Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналыбыз турында

—Шәхсән минем үз тормышымда, үземнең рухи дөньямда да “Казан утларымның үзенә генә хас “мөнбәре ~ бар. Беренче мәртәбә мин ул журналны, әле “Совет әдәбияты ~ дип аталган чорында, 1947 елда ук кулыма алган, 1948 елдан исә анда басылган әсәрләрне йотылып укый башлаган идем. Бу елларны атавым очраклы түгел. 1937-38 еллардагы кансыз репрессияләр, бигрәк тә Икенче дөнья сутышы чорында Казаннан әдәбият, китаплар килү өзелеп торганнан сон. шул кырыгынчы еллар ахырында гына. “Күк капусы" ачылган төсле. Кытайда без яшәгән Голжа шәһәренә дә Казанда чыккан журналлар, китаплар яңадан килә башлаган иде. Андагы татарларнын (СССРдагы хәлләрдән, сугыш гарасатларыннан хәбәрдар кешетәрнен) беренче реакцияләре үсмер чактагы хәтеремә сеңеп калган: “Казан әле исән, рухы да тере икән!” (Мондый җөмләне нык хәтерләвем очраклы түгел. 1946 елда иде бутай, базарда күтәреп гәзит-журнал сатучы зәңгәр күзле бер татар агаеннан әтиебез:“Казаннан берәр нәрсә юкмы?” — дип соравына каршы әлеге агай: “Казан молчит, брагым...” дип жавап биргән, икесе дә мәгънәле рәвештә башларын нзәп куйган иде. Мин исә әтидән “молчит” белән“брат” еүхгәренен мәзънэләрен соравымны онытмыйм...) 1948 елда ук журналда басылган “Намус”. “Язгы җилләр” романнарын, төрле мәкаләләрне, шигырьләрне уку әлеге “исән, тере икән ” ише шатлык һәм сөенечләрне көчәйтте генә. Журналнын санаулы нөсхәләрен нәүбәтләшеп, без яшьләр үзара чиратка язылып, түземсезлек белән көтеп алып укый идек. Мондый хәл, минемчә, бер безлә генә булмагандыр. Соңрак ачыкланганча, .Ллманиягә эләккән, Төркиядә яшәгән милләттәшләребез дә шу л журнал аша туган ил хәбәрләрен белеп торганнар икән. СССРнын төрле төбәкләренә сибелгән татарлар хакында әйтеп тә торасы юк. Атарга журна.1, чнт илләрдәге кардәшләренә караганда, тәртиплерәк килеп торган. Журнал гиражынын елдан-елга арта баруы очраклы түгел иде... Әгәр XX гасыр башындагы рухи хәлләребез, теләк һәм омтылышларыбыз, шул юнәлештәге конкрет гамәлләребез хакында “Шура" һәм “Аң" битләреннән белә алсак, сонгы 70-80 еллык иҗтимагый, рухи тормышыбызны, фикерләү үзенчәлекләребезне, казаныш һәм у нышсы злыкларны белер, аңлар өчен безгә “Казан утлары ”н актарырга кирәк булыр иде. Әлбәттә, журнал узган юл әлләни шома, гел үртә менү генә булмаган. Әдәбилеге бәхәссез, сыйфатлары югары әсәрләр белән мәжбүри татылган примитив агиткалар да, башларга (язмышларга) суга торган күсәк-мәкаләлэр дә билгеле елларда басы-тгалады анда. Ничек кенә бу.тмасын, алар да тарихыбызның (язмышларыбызнын!) аерылгысыз өлешләре булып кала. Шул ук вакытта бу журналнын соңгы 30-40 еллык, бигрәк тә якын 15-20 елындагы анын тоткан юлыннан, әдәп-әхлагы чазылышы булган затлылытыннан канәгать булырга кирәктер. Шөкер! “Үзгәртеп кору”. “реформа.зар үткәрү” дип бер адым алга атлап, икене чигенгән, “кыргый капитализмга" күчү ише тотрыксыхзык, башбаштаклык, әдәпсехтек, ертлачлык һәм кансыхтыклар хөкем сөргән елларда да ул сабыр вә саллылык, чын әдәбиятка хас әдәплелек хисләрен югалтмады. Затлы әдәби басмаларга хас сыйфатларын җуймады. Афәрин! Объектив сәбәпләр аркасында тиражы шактый кимегән, таралыш даирәсе тарайган хәлдә дә популярлык эзләп мәгънәсез кыланмады, вакланмады ул! Эдәп-эхлак нормаларын саклау, саклый алу нигездә редакция хемәткәрләреиен, мөхәррирләрнең жавашылыгыиа бәйле. Сыйфатны саклый алу аларнын казанышы. Рәхмәт аларга! Әдәбиятыбыз, хәзерге әдәби фикеребез көзгесе булган “Казанутлары” журналының МЕҢЕНЧЕ саны чыгу белән мин ин элек тагар халкын, күпсанлы журнал укучыларын котлыйм! Журнал бит үзе өчен, редакция хезмәткәрләре өчен түгел, ә халык өчен,конкрет кешеләр - реаль укучылар өчен яши һәм чыгып килә.
2006