Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналыбыз турында

—Журналның язмышы авыр булды, татар әдәбиятының да язмышы шулай иде. Әгәр ул хөр фикерләрне чыгара башласа, я Мәскәүдән, я Казаннан чукмар белән аның башын төеп тордылар. Анын хәтерен җимерделәр, әдипләребезне 37 елларда бер кырсалар, сугыш елларында алар икенче мәртәбә чалгы астында калып харап I булдылар. Ләкин журнал чыта килде, журнал яшәде, журнал ул хәтәр жилләрнен уртасыннан барган очкыч кебек давылларга-җилләргә бирешмәде. Бусы хак. Булды, әллә ниләр күрде безнен башлар. Ләкин без монда үзебезнең татарны зур хөрмәт белән искә алыйк. Журналны әдипләр генә түгел, журналны сәяси белгечләр генә түгел, журналны шагыйрьләр генә түгел, журналны татар яклады. Журналны татар ясады, татар рухсыпы, татар яшәтте. Менә мин хәтерлим, сугыш елларында журнал ике мең, өч мен тираж белән чыга иде. Уйга калып, кайвакытта күз алдына китерәм, кемнәр язылды икән, кемнәр алды икән ул журналны, нинди хисләр, нинди уйлар белән кулларына тоттылар икән алар аны. Ничә буын татар «Казан утлары* журналын үзләренең канатлары итеп яшәп килде, татарлыкларын арттырдылар, татарлыкларын расладылар, журналны яшәттеләр һәм үзләре дә яшәделәр. Шушы уңайдан бер хәвефле уем белән уртаклашасы килә. Менә бүген журналга 70 ел. Әйдәгез әле тагын бер 70 еллыкка сикереп уйлап карыйк, 60 еллыгына, 50 елагына, 30 еллыгына. 10 еллыгына. 10 елда буыннар алмашына, 10 елда буыннар үзгәрә, 20 елдан язучыларның әсәрләре ике процент кына кала. Менә күз алдына китереп карыйк. Бүгенге татар кем ул? Нинди ул? Без бит тынычландыру сүзләре генә әйтергә яратабыз. Имеш, татар йоклаган иде, менә хәзер, имеш, татар уянды. Нинди татар уяна? Карт тагар уянамы, яшь татар у янамы? Нигездә татарлыгы анын канында калган, тамырларында ага торган өлкән буын татар уяна. Әле дип аны беркадәр саклап калган, эле ул элеккеге замандагы яхшы игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле изге татарларны күреп үскән. Ә хәзерге татар нәрсә күрә? Ул татар 10 елдан сон ничек булачак? Димәк, *Казан утлары» алдында бик күп бурычлар тора. Милли анны үстерүдә ул бик зур эш башкарырга тиешле журнал. Ул әле шуны белергә тиеш. 20 елдан сон тагарлар нинди будырта тиеш, 30 елдап сон нинди булырга тиеш, барсы турында кайгырту журнал өстендә. Чөнки без ваемсыз һәм гамьсез татарлар булмыйк инде. Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без яратабыз юанырга һәм бер-беребезне юатырга, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да. Ләкин милләт язмышы бервакытта ла шомартуга мохтаж түгел һәм безнен алдагы мәсләгебез — еракка китеп карау. Шул ерактаты тагарны күрә алсак, без татарны яшәтербез, һәм милләтнең дә эзе тарихта беркайчан да суынмас!

1992