Журналыбыз турында
—Ничектер туры килеп, без журнал белән бер тирәдәрәк туганбыз: инде менә илле яшьтәгеләр булып чыктык... Ләкин дөресе шул: журналга мин инде сугышка чаклы елларда ук шигырьләр, ә соңыннан исә шигырьләр белән беррәттән тәржемәләр, рецензияләр, мәкаләләр һәм очерклар җибәрүдән һәм 1968—1971 е.ыарда анын баш редакторы булып эшләүдән башка, бернәрсә дә бирмәдем кебек. Киресенчә, ул үзе миңа, барыбызга ла биргәнчә, бик күнне бирде. Саный калсан, чыннан да аз түгел бит! Беренчедән, әдәбиятыбызның нн яңа һәм ин яхшы әсәрләрен аи саен килеп торган яна саннардан вакытында укып бару мөмкинлеген безгә шул журнал бирле һәм бирә. Икенчедән, мина, әле башлап кына язучы бер үсмергә, язучылар исеменнән Кави Нәҗми. Гомәр Бәшир, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким имзалары куелган хатлар алу бәхетен шул журнал китерде. Өченчедән, берәр язганын басылып чыкса—түбәләремне күккә тидереп шатлану минутларын мин шул журналны алгач кичердем. Дүртенчедән—минем өчен, бәлки, аеруча истәлекледер бу—Белоруссиягә, Константин Заслонов җитәкләгән партизаннар берләшмәсенә, самолет белән килеп төшкән берничә журналны поход биштәремә салып, патрон белән бер дәрәҗәдә кадерле итеп йөрткән куанычлы көннәр һәм атналар гомер-гомергә онытылмастыр шикелле...