләр белдереп, “тәмле-тәмле ризыкларыңны, ул искиткеч чәк-чәкне койкалашларым белән бергәләп ашадык" дип. куануын белдерсә, икенче хатында “җибәргән акчанны аллым: аякларым бөтенләй йөрмәгәч, улым каберенә бара алмый идем, рәхмәт яусын, такси ялларга да. чәчәкләр алып барырга да житәчәк. әле артып та калачак: нинди ана тудырды икән сине. Шәриф, шушы хәтле шәфкатьле итеп", дисә, ә өченче бер хатында исә “даруларыңны алдым, шундый күп жибәргәнсен. “күршеләремә" дә өлеш чыгардым", дия-дия рәхмәтләр юллый... Лисеикая 80 яшендә 1997 елда вафат була. Шул елда Шәриф әфәнденен: “посьшкан кире кайтса, хатлар язар кешен дә булмаса..." диюе хәтердә. Анын сәламәтлегенә бу актрисаның үлеме дә тәэсир итмәде микән? Сез ничек уйлыйсыз? —Әни авыру сәбәпле, сонгы елларда Шәриф белән бик еш аралаша алмадым. Шулай да өлкәннәрне сыйларга күчтәнәчләрен күтәреп Буага1 кайтып йөргәләгәнен беләм Бик сизгер, нечкә күнелле иде шул ул. Бер нәрсә дә эзсез генә үтмәгәндер. —Рөстәм Яхиннын хатыны Хәлимә Тажетдинова 1976 елның 16 ноябрендә Шәриф әфәнденен ярдәм итүен үтенеп: "Рөстәм минем өчен кадерле кеше! Бала чагымда мин ул йоргән сукмаклардан йөрдем, үсмер елларым, һәм бөтен гомерем ана багышланды Бакчамда мин анын исемен чәчәкләр белән яздым Хәзер чебеннәр кебек аны хатыннар сырып алды. Ул инде ихтыяр көчен, талантын югалтып бара...” дитт яза... —О-о! Шәриф ул чакта "Картаеп беткән Яхинны- бүлгәләргә тотындыгызмы? Монынчы кайда идегез0 Әнисен җирләгәч авырып бер ялгызы ятканда ник берегез дә күренмәде? Инде хәзер үзегезгә өйләнмәүнең үчен аласызмы0 !”—дип. чын мәгънәсендә ул әлеге ханымнарга каршы сугыш ачты Һәм менә, гажәеп бер тәвәккәллек белән мин төп сорауларга күчәм. —Архивта, шулай ук. Зөлфә Хәбибуллина хатлары да бар. Суфия ханым, сез аны белми идегезме0 —Зөлфәнеме? Беләм. билгеле. Ул да безнен институтны тәмамлады бит. —Ә Рауза исеме таныш түгелме? — Шул Рауза аркасында Шәриф белән Зөлфә арасындагы мәхәббәт чәлпәрәмә килде бит инде. Катгыйлыгы белән хөкемдәй янгыраган бу җаваптан мин өнсез калдым. (Белә идем бит инде, белә идем: шулай да табышларымнын дөреслеген бу дәрәжәдә үк 1929 елда Татарстанның Буа районы Өчмуича дигән авылында “кулаклыгыннан арындырып" ГПУ Тройкасы тарафыннан хөкем ителгән һәм Ак дингез-Ба.ттнк каналын казырга сөрелгән Хөсәенон Нургали гаиләсендә төпчек бала булып туганмын 1953 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан бирле Казанда дәвалаучы врач булып эшлим 1959 елдан СССР Язучылар Союзы члены. 1960-62 елларда Мәскәү Әдәбият институты каршындагы Югары Әдәби курсларда укып чыктым'' (Шәриф Хөсәсновпыц автобиографик белешмәсеннән ) 1 Рөстәм Яхинга ул вакытта —55 яшь. раслауны ишетергә әзер булмаганмын икән ) Менә ул—хакыйкать Шәриф атлы егет солтанын буйдак калырга, гаярь ирне ялгыз яшәргә дучар итүче ике кеше— илаһи мәхәббәт иясе Зөлфә һәм бу мәхәббәтнең чәлпәрәмә килүенә сәбәпче, дөресрәге, күпмедер дәрәжәдә катнашы булган Рауза. (Димәк димәк, әднпнен "Мәхәббәт сагышы" әсәрендә Хәбир Сырттанов балетының төп каһарманын биегән балерина Хәлимә Баязитованын прототибы да—ул. Камал театрының талантлы артисты. Шәриф Хөсәсновнын "Профессор кияве" спектаклендә баш рольдә уйнаган Рауза Уральская.) .. Башымда дулкын-дулкын булып "Шәриф белән Зөлфә арасындагы мәхәббәт". "Шәриф белән Зөлфә мәхәббәте чәлпәрәмә кебек уйлар йөгерешә Ә йөрәктә соклану һәм сагыш сулкылдый И-и. мәхәббәт, мәхәббәт' Адәм баласын бөек эшләргә этәрүче—илаһи Мәхәббәг' Әйе, әйе, унсигез яшендә гашыйк булган Шәриф атлы чибәр егет тә бит сөйгән кызы Зөлфәнең игътибарын жәлсп итү өчен генә кулына каләм ала һәм Камал театрын гына түгел, бөтен Казанны шаулаткан, алай гына да түгел, татар дөньясында вакыйгага әйләнгән "Профессор кияве"н ижат итеп, легендар шәхескә әверелә. (Медицина институты студенты шундый пьеса язсын ате’ Егерме ике яшьтә (!)—мәшһүр Камал театрын яуласын әле!) ... Һай. Зөлфә, Зөлфә! . Татар дөньясында Шәриф Хөсәенов дигән үзгә бер драматург тууына сәбәпче туташ!. Хәер, аннан сон да... Әйе. әйе. "Мәхәббәт сагышы" исемендә боек Мәхәббәт повесте тууына да ул. ягъни Зөлфә сәбәпче бит инде. (Шәриф белән Зөлфә арасындагы илаһи мәхәббәт. Камал театрында—"Профессор кияве . һәм Шәрифнең данга күмелүе, анык спектакльдә героиняны уйнаган Рауза Уральская белән мавыгуы; Зөлфәнсн кияүгә чыгып Ерак Көнчыгышка китеп баруы. 1956 елда кабат күрешүдән һәм аерылышудан тетрәнүләр; мона Рауза Уральскаянын үлеме өстәлү— болар барысы да повесть тууына китергән сәбәпләр Әсәр 1958 елла языла.) Әйе. автор повестьта Мәдинә образы аша Зөлфәне, ү зенен ана булган мәхәббәтен сурәтли (“Үзем һәм Зөлфә язмышын, дөресрәге, язмышларның башын —Хәбир белән Мәдинә обрахтары аша мин бер сөйләдем инде" —Ш X ) ...Аһ. беләсе иде: Зөлфә ханым үзе бүген дә исән-саумы икән- ’ Гомере буе Зөлфә исемен Йөрәге түрендә Йөрткән ("Кадерле кешеннен исемен кычкырып йөрмисен аны. ул йөрәктә саклана" —Ш.Х.). анын ике бөртек хатын шкафы гүрендә саклаган, һәм шунын белән юанган кешене—Шәриф атлы гаярь загны . искәалгалыи микән ’ Минем уйларымны укыгандай. Суфия ханым өн сала "Юк. кзлфәнсн бүгенге тормышы турында мәгълүматым юк минем Зөлфә белән алай бик нык таныш түгел идем бит мин. Без төрле-төрле факультетларда укыдык Шәриф тә шәхси тормышын ачарга бик ашыкмады. Без. институтны 1953 елда тәмамлаучылар, биш ел саен очрашу оештыра идек. Бу очрашуларга Шәриф йөрмәде Берсендә Зөлфә яныма килен, "очрашуга бөтен кеше дә килмәгән, ник икән".—диде “Син тәмен Шәриф турында сорыйсын”.—дидем мин. ә аннары Күрәсен килсә—өенә бар дип кинәш бирдем Менә шуны, ягъни Зөлфәнсн кызыксынуын Шәрифкә әнткәч. ул “яраларны ачасым килми" дип. Зөлфә кияүгә киткәч тетрәнүен. Раузаның үлемен лә бик авыр кичерүен кыскача гына сөйлән бирде, һәм "алар икесе дә шушында" лип. мина Мәхәббәт сагышы" китабын бүләк нттс Суфия ханым тирән итеп сулады да. мине юатырга теләгәндәй, өстәп куйды “Алар әле үз гөмерләрендә тагын бер мәртәбә очрашалар Шәриф белән Зөлфә турында әйтүем. Ленинградта Хәрби медицина академиясенә белехт күгәрү курсларына баргач ‘ Елын хәтерләмим инде " ...Ленинградтагы ул очрашунын Шәриф күңелендә нинди давыллар кузгатуын. “СССРиыи оборона (.1.1Ә1П1 арчый татый ньнып Гк мн ч .ш \ м м>•>■■•ч.п «ит *м елкың язымда Ленинградтагы Хәрби медицина академиягенә җыемга жл(Ц*кс ипГ (III .риф Хосәеновнын архивыннан ) нинди яратар ач>ъ1Н. йөрәк кылларының өзелергә житкән киеренке мизгелләренбез инде беркайчан да белә алмабыз. Шөкер, ул елларда азе анын үзен аталарча кайгыртучы остазы—мәшһүр режиссер Габдулла Юсуповның исән чагы. (һай. Габдулла аганын ана язган хатлары! Шәкертенен пьеса арты пьеса язуын сорап, үтенеп, таләп итеп язылган ул хатлардагы жылылык һәм кайгырту!..) Габдулла Юсупов фатихасы белән туган әсәрләргә генә күз салыйк 11рофессор кияве'—1951 елда. "Мәхәббәт сагышы"—1958 елда. "Зөбәйдә—адәм баласы . •Егерме ел үткәч"-1961 елда. "Әни килде”. “Геиеральная уборка" 1968 елда языла. Әйе. ике дистәгә якын бәхетле иҗат еллары!.. 1969 елда Габдулла ага Юсупов вафат була, һәм Шәриф Хосәенов дигән талантлы язучының да ижат эше туктала. Анын бу чордагы халәтен Тукаебызга мөрәжәгать итеп кенә аңларга мөмкиндер. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас—төшми яңгыр тамчысы: Кайдан алсын шигъре шагыйрь, бу.ишса илһамчысы Нәкъ әнә шул чорда Шәриф әфәнденен кактус гөлләре үстерә башлавы билгеле. Зур югалтуларын, әрнү-сызлануларын. юксыну-сагышларын басужинсләйтү өчен үзе уйлап тапкан бер шөгыль булгандыр инде ул, мөгаен. Анын йомшак һәм романтик табигате дә шул елларда “үзгәрә"—чәнечкеле гөлләре кебек “энәләрен тырпайта" башлый. Бу—Марсель Сәлимжанов әйткәнчә, эчке халәтен яшерү өчен бер ширма булса, үзен яклау һәм саклану чарасы да булгандыр, дип уйлыйм мин. Үзен дә гөлләре белән чагыштырырга яраткан Хөсәеновнын әлеге мавыгуы шул дәрәжәгә житә ки. анын фатирында 500 чүлмәктә 150 төр-сортга кактуслар үсүе хакында шәһәр “гөж" килә. Шәһәр генәме соң?! Кактус үстерү серләрен белешеп, үсентеләрен, орлыкларын сорап. СССРнын төрле почмакларыннан ана хатлар ява. Ижат эше туктала дисәм дә... ошбу хезмәтмен татлы да. газаплы да мизгелләрен искә төшереп, аның 50 яше якынлаша, һәм Шәриф, дистә елдан сон. кулына янә каләмен ала. 1979 елда ул илне "чүп-чардан арындыру, тазарту зарурлыгы" идеясен салып, бер гаилә мисалында телевизион фильм өчен “Генеральная уборка"нын яна вариантын эшли. Һәм шул ук елда, әсәр үзәгенә "мәхәббәт изге хис. кеше гомеренә ул бер генә тапкыр бирелә, ана хыянәт итүче нәфрәт дигән хөкемгә дучар ителә" кебек философик мәгънә белән, үзенен ялгызлыгына да киная булырдай "Мәхәббәт һәм нәфрәт" исеме куеп бер хикәя дә язып ташлый ("Ташлый" дидем, чөнки хикәя ун ел үткәч кенә—1990 елда “Казан утлары" журналының февраль санында гына дөнья күрә.) Билгеле, авторнын бу әсәрләре ижаты башында язылганнарыннан нык аерыла. Чөнки инде боларны тормыш чынбарлыгына мангае белән бәрелә-бәрелә жәрәхәтләнгән. әмма сатира-юмор хисен югалтмаган автор—чәнечкеле гөлләр үстерүче Шәриф Хөсәенов яза. ..Дистәләрчә китап герое булырлык галижәнал шәхеснең катлаулы тормышын бер язмада гына тулысынча сурәтләү—мөмкин түгел, билгеле. Әсәрләренә бәя бирүне дә мин үзмаксат итеп куймадым. Аларга бәяне халык үзе бирде Анын ижат хәзинәсенә әдәбият галимнәребез дә битараф калмас. Аллаһы теләсә. Вә ләкин Шәрифнең “И-и. Рәйсә. бу дөньяда—кем бәхетле инде?!" дигән сүзләре әледән- әле күңелдә яңарып, уйга сала, йөрәкне әрнетә икән, бу сорауга жавап табу кирәктер мөгаен Чыннан да, бәхетле идеме сон ул—Шәриф атлы язучы0 Билгеле ки, тормышта шәхси бәхет булырга мөмкин, булмаска ла мөмкин, һәрхәлдә ул кешенен үзе белән бергә бу фани дөньядан китә торган бәхет Әмма анын кала торганы, үлгәннән сон да саклана торганы да була. Һәм менә мондые инде—исеме һәм эше белән халык күнелендә кала, халык хәтерендә саклана торганы—Шәриф язмышына тигән бәхет, үлемсез бәхет Шәриф Хөсәенов язмыш тарафыннан үзенә шундый бәхет әзерләнгәнен белеп. “Мин бәхетле, слушай, сәхнәдә тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит", дип, белгәнлеген әйтеп, халкы белән аягүрә хушлашып китте Шәрифтән сон үзе дә озак яшәмәгән. XX гасыр могиканнарының ин олпаты— Әмирхан ага Еники "Юбилей сабаклары" дигән соңгы язмаларында "Шәриф Хөсәен бик үткен фикерле чын талант иде Дөрес, безнен аралар шактый ерак булды, анын мина мөнәсәбәтен дә мин ачык кына белмәдем, әмма минем өчен ул сугыштан сонгы драматурглар арасында ин көчлесе иде Анын "Зөбәйдә—адәм баласы” һәм “Әни килде” драмалары ин беренче нәүбәттә “Тукай бүләпГнә лаек әсәрләр иде. Бу карашымны мин бервакытта ла беркемнән дә яшермәдем Бүләк алганнарның бик күбесе күптән инде онытылып бетте, ә Шәрифнсн әнә шул әсәрләре чын мәгънәсендә үлемсез...”—дип язды 1 һәм шунда ук дәвам итеп “Әсәрнең язмышын бүләк хәл итми, вакыт хәл итә. Ни өчен Тукайны онытмыйбыз, чөнки ул безгә бүген дә кирәк”, дип. Шәриф Хөсәеновны бөек Тукаебызга тәңгәл куйды Гажәп, сүзләргә, гомумән һәр нәрсәгә сак килә торган Әмирхан ага музыка сәнгатендә Салих Сәйдәшне Тукай белән тиңләсә, әдәбият-театр дөньясында исә Шәриф Хөсәеновны шул ук “тәхеткә утыртты" Күрәсен, бу шәхесләрнен язмышында да. ижатында да ниндидер уртаклык охшашлык барлыгын тойгандыр зыялы морзабыз ...Минем шкафымда китаплар киштәсендә Шәриф әфәнде бүләк иткән китаплар да саклана. Алар арасында өч томда “Татар теленен аңлатмалы сүзлеге" кебек академик басма да бар. Каләм эшем таләп иткәнчә, мин еш кына бу китапларны актарам, һәм актарган саен Анын исеменә юлыгам, жөмләләре белән очрашам Менә ич—мин, дигәндәй, гасыр тәрәзәсе аша затлы да, саллы да, тирән мәгънәле дә чын татарча сүзләр белән Ул гүя бүген дә безгә—безнен күңелләргә дәшә 2004. октябрь Автордан; Хөрмәтле Зөлфә ханым! “Казан утлары" журналына адресыгызны әйтеп хат язсагыз, без Сезгә Шәриф Хвсәсноннын "Зөлфәгә" дип аталган. 12 биттән торган шнгыренен топ нөсхәсен жибәрср идек. Хатирәләр уртаклашуыгызны өмет итәбез. *