Журналыбыз турында
Әдип Маликов: 1945 ел, сентябрь башы. Бөек Тын океан киңлекләрендә тагын бер сугыш учагының яна гына сүндерелгән чагы. Безнең Сахалин дивизиясе Тоэхарэ (хәзерге Южно-Сахалинск) шәһәренә килеп керде. Урман, тау араларында әле атыш тынмаган. Анда-санда качып йөргән самурай группаларын коралсызландырып, соңгы разведкадан кайтып кергән бер көндә, кулыма гранат сыман озынча төргәк тапшырдылар. Мин аны сүтәргә ашыкмадым, бантта печатенә, кире адресына күз төшердем: “Казан”. Күңелемнән бер ун йөгереп узды: әллә басылды микән? Чик буе землянкасында, окопта язылган күләмле беренче шип>ри әсәрем — “Атаудагы хисләр" поэмасын шул елның маенда мин Казанга җибәргән илем. Бер бит чамасы сәлам хаты да яздым. Ә поэманың башында — үтенүле юллар: Бир урныңны ерак ашаудагы Солдат хисләренә, Казаным! Кат-кат төрелгән ул “гранат"ны мин, дөресен әйтим, дулкынланудан калтыранакалтырана гына ачтым. Эченнән “Совет әдәбияты” журналы килеп чыкты. Редакторы — Газиз Иделле, диелгән. Журнал “2 нче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат" белән ачылган. Хат астына генераллар, бик күп офииер.чар, тагар сугышчылары, шул исәптән, фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, фронтовик-язучы Гамир Насрый кул куйганнар. Повестьтан өзек, фронтовик язучыларның хикәяләре, шигырьләре арасында минем беренче поэмам да бар иде. Хәтта тыгып җибәргән хатымны да басып чыгарганнар. Менә бнт, шушы кадерле төргәк, төргәк эчендәге бердәнбер калын журналыбыз Сихотэ-Алин таулары һәм диңгезләр аша, сугыш ю.тчары буйлап, ун мең чакрым еранчыктагы атауга үзенең яшь авторын эзләп килгән! Мин үз гомеремдә, шул елларны истә тотканда, икс зур шатлык кичергәнмен икән: берсе — сугыштан исән чыгу, икенчесе—“Совет әдәбияты” журналының 1945 ел, 7 санын кулыма алу шатлыгы!