Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛНЫҢ БЕР НӨСХӘСЕ'

Бөек Ватан сугышы елларында без. фронттагы язучылар, “Совет әдәбияты” журналынын һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп ала идек. Безнең өчен бик кадерле кунак иде ул. Анын яна саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә. арттыру булмас. Кызганычка каршы, журналны тәртипле рәвештә ала алмый идек. Хәрәкәттәге армиядә подписка юк иде Бары бандероль белән генә килә иде ул безгә. Ул еллардагы журнал редакциясе коллективына һәм Язучылар союзы житәкчеләренә рәхмәт, алар фронттагы татар газеталарын онытып бетермиләр, журналның яна саннарын жибәргәләп торалар иде. Шулай да 1943 елны журналны алдыруда шактый зур өзеклек булды. Тылга, катәмдәш иптәшләребезгә хатлар язып, ялынып, ялварып та алдыра алмаган чакларыбыз булгалады. Андый вакытларда журналның яна санын гына түгел, хәтта күптәнге саннарын күрү өчен дә әллә ни бирергә әзер идек без. Журналның чираттагы саннарын күрергә сусап йөргән шундый айларнын берендә, әле дә хәтердә, сентябрьдә, хәзер Бөек Ватан сугышы тарихында “1943 1 Кыскартып басыла Хаз. 80 елдагы Смоленск операциясе" дип аталган каты сугышлар барган көннәрдә, алгы сызыкта бер лейтенант мина, сүз ара сүз чыгып —Безгә моннан бер ай чамасы элек “Совет әдәбияты" журналы килде.—диде. Бу хәбәр мине бик кызыксындырды: "Аларга килгән, ә безгә юк" —Кайсы саны? —Май саны Бу санны күргәнем юк иде Мин сорашуымда дәвам иттем —Кемгә килә сон ул сездә'' —Мәхмүд Максудов дигән сугышчыга килгән булган Бусы инде минем өчен чамадан тыш гажәп хәбәр булды. Мин. лейтенантым янымнан китеп бармасын дигәндәй, анын портупеясыннан тотып алдым — Кем сон ул Максудов? Язучы Мәхмүд Максуд түгелдер бит9 Капитан? Егет гамьсез генә жавап кайтарды — Кем белгән аны. Ә минем сорауларым арткан нан-арта бара иде: кайда ул Максудов9 Кем булып хезмәт игә? Күргәнен бармы9 Төсе-бите. кыяфәте ничегрәк9 Дустым Мәхмүд Максудтан күптән хат юк иде Анын тылдагы хәрби частьтан фронтка киткәнен ишеткән идем, ләкин кайсы фронтка икәнен белми идем. Шуна күрә бу исем мине бик кызыксындырды. “Безнен фронттамы икән атлә?"—дип уйлап алдым мин. Лейтенант бу юлы да сорауларыма күнелне канәгатьләндерерлек жавап бирмәде —Батальоныбызда андый офицер юк.—диде ул һәм шунда ук өстәп әйтеп куйды —Хәер. кем белә аны? Бәлки, булгандыр ла. Мондый каты сугышларда бүген киләләр, иртәгә китеп тә баралар. Күбесе дөньядан ук китә. Нишлисен, сугыш —Батальоныгызда булмаса. полкыгызда яисә дивизиягездә Максудов дигән офицер юкмы9 Егет батальондагы офицерларны гына белә икән. Ахырда мин. Мәхмүд Максудовнын кем икәнен, анын хәзер кайдалыгын полк яисә дивизия штабында ачыклармын дип уйлап, соңгы соравымны бирдем —Ул журнал кайда сон? Мина биреп тора алмыйсынмы9 Кызганычка каршы, биреп гора алмый икән. Оборонада торганда журнал батальондагы татар сугышчылары арасында куллан-кулга күчеп йөргән, аны аерым-аерым да. җыйнаулашып та укыганнар Ә хәзер ул күрше батальондагы татар сугышчыларында икән Лейтенантның әйтүенә караганда, сугышчылар аны бик кызыксынып, яратып укыганнар, хәгга ул татар сугышчылары арасында хәрби-политик тәрбия алып бару өчен кулланма булып та хезмәт иткән. Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әтиәниләреннән килгән хат кебек итеп укыганнар. Эзли торгач, ул журналны мин күрше батальоннарнын берсеннән таптым Табуы ансат булмады Дөресен әйтергә кирәк: бик авыр булды. Каты һөжүм сугышлары барган көннәрдә аерым сугышчыларны гына түгел, хәтта син күрергә теләгән офицерларны табуы да. алар янына бару да бик читен иде Ике арада охтексез ут астында тотылган, снарядлар, миналар белән актарылып, пулялар белән мыжлап торган территория ята иде. Шулай да мин әлеге журналны табу бәхетенә ирештем 1943 елда чыккан 5 нче санның бер нөсхәсе иде ул. Гадәттәге нөсхә. Сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган Буявы шактый тонык. Хәреф хаталары да җитәрлек Шулай да анын тышкы күренеше, горышы һәм язмышы кызык иде Тышлыгын ертып алганнар. Әлеге лейтенантның әйтүенә караганда, анын эчке ягы буш булган, ягъни ана бернәрсә дә басылмаган Кәгазь юклыктан йөдәгән сугышчылар моңа бик шатланганнар, шунда ук аны ертып алып, тылга, әти- әниләренә. туганнарына хат язганнар Икс хатка җиткән, ике кешене бәхетле иткән Журналның текстлы өлеше беренче битеннән алып сонгы битенә кадәр тулысыича сакланган. Әмма ул. укыла-укыла. кулдан-кулга Йөри-йөри, шул кадәр тузган, таушалган, күпереп, калынаеп киткән, аерым юллары хәтта танымаслык -кыскасы, ин 1 китап язмышын I иде ул... Соңыннан билгеле булды: гдакция чыннан да бу журналны жьяк фронтларның берсендә хезмәт итүче язучы Мәхмүд Максудка [кән (бу санда аның ’ исемле очеркы е). ләкин полевая н цифрларнын берсе ялгыш язылу аркасында ул әдип :ермәгән, ә бөтенләй икенче якка китеп, Калинин р батальонга эләккән анын бик кызыклы 1972. № 5

1943 елгы шул 5 иче саннын “Афзал 1амов китапханәсе” дип штамп сугылган нөсхәсе редакция архивында саклана. Әдипнен кызы Әлфия ханым бүләге бу. Хәзер сезгә “фронт күчтәнәче"— фронтта язылып, шул санда басылган бер хикәя тәкъдим итәбез. Хәз.